Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
1.docx
Скачиваний:
21
Добавлен:
18.03.2015
Размер:
81.15 Кб
Скачать

Иярчен максат җөмлә

       

Синтетик төре

Аналитик төре

1.өчен бәйлеге, дип сүзе ярдәмендә;

2.-сын / -сен боер. фиг. формасы + -га / -гә юнәлеш килеше кушымчасы;

3.-маска / -мәскә фигыль формасы.

1.шуның өчен, моның өчен, аның өчен мөнәсәбәтле сүзләре ярдәмендә;

2.көттерү интонациясе.

 Укытучы: Бик яхшы, укучылар. Ә хәзер дәреслекләрнең 58 нче битен ачып, иярчен максат җөмлә турында укыйбыз. Әйдә, ...

(укучы параграфны укый)

Укытучы: Рәхмәт, яхшы. Дәресебезне дәвам итәбез. Укучылар, иярчен максат җөмләләр аналитик төрдән синтетик төргә үзгәрәләр һәм үзара синонимнар булып торалар. Моны ныклап карау өчен слайдка игътибар итик әле.

Тавыш йомшак, моңлы һәм табиги чыксын өчен, кулбашны һәм күкрәкне югары күтәрмәенчә, тыныч, тигез генә тын алу кирәк. - (...өчен) [ ] бу максат җөмлә, синтетик төре.

Тавыш йомшак, моңлы һәм табиги чыксын дип , кулбашны һәм күкрәкне югары күтәрмәенчә, тыныч, тигез генә тын алу кирәк. - (...дип) [ ] бу максат җөмлә, синтетик төре.

Тавыш йомшак, моңлы һәм табиги чыксын, шуның өчен кулбашны һәм күкрәкне югары күтәрмәенчә, тыныч, тигез генә тын алу кирәк.

(...), [ шуның өчен] бу максат җөмлә, аналитик төре.

Укытучы: Күргәнебезчә, җөмләләр бәйләүче чаралары белән генә аерылалар. Димәк, бер җөмләне төрле бәйләүче чаралар ярдәмендә бер төрдән икенче төргә үзгәртеп була. Шуны да әйтергә кирәк: еш кына иярчен максат җөмләләрне иярчен сәбәп җөмләләр белән бутыйлар. Кайбер очракта иярчен сәбәп җөмләгә дә, иярчен максат җөмләгә дә бер үк сорау куеп була. Мондый очракта җөмләнең төрен дөрес билгеләү өчен, түбәндәге үзенчәлекне истә тотарга кирәк: иярчен сәбәп җөмләдәге процесс үткәнгә карый, ә иярчен максат җөмләдәге процесс киләчәккә карый. 

Мәсәлән:

Витаминлы азыклар ашау сәламәтлек өчен мөһим булгач, дөрес туклану турында онытмадым. 

Мәсьәлә яхшырак аңлашылсын өчен, мин сине бер вакыйга белән таныштырып китәм. ( Гадел Кутуй )

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту этабы.

Укытучы: Укучылар, хәзер яңа материалны ныгыту өчен күнегү эшләп алабыз. Дәреслекнең 58 нче битен ачабыз һәм 99 нчы күнегүне язмача эшлибез. Укучылар, бу күнегүдә сез тиешле тыныш билгеләрен куеп, иң элек – иярчен максат, аннан соң иярчен сәбәп җөмләле кушма җөмләләрне күчереп язарга тиеш буласыз. Соңыннан җөмләләрнең схемаларын да сызасыз.

  1. Күңелләремә ап-ак нур тулсын дип

Кешеләрем сезгә эндәшәм.

( дип ) [ ]. синетик төре

2.     Өй якты һәм җылы булсын өчен, аны бөтен гигиена таләпләренә җавап бирерлек итеп салырга кирәк.

( ... өчен), [  ].    синтетик төре

3.     Уру вакытында башлансыншуның өчен машиналарны алдан ук хәзерләп куегыз.

( ... ), [ шуның өчен].     аналитик төре

4.     Һөнәрчедән шәберәк оста булган көе, ул яшәсен дип, бу һөнәргә тотынмай торган бит.

[ (дип), ]. синтетик төре

5.     Мин Тукайдан үрнәк алам дисең,

Бу түбәнлек түгел, һич түгел,

Чөнки Тукай халык моңнарының

Бакчасында тибрәп үскән гөл.

[  ], (чөнки)  аналитик төре

6.     Барча кош-корт йоклаган булгангаурман тын икән.

