Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Олы Әшнәк авылы тарихы 11.03.2017.doc
Скачиваний:
4
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
95.8 Mб
Скачать

Журналист Фоат Мәхмүт улы Гайсин.

“Фидакарь хезмәт өчен” медале кавалеры, “Татарстан Рес­пуб­ликасының атказанган мәдә­ният хезмәткәре”, Рафаэль Төх­вәтуллин исемендәге премия лауреаты.

“Авылда язуга һәвәслек Гаффаровлар династия­сен­нән башланды. Әхәт абый – күре­некле язучы, Ринат бе­лән Рә­кыйп журналистика юлын сайладылар. Ул чорда район газетасында авылдаш­ларның фа­милияләре күренү олы бер вакыйгага тиң иде. Алардан кү­реп, калганнар да ярыша-ярыша яза башлады. Редакция хезмәткәрләре без­гә хатлар язып, темалар да тәкъдим иттеләр.

Фотрәсемдә: Фоат Гайсин һәм Халидә Гәрәева мәктәп музеенда почётлы каравылда, 1970 нче ел

  Университетка мин мәк­тәп­не тәмамлауга керә алдым һәм рәхәтләнеп укыдым. Флорид Әгъ­замов, Людмила Пивоварова, Розалина Нуруллина, Җәүдәт Акчурин кебек педагоглар безгә белем биреп кенә калмады, яшәргә өйрәттеләр. Без­нең чыгарылыштан мин бер­үзем телевидениегә, “Татарстан” дәүләт телерадио­ком­паниясенең “Яңалыклар” бү­легенә килеп эләктем. Ул вакытта анда Рөстәм Нәбиуллин, Абдулла Дубин, Иркә Сакаева кебек күренекле дикторлар, Әгъзам Фәйзрахманов, Наил Ганиев кебек бик яхшы бел­гечләр эшли иде. Барысы да бик таләпчән, шул ук вакытта ярдәмчел булдылар. Алар янәшәсендә өйрәнми калу мөмкин түгел иде.

Әлмәт төбәгендә мине якташлары итеп кабул итәргә күнек­кәннәр. Гомеремнең иң матур вакытлары шунда үтте бит.

"Татнефть" җитәкчесе Наиль Маганов Ф. Гайсинга Мактау хаты тапшыра

Хәзер инде оныкларым да үсеп килә. Бик еш булмаса да, туган җиребезгә дә кайтып киләбез. Хәләл җефетем Фирдания белән бер авылдан без, шуңа күрә дә туган туфракка эзне суытмаска исәп. Хәзер без шундый чорга килеп җитек бит”.

“Ватаным Татарстан”,   /№ 139, 24.09.2014/

Авылдашлар сәхнәдә

Рәсемдә: Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Хафизов Ирек Галимулла улы.

Хафизов И.Г. 1976 нчы елның 16 октябрендә туа. 1998 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамлый. 1998 нче елдан Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли.

Башкарган рольләре: Рафаэль- “Туй алдыннан”- Хәй Вахит; Дана, Ширбәтче; "Йосыф- Зөләйха”- Нурмөхәммәт Хисамов; Мәрвән - “Өти балак Гөлүзә”- Юныс Әминов; Алмаз –“Мәхәббәт чишмәсе” - Исламия Мәхмүтова; Галимҗан —“Күрәсем килгән иде… “- Исламия Мәхмүтова; Сәләхетдин - “Сакла, шартламасын!” - Кәрим Тинчурин; ”Полицейский- "Без барыбыз да кешеләр”- Эрих Мария Ремарк; Фәндәс- “Өзелгән яфраклар”- Рәмзия Габделхакова;

Хафизов И. Г төрле рольләрдә

Сафа- “Гашыйклар тавы”- Илдар Юзеев; Галимҗан- “Эх,алмагачлары!”- Шамил Фәрхетдинов; “Кияү” («Канлы туй») - Ф.Г.Лорка; Низам – «Ак тәүбә, кара тәүбә» - Т.Миңнуллин; Наил - «Яңадан мәхәббәт турында” - Х.Вахит; Эраст -«Галиҗәнап де Пурсоньяк» - Мольер; Офицер - «Кураж ана һәм аның балалары» - Б.Брехт; Айтуган – «Сандугачлар килгән безгә» - И.Юзеев; Алчын - «Хуҗа Насретдин» Н.Исәнбәт; Мәрдән – «Танышу- кавышу театры» Д.Салихов һ.б.

Авылдашыбызга Татарстан Республикасы президенты Р.Н. Миннеханов Указы белән 2016 нчы елның 2 нче декабрендә “Татарстанның атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирелә.

 

Мәктәп музее

Мәктәп музеен беренче оештыручылар булып тарих фәне укытучысы Гарипов Ильяс Нәҗип улы һәм география фәне укытучысы Гарипова Венера Миңнулла кызы тора.

Гарипов И.Н. Гарипова В.М.

