Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Khik_1241_ya_figyl.docx
Скачиваний:
35
Добавлен:
10.02.2015
Размер:
28.96 Кб
Скачать

Киләчәк заман хикәя фигыльләр

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль сөйләү моментыннан соң һичшиксез булачак эшне белдерә. Ул фигыль тамырына -ачак/-әчәк (-ячак/-ячәк) кушымчасы ялгап ясала. Тартык авазга тәмамланган тамырларга – -ачак/-әчәк кушымчасы, ә сузыкларга тәмамланган тамырларга -ячак/-ячәк кушымчасы ялгана.

Мин киләчәкмен

Мин әзерләячәкмен

Син киләчәксең

Син әзерләячәксең

Ул киләчәк

Ул әзерләячәк

Без киләчәкбез

Без әзерләячәкбез

Сез киләчәксез

Сез әзерләячәксез

Алар киләчәкләр

Алар әзерләячәкләр

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең юклык формасы -ма/-мә кушымчасы белән ясала. Бу очракта фигыль тамырына юклык кушымчасыннан соң -ячак/-ячәк кушымчасы ялгана:

Мин килмәячәкмен

Мин әзерләмәячәкмен

Син килмәячәксең

Син әзерләмәячәксең

Ул килмәячәк

Ул әзерләмәячәк

Без килмәячәкбез

Без әзерләмәячәкбез

Сез килмәячәксез

Сез әзерләмәячәксез

Алар килмәячәкләр

Алар әзерләмәячәкләр

Таһир бүген килмәячәк.

Иртәгә без театрга барачакбыз.

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль киләчәктә булачак эшне билгесезлек төсмере белән, фараз рәвешендә белдерә. Ул фигыль тамырына -ыр/-ер (-ар/-әр, -р) кушымчасы ялгап ясала:

Мин

барырмын

килермен

эшләрмен

Син

барырсың

килерсең

эшләрсең

Ул

барыр

килер

эшләр

Без

барырбыз

килербез

эшләрбез

Сез

барырсыз

килерсез

эшләрсез

Алар

барыр(лар)

килер(ләр)

эшләр(ләр)

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең юклык формасы 1 нче затта – -ма/-мә, 2 нче һәм 3 нче затларда -мас/-мәс кушымчалары белән ясала:

Мин

бармам

килмәм

эшләмәм

Син

бармассың

килмәссең

эшләмәссең

Ул

бармас

килмәс

эшләмәс

Без

бармабыз

килмәбез

эшләмәбез

Сез

бармассыз

килмәссез

эшләмәссез

Алар

бармас(лар)

килмәс(ләр)

эшләмәс(ләр)

Бәлки, тагын очрашырбыз әле.

Ул иртәгә килмәс, ахры.

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль мәкаль һәм әйтемнәрдә заманга бәйсез эш-хәлләрне белдерә:

Батыр яуда беленер.

Эт өрер, бүре йөрер.

Алтын-көмеш җирдә ятмас.

Киләчәк-үткән заман хикәя фигыль -ачак/-әчәк (-ячак/-ячәк) кушымчалы фигыльгә иде ярдәмче фигыле ялганып ясала һәм киләчәктә үтәләчәк, үтәлергә тиеш булган эшне үткәнгә күчерү өчен кулланыла. Зат-сан кушымчалары ярдәмче фигыльгә өстәлә:

Мин

барачак идем

киләчәк идем

Син

барачак идең

киләчәк идең

Ул

барачак иде

киләчәк иде

Без

барачак идек

киләчәк идек

Сез

барачак идегез

киләчәк идегез

Алар

барачак иделәр

(барачаклар иде)

киләчәк иделәр

(киләчәкләр иде)

Киләчәк-үткән заман хикәя фигыльнең юклыгы ике төрле юл белән ясала: бармаячак иде, барачак түгел иде.

Җавапны табиб үзе әйтәчәк иде.

Быел Динә укырга керәчәк иде.

Син Мәскәүгә бармаячак идең.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]