
- •Балаларга тәрбия бирүдә Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре
- •Уку дәресе 2-нче сыйныф «Туганнарны хөрмәтләү”
- •I категорияле татар теле
- •Уку дәресе 3-нче сыйныф “Акыллы зирәк гномнар”
- •I категорияле татар теле
- •Уку дәресе 4 нче сыйныф Мәхмүт Хөсәен ”Китап” шигыре.
- •II категорияле татар теле
- •Ризаэддин Фәхреддин- галим, мәгърифәтче.
- •II категорияле татар теле
- •Инша «Гыйлем эзәп ерак юлга…»
- •Инша «Минем яраткан укытучым»
- •Инша Минем гаиләм-минем таянычым Сәләхетдинова Алинә, 10 а класс
- •10 Нчы а сыйныфы укучысы
- •Класстан тыш чара. Гаилә - бәхет ачкычы.
- •II категорияле татар теле
- •6 Нчы укучы.
- •7 Нче укучы.
- •8 Нче укучы.
- •10 Нчы укучы.
- •11 Нче укучы.
- •12 Нче укучы.
- •13 Нче укучы.
- •14 Нче укучы.
- •15 Нче укучы.
- •16 Нчы укучы.
- •17 Нче укучы.
- •18 Нче укучы.
- •19 Нчы укучы.
- •20 Нче укучы.
- •II категорияле татар теле
Балаларга тәрбия бирүдә Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре
Н.Г. Әдиятуллина,
югары категорияле татар теле
һәм әдәбияты укытучысы
Берничә ел инде мин татар сыйныфларында сыйныф җитәкчесе булып эшлим. Тәрбия эшләрен халкыбызның гасырлар буена тупланган тормыш тәҗрибәсенә, зирәк акылына, үзенчәлекле тәрбия алымнарына һәм әхлак чараларына нигезләнеп алып барырга тырышам. Эшчәнлегемдә бөек педагог, күренекле галим, тәрбияче Риза Фәхреддин хезмәтләренә таянам.
Бала 11 ел буе мәктәпкә йөри, белем һәм тәрбия ала. Минемчә, тәрбия эшендә иң мөһиме – балага карата һәр эштә төгәл булу. Яшь буынны югары әхлак сыйфатларына ия булган мәдәниятле кешеләр итеп тәрбияләп, олы тормыш юлына әзерләүне Р.Фәхреддин җәмгыятебезнең иң мөһим эше дип санады.
Үземнең эш тәҗрибәмдә мин балаларда тырышлык тәрбияләү, бөтен көчен һәм сәләтен җигеп эшләргә өйрәтү – иң әһәмиятле мәсьләләрнең берсе дип саныйм. Баланы тәрбияләү тормышыбызның һәр мизгелендә бара.
Тормышыбыз бик катлаулы. Аның баш әйләндергеч шатлыклы да, төн кебек караңгы, күңелсез яклары да очрый. Ә безнең укучыларыбыз шатланырга, кайгыларны җиңәргә өйрәнергә, матурлыкка омтылып яшәргә тиеш. Алар назлы, итагатьле, ярдәмчел, гадел һәм олыларны хөрмәтләүче шәхесләр булып үсәргә тиеш.
Р.Фәхреддин әйткәнчә, әдәп, әхлак, шәфкать, изгелек, кешелеклелек, намус, яхшылык һәм башка бик күп күркәм сыйфатларны бала күңеленә салу - һәрбер сыйныф җитәкчесенең төп максаты дип уйлыйм мин.
Үзенең “Тәрбияле бала” исемле китабында остазыбыз Р.Фәхреддин болай дип яза: “Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык китерер, дөнья байлыгына бирелми, берни белән дә алыштырылмый.” Сабый чакта нинди тәрбия алу – бала өчен зур әһәмияткә ия. Шуңа күрә дә аналарның бурычы зур. Ата-аналар җыелышларында “Тәрбияле ана” һәм “Тәрбияле хатын”, “Тәрбияле ата” китапларыннан өзекләр китерәм: “Балаларыгызны тәрбияләргә иң кечкенә чакларыннан башлагыз, аларның күңелләренә күркәм холык орлыклары чәчегез, адәмчелекне вә изгелек ничек булганын белдерегез, урынына карап, бераз йомшаклык, вә вакытына карап, бераз катылык та күрсәтегез, ләкин куркытып түгел, бәлки киңәш чишмәсе икәнен аңлап, сүзләрегез белән гамәл кылачаклар булыр кадәр, үзегезне олы итеп тота белегез”.
