Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
татар теле 5 кл..docx
Скачиваний:
9
Добавлен:
17.11.2019
Размер:
73.34 Кб
Скачать

Аңлатма язуы

5нче сыйныфның рус төркемендә татар теленнән эш программасы Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының “Рус мәктәпләрендәге рус төркеме укучыларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты” (Казан, 2005)

ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган «Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы» (Казан, «Мәгариф», 2010 ел),

«Чирмешән лицее” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең 2011-2012 нче уку елы өчен укыту планына, 5 нче сыйныф өчен Р.Х.Ягъфәрова, К.С.Фәтхуллова тарафыннан эшләнгән (Казан, Мәгариф, 2010) дәреслеккә нигезләнеп төзелде.

5 нче сыйныфта программада татар теле һәм әдәбиятын өйрәнүгә 175 сәг каралган. Укыту планында татар теленә 105 сәг. бирелгән. Укучылар татар телен атнага 3сәг., әдәбиятны 2 сәг өйрәнәләр. Шул сәбәпле татар теленнән программада каралган темаларга бирелгән сәгатьләр саны үзгәртелде.

Эш программасының эчтәлеге

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуның төп максаты һәм бурычлары

- укучыларның башлангыч мәктәптә үзләштергән белемнәрен һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;

- татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;

- программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;

- татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;

- татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;

- татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итү;

- халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү;

- укучыларның татар телен өйрәнүгә ихтыяҗын арттыру.

Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы

Тыңлап аңлау. Аерым сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү; бәйләнешле текстны тыңлап, эчтәлеге буенча укытучының сорауларына җавап бирү; дәрес барышында җанлы сөйләмне аңлап аралаша белү.

Диалогик һәм монологик сөйләм. Сорау һәм җавап репликаларын дөрес кулланып, әңгәмә төзи белү; тәкъдим ителгән ситуация буенча сөйләшү үткәрү (һәр укучының репликалар саны җидедән ким булмаска тиеш); укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген сөйләп бирү, лексик тема буенча бәйләнешле текст төзеп сөйләү (җөмләләр саны сигездән ким булмаска тиеш).

Уку. Татар теленең әйтелеш нормаларын үтәп, аерым җөмләләрне диалогик һәм монологик текстларны сәнгатьле итеп һәм аңлап уку; таныш булмаган сүзләрнең мәгънәләрен сүзлекләрдән табып аңлата белү.

Язу. Лексик темага караган һәм актив үзләштерелгән сүзләрнең язылышын истә калдыру, укылган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирү яки сөйләү, грамматик биремле диктантлар язу.

5 Нче сыйныфны тәмамлаучы рус телендә сөйләшүче балалар үзләштерергә тиешле белем-күнекмәләр

- татар һәм рус телләрендә уртак булган, ләкин әйтелешләре белән аерылган авазлы сүзләрне дөрес әйтә белү;

- авазларны сүзләрдә, сүзтезмәләрдә, җөмләләрдә дөрес әйтүгә ирешү һәм сингармонизм законының асылына төшенү;

- сөйләмне орфоэпик һәм орфографик яктан дөрес оештыра белү;

- коммуникативмаксатларны аңлап, диалогикаралашудакатнашу;

- төрлеаралашусфераларыннанчыгып, телдән яки язмачаүзфикерләренбелдерүгәирешү;

- тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле монологик сөйләм төзи алу;

- тиешле (1200 сүз) күләмдә татар сүзләрен яттан белү.

Сәгать саны

Тема

Лексика

1

17(15)

Яңа уку елы белән!

Ишегалды, каршы ал, барысы да, сыйныфташ, калын сузыклар, нечкә сузыклар, һәрвакыт, кайвакыт, истә тотыгыз, истә калдырыгыз, искә төшерегез, онытмагыз, һәр, һәрбер, һәркем, тартык авазлар, яңгырау тартыклар, саңгырау тартыклар, ясалма сүзләр, кушма сүзләр, парлы сүзләр

2

16(15)

Кеше һәм сәламәтлек

Гадәттә, торырга, йокларга ятарга, .. чамасы, уртача, тән, гәүдә, тире, тез, терсәк, сөяк, яңак-маңгай, җыерылмаган, саф, җитеп килә, җем-җем итә, җитен сакал, сөеп, эндәшә, кем дә белә, тотын эшеңә, өсти, кан басымы, түбәнәя, йөрәк тибеше, сулыш алу, төшә, шәхси, грипп йоккан, еккан, урынга яткан, бирешмәгән, чыныккан

3

13(15)

Өйдә һәм кунакт

Рәхим итегез, гафу итегез, олыларны хөрмәт итегез, бу ризыкларны авыз итегез, сәламәт булыгыз, бу китапны алырга рөхсәт итегез, мин гафу үтенәм, кунакчыл, сыйларга, әзерләргә, бүләкләргә, чын күңелдән, туганнан туган, бергәләп, куярга, күңел ачарга, тартып китә, укырга тотынсам, ертып китә, охшаган, җинаятьче, карак, урларга, аерырга, кыю, көчле, түземле, хөрмәтле, абага, бага-бага, багана, бәрдем, бар әле,әйт әле,усак гөмбәсе, каен гөмбәсе, майлы гөмбә, җирән гөмбә, ал гөмбә, ак гөмбә, гөреҗдә, аксым, куярга, туярга, сыярга, тияргә, ат чабышы, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү

4

10(15)

Туган як табигате

Песнәк, чәүкә, ала карга, саескан, урман тавыгы, калдык ризыклар, бурсык, сак, чуар, тирән, тигез, өченчекөн, берсекөнгә, томалый, кышкы йокыга тала, исләре китми, нәфис, сылу, зифа, гүзәл, мәһабәт, бака яфрагы, кычыткан, мәтрүшкә, сары мәтрүшкә, энҗе чәчәк,

5

9(15)

Татарстан – минем республикам

Аталырга, күрсәтергә, таныштырырга, җитештерелергә, билгеле, мул, гомуми, төп, тәүлек, гасыр, чор, йөз, дан җырлаган, җан, сердәш, юлдаш, зурларга, Тын океан, Кара диңгез, Алҗп таулары, Кабан күле, Идел елгасы, Төмән шәһәре, димәк, шулай итеп,

6

8(15)

Уйныйбыз да, биибез дә

Каршылыйлар, арасында, яһүд, азак, чак, мөселман, шул исәптән, дәвам итә, беләмсез, сөенче, борынгы, туктаган, катнаша, төр, көтүләдек, колагын селкетә, төртеп күрсәтә, ахры, юк һөнәр, түзмәдем, атап чыктым, бала-чага, исланд теле, каеш, бөтен, һәммә, җаен тапты, отып ала, мәзәк итеп, үзебезчә, эче катып, каенсар, абыналар, чүлмәк ватыш, уйнап карады, ничек тисен инде, чакрым, ничек чыдарсың, таган, атындырган, тик тора, күгәргән, чыгыр-чыгыр, сагына, үлем, котылган, охшашлык, казык, җыелып, куркыныч, ара, тотылган, сукыр тәкә, әүвәл, кулыңны җәеп, кагылса, сөзеп аударды, урам шаулатып, тояк, типкәләп, тәкә, үпкәләп, уйнап йөр менә, кибә, көя, котырына, тишә, боз суга, яндыра, мәрхәмәтле, такыя, мактап, якканнар, соңыннан

