- •Кереш сүз
- •Рәсәй археология һәм антропология Академиясе академигы, Казан (Идел буе) Федераль университеты профессоры, Татарстанның Атказанган фән эшлеклесе Борһанов Альберт Әхмәтҗан улы
- •Олы Әшнәк авылы
- •1792 Нче елгы, иң борынгы карталарның берсе
- •1840-1850 Нчы елгы җир бүленеше (архив чыганаклары)
- •Рәсемдә археолог Калинин н.Ф.
- •Археолог Николай Истомин (сулдан беренче) Олы Әшнәктә табылган экспонатлар белән (фото- oshnjak/2013-08-09)
- •Сәвиләгә куелган кабер ташы (л.Садриева фотосы)
- •Кәрәкә күле җирлеге (л. Садриева фотосы)
- •Биләр каласы харәбәләре (интернет челтәреннән)
- •Алексеевск районы, Әшнәк авылы мәчете (интернет челтәреннән)
- •Лашманчылар, архив фотосы
- •1876 Нчы елгы Лаеш өязе картасы
- •1911 Нчы елгы карта (архив)
- •Легендар Якуб Дҗиһангир улы Чанышев Татар атлы кавалериясе (интернет челтәреннән)
- •Миңсылу әби (сулдан беренче) авылда кунакта (г. Шиһапов фото-архивыннан)
- •Делегат Нәфисә Минһаҗева Съезддан күренеш (архиф фотосы)
- •Олы Әшнәк авылында сугышта корбан булган авылдашлар истәлегенә куелган беренче һәйкәл. (г.Шиһапов фото-архивыннан)
- •Олы Әшнәк авылында сугышта корбан булган авылдашлар истәлегенә куелган яңа һәйкәл. (л.Садриева фоторәсеме)
- •Медаль «За отвагу»
- •Медаль «За боевые заслуги»
- •Орден Красной Звезды
- •Шиһапов Харис Хасамутдин (Хисаметдин) улы.
- •Орден Славы III степени
- •Орден Отечественной войны II степени
- •Олы Әшнәк авылы ветеранннары, 1972 нче ел (Шиһапов Габдулла фотоархивыннан)
- •Бөек Җиңүнең 40 еллыгы уңае белән Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән авылдашларыбыз исемлеге:
- •Соңгы ветераннар...
- •Фоторәсемдә р. Мингалиева
- •Олы Әшнәк авылы кешеләре, 1955-60 нчы еллар (Шиһапов Габдулла фотоархивыннан)
- •1980-1984 Нче еллар
- •Сиразиев Ринат- сулда
- •Утлар, сулар кичкән ветеран
- •Ветераннар. Гараев Бикмулла (уртада), сулда Ибатуллин Касыйм, уңда Гарипов Нәҗип абыйлар.
- •Гәрәев б. Г. Гаиләсе белән
- •Партизан батырлыгы
- •Рәсемдә сугыш һәм хезмәт ветераны, батыр партизан Мифтахов Габделхак.
- •Мифтахов Габдулхак абый тормыш иптәше Зәйтүнә апа белән
- •Рәсемдә: сугыш һәм педагогик хезмәт ветераны Ишмөхәммәтов Гомәр ага
- •Бакчалар патшасы
- •Сахибетдин Мифтахетдинов (Мифтахов)- сугыш һәм хезмәт ветераны, мактаулы авыл хужалыгы хезмәткәре.
- •Әкияттәгедәй җиде бертуган...
- •Китапханәче Маһирә
- •Рәсемдә: Шакирова м. Авыл советы сәркатибе Рисаева с. Белән китапханәдә.
- •Рәсемдә: мәктәп укучылары - тимурчылар пионервожатая Мәрҗәнә апа җитәкчелегендә Маһирә апага булышалар.
- •Рәсемдә: сугыш һәм хезмәт ветераны Госман Шәйхетдинов (газетадан фото-күчерелмә)
- •Фоторәсемдә: уң яктан (өске рәт) Сәләхетдин Шәйхетдинов, әниләре Мәгърифә әби, Сахибетдин Шәйхетдинов, Рәбига, Фәния Шәйхетдиновалар, Сәләхетдинның улы Самат.
- •Улы Гомәрнең хәбәрсез югалуы турында белешмә
- •Госман Шәйхетдинов (уң якта) авылдашы Хафизов Вазих белән
- •Онытылмас еллар, яки алабута ипие белән кычыткан ашы кыйссалары (кыскартылган вариантта)
- •17.12.2014 “Авыл офыклары” гәҗите. Автор Гөлназ Зарипова
- •Рәсемдә: Гөлсем һәм Зәйтүнә Гариповалар, уртада күршеләре Әклимә Садриева белән.
- •Сер бирмә, якташ!
- •Фоторәсемнәрдә: г.С. Шиһапов
- •Кыш белән яз тарткалашкан, җил-давыллы кичне Олы Әшнәк авылы китапханәчесе Гөлфия Мухаметшина авылдашларын китапханәгә кич утырырга ("библиотөн"гә) чакырды.
- •1 Нче сыйныфка кабул иткәндә 8 нче сыйныф чыгарылыш
- •Флера Гарипова “Почёт билгесе” орденына лаек булган укытучы
- •Вакыйф Нуруллин
- •Әхәт Гаффар
- •Язучы Әхәт Габдрахман улы Гаффаров
- •Танылган каләм ияләре
- •Ренат Гаффар
- •Хикәяче, публицист Ренат Гаффар
- •Рәсемдә: Ренат Гаффар абыйсы Әхәт белән. Сабан туй бәйрәмендә авылдашлары арасында
- •Рәкыйп Гаффар
- •Журналист Рәкыйп Гаффар.
