Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
лексик анализ.doc
Скачиваний:
31
Добавлен:
26.11.2019
Размер:
83.46 Кб
Скачать

Тикшерү үрнәге:

Агыйделем, гүя ефәк тасма,

Йолдызларым – күкнең сипкеле.

Тау башында минем Уфам тора,

Ак бәхеткә һәйкәл шикелле.

(Д.Булгакова)

Йолдыз

1. Гомумтөрки сүз.

2. Күпмәгънәле сүз: күк җисеме; геометрик фигура; значок, хәрби билге, орден, батырлык билгесе; язмыш, бәхет, өлеш.

3. Туры мәгънәдә (күчерелмә мәгънәсе – юнәлеш, көч, рух чыганагы; атаклы, күренекле, атказанган кеше).

4. Омонимы юк.

5. Синонимы юк.

6. Антонимы юк.

7. Фразеологизмнар: йолдыз санау, йолдыз чире, йолдыз булып балку, йолдыз эзе, күздән йолдызлар очу һ.б.

Йолдыз сүзенә өлешчә лексик анализ ясарга да мөмкин. Бу очракта югарыда башкарылган эшнең берсе генә яисә берничәсе генә башкарыла. Мәсәлән, йолдыз сүзенең килеп чыгышын билгеләү аерым бирем булган очракта ул сүзгә өлешчә лексик анализ булыр иде. Анализ тәртибе түбәндәгечә булыр иде: йолдыз гомум төрки сүз – йулдуз: тат. йолдыз, башк. йондоз, к.-балк. җулдуз, каз., к.калп. жундыз, жундуз, кырг. җылдыз, шор. чылтыс, якут. сулус, чув. çăлтăр [счŏлдŏр]. Тамыры имитатив йал//йул «ялтырау» сүзеннән. Кардәш телләрдән мисаллар һәм сүзнең этимологиясе сүзлек ярдәмендә бирелә. Укучы үзлегеннән күрше кардәш (башкорт, чуваш) телләрдән мисаллар китерүе тик хуплауга гына лаек.

Бәхет

1. Алынма, гарәп сүзе.

2. Күп мәгънәле: тулы канәгатьләнү халәте, хисе; тормышта уңыш.

3. Туры мәгънәдә (күчерелмә мәгънәсе юк).

4. Омонимы юк.

5. Синонимнары: сәгадәт, бәхет-сәгадәт, котлык, кот, рыскал, ураз, талигъ, доминанта сүз – бәхет.

6. Антонимы: кайгы, хәсрәт, бәхетсезлек.

7. Фразеологизмнар: бәхет басу (җиңү), бәхет ишеге (капкасы) ачылу, бәхет йолдызы (кояшы), бәхет кошы, бәхет сынау, бәхет эзләү һ.б.

Һәйкәл

1. Алынма, гарәп сүзе.

2. Күп мәгънәле: архитектур яки скульптур корылма; кабер өстенә куелган корылма.

3. Күчерелмә мәгънәдә: гомумпоэтик метафора.

4. Омонимы юк.

5. Синонимнары: монумент, статуя, тораташ, сын, доминанта сүз – һәйкәл.

6. Антонимы юк. Аксюморон: тере һәйкәл.

7. Фразеологизмнар: һәйкәл кебек кату, тере һәйкәл һ.б.

...Гомер үтте җылы яңгыр көтеп,

Дары исе сеңгән болыттан.

(Җ.Исмәгыйлов)

Гомер

1. Алынма, гарәп сүзе.

2. Күп мәгънәле: физиологик хәл, яшәү вакыты; тормышта билгеле бер чор.

3. Туры мәгънәдә (күчерелмә мәгънәсе – вакыт, вакытның бер өлеше; юклык формасындагы фигыль янында рәвеш: беркайчан да; рәвеш: мәңгегә, бик озак вакытка).

4. Омонимы юк.

