
- •Татар теленнән 5 нче сыйныфның рус төркеме өчен белем бирү программасы
- •2012-2013 Нче уку елы татар теленнән укыту программасы
- •Аңлатма язуы Эш программасы статусы
- •Укучучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр.
- •Эш программасының эчтәлеге
- •Укыту-методик комплексы түбәндәге компонентлардан тора:
- •5 Нче сыйныфның рус төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы
- •Эш программасына төзәтмәләр кертү бите
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы
Түбән Мактама 1 нче урта мәктәбе
КИЛЕШЕНДЕ Методик берләшмә җитәкчесе _________ Шәймәрданова Л.А. МБ утырышы беркетмәсе № ___ “____” _____________ 2012 ел |
КИЛЕШЕНДЕ Укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары ________Фәрхетдинова А.М. “____” ____________2012 ел |
РАСЛЫЙМ Мәктәп директоры ___________ Гомәров И.Х. ____нчы номерлы боерык беләнгамәлгәкертелде “___” ___________ 2012 ел
|
Татар теленнән 5 нче сыйныфның рус төркеме өчен белем бирү программасы
Төзүче:
Педагогик совет
утырышында каралган
Протокол № ______
«__» _________ 20__г.
2012-2013 Нче уку елы татар теленнән укыту программасы
Сыйныф: 5нче сыйныф (рус төркеме)
Укытучы:
Сәгатьләр саны:
Барлыгы: 105 сәг., атнага 3сәг.
Планлаштыру “ Коммуникатив технология нигезендә рус телле бабаларга татар теле һәм әдәбият укыту программа”сы ( Төзүчеләре: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева)нигезендә төзелгән
Дәреслек: Татар теле: Рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек/ рус телендә сөйләшүче балалары өчен. – Казан: Татарстан китап нәшрияты. – 2011. – 143 б.
Автор: Р.З. Хәйдәрова.
Аңлатма язуы Эш программасы статусы
1. “Мәгариф турында” РФ Законы.
2. “Мәгариф турында” ТР Законы (1997 ел, 2 июль. Үзгәрешләр – 2012 ел, 21 июнь).
3. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).
4. “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).
5. Россия Федерациясенең 309-ФЗ номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).
6. Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2008.
7. Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы (1-11 нче сыйныфлар)/ Төзүчеләре: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. – Казан: Тат.кит. нәшрияты, 2011.
8.Татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре белән эшләү өчен методик киңәшләр, 2011-2012.
9. Түбән Мактама 1нче урта мәктәбенең “Эш программасы” турындагы нигезләмәсе, 28.03.2011.
10. Түбән Мактама 1нче урта мәктәбенең 2012-2013 нче уку елына укыту планы (2012 ел, 27 август).
Әлеге эш планы түбәндәге максатларны исәпкә алып төзелде:
укучыларның башлангыч мәктәптә үзләштерелгән белемнәрен һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү һәм алга таба үстерү;
татар теленең орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләрен системалы үзләштерү;
укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү;
укучыларда тел сиземләү күнекмәләре булдыру;
татар теленең башка телләр арасындагы урыны, татар дөньясы турында мәгълүмат бирү;
халыкларның үзара аңлашып һәм хезмәттәшлек итеп яшәвенә омтылыш тәрбияләү;
укучыларда татар телен өйрәнү мотивациясен арттыру.
Укучучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр.
Гомуми белем мәктәбен тәмамлаучы укучылар түбәндәге белемнәргә ия булырга тиешләр:
татар теленең фонетик, лексик, грамматик катламнарын һәм аларның берәмлекләрен гамәли куллана белү;
сөйләмне орфоэпик һәм орфографик яктан дөрес оештыра белү;
актив үзләштерелгән лексик берәмлекләрне сөйләмдә куллана белү;
телара, антонимнар, синонимнар, фразеологик һәм башка төр сүзлекләрдән файдалана белү;
сөйләм культурасы, әдәби тел, сөйләм ситуациясе кебек төшенчәләрне аңлап эш итә белү.