7

6(15)

Һөнәрләр дөньясында

Тереклек, шул, иң кимендә, чүәк, алыштырабыз, күн, кисүче, башкара, өслек, калып, кырый, беркетәләр, олтан, ябыштыралар, бергә кушалар, кызгылт-сары, шәмәхә, казан, иләк, катнаштыра, камыр, әчү, чүпрә, әче, камыр басу, өлгереп җитә, казан асар, салма, үзгәрә, бөтен җирдә, төзелеш, уңай, табигый, ягу майлары, майлау материалы, шәм, күчергеч кәгазь, ашлама, чүп үләне, юкка гына, акча эшләү, орчык, акча янчыгы, эшләп алган акча, чүпрәкче, эшкә яраклы, ямаганнар, төзәткәннәр, оешма,мактаулы исем, интегеп бетте,җитештерү, тотыла, өлеш, ташкүмер, яраклы, исәпләп, ватылган, төзәтми, куасың, чүп, тәртибе шулай, кулга алырга, тыя, микәнни, ышанычлы

8

9(15)

Музейлар һәм театрлар

Гаҗәеп, тире, милли, шушы, мәчет кенәгәсе, ятим бала, әле, мәҗгелек, шәхси, диярлек, шаян, наян, эре, кире, мәйдан, күзәтергә, җир асты, табигый, кыр кәҗәсе, карачкы, бәрхет, югалуы мөмкин, хисап, киек, игътибар үзәгенә кую, юкка, сискәндерә, мәгънәле, төр, өлеш, сарай, тамаша, кытыклап, җанлана, әверелә, увертюра, салмак, ягымлы, үткен, шыксыз, кыллы, тынлы, бәрмә, яңгырый, хикмәтле, һәй, оч, тылсымлы, бугай, серле, чума, тугай, былбыл, балкыш, ил гизүче, тиеш, кирәк, мөмкин, ярый, тиеш түгел, кирәкми, мөмкин түгел, ярамый, сынлы сәнгать, мәрмәр, сын, тирә-юнькүз салабыз, урнаша, иркен, бәлки, яши алмыйсыз, өсти, алып китә, янәшә, хозурланыгыз, баерак

9

6(15)

Сәяхәт итү

Юлчы, юлдаш, зирәк, юлга чыга, терәк, хур булмый, сынап карарга, су төбе, кушсалар, авызы ашлы була, бара икән, барып җиткән, басма, карурман, кайтыр юл, чамалый, тәвә кошы, тәбә, ис китеп, телем барда, каһәр, Каһирә, гөжли, берочтан, Һиндстан, һуштан яза, ярык, ничек итсәм-итәм, 5 минуттан, хыял, ышанганнар, имеш, җилем, сибә, көн буе, юып төшерәләр, алтынга манылган, эзләүчеләр, мәкаль, шуңа күрә, канат, ашамассың, игезәк, Әбугалисина, риза булмый, озатып калдылар, моның өчен, гомуми, ясалма, ызгышканнар, нибары, моң, кайбер, үрмәләп йөргән, кирәк-ярак, өстерәгән, кысылган, җайланма, хәрәкәт итә, бөтенләй, элеккечә, очыш, хәл, әлбәттә, дулкынландым, ышаныч, элемтә, офык, күмелгән, аерып тора, сизелә, күрәсең, сәер, җәяүле кеше, туктаусыз, илтә, тереклек,

10

11 (15)

Җәй

Бая, яшәрә, чык, беләмсең, сизелми кала, төз, изге, сыйпап уза, таң ата, сүнә, телгә килә, кояш күбәләге, аяз, ураган, һичшиксез, зифа буйлы, киңлек, сузыла-сузыла, шыбыр-шыбыр, күк күкри, яшен яшьни, кыйбла, өркелә, морҗа, дәрәҗә, каба, тиеп-тиеп китә, төнгә таба, һава, я, итәсең, тар, һәммәсен, иксез-чиксез, хәтфә, чигәсем бар, тирәли, серле, өем, сабан, сөйри дә чыгара, чабак, кызылканат, алабуга, төш, һаман, төшкәли башлады, тумыштан, диңгез тубыктан, посып, якынга, берсе артыннан берсе, нидер, тәгәрәп китәләр, бак, менә мә, ала, купшы, кәлтә, эләктереп алган, ялварган, симез, вәгъдә иттем, лачын, атылып төшкән, мылтык, ычкындырган, мөһаҗир, сүз тыңлаучан, баш ия, ертырсың, тузга язмаган, чуарлама, җәберләмә, чапма, абау, зарланды, менә сиңа мә, чыңлады, моңаеп, кузгатты, җилкетте, тирбәлә, баш төртә, шифалы, сөенде

105 сәг.

Дәрес темасы

Үткәрү вакыты

Күрсәтмәлелек һәм кулланылган материал

Белемнәрне актуальләштерү, эш төрләре

Белем һәм күнекмәләрне формалаштыру,

көтелгән нәтиҗә

Предметара бәйләнеш һәм милли төбәк компоненты

Дәрес тибы

Контроль

төре

план

факт

Яңа уку елы котлы булсын!

1.

Яңа уку елы котлы булсын!

1.09

дәреслек, 3б., рәсемнәр

Рәсемгә карап җөмләләр төзү, кара-каршы сөйләшү, текстны уку һәм биремнәрне үтәү

1-4 классларда өйрәнелгән материалны искә төшерү; укырга фигыленең мәгънәләрен җөмләдә куллана белү; үрнәк нигезендә кечкенә хикәя төзергә өйрәнү.

Үткәннәрне кабатлау

2.

Үткәннәрне искә төшерәбез.

5.09

дәреслек, 4б.

1-4 сыйныфларда белем алу хезмәтенә куелган таләпләрнең дәвамчанлыгын булдыру

1-4 классларда өйрәнелгән материалны искә төшерү;

Үткәннәрне кабатлау

Монологик сөйл. тикшерү

3.

Калын һәм нечкә сузыклар.

7.09

дәреслек, 5б.

Тексттан сузык авазга башланган сүзләрне күчереп язып алу һәм аларны дөрес итеп әйтергә өйрәнү күнегүләре; төрле телләрнең үзенчәлекләре турындагы белемнәрен тирәнәйтү, калын һәм нечкә сузыклар турындагы белемнәрне таблица буенча системалаштыру

аваз һәм хәрефләрне чагыштырып өйрәнү күнекмәләрен үстерү.

рус теле

Яңа материалны өйрәнү

4.

Аваз һәм хәреф

8.09

дәреслек, 6-7б., алфавит

Укучыларның ишетеп аңлау сәләтләрен билгеләү өчен текст укып, аның эчтәлеген 2-3 җөмлә белән сөйләтү, сүзтезмәләрне, җөмләләрне тәрҗемә итү, аваз һәм хәреф төшенчәләрен аеру

Татар алфавитын искә төшерү һәм аның гамәли әһәмиятен төшенү; ә, ө, ү, җ, ң, һ хәрефләре кергән сүзләрне дөрес итеп укуга һәм язуга ирешү. сузык хәрефләргә карап, тартык авазларның әйтелешен алдан билгели алуга күнектерү; татар һәм рус телләрендәге тартык авазларның әйтелешендәге аерманы күрсәтү, дөрес әйтелешенә ирешү

Рус теле

Яңа материалны өйрәнү

5.

