Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:

Фатих мирхан (2)

.doc
Скачиваний:
48
Добавлен:
13.04.2015
Размер:
163.33 Кб
Скачать

Ф.Әмирхан

“Яшьләр колагына бер сүз”

(“Әль-Ислах”,1908)

Яшьләр дим, чөнки мин бөтен истикъбальнең(киләчәкнең) алар кулында икәненә бик чынлап ышанам. Чөнки мин аларны хәзерге мәгыйшәтне(тормышны) яңартырга тырышучы вә яңартучылар дип беләм вә алар юлы белән бөтен киләчәктәге татарлар да китәрләр дип игътикад итәм(ышанам).

...

Яшьләр дигәч тә, күзләрем алдында нурлы йөзләре белән булган урыннарын яктырта торган, әхлаклары белән фәкать бәхет, сәгадәт, якты истикъбаль(киләчәк) хәтерләтә торган, гайрәт вә куәтләре белән дә башлаган эшләрен ахырына кадәр җиткерә торган кешеләрне генә күрәсем килә.

...

Яшьләр дим,чөнки мин аларны бөтен күңелем белән сөям. Чөнки мин үзем дә шуларның берсе!

Иптәшеңез: Фатих Әмирхан

...

Ф. Әмирхан иҗаты-XX йөз башы татар тормышы тудырган күренеш. Бу- милли азатлык хәрәкәте җәелеп киткән чор.

Халыкның социаль көрәше,азатлык хәрәкәте белән бәйле яңа демократик сәнгать,демократик әдәбият кирәк иде. Алдынгы татар әдипләре,милли-социаль прогресс, ирек һәм демократия тантанасын тәэмин итүдә әдәбиятны көчле,тәэсирле корал дип санадылар.

“Милләт образауный кешеләргә ..мохтаҗ”-, дип язды Г.Тукай.

Милләт...мөгаллимнәргә, мөрәбиләргә вә мөрәбияләргә(тәрбияче),чын мөхәррирлек табигатьләренә вә сәляхиятләренә(сәләтлелек,булдыклылык,талант)мохтаҗ. Безнең милләт тә Пушкиннарга, граф Лев Толстойларга,Лермонтовларга мохтаҗ”.

1906 – “Хиссияте миллия”

...

“Йөрмәсен бәгъре өзек милләт киеп кашсыз йөзек,-

Без аның бик зур фәхерле,чын бриллиант кашлары”.

Г.Тукай “Татар яшьләре”.

Фатих Әмирхан иҗаты(1886-1926)

1. Язучының кыскача тормыш һәм иҗат юлы. Татар әдәбиятына алып кергән яңалыгы.

2. “Гарәфә кич төшемдә” хикәясендә хыял һәм чынбарлык антитезасы. Туган халкының матур хыялый киләчәген тасвирлавы, моның төш формасында бирелүе,яңалыкның искелеккә каршы куелуы.

3. Әсәрләрендә татар тормышындагы иске тәртип һәм гадәтләрне тәнкыйтьләве, искелек тарафдарларын, консерватив дин әһелләрен, иске фикерле сәүдәгәрләрне фаш итүе. Әсәрләрендә гәүдәләнгән сатирик типлар. (“Бәйрәмнәр”, “Танымаганлыктан таныштык”, “Хәзрәт үгетләргә килде”, “Милләт тәраккый иттрерү”, “Фәтхулла хәзрәт”һ.б.).

4. Ф.Әмирханның гаилә, мәхәббәт, хатын-кыз мәсьәләләренә карашлары (“Татар кызы”, “Рәхәт көн”, “Кадерле минутлар”, “Ай өстендә Зөһрә кыз”, “Сөембикә”, “Яшьләр”, “Тигезсезләр”)

5.Ф.Әмирхан – драматург. Драмаларының тирән психологик сюжетка корылган булулары. Драмаларының үзәгендә кеше бәхете,кеше язмышы мәсьәләсе. Идеал белән чынбарлык арасындагы конфликтның сәнгатьчә чагылышы.

6.Ф. Әмирханның татар балалар һәм яшүсмерләр әдәбиятын үстерүдәге роле (“Корбан”, “Ул үксез бала шул”, “Нәҗип”, “Балалар атавы” һ.б.).

7. Ф.Әмирхан әсәрләренең сюжет-композиция, тел-стиль үзенчәлекләре, сәнгатьчә эшләнешләре. Геройларының психологик халәтен ачудагы осталыгы.

