Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Реферат -Бертуган Бубыйларның тормышы һәм эшчән....doc
Скачиваний:
5
Добавлен:
20.04.2019
Размер:
571.9 Кб
Скачать

КАЗАН (ИДЕЛ БУЕ) ФЕДЕРАЛЬ УНИВЕРСИТЕТЫ

ФИЛОЛОГИЯ ҺӘМ СӘНГАТЬ ИНСТИТУТЫ

ТАТАР ФИЛОЛОГИЯСЕ БҮЛЕГЕ

Реферат

Бертуган Бубыйларның тормышы һәм эшчәнлеге

Эшне башкарды:

Әхмәтҗанова Диләнур

1103нче төркем, 2нче курс студенты

Эшне тикшерде:

Миңнуллин Җ.С.

Казан, 2011

Эчтәлек

  1. Эчтәлек.........................................................................................................2

  2. Кереш............................................................................................................3

  3. Бертуган Бубыйларның тормышы

3.1. Мөхлисә Бубый.....................................................................................4

3.2. Габдулла Бубый..................................................................................14

3.3. Гобәйдулла Бубый..............................................................................21

  1. Бертуган Бубыйларның эшчәнлеге

4.1. Бубый мәдрәсәсе.................................................................................23

  1. Йомгак.........................................................................................................26

  2. Кулланылган әдәбият................................................................................27

Кереш

XX йөз башында татар халкы тарихыңда зур үзгәрешләр, тәрәккый белән бергә империячел хөкүмәт тарафыннан кысу, эзәрлекләү ысулларының яңа төрләре табылып тора. Сүз, матбугат иреге алу белән бергә, панисламизм һәм пантюркизм исеме астында, бөтен Русия буйлап җәелдерелгән татар халкының укымышлыларына каршы көрәш башлана. Бу көрәш татар зыялыларын гына түгел, ә җәмгыятьнең барлык катлауларын үз эченә ала, чөнки алга сөрелгән сәясәт мәгариф өлкәсендә тамыр җәеп килгән яңача уку-укыту ысулына һәм шушы ысул белән гамәл кылучы мәктәп-мәдрәсәләргә каршы чыга. Башка уку йортлары булмаганлыктан, мәктәп-мәдрәсәләр гыйлем алу өчен бердәнбер чара булган.

Җәмгыять икегә бүленә: кадимчеләргә – иске тәртип яклылар һәм җәдидчеләргә – яңалыкны алга сөрүчеләр. Ике төркем арасында барган көрәштә хакимият искелекне яклаучыларны үз ягына аударып, алар кулы белән дәүләт сәясәтен тормышка ашыра. Кадимчеләр тарафыннан язылган шикаятьләр нәтиҗәсендә күп кенә мәктәп-мәдрәсәләр туздырылып, мөгаллимнәре төрмәләргә ябыла. Моңа мисал итеп XX йөз башында бөтен Русиядә шөһрәте таралган Бубыйлар эшен китерергә мөмкин.

3. Бертуган Бубыйларның тормышы

3.1. Мөхлисә Бубый

ХХ гасыр башында татар әдәбиятының титаны Фатыйх Мөхәммәдзариф улы Әмирхан "Икенче адым" дигән мәкалә язып чыга. Татар халкының тәрәккыят юлында беренче адымы дип җәдит мәкәлләрен атап, ул: "Әле берничә ел гына элек татар хатын-кызлары өчен урта мәктәпләр матур, әмма ерак хыял гына иде... шау-шулы җыелышларда гади халык кына түгел, хәтта аксөякләр вәкилләре арасында да татар хатын-кызлары өчен милли мәктәпләр ачуга каршы чыгарга тартын­маганнар иде. Әмма вакыт һәм милләт аңы ул караңгы еллар­ны артта калдырды", - дип язды.

Бу матур, әмма ерак хыялны чынга ашыру өчен, "милләт аңы"ннан тыш, тагын нинди киртәләрне җимерергә кирәк бул­ды соң?

