Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Реферат -Бертуган Бубыйларның тормышы һәм эшчән....doc
Скачиваний:
4
Добавлен:
20.04.2019
Размер:
571.9 Кб
Скачать

3.3. Гобәйдулла Бубый

Гобәйдулла Бубый-Фәйзи (1866—1938) урта белемне Иж-Бубыйда ала. Париж университетының табигать белеме факуль­тетын уңышлы бетереп, мәшһүр галим Паскальнең дөньяга атаклы лабораториясендә практика уза. Төскә-буйга чибәр, күркәм холыклы һәм сәләтле татар егетен Парижда калырга димлиләр. Әмма ул: "Мине газиз Ватаным, сөекле халкым көтә, мин туган илемдә хезмәт итәргә тиеш", — ди.

Иж-Бубыйда, мәдрәсәдә укытучы булып эшли ул, күп дәреслекләр яза. Мәсәлән, аның ике кисәктән гыйбарәт "Кыйраәте фәнния" (физика) китабы 1909 елдан 1917 елга кадәр күп мәртәбәләр басылган һәм мәктәпләрдә Октябрь ре­волюциясеннән соң да киң кулланылышта булган. 1898 -1915 нче елларда Гобәйдулла Бубыйның география дәреслекләре ("Мохтасар җәгърәфия", "Җәгърәфия гомумия") дөнья күрә. Дәреслекләрендә шәкертләргә ул атамаларның ике төрле вари­антын тәкъдим иткән: Мисыр-Египет, Фос-Марокко, Шам-Дамаск, Гыйрак-Месопотамия, Алман-Германия, Идел-Волга һ.б. Әйтергә кирәк, Гобәйдулла татар, рус, төрек, гарәп, фарсы, француз, үзбәк телләрен су кебек эчкән.

1912 елда Иж-Бубый мәдрәсәсе ябылгач, киң илебезнең төрле мәктәпләрендә физика һәм география укыта, берничә ел Уфада гомер кичерә. 1924-1926 елларда Казан шәһәреннән якын гына урында урнашкан авыл хуҗалыгы техникумында директор булып эшли (шушы елларда мәкалә авторларыннан Р. Үтәбәй-Кәриминең әтисе Гобәйдулла Бубыйдан сабак ала, аның якты хатирәсен ул гомере буе изге ядкарь итеп күңелендә саклады). 1927-1930 елларда исә Үзбәкстанның Коканд шәһәрендә мәктәп директоры сыйфатында хезмәт итә. Соңгы елларын Ленинградта яши. Хатыны озак еллар Иж-Бубый мәдрәсәсендә һәм башка мәктәпләрдә татар теле-әдәбияты дәресләрен алып бара. Нәсимә апа Бөек Ватан сугышыннан соң Ленинград каласында вафат була. Уллары - Фидаи (1906— 1932) Ленинград политехник институтында укый. 1924-1925 ел­ларда Берлин шәһәрендә белемен камилләштерә. Бик яшьли, хәтта өйләнмәстән, 1932 елда Коканд шәһәрендә үлә. Зыяи (1908-1941) - төсле металлар буенча инженер, Ленинград поли­техник институтын тәмамлый. Бөек Ватан сугышының тәүге көннәрендә үк, Балтик буе фронтында, батырларча һәлак була.

  1. Бертуган Бубыйларның эшчәнлеге

4.1. Бубый мәдрәсәсе

Татар халкы тарихы күренекле шәхесләргә, әдипләргә һәм галимнәргә гаҗәеп бай. Милли-мәдәни күгебездә Г.Курсавый, Ш.Мәрҗани, Х.Фәезханов, К.Насыйри, Р.Фәхретдин, Ф.Кәримиләр кебек йолдызлар арасында бертуган Габдулла, Гобәйдулла һәм Мөхлисә Бубыйларның да исемнәре балкый. Бубыйларның мәртәбәле эшчәнлекләре Иж-Бубый мәдрәсәсе белән тыгыз бәйләнгән.

Татар уку йортларыннан Казанда "Мөхәммәдия", Оренбургта "Хөсәения", Уфада "Галия", Иж-Бубый мәдрәсәләре XX гасыр башында укыту-тәрбия һәм эчке тәртипләре белән алдынгы­лыкка ирешеп, бөтен Русиядә дан-шөһрәт казанганнар.