Әдәбият:

1.Әмирхан Ф. Сайланма әсәрләр, 4 томда, т.1-Хикәяләр,Казан,1982: т.2 – Повестьлар, роман һәм драма әсәрләре, Казан,1985

2.Мәһдиев М. Фатих Әмирхан тууына 100 ел тулу уңае белән чыгырылган фәнни-популяр брошюра). – Казан:ТКН.,1985

3.Нуруллин И. Фатих Әмирхан. Атаклы кешеләр тормышы. Казан,1986.

4. XX йөз башы татар әдәбияты. Программа, Казан,1996, б.18-21

Ф. Әмирхан иҗаты

(1886-1926)

XIX йөз ахыры- XX йөз башы – Россиядә революцион-азатлык хәрәкәтенең яңа этабына күчкән чоры. Бу чор гасырлар буе йокымсырап яткан татар дөньясына зур үзгәрешләр алып килде. Иҗтимагый фикер, әдәбият һәм сәнгать мәйданына дистәләгән яңа исемнәр калкып чыкты,татар халкының рухи тормышы күгендә, бер-бер артлы якты йолдызлар кабынды. Мәшһүр Хөсәен Ямашев­­­­ - күренекле революционер-большевик, заманның алдынгы көчләрен үз тирәсенә туплап, революцион көрәшкә һәм иҗтимагый мәдәни прогрессс өчен фидакарь көрәшкә әйдәгән кеше. Аның турылыклы көрәштәшләре Г. Коләхмәтов, Г.Сәйфетдинов яңа татар әдәбиятына нигез салган бөек халык шагыйре Г. Тукай, күренекле әдип,галим һәм революционер Г. Ибраһимов, татар драматургиясенең атасы Г. Камал, талантлы прозаик Ш.Камал, мәгърифәтче шагыйрь М.Гафури. Болар татар мәдәниятының, әдәбиятының зур һәм якты йолдызлары иделәр.

Шушы тарихи йолдызлыкта татар әдәбиятының классигы, атаклы тәнкыйтьче, ялкынлы публицист, күренекле җәмәгать эшлеклесе Ф. Әмирханның да үзечәлекле һәм кабатланмас урыны бар.

Әмирхан революцион-азатлык көрәше тарихында, культура һәм мәгариф үсешендә, милли сүз сәнгате, әдәби тәнкыйть һәм публицистика формалашу юлында җуелмаслык якты эз калдырды. Аның әдәби мирасы-классик прозасы һәм драма әсәрләре,әдәби тәнкыйть мәкаләләре милли культурабызга, милли әдәбиятның хәзерге казанышларына аерылгысыз өлеш булып кергән.

Ф.Әмирхан – XX йөз башы татар демократик әдәбиятын тудыручыларның, аның идея-эстетик принципларын нигезләүчеләрнең, әдәби хәрәкәтне әйдәп баручыларның берсе, заманның аеруча мөһим социаль һәм әхлакый проблемаларын кыю рәвештә күтәреп, прогрессив юнәлештә хәл итә килгән олы әдип-прозаик һәм драматург. Ул критик реализм иҗат методының камил үрнәкләрен тудырып, революциягә кадәрге демократик әдәбиятны совет әдәбиятына китереп тоташтырган, күп санлы хикәя һәм пьесалар, повесть һәм роман иҗат иткән сәнгатьле сүз остасы. Дөньяны танып-белүдә, чынбарлыкны тасвирлауда һәм әдәби осталык җәһәтеннән үз мәктәбен, дәвамлы традицияләрен булдырган классик язучы.

Ф.Әмирхан әдәбият мәйданына 1905 ел революциясе ташкыны белән,димәк Г. Тукай, Г.Ибраһимов, Ш.Камаллар белән бергә килде. Үзенең беренче хикәяләре белән үк әдәби хәрәкәттә үзенчәлекле, кабатланмас урын алды. Бу иҗат кай яклары белән характерлы иде соң? Моны ачыклау өчен аның әсәрләрендә күтәрелгән проблемаларга мөрәҗәгать итик.

Беренче оригиналь әсәре “Гарәфә кич төшемдә” 1907 елда дөнья күрә. Бу әсәр хикәя дип йөртелә, шулай дип кабул ителгән. Ләкин ул хикәя булудан бигрәк, әдәби чаралар кулланып язылган публицистика.

Ф.Әмирхан 1886 елның 1 январендә Казан шәһәрендә Яңа бистәдә туа. Татар әдәбияты тарихында шәһәр җирендә туып үскән санаулы гына әдипләрнең берсе ул. Һәм, гомумән, аның кыска вакытка китеп торуларын искә алмаганда, Ф. Әмирхан үзенең бөтен гомерен туган каласы Казанда уздыра.