Мәгълүм ки, татарларда халык мәгарифен үстерү мәсьәләсе 1905 нче елгы революция чорында ук кискен куела. Укытучы­лар әзерләү кирәклеге мәсьәләсе дә шул вакытта ук күтәрелә. Бигрәк тә хатын-кызларны укыту, алар арасыннан укытучы-мөгаллимәләр әзерләү өлкәсендә ул җитди төс ала.

Патша хөкүмәте мөселман хатын-кызларына белем бирү ту­рында кайгыртмаган. Шуңа күрә хатын-кызлар өчен беренче уку йортлары бары тик аерым кешеләр тарафыннан гына ачылган. Русларда мондый уку йортлары XIX гасырның икенче яртысында, татарларда исә хатын-кызлар мәктәпләре илле ел соңрак, ягъни XX гасыр башларында барлыкка килә. Татар ха­тын-кызлары өчен мәктәпләрнең иң беренчесе — элеккеге Вят­ка губернасы Иж-Бубый авылында Мөхлисә Бубый тарафын­нан ачыла. Дөрес, бу рәсми дәүләт рөхсәте белән ачылган мәктәп бушаганлыктан, Мөхлисә ханымга, максатына ирешү өчен, бик күп каршылыкларны җимерергә туры килә. Ул ­заманында зур гыйлемле, алдынгы карашлы, батыр йөрәкле һәм тәвәккәл татар галимә-хатыннарының берсе булып, аеруча мәшһүр Бубый хатын-кызлар мәдрәсәсенең мөдире һәм мөгаллимәсе буларак, Русиядә яшәүче төрки халыклары ара­сында дан казанды.

Мөхлисә абыстай 1869 елда Вятка губернасы, Сарапул өязе, Әгерҗе волостендагы Иж-Бубый авылында хәлле крестьян га­иләсендә дөньяга килә. Әтисе Габделгалләм (вафаты 1909 елда), әнисе Бәдрелбанат (1919 елда үлә) Нигъматуллалар, заманасы­ның укый-яза белә торган кешеләрннән булып, татар теленнән тыш гарәп, фарсы вә төрек телләрен яхшы белгәннәр: газиз балалары Мөхлисә, Габдулла, Гобәйдуллаларга дөньяви фәннәрдән һәм төрле телләрдән нигезле гыйлем-мәгълүмат биргәннәр.

