Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Олы Әшнәк авылы тарихы 11.03.2017.doc
Скачиваний:
4
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
95.8 Mб
Скачать

Вакыйф Нуруллин

Рәсемдә: татар халкының атаклы

язучысы Вакыйф Нуруллин Г. Тукай музеенда

"ИКЕ УРАМ АРАСЫ" повесте

Бүреләр, үгез һәм без (өзекләр)

— Тор инде, улым, тор, соңга каласың бит!

Бу — әни тавышы. Мин инде күптән уяу. Торырга кирәк икәнен бик беләм. Иртәрәк уятырсың дип, кичтән үзем әйтеп куйган идем. Таш яуса да мәктәпкә соңарырга ярамый миңа. Чөнки узган атнада бик хәтәр буран булды да ике көн дәресем калды. Ә өченче көнендә беренче дәрескә со­ңардым, һаман шул буран аркасында инде: ике көн йокым туйганчы йоклап, йокы чүлмәгенә әйләнеп китә язганмын. Мәктәпкә беренче дәрес бетәргә ун минут кала гына барып кердем. Ярый әле рус теле, Габдулхак абый дәресе иде. Әгәр Нәби Зарипович дәресе булган булса — харап иде эшләр. Ниндидер бик зур җинаятьчене тоткандай җилте­рәтеп, шундук директор янына алып керер иде. Ә минем өчен директор янына керү — үлемгә бару белән бер. Чөн­ки узган көз үземне укырга алганда мин аңа сәбәпсез дә­рес калдырмаска, тәртипле булырга, яхшы укырга һәм мәктәпкә бер кубометр утын китереп бирергә вәгъдә иткән кеше.

...Урман ерак тү­гел түгелен: булыр-булмас бер чакрым чамасы гына. Лә­кин аның исеме генә урман: бары өч йөз гектар гына. Җитмәсә урманның икенче ягында тагын бер авыл — Ильиновка. Ильиновкалыларның да мичләре бар, аларга да утын кирәк. Аннары килеп, урман аша юл үтә: узгынчы­лар да аны туктаусыз кымтырыклап тора. Бөтенләй бет­мәсен өчен, урманны бик нык саклыйлар. Дәүләт тарафын­нан куелган сакчысы — Сафа абый. Кече Әшнәкнеке ул.... Ләкин мәктәпкә утынсыз барырга да ярамый. Кичә мәктәп директоры Асия апа үз кабинетына чакыртып әй­теп җибәрде: «Утын алып килмәсәң — мәктәпкә бүтән ки­леп тә йөрмә, Нәҗимов».

Дөрес, утынны бер мин генә китерергә тиеш түгел. Әшнәктә без авылдан өч малай укыйбыз. Мәхмүт, Гәрәй һәм мин. Ләкин Асия апа аларга түгел, нәкъ менә миңа әйтте. Чөнки Мәхмүтнең әтисе белән Гәрәйнең Миңниса апасы үткән айда ук инде мәктәпкә берәр йөк утын илтеп бирделәр. Ә менә минем әле бер утын агачы да илткәнем юк. Чөн­ки бу зур эшне үзем генә булдыра алмыйм. Әни...

— Ни уйлап болай тормыйча ятасың, малай? Әнә, ип­тәшләрең китте бит инде. Тор, улым, тор әйдә. Тизрәк юын да киенә башла. Бик тәмле итеп тәгәрәткән бәрәңге пешергәнием. Җылы чагында ашап алсаң әйбәт булырые да, хәзер өлгерә алмыйсың инде. Сумкаңа тыгам. Мәктәп­кә баргач ашарсың. Тор, әйдә, тор! Гомердә булмаганны ялкауланып ятма!

