Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:

Фатих мирхан (2)

.doc
Скачиваний:
48
Добавлен:
13.04.2015
Размер:
163.33 Кб
Скачать

“Әмирханов иҗатына гүзәллекне сиземләү, тойгылар җылылыгы хас. Бу сыйфатларны, сак эш итүче, тыныч характерлы прозаикны Идел татарлары арасында очрата алмыйсың”- Г.Вильямс ( ул елларда Лондонда “Рус журналы” периодик бер журнал чыга һәм аның кайбер саннарында Россиядә яшәүче мөселманнар турында да мәгълүматлар бирелә. Анда, мәсәлән, Г.Тукайның биографиясе, кайбер әсәрләренең инглизчәгә тәрҗемәләре урнаштырыла. Г. Вильямс, ниндидер чыганакларга таянып, XX йөз башы татар әдәбияты турында кызыклы гына фикерләр әйтә).

Фатих Әмирхан хатын-кыз дөньясын яраткан. Аның үзенең дә сөйгән кешесе–Шәмсениса туташ булган. Ул, тәкъдим итеп карасалар да, башка кызларны якын итә алмаган. Ләкин аралашкан. Аның янына, мәсәлән, клиникада ятканда кызлар күп киләләр. “Кичләрдә иптәшләр вә хосусан татарка вә марҗа белешләрем һәркөнне тулып яталар”,-дип яза ул Ибраһим Алушига язган бер хатында. Хәят повестеннән Хәят кебек мөлаем, белемле, акыллы яшь кызлар да булгандыр. Язучының хыялын, иҗат фантазиясен кузгатырлыклары булгандыр.

Фатих Әмирхан иҗатында шундый бер үзенчәлек бар: хатын-кыз образлары анда, ничектер ирләр образына караганда тулы канлырак, җанлырак. Хатын-кыз образлары арасында “урталыкта”торучылар юк диярлек: я алар татар кадими тормыш белән изелгәннәр ( “Татар кызы”нда татар кызы, “Яшьләр” дә Хәерниса, “Рәхәт көн”дә Гайниҗамал), яки алар яңалыкка омтылганнар, русның һәм Европаның прогрессив идеяләрен үзләштергәннәр ( “Танымаганлыктан таныштык”та Разия, “Хәят” тә Хәят, “Кадерле минутлар” да Хөршит һ.б), ләкин татар тормышындагы искергән кагыйдәләр аларның бу тормышларын богаулап тора.

“Хәят” повестендә әсәрнең төп герое чыннан да Европача киенә,чиста итеп русча сөйләшә, русча белем алган, рус кызлары белән дус, рус егете Михаилга битараф түгел, әмма шуларга да карамастан, ул да иске белән яңа арасында өзгәләнә, аның чын бәхеткә ирешү юлына иске тормышның консерватив кануннары аркылы төшә.

Хәят – Әмирханның эстетик идеалы. Татар кызын әнә шундый итеп – үз милли телен, гореф-гадәтләрен, ата-анасын хөрмәт итү белән бергә, рус культурасын, Европа культурасын да үзенең холкына сеңдергән бөтен бер шәхес итеп күрәсе килгән аның.

“Хәят” повесте – Ф. Әмирханның әдәби таҗының бер кыйммәтле таҗы. Ул 1911 елда языла. Ул татар кызларының аянычлы язмышына багышланган әсәр. Татар хатын-кызларының азатлыгы мәсьәләсе Әмирхан иҗатында искелеккә каршы көрәшнең мөһим бер тармагы булып тора. Мөгаен, әдәбиятыбыз барышында, бигрәк тә проза һәм драматургиядә бу проблеманы бөтен тулылыгы белән колачлап,социаль планда күтәреп чыгучыларның ул беренчеседер.

Әле 1909 елда Әмирханның бу мәсьәләгә караган программ әсәре “Татар кызы” дөньяга килә. Фатихның 1909 елгы 19 май хатында мондый сүзләр бар:

“ Бу хикәя моңа кадәр язганнарым арасында үземнең бер генә ярата торган нәрсәм”. Чыннан да, бу әсәрен Фатих Әмирхан күңел белән тетрәнеп, дулкынланып яза. Ул бу прозасында татар хатын-кызының гомумиләштерелгән тормыш юлын күз алдыннан кичерә, ирекле бала булып дөньяга килгән кызларның тора-бара ничек итеп хокуксызлык,рухи торгынлык упкынына барып чыгуы турында сөйли.

