Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Олы Әшнәк авылы тарихы 11.03.2017.doc
Скачиваний:
4
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
95.8 Mб
Скачать

Казан шәһәре Мәскәү районы к(п)фу каршындагы ш. Мәрдҗани исемендәге 2 нче номерлы гимназиянең туган якны өйрәнү үзәге

Олы Әшнәк авылының тарихы бай һәм үзенчәлекле. Авылда туфрак төрлелеге дә күзгә чалына. Бу җирлектә соры-көрән, кызыл, катнаш кара һәм торфлы туфрак өстенлек итә. Торф катнаш туфракны - ак, кызыл балчык дәвам итә. Туфрак - үзенә бер төрле табигый җисем. Ул җир өстендә тере (органик) һәм тере булмаган (неорганик) табигатьнең үзара тәэсир итешүе нәтиҗәсендә ясала. Туфрак фәненә нигез салучы бөек рус галиме В.В. Докучаев туфракны “табигатьнең көзгесе” дип атый. Өч төрле процесс туфракның вертикаль киселешендә үзара бәйләнгән берничә катлам – туфрак горизонты ясалуны билгели. Һәр катлам билгеле процессларның берсе йогынтысында ясала Шуңа күрә формалашып беткән туфракта, кагыйдә буларак, төп өч катлам аерылып тора.

Культура катламнары (исторический культурный слой земли) да кызыклы. Культура катламнары үзгәртелмәгән хәлдә сакланган урыннар күп. Мин тикшергән өлештә (элеккеге Минзифа Бәдретдинова яшәгән урында) 3х3 зурлыгында 1,5 метр тирәлегендә иске казан асты урынына тап булдым.

Җирне казый башлагач, 1 метр чамасында 3-4 рәт дөрес итеп салынган иске кызыл кирпечләр чыкты. Кирпечләрнең уң ягы бер-берсенә салынган 70-80 см диаметрдагы табигый ташлар белән тәмамлана иде. Озынлыгы 2м 80см булган бу корылманың баш-башында диаметры зур булмаган черегән агач урыны белән тәмамлана иде.

Элеккеге заманнарда авыл кешеләре ачык һавада, кирмән формасы ясап, өйдән билгеле бер ераклыкта казан асып, шунда ашарга пешерә торган булганнар. Яңгыр явып, учакны сүндермәсен өчен, як-ягына багана утыртып, өсте капланган куыш ясаганнар. Кирпечләр өстенә аш пешерү өчен кирәк яраклар (кухонная утварь) куйганнар. Табигый таш өстенә казан элгәннәр. Казан астына ут ягып шунда пешергәннәр. Моны бу корылма тирәсененән чыккан экспонатлар да дәлилли. 1,3 метр тирәнлектә иске сынган пычак (бәрәңге әрчү өчен дип уйлыйм), бик күп чүлмәк ватыклары, иске кадак, хайван сөякләре, иске келә чыкты.

Археологлар бу табылдыкларны карагач, якынча XVI-XVII нче йөзләр булыр дигән фикергә килделәр. XIX-XX нче йөзләрдә бу урында өй булган.

Шиһапов Р.Р. Казан шәһәре Ш. Мәрҗани

исемендәге 2 нче номерлы гимназия укучысы.

САБАН ТУЙ МИЗГЕЛЛӘРЕ:

ХХ нче гасыр башларында авылда 2 мәчет һәм 2 мәдрәсә эшләп килгән. Аларда Хәмзин Бәдретдин һәм Фазылов Шәмәрдән дигән муллалар хезмәт иткән. Мәдрәсәдә дин сабаклары укытылган. Октябрь инкыйлабыннан соң, 1918 нче елда “сәвит” (советская, светская) мәктәбе ачыла. Анда беренче укытучылар булып Шәмәрдән Фазыловның малае Зәки Фазылов һәм килене Сәгъдия Фазылова эшли. Алар әтиләре чакыруы буенча Пенза өлкәсе Әҗе авылыннан киләләр. Бу 2 укытучы башлангыч мәктәптә балаларны яңача укыта башлый. Шул вакыттан мәктәп тарихын 5 дәвергә (периодка) бүлергә мөмкин.

1 нче дәвер - 1918-1930 нчы еллар. Беренче мәктәп Әшнәк елгасы янында урнашкан мәчет бинасында ачыла. Зәки Фазылов һәм Сәгъдия Фазылова белән беррәттән мәктәптә Бәдретдин Хәмзинның балалары Сәгъдәт һәм Фатыйма Хамзиналар, Габдрахман Хамзиннар хезмәт итә. Аларга Гәптелхак Насыйбуллин һәм Хәсәнов Мәлик кушыла. Олы буын вәкилләре бу укытучыларны бик зур ихтирам белән искә алалар.

2нче дәвер - 1930-1945 нче еллар. Бу еллар эшче-крестьян балаларыннан чыккан укытучыларның мәктәпкә килүе белән үзенчәлекле. 1931 нче елда мәктәп “ШКМ” (школа крестьянской молодежи) дигән исем ала, ә 1933 нче елда “ТГУМ” (татрская гимназия учёбы молодежи) дип үзгәртелә.

1935 нчы елның 18 августында Олы Әшнәктә 180 балага исәпләнән яңа мәктәп бинасы ачыла. Мәктәп проект буенча төзелә, түбәсе калай белән ябыла, сыйныф бүлмәләреннән тыш - спорт залы, пионерлар бүлмәсе һәм китапханә була. 1943 нче елдан соң ул урта мәктәп буларак эшли башлый. Ләкин сугыш ахырында, 1945 нче елның салкын гыйнвар аенда янгын чыгып, мәктәпнең зур бер өлеше юкка чыга. Өлкән сыйныф укучылары күрше Олы Солтан авылына йөреп укырга мәҗбүр булалар. 1933 нче елда мәктәпне тәмамлаган 28 укучы Чистай педагогия техникумына укырга китәләр. Аларның күбесе техникумны тәмамлагач туган авылларына укытучы булып кайталар, башкалар, алган һөнәрләре буенча күрше-тирә авылларда эшли башлыйлар.