Әй, әни-әни, ялкаулыктан ятуым түгел ләбаса! Мәктәп­кә барып директор күзенә күренергә куркудан ятуым. Утынсыз барсам, барыбер кире борып кайтарачаклар. Әйткән сүзеннән кайта торган гадәте юк Асия апаның. Беләм, ул да усаллыктан түгел, кирәк булганга таләп итә торгандыр. Амбар хәтле мәктәпне җылыту өчен бер көнгә дә күпме утын кирәк! Зур-зур сигез мич бит анда. Ләкин шулай булса да, миңа бер нәрсә бик үк аңлашылып җит­ми: Гәрәй, Мәхмүт һәм минем кебек малайлар һәм кыз­лар безнең класста гына да утыз алты кеше. Әмма Асия апа алардан утын таләп итми. Шуңа таләп итми, чөнки Олы Әшнәк балаларына тиешле утынны, имеш, авыл со­веты китерткән.

Ә без, имеш, бүтән авыл советына карый торган Зәң­гәрле малайлары. Әйтерсең, Зәңгәрледә туган булуыбыз өчен без үзебез яки безнең әти-әниләр гаепле! Әйтерсең, Әшнәк мәктәбенең бишенче «Б» классын җы­лытырга без өч малай өчен өстәмә ягарга кирәк?

... Асия апа тагын беркавым уйланып торды да әйтте:

  • Ә киселгән утынны алып кайтырга председателе­гездән ат сорап ала алырсыңмы соң?

  • Кайдан алып кайтасы ул утынны?

  • Корноухово урманыннан.

Корноухово урманы — Әшнәккә җиде чакрымнар ти­рәсе. Шуңа тагын безнең авыл белән Әшнәк арасындагы алты километрны китереп кушсаң, ул буладыр унөч чак­рым. Бер көндә иркенләп әйләнеп кайтып була икән бу­луын.

... И-юююуу!

  • Бүре бит бу, малайлар! — диде Гәрәй, кинәт куркып-агарынып китеп. Аның хәтта чәчләре үрә торган иде.

Минем дә котым алынды. Бүренең нинди әшәке ерт­кыч икәнен мин инде үз күзләрем белән күреп беләм. Мин икенче класста укыган кышта бер бүре уңъяк күр­шебез Маһисәрвәр апаларның лапас ишекләрен каерып, кәҗәләрен алып чыгып, күз алдыбызда, урам уртасында ашап киткән иде.

...Карап торышка бәләкәй һәм ябык булса да, Мәхмүт­нең батырлыгы һәм тәвәккәллеге — биш кешелек. Шуның өстенә башы да бик шәп эшли. «Уртача» дигән билгенең нәрсә икәнен дә белми, «яхшы»ларны да бик сирәк, анда да, шаярып утырган чакларда гына ала. Аларны да чирек ахырына «биш»кә төзәтеп, гел отличник булып килә. Ә телгә осталыгы хакында әйкән дә юк инде. Ак сакаллы карт акыллары бар аңарда. Бүсеренә операция ясатып район больницасында ике-өч атна ятып кайткан иде, шунда русчасын да өйрәнеп өлгергән. Рус теле дәресендә укытучы Габделхак абый белән русча гына сыптыра. Габделхак абый сөенеп бетә алмый: «Вот как надо, ребята, учиться!» — дип безгә Мәхмүтне үрнәк итеп куя.

... Ә бүреләр Әшнәкнең басу капкасына җитә башлагач туктап, моңаешып улап калдылар.

Без мәктәп ишегалдына кайтып кергәндә кичке тугыз тулып килә иде. Мәктәп каравылчысы Гыйльметдин агай­дан сорап, ач карынга берәр чүмеч салкын су эчтек тә, исән-имин котылуыбызга һәм ният иткән эшебезне җире­нә җиткерүебезгә куанып, өчебез дә бергәләп җырлый-җырлый, үзебезнең Зәңгәрлегә кайтып киттек.

Хәзер инде, утын китерергә кушар дип, Асия ападан куркасы юк. Мәктәптә күкрәк киереп укып йөрергә була иде.