“Туды..

Туганда ул кеше иде...”.

Әйе, туганда ир балалар кебек үк кеше була, бер үк хокук белән файдалана. 6 яшькә кадәр кеше булып кала: бер үк һаваны сулый, бер үк кояш нурында коена, малайлар кебек үк уйный, сикерә, сугыша.

Татар кызы 6 яшькә җиткәч, Кара көч ата һәм анадан “Кыз балаларга малайлар белән уйнап йөрергә оят”, дип әйттерә. Татар кызы ышанмый, карышмакчы була. Ана, җиңги, әби, бабай – һәммәсе бер булып шул сүзләрне кабатлагач, күрә һәм курчак уйнарга керешә.

Ир балалар мәктәпкә кигәндә, Татар кызын абыстайга бирәләр, чөнки “кыз балага ир малайлар белән бергә укырга ярамый!”

Кыз тагын тиберченеп карый. Ата, ана, апа, җиңги, әби, бабай тавышына абыстай тавышы да кушыла: Син- гаурәт.

Гаурәт – тәннең күрсәтергә ярамый торган урыны. Хатын-кызлар ирләргә бөтенләй күренмәскә тиеш булганга,аңа да “гаурәт” дигәннәр.

13 яшендә Татар кызының башына “капчык” киерәләр. “Ник?” ди ул карыша, Кара көч йодрык кына күрсәтә: “Син – гаурәт”.

15 яшендә аны укудан туктаталар да 4 стена эченә ябып куялар: үзеңне ир дип атала торган зат алып киткәнче көтеп утыр.

Тәрәзәдән күреп, ул кәкре аяклы кибетчегә, бөкре шәкерткә һәм исерек байбәтчәгә гашыйк була, әмма аны тәрәзә яныннан куып җибәрәләр.

Ниһаять Татар кызын, ризалыгын да сорамыйча, Биктимергә ярәшәләр. Ата хакы – Алла хакы.

Шулай итеп, Кара көч теләгенә ирешә: кеше булып туган Татар кызы, иренең күңелен ачуга һәм нәсел арттыруга гына яраклы җанлы курчакка әверелеп, яңа читлек эченә бәреп керә дә, Биктимер алдында тез чүгә. Кара көч куанычыннан кычкырып көлә.

Әсәрдә тасвирланган Татар кызы – символик образ. Ул буржуаз җәмгыять һәм феодаль торгынлык шартларында читлеккә бикләнгән мөселман хатын- кызларының типик образы.

Кара көч тә - символик образ. Бу урында Фатих Әмирхан хатын-кыз иреген буып торган кануннарын, патриархаль тормыш нигезләрен күздә тота. Ул бер татар кызы язмышы турында гына сүз алып бармый, аның әсәрендә бөтен Шәрыкъ хатын-кызларының фаҗигале тормышы тасвирлана. Язучы монда татар гаиләсендәге гореф-гадәтләргә генә түгел, бәлки иске мөселманчылык кануннарына протест белдерә.

“Татар кызы” – автор үзе хикәя дип атаса да, чынлыкта хикәя дә, повесть тә түгел. Чөнки анда индивидуальләштерелгән персонажлар булмаган кебек,бер вакыйгага нигезләнгән сюжет та юк. Әсәрдә, әйткәнебезчә, Татар кызы, Кара көч хәрәкәт итә. Тагын – Биктимер. Бусы – татар ир кешесе дигән мәгънәне аңлата торган җыелма сурәт. Талантлы каләм белән язылган публицистик нәсер бу.

Фатих Әмирхан шәкертлек елларыннан ук үзен яңалык тарафдары итеп күрсәтә башлаган,социаль һәм рухи тормышның тамырдан үзгәрешләренә сусап яшәгән, шуларны ашыктыру хакына бөтен җегәрен юнәлткән тынгысыз бер шәхес булган. Ул үз халкының киләчәген бәхетле, югары культуралы, рухи культуралы, рухи һәм әхлакый яктан гармониягә ирешкән итеп күрергә теләгән.

“Гарәфә кич төшемдә” дигән беренче хикәясендә алдынгы яшьләр хыялында йөргән киләчәкнең төш буларак сурәтләнүе очраклы булмаган.

