Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Khik_1241_ya_figyl.docx
Скачиваний:
33
Добавлен:
10.02.2015
Размер:
28.96 Кб
Скачать

Хикәя фигыль

Хикәя фигыль эш-хәлне сөйләү моментына мөнәсәбәттә белдерә. Аның хәзерге, үткән һәм киләчәк заманга караган 9 формасы бар.

Хикәя фигыль шулай ук зат-сан, юнәлеш, дәрәҗә белән төрләнә, барлык һәм юклык формаларына ия.

Хәзерге заман хикәя фигыль

Хәзерге заман хикәя фигыль хәзерге вакытта башкарыла торган эшләрне белдерә һәм нишли соравына җавап бирә. Барлыкта -а/-ә (-ый/-и) кушымчасы белән ясала:

  • -а/-ә кушымчасы тартык авазга тәмамланган фигыльләргә ялгана: бар-а, кил-ә.

  • -ый/-и кушымчасы сузык авазга беткән фигыльләргә ялгана, һәм бу очракта сузык аваз кыскара: кара+ый = карый, сөйлә+и = сөйли.

  • Искәрмәләр:

тап- → таба

ак- → ага

куй- куя

ау- ава

ту- туа

Юклык формасы -мый/-ми (-мый/-ми → -ма/-мә + -ый/-и) кушымчасы белән ясала, бу очракта фигыльнең тамыры үзгәрми: бар-мый, кил-ми, кара-мый, сөйлә-ми.

Берлек сан

Күплек сан

Мин

язам

сөйлим

язмыйм

сөйләмим

Без

язабыз

сөйлибез

язмыйбыз

сөйләмибез

Син

язасың

сөйлисең

язмыйсың

сөйләмисең

Сез

язасыз

сөйлисез

язмыйсыз

сөйләмисез

Ул

яза

сөйли

язмый

сөйләми

Алар

язалар

сөйлиләр

язмыйлар

сөйләмиләр

Ул телефоннан сөйләшә.

Гафу итегез, мин сезне аңламыйм.

Хәзерге заман хикәя фигыль башка мәгънәләр дә белдерергә мөмкин:

  1. даими була торган яки гадәти эш-хәлләр (мәкаль-әйтемнәрдә, табигать күренешләрен тасвирлаганда):

Балык башыннан чери (бозыла) (Мәкаль).

Алма агачыннан ерак төшми (Мәкаль).

Язын көннәр озая, төннәр кыскара.

  1. үткән заман мәгънәсендә (әдәби әсәрләрдә, биографияләрдә):

Татар шагыйре Һади Такташ 1901 нче елның 1 нче гыйнварында элекке Тамбов губернасы Сыркыды авылында туа.

  1. билгеле киләчәк заман мәгънәсендә:

Мин хәзер китапханәгә керәм.

Иртәгә кунакка барабыз.

Үткән заман хикәя фигыльләр

Гомуми мәгълүмат

Үткән заман хикәя фигыль сөйләү моментыннан алда булган эш-хәлне белдерә. Татар телендә аның биш формасы бар: икесе – гади (синтетик), өчесе – катлаулы (аналитик) форма. Гади формалар – кушымчалар ярдәмендә, катлаулы формалары иде ярдәмче фигыле белән ясала.

Билгеле үткән заман хикәя фигыль сөйләүченең күз алдында булган, тәмамланган процессны белдерү өчен кулланыла, нишләде соравына җавап бирә һәм -ды/-де (-ты/-те) кушымчасы белән ясала.

  • -ды кушымчасы сузык авазга яки яңгырау тартыкка тәмамланган калын әйтелешле фигыльләргә ялгана: кара-ды, бар-ды.

  • -де кушымчасы сузык авазга яки яңгырау тартыкка тәмамланган нечкә әйтелешле фигыльләргә кушыла: сөйлә-де, кил-де.

  • -ты кушымчасы саңгырау тартыкка беткән калын әйтелешле фигыльләргә ялгана: кайт-ты, сат-ты.

  • -те кушымчасы саңгырау тартыкка беткән нечкә әйтелешле фигыльләргә кушыла: әйт-те, кит-те.

Юклыкта -ма/-мә кушымчасы ялгана: җырлады җырламады, биеде биемәде, очрашты очрашмады, эчте эчмәде.

Ясалыш моделе:

Фигыль + - ды/-де + зат-сан кушымчалары

нигезе -ты/-те

Фигыль + -ма/-мә + -ды/-де + зат-сан кушымчалары

нигезе

Берлек сан

Күплек сан

Мин

җырладым

җырламадым

Без

җырладык

җырламадык

Син

җырладың

җырламадың

Сез

җырладыгыз

җырламадыгыз

Ул

җырлады

җырламады

Алар

җырладылар

җырламадылар

Афәрин, сез бик матур җырладыгыз!