Булачак әдипнең сабый һәм бала чаклары әтисе Мөхәммәтзариф Әмирханов өендә үтә. Әмирханнар элеккеге Мало-Симбирский урамында(хәзер М .Гафури урамы, 35 нче йортта торганнар. Гаиләдә 2 бала – Фатих, Ибраһим һәм аннан 4 яшькә өлкәнрәк апасы була.

Зариф мулла,дөньга карашы белән артык фанатик саналмаса да,кырыс холыклы,шактый диндар бер кеше була. Зариф хәзрәтнең атлар тотканы, сыер асраганы билгеле. Фатих имчәк баласы чакта сыерны Рабига үзе сауган.

Әнисе исә йомшак күңелле,сабыр холыклы,ачык фикерле хатын булган. Кечерәк буйлы, бик хәрәкәтчән, озын кара чәчле, пөхтә, купшы киенергә яраткан. Остазбикә буларак, мәхәлләдә кыз балалар укыткан, хәттә кызлар мәктәбе өчен китап-кулланмалар да язган.

Һәрхәлдә, әдипнең бала чагы консерватив гаиләдә түгел, яңа фикер, яңа омтылышлы даирәдә уза.

Алты яшь ярымда Фатих мәктәп бусагасын атлап керә. Ә тагы ике елдан Фатих Казанның атаклы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкерте. Хәзерге Тукай урамындагы 34 нче йорт капкасын атлап кергәч тә, уң якка карасагыз, бер генә катлы,кечкенә таш өй күрерсез. Шушы өйгә терәтеп салынган (соңыннан кушылып ук киткән) өч катлы зур, мәһабәт һәм зиннәтле бина бар. Бусы “Мөхәммәдия” – 1901 елда тантаналы төстә ачылган корпусы.

“Мөхәммәдия” исеме астында дан казанган мәдрәсәгә нигез салучы кеше Казан сәүдәгәре Галимҗан Баруди дигән кеше була. Соңыннан мулла, хәзрәт, мөдәррис булып китә. Бу мәдрәсә 1882 елда нигезләнеп 1918 елга кадәр яши, эшли. Мәдрәсә Казан губернасында иң алдынгылардан берсе була. Шушы 36 ел эчендә ул меңнән артык шәкерткә башлангыч һәм урта белем биргән. Алар арасында Хөсәен Ямашев,Камил Якуб кебек революционерлар, Миргазиз Укмасый,Г. Камал, М. Гафури, Ф. Әмирхан, Әнәс Камал. К. Тинчурин, Г.Нугайбәк,Г.Шәрәф, Х.Бәдигый, Фәтхи Бурнаш, Н. Исәнбәт, Ә. Исхак кебек күренекле әдипләр һәм галимнәр. Борһан Шәрәф, Әхмәтгәрәй Хәсәни кебек журналистлар, Габдрахман Камал. Габдулла Камал кебек талантлы артистлар, композиторлар: Салих Сәйдәшев, Солтан Габәши, скульптор Б. Урманче һ.б бар.

Ул чорга татарның махсус һәм югары уку йортлары булмаган, татар мәдрәсәләре бу вазифаны да үз өсләренә алып бик күп милли белгечләр әзерләгән.Бу мәдрәсәдә хисап, бухгалтерия, математика,физика, география, медицина, гигиена, хокук, татар теле, тарих дәресләре бирелгән. Фатих бу уку йортында “яхшы” һәм “бик яхшы” билгеләренә генә укый.

И.Нуруллин “Фатих Әмирхан.Атаклы кешеләр тормышы” китабында (К.,1988) Зариф мулланың ике улы – Фатих һәм Ибраһимның мәдрәсәгә килү-китүләрен болайрак сурәтли: б.23.

Ф.Әмирхан мәдрәсә программасы белән генә чикләнми,яңа киңрәк масштабка омтыла. Үзлегеннән татар телендә басылган китапларны укып бара, гарәп, төрек әдәбиятлары белән мавыгып ала.

Әмирханның “Минем тәрҗемәи хәлем” исемле юмористик автобиографиясендә мондый юллар бар:

“Бу елларда мин гарәп вә төрек әдәбияты белән шөгыльләнә һәм һәрбер яңа чыккан татар китапларын укып чыга башладым”.

Гарәп әдәбиятыннан Мәгаррине укыган дип уйларга урын бар, татар әдәбиятыннан К.Насыйри, Р.Фәхретдинов, Ф.Кәрими, Ш.Мөхәммәдов, Г.Камал, М.Гафури әсәрләрен укып барган.