“Фәтхулла хәзрәт”не язуы, аны терелтүе дә очраклы булмаган. Бу әсәре аркылы Ф. Әмирханның иске, феодаль торгынлыкта катып калган татар чынбарлык белән принципиаль конфликтка керүен күрәбез. Әдип тормышның гамен сатира уты астына алынган Фәтхулла хәзрәттә түгел, киләчәк буын кешеләрендә – культуралы, белемле, зыялы, зәвыклы яшьләрдә – Әхмәт, Зыя, Ләйлә, Нәфисәләрдә күренә.

Яшьләр – тормышның киләчәге. Әмирхан халкының югары культуралы, цивилазициягә ирешкән матур киләчәген яшьләрдә күрә. Шуңа күрә әсәрләрендә аерым бер игътибар белән, ярату, симпатия белән тасвирлый.

Ә бу киләчәк, матур киләчәк – әдипнең яшәү максаты, сүнмәс оптимизм чыганагы!

Заман проблемалары чыңгылында киләчәккә юл ярган, тормышта күп кыенлыкларны җиңеп, үз урыннарын эзләгән яшьләр образлары Әмирхан әсәрләрендә байтак.

Әмирхан үзе дә шул татар яшьләренең бер вәкиле булган. Укымышлы татар кызлары – егетләре арасында кайнаган, абруйлы, һәрвакыт игътибар үзәгендә булган. Без моны истәлекләр аша, яшьлегендә төшкән фоторәсемнәре аша беләбез, күрәбез.

Аңа ике зур проблема – татар хатын-кызларының гасырлардан килә торган аянычлы язмышы һәм реализмның үзәк мәсьәләсе, ягъни шәхеснең уй – тойгысын һәм эш-гамәлен иҗтимагый тирәлек билгели дигән мәсьәлә күтәрелгән. Формасындагы яңалыктан тыш, әнә шундый күпсыйдырышлылыгы әсәрне, күрәсең, авторның күңеленә якын иткән.

Фатих Әмирханның күп кенә хикәя, повесть һәм пьесаларында Татар кызы үзенә генә хас гадәт – фигыле булган шәхес рәвешендә хәрәкәт итә.

“Рәхәт көн” хикәясендә (1910) яшь татар хатыны Гайниҗамал дүрт стена артына яшерелгән тоткын сыйфатында күрәбез. “Кадерле минутлар”да (1912) аны яңа гына ир йортына бикләп куйганнар. Хөршид исемле татар кызы курчакка әверелеп бара. “Яшьләр”дән Фәхерниса һәм Зәйнәп, “Тигезсезләр”дән Рокыя һәм Сәлимә бер-бер артлы хәтергә килә.

Чын мәгънәсендә психологик тирәнлектә тасвирланган Хәят. Һәркайсы XX гасыр башы татар әдәбиятында тудырылган хатын-кыз типларының иң гыйбрәтлеләреннән саналырга хаклы.

Хәят повестенә кайтыйк. Ул күләме ягыннан гына түгел, бәлки сәнгатьчә көче ягыннан да Әмирханның хатын-кыз хәленә багышланган әсәрләре арасында аерым урын тота. Ул лирик -психологик нечкәлек белән аерылып тора. Беренче карашка Хәят без белгән татар кызына охшамый. Ул татарлар аз яшәгән шәһәрдә рус сәүдәгәрләре белән аралашып эш йөртә торган урта кул сәүдәгәр гаиләсендә туып, чагыштырмача иркен үскән. Рус яшьләре белән аралашудан, дачада күңел ачудан, театрга барудан һәм танцыга йөрүдән дә аны тыймыйлар. 16 яшьлек Хәят чын мәгънәсендә гүзәл. Әмирхан аңа әсәренең башыннан алып ахырынача гашыйк булып язган. Эчке матурлыгы тышкы матурлыгына тиң: аек акылга ия, саф, тыйнак һәм горур.

Кеше образларын, характерларын типлаштыру һәм индивидуальләштерүнең төп ысулларын һәм чараларын Ф.Әмирхан художество практикасында яхшы белеп кулланган кебек. Портрет, пейзаж, сөйләү-тел үзенчәлекләре, деталь, колорит, психологик анализга бик киң урын бирә.

