
- •Балаларга тәрбия бирүдә Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре
- •Уку дәресе 2-нче сыйныф «Туганнарны хөрмәтләү”
- •I категорияле татар теле
- •Уку дәресе 3-нче сыйныф “Акыллы зирәк гномнар”
- •I категорияле татар теле
- •Уку дәресе 4 нче сыйныф Мәхмүт Хөсәен ”Китап” шигыре.
- •II категорияле татар теле
- •Ризаэддин Фәхреддин- галим, мәгърифәтче.
- •II категорияле татар теле
- •Инша «Гыйлем эзәп ерак юлга…»
- •Инша «Минем яраткан укытучым»
- •Инша Минем гаиләм-минем таянычым Сәләхетдинова Алинә, 10 а класс
- •10 Нчы а сыйныфы укучысы
- •Класстан тыш чара. Гаилә - бәхет ачкычы.
- •II категорияле татар теле
- •6 Нчы укучы.
- •7 Нче укучы.
- •8 Нче укучы.
- •10 Нчы укучы.
- •11 Нче укучы.
- •12 Нче укучы.
- •13 Нче укучы.
- •14 Нче укучы.
- •15 Нче укучы.
- •16 Нчы укучы.
- •17 Нче укучы.
- •18 Нче укучы.
- •19 Нчы укучы.
- •20 Нче укучы.
- •II категорияле татар теле
Уку дәресе 4 нче сыйныф Мәхмүт Хөсәен ”Китап” шигыре.
С.К. Исхакова,
II категорияле татар теле
һәм әдәбияты укытучысы
Максат: шигырьне сәнгатьле, дөрес һәм аңлап укырга өйрәнү, сөйләм телен , фикерләү сәләтен үстерү, сөйләм культурасын булдыру, китапка сакчыл караш,
Китап укуга мәхәббәт уяту, кызыксыну тәрбияләү.
Җиһазлар: Дәреслек Р.Г. Ягъфәрова. Уку китабы.- 91нче бит. 2004 ел. Р.Фәхреддин.
“Балаларга үгет- нәсыйхәт китабы”. 2001 ел.
“Китап уку “ бүлеге. М.Хөсәенов портреты , плакатлар, китап турында гыйбрәтле сүзләр.
Дәрес барышы.
1.Оештыру.(Исәнләшү, төрле сораулар бирү һәм китап турында әңгәмә. Тема һәм максат белән таныштыру.)
2. Табышмак әйтелә.
“Кечкенә генә сандыкка бөтен дөнья сыйган.”
(....) .
Китап турында шагыйрьләрнең нинди шигырьләрен беләсез?
(Балалар шигырьләр укый
Х.Халиков. Китап докторы.
Җ. Тәрҗеманов.Якын дус
М.Гафури Балалар һәм китап.
З.Туфайлова Самат) .
3. Хәдис уку: “Балаларга үгет- нәсыйхәт “ китабы (гыйлем турында: 26-27 нче битләр).
Шул хәдискә таянып Риза Фәхреддин үзенең “Китап уку “ бүлегендә болай дигән:
Китап уку кешенең йөзенә нур, күңеленә шатлык китерер, фикергә азык булыр, зиһенгә күәт кертер һәм йөзләре мәхәббәтле булыр.Шуның өчен фикерләрне нурландырырлык , холыкларны күркәмләүгә ярдәм итәрлек, акылларны арттырырлык китапларны сайлап укыгыз.
Без бүген дәрестә М. Хөсәен “Китап “ шигырен
өйрәнәбез.
Шигырьне уку.
Китаптагы рәсемдә кемне күрәсез?
(...)
Бу шигырдә китап турында нинди матур сүзләр әйтелә. Укып бирегез.
(....)
Китап кешегә ни өчен кадерле?
(...).
Ә сезнең шулай мактарлык китабыгыз бармы?
(...)
Мөселманнарның изге китабы бар. Ул нинди китап.
(....)
Бөтен мөселман дөньясына танылган рухани Р. Фәхреддин өчен коръән китабы иң изгеләрдән саналган, чөнки гомер буе шул китапка бөтен гомерен багышлаган.