[а] һәм [ә] авазы.

12.09

дәреслек, 8-9б.

А, ә авазының рус һәм татар телләрендәге әйтелешен чагыштыру, күнегүләр эшләү, ә хәрефе кергән сүзләрне дөрес итеп укырга өйрәтү

Рус теле белән чагыштырулар китереп, укучыларның калын һәм нечкә сузыклар турындагы белемнәрен тирәнәйтү, калын һәм нечкә сузыклар кергән сүзләрне дөрес итеп әйтергә һәм укырга өйрәнү;

Рус теле

Яңа материалны өйрәнү

6.

О хәрефе.

14.09

дәреслек, 9-10 б.

О авазы кергән сүзләрне дөрес итеп уку һәм язу күнегүләре

О хәрефе кергән сүзләрне дөрес итеп укырга һәм язарга күнегү;

Рус теле

Яңа материалны өйрәнү

7.

Ө хәрефе.

15.09

дәреслек, 11-12 б.

Текстны уку, сорауларга җавап бирү, аерым һәм гомуми төшенчәләргә нигезләнгән логик күнегүләр башкару, русчадан татарчага җөмләләр тәрҗемә итү, аларда сүзләр тәртибен билгеләү

Ө хәрефе кергән сүзләрне дөрес итеп укырга һәм язарга күнегү; ө-е, о-ы сузыкларының дөрес язылышын бер кагыйдәгә берләштерү; “Көз” темасы белән бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен ныгыту һәм үстерү

.

Яңа материалны өйрәнү

8.

Ы авазы. Б.С.Ү. “Минем дустым”

19.09

дәреслек, 12-13 б.

Укытучының аңлатуы, кара-каршы сөйләшү

О, ы, э сузыкларының татар һәм рус телләрендәге ясалу үзенчәлеген чагыштырып аңлауга ирешү; аларның татар телендә тар һәм кыска әйтелешен үзләштерү; укучыларның сүзбайлыгын арттыру; ике телне чагыштырып өйрәнү күнекмәләрен ныгыту

Рус теле

Яңа материалны өйрәнү

Монологик сөйләмне тикшерү

9.

Э хәрефе.

21/09

дәреслек, 13-15 б.

О, ы, э сузыклары кергән рус һәм татар сүзләрен укып чагыштыру; җөмләләр төзү, күзәтүләр нәтиҗәсен гомумиләштерү, йомгаклау

О, ы, э сузыкларының татар һәм рус телләрендәге ясалу үзенчәлеген чагыштырып аңлату; аларның татар телендә тар һәм кыска әйтелешен үзләштерү; укучыларның сүз байлыгын арттыру; ике телне чагыштырып өйрәнү күнекмәләрен ныгыту

Рус теле

Яңа материалны өйрәнү

.

10.

У хәрефе.

22/09

дәреслек, 15-16 б.

У, ү хәрефләре кергән сүзләрне укып чагыштыру, сүз басымын билгеләү, русчадан татарчага җөмләләр тәрҗемә итү, аларда сүзләр тәртибен билгеләү

У, ү сузыкларын ишетеп танырга; у, ү хәрефләре кергән сүзләрне дөрес итеп укырга һәм язарга, калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрне сузык хәрефләргә карап аерырга өйрәнү;

Яңа материалны өйрәнү

11.

Ү хәрефеСүзлек диктанты

26/09

дәреслек, 16-18 б.

У, ү сузыкларын ишетеп танырга; у, ү хәрефләре кергән сүзләрне дөрес итеп укырга һәм язарга, калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрне сузык хәрефләргә карап аерырга өйрәнү; ата-ананы ихтирам итү хисе тәрбияләү

Яңа материалны өйрәнү

С.д.

12.

Диалогик, монологик сөйләмне үстерү

28/09

Үтелгән темалар буенча ныклы күнекмәләр булдыру

Белем күнекмәләрен тикшерү

Б,С,Ү.

13.

Тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар.

29/09

дәреслек, 18-20 б., таблица

Татар телендәге яңгырау һәм саңгырау тартыклар таблицасын төзү, аны рус телендәге классификация белән чагыштыру, үзенчәлекле авазларның дөрес әйтелешенә күнегүләр башкару, сүзләрдәге яңгырау һәм саңгырау тартыкларны билгеләү

Рус теле дәресләрендә алган белемнәргә нигезләнеп, татар телендәге тартык авазларны төркемнәргә бүлү; татар теленә генә хас авазларның дөрес әйтелешенә ирешү; укучыларда белемнәрне чагыштыру һәм классификацияләү күнекмәләрен үстерү

Рус теле

Яңа материалны өйрәнү

14.

Тартымлы исемнәр.

3/10

дәреслек, 20-21 б.

Тартымлы исемнәрне табу, ясалышын аңлату, бирелгән сүзләрдән яңа исемнәр ясау, шуларны кертеп җөмләләр төзү һәм язып кую

Яңа сүзләр ясалу ысуллары белән танышу шул кушымчаларны табарга өйрәтү, теманың сүз байлыгын арттыруда әһәмиятен күрсәтү

Рус теле

Яңа белем күнекмәләрен формалаштыру

15.

Килешләр һәм килеш сораулары. Исемнәрнең килешләр белән төрләнеше.

5/10

дәреслек, 21-22 б., таблица

Укучыларның ишетеп аңлау сәләтләрен билгеләү өчен текст укып, аның эчттәлеген 2-3 җөмлә белән сөйләтү, сүзтезмәләрне, җөмләләрне тәрҗемә итү, кушымчалар турында нәтиҗә ясау

Укучыларның килеш белән төрләнү буенча башлангыч сыйныфларда алган белемнәрен ныгыту; килеш кушымчаларының сүзләрне бер-берсенә бәйләүдә тоткан урынын ачыклау (апаның күлмәге, китап укыйм, китапны яратам)

Рус теле

Яңа белем күнекмәләрен формалаштыру

16.

Б.С.Ү. “Мәктәп” темасына диалогик һәм монологик сөйләм.

6/10

дәреслек, 22 б.

Мәктәп темасына караган сүзләрне искә төшерү, диалог, монолог төзеп сөйләү.

Укучыларның белемнәрен ныгыту.Бирелгән темага сөйләм оештыра белергә.

Яңа белем күнекмәләрен ныгыту

БСҮ

17.

Мөстәкыйль эш

10/10

Контроль эшләр җыентыгы, б.

Укучыларның белемнәрен тикшерү.

Укучыларның мөсткыйль фикер йөртү сәләтләрен тикшерү

Белем күнекмәләрен тикшерү

Кеше һәм сәламәтлек.

18.

[г]һәм[гъ] авазлары.

12/10

дәреслек, 23-24 б.

Гъ, г авазлары кергән сүзләрне чагыштыру, аларның әйтелеше һәм язылышы турындагы белемнәрне системалаштыру, мисаллар китерү

Сүзләрдәге сузыкларга карап, г хәрефенең ничек укылырга тиешлеген алдан билгеләргә өйрәнү; актив кулланылыштагы сүзләрнең әйтелеш һәм язылышы арасындагы аермалыкны билгеләү, аларны дөрес итеп укырга һәм язарга күнектерү

Яңа материалны өйрәнү

Яңа лексиканы өйрәнү һәм кулланышка кертү

19.

