Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Региональная программа.docx
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
251.22 Кб
Скачать

148 Р. К. Шәехова

(«Светофор эшләмәсә, нәрсә булырга мөмкин?», «Әгәр туп

транспорт йөри торган юлга тәгәрәп чыкса, нишләргә?» һ. б.).

Балаларны проблемалы ситуацияләрне чишәргә генә түгел,

ә бәлки үз фикерләрен әйтеп бирергә өйрәтү.

Юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләренең

кайберләрен ныгыту максатыннан, уйлап чыгарган әкият-

ләрдән, тормыш тәҗрибәләреннән алынган хикәяләр,

шигырьләрдән, үзләре ясаган рәсемнәрдән (аппликацияләр-

дән) китап-җыентык төзүләрен хуплау.

Мәгълүматны мөстәкыйль рәвештә эзләп табарга мөм-

кинлек бирү.

Экологик аң алшартларын формалаштыру

Табигатьтә үз-үзеңне тоту культурасын формалаштыруны

дәвам итү. Туган як табигате өчен куркыныч булган кайбер чы-

ганаклар турында сөйләү (агачларны кисү, урман янгыннары,

көчле салкыннар, сулыкларны пычрату һ. б.).

Табигать белән кешенең үзара бәйләнеше, әйләнә-тирәнең

кешенең сәламәтлегенә йогынтысы турында күзаллаулар бул-

дыру.

Балаларны хуҗасыз хайваннар белән очрашканда мөмкин

булган куркыныч хәлләр турында искәртү.

Социаль-шәхси үсеш

«Социальләштерү» белем бирү өлкәсе

«Социальләштерү» белем бирү өлкәсе эчтәлеге балаларның

социаль характердагы беренчел күзаллауларын үзләштерү

һәм балаларны социаль мөнәсәбәтләр системасына кертү

максатларын тормышка ашыруга юнәлтелә һәм белем бирү

бурычларын билгели.

Балалар бакчасында балаларның (кечкенәләр, үзеннән

зурраклар, яшьтәшләре, малайлар-кызлар, төркемгә килгән

Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы 149

«яңа» балалар белән) туган телдә аралаша белү күнекмәләрен

үстерү.

Төрле эшчәнлек төрләрендә балаларга туган телдә үзара

һәм өлкәннәр белән бай, эчтәлекле аралашу өчен шартлар ту-

дыру.

Элементар әхлак кагыйдәләренә өйрәтү, әхлак буенча

аралашу үрнәкләре бирү, сөйләмдә татар халык фольклорын

(мәкальләр, әйтемнәр, юаткычлар һ. б.) куллануга теләк уяту.

Бөтен кешелек өчен уртак байлык булган патриотизм

хисләренең әхлакый нигезен булдыру өчен шартлар тудыру

(гаиләсенә, балалар бакчасына, туган ягына, иленә, әйләнә-

тирәдәгеләргә мәхәббәт).

Гаиләң һәм аның тарихы турындагы күзаллауларны

тирәнәйтү. Гаилә составы, туганнар (әти-әни, әби-бабай,

абый-эне, апа-сеңел, туганнан туган абый-апалар), гаиләдәге

урыны, туганлык җепләре һәм гаилә эчендә бәйләнешләр

(«Мин әтигә – ул, ә әбигә – онык», «Газизә апа – минем Фатый-

ма әбиемнең кызы»), әти-әниләрнең һәм туганнарның һөнәр

һәм шөгыльләре турында күзаллаулар булдыру; туганнарның

фотографияләрен карап, баланың әти-әниләре һәм башка ту-

ганнары белән тышкы охшашлыгына басым ясау.

Үзенең уңыш һәм казанышларына, әти-әниләренең,

якын кешеләренең, дусларының, Олимпия уеннары спорт-

чыларының, артистларның халыкара конкурсларда яула-

ган уңыш һәм казанышларына шатлык, горурлык хисләре

тәрбияләү.

Сюжетлы-рольле уеннар өчен темалар төрлелеген хуп-

лау; әйләнә-тирәдән, татар язучылары һәм шагыйрьләре-

нең әсәрләреннән, телетапшырулардан, шәһәр (авыл) буенча

экскурсияләрдән, күргәзмәләрдән, походлардан алган бе-

лемнәргә нигезләнеп, сюжет үсешенә ярдәм итү.

Балаларның шартлы формада милли уенчыкларны, кул-

дан ясалган уенчыкларны файдаланган; тормышта бул-

ган хәлләрне, Идел буе халыклары әкиятләре сюжетларын,