“Бер заман рус теле белән дә танышырга вакыт җитте. Әтинең тизрәк минем муллалыкка имтихан тапшыруымны теләве сәбәпле, гражданлык законнары муллаларның русча грамоталы булуларын таләп иткәнгә күрә, мин өч ай буе татар учителеннән рус теле өйрәндем”. Бу сүзләр архивтагы автобиографиясеннән.

1904 елның җәендә Самарада ул өч ай буена эзлекле рәвештә рус телен өйрәнә. Алгарак китеп шуны да әйтергә мөмкин: үсмер чагында башланган әлеге мавыгу – рус әдәбияты, прогрессив рус әдәби тәнкыйте һәм эстетик фикере белән кызыксыну – әдипнең гомере буе дәвам итә, аз гына да кимемичә, җитдиләнгәннән җитдиләнә, артканнан арта гына бара. Бу Ф.Әмирханның иҗат кыйбласын билгеләгән принципиаль факторларның берсе булды.

Самарадан Казанга кайткач, ул большевик студент Гассар белән танышып,аңардан русча дәресләр ала башлый. Булачак язучының социаль-демократлар белән дуслашуы, аралашуы, әлбәттә, аттестат өчен кирәкле фәннәрне өйрәнү белән генә чикләнми. Бу танышлык аның дөньяга карашы формалашуда да хәлиткеч роль уйнаган. Гассар исә белемгә сусаган яшь егетне акрынлап иҗтимагый фәннәр дөньясына алып кергән.

Сергей Николаевич Гассар - Казанда чиновник гаиләсендә туган,гимназия бетергән, шактый олыгайгач, 27 яшендә университетның физика-математика факультетына укырга кергән. Казандагы марксистик түгәрәкләргә йөргән,шул түгәрәкләрдә пешеп чыккан кеше. 1904-1905 елларда инде ул губерна партия оешмасының күренекле работнигы булып җитешә. КГЖУ начальнигы рапортыннан без түбәндәге сүзләрне укыйбыз:

“Агентура белешмәләренә караганда, Гассар социаль-демократик партиянең җирле комитеты карамагындагы Крестовников районында (Крестовников заводы) оештыручы вазифасын үти һәм комитетның эшлеклесе работнигы булып тора”.

Фатих дәрес ала башлаганда берсе - җиде, икенчесе биш яшьлек улы, бер яшьлек кызы булган. Хатыны акушерлыкка укып йөри. Репетиторлык белән бүтән кәсебе юк, килере юк. Әтисе вафат, әнисе кече кызы белән пенсиягә яши.

“Урталыкта” романыннан да без Гассар турында беркадәр мәгълүмат алабыз. Әмирхан әсәргә аның исемен дә үзгәртичә кертеп җибәрә. Әсәрнең герое (каһарманы) Хәсән Арслановны аттестатка әзерләүче студент “Сергей Николаевич,- диелә романда - озын буйлы, озын борынлы, сап-сары озын чәчле 29-30 яшьләрдәге бер студент иде. Аның зәп-зәңгәр күзләре һәммә кешегә генә түгел, бәлки һәммә нәрсәгә дә әллә ничек йомшак итеп сыек карыйлар да бик изге булып күренәләр иде”.

Гассар Әмирханны укытканда гимназия программасы кысасында гына калмаган билгеле. Политикадан да сабак бирә башлаган. Аны яшерен эшләргә тарткан. Фатихның, Гассар белән бергә гектографта листовкалар басып таратуда катнашканлыгы билгеле.

1906 елның, 6 март хатыннан мондый сүзләрне укыйбыз:

“ Бу көннәрдә Казан башыма тар булып тора: хәлфәм Гассарны арестовать иттеләр,бәлки үземне дә ошбу көндә итәрләр”.

Дөрес, Гассар төрмәдә утырып калмаган. Жандарм идарәсе начальнигының губернаторга җибәргән кәгазендә болай диелә:

“1035 статья буенча сорау алу өчен формалы нигезләр булмаганга, кулга алу аны тетрәткәнгә һәм күзе яшьләнгән хәлдә азат итүне үтенеп,революцион даирә белән арасын өзәргә вәгъдә бирүен һәм, ниһаять, сырхаулыгын искә алып, ул азат ителде, әмма өстеннән җентекле яшерен күзәтү билгеләнде”.

Фатих ярым легаль хәлгә күчә: бүлмәсен алыштыра, дусларында кунгалап йөри, туган йортына кайтканда бакчалар аша арт яктан керә башлый.