[в] һәм [w] авазлары

13/10

дәреслек, 24-26 б.

[в] һәм [w] авазлары кергән сүзләрне укып чагыштыру, җавапларда в хәрефе булган табышмакларның җавапларын табу, диалогны уку, шуның үрнәгендә авыл турында кара-каршы сөйләшү

В хәрефе кергән сүзләрне дөрес итеп укыга һәм язарга өйрәнү; өйрәнелгән сүзләрне кулланышка кертү; таныш сүзтезмәләрне кулланып кара-каршы сөйләшү

Яңа материалны өйрәнү

20.

[к] һәм [къ] авазлары

17/10

дәреслек, 27-28 б.

Укытучы тәкъдим иткән үрнәк нигезендә авазларны һәм сүзләрне дөрес итеп әйтү, язма текстта къ, к авазлары кергән сүзләрне табу, кара-каршы сөйләшү

К саңгырау тартыгының рус телендәге шундый ук авазга якын итеп әйтелүен, къ авазының тамак төбендә ясалуын, татар теленә генә хас аваларның дөрес әйтелешенә ирешү; укучыларда белемнәрне чагыштыру һәм классификацияләү күнекмәләрен үстерү

Яңа материалны өйрәнү

21

Контроль эш

19.10

Контроль эш тексты

Укучыларның гамәли нәтиҗәгә ирешүе

Укучыларның белемнәрен тикшерү

Белем күнекмәләрен тикшерү

Контр.эш

22

Хаталарны төзәтү эше.Лексик тема буенча яңа сүзләр өйрәнү, аларны актив кулланышка кертү.

20/10

дәреслек, 27-28 б., таблица

Кешенең тән төзелешенә караган сүзләрне искә төшерү, яңа сүзләрне өйрәнү, аларны сөйләмдә куллану.

Яңа сүзләрнең русча-татарча әөтелешен, аларның сыйфатлар, фигылҗләр белән куллану күнекмәләрен үстерү

Яңа материалны өйрәнү

23.

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Борын авазына беткән исемнәр.

24/10

дәреслек, 28-30 б., таблица.

Шигырьдән төрле килешләрдәге исемнәрне таба, килешләрен, кушымчаларын дөрес билгели белү, фразеологик берәмлекләрне дөрес тәрҗемә итеп парлап язу

Төрле килештәге сүзләрне дөрес кулланып сөйләм оештыра белү, борын авазына беткән исемнәргә кушымчаларның дөрес ялгап яза белү күнекмәләрен камилләштерү.

. Рус теле

Яңа белем күнекмәләрен формалаштыру

24

Диалогик, монологик сөйләмне үстерү.

26.10

Кеше, аның сәламәтлегенә кагылышлы рәсеснәр

Дәреслектәге текстлар буенча диалогик, монологик сөйләм оештыра белү, өйрәнелгән сүзләрне дөрес куллану

Лексик темага караган сүзләрне сөйләмдә дөрес куллана белү,

Яңа белем күнекмәләрен ныгыту

БСҮ

25.

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше

27/10

дәреслек, 32-33 б. ., таблица

Тартым белән төрләнгән исемнәрне тексттан табу, мәгънәләрен аңлату, үрнәк буенча лексик темага кагылышлы сүзләрне тартым белән төрләндерү, җөмләләр уйлау, сузыкка тәмамланган исемнәрнең тартым кушымчаларын таблицага берләштерү

Исемнәргә тиешле тартым кушымчаларын сайларга һәм урынлы кулланырга өйрәнү; сузыкка беткән исемнәрнең һәм тартыкка беткән исемнәрнең тартым белән төрләнешен ныклап үзләштерү;

Рус теле

Яңа белем күнекмәләрен формалаштыру

26.

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

9.11

дәреслек, 33-34 б. кагыйдәләр һәм күнегүләр җыентыгы

Вакыты, дәресем сүзләрен килешләр белән төрләндер, вакыты сүзен төрле килешләрдә куеп җөмләләр төзү

тартымлы һәм тартымсыз исемнәрдә кушымчаларның охшаш һәм аермалы очракларын күрсәтеп, килеш белән төрләнешне ныклы үзләштерүгә һәм сөйләмдә дөрес куллануга ирешү.

Рус теле

Белем күнекмәләрен гомумиләштерү һәм системалаштыру

карточкалар

27.

Грамматик күнегүләр эшләү

10.11

дәреслек, 34-36 б. кагыйдәләр һәм күнегүләр җыентыгы

Укучыларның үтәү-башкару ысулы

тартымлы һәм тартымсыз исемнәрдә кушымчаларның охшаш һәм аермалы очракларын күрсәтеп, килеш белән төрләнешне ныклы үзләштерүгә һәм сөйләмдә дөрес куллануга ирешү.

Белем күнекмәләрне гамәлдә куллану дәресе

Индивид.эш

28.

Татар телендә кушымча ялгану үзенчәлеге

14.11

дәреслек, 36-37 б.

Сүзләрнең ясалышын искә төшерү, исем, фигыль формаларының ясалыш үзенчәлекләрен аңлату, тамыр сүзгә кушымчалар ялгап яңа сүзләр ясау, җөмләдә дөрескуллану күнекмәләре булдыру.

Татар теленең агглютинатив тел булуын һәм кушымча ялгану үзенчәлеген аңлау,

Рус теле

Яңа материалны өйрәнү

29.

Тартымлы исемнәрнең килешләр белән төрләнешен кабатлау.

16.11

дәреслек, 37-38 б.

Тартымсыз һәм тартымлы исемнәрне килеш белән төрләндерү, аларда

тартымлы һәм тартымсыз исемнәрдә кушымчаларның охшаш һәм аермалы очракларын күрсәтеп, килеш белән төрләнешне ныклы үзләштерүгә һәм сөйләмдә дөрес куллануга ирешү.

Белем күнекмәләрен гомумиләштерү һәм системалаштыру

30.

Бәйлекләр. Котлау.

17.11

дәреслек, 38-39 б.

Рәсемнәргә карап, бәйлекләрнең мәгънәсен искә төшерү; сүзлек белән эшләү, бәйлекләр кулланып җөмләләр төзү

Тартым, килеш кушымчаларын дөрес сайлау күнекмәләрен үстерүне дәвам итү, белән, турында бәйлекләренең мәгънәләрен аңлау һәм аларны үрнәк нигезендә кулланырга өйрәнү

Рус теле

Яңа материалны өйрәнү

31.

Зат алмашлыкларның килешләр белән төрләнеше

21.11

дәреслек, 39 б. ., таблица кагыйдәләр һәм күнегүләр җыентыгы

Тексттан алмашлыкларны һәм аларны иярткән сүзләрне табу, сүзтезмәләрне язып кую, һәм аларны сорауларга җавап биргәндә куллану, без, сез, алар алмашлыкларын таблица үрнәгендә килешләр белән төрләндерү, кушымчалардагы аермалыкларны һәм охшашлыкны билгеләү

Мин, син, ул алмашлыкларының төрләнешен таблица буенча искә төшерү; алмашлыкларга үзләрен иярткән сүзләрдән чыгып сораулар куярга өйрәнү; килеш кушымчаларын сораулар ярдәмендә дөрес билгеләргә күнегү;

Рус теле

Яңа материалны өйрәнү

Индивид.бирем

32.