Көтеп алган бердәнбер кызларына Нигъмәтуллиннар Мөхлисә дип исем кушалар. «Мөхлисанә» — чын (саф) күңел белән бирелеп, ихлас­тан эшләүче дигән мәгънә аңла­тучы рәвеш, гарәп-фарсы сүзе. Шул сүздән ясалган исем аның холкына, килеш-килбәтенә аеруча ятышып, килешеп торачак, һәр эшен ихластан, чын күңелдән башкара торган саф күңелле, күз өстен­дәге каш кебек, әти-әнисенең бердәнбере — бик кадер­ле кыз булып үсә ул. Габделгалләм хәзрәт һәм Бәдрелбәнат абыстайның алты баласы дөньяга килә, әмма туган бере, сабый килеш җир куенына кереп ята тора. Исән калган өчесен — Гобәйдулла, Мөхлисә, Габдулланы заманына күрә алдынгы фикерле, таләп­чән әти-әнисе җил-яңгыр тидермичә, яшьтән үк яхшы тәрбия, белем биреп, зур өметләр баглап, сөеп-яратып үстерәләр. Үзе дә галимә, мәгърифәтле имам вә мөдәррис гаиләсендә тәрбия алган, гарәпчә-фарсычадан яхшы ук хәбәрдар Бәдрелбәнат абыстай мәхәллә халкының кыз балаларын җыеп, өендә дин дәресләре бирә. Һәрдаим әнисенең күз алдында, иртәдән кичкә кадәр сабак укучы кызлар арасында кайнашканга, үтә зиһенле Мөхлисә өч-дүрт яшеннән хәреф таный, укырга-язарга өйрәнә. Ә Коръән аятьләрен ятлап, мәкам белән көйләп укый башлавы гаилә шатлыгына әйләнә. Гыйлем диңгезендә йөзүне максат иткән Габдулла абыйсы исә сеңлесенең дөньяви фәннәргә дә күзен ачарга булыша. Ләкин, тормыш диңгезендә һич көтмәгәндә әллә нинди хәтәр давыл чыгып, адәм баласын аяктан егар­га мөмкин. Күрәсең, аны да һәр борылышта сынау, упкын сагалап тора. Югыйсә, бәхет өчен генә яратыл­ган, тал чыбыктай зифа буйлы, зирәк, акыллы сылу­ны, 1887 елда — унсигез яше тулар-тулмаста, шәри­гатьчә диеп, димләп, күрмәгән-белмәгән берәүгә — Минзәлә өязендәге Әхмәдҗан углы Җәләлетдин муллага кияүгә бирмәсләр иде. Янәсе көндәшсез йортка, исемле-җитеш тормышка килен булып төшә! Ә тол ирнең яшь кәләштән күпкә өлкән, инде ике хатынын җирләп өлгергән кара фикерле, бозык холык­лы карт икәнлеге соңрак — никахтан соң мәгълүм була. Мулла-мунтагайның күбесенә хас сыйфат — үз мәнфәгатен, корсак кайгысын кайгыртудан ары китә алмый торган иргә ничек мәхәббәт хисе уянсын?! Әтисе белән әнисе сыман дус-тату гаилә корып, бер­гәләп балалар укытып, киңәш-табыш итеп яшәүне күз алдында тоткан Мөхлисә, өметләре җилгә очуын аңлап ачыргалана. Ир аны аңларга теләми, мәхәллә халкын укытуны зарур эшкә санамый. Мөхлисә чын ихластан, күңел биреп сабыйларга сабак укытыр иде, ире моңа да рөхсәт бирми. Хәтта хатынның кулына китап алып утыруын да яратмый. Хатын урыны — казан артында, янәсе! Мөхлисәнең җиде ел гомере хәсрәт-кайгыда уза, «шәригать, шәригать» дип авыз суын корыта торган ирнең явыз, ике йөзле, тискәре адәм булуына инангач, яшәү дәрте сүрелә. Берәү үлми, берәү көн күрми, дигән