Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Олы Әшнәк авылы тарихы 11.03.2017.doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
95.8 Mб
Скачать

Археолог Николай Истомин (сулдан беренче) Олы Әшнәктә табылган экспонатлар белән (фото- oshnjak/2013-08-09)

1956 нчы елда Олы Әшнәк авылында тарихчы галим-археолог Һарун Вәли улы Йосыпов булып китә. Ул зираттагы борынгы кабер ташларына игътибар итә. Йәмән атлы кешенең кызы - Сәвиләнең кабер ташындагы куфи ысулы белән язылган сүзләрнең тулы текстын укый алмаса да, Сәвилә 1320 нче елда күмелгән дигән датаны азсызыклый. Олы Әшнәк зиратында тарихи һәйкәл кабер ташларына кертелгән 7 таш бар. Алар Мари АССР Министрлар кабинетының 1974 нче елның 21 август 565 нче карары нигезендә 1600463000 коды белән XIV гасыр тарихи әһәмияткә ия булган ташлар итеп билгеләнгән. * Казаков Е.П., Старостин П.Н., Халиков А.Х. Археологические памятники Татарской АССР. К., 1987.

Сәвиләгә куелган кабер ташы (л.Садриева фотосы)

1989 нче елда кабер ташындагы язуны тарихчылар Фәрит Хакимҗанов белән Олы Әшнәктә туып-үскән Илшат Хәлиуллин тулысынча укуга ирешәләр. Моңа кадәр, шул ук елда, куфи ысулы белән язылган кабер ташларына нигезләнеп, авыл 750 еллар элек салынган дип юбилей чаралары үтә. Кунаклар арасында Олы Әшнәк мәктәбен тәмамлаган танылган язучылар Вакыйф Нуруллин һәм Әхәт Гаффар, Г. Камал театры артисты, “Татарстанның халык артисты” Равил Шәрәфи (Шәрәфиев), шул ук театр артисты Хәлим Җәләлов һәм башка күренекле татар тарихы һәм әдәбияты галимнәре, танылган артистлар, җырчылар да бар иде.

Авылның 750 еллык юбилеен үткәргән вакыт, 1989 нчы ел (“Мәйдан” җурналы №-6/2009)

Сәвилә ташына: “ ...әри Мөхәммәд-хуҗа улы Йәмән Һири Сәвилә зерәте кү. Вафат болту тарих җети җүр җермиси җол сафа айхы ...әти”, тәрҗемәсе – “ ире (ир кеше) Мөхәммәд – хуҗаның улы Йәмәннең кызы Сәвиләнең күмелгән урыны бу. Вафат булды: тарих җиде йөз егерменче ел сәфәр аеның ун...көне иде”. Сәвилә кабере күршесендә аның әтисе Йәмән истәлегенә куелган кабер ташы да бар. Кызганыч, андагы язулар күп вакыт үтү, җилләр-сулар белән нык ашалып беткән, аерым хәрефләрен генә чамаларга мөмкин.

Зираттагы борынгы таш Гарәп графикасы белән язылган кабер ташы

(Л. Садриева фоторәсемнәре)

Әлеге ташлар якынча 700-750 еллар элек куелу исбатлана. Тарихчы-галимнәр ул вакыттагы бер кеше гомерен уртача 25-27 ел хисабыннан санап эш итә. Сәвиләнең, аның әтисе Йәмәннең һәм бабасы Мөхәммәт-хуҗаның гомерен нәкъ шушы кысаларга куеп санасак, Олы Әшнәккә, ким дигәндә, 1240 нчы елда нигез салынган булуы ачыклана. *** Ильшат Хәлиуллин, Вахит Байсарлы “Олы Әшнәк", "Мәйдан" журналы, “Идел-Пресс”, 2009 нчы ел, 6 сан,122-123 нче битләр.

Ә бәлки тагы да иртәрәк? Ник дигәндә, беренчедән, кешенең гомере 25 елга гына тигез түгел. Икенчедән, авыл урнашкан урынннан 6-7 чакрым ераклыкта гына Чулман елгасы янында мәшһүр Кашан каласы булган (аны монголлар җимергәнлеге билгеле). Монгол яулары бу шәһәрне җимергәннән соң, Җүчи олысы чорында Кашан шәһәрен берничә чакрым ераклыкта көнбатыштарак урнашкан Шуран авылы янында торгызалар. Кызганычка каршы, 1391 нче елда Аксак Тимер тарафыннан бу шәһәр дә җимерелә.

