Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:

Safiullina_Tatarsky_na_kazhdy_den

.pdf
Скачиваний:
55
Добавлен:
20.03.2015
Размер:
1.65 Mб
Скачать

∙Иң тиз туйдыра торган эш — ял...

* * * * * *

∙Яратмаган кеше белəн яраткан эшне дə эшлəп булмый...

∙Ашауда ялкаулар юк.

∙Ел авыр булса да, юлчылар бетми.

∙Чор нинди — Җыр шундый!

∙Беренче булырга кҮнекте исə, кеше икенче урынга кала.

∙Суын алмаган кое тизрəк корый.

* * * * * *

∙Акбур белəн кара фикер дə язып була.

∙Югары белемне кҮплəр ала, тирəн белемне кемнəр ала?

∙Акыл теше ахмакка да чыга.

∙Башы тулы цифр: гел нольлəр дə нольлəр.

* * * * * *

∙Баласызлар бакчага чəчəк утырта, балалылар бəрəңге туты-

ра.

∙əти-əнине дə аңлый башладык, Үзлəре генə юк.

∙Оныклар бабайны яшəртə.

∙Бала чагың — баллы чагың.

* * * * * *

∙Мода — хатын-кыз дигəн кибетнең витринасы...

∙Кошелегыңны югалтсаң да, кешелегеңне югалтма.

382

Татар поэзиясеннəн Үрнəклəр.

Г.Тукай.

Безнең гаилə

əткəй, əнкəй, мин, апай, əби, бабай Һəм бер песи. Безнең Өйдə без ҖидəҮ: безнең песи — Җиденчесе.

Бергə ашый, чəй эчə, безнең лə бергə йоклый ул, Хезмəте дə бар: Өйне тычкан явыздан саклый ул.

Дəрдемəнд

* * *

Кил, Өйрəн, и туган, бер башка телне, БҮтəн теллəр белҮ яхшы ҺӨнəрдер. Катыштырма вəлəкин телгə телне, Тел уйнатмак наданлыктан əсəрдер.

* * *

Стремись, мой друг, постичь язык чужой, Ведь он для нас — живое ремесло.

Но языки не путай, милый мой! — Свои познанья обратишь во зло.

(Перевод В.Ганиева)

ЗӨлфəт

Туган тел хакында

Тел ачылгач əйтə алсаң: «əни!» — дип, Тел ачылгач əйтə алсаң: «əти!» — дип — КҮзлəреңə яшьлəр тыгылмас, Туган телең əле бу булмас.

Соң минутта əйтə алсаң: «əни!» — дип, Соң минутта əйтə алсаң: «əти!» — дип —

383

КҮзлəреңə яшьлəр тыгылыр,

Туган телең əнə шул булыр...

Г.Афзал

* * *

əшəке кешелəр була. əшəке халык булмый. əшəке тарихчы була! əшəке тарих булмый.

Н.НəҖми

* * *

Кичə дустым мине əрлəде, ə дошманым бҮген мактады.

Дустымның шул əрлəҮ сҮзлəре Дошман мактавыннан саклады.

Н.НəҖми

Акыл

Акыллыдан акыл артмас — Акыллы Һич акыл сатмас.

Н.НəҖми

* * *

Гомернең бар ике очы: Кеше туа, Үлə.

Үлгəч, кешене Җирлəргə КҮпме кеше килə!

А кайберен озата бит БӨтен дӨнья йӨзе.

ə тапканда, əни таба аны Тик бер Үзе.

И.Юзиев

Сəйдəш урамында уйлану

384

Исəн чакта сине кҮрəлмəдем, Баралмадым синең яныңа. Лəкин кҮңел, КӨннəр Үткəн саен,

Якын дустай сине сагына. ГӨллəр, Назлы гӨллəр,

Язны сагынып чəчəк аталар, Урам.

Шушы урам, истəлегең булып, Синең исмең белəн аталган.

Яңа Җырларыңны кӨйли-кӨйли, Бу урамннан кҮпме Үттең син?.. Салих абый, Урамнарда гына тҮгел КҮңеллəрдə

КҮпме моң калдырып киттең син. Менə берəҮ Җиллəр исҮенə

Тəрəзəсен ачып куйган да Өзелеп-Өзелеп синең кӨйне уйный Чумган килеш тирəн уйларга.