Үткәннәрне кабатлау

23.11

дәреслек, 39-40 б.

Укучыларның белемнәрен ныгыту

Белем күнекмәләрен гомумиләштерү һәм системалаштыру

Индив. эш

33.

Мөстәкыйль эш

24.11

Контроль эшләр җыентыгы, б.

Гамәли ысул

Укучыларның белемнәрен тикшерү

Белем күнекмәләрен тикшерү

Өйдә һәм кунакта

34.

Б.С.Ү. “Безнең гаилә”

28.11

дәреслек, 41-42 б.

Укытучының аңлатуы, укучыларның үтәү-башкару ысулы

“Гаилә” темасы буенча сүз байлыгын, җөмлә төзи алу сәләтен тикшерү һәм үстерү, уку күнекмәләрен камилләштерү, өйрәнелгән сүзләрне татар әдәби теле нормаларына туры китереп язма һәм телдән сөйләмдә куллану

Катнаш дәрес

Б.С.Ү.

35.

Ясалма һәм тезмә сүзләр

30.11

дәреслек, 42-43 б.

Русчадан татарчага кечкенә күләимле текст тәрҗемә итү, төп текстны укып, сорауларга җавап бирү, җөмләдә уен сүзен тиешле кушымчаларны өстәп язу

Ясалма сүзләр һәм тезмә фигыльләр турында белешмә алу, ясалма һәм тезмә сүзләрне сөйләмдә дөрес куллануга ирешү, текстны аңлап, йөгерек укырга өйрәтү

Яңа материалны өйрәнү

Яңа лексиканы өйрәнү һәм кулланышка кертү

36.

Күрсәтү алмашлыклары

1.12

дәреслек, 44 б. ., таблица

Алмашлыклар, аның төркемчәләре турында белемнәр бирү, күрсәтү алмашлыкларын дөрес куллануга ирешү.

Күрсәтү алмашлыкларын дөрес кулланып күнегүләр эшләү, сөйләмдә дөрес куллануга ирешү.

Рус теле

Яңа материалны өйрәнү

37.

Җөмлә төзү күнекмәләре

5.12

дәреслек, 45-46 б.

Рус телендә һәм татар телендә җөмләдә сүз тәртибенең аермасын күрсәтеп бирү, җөмлә төзү күнекмәләрен камилләштерү.

Җөмләләрнең әйтелешенә һәм төзелешенә игътибарны арттыру,

Рус теле

Белем күнекмәләрне гамәлдә куллану дәресе

Индивид.бирем

38.

Коммуникатив биремнәр эшләү

7.12

кагыйдәләр һәм күнегүләр җыентыгы

Гамәли ысул

Укучыларның белемнәрен тикшерү

Белем күнекмәләрен тикшерү

Б.С.Ү.

39.

Боерык фигыль

8.12

дәреслек, 48-49 б. ., таблица

Боерык фигыльләрнең дөрес әйтелешенә күнегүләр үткәрү

Рус теленнән тәрҗемә итеп, боерык фигыль төшенчәсен кертү, элек өйрәнелгән фигыльләрне кабатлау; “фигыльнең төп формасы” дигән төшенчә кертү, сөйләмдә куллану өчен яңа фигыльләр үзләштерү

Рус теле

Яңа материалны өйрәнү

40.

Фигыльнең заманнары.

12/12

дәреслек, 49-50 б. ., таблица кагыйдәләр һәм күнегүләр җыентыгы

парлап өйрәнү,аерым – аерым өйрәнү

Фигыль заманнары турында укучыларның алдагы сыйныфларда алган белемнәренә таянып, күнегүләр эшләү, ныгыту; фигыльләрнең төрле заман формаларын аңлап куллануга ирешү

Рус теле

Яңа белем күнекмәләрен формалаштыру

41.

Фигыльләрнең юклык формасы

14/12

дәреслек, 50-51 б. ., таблица

Әңгәмә, катлауландырылган күчереп язу, телдән сөйләү, сүзлек белән эш, сүзлек диктанты

Фигыльләрнең юклык формасын сөйләмдә ныгыту

Рус теле

Яңа белем күнекмәләрен формалаштыру

42.

Монологик һәм диалогик сөйләм үстерү

15/12

дәреслек, 52 б.

Әңгәмә, катлауландырылган күчереп язу, телдән сөйләү, сүзлек белән эш, сүзлек диктанты

Укучыларның монологик һәм диалогик сөйләм күнекмәләрен активлаштыру

Белем күнекмәләрне гамәлдә куллану дәресе

Б.С.Ү.

43.

Фигыльләрнең юклык формасын сөйләмдә куллану.

19/12

дәреслек, 54-55 б.

Әңгәмә, тәрҗемә итү, сүзлек белән эш, диалогик һәм монологик сөйләм, ишетеп аңлау, ситуатив күнегүләр

Фигыльләрнең юклык формасын кабатлау, фигыльләрнең юклык формасын сөйләмдә дөрес куллануга ирешү

Рус теле

Белем күнекмәләрен ныгыту

тест

44

Үткән заман хикәя фигыль

21/12

дәреслек, 55-56 б.

Тәрҗемә итү, җөмлә төзү күнекмәләре, диалог яки монолог төзү

хикәя фигыльләрне үткән заманда куллану

Рус теле

Яңа белем күнекмәләрен формалаштыру

карточкалар

45.

Контроль эш

22/12

Контроль эш тексты

Гамәли ысул

Укучыларның мөсткыйль фикер йөртү сәләтләрен тикшерү

Белем күнекмәләрен тикшерү

Контр.эш

46

Хаталарны төзәтү эше.

26/12

Хаталарны барлау, кагыйдәләрен кабатлау, күнегүләр эшләү

Өйрәнелгән кагыйдәләрне кулланып күнегүләр эшләү

Туган як табигате

47.

Исемнәрнең һәм фигыльләрнең зат-санда төрләнүе

28/12

дәреслек, 58-59 б. кагыйдәләр һәм күнегүләр җыентыгы

Тәрҗемә итү, җөмлә төзү күнекмәләре, диалог яки монолог төзү

Исемнәрнең һәм фигыльләрнең зат-санда төрләнүен язуда һәм сөйләмдә ныгыту

Рус теле

Яңа белем күнекмәләрен формалаштыру

48.

Тәрҗемә итү күнегүләре

29/12

дәреслек, 59-60 б.

Әңгәмә, тәрҗемә итү, сүзлек белән эш, диалогик һәм монологик сөйләм, ишетеп аңлау, ситуатив күнегүләр

Укучыларның сүзлек байлыгын тикшерү

Туган якның кошлары

Белем күнекмәләрне гамәлдә куллану дәресе

49.

Саннарның ясалышы һәм язылышы.

11/01

дәреслек, 60-61 б. ., таблица

Тәрҗемә итү, җөмлә төзү күнекмәләре, диалог яки монолог төзү

Гади, кушма һәм тезмә саннарны дөрес укырга өйрәтү, татар телендә исемне ачыклап килүче саннарның үзенчәлеген аңлау

Рус теле

Яңа белем күнекмәләрен формалаштыру

50.

