Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Региональная программа.docx
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
251.22 Кб
Скачать

172 Р. К. Шәехова

ми кабул ителгән символик билгеләнешләрнең мәгънәләрен

аңларга булышу.

Мәгълүмат бирүче-күрсәтүче билгеләр: «Берьяклы хәрә-

кәтле юл», «Берьяклы хәрәкәтле юлга керү», «Машиналар

юлы» һ. б. белән таныштыру. Гомуми кабул ителгән символик

билгеләнешләрнең мәгънәсен аңларга ярдәм итү.

Балаларга сервис билгеләренең: «Ашау-эчү пункты», «Ягу-

лык салу станциясе», «Телефон», «ЮХИДИ посты», «Ял итү

урыны» һ. б. ның ни өчен кулланылышын мөстәкыйль рәвештә

ачыкларга мөмкинлек бирү; аларның үзенчәлекләре (формасы,

төсе), куелган урыны, ерак юлга йөрүче машина йөртүчеләр

өчен аерым мәгънәләре белән таныштыру.

Юл билгеләрен реаль шартларда өйрәнү. Балаларның игъ-

тибарларын һәм хәтерләрен үстерү.

Ике тәгәрмәчле велосипедта йөрү техникасын (төрле тиз-

лектә, темпны үзгәртеп, түгәрәк буйлап, юл буенча) камил-

ләштерү. Юлдагы ситуациягә карап, тиз арада җавап кайтару,

вакытында тормоз бирергә, тиешле урында туктарга өйрәтү.

Самокатта (уң һәм сул аякта, турыга, түгәрәк буйлап, боры-

лышлар ясап), скейтбордта, роликлы тимераякларда саклану

чаралары кулланып (шлем, перчаткалар, терсәк, тез саклагыч-

лары) йөрү кагыйдәләре белән таныштыру.

Хәрәкәт итүдән канәгатьләнү, шатлык хисләре алу.

Экстремаль ситуацияләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре

белән таныштыру: ничек һәм нинди очракларда коткару

хезмәтенә (полициягә, «ашыгыч ярдәм» станциясенә) теле-

фоннан шалтыратырга мөмкин һ. б.

Җир, су, һава, җир асты транспорты һәм элемтә чаралары

(«Елга (диңгез) порты», «Автовокзал», «Аэропорт», «Вокзал»,

«Җир, һава, су транспорты», «Ерак илләргә сәяхәт» лотолары

һ.б.) турында күзаллаулар булдыру.

Сюжет линиясе үсешен куәтләп, сюжетлы-рольле һәм ре-

жиссёрлык уеннарының эчтәлеген («Шәһәрнең тарихи урам-

нары буйлап җәяүле прогулка», «Юл чаты», «Без шәһәрдән

Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы 173

читкә, дачага барабыз», «ЮХИДИ инспекторы һәм машина

йөртүчеләр» һ. б.) мөстәкыйль билгеләргә мөмкинлек бирү.

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү өчен кирәкле булган

ситуацияләргә балаларның игътибарын җәлеп итеп, балалар

әдәбияты һәм шигъриятен өйрәнүне дәвам итү. Проблемалы

уен ситуацияләре тудыру: «Юлның икенче ягында әниеңнең

эштән кайтып килүен күрсәң, син нишләр идең?», «Бер әбинең

юлны чыкканда кәрзиндәге гөмбәләре коелганын күрсәң, син

нишләр идең?» һ. б. Балаларны юл-транспорт һәлакәтләренең

сәбәпләрен ачыкларга өйрәтү.

Проблемалы-уенлы мәсьәләләрне, юллардагы проблемалы

ситуацияләрне чишкәндә, үзидарә күнекмәләре үсешенә бу-

лышлык итү, үз-үзеңне бәяләү һәм үз-үзеңне контрольдә тоту

күнекмәләрен үстерү.

Фотография, рәсем, схемага карап яки үз теләкләре белән,

таныш объектлар (йортлар, күперләр, транспорт чаралары,

урамнар) төзүләрен хуплау. Төзү объектында механик элемент-

лар: хәрәкәтләнүче тәгәрмәчләр, күтәрү кранының әйләнмәле

нигезен файдаланырга, төзелгән конструкцияләрне уеннарда

кулланырга өйрәтү.

Балаларны юллар төзелеше, махсус билгеләнешле техни-

ка, машиналар, өлкәннәр хезмәте белән таныштыру. Барлык-

ка килгән үзгәрешләр, аларның машиналар һәм җәяүлеләрнең

хәвефсез хәрәкәт итүләрендә чагылыш табуын (хәвефсез

хәрәкәт юлларның сыйфаты белән бәйле булуын) күрә белергә

өйрәтү.

Юлларда хәрәкәт ритмының тизлеге арта бару шартларын-

да балаларны үз куркынычсызлыкларын (үз-үзләрен саклау-

ны) булдырырга өйрәтү.

Юл хәрәкәте әлифбасын алга таба тирәнрәк аңлап өй-

рәнергә әзерләү.