сүз бар бит халыкта. Ары табан ничек яшәргә белми бәргәләнгәндә яшь кенә асрауның бәби тапканда вафат булуын белә. Мөхлисә, иренең каршы килүенә карамый, ятимә кыз­чыкны үз канаты астына ала. Ниһаять, ул үзен кирәк­ле кеше итеп тоя. Гүя, сихер аркасында йокыга талган ана хисләре уяна. Асрамага алган кызы Наҗиягә яшь тулганда, таш булып каткан күңеле җылыныпмы, саваплы гамәлләрен күреп, язмышы аңа мәрхәмәтле йөзен борамы — ул бәбигә уза. Ана булу бәхетен татый, үз кызы — Мөнҗиясе якты дөньяга аваз сала. Кыз-хатынның хокуксызлыгы белән бәлки ул да тора-бара килешер иде, бәхеткә, абыйсы белән энесе бәби күрергә Минзәләгә килеп төшә. Мәккә, Мәдинәгә барып, хаҗ кылган, укымышлы Нигъмәтуллиннарны кыз туганнары дучар булган бәхетсез язмыш тетрәтә. Җәлалетдин мулла белән ипле генә сөйләшеп, аңлашырга тырышып карыйлар. Әңгәмә, үгет алар көткән нәтиҗәне бирми: берни үзгәрмәячәк. Һәм иң яманы, бу сөмсез эчкече бәндә үз теләге белән беркайчан да «Талак!» әйтеп, Мөхлисәне аерырга риза булмаячак. Тәвәккәл ир-егетләр киңәшләшәләр дә уртак фикергә киләләр, яхшылык белән хәл итеп булмастай мәсьәләне чишү юлы бер генә: кызларны урларга! Ялына-ялвара тор­гач, Мөхлисә күреп тә туялмаган туганнарын борыл­мага кадәр генә озата барырга рөхсәт ала. Мөнҗиясен һәм асрамага алган Наҗиясен төреп чанага салалар, туганнар утырган атлы чана кар бураны туздырып кузгалып китә, әмма борылманы узгач та, хәтта авыл­ны чыккач та, дулап чапкан атны туктатмыйлар. «Атлары дулады, берничек тыя алмадылар!» — дип кайтып сөйли яшь абыстайга күз-колак булып, озата баручы ялчы. Ихтимал, күпмедер ришвәт тә учын җылыткандыр, ансыз гына «эш пешмәс» иде, ә бәлки яшь абыстайның нинди авыр хәлдә яшәвен белеп, хәтта хезмәтчеләрнең дә аны кызганулары хак булган­дыр, вакыйга шулай «йомыла». Хәер, томан белән өртелгән шул фаразның ике як өчен дә файдалы булуы да бәхәссез ич. Һәм иң кызыгы, әллә үзенең гөнаһ-гаепләрен белгәнгә, бәлки замана муллалары­ның шәригать кануннарына сыйдырып, өч-дүрт хатын белән яшәве мәслихәт саналганга, кияү-карт бикәчне эзәрлекләп, кире кайтарырга теләп, хокук даулап йөрми. Әмма ләкин Мөхлисә аерылышырга рөхсәт тә ала алмый. Фәкать 1917 елда — утыз елдан соң казый Ризаэтдин Фәхретдинов бу никахны юкка чыгара торган махсус фәтва белән мәсьәләгә нокта куюга ирешә. «Бубый университеты профессорлары» дип тарихта ат алган, мәгърифәт күгендә якты эз калдырган гый­лем затлар — Бубыйлар кыз туганнарына аеруча хөр­мәтле, ихтирамлы булалар: «безнең мулла-абыстай» атамасы иң әүвәл алар авызыннан яңгырый, соңрак бу гаҗәеп шәхесне тасвирлаучы исем-шәрифкә әйләнә. «Татар дөньясын каплап алган калын караңгылык эчендә беренче шәмне күтәреп чыккан Бубыйлар...»

