Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Олы Әшнәк авылы тарихы 11.03.2017.doc
Скачиваний:
4
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
95.8 Mб
Скачать

Ренат Гаффар

Хикәяче, публицист Ренат Гаффар

Хикәяче, публицист Ренат Гаффар (Ренат Габдрахман улы Гаффаров) 1951 елның 11 апрелендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Әшнәк авылында колхозчы гаиләсендә туа. Күп кенә каләм ияләренә канат биргән Олы Солтан урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул 1969-1974 елларда  Казан дәүләт университетының журналистика факультетында югары белем ала. Яшь белгечнең шуннан соңгы тормыш юлы тулаемы белән газета-журнал редакцияләрендә мөхәррирлек хезмәтенә багышланган дип әйтергә мөмкин: егерме елга якын ул республиканың үзәк газетасы «Социалистик Татарстан» редакциясендә әдәби хезмәткәр, мөхбир-корреспондент, «Шәһри Казан» газетасында бүлек мөдире (1992-1994), гомумтатар газетасы «Татар иле»нең баш мөхәррире (1995-1996), «Салават күпере» балалар журналында бүлек мөхәррире (1997-2003) вазифаларын башкара. 2004 елдан ул «Мәдәни җомга» газетасының әдәбият бүлеген җитәкли. Ренат Гаффар әдәби иҗат эше белән мәктәптә укыган елларында ук кызыксына башлый. Узган гасырның җитмешенче еллары урталарыннан башлап «Чаян», «Ялкын», «Казан утлары» журналларында, «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан»), «Татарстан яшьләре», «Яшь ленинчы» газеталарында, соңга таба «Идел», «Салават күпере», «Мәдәни җомга» һәм башка матбугат басмаларында аның байтак санда көлкеле, төртмәле-сатирик хикәяләре, миниатюралары дөнья күрә, сәхнәдә, радио тапшыруларында еш яңгырый. Юмор-сатира өлкәсендә Ренат Гаффар заманча яңгырашлы, халык авыз иҗатына якын үз стилен булдырырга тырыша. 

Ренат Гаффар авыл хәлләре белән һәрвакыт хәбәрдар. Бертуганн Гаффаровлар Кәрәкә күле янындагы ташландык чишмәне чистартып, төзекләндерделәр. Ренат Гаффар Сабантуй бәйрәменә авылга да еш кайта.

Рәсемдә: Ренат Гаффар абыйсы Әхәт белән. Сабан туй бәйрәмендә авылдашлары арасында

2004 елда аның шул юнәлештә иҗат ителгән юмор-сатира әсәрләрен эченә алган «Калай түбәдә эт эзе» дигән беренче китабы басылып чыга. Хикәяче шулай ук бүгенге катлаулы җәмгыятьнең төрле четерекле проблемаларын кузгаткан публицистик мәкаләләре белән дә укучыларга яхшы таныш. Журналистикада ирешкән казанышлары өчен ул 1988 елда Татарстан Югары Советы Президиумының Мактау кәгазе белән бүләкләнә. Ренат Гаффар  2004  елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Рәкыйп Гаффар

Журналист Рәкыйп Гаффар.

Рәкыйп Гаффар- журналист. Төп эшчәнлеге белән бергә шигъри иҗат белән мавыга. Рәкыйп Гаффар күп еллар "Татарстан" радиосында иң актив эшләүче һәм үзенең күпләгән тыңлаучысы булган талантлы журналист. Аның дини проблемаларга багышланган "Иртәнге нур", авыл хуҗалыгы, социаль һәм башка бик күп темаларны колачлый торган "Офыклар", спортның үткәне, бүгенгесе, анда алда торган һәм кичектергесез хәл ителергә тиешле мәсьәләләрне тирәнтен анализлый торган "Старт" тапшырулары сезнең дә яратып тыңларга гадәтләнгән программалардыр. Ул тормышта да бәхетле кеше. Тормыш иптәше – Казан югары педагогик көллиятнең бүлек җитәкчесе Сәбилә ханым белән бер дигән ике кыз үстереп тормышка аяк бастырдылар.