Персонажларының Хәяткә мөнәсәбәте аша яисә үтеп барышлый китерелгән детальләр ярдәмендә язучы Хәятнең гүзәллеген һаман сиздереп бара. Бер урында ул аны ал фәрештәгә тиңли. Ул аны илаһи, саф, гүзәл, нечкә зат итеп күрсәтә - хатын-кыз гүзәллеген, матурлыгын сурәтләүдә элекке күп гасырлык поэтик традицияләрне кабатлый, көнчыгыш поэзиясендәге детальләрне куллана. Бер урында Әмирхан Хәятне болай дип сурәтләп яза:

“...бу кызның озын керфекле кара күзләре алсу-ак йөзенә, могҗизалы якутлар шикелле, нур чәчеп торганлыктан, гүзәл башы, хәтта бөтен буе нурда йөзә шикелле күренә иде”.

Героинясын характерлау өчен әдип пейзаж сурәтләреннән дә бик матур файдалана. Вакыйга май аеның матур бер көнендә башланып китә. Табигатьнең яңа гына яшәреп киткән нәфис чагы.

Хәят дусты Лиза белән дачага яшьләр мәҗлесенә китә. “Кояш, алар өстенә ак болытлар арасыннан, оялчан гына карап тора иде”, ди язучы. Кояшны да оялтырлык гүзәл Хәяткә гүяки табигать ак бәхетләр генә тели.

Хәят ике дөнья, ике тормыш тәэсирендә үсә: берсе - мөселман тормышы,икенчесе – рус тормышы. Йөрәге белән ул соңгысына тартыла, акылы беренчесенә чылбырлап куйган. Хәзергә әле ул ике тормыш эчендә яши ала. Декольтеле күлмәк киеп, төнге өчләргә чаклы танцы кичәләрендә булу, ике-өч сәгать төрле догалык һәм салаватлар укып яту ничектер бер-берсе белән яраша.

Бу ике тормыш шулар йогынтысында Хәяттә туган ике төрле караш, гадәт һәм зәвыклар иртәме-соңмы бер-берсе белән бәрелешүгә, берсе өстенлек алырга тиеш,һәм менә шулай була да.

Менә Мясниковлар дачасы. Аларның улы, Казан университетында укый торган Михаил, Хәятне кабат күргәч, аңа гашыйк була. Михаил мәхәббәтен белдергәч, дөнья тагын да яктырып киткән кебек тоелса да, Хәят бер мизгелгә күңелендә ниндидер китеклек сизә... Ә Михаил рус егете ич! Хәят дөньясында искелек тойгылары баш калкыта, аның янында Кара көч басып тора.

Әнә шулай аның психологиясендә көрәш, тартыш бара: бер уй яисә тойгы икенчесен, өченчесен тудыра. Баштагы уй – тойгы яңа эчтәлек белән кабат әйләнеп кайта, капма-каршысына әйләнеп, тагын юкка чыга. Хәятнең аңында һәм күңелендә беренче карашка тәртипсез күренгән, бик еш чигенешләр ясый торган уй-тойгылар өермәсе булып ала. Әмма анда билгеле бер максатка илтә торган, кызда рухи яктан сыйфат-үзгәреш тудыра торган ниндидер эчке мәгънә, эзлеклелек бар. Биредә “җан диалектикасы”на якын психологик анализ белән очрашабыз. Аны әдәбиятка башлап Л.Н. Толстой керткән булса, татар әдәбиятында беренче булып Фатих Әмирхан кулланды дисәк, шаять , ялгышмабыз.

Күпмедер вакытлар узгач, тагын бер егет Хәятнең күңеленә керә язып кала. Бусы инде мөселман, Гали Арсланов исемле студент. Кара көч тагын каршы төшә: татар егетләре белән үз белдегеңчә танышырга ярамый. Хәят бу “кагыйдә”не табигый итеп саный һәм кире кагу уен башына да китерми.

Ниһаять, Салих Фатихов исемле бер яшь байдан тәкъдим килә. Рус дөньясында кайнап, чагыштырмача хөр үскән Хәят “мин күрмәгән, белмәгән кешегә бармыйм” яисә “үзе белән танышмыйча, бер сүз дә әйтә алмыйм” дип җавап бирергә тиеш иде кебек. Ләкин ул моны эшләми, чөнки борынгыдан килә торган сүз аның аңына сеңгән ...

Кара көч тагын уңышка ирешә: Хәят Салих Фатиховка чыгарга каршы түгел.