Без синең белән күптән очрашмадык.

Син бүген эшкә бармадыңмыни?

Билгесез үткән заман хикәя фигыль үткәндә булган эшнең нәтиҗәсен күрсәтү яки сөйләүче үзе күрмәгән процессны белдерү өчен кулланыла, нишләгән соравына җавап бирә һәм -ган/-гән (-кан/-кән) кушымчасы белән ясала:

Мин

барганмын

килгәнмен

Син

баргансың

килгәнсең

Ул

барган

килгән

Без

барганбыз

килгәнбез

Сез

баргансыз

килгәнсез

Алар

барган(нар)

килгән(нәр)

Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасы фигыль тамырына -ма/-мә кушымчасы ялганып ясала: барган – бармаган, килгәнсез – килмәгәнсез, кайтканнар – кайтмаганнар.

Самат кичә театрга барган.

Сез яңа фатир сатып алгансыз икән.

Ул өйләнгәнме?

1 нче затта сөйләүченең ихтыярыннан тыш үтәлгән яки ул үзе хәтерләмәгән эш-хәл белдерелә:

Мин 1980 нче елда туганмын.

Мин ун айда йөри башлаганмын.

Гафу итегез, мин Сезне күрмәгәнмен.

Мин телефонымны өйдә калдырганмын.

Күптән үткән заман хикәя фигыль үткәннең билгеле бер моментында булган эшне белдерә, шулай ук икенче бер эштән алда булган процессны белдерү өчен дә кулланыла; нишләгән иде соравына җавап бирә һәм -ган/-гән (-кан/-кән) кушымчалы фигыльгә иде ярдәмче фигыле кушылып ясала. Зат-сан кушымчалары ярдәмче фигыльгә өстәлә:

Мин

барган идем

күргән идем

Син

барган идең

күргән идең

Ул

барган иде

күргән иде

Без

барган идек

күргән идек

Сез

барган идегез

күргән идегез

Алар

барган иделәр, барганнар иде

күргән иделәр, күргәннәр иде

Күптән үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасы төп фигыльнең тамырына -ма/-мә кушымчасы ялганып ясала: барган иде – бармаган иде, килгән идегез – килмәгән идегез, кайткан иделәр – кайтмаган иделәр.

Кәрим ул елны университетка укырга кергән иде.

Мин узган ел бу җырчының концертына барган идем.

Без урамга чыкканда, яңгыр туктаган иде инде.

Тәмамланмаган үткән заман хикәя фигыль үткәндә булган даими яки гадәти эш-хәлләрне белдерә, шулай ук үткәннең билгеле бер вакытына караган, тәмамланмаган эшне дә белдерә ала; нишли иде соравына җавап бирә һәм -а/-ә (-ый/-и) кушымчалы фигыльгә иде ярдәмче фигыле ялганып ясала. Зат-сан кушымчалары ярдәмче фигыльгә өстәлә:

Мин

бара идем

килә идем

Син

бара идең

килә идең

Ул

бара иде

килә иде

Без

бара идек

килә идек

Сез

бара идегез

килә идегез

Алар

баралар иде

киләләр иде

Тәмамланмаган үткән заман хикәя фигыльнең юклыгы -мый/-ми формалы фигыльгә нигезләнеп ясала: бармый иде, сөйләми идең, килми идегез.

Алар безгә еш киләләр иде.

Ул вакытта мин мәктәптә укый идем.

Без кайтканда, яңгыр ява иде.

Гөлия бик матур җырлый иде.

Кабатлаулы үткән заман хикәя фигыль узганда булган гадәти яки кабатланган эш-хәлне белдерә, нишли торган иде соравына җавап бирә һәм -а/-ә (-ый/-и) торган формасындагы фигыльгә иде ярдәмче фигыле кушылып ясала. Зат-сан кушымчалары ярдәмче фигыльгә өстәлә:

Мин

бара торган идем

килә торган идем

Син

бара торган идең

килә торган идең

Ул

бара торган иде

килә торган иде

Без

бара торган идек

килә торган идек

Сез

бара торган идегез

килә торган идегез

Алар

бара торган(нар) иде,

бара торган иде(ләр)

килә торган(нар) иде,

килә торган иде(ләр)

Кабатлаулы үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасы -мый/-ми формалы фигыльгә нигезләнеп ясала: бармый торган иде, сөйләми торган идең, килми торганнар иде.

Бәйрәмнәр бик күңелле уза торган иде.

Әбием безгә әкиятләр сөйли торган иде.

Ленар аның белән озак кына сөйләшеп утыра торган иде (М. Мәһдиев).

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]