Ватаным Татарстан”,   04.12.2013 206 санындагы әңгәмәдән өзек.

Күргәнең булмаса да, ишеткәнең бардыр дип, гадәттә радиода эшләүче белгечләр хакында әйтәләр. Ә менә 33 елдан артык гомерен нәкъ шушы һөнәргә багышлаган, республика халкының хөрмәтенә, рәх­мәтенә күмелгән Рәкыйп Гаффаровка бу сүзләр туры килеп бетмәстер, мөгаен.

– Без авылыбыз белән әдә­биятка гашыйк идек. Барысы да Әхәт абыйдан башланды кебек. Газета-жур­налларда аның язмаларын күреп, 3-4 сыйныфларда ук Ринат абый каләмгә үрелде. Мин, хә­тер­лим әле, сыйныфташым Рашат белән район газетасына ярыша-яры­ша яза идем. Без­дә ниндидер ак көнләшү, кызыгу хисе барлыкка килде. Ул да түгел, Солтан авылындагы урта мәк­тәптә укый башлаган Әхәт абыйның хикәя­ләре кү­ренә башлады. Башкалар да безгә иярделәр. Шул вакытларда безнең авылдан Фоат Гайсин, Илгиз Җама­лиев, Рашат Мифтаховлар уни­верси­тетның жур­налис­тика бүле­ген тәмам­ла­ды. Кыс­касы, авылда үзенә күрә “бум” булып алды.

Мин Рәзин Нуруллин, Нияз Акмаловлар белән бергә имтихан бирдем. Тик көндезгегә үтә алмадым, балларым җит­мәде. Документларымны чит­тән торып уку бүлегендә калдырдым да авылга кайттым. Шунда район газетасы мө­хәррире Кадыйр Сибгатуллин чакырып алды да: “Сине анда көтәләр”, – дип Мамадыш ра­йон газетасына җи­бәрде. 4-5 ай эшләгәч, ар­миягә китеп бар­дым. Университетка ке­рүемнең файдасы тигәндер, күрәсең: сержантлар әзерли торган курсларга җи­бәр­деләр. Моның да файдасы бик тиде. Солдат һәм офицерлар арасында урталыкта калганда, еш кына, тормышта үз урыныңны ничек табарга соң, дигән сорауга җавап эзләргә туры килде. Армиядән туры Чаллыга, Габделхак абый янына кайттым. КамАЗда дви­гательләр заводында эш­лә­дем. Озак сроклы командировкаларга китеп, Тольятти, Горький шә­һәр­ләрендә булдым. Шулвакыт Әхәт абый миңа бик үтемле итеп: “Эне­кәш, кеше буласың килсә, көндезге укуга күч”, – диде.

Минемчә, абый сүзе дә бик зур роль уйнагандыр?

– Әлбәттә. Әтием Габдрахман мин беренче сыйныфта укыганда ук вафат булды. Әни­ем Гайшә өченче курста укыган чагымда дөнья куйды. Без – җиде туган бер йодрык булып яшәргә өйрәндек. Хә­терлим әле: укып бетергәч, хәрби өй­рәнүләргә җибәр­деләр. Шуннан тулай торакка кайттым да күңел бушаганчы бер еладым. Ялгызлыктан иде бу. Авылда – буш йорт. Абыйларым кайсы кайда үзләре дә аякка басып кына киләләр. Барыр урын юк. Әхәт абыем шулвакыт тагын бер игелек кылды: эш таба алмыйча каңгырап йөргәндә, сөйлә­шеп, радиога урнаштырды.