“ Хәят” повесте Ф.Әмирханга күтәренке стильдә протест белән тәмамлана. Хәят үзенең язмышына риза була һәм кияүе Салихны хыялында Европача тәрбияләнәгн бер егет дип күз алдына китергәч (моның хыял гына икәнен Хәят белә инде, бичара).

“Мендәренә барып капланды да:

-Илаһи, мәхәббәт бир! Илаһи, гомерлек мәхәббәт бир инде!-диенде. Бу теләк кызлык вакытының иң соңгы вә шуның белән бергә иң куәтле теләге иде”.

Теләк, әлбәттә, кабул булмаячак. Хәят язмышының иң югары ноктасын язучы әнә шулай соңгы абзацка күчергән. Бөтен повесть шушы соңгы җөмләгә таянган да калган.

Әсәрдән аңлашылганча, Хәят Салихка кияүгә чыгачак. Повестьнең югалган икенче кисәгенең беренче бите дә шуны раслый. Хәятнең хатынлык дәвере ничек булган? Әдипне әсәрне пьеса итеп язарга уйлаган чагында сызгалап куйган планы бу сорауларга беркадәр җавап бирсә кирәк:

  1. Матур кызның йортында ярым сәтрәлелек белән тәрбия ителүе.

  2. Бай кияүгә бирелүе.

  3. Зәүҗеннән туеп, каен энесе белән мөгашәкасе.

  4. Каен энесе белән атасы йортына качулары.

  5. Каен энесеннән туеп, ире йортына кайтуы.

Әсәрнең планына караганда,Хәятнең тиз генә “җанлы курчак” булып китәргә теләмәве һәм Кара көчкә каршы “бунт” күтәрүе дә күренә. Әмма планның соңгы пункты аның да язмышы ахыр чиктә меңләгән татар хатын-кызларына хас язмышка охшаш булып бетәчәге турында уйларга мөмкинлек бирә.

Әсәргә язган рецензиясендә Г. Ибраһимов Хәят образына карата канәгатьсезлек белдергән:

“Хәят тибының табигый икәнлеге закында да бик зур шөбһә бар”.

Тәнкыйтьчене бөтенләй үк хаксыз дип булмый. Чынлап та бит, Хәят – бик үк типик булмаган татар кызы, һәм ул бик үк типик булмаган шартлар эчендә күрсәтелә. Өстәвенә, әдип кызны күпмедер дәрәҗәдә идеаллаштыра, образга романитизм буяулары куша. Шулай да, Хәятнең типик характер икәнлеген шик астына алу урынсыз булыр иде.

Аны бик үк типик булмаган шартларга куелуы, беркадәр идеаллаштырылуы барлык татар хатын-кызлары өчен типик хәлне тагын да калкытыбрак күрсәтүгә хезмәт итә , ягъни әсәрнең реализмын тагын да баета, тирәнәйтә төшә.

Хәят кебек чагыштырмача хөр үскән һәм яңа тәрбия алган кызлар да ахыр чиктә Кара көч корбаны булалар икән. Меңләгән бүтән татар хатын -кызлары турында әйтеп тә торасы юк.

Бу гадәттән тыш образның тормышта прототибы булган. (Кара: М. Мәһдиев. “Реализмга таба”. КДУ нәшр.,1989,б.91-94)

Хәят образының ничек тууы, повестьнең нинди материалга нигезләнеп язылуы турында Х.Хисмәтуллин һәм А.Шамов шактый кызыклы фикерләр әйтеп калдырганнар.

“Кояш” та (1912 елдан 1918 елга кадәр эшли) басылган мәгълүматларга таянып А.Шамов “Хәят”нең икенче кисәге язылган булуын әйтә. Бу кисәкнең хәтта кулъязма вариантыннан 28 юллык бер өлеше дә табылган. Октябрь революциясеннән соң Ф.Әмирхан повестьнең беренче кисәгенә яңадан кайткан,аны төзәткән, тагы да камилләштергән. Ләкин икенче кисәген бастырмаган, “Хәят”нең дәвамы, шулай итеп әдәбият тарихы өчен сер булып калган.

Икенче кисәкнең (булачак кисәк) планы безгә мәгълүм. Ул план 1909 елда ук инде Ф.Әмирханның “Танымаганлыктан таныштык” исемле китабының тышлык битендә басылып чыккан.

Мин ул планны инде укыдым.

