Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
1.docx
Скачиваний:
21
Добавлен:
18.03.2015
Размер:
81.15 Кб
Скачать

План - конспект

Дәреснең темасы: Иярчен максат җөмләләр

Класс(ы):  8 нче сыйныф

Предмет(ы): Татар теле

Дәрес максатлары: 

 фәнни максат: иярчен максат җөмлә турында мәгълүмат бирү;

коммуникатив максат: иярчен максат җөмләләр кулланып, кечкенә хикәя төзү;

тәрбияви максат: укучыларда тормыш максатларын билгеләү.

II. Бурычлар:

1.     иярчен максат җөмлә турында мәгълүмат бирү;

2.     иярчен максат җөмләне иярчен сәбәп җөмләдән аерырга өйрәтү;

3.     бәйләүче чаралар нигезендә иярчен максат җөмләләрне танырга өйрәтү;

4.     иярчен максат җөмләләр хисабына укучыларның сүзлек байлыгын арттыру.

III. Принциплар:

1.     дидактик принциплар: фәннилек, күрсәтмәлелек, эзлеклелек, предметара бәйләнеш;

2.     лингвистик принциплар: функциональ, бүлекара бәйләнеш.

3.     гомумметодик принциплар: коммуникатив, ситуатив – тематик 4.     хосусый методик принциплар: чагыштыру, грамматик теория белән сөйләм практикасының берлеге.

IV. Укыту ысуллары:

1.     аңлату – күрсәтү;

2.     өлешчә эзләнү;

3.     тикшеренү.

V. Укыту алымнары: таблица белән эшләү, темага карата фикер алышу, күнегүләр эшләү, ребус чишү, карточкалар белән эш.

VI. Дәреснең төре: катнаш дәрес.

Кулланылган әдәбият:

1.     Зәкиев М.З. Татар теле :Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 8 нче с-фы өчен д-лек / М.З. Зәкиев. – Тулыл. 4 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2007. – 159 б.

2.     Максимов Н.В., Шәйхразиева З.В. Синтаксистан таблицалар һәм схемалар: Укытучылар өчен кулланма / Н.В. Максимов, З.В. Шәйхразиева. – Казан: РИЦ: Школа, 2007. – 88 б.

3.     Максимов Н.В., Шәйхразиева З.В. Урта мәктәптә татар теле укыту: Кушма җөмлә синтаксисы: 8-11 нче сыйныф укучылары өчен кулланма / Н.В. Максимов, З.В. Шәйхразиева. – Казан: Мәгариф, 2005. – 111 б. 

Кулланылган методик әдәбият:

1.     Абдрәхимова Я.Х. Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 8-9 нчы с-фларында эшләүче укытучылар өчен кулланма / Я. Х. Абдрәхимова. – Казан: Мәгариф, 2005.– 175 б.

2.     Зәкиев М.З. Татар теле :Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 8 нче с-фы өчен д-лек / М.З. Зәкиев. – Тулыл. 4 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2007. – 159 б.

3.     Максимов Н.В., Шәйхразиева З.В. Синтаксистан таблицалар һәм схемалар: Укытучылар өчен кулланма / Н.В. Максимов, З.В. Шәйхразиева. – Казан: РИЦ: Школа, 2007. – 88 б.

4.     Максимов Н.В., Шәйхразиева З.В. Урта мәктәптә татар теле укыту: Кушма җөмлә синтаксисы: 8-11 нче сыйныф укучылары өчен кулланма / Н.В. Максимов, З.В. Шәйхразиева. – Казан: Мәгариф, 2005. – 111 б.

5.     Шәкүрова М.М., Йосыпов А.Ф. Татар телен укыту методикасы: Теория. Дәрес эшкәртмәсе. Планнар. Тестлар / М. М. Шәкүрова, А. Ф. Йосыпов. – Казан: “Отечество”, 2008. – 164 б. 

 .

 

Дәрес планы

I. Башламөлеше

II.               Актуальләштерү этабы:                                                                  

1.     Узган  дәрестә  үтелгән “Иярчен сәбәп җөмлә” темасын искә төшерү максаты белән сорауларга җавап алу;    

2.     Өй эшен тикшерү.                                                                            

III.           Яңа материалны аңлату этабы:                                                     

1.     Яңа материалны аңлату;                                                                

2.     “Иярчен максат җөмлә” дигән таблица белән эшләү;                 

3.     Дәреслектән тиешле параграфны уку;                                           

IV.           Белем һәм күнекмәләрне ныгыту этабы:                                     

1.     Дәреслек белән эш:;                            

2.     “Эш беткәч уйнарга ярый” дигән темага хикәя төзү;                             

V.               Өйгә эш:                                                                                              

1.     Дәреслекнең 95 бит. теоретик материалны укырга;                    

2.     күнегү (язмача);                                                                    

VI.           Дәрескә йомгак:                                                                                  

1.     Карточкалар белән эш;                                                                   

2.     Билгеләр кую.                                                                                  

Дәрес барышы

I. Оештыру моменты. Укытучы.

- Исәнмесез,укучылар!Утырыгыз! 