Әхәт абыең күрәзәче кебек булган икән. Сине, ничектер, радиодан башка күз алдына китереп тә булмый. Иркен тавыш, шәп әңгәмә­дәш­ләр, курку-кау­шауның әсәре дә юк сыман. Һәм бу беренче көннәрдән үк шулай кебек иде.

– Барысы да шома гына бармады, әлбәттә. Авыр чаклар күп булды. Әмма, ничек кенә булмасын, җитәкчелеккә дә, коллективка да рәхмәттән башка сүзем юк. Радиода мин аякка бастым. Ул вакытта яшьләрне яклау сәясәте бик көчле иде бит. Эшли башлавыма ике ел дигәндә бер иске генә йорттан бүлмә бирделәр. Мин аны патша сарае кебек кабул иттем. Мунча да төзеп куйдык. Ә эшкә килгәндә... Бу егет берегеп китә алырмы икән, дип шикләнү­челәр дә булды. Ә мин тырыштым. Биг­рәк тә Әхәт абыйга сүз ти­мә­сен дип курыктым. Башта музыкаль редакциягә Зиннур Насыйбуллин урынына урнаштырдылар. Ул бит – шагыйрь, тәҗрибәле белгеч. Ә мин – яңа гына университет тәмамлаган кеше. Аерма бик зур. Бераздан Рим абый Кә­римов: “Яшьлек” тапшыруында урын бушый, шунда күчә­сең”,– диде. Минем өчен моннан да зуррак шатлык юк иде. Чөнки “Яшьлек” ул – иҗат иркенлеге: сән­гать, фән, спорт, техника – кыскасы, бөтен өл­кәләрне үз эченә алган, яшь талантларны барлый торган кече бер редакция иде.

Яшь талантлар ди­гән­нән, бүгенге күп кенә сәхнә осталары беренче адымнарын сезнең сту­дия­дән башлады дисәк тә була торгандыр... Кемнәр алар?

– Римма Ибраһимова, Гөл­зада Сафиуллина, Хәмдүнә Тимергалиева, Зөһрә Шә­ри­фул­лина, Гөлдания Хәй­рул­лина, Айдар Галимов...

– “Яшьлек” эзеннән районнарда йөри торгач, мин шуны аңладым: бездә талантлар бик күп, әмма зур сәхнәгә аяк басарга, үзләрен күр­сә­тергә мөм­кинлекләре юк. Шул җә­һәт­­­тән туган фестиваль бу. Лилия Муллагалиева, Раяз Фасыйхов, Илнар Сәй­фиев, Илнар Гәрәев, Вадим Захаров – алар барысы да шушы бәйгедә җиңүче булдылар. Бу чара белән мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та бик кызыксынды. Киләчәктә министрлык белән бергәләп эш­ләргә, саллы гына яңалыклар кертергә дә ният бар.

Нәсел дигәннән, Гаф­фа­ровларның буыннар чыл­бырында бүген дә бөтенлек күзгә чалынып тора. Мәсә­лән, язучы Әхәт Гаффаров­ның кызлары Сөм­бел белән Ләйлә – журналистлар, Рә­кыйп Гаффаровның кызы Зөһрә дә шул юлдан тайпылмаган, журналист һө­нәре алып, радиода эшли...

– Ә икенче кызым Чулпан әнисе юлын сайлады: башта педагогия көллиятен, аннан педагогия университетының психология һәм педагогия факультетын тәмамлады. Хә­ләл җефетем Сәбилә бүген педагогия көллиятендә – директор урынбасары, кызым – психология укытучысы. Чыннан да, болай ярдәмләшеп яшәү тулы бер гармония тудыра. Мин шуның белән бик бәхетле. Эштә дә, гаиләдә дә. Шөкер, бу хисләр артып тора: безне хәзер оныкларыбыз Камилә белән Рената яшәтә.

Ватаным Татарстан”,   /№ 206, 04.12.2013/

Әшнәктән Әлмәткә сузылган юл”

“Ватаным Татарстан” гәҗитенә биргән әңгәмәдән өзек