Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Региональная программа.docx
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
251.22 Кб
Скачать

150 Р. К. Шәехова

мультфильмнарны һ. б.ны чагылдырган шәхси һәм күмәк ре-

жиссёрлык уеннарына булышлык күрсәтү.

Балаларның артистлык сәләтләрен үстерү, аларны сәхнә

сәнгатенә тарту: концертлар кую, татар җырларын җырлау,

Идел буе халыклары биюләрен башкару, спектакльләрдән

күренешләр күрсәтү. Яшьтәшләре, әти-әниләр һәм кунаклар ал-

дында чыгыш ясарга мөмкинлекләр булдыру.

Инициативалылыкны, халык уеннары кагыйдәләрен үтәү-

не, тигез хокуклы партнёр позициясен ала белүне хуплау.

«Хезмәт» белем бирү өлкәсе

«Хезмәт» белем бирү өлкәсе эчтәлеге балаларда хезмәткә

уңай мөнәсәбәт формалаштыру максатын тормышка ашы-

руга юнәлтелә һәм белем бирү бурычларын билгели.

Татар халык әкиятләре («Өч кыз», «Үги кыз», «Һөнәрле үл-

мәс» һ. б.) ярдәмендә хезмәт эшчәнлеге турында күзаллауларын

формалаштыруны дәвам итү. Балаларның игътибарын әкияттә

хезмәт итүче геройларга юнәлдерү. Балаларның эш барышла-

рын Г. Тукай шигырьләрендәге («Кызыклы шәкерт», «Шаян

песи» һ. б.) юллар белән бәйләү.

Туган шәһәрдәге (авылдагы) укытучы, нефтьче, сыер саву-

чы һ. б. һөнәр ияләре турында күзаллауларын формалаштыру.

Балалар бакчасы участогында тәрбияче белән эшләгәндә,

балаларның актив катнашуын булдыру: яфраклар коелгач, кул-

ларыннан килгәнчә участокны җыештыру, шәһәрдә яшәүче

кошларга өстәмә азык бирү.

Гаилә бәйрәмнәренә әзерләнгәндә, өлкәннәргә кулларын-

нан килгәнчә булышу, өйдә үз вазифаларын үтәүгә тарту.

Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы 151

Танып белү-сөйләм үсеше

«Танып белү» белем бирү өлкәсе

«Танып белү» белем бирү өлкәсе эчтәлеге балаларда танып

белү ихтыяҗларын һәм акылны үстерү максатларын тормыш-

ка ашыруга юнәлтелә һәм белем бирү бурычларын билгели.

Татарстан – күпмилләтле республика. Казан – эре промыш-

ленность үзәге, Россиянең борынгы шәһәрләреннән берсе. Ка-

зан – республиканың һәм бөтендөнья татарларының башкала-

сы. Казанда Президент, Татарстан Хөкүмәте һәм шәһәр мэры

эшлиләр. Шулар турында балаларда күзаллаулар булдыру.

Балаларга туган як турында мифлар, легендалар, тарихлар

сөйләү. Туган шәһәрнең (авылның) истәлекле урыннары, бик

күптәнге вакыйгалары, тарихи истәлекләре, музейлары, урам-

нары белән таныштыру.

Татарстан Республикасының төп символикасы (флаг, герб,

гимн) белән таныштыру. Балаларга үз халкыңның бер өлеше

булуларын аңлату.

Татарстан Республикасының географик урыны белән та-

ныштыру (картада яки глобуста республиканың территория-

сен, Кама һәм Идел елгаларын, Куйбышев һәм Түбән Кама

сусаклагычларын, Кабан күлен, тирә-як күл һәм елгаларын

билгеләү).

Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның тради-

цияләре, гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыру. Милли

бәйрәмнәр (Нәүрүз бәйрәме, Корбан бәйрәме, Сабантуй, Нар-

дуган һ. б.) турында күзаллаулар булдыру. Башка милләтләргә

карата хөрмәт һәм дусларча мөнәсәбәт тәрбияләү.

Милли һәм бөтендөнья культураларының үткәне һәм

бүгенгесе белән танышуга тарту. Әдәбият һәм сәнгать

өлкәсендәге күренекле эшлеклеләрнең (шагыйрьләр: Г. Ту-

кай, М. Җәлил, Р. Миңнуллин һ. б., язучылар: А. Алиш, Р. Ба-

тулла һ. б., рәссамнар: Х. Якупов, Х. Казаков һ. б., скульптор