Бертуган Нигъмәтуллиннар хезмәтенә тарих шулай бәя бирәчәк. Вятка губернасы Сарапул өязендәге (хәзерге Әгерҗе районы) Бубый мәдрәсәсе — аларның нәсел мирасы. Гобәйдулла, Габдулла, Мөхлисә тырышлыгы-көче белән бу уку йорты Россия мөселман­нарының гыйлем мәркәзенә әверелә. Бубый мәктәбе­нең шөһрәте зур булганга хәтта Кыргызстан, Казахстан, Төркестаннан, Мәскәү, Казан, Уфа, Сембер, Әстерхан, Петропавел, Ташкент, Сәмәрканд, Семипалат — һәр тарафтан шәкертләр агыла. Биредә дин гыйлеме белән беррәттән, дөньяви фәннәр —арифметика, география, тарих, табигать белеме, рәсем, матур язу, шәрык телләре, рус теле, әхлак, хисап һәм башка фәннәр укытыла. Бубыйлар 1907 елда Сарапул өяз земствосыннан укытучы-мөгаллимнәр һәм укытучы-мөгаллимәләр укытып, имтихан кылып, танык­лык биреп чыгару хокукы өчен рөхсәт алалар. Мөхлисә Бубый җитәкләгән хатын-кызлар мәдрәсәсе (женское мусульманское училище) укытучы-мөгаллимәләргә бирә торган таныклык Россиянең бөтен административ органнары тарафыннан танылган рәсми документ була. «Түнтәр Ишминең сүзе буенча кызларны укыту хәрам диеп йөргән тирә-як муллала­ры да үз кызларын безнең мәктәпкә тутыра башладылар, — дип яза Габдулла Бубый «Бубый мәдрәсәсенең кыска тарихы» дигән кулъязма хезмә­тендә. — Әгәр кадимчеләрнең «иске мәдрәсә шәкертлә­ре динле-диянәтле иде, ысулы җәдид шәкертләре бозылды, дин-тәүфыйк бетте» дип алдаулары булмаса, мин бу серләрне ачмас та идем... Россиядә иң элек ачылган, иң элек мөгаллимәләр чыгара башлаган кызлар мәктәбендә тәмам җаннары, тәннәре белән эшләүчеләр, һәрбер рәхәтләрен шушы мәктәпнең алга китеше өчен фида кылучылар, безнең ата-анабыз, туганыбыз Мөхлисә Бубый, абзыйның җәмәгате Нәсимә вә минем җәмәгатем Хөснефатыйма булды. Болар өчесе дә кич буенча бездән укый, көн буенча мәктәптә укытырлар, вә күрмәгән кеше һич ышанмас­лык мәшәкатьләр чигәрләр иде. Россия хатын-кызла­рын гыйлем вә мәгариф юлына кертү өчен иң начар сүзләр ишетә-ишетә, бер тиен айлыксыз, фәкать мил­ләт өчен диеп, бик зур адәмнәр кыла торган хезмәт вә тырышлыкны куйдылар. Әнкәй үзе бик карчык вә бик тәкъва булып кара халык тарафыннан гына түгел, бәлки тирә-яктагы бар муллалар тарафыннан да изге саналганлыктан, без аның яклавыннан бик зур файда күрдек. Каршылык кылучан күп кешене «әнкәй бар эшебезнең өстендә бит, әгәр шәригать буенча дөрес булмаса, ул ирек бирмәс иде», диеп туктата идек. Менә шул сәбәпле кызлар мәктәбенә русча укытуны кертүебез өчен тавышланган кеше бик үк сизелмәде». Ләкин яңалык булган җирдә каршылык булмый кал­мый. Күп фәннәр, телләр укытып, белем, хөр тәрбия бирергә омтылган Бубыйлар өстеннән дә әләк ява. Хәер, моның сәбәпләре Ишми ишаннарның ризасызлыгында гынамы икән?! 1910 елның гыйнварында Петербургта «Идел буе краенда мөселман абруй-йогынтысына каршы көрәш буенча махсус киңәшмә» үткәрелә. Татарларның һәр­кайда мәгарифкә, милли үзаңны күтәрүгә йөз тотуы, имештер, «рус дәүләтенең нигезен какшату белән яный». Бубыйлар алга сөргән милли яңарыш каты тәнкыйть уты астына алына. 