Ия белән хәбәрнең зат-санда ярашуы

12/01

дәреслек, 61-62 б.

Җөмләдә ия һәм хәбәрне табу, аларның нинди санда икәнлеген билгеләү, рус теле белән чагыштыру, исемнәргә тиешле килеш кушымчалары өстәп язу

Җөмләләрне татар теле нормаларына туры китереп төзү күнекмәләрен үстерү

Рус теле

Яңа белем күнекмәләрен формалаштыру

51.

Тәрҗемә итү күнегүләре Сыйфат һәм сыйфатланмыш

16/01

дәреслек,62-65 б.

Тәрҗемә итү, җөмлә төзү күнекмәләре, диалог яки монолог төзү

Темага бәйле сыйфатларны куллануны активлашыру

Рус теле

Яңа материалны өйрәнү

52

Капма-каршы мәгънәле вакыт рәвешләре

18/01

дәреслек, 66 -67 бит

Текстны уку, андагы антонимнарны табу, вакыт рәвешләрен таблица буенча истә калдыру, алар белән җөмләләр төзү, текстларга куелган сорауларга җавап бирү

Рус теленнән тәрҗемә итеп, вакыт рәвешләрен сөйләмгә кертү, ясалышы гади булган рәвешләрнең ясалуын аңлау; антонимия бәйләнешен сүзләрне истә калдыру ысулы итеп файдалану, укучыларның сүзлек байлыгын яңа рәвешләр исәбенә арттыру

Яңа белем күнекмәләрен формалаштыру

Индивид.бирем

53

Билгеле үткән заман хикәя фигыль

19/01

дәреслек, 68-69 б.

диалогик һәм монологик сөйләм, ишетеп аңлау, ситуатив күнегүләр, җөмлә төзү күнекмәләр

Билгеле үткән заман хикәя фигыльләрне сөйләмдә куллануны ныгыту

Рус теле

Яңа материалны өйрәнү

54.

Инфинитив

23/01

дәреслек, 69-71 б. ., таблица

Кагыйдә белән танышу, аерым фигыльләрне татарчага тәрҗемә итү, актив кулланылышлы фигыльләрнең инфинитив формаларын дәреслектәге таблица буенча истә калдыру

Рус теле белән чагыштырып, татар телендә фигыльнең инфинитив формасын, аның сөйләмдәге функциясен аңлау

Рус теле

Яңа материалны өйрәнү

55.

Хәзерге заман хикәя фигыль

25/01

дәреслек, 71-72 б. ., таблица

тәрҗемә итү, сүзлек белән эш, диалогик һәм монологик сөйләм, ишетеп аңлау, ситуатив күнегүләр, җөмлә төзү күнекмәләре

хикәя фигыльләрне хәзерге заманда кулланырга өйрәтү

. Рус теле

Яңа материалны өйрәнү

56.

Үткәннәрне кабатлау

26/01

дәреслек, 72-73 б кагыйдәләр һәм күнегүләр җыентыгы.

тәрҗемә итү, сүзлек белән эш, диалогик һәм монологик сөйләм, ишетеп аңлау, ситуатив күнегүләр, җөмлә төзү күнекмәләре

Укучыларның белемнәрен тикшерү

Белем күнекмәләрен гомумиләштерү һәм системалаштыру

Татарстан – минем республикам.

57.

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешен кабатлау.

30/01

дәреслек,

75-76 нчы бит, дәреслек, кагыйдәләр һәм күнегүләр җыентыгы.

тәрҗемә итү, сүзлек белән эш, диалогик һәм монологик сөйләм, ишетеп аңлау, ситуатив күнегүләр, җөмлә төзү күнекмәләре

Тартымлы исемнәрнең әйтелешен һәм зат-сан белән төрләнешен истә калдыруга ирешү

. Рус теле

Белем күнекмәләрне ныгыту дәресе

карточкалар

58.

Фигыль юнәлешләре

1/02

дәреслек,

Әңгәмә, катлауландырылган күчереп язу, телдән сөйләү, сүзлек белән эш, сүзлек диктанты

Фигыль юнәлешләре турында төшенчә бирү

Яңа материалны өйрәнү

59.

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль

2/02

дәреслек, кагыйдәләр һәм күнегүләр җыентыгы

Әңгәмә, катлауландырылган күчереп язу, телдән сөйләү, сүзлек белән эш, сүзлек диктанты

хикәя фигыльләрне билгеле киләчәк заманда кулланырга өйрәтү

Рус теле

Яңа материалны өйрәнү

60.

Диалогик, монологик сөйләмне үстерү

6.02

дәреслек,

Әңгәмә, , телдән сөйләү, сүзлек белән эш, фигыльләрнең киләчәк заман формаларын кулланып диалоглар, хикәя төзеп сөйләү.

Билгеле, билгесез киләчәк заман формаларын дөрес кулланып сөйләм оештыра белү.

Белем күнекмәләрен тикшерү

БСҮ

61

Вакыт үлчәү берәмлекләре

8.02

дәреслек,

Текстны уку, саннарны сүзләр белән язып, вакыт үлчәү берәмлекләре талицасын төзү, эчтәлегендә саннар булган табышмакларны чишү, дәрес темасына караган мәкалләрне уку, мәгнәләрен аңлату

Вакыт берәмлекләрен урынлы кулланырга өйрәтү; гади, кушма, тезмә саннарны вакыт үлчәү берәмлекләре белән кулланырга өйрәтү, сүзлек минимумына кергән саннарны язма сөйләмдә куллануны оештыру, вакытның кадерен белеп, дөрес файдаланырга кирәклекне аңлату

. Рус теле

Яңа материалны өйрәнү

62.

Монологик һәм диалогик сөйләм үстерү

9.02

дәреслек

Әңгәмә, катлауландырылган күчереп язу, телдән сөйләү, сүзлек белән эш, сүзлек диктанты

Укучыларның монологик һәм диалогик сөйләм күнекмәләрен активлаштыру

Белем күнекмәләрне гамәлдә куллану дәресе

БСҮ

63

Тәрҗемә итү күнегүләре

13.02

сүзлекләр

Әңгәмә, тәрҗемә итү, сүзлек белән эш, диалогик һәм монологик сөйләм, ишетеп аңлау, ситуатив күнегүләр

Укучыларның сүзлек байлыгын тикшерү

Белем күнекмәләрне гамәлдә куллану дәресе

64

Коммуникатив күнегүләр эшләү

15.02

дәреслек, кагыйдәләр һәм күнегүләр җыентыгы

Әңгәмә, катлауландырылган күчереп язу, телдән сөйләү, сүзлек белән эш, сүзлек диктанты

Укучыларның грамматика буенча белемнәрен ныгыту

),

Белем күнекмәләрне гамәлдә куллану дәресе

65.

Мөстәкыйль эш

16.02

кагыйдәләр һәм күнегүләр җыентыгы

Өйрәнелгәннрне куллануга күнегүләр эшләү

Укучыларның мөстәкыйль фикер йөртү сәләтләрен тикшерү

Белем күнекмәләрен тикшерү

М.эш

Уйныйбыз да, биибез дә

66.