Гассар яңадан революцион мохиткә керә, әмма районнарда пропагандистлык эшчәнлеге алып бара башлый, РСДРПның Казан комитеты белән тыгыз бәйләнештә тора, һәм, ниһаять, аны яңадан кулга алып, Симбирскига сөргенгә җибәрәләр.

Фатих бу кеше белән яңадан күрешә алганмы, юкмы - бу хакта мәгълүматлар юк. Тик шунысы бәхәссез: Гассар иманына турылыклы булып калган, Октябрь революциясен көрәшчеләр сафында каршылаган. 1918 елда ак чехлар тарафыннан үтерелгән. Безнең хәтеребезгә Әмирханның зур әдип булып үсүенә зур булышлык күрсәткән кеше буларак кереп калырга тиеш.

1905 ел волюциясен Фатих Әмирхан укучы яшьләр арасында актив оештыручы,шәкертләр хәрәкәтенең лидеры буларак каршы ала. Ул социал-демократларның революцион прокламацияләрен тәрҗемә итеп бастыру һәм шәкертләр арасында тарату эшендә нык катнаша.

Шул чорда “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укыган,соңыннан күренекле тел белгече, галим Мөхәммәт Файзуллин да үзенең истәлекләрендә моны күрсәтеп уза: мәдрәсә шәкертләрен революцион рухта тәрбияләүдә, яшерен җыелышлар оештыруда, шәкертләрнең РСДРП ның Казан комитеты вәкилләре белән, профессиональ революционерлар белән элемтәләрен оештыруда,гомумән, шәкертләр хәрәкәтен революцион көрәш агымына кушуда Әмирханның роле зур була.

Белемен арттыру һәм дөнья күрү максаты белән Фатих Әмирхан Мәскәү һәм Петербург шәһәрләренә барып чыга, анда рус теле һәм әдәбиятын өйрүнүен дәвам иттерә. Ә инде 1907 елның башыннан Мәскәүдә “Тәрбиятель әтфаль” исемле балалар журналы чыга башлагач, аның җаваплы секретаре булып урнаша. Журналда аның мәгариф, балалар тәрбиясе мәсьәләләренә багышланган мәкаләләре, хикәяләре,публицистик мәкаләләре, тәрҗемәләре басыла. Данияның мәшһүр балалар язучысы Ганс Христиан Андерсенның “Мәхәббәтсез үрдәк баласы”, “Гөл агачы һәм әкәм-төкәм” исемле әкиятләрен ирекле тәрҗемә итеп бастыра.

5 саныннан соң, журнал чыгудан туктагач, 1907 елның язында Фатих Әмирхан Казанга кайта.

1907 елның апрелендә Фатих Әмирхан туган шәһәренә Казанга кайта, журналист Вафа Бәхтияров белән берлектә “Әльислах” исемле газета чыгарырга хәзерлек эшләре алып бара. Олы планнар, матур уйлар белән мавыгып йөргәндә,шушы көннәрдә ул ул зур бәхетсезлеккә дучар була. 21 яшьлек егетне паралич суга,аяк-куллар хәрәкәтсез кала, бер күзе күрмәс була.

Әле кичә генә яшьләрне яңалыкка әйдәп,беренчеләрдән булып башлап йөргән тынгысыз егет инде гомерлеккә кеше ярдәменә мохтаҗ булып кала. Нишләп шулай килеп чыга соң? Ибраһим Нуруллин “Фатих Әмирхан” китабында моның сәбәпләрен болайрак итеп күрсәтә: ( б.81) Фатих Әмирханның тормышында яңа чор,батырлык үрнәге итеп саналырлык яңа дәвер башлана. Әмма ул бирешми, рәхимсез авыру аның бөтен яшәү рәвешен үзгәртсә дә, якты хыялларын, матур киләчәккә омтылышын, иҗат көчен, рухи ныклыгын җимерә алмый. Ул шушы хәлдә дә көчле ихтыярлы булып кала. Киләчәккә ышанычын югалтмый. Иң кыен минутларда да күңел көрлеген, яшәү дәртен саклап кала. Менә берничә мисал:

1907 елның 25 ноябрьдән бирле, клиникада ятам. Авыруның берникадәр файдасы булды: өч ай эчендә бик күп нәрсә укып чыктым. “Әльислах” газетасында сәркәтиплек иттем һәм хәзер дә итәм. “Әльислах” сезгә барып ирешкән булса,баш мәкаләләр вә “Дамелла” имзалы мәкаләләрне аяксыз дустың Фатих кулы белән язылган дип уйларсың! Вә шулардан карап, авыруның миңа рухани тәэсире булганмы-юкмы икәнне белерсең. Әвәлге номерда “Казан шәкертләре” имзасы белән язылган “Печән базары татарларына ачык хат” авыруымның куәтле вә көчкә-көчкә генә утырып ала торган вакытымда, минем кулым белән тәркип ителмештер”. Әлеге хат әдипнең җитди сынауны чын ир-егетләргә үтәргә карар кылганлыгын һәм моңа әзер булганлыгын ачык күрсәтергә кирәк.