Әхәт Гаффар

Бер йотым су” (хикәя) (өзекләр)

...Шул бер йотым су аңа гомер буена тынгылык бирми килә. Бу хакта беркемгә дә сөйләгәне юк. Әллә ничек шунда, оят. Иң элек энеләреннән. Алар оныткандыр да инде. Хатынына да сөйләмәде. Хәкимә белән аның арасында яшертен серләр күптән юк инде югын. Ир белән хатын тормышы ачкыч белән йозак кебек бит ул. Бер-береңә туры килмәсәң, изалану гына. Ә туры килер өчен, ачкычның йозакка билгесез чемәге, йозакның ачкычтан яшертен биге булмавы кирәк. Тәхау белән Хәкимә шулай яшәде дә. Аңа сөйләмәгән бердәнбер нәрсәсе шул: бер йотым су. Ә сөйлисе килә үзе! Бүген аеруча. Күңелдән ташыр дәрәҗәдә. Язучылык та шундый шөгыльдер ул, бәлки – яшертен, үзеңә кадерле, сине борчып торган, йокы бирмәгән сереңне кешеләргә сөйлисе килү. Тик оялып. Хәкимәгә сөйләргә дә шул ирек бирмәде.

Карандаш очын теле белән юешләп, Тәхау дәфтәр битенең нәкъ уртасына бер сүз язып куйды: «Су». Һәм башлады. Берни күрмәс, дөньяның бернинди өнен ишетмәс булды. Әйтерсең лә буранлы төндә җигүле чанага утырып бара. Андый чакта бар ышанычыңны ат сизгерлегенә тапшырасың – дилбегәне бушатасың. Инде юлга ат үзе хуҗа. Тәхауны да, шул ат шикелле, күңеленнән ыргылып торган ниндидер бер аваз әйдәп китте. Тик ул аваз белән аның арасында ниндидер дилбегә бар бугай. Тәхау бөтен көченә шуңа ябышкан, ул менә-менә шартлап өзелер күк. Тәхауның үз күңелен, бөтен дөньяга күренерлек итеп, кешеләр алдына җәеп саласы килде.

........... Рәмзи миңа сулы шешә китереп тоттырды. Иренем белән шешә авызына ябыштым. Бер йоттым, ике… Өч йоттым, дүрт… Су түгел, бер уч ком гына йотып җибәрәмдер сыман. Йотым саен тамак төбе авыртып кына кала… Күкрәк тутырып сулыйм да тагын йотам, тик инде чынлап та су түгел, ә үз төкерегемне генә. Шешә авызын иреннән алмый гына, энекәшләрнең күзләренә карыйм. Гүя миңа кирәк бишенче йотым суны шул күзләрдән агызып булыр күк. Ә ул бишенче йотым су миңа бик кирәк. Сусауны, хәлсезлекне, эчтәге бар үпкәне басар өчен.

– Әх, сез әле алаймы? Килеп җитмәс борын эчеп бетердегезме, бирәннәр?

– Без үз өлешебезне генә ич. Бишәр йотым гына.

– Миңа ник дүртәү генә калган?

– Без тигез бүлдек.

– Алдашмагыз! Дүрт йотым гына калган!!!

– Син зур йотымнар белән эчтең. Шуңа дүрт.

– Санап тордыгызмыни әле?!

Дәшмәделәр. Үзләре дә сусаган бит. Тик тагын бер генә йотым булса да су эчәсе килү мине сукырайткан иде инде. Һәм мин үчле күңелем кайнарлыгын бастым, күзләреннән яшь итеп агызып. Кыйнадым мин боларны. Хәлсезлектән кошлар да ара-тирә генә аваз салган ялан кыр буйлап куа-куа кыйнадым. Кыйнадым дип… ул хәтле түгел инде. Әмма ул чакны дөнья уртасында аларның елаган тавышлары гына торган шикелле иде. Карышмадылар да ичмасам. Мескеннәрем минем, мескенкәйләрем! И-эх!..»

Тәхауның күзеннән яшь бәреп чыкты. Үрдән көтмәгәндә ишелеп төшкән кар суларыдай мул күз яше. Сөртмәде. Акты да акты. «Егерме елдан соң бит, ә?» – дип гаҗәпсенде ул үз-үзенә. Бер йотым су өчен егерме елдан соң балавыз сыксын инде ир кеше.

– Юк, үзем өчен еламыйм мин хәзер, – диде ул һәм йод­рыгы белән өстәлгә китереп сукты. – Аларның күз яше өчен елыйм мин.