Иске мәктәптән күчкән экспонатлар 2005 нче елда Гарипов И.Н. тарафыннан системага салынып туган якны өйрәнү мәктәп музее буларак яңадан ачыла. 2007 нче елда яшь туган якны өйрәнүчеләр республикада оештырылган бәйгеләрдә катнашып Дипломнар белән бүләкләнәләр. Соңгы елларда музей белән Гарипова В.М. җитәкчелек итә. Әһәмиятле һәм файдалы материаллар, экспонатлар белән музей даими баетыла. Музей үз эченә төп 4 бүлекне ала:

-Олы Әшнәк авылының борынгы 770 еллык тарихы;

-Совет власте елларында авыл;

-Авылдашлар Бөек Ватан сугышында (бүлекчә –әфганчылар);

-Туган якның мәгърифәтчелек тарихы.

Олы Әшнәк авылы, борынгы эш кораллары

Борынгы чүлмәк Корыч һәм тимердән эшләнгән кораллар

Китмән,ыңгырчак, чырапычак, кулдан ясалган агач кашык

Борынгы көзге Кулдан эшләнгән кайчы

Йон эрләү җайланмасы Итек басу формасы

Чабата, күмер үтүге Кискеч, үткен таш

Пионер дружинасының стена гәҗите һәм альбомы

Кулдан чигелгән чигү үрнәкләре

Олы Әшнәк авылы кибетләре.

XX йөз башында Олы Әшнәктә 2 мәчет, 2 тимерчелек алачыгы, 2 тегермән, 3 ярма яргыч һәм 12 вак-төякләр кибете (лавкалар) эшләгән. Халык саны 1926 нчы елда 1.980 кешегә җитә. Татарстан Үзәк архивында Олы Әшнәк Авыл советының 1929 нчы елның 26 нчы сентяберендә үткәрелгән Авыл советы утырышы Беркетмәсе бар (ф.329. ед.1.,1928г.). Көн тәртибе:а) халыктан икмәк җыю планы үтәлеше; б) коллективлаштыру айлыгын үткәрү; в) лавкалар эше буенча. Җыелышта барлыгы 969 кеше катнаша. Шуларның 544 –хатын-кызлар, коммунистлар (большевиклар)-10, комсомолга кандидатлар-21, крестияннәр-226, эшче-батраклар-4, командировкага җибәрелгәннәр- 2, башкалар-8. Җыелышны Яржанцев дигән кеше ача. Ул сүзен болай башлап җибәрә: “Сельское хозяйство развиваться может по капиталистическому или по социалистическому пути. Жизнь заставляет нас стать на путь социалистическкого развития....”. Өченче көн тәртибе буенча Олы Әшнәк авылында эшләп килүче азык-төлек лавкасының эше тикшерелә. “Члены сельского совета выразили недовольство работой приказчика Ошняковского отделения п/о “Кама”. Казаев не торгует в лавке 8 часов, а бывает 5-6 часов, отпускает много сахару җителям другого селения. Грубо обращается с җителями села..” Шул ук җыелышта приказчикны эшеннән алыр өчен п/о “Кама” җитәкчелегенә юллама кабул ителә. Мөгаен, лавкаларның ул вакытта күбесе, Балык-Бистәсе, Масловка һәм Корноухово авылларындагы сәүдә оешмаларына караган була. 1954 нчы елны авылда яңа азык-төлек кибете ачыла.

Авыл кибете, 1960-65 нче еллар

1954 нче елдан алып 1998 нче елга кадәр кибеттә Шиһапова Тәзбирә Мөяссәр кызы эшләде. Берара шулай ук кибеттә Диярова Рәйсә һәм Шакирова Нурия сатулык иттеләр.

Фоторәсемдә: кибетче Шиһапова Т.М. һәм аның ярдәмчесе Диярова Рәйсә

1950 нче елдан сәүдә эшен җитәкләү Корноухово авылында урнашкан кулланучылар җәмгыятенә (селпо) йөкләнә. Товар сатуның план үтәлеше Олы Әшнәктә даими югары була. Шиһапова Т.М. ТАССР ның Югары Советының Рәхмәт хатына лаек була.

Рәсемдә: Б.Бистәсе районының алдынгы ккибетчеләре. (Уңнан икенче Шиһапова Т.М.).

Шулай ук Олы Әшнәктә хуҗалык товарлары сатучы кибет тә уңышлы эшләп килә.

Анда күп еллар Садриева Мәрзия Кәримулла кызы эшләде.

Рәсемдә: Садриева М.К.

10 елга якын авыл азык-төлек кибетендә сатучы булып эшләгән Нурия Шакирова Нурия Сахиб кызы. Алдынгы савымчы, 35 еллык хезмәт стажының 25 елын савымчылыкка, оператор-лаборант эшенә багышлаган.

Рәсемдә: Шакиров Н.С. Яңа кибетләр.

Туган якны өйрәнү кысаларында иҗат ителгән проект “Казан асты”

(Балык Бистәсе районы “Олы Әшнәк” авылы җирлегендә)