Юк, Бер без генə тҮгел, Хəтта

КӨйлəрең дə Сагына сине — язлар Җырчысын. Салих абый,

Кабатланмас бер матурлык булып, Син тормышны бизəп торырсың. Менə урам.

Сəйдəш кҮңеледəй Киң Һəм матур...

əйтерсең лə Моңнарыннан аның нурланган. Менə Сəйдəш.

Илебезнең мə»рур данын Җырлап Марш булып Үтə урамнан.

385

Ул моң булып яши кҮңеллəрдə, Ул рух алып керə Өйлəргə.

Их, Исəн чакта сине кҮрəлмəдем

СҮзем бик кҮп иде сӨйлəргə.

Р.Фəйзуллин

Пушкин кабере янында

Колакта — «Вечерний звон». Уемда — «кичке азан».

КҮңел тӨпкелендə — моң.

Р.Фəйзуллин Чегəннəр

Юл читендə чатырлары. Башкалада — театрлары!

. . . . . . . . . . . . . . . . . .

Сəнгате чыкмаса юкка, Үлем юк халыкка

Р.Фəйзуллин

Кичке тӨслəр

Ак пароход. Кара дулкын. Кызыл маяк. Соры ком.

Зəңгəр кҮктə Якты йолдыз. Яшел ярда Сары кыз.

Р.Фəйзуллин

386

Картлар сҮзе

Ике хəзинə бар дӨньяда: саклагыз! Каберстан аның берсе. Гел гӨлдə булсын! Китапханə — икенчесе. КҮңелдə булсын! Базар болай да калыр...

Р.Фəйзуллин

ТӨнге Алупка

Диңгез — кӨзге. Ай — бер шəм. Ай-Петридə — Чишмəм! Чылтырый да Чылтырый.

М.ə»лəмов

* * *

Карт:

— Буйга да Үскəнсең, улым, Ходайдан бəхет сора!

Егет:

— Бəхетме, бабай? Ул бары Ике Өй аша тора!

Р.Гатауллин

* * *

Янган йӨрəк, сузылган кул — минеке.

Ике толым, кап-кара кҮз — синеке.

Егерме ике кояш эзе — минеке.

Уналты яз, гӨлчəчəклəр — синеке.

— — — — — — — — — — —

387

... Ал йӨрəгем! БҮгеннəн ул синеке.

Синең йӨрəк булсын лəкин минеке.

Ал кулларым! Нык каты кул — синеке.

Язың-ямең булсын лəкин минеке.

Син ризамы? «Юк!» — дисеңме?.. Синең эш.

«СӨймə мине, оныт!» — дисең? Синең эш!

... Тик оныту Һəм онытмау Минем эш.

М.Галиев

Кайту

(əтилəр Җыры)

Олы юлдан яуга киткəн чакта таң жиленнəн томан таралды. Авыл башындагы куш наратка атлар да бит борылып карады. Һаваларда торна тавышлары, ишетелə канат кагышлары, кошларда да кеше язмышлары, чит Җирлəргə китеп барышлары.

Туган якның хəбəрлəрен белдек ызаннардан искəн Җиллəрдəн. КҮплəребез олы юлдан кире кайталмады ерак иллəрдəн. Һаваларда торна тавышлары, ишетелə канат кагышлары, кошларда да кеше язмышлары, чит Җирлəрдəн кайтып барышлары.

З.Мансуров

388

«Хəзергə...»

«Хəзергə...» — дип кул бирəбез Кич кҮрешер ярга да.

Җир читенə олагабыз, биштəр асып аркага: «Хəзергə...»

«Хəзергə...» — дип кулын изи ЙӨз яшəгəн картлар да. БҮтəн мəңге кҮрешалмас Дуслар кала чатларда: «Хəзергə...»

«Хəзергə...» — дип саубуллашып, кҮмелəбез елларга.

Җирдə кабат кҮрешмəсəк, очрашырбыз Җырларда...

— Хə-зер-гə!..