Суга чумар алдыннан тирән итеп тын алгандай сулап куйды да дәвам итте: «Авылга хәтле ерак – дүрт чакрымнан артык. Тагын бер йотым су эчмичә кайтып җиталмам шикелле. Җыелган үләнне төйи торырга кушып, суга киттем. Ике чакрым арырак Түллинкә урманы бар. Ә анда – сыерчык оясыдай кечкенә генә буралы кое. Кире як дип тормадым, бодай, тары басуларын турыга кистереп, шунда киттем. Бару-кайту дүрт чакрым. Авылга җитәрәк, без аркылы чыгасы күпер астындагы Лашман чишмәсенә дә шулкадәр генә. Мин бер йотым су якынрак якка киттем…»

Шәйхи Маннур «Гайҗан бабай» поэмасы,

1934 нче ел.

Гайҗан бабайның һавада очуы” (өзекләр)  Гайҗан бабай сөйли, һаман сөйли...  Чәе суына, — аны сизми ул;  Куанычы эченә сыймаганга,  Һаман сөйли, һаман сөйли ул.  — Теләсә ни генә әйтсен кеше,  Мактанам да, ирәям дә мин.  Нигә дисәң, ил-көн арасында  Данланам да, сөеләм дә мин.  Элек миңа безнең урамда да  Тик өч кеше сәлам бирә иде,  Ә калганнар гает көнне генә:  «Гайҗан бабай, нихәл», дия иде.  Былтыр көзне безнең политбүлек  Уңыш бүлгән көнне колхозда,  Автомобиль түренә төяп безне,  Урам әйләндергәч бик зурлап, -  Үз-үземә сорау биреп йөрдем:  — Ничек, мәйтәм, Гайҗан, почетлар?  Синең йөрәккә дә күгәрчен күк  Куанычлар керер вакытлар,  ..Яле, карчык, яса катырак итеп,  Сүзгә мавыгып монсы суынган;  Чәең каты, сөтең куе булса,  Җегәрләнеп китә буыннар.  ...Быел бит мин егерме биш колын  Тәрбияләп чыктым кыш буе.  Төннәрем дә күп чак шунда үтте,  булсыннар, диеп, көч куеп.  Минем тайлар хәзер карап туйгысыз,  Ялт-йолт килеп тора өсләре;  Су сөлеге кебек буй-сыннары,  Арыслан түше күк түшләре.  Шул малларга карап күңел сөенә,  Канатланган төсле буласың,  Кайчагында үзең дә сизмичә,  Шул тайлар күк кешнәп куясың.  ....Шуңа да ул бу турыдагы сүзне  Икенчегә борып җибәрде:  — Ә-й-й-й, оныта язганмын бит сезгә әйтергә,  Бүген күктә нишләп йөргәнне!  Кичә кич үк безгә политбүлек  Хәбәр итте очкыч киләсен.  Без үзебез һәрбер эш буенча  Алдын булгангадыр, күрәсең...  Бервакытны кояш чыгышыннан  Бик зур «бөркет» күренә башлады:  Кинәт, кинәт кояш яктысында  Ялтырап китә канат аслары...  Үзе һаман безгә табан килә,  Безнең өскә табан туп-туры!  Мин кулымны маңгаема куеп  Карап тордым, әзрәк куркынып:  — Әх, мин әйтәм, егылып төшмәс микән,  Харап булмас микән уалып...  Арабызда дошман бәндәләр дә  Бетмәгән бит әле югалып...  Без җыласак, алар куаныр...  ...Прсидәтел җәһәт-җәһәт кенә  «Бөркет» канатына менде дә:  «Первый башлап — безнең Гайҗан  Күреп төшсен әле күкне дә,  Ул бит безнең данлы кешебез, — ди, —  Беренче ударник ул колхозда, — ди, —  Үзе тагы сыйфат башлыгы, — ди, —  Бер баш калдырттырмый басуда», —  ...Кайсы гына якка карасаң да,  Бары таныш, бар да яп-якын,  Әнә Күлле, Баскан, Ирек, Чишмә,  Әнә урман чорный як-ягым...  Әнә безнең Әшнәк кырларында  Тезелеп утыра куе сосланнар.  Үзәндәге яшел куаклыкта  Җәйрәп ята безнең станнар.  Әнә безнең көлтәчеләр күренә, —  Тезелеп кайткан куйлар күк кенә;  Ә кешеләр түмгәк хәтле генә,  Өйләр әрҗә кебек кечкенә.  ...Син күрдеңме, карчык? Кайткан чакта,  Без бит үттек бакча турыннан...  Эшләпәмне сезгә болгый идем,  Төшеп китә язды кулымнан.  Төшкән чакта, кыр кызлары кебек  Кыйгач борылып төшеп туктадык,  Авылдашлар безне каршылады  Тагын гөрләп, тагын кул чабып.  Бер мин генә түгел, бүтәннәр дә  Берәм-берәм очып төштеләр...  Хатыннар да очты... яшь кызлар да...  Менәтерә нишли кешеләр!  Ә син... Син очарлык түгел идең...  Шунсы бик-бик эчне пошырды...  Әйдә, карчык! Тагын килгән чакта,  Бергә очарлык булыйк штубы!