- •Журналист Фоат Мәхмүт улы Гайсин.
- •Фотрәсемдә: Фоат Гайсин һәм Халидә Гәрәева мәктәп музеенда почётлы каравылда, 1970 нче ел
- •Авылдашлар сәхнәдә
- •Рәсемдә: Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Хафизов Ирек Галимулла улы.
- •Казан шәһәре Мәскәү районы к(п)фу каршындагы ш. Мәрдҗани исемендәге 2 нче номерлы гимназиянең туган якны өйрәнү үзәге
- •Чистай педагогия техникумының 3 курс студентлары. 1936 нчы ел Сулда баскан – Асия Бәдретдинова, сулда утырган – Галия Хәмидуллина
- •4 Нче дәвер - 1960-1990 нчы еллар.
- •1Нче сентябрь линейкасы.
- •1971 Нче ел. Укытучылар коллективы. Г. Шиһапов фотосы.
- •"Аҗаган"да җиңүче команда
- •Р айон ярышларыннан кубок алып кайткан чаңгы командасы. 1970 нче ел
- •Мәктәпнең газ-51 машинасы
- •Авылым күренешләре (сакланган фотолар)
- •Олы Әшнәк авылы фоторәсемнәрдә Ләйсән Садриева фотолары.
Әхәт Гаффар
Язучы Әхәт Габдрахман улы Гаффаров
Әхәт Габдрахман улы Гаффаров- 1948 елның 23 декабрендә (рәсми документларда – 1949 елның 1 гыйнвары) Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Әшнәк авылында туа. Олы Әшнәктәге сигезьеллык һәм Олы Солтан авылында урта мәктәпне тәмамлагач, 1966–1971 елларда Казан дәүләт университетының журналистика факультетында югары белем ала. 1971–1981 елларда Казанда республика көндәлек матбугатында – «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй»), «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газеталарында хәбәрче-корреспондент һәм «Казан утлары» журналы редакциясендә бүлек мөхәррире булып эшли. 1982–1987 елларда Татарстан язучыларының Әлмәт оешмасына, аннан соң 1987–1990 елларда Казанда СССР (Россия) Культура фондының Татарстан Мәдәни фондына җитәкчелек итә. 1987 елдан ул янә матбугат хезмәтендә: «Шәһри Казан», «Ватаным Татарстан», «Мәгърифәт» газеталарында, «Казан», «Мирас» журналларында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире вазифаларын алып бара, С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында әдәби мөхәррир булып эшли. Тәҗрибәле газетачы - журналист булу өстенә Әхәт Гаффар күпсанлы әдәби әсәрләр – хикәяләр, повестьлар, өч роман һәм дистәдән артык пьесалар авторы да. Матур әдәбият мәйданына ул узган гасырның җитмешенче елларында килә. Аның 1972 елда «Казан утлары»нда (№ 10) басылып чыккан «Әҗәт» дигән беренче хикәясе үк әдәби җәмәгатьчелектә кызыксыну уята. Шуннан соң язылып, журналларда һәм китапларында басылып чыккан «Яра» (1973), «Язлар моңы» (1973), «Гозер» (1975), «Кашан җыры» (1977), «Су астындагы чишмә» (1980), «Бишек» (1981), «Яшиселәр алда иде» (1987), «Дәрья башы» (1995) кебек повестьлары, пьесалары һәм хикәя җыентыклары белән тормыш материалын үз каләменә хас психологик стильдә сәнгатьчә гәүдәләндерү осталыгына ия булган прозаик булып таныла. Сиксәненче еллар башында әдип, прозаның катлаулы төренә мөрәҗәгать итеп, Россиянең тоташ тарихи зилзиләләре әвәрәсендә татар авылы кичергән драматик хәлләрне гәүдәләндергән «Бодай бөртеге һәм тегермән ташы» (1983), «Олы юлның тузаны» (1989), «Богау» (1998) исемле күләмле романнарын иҗат итә.
Танылган каләм ияләре
Ә.Гаффар әдәби эшчәнлегенең беренче чорларыннан ук сәхнә әдәбияты – драматургия жанрында да нәтиҗәле эшли. Аның, нигездә, әхлакый-социаль мәсьәләләрне үзәккә алып, язу стиле буенча, прозасындагы кебек, хис, метафора, символ-киная синтезына корылган «Иртәгә улың булам» (1977), «Язлар моңы» (1978), «Җиләк вакыты бер генә» (1979), «Соңгы ләкләк» (1980), «Өч сорауга бер җавап» (1980), «Бер картлыкта, бер яшьлектә» (1981), «Мунча көне» (1982) пьесалары, татарның тарихи шәхесләреннән Мулланур Вахитовка багышланган «Сызылып таңнар атканда» (1984), герой-шагыйрь Муса Җәлил турындагы «Хөкем» (1986), «Соңгы сәгать» (1986) исемле драмалары үз вакытында татар театрлары сәхнәләрендә уңыш казаналар. Ә.Гаффар театр сәнгате, әдәбият әһелләре, республиканың икътисади һәм мәдәни тормышы, милли мәсьәләләр турында көндәлек матбугаттагы чыгышлары һәм совет режимының ун ел буена Әфганстанда алып барган җинаятьчел сугышы турында аерым публицистик китап («771 аршын җир», 1991) авторы буларак та билгеле. Әхәт Гаффар – М.Горький исемендәге Бөтенсоюз әдәби конкурс лауреаты (1985), «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» (1998) дигән мактаулы исем йөртә, Татарстан Язучылар берлегенең Ф.Хөсни исемендәге әдәби премия лауреаты (2008). Ә.Гаффар – 1976 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
Олы Әшнәк авылының ул туып-үскән урамы “Әхәт Гаффар” исемен йөртә.