М.ə»лəмов

* * *

Кич. Кече Тирəн кҮл. Су коенам. Тып-тыныч.

Өстə йолдыз, аста йолдыз. Батар идем, эчтə йолдыз, Ул да батса... куркыныч.

М.ə»лəмов

Ай яктыра, йолдызлар яна...

Сагышлы тӨн. Өстə — зəңгəр кҮктə

Ай яктыра, йолдызлар яна...

Һəм китəсе килə чиксезлеккə —

Иң ахыргы йолдызларга таба...

Сагышлы тӨн. Зəңгəр кҮктə — тӨптə

389

Ай яктыра, йолдызлар яна...

Сикерəсе килə мəңгелеккə, Иң ахыргы йолдызга таба.

М.Галиев

Дулкынга карап

Килə дə китə дулкыннар, килə дə китə генə. Кагыла Җиле диңгезнең синең ак итəгеңə.

Килə дə китə дулкыннар, килə дə китə генə.

Мин дə бит бҮтəнчə идем, бҮтəнчə кичə генə.

Килə дə китə дулкыннар, килə дə китə генə. Тизлəтə йӨрəк тибешен килəчəк исəбенə.

Килə дə китə дулкыннар, килə дə китə генə.

əзер бул синнəн алдарак тормыштан китəремə.

390

زөрле стильлəрдəн текст үрнəклəре

ЯЗМАЧЫЛЫК ҺəМ Мə»РИФəТ

Чыганаклар Һəм фəнни эзлəнҮлəр борынгы тӨркилəрнең бик борынгы заманнардан бирле дəҮлəт мəдəниятенə Һəм шуңа бəйлəнешле язма культурага ия булганнары хакында сӨйли. Соңгы елларда бу хакта сенцациягə якын ачышлар булып тора. Үз вакытында казакъ шагыйре Олжас СӨлəймановның «Аз и Я» исемле китабы шау-шу кузгаткан иде. Ул Үзенең бу китабында тӨрки язма мəдəниятенең, хəтта шумер Һ.б.борынгы культураларда да урын алуы хакында язды.

Соңгы елларда академик М.З.Зəкиев безнең Җирлəрдə Болгар дəҮлəтенə кадəр Үк югары мəдəнияткə ия булган тӨрки Биарм дигəн дəҮлəт хакында Үзенең фикерлəрен язып чыкты.

Идел-Урал буйларында таралган Һəм V—VII гасырларга караган акчалар Һəм алтын, кӨмеш савыт-сабалардагы язулары озак вакытлар бик кҮп галимнəрнең и»тибарында булды ə.Г.МӨхəммəдиев бу язуларның борынгы, моңа кадəр легендар дип исəплəгəн тӨрки цивилизация — тӨркичə Һəм фарсыча Туран, кытайча Кангюй дип аталган дəҮлəткə караганлыклары турында язды. Илнең Үзəге Урта Азиянең Өргəнеч шəҺəре янында булган. ТӨньяктагы Кама, Урал буйлары да дəҮлəтнең чик билəмəлəрен тəшкил иткəн. ə.Г.МӨхəммəдиев шундый тӨрки кабилəлəр дип археологиядə «Имəнкискə культурасы» кабилəлəрен (III гасыр ахыры — VIII йӨз башы) таный. Галим тəңкə, савыт-сабалардагы туран язулары тӨрки рун язуларына кадəр мең елдан артык элек барлыкка килгəн дигəн фикердə тора. Туран язулары тӨркилəргə мең еллап хезмəт иткəннəр. Алар б.э.к. барлыкка килгəн арами əлифбасына якын. Арами язуы Үзе финикия язуыннан килеп чыккан. ə араминың Үзеннəн соңрак сурия, гарəп, пəҺлəви, уйгыр, монгол язулары туган.

Болгарларга кадəр безнең якларда таралган борынгы тӨрки эзлəр хакында тагын шуны əйтəсе килə. Еш кына галимнəр арасында Азов болгарларының ни Өчен нəкъ безнең якларга килҮлəре хакында сҮз булып ала. Бу тӨбəклəрдə болгарларга кадəр Үк тӨрки мəдəният таралган Һəм тӨрки кабилəлəр

391

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]