Өмет...”

(булган хәл)

Г. Шиһапов

Без - Бөек Ватан сугышы чоры балалары, сугышта катнашмасак та, бик зур чыныгу мәктәбен уздык. Хәзерге вакыттагы кебек безнең күңелле балачагыбыз булмады. Замана безне ашыктырды, олыгайтты. Таякны ат итеп, яшел хәтфә чирәмдә йөгереп йөрисе урынга, тәртә арасына сыер, үгез җигәргә, “уфалла” тартып йөрергә туры килде. Балачагыбызның иң ваемсыз елларын шул каһәр суккан сугыш йотты.

Иртә, бик иртә җитдиләндек, кырысландык. Бер дә гаҗәп түгел, күпмебезнең әтисе, абыйсы, туганы сугыштан кайтмады. Фронттан килгән кайгылы хәбәрләр, ачлык, бар нәрсәгә мохтаҗлык, мәхрүмлекне әле дә булса оныта алганыбыз юк. Газиз улларын, кыю ирләрен туган авылларына исән-имин кайтуларын зарыгып көткәннәрнең сагыш-моңнары, якты киләчәккә инанулары....

-Бүген кич Сәлихҗанны карыйлар икән, - дигән хәбәр яшен тизлеге белән авылга таралды. Инешкә суга баручы хатын-кызлар да, соскыч тотып күршегә утлы күмергә чабучы малай-шалайлар да, кичкә кадәр шул турыда гына сөйләштеләр. Әйе, авыл халкы бу авыр вакытта да азрак хәсрәтләреннән арыныр өчен, кичен урамы-урамы белән җыелып фронтагы яңалыклар, кемгә өчпочмаклы хатлар килгәнен сөйләшә торган иде. Хәтта “кино” карау да бар. “Бүген фәлән кем солдатны карыйбыз”- дип алдан ук җыеласы өйне билгеләп, халыкка җиткерәләр иде.

Сәлихҗан абыйның кем икәнлеген безнең очлар бик яхшы беләләр. Авылның оста гармунчыларының берсе. Аны ике ел элек сугышка алдылар. Зәйнетдин бабай белән Нәфисә әбинең бердән-бер малайлары. Ачык күңелле, шук-шаян булганга бөтен авыл малайлары бик ярата иде аны. Инде менә күптәннән хатлары килми башлаган. Өйдәгеләр бик сагына, борчылалар. Бер көнне Зәйнетдин бабайлар яныннан узып барганда аның:

Ник алмадың көмеш тарак,

Бөдрә чәчең тарарга.

Үзең киттең, рәсмең дә юк,

Сагынганда карарга!”

- дип салмак кына җырлаганнын ишеттем. Үзе башын түбән иеп баскыч төбендә утыра, ап-ак күлмәк җиңе белән күз яшьләрен сөртә. Безне гел чыдам, батыр булырга өйрәтә торган Зәйнетдин бабайны бу хәлдә күреп бераз аптырап куйдым. Күрәсең андый сабыр кешеләрне дә сындыра торган хәсрәтләр була икән!