( ...-ганга), [  ]   синтетик төре

Укытучы: Укучылар, хәзер яңа материалны ныгыту өчен тагын бер күнегү эшләп алабыз. Мин сезгә карточкалар таратып чыгам, һәм сез теманың төрле якларын карап, аның төп һәм төп булмаган билгеләрен, мисаллар һәм мисал була алмый торган очракларын язарсыз. (Һәр укучыга алдан әзерләп куелган А4 кәгазь бите бирелә.)

Укытучы:

Аналитик төрнең төп билгеләре

ИЯРЧЕН МАКСАТҖӨМЛӘ

Синтетик төрнең төп билгеләре

Мисаллар

мисаллар



Укытучы. Эшләп бетергәнсез дип ышанам, а хәзер тикшереп алабыз.

Укытучы: Бик дөрес, укучылар, булдырдыгыз. Ә хәзер, минем сезгә Россиянең атҡазанган спорт мастеры, Ванкувер Паралимпиадасының 4 тапкыр чемпионы, Сочи олимпиадасында Россия вәкиле, Россия терәк-хәрәкәт әгъзалары зарарланган инвалидларның физкультура һәм спорт федерациясы беренче вице-президенты, актив җәмәгать эшмәкәре турында укып китәсем килә.

Бәләкәй чагында яшьтәшләрдән бер нәрсә белән дә аерылып тормаган гадәти малай булган. “Дусларым белән бергә волейбол уйнадым, туп типтем, чаңгыда йөгердем, бокс һәм самбо белән шөгелләндем, ләкин бер спорт төре белән дә ныклап мавыкмадым. Тормыш шулай үз җаена агыр да агыр иде, тик 17 яшемдә булган юл маҗарасы барысын да кинәт үзгәртте. Бөтен дөнъясы якты бизәкләргә чорналган, бер кайгы-хәсрәте булмаган үсмерне капыл өлкәнәйтеп, вакытыннан алда ир корына индерде. Тормышны өр-яңа биттән башларга туры килде. Ләкин ялгызы гына мондый тормыш сынавын җырып чыгу бик кыендыр. Мин ялгыз булмадым, минем терәгем - әтием һәм әнием, хатыным һәм балаларым.

Стәрлетамак шәһәренең инвалидлар оешмасы да яңа язмышымны кабул итәргә ярдәм итте. 2003 елда мин оешмага килеп, төрле спорт төрләре белән шөгелләндем, ә соңыннан чаңгы ярышына һәм биатлонга өстенлек биреп, ныклы күнекмәләргә тотындым. Мондагы мөхит миңа яңа сулыш өстәгәндәй булды. Хәл итәсе мәсьәләләр һәм проблемаларның бер булуы безне якынайтты, ә дөнъя сынаулары алдында сынмаган-бөгелмәгән кешеләр белән аралашу миңә көч өстәде. Якты хыяллар корырга курыкмаган, үзләрен бер кемнән дә кәм санамаган, дөньяга шатланып карый белгән кешеләр белән аралашу яхшы тормыш мәктәбе булды. Ике ел дүрт стенага бикләнеп, авыр уйлар белән яшәгәннән соң, шушы оешма коллективына барып эләгеүемне зур бәхет дип саныйм. Кирәкле вакытта кирәкле кешеләр белән дуслашырга насип итте, бу да тормышта бик мөһим бит.

Укытучы. Бу текстны тыңлаганнан соң, укучылар сезне нинди уйлар кичерделәр? Мин юкка бу текстны сезгә укымадым. Без дәрес башында максатлар турында сүз башлаган идек, шул темага кайтып, сез тагын ниләр әйтеп китер идегез?

Укытучы. Укучылар, тормышта нинди генә авырлыклар булмасын, аны көч-хәл белән үтә белергә кирәк, сынмаска. Һәрвакыт үз алдына максат куеп, шул максатларга ирешергә кирәк. Уңышлы кеше буласын килсә, кулыңнан бөтен әйбер чыксын өчен максат һәм теләк кирәк. Һәр эшләгән эшегезнең максаты һәм мәгьнәсе булырга тиеш. Ирек Зарипов кебек кешеләр белән горурланып яшик һәм безнең арада да үз көченә ышанып яшәгән кешеләр күбрәк булсын иде.

  1. Өйгә эш.

Укытучы. Ә хәзер көндәлекләрне ачып өй эшен язып куябыз. Сезгә

“Минем киләчәк” дигән темага кечкенә инша язып килергә. Ул иншада иярчен максат һәм иярчән сәбәп җөмләләрне кулланырга кирәк.

 Укытучы: Укучылар, өй эше аңлашылдымы, сорауларыгыз юкмы?

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]