Әмирхан бу чорда күп укый. Кемнәрне укый, нәрсәләр укый соң ул? Вакыт җитәрлек. Көннәр, атналар буе, айлар буе ул урын өстендә. Фонвизин, Крылов, Жуковский, Гоголь, Лермонтов, Тургенев, Толстой. Хәлбүки, мәкаләләрендә, хикәя, повесть, пьесаларында иң күп телгә алынган исемнәр шулар.

1908 елның мартында даһи язучы Л.Н. Толстойның 80 яшь тулу бәйрәме уңае белән “Толстойның 80 еллык юбилее” дигән мәкалә язып чыга.

Гогольнең тууына 100 ел якынлашып килә. Аның турында да Фатих Әмирхан мәкалә язып чыга. Кыска мәкалә генә түгел, бәлки биографиясен бирә, иҗатына күзәтү ясый.

Тургенев романнары Фатих Әмирханга өстәл китаплары булып хезмәт иткән.

Фатих Әмирханның язганнарында Чехов телгә алынмый. Әмма алар арасында охшашлык гаҗәп зур. Икесе дә прозаик,икесе дә драматург. Икесе дә менә дигән юморист һәм сатирик. Икесе дә психологик хикәя һәм повесть авторлары. Икесендә дә мещанлыкны фаш итү, урталыкта калган интеллегенция темасы зур урын тота.Инде килеп “Акчарлаклар” белән “Тигезселәр”не янәшә куеп карасак, гаҗәеп аваздашлык. Шулардан соң без, Фатих Әмирхан Чехов иҗаты белән кызыксынган булырга тиеш дип әйтә алабыз. Чеховны яратып укыганлыгы турында М. Укмасый да әйтеп уза. Моңа тагын соңгы вакытта табылган фактны өстик. “Сюжеты читтән алынды” дигән аңлатма белән чыккан “Хәзрәт үгетләргә килде” исемле хикәясе А.П.Чеховның “Винт” новелласыннан файдаланып язылган икән (Карагыз: Р. Гайсин “Бер сюжетның сере” (“Казан утлары”,1985).

Фатих Әмирхан В.Бәхтияров белән берлектә, “Әльислах” газетасын оештыруга һәм чыгаруга күп көч куя. Газетаның секретаре булып хисапланса да, гамәлдә ул аның фактик җитәкчесе була. Рәсми яктан газета ислахчы шәкертләр органы саналган, шулай булса да, чынлыкта ул укыту-тәрбия мәсьәләләре белән генә чикләнми. “Әльислах” милли әдәбият һәм эстетик фикерне үстерүгә җитди өлеш кертә. Аның тирәсенә прогрессив каләм ияләре туплана. Газетада Г. Тукай, Г.Ибраһимов, Г.Камал, С.Рәмиев, Г.Сәгъди шикелле шул чорның иң күренекле шагыйрь әдипләре даими язышып торалар.

“Әльислах”та эшләү дәверендә үк Фатих Әмирхан үз чорының күренекле публицисты булып таныла. Ул туган халкының киләчәген бәхетле, матур итеп күрергә тели һәм шуңа ирешү юлында уку-укыту эшләренең куелышына әдәбият һәм сәнгатькә зур өметләр багълый.

“Әльислах” чоры ( 1907-1909) Ф.Әмирханның әдәби иҗатта һәм аеруча публицистика, әдәби тәнкыйть өлкәсендәге күпкырлы эшчәнлеге белән характерлы. Чагыштырмача кыска гына вакыт эчендә ул үзенең “Бәйрәмнәр”(1908), “Милләт тәраккый иттерү”(1908), “Картайдым”(1909), “Татар кызы”(1909), “Танымаганлыктан таныштык”(1909) кебек мәгълүм хикәяләрен, “Яшьләр”(1909) драмасын, “Фәтхулла хәзрәт”(1909) исемле атаклы сатирик повестен яза, “Әльислах” битләрендә ил һәм татар тормышының төрле иҗтимагый-сәяси мәсьәләләренә, әдәбият-сәнгать, уку-укыту һәм башка актуаль проблемаларга багышланган йөзгә якын публицистик, тәнкыйть мәкаләсен, очерк һәм фельетоннарын бастыра.