Сәхи Рәхмәти (Оренбург – Казан – Уфа – Урта Азия кебек урыннарда яшәгән һәм эшләгән, журналист, заманында бик күп татар газеталарында мәкаләләр бастырган) дигән өлкән журналист А.Шамовка хат язган.(ул хат А.Шамовның архивында саклана икән) . Хатта менә нәрсәләр турында хәбәр ителә:

Хәят прототибы шушы көннәрдә исән. Хәятнең чын исеме Үлмәс булып, ул мәшһүр Гани бай углы Габделхәмит Хөсәеновка тормышка чыкты. Әмирханның “Хәят”ендә Үлмәснең кызлык дәвере генә тасвир ителгән булып, Үлмәс ханымның иргә баргач булган маҗаралары “ Хәят”нең икенче бүлегендә тасвир ителергә тиеш иде. Ләкин Хәятнең икенче бүлеге чыкмый калды. Сәбәбе шул:

1911 елда “Хәят”нең беренче бүлеге басылып чыгып бераз вакыт магазиннарда сатылгач та, бу китапта тасвир ителгән Хәят – Габделхәмит Хөсәеновның хатыны Үлмәс ханым икәнлеге бөтен Оренбург халкына, бигрәк тә әдәбият белән шөгыльләнүчеләргә мәгълүм була. Күп тә үтми, Габделхәмит Хөсәенов “Хәят”нең магазиннарда булган бөтен нөсхәләрен сатып алып яндыртты һәм “Хәят”нең икенче кыйсмен (кулъязмасын) – бөтен хокуклары белән Ф.Әмирханнан 10 мең сумга сатып алды. Халык икенче кыйсмен көтсә дә, без аның матбугатта чыкмаслыгын белә идек.

“Идел” газетасы Фатих Әмирханга багышлап шундый шигырь бастырган(1913 ел,23 апрель):

Фатихым, күрсәтче безгә шул “Хәят”нең калганын,

Ул Хәят бәгъдәт тәзәүвеҗ (иргә чыккан соң)нинди төсләр алганын.

(Бу шигырьнең С.Рәмиевныкы булуы бик мөмкин. Ләкин әлегә аның җыентыкларына кертелми.

Үлмәс ханым, дөрестән дә Габделхәмид белән бераз торгач, Габделхәмиднең бертуган энесе Гатаулла белән Оренбургга качып китәләр. Соңыннан Үлмәс ханым кире Оренбургга кайтып Габделхәмид белән тора башлый.

“Гарәфә кич төшемдә”(1907) – хикәя булудан бигрәк, әдәби чаралар кулланып язылган публицистика.

Күзе ачыла башлаган шәкерт татар милләтенең алга китеп, чәчәк аткан дәверен төштә күрә. Архитектураның соңгы казанышы булган мәһабәт татар клубында бәйрәм тантанасы, имеш. Меңләгән кеше арасында кем генә юк! Татар гимназияләрендә,университетта,чит илдә укучы егет һәм кызлар дисеңме, милли театрның артист-артисткалары, әсәрләре Ауропа телләренә тәрҗемә ителгән татар язучылары һәм атаклы рәссамнар дисеңме, бөтен илдә танылган медицина, хокук, физика, математика, политэкономия профессорлары һәм хатын-кыз врачлар, юристлар дисеңме – барысы да бар.

Уку залындагы зур форматлы һәм күп сәхифәле газеталар, әллә ничә исемдә калын журналлар промышленносте, татар фәне һәм татар мәдәниятының бөтен дөньяга таралган даны турында хәбәр итәләр.

Болар – яңа гына күзе ачылган шәкерт хыяллары. Яшь автор – Ф. Әмирхан да героеның уй-тойгыларын уртаклаша, татарларны алга киткән милләтләр дәрәҗәсенә күтәрү турында хыяллана. Әмирхан бит әле мәгърифәтче дә!

Татар егете белән рус кызы ничек бирелеп шахмат уйнап утыралар.

Әмирханның әйтергә теләгәне: бу – ерак хыял, ә чынбарлыкта ничек?

“Гает вакыты җитте, тор!” дигән тавышка безнең шәкерт уянып китә.

Мәчет гатырша мае һәм күн исе белән кушылган укшыткыч һава. Мулла тыңкыш тавышы белән тотлыга – тотлыга хөтбә укый. Халык йокымсырап утыра. Мәчет ишек төбендә хәерчеләр.

