Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Клара Зиевна.docx
Скачиваний:
1
Добавлен:
18.09.2019
Размер:
26.26 Кб
Скачать

КАЗАН (ИДЕЛ БУЕ) ФЕДЕРАЛЬ УНИВЕРСИТЕТЫ

ФИЛОЛОГИЯ ҺӘМ СӘНГАТЬ ИНСТИТУТЫ

ТАТАР ФИЛОЛОГИЯСЕ БҮЛЕГЕ

Клара Зыя кызы Зиннатуллина фәнни-методик эшчәнлеге

Башкарды: 0708-02 төркем

студенты Шәмсетдинова Г.Х,

Тикшерде: Хөснетдинов Д.Х.

КАЗАН - 2012

К.З.Зиннәтуллинаның тормыш юлы һәм эшчәнлеге.

Клара Зыя кызы Зиннәтуллина — татар филологиясе өлкәсендә күркәм эшләр башкарган, татар теле белеме кафедрасы профессоры, күп еллар татар филологиясе факультеты деканы булып эшләгән галимә.Ул - берничә дистә монография, мәктәпләр, югары уку йортлары өчен дәреслекләр, программалар, йөздән артык фәнни-методик юнәлештәге хезмәтләр авторы.

Зиннәтуллина Клара Зыя кызы 1935 нче елның 2 нче августында Актаныш районының Иске Симестрау авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килә. Инде мәктәп елларыннан ук ул үзенең белемле, тырыш булуы белән сыйныфташлары арасында аерылып тора. Мәктәпне уңышлы тәмамлаганнан сон ул Казан Дәүләт университетының тарих-филология факультетының рус филологиясе бүлегенә укырга керә. 1958 нче елда университетны тәмамлаганнан соң, Перемь шәһәрендә рус теле һәм әдәбияте укытучысы булып эшли.

1962 нче елда Казанга кайта. 1970 нче еллардан аның төп фәнни эшчәнлеге башлана. 1962-1964 нче елларда Казан дәүләт университетында аспирантурада укый. Фәнни җитәкчесе профессор М.З. Зәкиев киңәше белән, татар теле морфологиясенең төп проблемаларының берсе – фигыль юнәлешләрен тикшерүгә керешә.

1965 нче елдан Клара Зыя кызы Казан Дәүләт педагогика институтында белем бирә башлый. 1968 нче елда Зиннәтуллина Клара кандидатлык диссертациясе яклый. Аның әлеге хезмәте уңай бәяләмә ала һәм күренекле тел белгече, профессор Юлдашев А.А. да әлеге хезмәтне хуплый. Бу татар тел белеме өлкәсендә зур ачыш була. Педагогик эшчәнлеге дәверендә татар филологиясе һәм рус филологиясе студентлары өчен югары фәнни-методик дәрәҗәдәге махсус курслар алып бара. 1973 нче елда – доцент, 1995 нче елның гыйнварыннан профессор дәрәҗәсенә ирешә. Клара бар көчен биреп эшли, институт эшендә кайный. Шулай ук конференцияләр оештыру һәм үткәрүне дә бик теләп үз өстенә ала. Студентлар һәм аспирантларның фәнни эшләрен җитәкли.

Клара Зиннәтуллинаның эшчәнлеген берничә юнәлештә карарга була: - -фигыль,

- катлаулы җөмлә синтаксисы,

- татар теле грамматикасы,

- татар һәм рус телләренең чагыштырма грамматикасы.

1968 нче елда, кандидатлык диссертациясен яклаганнан соң, 1969 нчы елда “Хәзерге татар әдәби телендә фигыль юнәлешләре” дип исемләнгән монографиясе дөнья күрә.