Кич җитте. Кышын тиз караңгылана. Ике күрше малае белән мин дә Зәйнетдин бабайларга киттем. Өй тулы кеше. Без дә аякларны бөкләп бер почмакка чүгәләдек. Зәйнетдин бабай, барыгызда җыелдыгызмы дигәндәй, як-ягына күз йөртеп чыкты. Аннары бер табак тутырып кар алып керде дә, аны морҗа янына куйды. “Могҗиза” –башланды.

– Ярар, җәмагать, әгәр Сәлихҗаным исән булса, менә шушы мич йөзлегендә күренер, - дип кар өстенә йомарланган кәгазьләр ыргытты. Җиделе лампаны сүндереп, кәгазьләргә ут төртте. “Кино” башланды. Янган кәгазьләр бер янып, бер сүрелеп, кыштырдап таралганда, төрле сүрәтләргә охшаган күләгәләр хәрәкәт иткәндәй мич-экранга төште. Тын алмыйча да утырган халык арасыннан берсе:- “Әнә-әнә, күрәсезме, Сәлих мылтык күтәргән, кул болгый”- дип кычкырып җибәрде. “Егылды, әллә яраланды инде” –диде күршесе. “Юк, түше белән алга шуыша,- диде икенчесе,- әнә агачлар артында күмелде!”

Кәгазьләр тәмам янып бетте. Сәлихҗан абый башка күренмәде. Өй эче шомлы, караңгы тынлыкка чумды. Зәйнетдин бабай калтыранган куллары белән лампага ут кабызды.

-“Исән икән әле күз нурым, аллага шөкер,”- дип, кайгылы төсенә бераз шатлык кергән Нәфисә әби, авыр тынлыкны бозды. Тынычландырып, изге теләкләр теләп, хуҗаларга рәхмәт әйтеп авыл халкы өйләренә таралышты.

Хәтерләмим, кем уйлап тапкандыр моны. Ләкин шундый юл белән дә ата-балаларының исәнлегенә өметләндергән, бераз булса да тынычландырган һәр гамәл саваплыдыр. Өметтә дә бик зур көч бар икән бу дөньяда яшәү өчен.

Әлеге вакыйгадан соң, берәр атна үткәч Сәлихҗан Бәдретдиновның хәбәрсез югалуы турында хат килеп төште.

-“Булмас, табылыр әле, югала торганнардан түгел минем улым,”- дип озак йөрде Зәйнетдин бабай. Әмма борчылу, өзелеп сагыну күңелен бер генә минутка да бушандырмады.

Дошманны җиңеп, орден-медальләр тагып авылга солдатлар кайта башлады. Сәлихҗан абый кайтмады. Зәйнетдин бабай белән Нәфисә әби озак еллар түр тәрәзәдән олы юлдан күзләрен алмадылар. “Өметне өзмик, хәбәрсез югалу, үлү түгел әле ул,”- диеп бер-берен юаттылар.

Сулар акты, еллар үтте... Кадерле, бик кадерле булган сөекле улларының якты образын йөрәк түрләрендә йөрткән, “кайтыр..” диеп өзгәләнеп өметләрен югалтмаган Ата белән Ана бер-бер артлы бакый дөньяга китеп бардылар.

Өмет (икенче булган вакыйга)

Төш вакыты. Садыйк бабай, таң атканчы себергән тап-такыр ишегалдын, эч пошканнан, тагын себереп йөри иде. Шул вакыт капканы киң ачып, хәрби киемнән, күкрәгенә орден-медальләр таккан бер кеше килеп керде. Ул сәлам биргәнче:

- Чү, кем була инде бу?- дип әйткәнен сизми дә калды Садыйк бабай.

- Мин улыгыз Габдрахман белән бергә сугышта булган күрше авылныкы Низам булам,- дип җавап кайтарды чем кара мыеклы теге кеше.