Кашан шәһәре – Болгар ханлыгындагы Кашан әмирлегенең башкаласы булган. Бу әмирлектә Болгарлар белән бергәлектә торган (союзник булган) кабиләләр яшәгән. Әмирлекләр бар икән, димәк, авыллар да бар дигән сүз. Шулар арасында “Олы Әшнәк” (Әшнәк) авылы булуы да бик ихтимал.

Болгар ханлыгында шәһәрләр янында дистәгә якын чакрым ераклыкта авыл-крепостьләр төзелгәнлеге мәгълүм. Алар дошман яуларыннан шәһәрне саклау, дошман килү турында тиз арада хәбәр итү ролен үтәгәннәр. Гадәттә, калкулы, таулы урынга биек башнялар салына торган булган. Бу башнялар шәһәргә кадәр бер-берсенә күз күремендә салынганнар. Дошман явы күренүгә, башня өстендә учак ягыла һәм санаулы минутлар эчендә дошман килүе билгеле була. Шулай ук мондый авыллар товар алышу, сәүдә итү ролен дә үтәгәннәр.

Олы Әшнәк авылының төньяк көнбатышына үтә торган юлны “Пулат юлы” (“Булат” сүзеннән килеп чыккан) дип атыйлар. Билгеле булганча, көнчыгыш Европада яхшы сыйфатлы тимердән эшләнгән сугыш кораллары (кылыч, сөңге, калкан һ.б.) ясау үзәге булып нәкъ менә Болгарның Кашан шәһәре торган. Шәһәр монгол яулары тарафыннан җимерелгән, ә менә яңадан торгызылган Кашанда сугыш кораллары эшләнгәнлеге билгеле түгел. Димәк, Пулат (булат) юлы атамасының Болгар чорына каравы бәхәссез. Бу мисал да Олы Әшнәк авылына 1239 еллар тирәсендә нигез салынган дип уйларга мөмкинлек бирә.Шулай ук, авыл халкында саклана торган риваять тә бу фикерне раслый сыман. Бу риваятьнең кыскача эчтәлеге түбәндәгечә:

“Авылның көнчыгышында (хәзерге Кәрәкә күле янында) калкулык крепость (ныгытма) ролен үтәгән. Монгол яулары һөҗүме башланганнан соң, яуларда җиңелгән күп кенә гаскәри болгарилар шушы ныгытмага киләләр. Аның хуҗабикәсе сылу һәм бик батыр кыз Сөмбеләбикә булган, имеш. Монгол яуларына каршы аяусыз көрәшне Сөмбеләбикә җитәкләгән. Бу сугышта ул үзе генә дә дистәләрчә Монгол явы гаскәриләрен юк иткән.Сөмбеләбикә үзе һәм аның батыр сугышчылары туган җирләрен саклап гаиб (вафат) булалар. Сөмбеләбикәне дошманнар үз кулларына төшерә алмыйлар, ул турыдан – туры оҗмахка эләгә, имеш. Шуннан соң җир тетри, калкулык аска иңә, аннан шифалы зәм-зәм суына тиң чишмә бәреп чыгып, күл хасил була. Ул күл – “Кәрәкә күле” дип атала. Күп кенә яралы сугышчылар шушы күлгә кереп яталар, һәм, аз гына вакыт эчендә аларның яралары төзәлә, җаннары сихәтләнә. Алар үзләренең вафат булган иптәшләрен авыл урнашкан урыннан көнбатыш якка, Әшнәк елгасы буена җирлиләр. Бу урынны авыл кешеләре хәзер дә “Изгеләр зираты” дип йөртәләр.

Хәзерге вакытта да Кәрәкә күленең ләме төрле тән авыруларын дәвалый дигән фараз яши. Кәрәкә күленә Татарстаннан гына түгел Рәсәйнең төрле төбәкләренннән җәйге эссе көннәрдә дәва табу, ял итү өчен кешеләр килгәннәр. Ләкин, кызганычка каршы, шушы Кәрәкә күле буендагы калкулык та археологлар тарафыннан тикшерелмәгән. Әгәрдә бу эш үткәрелгән булса, авылның барлыкка килү вакыты да төгәлрәк ачыкланган булыр иде.