1909 елның җәендә “Әльислах” газетасы тукталгач, Ф.Әмирхан якын дуслары Г.Тукай һәм Г.Камал белән берлектә “Ялт- йолт” дигән сатирик журнал чыгара башлый, ә 1912 елдан “Кояш” газетасына эшкә күчә. Һәм шул газетада ул 1918 елның язына, ягъни әлеге матбугат органы чыгудан туктаганчыга кадәр эшли.

Ф. Әмирхан үзенең аң-карашлары белән патша самодержавиясенә, социаль һәм милли изүгә, феодаль торгынлыкка каршы булган. Ул турыдан-туры революцион хәрәкәттә актив катнаша алмады. Моның сәбәбе мәгълүм. Ул авыру иде. Әмма әдип үзенең иҗаты һәм җәмәгать эшчәнлеге белән татар халкының, бигрәк тә яшьләрнең социаль үзаңын үстерүгә зур өлеш кертте. Ул прогрессив татар интеллегенциясе арасында авторитет казанып, алар белән даими элемтәдә дусларча мөнәсәбәттә булды.

1910-1917 еллар арасында Фатих Әмирхан иҗади эзләнүләрен һәм әдәби-публицистик эшчәнлеген дәвам иттереп, заман тормышының төрле якларын яктырткан “Хәят”(1911) повестен, “Урталыкта”(1912) романын , “Тигезселәр” (1912) драмасын,”Хәзрәт үгетләргә килде” (1912), “Габделбасыйр гыйшкы”(1914), “Сәмигулла абзый”(1916) кебек, буржуа-мещан дөньясының тискәре күренешләрен тәнкыйтьләгән көлке һәм сатирик хикәяләрен иҗат итә, көндәлек матбугатта күп санлы мәкаләләре белән катнаша. Әдипнең балалар өчен язылган яратып укыла торган “Ул үксез бала шул”, “Корбан”, “Нәҗип”, “Балалар атавы” исемле хикәяләре дә шул чорда язылган. Гомумән, революциягә кадәр Фатих Әмирханның әсәрләре тупланып 20 гә якын китабы басылып чыга.

Аның шушы сөйгән кызы белән очрашу

Мизгелләре,мөнәсәбәтләре “Кадерле минутлар”

дигән хикәясенең нигезенә дә салынган. Рашат

белән Разия арасындагы мәхәббәт тарихы,Рашатның

күп кенә кичерешләре һичшиксез Фатихның үзенеке.

Фатих Әмирханның иң гүзәл яшьлек еллары кадими Яңа бистәдә - иске тип сәүдәгәрләр, бистә мещаннары арасында узган. Ә егетнең хыялы-татар бистәсендә генә түгел, рус, Европа культурасында кайнау, гимназист һәм гимназисткалар, студент һәм студенткалар белән дөньяви уку йортларында, кичәләрдә, концерт-танцыларда йөрү, зур дөньяда гөж килеп яшәү була.

Шуңа күрә, бу хыялы аның бөтен әсәрләрендә дә үзәк сызык булып бара: “Гарәфә кич төшемдә”, “Кадерле минутлар”, “Хәят”, “Танымаганлыктан таныштык”, “Беренче ашкыну”, “Тигезсезләр”, Хәзрәт үгетләргә килде” – барысы да шул турыда сөйли.

Фатих Әмирханның эстетик идеалы – татар милли культурасын үзләштереп, шуннан һич тә баш тартмыйча, рус һәм Европа культурасы бөеклекләренә ирешкән яшь егет, яшь кыз. Аны “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе һәм Яңа бистә мохиты гына канәгатьләндерми. Шуңа күрә ул үзе ирешә алмаганнарны үз әсәрләренең геройларына бирергә тырыша. Алар культуралы, зыялы, белемле, югары әхлаклы, романслар, арияләр башкаралар, Гете, Тургенев, Лермонтов, Бунин әсәрләреннән өзекләр, мисаллар әйтеп сөйләшәләр.

Безнең милләт әнә шундый яшьләргә, шундый образаунный кешеләргә мохтаҗ иде.

Дикъкаткә лаек хәзерге көн татарның яшьләре,

Аңламак, белмәк, тәрәкъкый, мәгърифәт, хикмәт белән

Әйләнеп һәм нурланып тормакта һәрдәм башлары.