Садыйк бабайның себеркесе кулыннан төшеп китте. Карлыккан, каушаган тавыш белән ул:

-Карчык, сиңа әйтәм, чык әле!- дип ул хатынын дәште. Ишектән кабаланып чыгучы Мәрфуга әби күренде.

-Менә кунак килде. Улыбыз янында булган, Низаметдин атлы,- диде. Бу сүзләрне ишетүгә Мәрфуга әби шатлыктан тез буыннары калтырап, стенага сөялде...

-/-

Бердән-бер уллары Габдрахманны алар сугыш башланып, бер-ике атна үзгач фронтка озаттылар. Алар һәм бишек баласы күтәргән хатыны Тайбә, олауга утырган солдатларны, Урыс Әшнәге урманы борылышында күздән югалганчы озата бардылар. Гомере буе авыл һәм Корнаухтан ерак бармаган Мәрфуга әбигә, сугыш әллә ни озакка бармас, берничә айдан Габдрахман исән-имин әйләнеп кайтыр төсле тоела иде. Ләкин сугыш дигән ләгьнәт үзенчә хәл итте...

Инде ничәнче ел сугыш бара. Аллага шөкер, уллары исән-сау, сирәк булса да уч төбе кадәр хатлары килеп тора. Болай да гомер буе бик матур, чөкердәшеп кенә яшәгән Садыйк бабай белән Мәрфуга әби уллары сугышка киткәннән соң , бер-беренә тагын да игътибарлы, ярдәмчел булып киттеләр.Үткән көнгә шөкер кылып, улларын сагынып көн артыннан көн үткәрделәр.

Көзге көннәрнең берсендә хат ташучы Садыйк бабайга чит кул белән язылган хат тапшырды. Йөрәге нәрсәдер сизгәндәй- “җу” итеп китте. Язу-сызуны аңламаганга күрә, хатны миңа укып бирергә кушты. Ул арада безнең янга Мәрфуга әби дә килеп, яулык очлары белән күз яшьләрен сөртеп тыңларга әзерләнде. Хатта (әле дә барлык сүзләрен хәтерлим):

- “Хөрмәтле Садыйк Ганиевич! Сезнең улыгыз, гвардия сержанты Габдрахман Садыйков, Польшаның башкаласы Варшава шәһәре өчен барган каты сугышлар вакытында хәбәрсез югалды. Н-чы часть командиры, полковник Карпов.”

Бу хәбәрдән соң җор күңелле, хәрәкәтчән Садыйк бабай басынкыланды, йөрәк авыртып үзен сиздерә башлады, болай да бәләкәй гәүдәле Мәрфуга әби тагын да кечерәеп калды.

-/-

- Әйдә әле, нәрсә монда сөйләшеп торабыз, - дип Садыйк бабай солдатны өйгә чакырды. Мәрфуга әби тиз генә җиз самоварын куеп җибәреп, эченә тастымалга төреп берничә йомырка салды. Кунакны сыйлый-сыйлый аның сүз башлаганын көттеләр. Низаметдин моны аңлагандай, чокырын сул кулында тотып, берничә йотым чәй эчеп куеп сүз башлады:

- Мин Габдрахман белән сугышка бергә киттем.Икебез дә бер полкка, бер ротага туры килдек. Үзебезнең илдән немецларны куып чыгаргач, Польша җирләрендә сугыша башладык. Менә шунда, Варшава шәһәре тирәсендә Габдрахманның ике аягы да яраланды. Мин аның яраларын бәйләп бер агач төбенә яткырдым. Ул: “ Якташ, әгәр миннән алда туган якларга кайтырга туры килсә, минекеләргә сәламемне тапшыр. Борчылмасыннар, көтсеннәр, мин кайтырмын,”- диде. Шунда мин саубуллашып, башкалар белән алга киттем. Үзем дә шул көнне яраландым, госпитальдә уң кулымның өч бармагын кистеләр. Яралары тиз төзәлде, менә мылтык тотарга ярамагач, өйгә кайтардылар. Низам үзенә төбәлгән сүзсез “Улыбыз нишләде икән?” –дигән карашны сизеп:

“Габдрахман исән булырга тиеш. Сугыш кырыннан авыр яралыларны госпитальгә озаталар.Аяклары төзәлгәч кайтыр, кайгырмагыз!”-диде.