Кайчан?Кайда? сораулары

20.02

дәреслек,91-92

Әңгәмә, катлауландырылган күчереп язу, телдән сөйләү, сүзлек белән эш, сүзлек диктанты

Кайчан? Кайда? Сорауларын сүзләргә дөрес куярга өйрәнү

Рус теле

Белем күнекмәләрен ныгыту

Яңа тема өйрәнү

67.

Кушма сүзләр

22.02

дәреслек,95-97

Әңгәмә, катлауландырылган күчереп язу, телдән сөйләү, сүзлек белән эш, сүзлек диктанты

Актив сөйләмдәге сүзләрдән кушма сүзләр ясарга өйрәтү; составларына карап, аларның мәгънәсен аңларга күнегү

Яңа материалны өйрәнү

Яңа тема өйрәнү

68.

П-б, к-г тартыкларының чиратлашуы

27.02

дәреслек,97-98

Үрнәк буенча сүзләргә тартым кушымчалары өстәп язу, җөмләләр төзү, тәрҗемә итү эше

П, к тартыкларына тәмамланган исемнәргә тартым кушымчалары сайлау күнекмәләрен ныгыту

Яңа материалны өйрәнү

69.

Бәйлекләр

29.02

дәреслек,99-100

Рәсемнәргә карап, бәйлекләрнең мәгънәсен искә төшерү; сүзлек белән эшләү, бәйлекләр кулланып җөмләләр төзү

бәйлекләрнең мәгънәләрен аңлау һәм аларны үрнәк нигезендә кулланырга өйрәнү

Рус теле

Яңа материалны өйрәнү

70.

Сүзтезмәләр

1.03

Әңгәмә, катлауландырылган күчереп язу, телдән сөйләү, сүзлек белән эш, сүзлек диктанты

Сүзтезмәләр, җөмләләр төзи белү, хикәя, төзү.

Рус теле

Яңа материалны өйрәнү

71.

Сыйфат ясаучы кушымчалар

5.03

дәреслек,102-104

Сүзтезмәләрне русчага тәрҗемә итеп, -гы/-ге, -кы/-ке кушымчалы сүзләрнең мәгънә үзенчәлекләрен билгеләү, үрнәк буенча яңа сүзләр ясау, аларны җөмлә эчендә куллану

Актив сөйләмдәге сүзләрдән яңа сүзләр ясау, аларның мәгънәсен тамыр сүзгә карап билгеләү күнекмәләрен үстерү

Яңа материалны өйрәнү

72.

Контроль эш

7.03

Контроль эшләр җыентыгы

Укучыларның белемнәрен тикшерү

Укучыларның мөсткыйль фикер йөртү сәләтләрен тикшерү

Белем күнекмәләрен тикшерү

К. эш

73.

Хаталарны төзәтү эше

8..03

Җибәрелгән хаталарны булдырмау өстендә эшләү, кагыйдәләрне искә төшерү, ныгыту

Белем күнекмәләрен ныгыту

Һөнәрләр дөньясында

74.

Хәзерге заман хикәя фигыль. Аның ясалышы

12.03

кагыйдәләр һәм күнегүләр җыентыгы

Әңгәмә, катлауландырылган күчереп язу, телдән сөйләү, сүзлек белән эш, сүзлек диктанты

Хәзерге заман хикәя фигыльләрне җөмләдә дөрес куллана белү.

Рус теле

Яңа материалны өйрәнү

Карточкалар белән эш

75.

Тәрҗемә итү күнегүләре

14.03

Дәреслек 110-111

Әңгәмә, тәрҗемә итү, сүзлек белән эш, диалогик һәм монологик сөйләм, ишетеп аңлау, ситуатив күнегүләр

Бәйлекләрне,бәйлек сүзләрне тәрҗемә итү дөрес кулланып диалогик, монологик сөйләм оештыра белү.

Белем күнекмәләрне гамәлдә куллану дәресе

76.

Бәйлек сүзләр

15.03

Дәреслек 1121-122

Тәрҗемә итү, җөмлә төзү күнекмәләре, диалог яки монолог төзү

Бәйлекләрне,бәйлек сүзләрне дөрес кулланып диалогик, монологик сөйләм оештыра белү.

Рус теле

Белем күнекмәләрен ныгыту

77.

Монологик сөйләм. Әкият язу.

19..03

Дәреслек 124-125

Әңгәмә оештыру, әкият язу.

Әкият үрнәкләренә нигезләнеп әкият яза белү.

Белем күнекмәләрен ныгыту

БСҮ

78.

Грамматик күнегүләр эшләү

21.03

кагыйдәләр һәм күнегүләр җыентыгы

Әңгәмә, тәрҗемә итү, сүзлек белән эш, диалогик һәм монологик сөйләм, ишетеп аңлау, ситуатив күнегүләр

Җөмләдә сүзләрне дөрес кулланып диалогик, монологик сөйләм оештыра белү

Белем күнекмәләрне гамәлдә куллану дәресе

79.

Мөстәкыйль эш

22.03

кагыйдәләр һәм күнегүләр җыентыгы

Тәрҗемә итү, җөмлә төзү күнекмәләре, диалог яки монолог төзү

Бирелгән темага күнегүләр эшли белергә.

Белемнәрне тикшерү

Музейлар һәм театрлар

80.

Й-е хәрефләре

2.04

Дәреслек 129-130

тәрҗемә итү, сүзлек белән эш, диалогик һәм монологик сөйләм, ишетеп аңлау, ситуатив күнегүләр, җөмлә төзү күнекмәләре

Й хәрефенә беткән сүзләрне тартым белән төрләндерә белергә.

Яңа лексиканы өйрәнү һәм кулланышка кертү

81.

Сыйфатларның чагыштыру дәрәҗәсе

4.04

Дәреслек 132-133

Тәрҗемә итү, җөмлә төзү күнекмәләре, диалог яки монолог төзү

Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатларны сөйләмдә дөрес куллана белергә

Рус теле

Яңа материалны өйрәнү

82.

Сыйфатларның артыклык дәрәҗәсе

5.04

Дәреслек 136-137

Тәрҗемә итү, җөмлә төзү күнекмәләре, диалог яки монолог төзү

Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларны сөйләмдә дөрес куллана белергә

Рус теле

Яңа материалны өйрәнү

83.

Исем фигыль

9.04

Дәреслек-137-138

тәрҗемә итү, сүзлек белән эш, диалогик һәм монологик сөйләм, ишетеп аңлау, ситуатив күнегүләр, җөмлә төзү күнекмәләре

Исем фигыльләрнең ясалышын белү, аларны сөйләмдә дөрес куллана белергә.

Рус теле

Яңа материалны өйрәнү

84.

Кушма фигыльләр

11.04

кагыйдәләр һәм күнегүләр җыентыгы

тәрҗемә итү, сүзлек белән эш, диалогик һәм монологик сөйләм, ишетеп аңлау, ситуатив күнегүләр, җөмлә төзү күнекмәләре

Кушма фигыльләрне тәрҗемә итү, сөйләмдә дөрес куллана белү.

Рус теле

Яңа материалны өйрәнү

85.