1968 елда, Казан дәүләт педагогика институты ректоры, профессор М.З. Зәкиев татар тел белеме кафедрасы мөдире итеп билгеләнгәч, төп игътибар программалар һәм дәреслекләр төзүгә юнәлдерелә. 1972 елда кафедра доцентлары Вәлиуллина З.М., Сәгыйтов М.А. һәм Зиннәтуллина К.З. тарафыннан “ Хәзерге татар әдәби теле морфологиясе” дип аталган хезмәт бастырыла. Әлеге хезмәтнең “Фигыль” бүлеге тулысынча Зиннәтуллина К.З. тарафыннан языла. Шулай итеп кафедра, татар теленең барлык проблемеларын, укыту методикасында килеп туган кыенлыкларны “Учение записки” дигән җыентыкта яктырта. Әлеге җыентыкның фәнни редакторлары булып М.З. Зәкиев һәм К.З. Зиннәтуллина билгеләнә. Әлеге җыентыкларда аның мәкаләләре әледән әле басылып тора. Мәсәлән, “Мәктәптә сүзтөзелешен өйрәтү мәсәләсе” (1971), “Мәктәптә синтаксисны укытуга караган кыенлыклар” (1981) һәм башкалар.

Тел белеме кафедрасы тарафыннан “Татар һәм рус телләренең чагыштырма синтаксисы” дигән хезмәт бастырыла. Әлеге хезмәтнең фәнни редакторы һәм авторларының берсе булып Зиннәтуллина К.З. тора.

1978 нче елда профессор М.З.Зәкиев, доцент К.З.Зиннәтуллина һәм Г.З.Мустейкис тарафыннан “Рус һәм ана телләренең чагыштырма типологиясе” дигән программа бастырыла. Әлеге программа бик киң таралыш ала. Студентлар өчен дә, укытучылар өчен дә зур ярдәмлек була.

Зиннәтуллина К.З. КГПУның татар филологиясе деканы итеп билгеләнә. Яңа укыту стандартлары һәм укытучылар өчен укыту планнары төзү өстендә эшли, дәүләт аттестация комиссиясе члены булып тора.

1986 елда галимә РСФСР мәгарифе отличнигы исеменә лаек булды.

“Мәгариф” журналында басылып килүче мәкаләләрендә ул хәзерге татар әдәби теле синтаксисын укытуга караган тәкъдимнәрен яктырта һәм фәнни эшчәнлеге белән таныштырып бара.

Татар теленең усеше үзгәреше 3 томлык “Татар грамматикасы” җыентыгында ачык күренә. Төзүче авторларның берсе булып Зиннәтуллина К.З. тора. Ул 2 том – “Морфология” томының “Сыйфат”, “Алмашлык”, “Фигыль юнәлешләре”, “Деепричастие”, “Наречие” булекләрен тулысынча үзе яза.

1994 нче елның 2 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты указы белән, әлеге хезмәт авторлары, шул исәптән Зиннәтуллина Клара Зиевна да, фән һәм техника өлкәсендәге Татарстан Республикасы дәүләт премиясенә лаек булалар.

Клара Зиевна мәктәп өчен дәреслекләр һәм программалар төзи. 1991 нче елда ул татар мәктәпләре өчен 5 сыйныф, рус мәктәпләре өчен 9 нчы сыйныфта татар теле дәреслеге, ә 2001 елда татар мәктәпләре өчен 6 нчы сыйныфта татар теле дәреслеге төзи.

Тормыш юлына хронологик таблица:

1935 нче ел 2 нче август – Зиннәтуллина Клара Зыя кызы дөньга килә.

1953 нче ел - Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетының рус филологиясе бүлегенә укырга керә.

1958 нче ел - университетны тәмамлаганнан соң, Перемь шәһәрендә рус теле һәм әдәбияте укытучысы булып эшли.

1962 нче ел – Казанга кайта.

1962-1964 ел – Казан дәүләт университетында аспирантурада укый.

1965 нче ел - Клара Зыя кызы Казан дәүләт педагогика институтында белем бирә башлый. Шушы еллардан башлап аның бөтен гомере Казан дәүләт педагогика институты белән бәйләнгән.

2007 елның 24 июлендә 72 яшендә Клара Зиннәтуллина вафат була.

Гаилә хәле:

Тормыш иптәше – Зиннәтуллин Нәзиф Хәтмулла улы. КХТИ-КГТУ: аспирант, ассистент, педагог, доцент, профессор, гидравлика кафедрасы мөдире (1989-2002 ). 250 дән артык фәнни һәм фәнни-методик хезмәт авторы. 8 изобретений. Алган медальләре:

заслуженный деятель науки и техники РТ,

академик Международной академии холода,

академик Международной академии науки экологии и биологии.

Кызы - Гөлнара, кандидат технических наук, доцент.

Улы – Нияз, кандидат технических наук, доцент.