Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:

Лекция Мк ччге (1)

.doc
Скачиваний:
20
Добавлен:
10.02.2015
Размер:
38.4 Кб
Скачать

Ә.ЕНИКИ ПРОЗАСЫНДА НӘСЕР ЖАНРЫ

( “МӘК ЧӘЧӘГЕ” НӘСЕРЕ МИСАЛЫНДА)

Нәсер – татар прозасында ХХ йөз башында ук калыплашкан, үсеш кичергән үзенчәлекле жанр. Мәгълүм булганча, Бөек Ватан сугышы чоры (1941-1945) татар прозасында лириклык үсә, шул сәбәпле бу дәвердә “асыл сыйфатлары ягыннан шигъри прозага якын торган” [1: 127] нәсер жанрының активлашуы гаҗәп түгел. Бу урында Г.Кутуйның һәркемгә мәгълүм ике нәсерен искә төшерү җитә ( “Без – сталинградчылар”, “Сагыну”). Лирик прозаның “хис-кичереш, мөнәсәбәт, күзаллау үзгәрүне” [1: 128] төп эчтәлек иткән әлеге төркемчәсе 1940-1960 нчы елларда салмак эпик хикәяләүгә корыла, шәхси башлангычны алга куя.

Татар әдәбиятында ХХ йөз башында үсеш кичергән жанр төрләренә сугыш чорында Ә.Еники мөрәҗәгать итә. Әдипнең “Мәк чәчәге” (1944) нәсерендә “эчтәлекне символ аша көчәйтү, яңгыраш матурлыгы ярдәмендә тәэсир көчен арттыру төп алымнар булып килә” [6: 16].

“Мәк чәчәге” нәсерендә хикәяләү өченче заттан алып барыла. Ялгыз мәк чәчәгенең сызланулы уйланулары әсәрнең төп эчтәлеген тәшкил итә. Хикәяләүче мәк чәчәгенең узгынчы солдатка төбәлгән уйлануларын тергезә. Текстта автор карашы мәк чәчәгенең уйланулары рәвешендә тәкъдим ителә. Авторның көтелгән укучысы – тыңлаучы вазифасын “ерактан килүче, арыганга охшаган” [2: 55], ягъни тормыш юлын үтә баручы, өмет-өметсезлек чигендәге (“аякларында тузан, бите тирләгән” [2: 55]) узгынчы-юлчы башкара. Стиленә тугры калып, киҗәш-табыш биргәндә әдип укучысына саксыз кагылмый: “Сез минем әрсезлегемне кичерегез!” [2: 55]

Символик эчтәлекле мәк чәчәге образының сайланышына, көчле позициягә чыгарылуына игътибар итик. “Үлем ноктасыннан яңадан тууга кадәрге циклны символлаштырып килүче” [3: 234] мәк образы текстның укылышын фәлсәфи дулкынга көйли. Шул рәвешле, мәк чәчәгенең ялгызлыгына басым ясалу очраклы түгел булып чыга. Д.Заһидуллина фикеренчә, “Ә.Еникидә фәлсәфә һәрчак экзистенциаль башлангычлы, яшерен сагыш белән өретелгән” [6: 17]. Сызлану фәлсәфәсенең нигезендә “яшәешнең мәгънәсезлеге, максатсызлыгы, кешенең ялгызлыгы һәм көчсезлеге турындагы фикерләр” [4: 80] ята. Мәк чәчәге “бик күптән кеше күргәнем юк, һаман ялгызым, һаман ялгызым” [2: 55] – дип үзенең ялгызлыгын бәян итә, ләкин, ни гаҗәп, зарланмый: “Сез тагын бу, юләр, тормышыннан зарлана дип уйлый күрмәгез! Һич юк!” [2: 56]

Мәк чәчәгенең торак урыны – чокыр: “Чокырдан югары анда, тирә-юньдә нәрсә бар, нинди чәчәкләр үсә, нинди кошлар оча, нинди кортлар үрмәмләп йөри, юллардан кемнәр үтеп китә – мин берсен дә күрмим” [2: 55]. Чокыр (“ялангач, җансыз”) – тормыш-көнитешнең төбенә төшкән, тормыш ямен югалткан, ялгызлык хәсрәтенә дучар ителгән кешенең торагын белдереп килүче билге. Мондый көнитеш табигать баласы өчен ят (тәгәрәп төшкән кондыз да куркып, үрмәләп чыгып китә). Кондыз белән янәшә бака образы бирелү дә очраклы түгел. Бака символик укылышта еш кына тискәре мәгънәгә ия. “Кешене хакыйкать юлыннан алып китүче әрсез надан” [3: 231] “комны ишә-ишә” [2: 55] кеше янына төшә. Чокыр төбендә дым юк, яшәеш өчен шартлар юк дәрәҗәсендә, шул сәбәпле бака да “тизрәк чыгып китү ягын карый” [2: 55]. Символик укылышта апокалипсис белән бәйле баканың чокырдагы хәяттән качуы шул дәвер яшәешенең фаҗигале чынлыгын бәяләү өчен кирәк.