1911 елның 30 гыйнва­рында Бубыйлар өстеннән дәһшәтле кара дулкын уза. Йөзләп атлы белән ротмистр, жандармнар төнлә мәдрәсәгә бәреп керә. Тентү, сорау алулар, китаплар­ны яндыру өч көн дәвам итә. Яндырылган китаплар­дан авыл урамындагы кар кап-кара корым белән каплана. Агалы-знеле Гобәйдулла белән Габдулла җәнаплары Сарапул төрмәсенә ябыла, эшләре 22 айга сузыла. Бүгенге күзлектән караганда, аларга «пүчтәк» гаепләр тагыла: стенадагы падишаһ сурәтен (күзләре каләм белән тишелгән) шәкертләрдән мәсхәрәләткән өчен; Төркия флотына иганә җыйдырган һәм мәчеттә җомга намазыннан соң патшага исәнлек теләп дога кылмаган өчен. Халыкның күтәрелешеннән өркеп, хөкем ябык ишек артында үтә, әмма бу вакыйга бөтен татар дөньясын тетрәтә. «Кызлар мәктәбен дә сүз белән куркытып яптырмакчы булганнар. Кыз кардәшебез Мөхлисә Бубый белән безнең җәмәгатьләребез бу хакта киңәшер өчен төрмәгә килделәр. «Ни эшләй­без? Кызлар мәктәбен дәвам кылдырсак, безне дә ябарлар дип куркыталар». «Яман исем белән мәктәп ябудан, яхшы исем белән төрмәгә ябылу артыграк!» Җавап катгый һәм кыю. 300 дән артык мөгаллимә әзерләп чыгарган мәктәп шул җәйдә дә өч айлык курсларга 60 кыз җыя. Ниһаять, залим хөкүмәтнең золымы — Вятка директо­ры әмере белән 1912 елның 18 гыйнварында кызлар мәктәбе дә мәртәбәле ябылу белән ябыла. Мөхлисә кызы Мөнҗия белән көз көне Троицки шәһәренә килә, атаклы фабрикант Яушевларның приказчигы, зыялы Габдрахман Әхмәрев (Үзбәкстанның халык рәссамы Чыңгыз Әхмәревнең атасы) тарафыннан ачылган кызлар мәктәбендә мөдир һәм мөгаллимә вазифаларын үти. Бубыйдагы кебек, мөгаллимә кызлар укытып чыгара торган мәдрәсәгә нигез сала. Кызы Мөнҗия дә вафатына кадәр (ул дару дип белеп, ялгыш серкә эчеп яшьләй үлә) шунда укыта. Ә Наҗия Кыям Бигашев дигән кешегә кияүгә чыга, укытучылыкны ташламый. Мөхлисә ханымның үзенә дә, якыннарына карата да гаять таләпчән, әмма гадел, туры сүзле, кешелекле булуы хакында ул сөй­ләгән истәлекләр Иж-Бубый мәктәбе музеенда шактый иде. «Гыйлем алсак кына таң яктысына тиң без!» Шушы шигарь-чакыру милләткә хезмәт итәрлек яхшы балалар тәрбияләү нияте Мөхлисәгә көч, дәрт биргән­дер. «Иж-Бубый үзе тарих ул!» дип кабатларга яраткан, музейга нигез салган Рәмзия Хәлиуллина Уфада алдырылган бер фотосурәт күрсәткән иде. Егерме җиде ир-ат арасында Мөхлисә Габделгалләм кызы — берүзе, сөйкемле, ягымлы йөзле тыйнак ханым, читтәрәк, үз дәрәҗәсен белеп, якты нур сирпеп утыра.

