Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:

Лекция мирхан Еники Кем ырлады

.doc
Скачиваний:
22
Добавлен:
10.02.2015
Размер:
38.91 Кб
Скачать

Ә.ЕНИКИНЕҢ “КЕМ ҖЫРЛАДЫ?” ФӘЛСӘФИ ХИКӘЯСЕНДӘ

ЯШӘҮ/ ҮЛЕМ БИНАР ОППОЗИЦИЯСЕ

Мәгълүм булганча, әдәби текстны тикшерү-анализлау юллары күптөрле. Бүгенге әдәбият гыйлеме дискурсив, нарратологик һ.б. анализ төрләренә өстенлек бирә. ХХ йөзнең икенче яртысы татар прозасының йөзек кашы Ә.Еникинең әдәби тексты күп галимнәр тарафыннан төрле яссылыкта бәяләнә килде. Безне кызыксындырган өлкә – Ә.Еники әсәрләрендәге дөнья сурәтен ХХ йөздә актив кулланыла башлаган, дөнья әдәбият гыйлемендә тирән өйрәнелгән юл – бинар оппозицияләрне ачыклау аша өйрәнү.

“Әдәби әсәрдә дөнья сурәте бинар оппозицияләрне ачыклау, билгеләү аша бәяләнә, тикшерелә ала. Бу – универсаль категорияләрне ачыклауга якын торган бер тикшеренү юлы. ХХ гасырда әдәбият белемендә символистлар бинаризм теориясен таныталар. Традицион структурализм бинаризм принцибына нигезләнә. Карл Юнг психик структураларда полярлык булуны күрсәтә. Француз галиме Клод Леви-Стросс бер төркем бинар оппозицияләрне билгели. Е.М.Мелетинский фикеренчә, мифологик фикер семантик оппозицияләр белән эш йөртә. Постструктурализм һәм постмодернизм исә бинаризм теориясен тәнкыйтьләп чыга” [2: 6-7].

Ә.Еники хикәяләре – ХХ гасырның икенче яртысында гасыр башы прозасында үсеш кичергән жанр төрләренә мөрәҗәгать итеп язылган, татар прозасын яңа баскычка күтәргән әсәрләр. Аның “Бала” (1941), “Ана һәм кыз” (1942), “Бер генә сәгатькә” (1944), “Ялгыз каз” (1944), “Мәк чәчәге” (1944) һ.б. хикәяләрен татар әдәбият белеме кайта-кайта өйрәнә.

“Кем җырлады?” (1956) хикәясе белән Ә.Еники татар прозасында яңа сукмак барлый: фәлсәфи проблематиканы әсәр үзәгенә куя [2: 16]. Хикәя сугыштан соңгы татар прозасының үзгә юлга кереп китүен күрсәтә. Фәлсәфи жанрдагы кече күләмле әсәрдә төп кыйммәт итеп куелган мәхәббәт яшәү/үлем бинар оппозициясендә тәкъдир ителә. Ретардация өлешендә бирелгән пейзаж яшәү/үлем бинар оппозициясен укырга ярдәм итә: яшәү – фронттан тылга яралылар төяп баручы санитар поезды, үлем – тылдан фронтка яңа хәрби часть алып баручы эшелон кебек әдәби детальләр белән бирелә. Мәгълүм булганча, поезд, эшелон Ә.Еники текстларында тормыш, яшәеш барышы мәгънәсендә килә. Биредә эшелоннарны берләштереп торучы уртак як – икесенең дә бик озын булуы.

Хронотоп символик мәгънә ала. Вакыйгалар көзге караңгы төндә кечкенә җимерек станциядә бара. Көз – үлем ягына борылу, караңгы төн татар прозасында ХХ йөз башыннан башлап куркыныч, шомлы вакыт белдерелеше. Җимерек станция – үлем ягына борылган яшәеш белдерелеше:“Станция дигән нәрсәнең үзе дә, бер генә каралтысы да юк – бар да җимерелеп беткән” [1: 121].

Әкренәйтелгән өлештә тәкъдим ителгән ялгыз землянка детале эпилогтагы ялгыз кабер, сюжеттагы ялгыз кыз детальләре белән янәшә бирелеп, кайма хасил итә. Мәгълүм булганча, кешенең ялгызлыгы һәм үлем, өметләр өзелүе белән бәйле чарасызлыгы турындагы фикерләр экзистенциаль мотивлар булып торалар. Д. Заһидуллина карашынча, Ә.Еникидә фәлсәфә экзистенциаль башлангычлы, яшерен сагыш белән өретелгән [3: 17]. Шул рәвешле, хикәяләүче автор карашын алдан ук тамгалап куя, пейзаж автор карашларын чылбыр рәвешендә тамгалау вазифасын үти: үлем – өметләр өзелүе – чарасызлык. Үле тынлык образы – үткән гасырның 60-80 еллар прозасында (А.Гыйләҗевта, М.Мәһдиевтә, М.Галиевта һ.б.) гел кабатланачак образ: “Берәүләр соңгы тапкыр йокы туйдыралар, икенчеләр бер күз йомарга гаҗиз булып яталар” [1: 121].