...

Йөрмәсен бәгъре өзек милләт киеп кашсыз йөзек,-

Без аның бик зур фәхерле, чын бриллиант кашлары! - дип куанып, шатланып, өметләнеп, ышанып язды Г. Тукай “Татар яшьләре” шигырендә(1912).

Әдипнең проза һәм драматургия әсәрләрендә күп кенә геройлар, кагыйдә буларак, әлбәттә, уңай идеалны чагылдыручы геройлар. Аларда бик күп очракта кеше бәхете, кеше язмышы турындагы мөһим проблема күтәрелә һәм ул әсәрләр тирән психологик сюжетка корылган була.

Әмирхан иҗатындагы төп тема, бик гомуми әйткәндә – искелек белән яңалык көрәше! Дөрес, татар әдәбиятында да бу тема Әмирхангача да бар иде. Бу көрәш бигрәк тә кадимчелек белән җәдитчелек арасындагы көрәш буларак сурәтләнә иде. Әмирхан исә бу көрәшкә яңа эчтәлек бирә; Җ. Вәлиди әйткәнчә “иң беренче урынны гаилә хәяты, аталар һәм балалар көрәше ала”. Бу фактта исә: Әмирхан әсәрләрендә феодализм богауларына, “яшь буынга җәелеп үсәргә ирек бирми торган урта гасыр калдыкларына каршы” көрәшкә әйләнә.

Ф. Әмирхан иҗаты – XX йөз башы татар тормышы тудырган күренеш. Ф.Әмирхан иҗаты шул чор Казан тормышына бөтен тамырлары белән береккән. Татар иҗтимагый фикере, мәдәнияте, әдәбияты, сәнгате тарихын өйрәнү өчен Фатих Әмирхан иҗаты әлеге серләре ачылмаган могҗизалы хәзинә булып тора.

Әмирханның бөтен иҗаты – психологик иҗат. Анда әллә ни зур вакыйгалар юк, анда шәхеснең тирән, болай карап торганда өстән күренеми торган фаҗигале язмышы, эчке дөньясы бар.

XX гасыр башы татар кызларының иң гүзәле – Ф.Әмирханның идеалы Хәят. Монда тирән фаҗига. Нинди чибәр, яшь, акыллы егетләр Газиз белән Йосыф ( “Яшьләр”) – боларның тормышында әлегә булмаган, ләкин булачак фаҗига. Саный китсәң, алар бик күп.

Әмирхан укучы күңеленең кылларын киереп куя, иң соңгы дәрәҗәгә тарттырып куя да... шул кылларда әкрен генә уйный, ипләп кенә укучының күңелен саклап кына... Аның әсәрләренең нервлары зыңлап тора, бер генә җөмләсен игътибарсыз уздырдыңмы, сюжет кырыла.

Фатих Әмирхан иҗаты турында сүз барганда, гадәттә, аны бөек рус язучысы И.С. Тургеневның шәкерте итеп күрсәтәләр. Бу - бер яклырак караш. Әмирхан бер Тургеневның гына түгел, бөтен рус һәм европа әдәбиятының тәэсирен кичергән тирән эрудицияле татар язучысы. Аның әсәрләрендә без Гете, Гейне, Шекспирны күрәбез. Ул үзенең әсәрләрендә аларча уйлап, татар мохитын тагын да киңрәк ача, алардан цитаталар китерә, персонажларының теленә бик еш кына шулар тудырган җөмләләрне сала. Фатих Әмирханның уңай геройлары, гомумән, үзенчәлекле: алар үз милләтләреннән, аның теленнән, матур гореф-гадәтләреннән баш тартмаган көе рус демократик һәм Европаның алдынгы әдәбиятын, культурасын, яшәү-көнкүреш рәвешләрен үзләштергәннәр һәм моны гамәлгә керткәннәр. Җ. Вәлиди аның турында болай дип яза:

“Ф. Әмирханның тагын бер хезмәте шул: ул татар әдәбиятын заман теләгенә муафыйк бер калыпка, Көнбатыш әдәбияты калыбына салды, аңа җитди бер форма бирде, телне, өслубне нечкәләп эшкәртүче булды. Фатих Әмирхан кирәк фикер ягыннан, кирәк форма белән тел ягыннан булсын, нәфис әдәбиятыбызны гарепләштерүдә(европалаштыру, көнбатышка якынайту) иң алдан чыгучы һәм киң юл ачучыдыр”(Кызыл Татарстан”,1926,№59,12 март).