«Пәйгам­бәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең вафатыннан соң егерме биш ел үткәч язылган, Уфадагы Диния нәзарә­те архивында саклана торган беренче Коръән-Кәримне Ташкентка озату уңаеннан галим-голәмә җыелган тантаналы кичәдә алдырылган тарихи сурәт бу, — дигән иде ул. — Урта Азиядәге Госман Коръәне унси­гезенче гасырда — Ташкентта, аннан соң — Петербург китапханәсендә, ә 1923 елдан Уфада саклана». 1917 ел дан-шөһрәте бөтен илгә таралган Мөхлисә Бубыйның язмышында кискен борылыш елы була. Мәскәүдә Бөтенроссия мөселманнарының беренче съезды үтә, беренче тапкыр альтернатив юл белән мөфти һәм Үзәк Диния нәзарәтенә алты әгъза — казый сайлыйлар. 10 майда 38 кандидат арасында беренче мәртәбә өч хатын-кыз — Фәхрелбәнат Акчурина, Мөхлисә Бубый, Мәрьям Паташова казый вазифасына тәкъдим ителә. Съездда үзе катнашмаса да, 47 яшьлек Мөхлисә Бубыйны яклап 307 делегат тавыш бирә, кар­шылар — 280. Ягъкуб Хәлили «Сөембикә» журналын­да: «Ислам дөньясында мондый хәлнең булганы юк иде әле. Ислам дәүләте исәпләнгән Төркиядә дә ха­тын-кыз казый күренгәне юк. Бу хатын-кызның изелүенә нокта куелуга, ирләр белән аларның тигезле­генә дәлил», — дип яза. Гарәпчә-татарча сүзлектә хөкем итүче, судья мәгънәсенә ия сүз «казый» дип бирелгән. Хәтта атаклы дин галиме Равил Үтәбай да Мөхлисә Бубыйны бердәнбер казыя дип атый. Бердәнбер булуы хак, әмма казыя бөтенләй башка мәгънә — мәсьәлә, теорема, тезис, хәбәр, җөмлә дигән­не аңлата. Шуңа күрә аны беренче һәм соңгы — бер­дәнбер казый дип атау дөресрәктер дип уйлыйм. Мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәте урнашкан Уфа каласына 15 июньдә килеп төшә Мөхлисә, җиң сызганып эшкә дә тотына. Мөселман дөньясында билгеле, олуг галим, башта казый вазифасын башкар­ган, аннан соң мөфти булып сайланган Ризаэтдин Фәхретдиновның уң кулына, ышанычлы ярдәмчесенә әверелә. Остазы җитәкчелегендә хатын-кызлар ара­сында аңлату, оештыру эшләре алып бара, халыкка тәрбия, гыйлем бирү өчен саф күңеле белән, чын йөрәктән тырышып йөри. Гаиләнең иҗтимагый әһәми­ятен күтәрү, ике, өч хатынлыкка каршы көрәш җәел­дерүдә Мөхлисә абыстайның өлеше зур. Егерме ел буе Диния нәзарәтендә хезмәт итә. Намуслы, гадел казый­ның хатын-кызларга авыр хәлләрдән чыгарга булы­шуы хакында риваять итеп сөйлиләр. Йөзләрчә чак­рым юл үтеп, гадел хөкем чыгарасына инанып, ярдәм сорап аңа килүчеләр бихисап була. «Ислам мәҗәлләсе» журналында эчтәлекле мәкаләләр бастыра. Гаиләдә туган телне саклау зарурлыгы хакындагы мәкаләләре әле дә актуаль. Күренекле, бөтен мөселман дөньясында абруй казанган Мөхлисә ханым өстендә кара болытлар бер куера, бер тарала. Атаклы Бубый мәдрәсәсе туздырылган чакта патша хөкүмәте әле хатын-кызны айый, аны кулга алмыйлар. Дөрес, өйләрендә тентү үткәр­гәндә полицмейстер гаять тупас сөйләшә, хурлый. «Сез мине генә түгел, бөтен хатын-кызларны мыскыл итәсез, шәригать кануннары кешегә кул күтәрүне якламаса да, мине якларлык туганнарым сөргендә булганга күрә, миңа үземне-үзем якларга туры ки­лә», — дип, моның яңагына чаба. Бәлки бу уйдырма­дыр, әмма халык күзендә Бубыйларның гаделлек сакчысы, бөтен кешегә үрнәк булуы хак. НКВД органнары белән ул беренче мәртәбә 1930 елда очраша. 21 сентябрьдә өендә тентү үткәр­гәндә, Мәккәгә хаҗга барырга дип хәстәрләгән алтын акчаларына һәм кыйммәтле әйберләренә конфискация мөһере сугалар. Ул чактагы «хөкем эше» 28 ноябрьдә ябыла да. Өендә тентү дигәннән... Үз өе булдымы икән соң аның? Уфага килгәч, баштарак ул абыйсы гаиләсендә яши, ә 1923 елда Гобәйдуллалар Казанга күчеп киткәч, берьялгызы кала, мөфтият карамагын­дагы фатирга күченә. Газаплы көрәш юллары үткән, башаягы белән эшкә чумган мәгърифәтче Мөхлисә ханымны төрмәгә дә 1937 елның 19 ноябрендә Диния нәзарәтеннән, секре­тарь булып эшләгән җиреннән алып китәләр. «Башкортстандагы баш күтәрүче контрреволюцион милләтчеләрне вербовать итеп, шуларга җитәкчелек итүе һәм япон разведкасы белән элемтәдә торуы» хакында ялган документ әвәләү өчен күп вакыт кирәк булмый. Башкортстан НКВДсы Өчлеге 1937 елның 30 ноябрендә бер гаепсез 68 яшьлек мулла-абыстай Габделгалләм кызы Мөхлисә Бобинскаяны атарга, ә шәхси милкен конфисковать итәргә дигән хөкем чыга­ра. Милке, күпмедер байлыгы булган, күз өстендәге каш кебек абруйлы кешеләр өстенә төшкән түгелме афәтле елларның каһәре?! Дөрес, Мөхлисә ханым үзен гаепле дип танымый, бергә кулга алынган алты кешенең берсе өстенә дә кара якмый, берәүне дә сатмый. Әмма хөкем җиренә җиткерелә. 1960 елның 23 маенда гына хаксыз җәберләнгән шәхес культы корбаны буларак, ул аклана.

Шулай итеп, Русиядә мөселман хатын-кызлары өчен берен­че уку йортларын нигезләгән, шуларда нәтиҗәле хезмәт иткән, татар һәм башка төрки халыкларның милли мәдәнияте өчен авыр көрәш елларын кичергән Мөхлисә ханым Бубыйның исе­ме һич кенә дә онытылырга, тарих тузаннары эчендә күмелеп калырга тиеш түгел.