Экспозициядә каты яралы яшь татар лейтенантының үлемне көтеп ятуы тасвирлана. Егет чарасыз, авыр тән газаплары аны үлемне көтеп, чакырып ятарга, бу яшәештән тизрәк котылу юлын үлемдә генә күрергә этәрә: “Вакыт-вакыт аңына килгәндә күренгән ак халатлы шәфкать туташы” [1:122] өметләрнең әле өзелеп бетмәве турында хәбәр итә. Өзелергә әзер торган өметләр – үлем якынлашуын автор портрет әдәби алымы ярдәмендә көчәйтә. Егетнең “талган инде бу дөньядан китә башлаган күзләре” [1: 122], “кара янып кипкән иреннәрен хәлсез ялап куюы” [1: 122] детальләре текстта кабатланачак.

Сюжетка керергә пейзаж алымы әзерли: “Тышта вагон стенасына ышкылып кына яуган вак яңгырның әкрен генә кыштырдавын ишетеп алды” [1: 122]. Ышкылып яуган вак яңгыр – егетнең өметсезлек халәте күптән башланган даими халәт икәнлеккә ишарә. Өметсезлек ноктасына җиткән кеше тормышның үзгәрүен көтеп сызлана. Егетнең эчәсе килү – өметсезлек халәтендә газап кичергән яңа яшәешкә чыгарга теләген символлаштыра.

Төенләнеш – җыр ишеткән мәлдә егет үзгәрә. Көтмәгәндә яңгыраган татарча җырны ишетүгә егет өне катып тынып кала, аңа бер мизгелгә Таһирәсе җырлыйдыр кебек тоела. Бер йотым су, җыр – егетне яңа чынбарлыкка – кадерле кешеләре турында уйланып, аларның исәнлеген тойганга сөенүле чынбарлыкка – яшәү ягына алып чыгучы күпер вазифасын башкара. Д.Заһидуллина фикеренчә, “яшәү һәм үлем арасындагы тартышны сурәтләүче бу фәлсәфи әсәр милли әдәбиятка “аң агышы” алымын алып керә” [3: 17]. Автор егетнең кичерешләренең тәртипсез хәрәкәтен күзәтергә мөмкинлек бирә. Хәзерге пррзада аң агышы алымы З.Хәким, Ф.Бәйрәмова, М.Кәбиров иҗатларында чагылыш таба [3: 18].

Кичерешләр сызыгы беренче тетрәнүдән, Татар җыры – Таһирә җыры – Туган ил җырының өзелмәвен теләү кебек үстерелә. Димәк, яшәү – өметсезлек чоңгылыннан чыгу ул. Өметле чынбарлыкка кешене үзе өчен кадерле булган хисләрне кичерү, үз рухына якын кешеләрнең барлыгына сөенеп, берөзлексез шул бәхетне тоеп яшәү генә алып чыга ала. Өметле кеше бәхетле: “аның тәне һавада йөзгәндәй, җиңеләеп калды, акылы ничектер яктырып киткәндәй булды, сизгерлеге үткенләште” [1: 123].

Пейзаж элементы кабатлану егетнең яшәү/үлем бинар оппозициясен үтүе турында хәбәр итә: “Һәм вагон стенасына ышкылып кына яуган вак яңгыр аша әкрен генә ишетелгән җыр, күктән иңгән фәрештәдәй, егетне ут эчендә яткан җиреннән сак кына күтәреп, каядыр еракка татлы хыял дөньясына алып менеп китте” [1: 123]. Егет туган җирен, өен һәм әнисен искә төшерә, үзен сөйгәне белән кавышкандай хис итә, сәламәт, бәхетле итеп тоя.

Яшәү / үлем бинар оппозициясен үткән, ягъни өметсезлек ягыннан өмет ягына атлаган мәлдә егет үлә. Пейзаж деталенең капма-каршы куеп кабатлануы хисләрнең үзгәрүе турында хәбәр итә: “Кинәт җил исте, биек нарат, эре яңгыр тамчыларын җиргә коеп, салмак кына башын чайкады” [1: 125]. Нарат образы мәңгелекне символлаштырып килә. Ә.Еники гомумкешелек фәлсәфәсен милли гомумиләштерү ноктасында чишә. Язучының: “кешене дөньяда туган җир, өй, әни, мәхәббәт яшәтә” дигән фикере татар аңы, татар менталитеты тудырган фәлсәфә кебек кабул ителә [1: 16].

Хикәя яшәү/үлем бинар оппозициясен мәхәббәтне тану, үзеңдә табу һәм йөрәгендә йөртү аша үтеп була дип аңлаткан фәлсәфи әсәр кебек кабул ителә. ХХ йөз башы татар фәлсәфи хикәяләрендәге алымнарны иҗатында иркен кулланган Ә.Еники әсәрләрен бинар оппозицияләр җәһәтенннән тикшерү үзен аклый, шул сәбәпле дәвамлы булырга тиеш, дип исәплибез.

Әдәбият

1. Еники Ә. Кем җырлады? / Сайланма әсәрләр. 3 томда. – III том. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1991. – Б. 121-125.

2. Заһидуллина Д. Дөнья сурәте үзгәрү: ХХ гасыр башы татар әдәбиятында фәлсәфи әсәрләр: Монография / Д.Ф. Заһидуллина. – Казан: Мәгариф, 2006. –191 б.

3. Заһидуллина Д.Ф. ХХ гасырның икенче яртысы татар әдәбиятын өйрәнү мәсьәләсе / Әмирхан Еники һәм ХХ йөз татар әдәбияты. – Казан: РИЦ «Школа», 2009. – Б.13-18.

2