Татар мәдрәсәләренең роле фәндә бүгенге көнгәчә төрле яклап өйрәнелеп, тиешенчә бәяләнеп бетмәгән дисәк тә, ял­гыш булмас. Мәдрәсәләр тарихы уку-язуга, гыйлемгә өйрәтү, тәрбия бирү, милли һәм дини хисләр тәрбияләү, авыр елларда да халкыбызның милләт буларак сакланып калуы һ.б. хосуси­ятләрне уз эченә алган иксез-чиксез дәрья ул.

Татар мәдрәсәләренең хәле матди һәм мәгънәви җәһәттән тулаем җитәкче-хуҗаларының эш-гамәлләреннән аерылгысыз булганга, аларның белем, тырышлык һәм фидакярлекләре ни­кадәр камил булса, мәдрәсә дә шул нисбәттә камил булып, чын гыйлем учагына әверелгән.

Иж-Бубый мәдрәсәсенең тарихы шактый зур һәм бай. Ул элекке Вятка губернасы Сарапул өязе Әгерҗе волостеның Иж-Бубый авылында 1781 елда оештырыла. XIX йөз дә бу мәдрәсә уку-укыту системасы белән үз чордаш­ларыннан бер ягы белән дә аерылып тормаган. Үзгәрешләр бары тик 1895 елда, җитәкчелек яңа гына укып кайткан Гобәйдулла һәм Габ­дулла Бубыйлар кулына күчкәч башлана. Уку-укыту системасына яңалык кертү дәвамлы бу­лып, 10 елга кадәр сузыла. 1907 елда хатын-кызлар өчен 6 еллык мәктәп ачыла Моңа бер­туган Бубыйларның берсе - Мөхлисә Бубый күп көч куя. Яңа ачылган мәдрәсә мөселман хатын-кызлары өчен беренче уку йортларының берсе була.

Россиянең төрле почмакларыннан мәдрәсәгә укырга яшьләр килә. 1908-1911 елларда биредә һәр елны 500 шәкерт белем ала.Татарлар гына түгел, кыргыз, казакъ, башкорт һ.б. халыкларның белем алуы да мәгълүм. 1907 елдан башлап, мәдрәсәдә аерым фәннәр буларак гарәп, фарсы, төрек, рус, француз телләре, тарих, политэкономия, арифметика, геометрия, физика, астрономия, география, ботаника, медицина, психология, педагогика алдынгы рус һәм Европа уку йортлары дәрәҗәсендә укытыла. Фәлсәфә, логика, әхлак, Коръән, хәдис, ислам тарихы өйрәтелә. Укыту расписание буенча алып барыла, дәресләр үткәрү өчен бүлмәләр җиһазландырыла; уку елы ахырында имтиханнар уздырыла. Мәдрәсәдә һәр атнада әдәби, фәнни кичәләр уздырыла. Мәдрәсәнең бай китапханәсе, махсус җиһазландырылган спорт мәйданчыгы була. Мәдрәсәне тәмамлап чыгучылар тирән фикерле, белемле, киң мәгълүматлы шәхесләр булып формалаша.

XX йөз башында Иж-Бубый авылы мәдрәсәсе чын-чынлап мәгърифәт учагына әверелә. Ләкин 1911 елның 30 гыйнварына каршы   төндә   жандармнарның   атлы   отряды мәдрәсәдә тентү ясап, туздырып, булган китап­ларны җыеп алып китеп, укытучыларын Сара­пул төрмәсенә озата. Хатын-кызлар мәктәбе дә ябыла. Мәдрәсәне яңадан аякка бастырырга тырышуның нәтиҗәсе булмый. Бертуган Бу-быйлар җир шарының төрле тарафына юл алып, үз эшчәнлекләрен дәвам иттерергә мәҗбүр булалар.

Патша хөкүмәте тарафыннан туздырылуына озакламый бер гасыр булуга карамастан, Бубый мәдрәсәсе белән бәйләнешле документлар табы­ла тора. Менә шундыйларның берсе - Казан шәһәрендә яшәүче Мөхәммәтҗанова Зөбәрҗәт ханымда сакланган дәрес җәдвәлләре.