Нәсернең сугыш чорында иҗат ителүен искә алсак, фәлсәфә сайланышы аңлашыла. Үлемнән курку, аның якынлыгын тоеп тору, фаҗига белән һәркөн белән очрашу, якыннарың турында авыр хәбәр көтү – һәркемнең даими халәте. Кеше тормышы экзистенциализм фәлсәфәсенә хас булганча аңлатыла: әйләнәдә “биек тау булып коры ком өелеп ята” [2: 55], ягъни кеше ирешкән уңышлар, яулаган үрләре белән алданучан, аны югалту бик җиңел, чөнки “кешене чарасыз, көчсез ясый торган Үлем бар” [4: 80]. Ләкин, әйтергә кирәк, Ә. Еникидә сагыш якты хис белән алышына, вакыйгалар “һәрчак өмет ноктасында төгәлләнә” [6: 17]. Димәк, авторның бу дәвердә иҗат ителгән башка текстлары белән бәйләп, бу әсәрдә дә бер сәгатьлек гомерне мәгънәле, якты хисле итү генә үлем алдындагы чарасызлык турында газаплы уйланулардан алып китә, рухи яңаруга, үсешкә ирештерә, дигән караш алга сөрелә дип фаразлый алабыз. Көчле позициядәге мәк чәчәге образы белән янәшә күбәләкләр деталенең кертелүе бу фикерне раслый. Суфыйчылыктан килгән күбәләк символы бу очракта өметсезлектән өмет ягына алып чыгучы күпер мәгънәсендә: “Рәхмәт күбәләкләргә!... Ара-тирә аларның берәрсе яныма төшеп, әйләнәмдә бизәкле канатлары белән җилпенеп очына, йомшак гәүдәсе белән сакланып кына өстемә куна, хуш исле мыеклары белән йөземне кытыклап, назлап китә...” [2: 55] Ялгызлык халәте өметләр өзелгәннән килә, өметләр өзелүе исә – рухи үлем ул. Өмет белән яшәү, тормыш-яшәештәге якты мизгелгә рәхмәтле була белү генә бәхет хисе китерә. Өмет ягына чыккан кеше һәр мизгелнең кадерен белә, рәхәтен тоя, хакыйкатьне таный, аның уйлары илаһи белән тоташкан (“Көннәр буена мин шул чиксез, тын күккә карап торам” [2: 56]). Автор яшәешне көннең төн белән алышынуы кебек тиз үтә торган вакыт дип бәяли. Гомер никадәр тиз үтсә, өметле көннәр аеруча сиздерми узучан, тормыш авырлыгы баса: “Вакыт-вакыт нурлы күк йөзен ишелеп аккан болытлар каплап ала, авыр-салмак гөрелдәп күкләр күкри, кара-зәҗгәр болытларны телгәләп үткән яшен туктаусыз яшьнәп тора һәм, иртә-кичләрен туктамастан, өзлексез яңгыр ява” [2: 55]. Шул рәвешле автор табигать мизгелен тергезү ярдәмендә яшәеш моделен тәкъдим итә.

Хикәяләү тормыш-яшәешнең нигезләрен аңлату барышында, башлангыч турында уйланулар белән дәвам итә. Мәк чәчәге исеменнән әдип “кем гаепле?” дигән сорауга җавап эзли. Автор сугыш фаҗигасе белән бәйләп хәрабәләр образын тудыра, чагыштыру өчен бакча-дача образын янәшә куя: “Менә бу чокыр урыныда исә без, мәк чәчәкләре, кайчандыр зур түгәрәк бер түтәл булып үсеп утыра идек...” [2: 56] . Бакча – идеаль дөнья, галәми тәртип һәм гармония образы, югалтып, яңадан табылган оҗмах мәгънәсендә [5: 55]. Бер мизгел эчендә югалган гармонияне торгызу өчен бер уй җитә, ди Еники: “Мин тере, мин яңадан җир куенында, үземнең туып-үскән урынымда” [2: 57]. Әдип Үлем белән чагыштырганда яшәешнең һәр мизгеле – Матурлык, Яктылык, Өмет ул, ди. Тормыш мәгънәсе – үзеңнән башкаларга хезмәт итү, файда итү, ди: “Чәчәгемнең һәр яфракчыгы белән сезгә исәнлек, сезнең туган илегезгә, гөл-бакчаларга кайтуыгызны иртә-кичләрен тели торырмын” [2: 57]. Бу урында трагик пафос сентименталь пафос белән алышына, автор кешегә риторик мөрәҗәгатьне кабатлый, хикәяләүгә сагыш катыш шатлык кертелә, укучы якты өмет дулкынына көйләнә.

Соңгы – өченче тапкыр кешегә мөрәҗәгать “дөньяның матурлыгыннан туймаган, һаман да аны матур итәргә теләгән” [2: 58] авторның теләге, фикере кебек кабул ителә: “Сезнең һәр үткән адымыгыз артыннан чәчәкләр үсеп калуын теләр идем” [2: 58]. Матурлыкны тудыру, күбәйтү кебек аңланган яшәеш мәгънәсен автор сызлану фәлсәфәсенә төреп тасвирлый, көнитешнең шатлык һәм хәсрәттән торуын сабыр-тыныч кабул итәргә өнди: “Көл һәм каннан яралган чәчәкләрнең рәхмәте сезне мәңгелек дан һәм бәхеткә илтсен” [2: 58].

ХХ йөз башындагы фәлсәфи хикәя жанры алымнарын файдаланып, Ә.Еники сугыш чоры татар прозасын “Мәк чәчәге” нәсере белән баета. 1940-1980 еллар татар прозасының үсешен өйрәнгән вакытта бу әдәби текстка аерым игътибар бирү мәслихәт.