Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Олы Әшнәк авылы тарихы 11.03.2017.doc
Скачиваний:
4
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
95.8 Mб
Скачать

Чистай педагогия техникумының 3 курс студентлары. 1936 нчы ел Сулда баскан – Асия Бәдретдинова, сулда утырган – Галия Хәмидуллина

1933 нче елдан башлап 1936 нчы елга кадәр мәктәп белән Вәлиуллин Мәннән Вәлиулла улы идарә итә. 1936-1939 нчы елларда мәктәп директоры булып Борханов Гаяз Гали улы тора. Бу елларда мәктәп тирә-якта үзенең бик көчле укытучылары белән дан тота. Алар: Фазылов Фәйзерахман, Данил Тимячев, Костина Татьяна, Фоат Камалов, Сөләйман Вильданов, Лидия Мамакова, Дания Баһаутдинова, Разия Маулина, Георгий Харитонов, Алексей Попов, Семен Максимов, Георгий Шиптов, Фаина Филимонова, Фәкия Хәкимова һәм Алексей Ефремов. Кайбер укытучылар милләтләре буенча керәшен яисә күрше авыллардан килгән руслар булалалар.

Дәһшәтле 1941-1945 нче елларда мәктәп белән таләпчән, көчле авторитетлы директор Хәлифә Рәхимова җитәкчелек итә. Сугыш чоры укытучылары - Мәрзия Камалова, Акулина Харитонова, Асия Бәдретдинова, Фатыйма Гарипова, Зәйтүнә Хафизова, Галия Гарипова, Агния Мамакова, Кадыйр Фәхриев һәм Фатыйх Рәхимовлар. Күп кенә укытучылар фронтка китә.

3 нче дәвер- 1946-1960 нчы еллар. Аеруча истә кала торган сугыштан соңгы еллар. Фронттан ирләр кайта. Алар арасында укытучылар - Нәҗиб Гарипов, Габдулхак Мифтахов, Гомәр Ишмухаметов. 1945-1950 нче елларда мәктәп директоры булып Бәдретдинова Асия Бәдретдин кызы тора. 1950-1954 нче елларда мәктәп директоры- Барый Габитов. Бу елларда күрше Корноухово авылы район үзәге буларак үзгәртелә һәм кайбер укытучылар шул авылдан киләләр - Августина Захарова, Анна Кутузова һәм Сөембикә Садыйкова. Бу елларда эшләгән авыл кешеләре: Илсөяр Фазылова, Шамил Шиһапов, Ләмига Фазылова һ.б. Сугыштан соңгы еллар да - авыр еллардан санала.

Укытучылар коллективы укучылар белән. 1948 нче ел.

Укытучылар коллективы. 1952 нче еллар

Легендар укытучылар коллективы...1956-57 нче еллар

4 Нче дәвер - 1960-1990 нчы еллар.

Бу еллар мәктәп тормышында яңарышлар, укытучылар һәм укучылар коллективының актив эшчәнлеге белән истә калган еллар була. 1954-1967 нче елларда мәктәп директоры булып Олы Солтан авылыннан килгән Сибгатуллин Габдулла Сибгат улы эшли.

Мәктәп бинасы, 1970 нче ел

Шул елларда мәктәп авылда туып-үскән югары белемле кадрлар белән байый. Алар: Гүзәл һәм Мингалим Исхаковлар, Баһаутдинова Зәйтүнә, Әлфия һәм Зөфәр Җамалиевлар, Габдулла Шиһапов,

Фоторәсемдә: Г. Шиһапов ачык һавада практик рәсем дәресе алып бара

Сөембикә Сибгатуллина. Аз гына соңрак укытучылар коллективына Роза Ганиева, Фәния Зарипова һәм Халидә, Рәшит Мифтахов, Тәнзилә Таҗиева, Саймә Юнысова, Габделбәр Закиров, Илгизәр Ибатуллин, Венера һәм Ильяс Гариповлар килеп кушыла.

Укучылар 1нче май демонстрациясенә әзер..

Җиңү бәйрәменә багышланган линейка

Җиңү бәйрәме. 1970 нче ел

Мәктәп аерым 4 агач бинадан тора. Хезмәт дәресләре алып бару өчен мастерскаясы (остаханәсе), ашхәнәсе була. 1967-1989 нчы елларда мәктәп белән Гарипов Габдулла Кәрим улы җитәкчелек итә.

Мәктәп директоры Каримов Г. уку елына нәтиҗә ясый

Металл калдыклары җыю Пионерлар ветеран Гибадулла Гайнуллин белән очрашалар

Ул 49 ел гомерен яшь буынны укыту, тәрбия эшенә бирә, шуның 36 елы- мәктәп белән идарә итү һәм 49 елы- математика фәнен укыту. СССР һәм РСФСР ның мәгариф отличнигы, Татарстан Югары Советының Мактау грамотасы һ.б. бүләкләргә ия була. Туган авылына директор булып кайтканчы ул Питрәч районының Чита, Әлбәден һәм Шәле авылларында математика фәнен укыта, мөдир була. Тормыш иптәше, “Почёт билгесе” ордены кавалеры Гарипова Флёра Хуҗиәхмәт кызы лаеклы ялга чыкканчы балаларга математика фәнен өйрәтә.