Хәбәрлек сүзләр

12.04

Дәреслек 142-143

Тәрҗемә итү, җөмлә төзү күнекмәләре, диалог яки монолог төзү

Хәбәрлек сүзләрне сөйләмдә дөрес куллана белү

Яңа материалны өйрәнү

86.

Сыйфат һәм сыйфатланмыш

16.04

Дәреслек 143-144

Әңгәмә, тәрҗемә итү, сүзлек белән эш, диалогик һәм монологик сөйләм, ишетеп аңлау, ситуатив күнегүләр

Сыйфатларны урынлы кулланырга өйрәтү

Рус теле

Белем күнекмәләрен формалаштыру

Индивид. бирем

87.

Үткәннәрне кабатлау

18.04

Дәреслек 146-147

Тәрҗемә итү, җөмлә төзү күнекмәләре, диалог яки монолог төзү

Укучыларның белемнәрен ныгыту

Белем күнекмәләрен гомумиләштерү һәм системалаштыру

87.

Мөстәкыйль эш

19.04

кагыйдәләр һәм күнегүләр җыентыгы

Тәрҗемә итү, җөмлә төзү күнекмәләре, диалог яки монолог төзү

Укучыларның белемнәрен тикшерү

Белем күнекмәләрен тикшерү

М эш

Сәяхәт итү

88.

Аша, аркылы бәйлекләре

23.04

Дәреслек 148-151

Тәрҗемә итү, җөмлә төзү күнекмәләре, диалог яки монолог төзү

Бәйлекләрне,бәйлек сүзләрне дөрес кулланып диалогик, монологик сөйләм оештыра белү.

Рус теле

Белем күнекмәләрне гамәлдә куллану дәресе

89.

Тәрҗемә итү күнегүләре

25.04

Дәреслек 152-153

тәрҗемә итү, сүзлек белән эш, диалогик һәм монологик сөйләм, ишетеп аңлау, ситуатив күнегүләр, җөмлә төзү күнекмәләре

Укучыларның сүзлек байлыгын үстерү.

Белем күнекмәләрне гамәлдә куллану дәресе

карточкалар

90.

Җөмләнең баш кисәкләре

26.04

Дәреслек 153-154

Җөмлә кисәкләрен искә төшерү, җөмлә төзү күнекмәләрен ныгыту.

Җөмләнең баш кисәкләрен дөрес билгели белү, тема буенча сөйләм оештыра белү.

Рус теле

Яңа материалны өйрәнү

Индивид. бирем

91.

Җөмләнең иярчен кисәкләре

30.04

Дәреслек 155-156

җөмлә төзү күнекмәләре, җөмләдә сүз тәртибе.

Җөмләнең иярчен кисәкләрен дөрес билгели белү, тема буенча сөйләм оештыра белү.

Рус теле

Яңа материалны өйрәнү

92

Тәрҗемә итү күнегүләре

2.05

Дәреслек 157

тәрҗемә итү, сүзлек белән эш,

Укучыларның сүзлек байлыгын үстерү

Белем күнекмәләрне гамәлдә куллану дәресе

93

Монологик һәм диалогик сөйләм үстерү

3.05

Дәреслек 164-165

Әңгәмә, тәрҗемә итү, сүзлек белән эш, диалогик һәм монологик сөйләм, ишетеп аңлау, ситуатив күнегүләр

Укучыларның монологик һәм диалогик сөйләм күнекмәләрен активлаштыру

Белем күнекмәләрне гамәлдә куллану дәресе

БСҮ

Җәй

94

Җәй темасына караган яңа сүзләр өйрәнү

7.05

Дәреслек 166-167

Җәй темасына караган сүзләрне актив кулланышка кертү, хикәя төзеп сөйләү

Лексик темага караган сүзләрне җөмләдә дөрес куллану, монологик сөйләм оештыру.

Яңа лексиканы өйрәнү һәм кулланышка кертү

95.

Сыйфат дәрәҗәләре.

9.05

Дәреслек 168-169

Сүз төркемнәрен искә төшерү, сыйфатлар, сыйфат дәрәҗәләре, аларның ясалышын кабатлау.

Сыйфат дәрәҗәләрен сөйләмдә дөрес куллану

Рус теле

Яңа материалны өйрәнү

96.

Җөмләнең баш кисәкләре.

10.05

Дәреслек 170-171

Җөмләнең баш кисәкләрен дөрес билгеләүгә күнегүләр эшләү

Җөмләдә җөмлә кисәкләрен дөрес билгели белергә. Җәй темасына текстларның эчтәлеген сөйләү, сорауларга аңлап дөрес җавап бирү.

Рус теле

Яңа материалны өйрәнү

97.

Антоним сүзләр

14.05

Дәреслек 172-173

Капма-каршы мәгънәле сүзләр, антоним фигыльләр, аларны дөрес билгеләү

Фигыльләрнең антонимнарын дөрес билгеләү, аларны кулланып җөмләләр төзи белү.

Рус теле

Яңа материалны өйрәнү

98.

Монологик сөйләмне үстерү

16.05

Дәреслек

Җәй, табигать темасына хикәя төзеп сөйләү, бирелгән текстның эчтәлеген сөйләү.

Бирелгән темага хикәя төзеп сөйли белергә, сораулар ярдәмендә текстның эчтәлеген сөйләү.

Белем күнекмәләрне гамәлдә куллану дәресе

БСҮ

99

Әйтемнәр

17.05

Дәреслек 176-177

Татар халык авыз иҗаты, аның жанрлары. Мәкальләр һәм әйтемнәр.

Әйтемнәрне дөрес тәрҗемә итү, мәгънәләрен аңлап сөйләмдә куллану.

Яңа материалны өйрәнү

100

Фигыль формаларын кабатлау

21.05

кагыйдәләр һәм күнегүләр җыентыгы

Фигыльләрнең заман формаларын аларның ясалышын искә төшерү, төрле заман формаларының ясалышы, кулланышы.

Фигыльләрнең заман формаларын сөйләмдә дөрес куллану

Рус теле

Белем күнекмәләрне гамәлдә куллану дәресе

101

Үткәннәрне кабалау.

23.05

Дәреслек 181-182

Сүз төркемнәрен, җөмләдә сүзләрнең урыны, сүзләрнең бәйләнешен искә төшерү.

Лексик тема буенча сүзләрне дөрес кулланып җөмлә төзү, бирелгән темага хикәя төзи белү.

Белем күнекмәләрен гомумиләштерү һәм системалаштыру

102

Контроль эш.

24.05

Тема буенча өйрәнгән белемнәрне искә төшерү,

Биремнәр эшләү.

Белем күнекмәләрен тикшерү дәресе

103

Хаталарны төзәтү эше.

28.05

Хаталарны барлау, кагыйдәләрен кабатлау, күнегүләр эшләү

Белем күнекмәләрне гамәлдә куллану дәресе

104

Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

30.05

Дәреслек

Өйрәнелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау әңгәмә

Сорауларга җавап, әңгәмә оештыра белүС

Белем күнекмәләрен гомумиләштерү һәм системалаштыру

105

Йомгаклау дәресе.

31.05

Өйрәнелгәннәрне кабатлау, йомгаклау.

Сорауларга җавап, диалогик, монологик сөйләм оештыра белү

Белем күнекмәләрен гомумиләштерү һәм системалаштыру

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]