Әти-әнигә җан керде! Җанның исеме- “өмет” иде. Ике аяксыз булса да, гел күтәреп кенә йөрергә риза иде алар.

Низаметдингә: “ Син дә хәзер безнең улыбыз! Барышлый да, кайтышлый да кер. Безнең йорт-синең йорт. Габдрахманыбыз шикелле булырсың,”- дип озатып калдылар кадерле кунакны.

Менә, ниһаять Җиңү көне килеп җитте. Авыл гөрләп бәйрәм итте. Бер, ике... сигез ел узып китте. Иң беренче булып сырхауланып түшәккә Мәрфуга әби ятты. Садыйк бабай аны бар көченә тәрбияләде- төрле үләннәрдән төнәтмәләр дисеңме, тәмле сөтле чәйләр... Күзләрен йомып, әкрен генә сулыш алган карчыгының баш очына утырып, узган гомерен искә төшерде. Пар күгәрченнәрдәй яшәгән икән бит алар! Уллары да күз алдында гел исән! Шул хәлдә Садыйк бабайны йөрәге кысып алды...

Мәрфуга әби күзләрен ачканда тормыш итәше аңа хәрәкәтсез башын салган иде. Шул атна җомга көн Мәрфуга әби дә бакый дөньяга китеп барды...

-/-

Байтак еллар үткәч миңа мәктәп эше белән Рыбныйга барырга туры килде. Эшләрне бетергәч район ашхәнәсендә Низам абыйны күреп алдым.

-Ашыгыз тәмле булсын, Низам абый! Яныгызга утырырга мөмкинме?- дидем. Ул башын аз гына селкеп, ризалык белдерде. Бик танып та җиткермәде ахрысы. Бераз ашагач мин:

- Әйт әле дөресен, Низаметдин абый, Габдрахман абыйның яраларын бәйләп, син чыннан да аны исән килеш калдырып киттеңме?- дидем. Ул авызына китергән кашыгын күтәргән хәлдә туктап калды. Аннары әкрен генә сүз башлады:

-Әйе, агач төбенә яткырып китүем дөрес, тик мәңгелеккә. Мин дустым Габдрахманның соңгы васыятен үтәдем энекәш. “Исән-имин туган якларга кайтсаң, әти-әни, гаилә янына кереп сәламемне тапшыр. Ул исән, яраланды гына диярсең. Әгәр үлде дисәң, алар бу кайгыны күтәрә алмаслар. Өметләре өзелмәсен. Син аларны ташлама инде...”- дип әйтергә генә өлгерде. Дөресен әйтмәгәнгә бәлки мин гаепле дер дә... Батырларча һәлак булган дустымны Варшавадан ерак булмаган бер калкулыкта үз кулларым белән җирләдем, - дип башын аска иде.

Г. Шиһапов.

Р.S. Садыков Габдрахман, 1905 нче елгы, Олы Әшнәк авылыннан. Электрон Хәтер китабында үлгән елы 07.01.1942 Ленинград өлкәсе Лодва авылы янында. Хәбәрсез югалуы турында белешмәдә (анкета) бөтенләй башка мәгълүмат- Садыков Габдрахман 1942 нче елның гыйнвар аенда Саратов өлкәсе Балашов поселогы янында хәбәрсез югалды дип язылган. Шундый ук анкета 1948 нче елның 12 маенда хатыны Садыкова Тайбәгә дә җибәрелә. 1942 нче елның май аенда җибәрелгән белешмә югалган дип язылган.

Чынлыкта исә 1944 нче елга кадәр Габдрахман Садыковтан, (1905 нче елгы, Олы Әшнәктән) хатлар килә. Ул 1944 нче елда Варшава шәһәрен азат иткәндә һәлак була.

1948 нче елның 12 маенда Садыковлар гаиләсенә килгән анкета (белешмә)

Атаклы авылдашыбызларыбыз