
- •Балаларга тәрбия бирүдә Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре
- •Уку дәресе 2-нче сыйныф «Туганнарны хөрмәтләү”
- •I категорияле татар теле
- •Уку дәресе 3-нче сыйныф “Акыллы зирәк гномнар”
- •I категорияле татар теле
- •Уку дәресе 4 нче сыйныф Мәхмүт Хөсәен ”Китап” шигыре.
- •II категорияле татар теле
- •Ризаэддин Фәхреддин- галим, мәгърифәтче.
- •II категорияле татар теле
- •Инша «Гыйлем эзәп ерак юлга…»
- •Инша «Минем яраткан укытучым»
- •Инша Минем гаиләм-минем таянычым Сәләхетдинова Алинә, 10 а класс
- •10 Нчы а сыйныфы укучысы
- •Класстан тыш чара. Гаилә - бәхет ачкычы.
- •II категорияле татар теле
- •6 Нчы укучы.
- •7 Нче укучы.
- •8 Нче укучы.
- •10 Нчы укучы.
- •11 Нче укучы.
- •12 Нче укучы.
- •13 Нче укучы.
- •14 Нче укучы.
- •15 Нче укучы.
- •16 Нчы укучы.
- •17 Нче укучы.
- •18 Нче укучы.
- •19 Нчы укучы.
- •20 Нче укучы.
- •II категорияле татар теле
Класстан тыш чара. Гаилә - бәхет ачкычы.
С.К. Исхакова,
II категорияле татар теле
һәм әдәбияты укытучысы
Максат: Укучыларда халык педагогикасы (Ризаэддин Фәхреддин ) hәм халык аваз иҗаты әсәрләре аша әхлак сыйфатлары тәрбияләү, әти-әниләребезгә, әби-бабаларыбызга, туган телебезгә, динебезгә карата хөрмәт, ярату, кадерләү хисләре тәрбияләү.
Җиһазлар: Чигүле пәрдәләр hәм челтәрле кашагалар, стенада кулдан тукылган келәм hәм кызыл башлы сөлгеләр, карават, мич, тар сәкеләр, самавыр, чигүле япмалы сандык, гармун, ләгән, татар милли киемнәр.
Кереш сүз: Cәхнә татар халкының элекке ак өй эче кебек бизәлгән: тәрәзәләрдә чигүле пәрдәләр hәм челтәрле кашагалар, стенада кулдан тукылган келәм hәм кызыл башлы сөлгеләр. Сул якта – карават, аңа челтәрле япма ябылган, чигүле мендәрләр куелган. Караватка якын гына чыбылдыклы бишек эленгән, бишектә - биләүле курчак. Уң якта мич тора. Аның кырыенда корама бизәкле, мамык куеп сырган япмалар ябылган тар сәкеләр. Бер сәке өстендә орчыклы каба. Мич башында җиз комган белән бала коендыра торган борынгы ләгән. Каршыда – чигүле япмалы сандык, аның өстендә - челтәр ябылган гармун. Өстәлгә чигүле ашъяулык җәелгән. Аның өстендә җиз самавыр hәм чәй кирәк-яраклары.
Пәрдә ачылганда сәхнәдә милли кием кигән укучылар hәм алар янында укытучы басып тора.
Төп рольләрне башкаручылар: Бабай, Әби, Ата, Ана, 4 бала - мәктәп яшендәге ике малай hәм буй җиткән кызлары. Бишенче бала - бишектә .
Укытучы. Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаhи вә бәракәтүh, хөрмәтле әти-әниләр, кадерле укучылар. Хәерле көн! Бәйрәмебезне башлыйбыз!
Гаилә тынычлыгы, гаилә бөтенлеге – болардан да мөhимрәк тагын ни бар икән! Балаларның сау-сәламәт, иманлы икән, ата-ана өчен моннан да зуррак бәхет юк дип саныйм. Әлеге чара гаилә әгъзалары арасындагы бәйләнешне тагын да ныгытсын иде. Барчабызның да гаиләләре имин булсын иде.
1 нче укучы.
Бәйрәмсез бик күңелсез бит,
Күңелсездер сезгә дә.
Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,
Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,
Кирәк hәммәбезгә дә.
2 нче укучы.
Бәйрәмнәр кирәк әтигә,
Бәйрәмнәр кирәк әнигә,
Бабай белән әбигә,
Кирәк барчабызга да.
(«Кояшлы ил» дигән җыр башкарыла.)
Ана.
Син яраткан иң матур сүз
Нинди сүз, әйт, бәбкәем?
Бала.
Иң назлы сүз, иң якын сүз
Бергә:
Ул матур сүз - әнкәем!
Ана.
Бар тагын бер иң матур сүз,
Һәрвакыт син әйткәнең.
Анысы нәрсә?
3 нче укучы.
Ул матур сүз,
Ул якын сүз - әткәем.
Укытучы. Әйе, балалар, сез бик дөрес әйттегез! Бу сүзләр безнең өчен иң кадерле сүзләр. Әти, әни, әби, бабай - безгә бик-бик якын кешеләр. Алар бишек җырларын көйли- көйли бөтен өметләрен, хыялларын безгә багышлаганнар. Үскәч тә әти-әниләребезгә без бала булып калабыз.
4 нче укучы.
Вөҗданы пакъ, йөзе ак Үткәннәргә күз салыйк без,
Минем сөйгән халкымның. Гасырлар аша карыйк.
Әхлаклылык – нигез ташы Газиз халкым үткән юлны
Һәр йөрәкнең, акылның. Дисбегә салып саныйк.
5 нче укучы.
Сәламли безне ал кояш, Фәрештәләр канат җәя,
Каршылый нурлы иртә. Кыйбладан исә җилләр.
Чишмәләр дога укыйдыр, Ак бәхет сорап ходайдан
Кошлар салават әйтә. Һәммәсе теләк теләр.
Үләннәр сәҗдәгә киткән,
Агачлар тәсбих тарта,
Бу илаһи сәгатьләрдә
Иң изге рухлар кайта.