Алтынчы гарбиянең дәрес тәртибе

* Алар хәзерге көндә ТР Милли китапханәсе сирәк китаплар һәм кулъязмалар булегендә саклана

 

Шимбә

Ысулы фикъһ

Әхлак

Җәбер

буш

Тарихе табигый

Якшәмбе

Җәгърафия

Гакаид

Рәсем

Фикъһ

буш

Дүшәмбе

Җәгърафия

Ысул

Лисане гарәб

буш

буш

Сишәмбе

Имляи гарәби

Гакаид

Фикъһ

һәндәсә

Тарихе гомуми

Чәршәмбе

Французча

Хәватир

Жәбер

Фикъһ

буш

Пәнҗешәмбе

Мантыйк

Хәватир

Тарихе гомуми

һәндәсә

Лисане гарәб

Җомга

Тәгътыйль

Җиденче сыйныфның дәрес тәртибе. Сәнә 1910.

Шимбә

Ысул

Хикмәт

Хәдис

буш

Әдәбияте төркия

Якшәмбе

Тәфсир

Кимия

Французча

Фикъһ

Педагогика

Дүшәмбе

Тәфсир

Хикмәт

Тарихе гомуми

һәйәт

Лисане гарәб

Сишәмбе

Мөсәлласат

Тәфсир

буш

Хәдис

Лисане гарәб

Чәршәмбе

Һәйәт

Сәрвәт

Нәбатат

Лисане гарәб

Рәсем

Пәнҗешәмбе

Әдәбияте төркия

Тарихе

гомуми

Кимия

буш

Педагогика

Уку программасыннан күренгәнчә, дәресләрнең күбесе дөньяви эчтәлекле. Дини уку йорты булып саналган Бубый мәдрәсәсе асылда (хөкүмәт тарафыннан татарларга дөньяви эчтәлекле уку йорты тоту тыел­ган булса да) дөньяви мәктәп-гимназия югарылыгына күтәрелә. Дәрес про­граммасының дини һәм дөньяви фәннәрне берләштерүе, анда укыган шәкертләрнең фикри үсеш дәрәҗәсенең югары һәм төрле яктан хәбәрдар булуын тәэмин иткән.

Йомгак

Җәдитчелек, соңрак Совет системасы өчен йөзләгән укытучыларны әзерләүдә Бубыйлар нәселенең эше бәяләп бетергесез. Алар үрнәгендә татар укытучылары мөселман мәктәбе реформасын тормышка ашырды. Бубыйлар нәселе тормышларын халкыбызны мәгърифәт-ле итүгә багышлады. Мәгъ­рифәт идеалларына тугрылык татар мәктәбенең киләчәген хәл итәчәген алар аңлаган, шуңа күрә киң белемгә ирешкәннәр. Әгәр XIX гасыр азагы – XX гасыр башындагы иске мәдрәсәләр үзгәреш кичермәсә, хәлебез бик авыр булыр иде. Нәкъ шул чорда иске мәдрәсә имам, ишаннары җәдитчеләребезне патша хөкеменә тапшырып, төр­мәләрдә череткән, үз ил-җирләреннән качып китәргә мәҗбүр иткән. Алар һәрвакыт үз Ватанының һәм хал­кының тугрылыклы уллары һәм кызлары, халкыбызның мөкатдәс мәгарифе, фәне, рухи мәдәниятен гәүдәләндерүче шәхесләр булдылар. Алар мисалында килер буыннар бер нәрсәне сабак итеп алырга тиеш — беркайда да, беркайчан да, — авыр, гадәттән кыен, әмма ләззәтле хезмәттән гайре дан-шөһрәт тә, гомумән, бернәрсә дә бирелмәгән, бирелми һәм бирелмәячәк.

Кулланылган әдәбият

  1. Бертуган Бубыйлар һәм Иж-Бубый мәдрәсәсе: Тарихи-документаль җыентык.-Казан: Рухият, 1999. – 240 б.

  2. Просветительская деятельность Нигматуллиных-Буби. – Казань: Печатный Двор, 2004. – 220 с.

  3. «Татарстан хәбәрләре», 1922, № 42.

  4. «Сөембикә» , №12, декабрь, 2009.

Интернеттан алынган мәгълүмат