Һәр көнебез яхшы үтсен өчен, Хәерле көн телик таңнар саен,  Аяз күкләр телик җиребезгә.  Кояшлы көн телик һәр кешегә,  Һәм иминлек телик җиребезгә,  Хәерле көн телик барчабызга,  Хәерле көн телик үзебезгә.  Менә яңа көн туды.Һәр яңа көн тууга бу җирдә яшәргә теләгебез арта. Без моның белән бик бәхетлебез.Иртәнге таң җилләре безгә аяз көннәр,имин эш көннәре алып килсен.Күтәренке рух,күңелле кәеф белән дәресебезне башлыйбыз(елмаю). ( 1 слайд)

  1. Актуальләштерү этабы.

Укытучы. Яңа темага керешкәнче әйдәгез әле алдагы темаларны кабатлап китик һәм тактадагы буш белем корзинасын булган белемнәребез белән тутырып алыйк.

  • Нәрсә соң ул җөмлә? (Сөйләмнең чынбарлык турында хәбәр итә һәм сөйләүченең чынбарлыкка мөнәсәбәтен белдерә торган берәмлеге).

  • Әйтү максаты ягыннан гади җөмләләрне нинди төрләргә бүләләр? (хикәя, сорау, тойгы һәм боеру)

  • Составы ягыннан нинди җөмләләр бар? (бер составлы һәм ике составлы)

  • Кушма җөмләләр нинди ике төргә бүленәләр? (тезмә кушма җөмләләр һәм иярченле кушма җөмләләр)

  • Иярченле кушма җөмләгә билгеләмә бирегез? ( Үзара ияртү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган җөмлә иярченле кушма җөмлә дип атала)

  • Мәгънәләре ягыннан иярчен җөмләләр нинди төрләргә бүленәләр?

( иярчен ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, рәвеш, күләм, урын, вакыт, сәбәп, максат- болары үткәннәре һәм тагы да шарт һәм күләм иярчен җөмләләр)

  • Төзелеше ягыннан? (синтетик һәм аналитик)

  • Аналитик иярчен җөмләләрнең бәйләүче чаралары? (парлы һәм ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр, ияртүче теркәгеч, көттерү интонациясе)

  • Синтетик иярчен җөмләләрнең бәйләүче чаралары? (кушымчалар, бәйлек һәм бәйлек сүзләр, янәшә тору)

  • Бу нинди җөмлә?

Кешеләргә мәрхәмәтле булу бәндәләрнең үз-үзләренә мәрхәмәтле булуларыннан килә, чөнки кешеләргә булган мәрхәмәтләрнең нәтиҗәсе бәндәнең үзенә кайтыр. (иярчен сәбәп җөмлә)

  1. Яңа материалны аңлату этабы

Укытучы. Белем корзинасын яртылаш тутырдык, молодцы. Дәрес ахырында без корзинаны тутырып бетерербез. Ә хәзер, укучылар, слайдтагы текста игьтибар итегез. Минем сезгә кечкенә текстны укып китәсем килә.

Нинди генә эшне эшләсәк тә, без аны максатсыз, бушка эшләмибез.

Берәр нәрсә төзесәк тә, укырга керсәк тә, кәсеб итсәк тә, гаилә корсак та, хәтта ял итсәк тә барысын да без бер максат белән эшлибез. Шулай ук бу дөньяда ни генә булмасын, ул зурмы, кечкенәме, күренәме ул безгә, әллә күренмиме; һәрнәрсәнең үз максаты, мәгънәсе, вазыйфасы бар. Аллаһ та бу хакта әйтә:“Без күкне һәм җирне һәм аларның арасындагы барлык нәрсәләрне юкка гына бар итмәдек.

Укытучы. Укучылар, бу текстта нәрсә турында сүз бара? ( максат)

Укытучы. Максат төшенчәсен кем ничек аңлый?

Укытучы. Ни өчен без максатлар кирәк дибез?

