Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
5+кл.-+татар+теле.doc
Скачиваний:
28
Добавлен:
13.04.2015
Размер:
252.93 Кб
Скачать

Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы

Түбән Мактама 1 нче урта мәктәбе

КИЛЕШЕНДЕ

Методик берләшмә җитәкчесе

_________ Шәймәрданова Л.А.

МБ утырышы беркетмәсе № ___

“____” _____________ 2012 ел

КИЛЕШЕНДЕ

Укыту һәм тәрбия эшләре

буенча директор урынбасары

________Фәрхетдинова А.М.

“____” ____________2012 ел

РАСЛЫЙМ

Мәктәп директоры

___________ Гомәров И.Х.

____нчы номерлы боерык

беләнгамәлгәкертелде “___” ___________ 2012 ел

Татар теленнән 5 нче сыйныфның рус төркеме өчен белем бирү программасы

Төзүче:

Педагогик совет

утырышында каралган

Протокол № ______

«__» _________ 20__г.

2012-2013 Нче уку елы татар теленнән укыту программасы

Сыйныф: 5нче сыйныф (рус төркеме)

Укытучы:

Сәгатьләр саны:

Барлыгы: 105 сәг., атнага 3сәг.

Планлаштыру “ Коммуникатив технология нигезендә рус телле бабаларга татар теле һәм әдәбият укыту программа”сы ( Төзүчеләре: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева)нигезендә төзелгән

Дәреслек: Татар теле: Рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек/ рус телендә сөйләшүче балалары өчен. – Казан: Татарстан китап нәшрияты. – 2011. – 143 б.

Автор: Р.З. Хәйдәрова.

Аңлатма язуы Эш программасы статусы

1. “Мәгариф турында” РФ Законы.

2. “Мәгариф турында” ТР Законы (1997 ел, 2 июль. Үзгәрешләр – 2012 ел, 21 июнь).

3. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).

4. “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).

5. Россия Федерациясенең 309-ФЗ номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).

6. Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2008.

7. Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы (1-11 нче сыйныфлар)/ Төзүчеләре: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. – Казан: Тат.кит. нәшрияты, 2011.

8.Татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре белән эшләү өчен методик киңәшләр, 2011-2012.

9. Түбән Мактама 1нче урта мәктәбенең “Эш программасы” турындагы нигезләмәсе, 28.03.2011.

10. Түбән Мактама 1нче урта мәктәбенең 2012-2013 нче уку елына укыту планы (2012 ел, 27 август).

Әлеге эш планы түбәндәге максатларны исәпкә алып төзелде:

  1. укучыларның башлангыч мәктәптә үзләштерелгән белемнәрен һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү һәм алга таба үстерү;

  2. татар теленең орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләрен системалы үзләштерү;

  3. укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү;

  4. укучыларда тел сиземләү күнекмәләре булдыру;

  5. татар теленең башка телләр арасындагы урыны, татар дөньясы турында мәгълүмат бирү;

  6. халыкларның үзара аңлашып һәм хезмәттәшлек итеп яшәвенә омтылыш тәрбияләү;

  7. укучыларда татар телен өйрәнү мотивациясен арттыру.

Укучучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр.

Гомуми белем мәктәбен тәмамлаучы укучылар түбәндәге белемнәргә ия булырга тиешләр:

  1. татар теленең фонетик, лексик, грамматик катламнарын һәм аларның берәмлекләрен гамәли куллана белү;

  2. сөйләмне орфоэпик һәм орфографик яктан дөрес оештыра белү;

  3. актив үзләштерелгән лексик берәмлекләрне сөйләмдә куллана белү;

  4. телара, антонимнар, синонимнар, фразеологик һәм башка төр сүзлекләрдән файдалана белү;

  5. сөйләм культурасы, әдәби тел, сөйләм ситуациясе кебек төшенчәләрне аңлап эш итә белү.