Шул рәвешле контраст тудыру юлы белән Әмирхан укучыны татар томышының консервативлыгы хакында уйланырга мәҗбүр итә. Халыкның матур киләчәге турында хыялланган, аңа ирешү юлларын эзләгән автор әсәрдә үзе кебек үк яшь бер егет – татар шәкертенең фаҗигасендә туган киләчәкне тасвирлый. Әмма чынбарлык, реаль тирәлек бөтенләй башка, төшкә кергәннәрнең нәкъ киресе.

“Бәйрәмнәр”, “Танымаганлыктан таныштык” (1908) хикәяләрендә дә татар тормышындагы урта гасырлардан ук килә торган иске гореф-гадәтләр тәнкыйтьләнә, алар XX гасыр башындагы яңалык һәм үзгәрешләргә контраст рәвештә күрсәтелә. Һәр ике әсәрдә дә автор иҗатының иң көчле якларыннан берсе – ачы сатира, үтергеч көлү.

1909 елның язында “Фәтхулла хәзрәтнең үлгәч терелүе” исемле 24 битле китапчык кулына керә. Озакламый “Фәтхулла хәзрәтнең гает көне” исеме астында икенче кисәге дә китап киштәләрендә урын ала. Соңгы кисәкләре 1910 елда чыга. 1911-12 елларда инде тагын бер кисәк өстәлеп, димәк, 5 китап булып, әсәрнең икенче басмасы дөнья күрә.

1909 елның 2 февраль хатында түбәндәге сүзләр бар: “Фәтхулла хәзрәтнең үлгәч терелүе” дигән кыйсса яза башладым. Әти, Йосыф хәзрәтне тәхкыйр итәсең дип, башыма кыямәтләр кубара”.

Фатих, күрәсең, булачак әсәрнең тәэсир көчен сынарга теләп, язган кадәресен өйдәгеләргә укыган. Зариф хәзрәт исә мөхтәрәм Фәтхулла хәзрәт артында кем торганны шунда ук аңлап алган.

“Фәтхулла хәзрәт” – Ф. Әмирханның сатирик таланты турында, татар тормышындагы урта гасырчылыклардан көлү хакында.

“Фәтхулла хәзрәт” - Фатих Әмирханның программ әсәре. Әдип җәмгыятьнең алга таба үсешен тоткарлый торган урта гасырчылык калдыкларының ни дәрәҗәдә консерватив һәм көлке булуын күрсәтүне үзенең төп максаты итеп куя. Сатира уты астында көлкегә калдырылып гыйбрәт ителергә тиешле сыйфатлар, барыннан да элек, әдәпкә һәм әхлаклылыкка чакырырга яраткан хәзрәтләрнең үзләрендә тупланган булуын ачып бирә язучы. Әхлакка чакыручының әхлаксызлыгы, әдәпкә өндәүченең әдәпсезлеге – заман көзгесе каршына куелып фаш ителгән хакыйкать әнә шул.

Киләчәккә күрәзә кылу, халкының югары культуралы киләчәге булуына никадәрле генә яхшы нәрсә булмасын, алар колоритлы тискәре социаль тип тудыру юлында бары тик уңышлы бер адым, сәнгатьле бер чара гына ул.

Төп максат – XX гасыр башы татар тормышының алга китешенә теше-тырнагы белән каршы торырга азапланган, дин һәм милләт исеменнән эш йөртеп, халыкның яңага күзен томаларга омтылган дини – клерикаль катлауның чын йөзен ачу, фаш итү.

Әсәрдәге һәр вакыйга, һәр деталь Фәтхулла хәзрәтне һәм аны тудырган җәмгыятьне фаш итүгә юнәлтелгән. Театр вакыйгаларын яки китаплар музеен, яисә рәсем галереясен искә алабызмы, көзгеле телефон яисә канат куеп очу хакында сүз чыгамы – болар һәммәсе XX гасыр башы татар тормышына мөнәсәбәтле итеп бирелә, барлык очракта да вакыйгаларның үзәгендә үз-үзен фаш итәргә мәҗбүр булган Фәтхулла хәзрәт хәрәкәт итә.

Карагруһ, татар руханиларының типик вәкиле булган герой, тормышчан һәм тапкыр детальләр белән индивидуальләштерелеп кенә калмаган, бер үк вакытта гаять зур осталык белән гомумиләштерелгән дә. Чөнки Әмирханның максаты - аерым бер дин әһеленнән көлү генә түгел.