Укытучы. Әйе, дөрес. Максат, бу тормышта һәр нәрсә ниндидер булсада максат белән эшләнә. Һәр башкарыла торган эш алдыннан без үзебезгә максатлар куябыз, шулаймы?

Укытучы. Әдәбиятыбызда да максат турында аз әйтелмәгән. Шәхесләр максат турында бик күп фикерләр, афоризмнар әйткәннәр.. Укучылар, әйдәгез без сезнең белән слайдтагы язылган шәхесләрнең фикерләре белән танышып чыгыйк әле. ..., укысын әле.

  • Чын тормышның төп максаты-гүзәллекне тоя белү, яхшылыкка омтылу.”(А.Платон)

  • Дөнья матур, якты. Тик шул матурлык, шул яктылыкны күрер өчен, кеше үз тормышын үзе бизәргә тиеш. (М. Кәрим)

  • Бәхетле яшәү өчен, кемдер акча тели, кемгәдер гаилә кирәк, ә кайберәүләр сәламәтлекне өстен куялар. ( Халык)

  • Максатка ирешү өчен бер генә нәрсә кирәк: алга бару. (Оноре де Бальзак)

  • Үзенең максатын тормышка ашырудан тәм табучы гына ирекле була ала. (Цицерон)

  • Бернинди максатсыз нәрсә дә булса эшләү берни дә эшләмәүгә караганда күпкә яхшырак. (Сократ)

Укытучы. Ә хәзер, дәресебезнең темасын ачыклау өчен тактадагы ребуска күз салыйк әле.

,,,, ,,С

Укучы. Максат.

Укытучы: Дөрес. Димәк, укучылар, бүгенге дәресебезнең темасы – “Иярчен максат җөмлә”. Иярчен җөмләләрнең без кайсы төрләрен өйрәндегез? ( Искә төшереп китәләр). Ә бүген без иярчен максат җөмләне өйрәнә башларбыз.Укучылар, хәзер дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны һәм теманы язып куябыз. Бүген егерме алтынчы март , тема “Иярчен максат җөмлә”.

Укучылар, тактага игътибар итик әле. Монда безнең ике җөмлә бирелгән:

Шулай да, безнең буын ул көннәргә барып җитсен өчен, безгә бик күп кан коярга, бик күп тир түгәргә туры киләчәк әле. (Г. И.) (...өчен),[ ]

Җирдә ныклы тынычлык урнашсын дип, халкыбыз бөтен мөмкинлекләрдән файдалана. (...дип), [ ]

Беренче җөмләне безгә кем укыр икән?

Укучы: Шулай да, безнең буын ул көннәргә барып җитсен өчен, безгә бик күп кан коярга, бик күп тир түгәргә туры киләчәк әле.

Укытучы: Бу җөмләнең баш кисәкләрен табыйк әле.

Укучы: Буын, барып җитсен, кан коярга, тир түгәргә киләчәк .

Укытучы: Әйе, кайсы җөмлә баш җөмлә була?

Укучы: Икенче җөмлә баш җөмлә була, беренче җөмлә иярчен җөмлә була.

Укытучы: Иярчен җөмләнең төрен билгеләп карыйк әле, моның өчен баш җөмләдән иярчен җөмләгә нинди сорау куеп була?

Укучы: Ни өчен безгә кан кояряга, тир түгәргә туры киләчәк?

Укытучы: Бик дөрес. Бәйләүче чарасы кайда?

Укучы:  Өчен мөнәсәбәтле сүзе. Иярчен максат җөмлә баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән максат хәлен ачыклый.

Укытучы: Яхшы. Димәк, укучылар, бу җөмлә иярчен максат җөмлә була. Укучылар, иярчен максат җөмләнең кагыйдәсен чыгарып карыйк әле. Әйдә, ...

УкучыИярчен максат җөмлә я баш җөмләнең максат хәле урынында килә, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән максат хәлен ачыклый.

Укытучы: Бик яхшы. Димәк, укучылар, иярчен максат җөмлә баш җөмләнең максат хәле урынында килә һәм баш җөмләдәге мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән максат хәленең конкрет эчтәлеген тәшкил итә. Җөмләнең мәгънә ягыннан төрен билгеләгәндә бәйләүче чараларны белү мөһим. Әйдәгез әле иярчен максат җөмләне баш җөмләгә бәйләүче чараларны тактадагы таблицадан карап китик. Укучылар, кем безгә аналитик төренең бәйләүче чараларын укып чыгар? Әйдә әле, ...

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]