Сезнең өегездә коръән китабы бармы?
(....)
Татар халкының буыннан- буынга тапшырылып килә торган мәкальләре бар:
Китап – белем чишмәсе.
Китап- тормыш көзгесе.
Китап галим- телсез мөгаллим.
Алтын җирдән табыла, акыл – китаптан.
Рефлексия.
Китап турында сез нәрсә белдегез?
(....)
Китапны укып, нәрсәгә өйрәнәбез?
(....)
Шагыйрь шул шигыре аша нәрсә эшләргә куша?
(....)
Гүзәл китаплар –гаҗәеп әйберләр ,күренәчәк көзге,
Аулакта сердәш, ялгызлыкта иптәш, хәсрәтләрдә шатлык китерүче.Шуның өчен китапларны саклагыз, пычратмагыз, ертмагыз, китаплардан аерылмагыз.
Укыгыз! Укыгыз! Укыгыз!
Шигырь ятларга. Мини-инша язарга “Китап – белем чишмәсе”
Ризаэддин Фәхреддин- галим, мәгърифәтче.
Р.Р. Яруллина,
II категорияле татар теле
һәм әдәбияты укытучысы.
Максат: 1.Укучыларны галимнең биографиясе белән , эшчәнлеге беән таныштыру.
2. Диалогик сөйләмне үстерү.
3.Галимнең эшчәнлегенә карата кызыксыну уяту.
Күрсәтмә материал: Р. Фәхреддин китаплары,слайдлар, дәреслек, бирем өчен карточкалар.
1. Оештыру өлеше.Без бүген дәрестә Риза Фәхреддин биографиясе белән , аның эшчәнлеге белән, аның галим буларак эшчәнлеге белән танышырбыз.
2. Текстны укып чыгу.
Яңа сүзләр өстендә эш.
Нәселе бәйле, мөхәррир, карар чыгарылган, Диния нәзарәте, шәҗәрә, туры килә , әйтеп бетергесезлек. Бу сүзләр белән тексттан җөмләләрне табарга , тәрҗемә итәргә
3. Текстны тәрҗемә итү.
4. Сорауларга җавап бирү.
Р. Фәхреддин нинди кеше булган?
Аның нәселе нинди яклар белән бәйле?
Ул нинди уку йортларын тәмамлаган?
Аның нинди китаплары бар?
Физминутка. (Күзләр өчен Су-джок системасы буенча күнегүләр эшләү)
5. Диалог төзү:
а) укытучы- укучы:
б) укучы – укучылар
в) укучы- укучы..
-Р. Фәхреддин кайда яшәгән?- Ул Казанда ,Уфа шәһәрләрендә яшәгән.
-Ул нинди җурналлар мөхәррире булган?- Ул «Шура» журналының мөхәррире булган.
- Аның «Нәсыйхәт» дигән китабын укыганың бармы?
-Юк, чөнки рус телендә таба алмадым , ә татар телендә минем өчен аның телен аңлау бик кыен.
6. Тәрҗемә эшләрен башкару (Һәр укучыга 2 җөмлә бирелә).
Творчество Р. Фәхреддина имеет великое значение. У него была огромная библиотека, в которой были книги научного характера. Он с юношества увлекся историей..
7. Иҗади эш. (укучылар үзләре әзерләгән слайдлар күрсәтелә)
а) 1 нче слайд – Автопортрет
б) 2 нче слайд – Р. Фәхреддин китаплары.
в) 3 нче слайд – автопортрет
г) 4 нче слайд «Нәсыйхәт китабыннан» өзекләр.
8. Белемнәрне ныгыту. Бирелгән текстны тагын бер кат укып чыгу.
Р. Фәхреддин турында монолог сөйләү (бер- ике укучы чыгыш ясый)
Йомгаклау.
Риза Фәхреддн турында нәрсәләр белдегез? (Сорауларга җавап бирү)
Өйгә эш. а) Хикәя төзеп килергәР. Фәхреддин һәм аның китаплары»
б) Рефератлар язып килергә
в) Сочинение язу «Минем фикерләрем Р.Фәхреддин турында»