Р.Фәхреддиннең тәрбиягә караган кайсы гына хезмәтен алып карасак та, һәрберсендә балага ныклы тәрбия бирүдә гаилә һәм мәктәпнең роле зурлыгын күрсәтергә, аңлатырга тырышам. Җыелышларда Р.Фәхреддин сүзләрен еш кабатлыйм: “Ата-ана өчен тәрбияле бала дәрәҗәсендә олуг байлык һич булмас. Тәрбияле бала дөньяда шатлык, ахирәттә йөзгә аклык китерер.” яки “Балагыз күз алдында үз-үзегезне хөрмәтле тотыгыз, алар сездән үзләрен тотарга өйрәнсеннәр, вә бу күләгәдә гаилә эчендә бердәмлек вә мәхәббәт нык булыр. Аларга һич ялган сөйләмәгез вә аларга яман дога кылмагыз, бу нәрсәләр исә аларны ялган сөйләргә өйрәтер, вә атаның хөрмәтен киметер”.
Р.Фәхреддин һәртөрле бозыклыкларга, аеруча, эчүчелеккә каршы гомере буе көрәшә, кешеләрнең начар юлга басуы аны хафага сала. Үзенең “Юаныч” исемле хезмәтендә яшҗ буында эчүчелеккә карата нәфрәт хисләре тәрбияләүнең үтемле чараларын күрсәтә. Мин укучыларым белән исерекләр, наркоманнар турында бу хәлләрне күрсәтә торган кинолар, спектальләр карыйбыз, сыйныф сәгатьләре уздырабыз. Фаҗигале хәлләр турында балаларның күңелләрендә тамырланып калырлык һәм аларга тәэсир итәрлек итеп сөйләргә тырышам. Бала тәрбияләү бишектән башлана. Ана буласы кызларымның тәрбия мәсьәләләренә аеруча игътибар итәм. Р.Фәхреддин фикеренчә, ана үз балалары белән тыныч, тигез тавыш белән сөйләшергә, сорауларына җавап бирергә тиешлеген аңларга тырышабыз. Әниләр үз балаларын кылган гамәлләре өчен җавап бирергә өйрәтергә тиешләр. Кызлар белән аерым сыйныф сәгатьләре үткәрәбез, тәрбия, әдәп, әхлак мәсьәләләренә багышланган Р.Фәхреддин әсәрләрен тормышта булган хәлләр белән бәйләп, чагыштырып өйрәнәбез.
Шәхес тәрбияләүдә, балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә Р.Фәхреддиннең “Балаларга үгет-нәсыхәт” китабы минем өчен өстәл китабы булып тора. “Яшь вакытта тәрбия алмаган кеше, соңыннан тәрбия алмаячагын онытмагыз,” – дигән Р.Фәхреддин. Балалар шул хакыйкатьне аңларга тырышалар. Сәламәтлек турында сөйләшкәндә дә һәрвакыт “Нәсыйхәт” китабы бүлекләренә мөрәҗәгать итәбез.
Һәрбер әдәбият дәресе – тәрбия фәне һәм тәрбия сәгате ул. Ә Р.Фәхреддин хезмәтләрен куллану, аның киңәшләрен тоту бүгенге көн укучысын тәрбияләүдә отылышлы чара дип саныйм.
Дәресләрдә, сыйныф сәгатьләрендә генә түгел, һәр очрашуда балаларга тәрбия бирергә, гореф-гадәтләребезне, ата-аналарыбызны, хөрмәт итәргә тырышам. Һәрвакыт Р.Фәхреддин нәсыйхәтләрен мисал итеп китерәм. 10-11 сыйныфларда Г.Кутуй, Һ.Такташ, А.Гыйләҗев, Ә.Еники һәм башка язучыларның әсәрләрен өйрәнгәндә дә Р.Фәхреддин хезмәтләрен файдаланам. Әңгәмә корулар дәресләрне нәтиҗәле итә, балаларны мөстәкыйль тормышка аяк басарга әзерли.
Татар җанлы, итагатьле балалар, тырыш укучылар – татар сыйныфлары әнә шул яклары белән аерылып торалар.Һәрберебезнең изге бурычы – балаларны белемле итү генә түгел, тәрбияле, әхлаклы итү. “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан дөнья халкы үзгәртә алмас”. Р.Фәхреддиннең бу сүзләре безне уйланырга һәм дөрес тәрбия бирүдә җаваплылыкны арттырырга мәҗбуүр итә.
Риза Фәхреддин хезмәтләре халык тәҗрибәсенә нигезләнгән. Укучыларда милли үзаң тәрбияләүдә, милләтебез белән горурлану хисләре уятуда Р.Фәхреддин хезмәтләре, аның тормыш юлы безнең өчен үрнәк булып тора. Безнең тарихыбыз булган Р.Фәхреддин хезмәтләрен без онытмаска, шәхес тәрбияләүдә иң мөһим һәм кирәкле чыганак дип санарга тиеш.