5. Синонимнары: тормыш, көнкүреш, яшәеш, тереклек, хәят, мәгыйшәт, диал. торым, доминанта сүз – гомер.

6. Антонимнары: үлем, әҗәл.

7. Фразеологизмнар: гомер итү (сөрү, кичерү), гомер (җебен) кисү (өзү), гомер таңы (язы), гомер көзе (соңы) һ.б.

Яңгыр

1. Гомум төрки сүз.

2. Бер мәгънәле сүз.

3. Күчерелмә мәгънәдә: нәрсәдер ташкыны (бәхет, бәхетле тормыш) көтеп – автор метафорасы.

4. Омонимы юк.

5. Синонимы юк.

6. Антонимы юк.

7. Фразеологизмнар: яңгыр кою, яңгыр тамчысы, яңгыр теләнчесе һ.б.

Болыт

1. Гомум төрки сүз.

2. Бер мәгънәле сүз.

3. Күчерелмә мәгънәдә: ниндидер кара көч, бәхетсезлек, куркыныч турында – гомумпоэтик метафора.

4. Омонимы: болыт – күп күзәнәклекләр семьялыгыннан түбән төзелешле хәрәкәтсез диңгез хайваны; шул хайванның мунчала итеп файдаланыла торган үле гәүдәсе; шуңа охшатып резинадан яки сентетик материалдан эшләнгән, суны үзенә җыя торган мунчала (губка). (Тарихи яктан краганда болыт «диңгез хайваны» болыт «тыгыз томан рәвешендәге атмосфера массасы» белән бәйләнешле һәм икесе дә борыңгы бул– «айкалып болгану, болгатылу» тамырыннан булуы бик мөмкин).

5. Синонимы юк.

6. Антонимы юк.

7. Фразеологизмнар: болыт каплау һ.б.

II. Текстка лексик анализ тәртибе.

Текст төрле күләмдә була, гадәттә тикешерү өчен зур булмаган өзек алына.

Эш түбәндәге тәртиптә башкарыла:

1. Текста тулысынча яисә билгеләнгән сүзләргә лексик анализ югарыда күрсәтелгәнчә ясала.

2. Текст лексикасы килеп чыгышы ягыннан аерымлана: гомум төрки, татар һәм алынма сүзләр (гарәп-фарсы, рус-европа, фин-угор).

3. Тексттагы сүзләр кулланылыш даирәсе (сферасы) ягын­нан тикшерелә: диалекталь лексика, һөнәрчелек лексикасы, жаргон һәм арго сүзләр.

4. Текст лексикасы кулланылыш ак­тивлыгына карап тикшерелә. Гадәти текста күпчелек сүзләр актив катламны тәшкил итә. Пас­сив сүзләргә яңа сүзләр (неологизмнар) һәм искергән сүзләр (архаизмнар белән тарихи сүзләр) карый. Алар махсус әдәбиятта гына өстенлек итергә мөмкин.

5. Телнең эмоциональ-экспрессив кат­ламнарын билгеләү: стилистик битараф (стильара) сүзләр, көнкүреш (гади сөйләм) сүзләр һәм китапча сүзләр (терминнар, экзотизмнар, варваризмнар, шигъри сүзләр һ.б.).

Тәкъдим ителгән тәртип буенча материал тулысынча барлык текстларда да мәҗбүри була алмый. Лексик катламнарның һәркайсы очраган текст табу авыр. Шуңа күрә теге яки бу материалны үзләштерү өчен билгеле бер төр лексик катламны үз эченә алган өзекләр бирелә. Мәсәлән, текст лексикасын я килеп чыгышы ягыннан гына, я кулланылыш даирәсе (сферасы) ягын­нан гына, я кулланылыш ак­тивлыгы ягыннан гына, я кулланылыш даирәсе (сферасы) ягын­нан гына тикшерүне бирем итеп күрсәтергә мөмкин. Шулай ук текстта билгеләнгән сүзләрне генә тикшерүне йөкләргә дә була.