Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Олы Әшнәк авылы тарихы 11.03.2017.doc
Скачиваний:
4
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
95.8 Mб
Скачать

1 Нче сыйныфка кабул иткәндә 8 нче сыйныф чыгарылыш

Бертуган сеңелләре Кәшифә белән Хәлимә, энесе Илгиз дә укытучы һөнәрен сайлыйлар, югары белемле педагоглар булалар. Тормыш иптәше Гыйлметдин белән бер ул, бер кыз үстереп тормыш юлына бастыралар. Кызлары Гөльшат һәм уллары Ильшат шулай ук гаилә һөнәрен дәвам итәләр. Икесе дә Казан педагогия институтын тәмамлап, мәгариф өлкәсендә эшлиләр.

Эш сөйгәнне- ил сөя! Илсөяр ханымны һәр җирдә ихтирам итәләр. Гомере буе халык арасында, ата-аналар, гаиләләре белән тыгыз элемтәдә булды. Шат күңелле, ачык йөзле бу укытучы авылыбызның күпме халкын белем, тормыш юлына аяк бастырды!

Флера Гарипова “Почёт билгесе” орденына лаек булган укытучы

«Авыл офыклары» гәҗите 13.10.2015. Авторы И. Шакирҗанов.

Бай тарихлы мәгарифебездә тирән эз калдырган укытучылар күп районыбызда. Ә менә орденга лаек булганнары сирәк. Олы Әшнәк мәктәбендә озак еллар математика укыткан Флера Гарипова әнә шундый фидакарьләрнең берсе.

Күкрәген “Почет билгесе” ордены бизи аның. Шушы көннәрдә генә ул үзенең 80 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте.

Флера апа 1935 елның 12 октябрендә Азнакай районының Карамалы авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлагач, әти-әнисе киңәше белән Бөгелмә укытучылар әзерләү институтына укырга керә. Диплом алгач аны мәгариф министрлыгы юлламасы белән Питрәч районының Чыты авылы мәктәбенә эшкә җибәрәләр. Гомерлек тормыш юлдашы Габдулла Гарипов белән дә шушы төбәктә очрашалар. 1957 елның март аенда гаилә дә корып җибәрәләр яшьләр. Флера апа Чыты, Әлбәден мәктәпләрендә физика, математика укыта.

1967 елдан Гариповлар гаиләсенең язмышы Олы Әшнәк мәктәбеннән аерылгысыз. Лаеклы ялга чыкканчы биредә математика укытты ул. Балаларга төпле белем бирү өчен мәгарифтәге һәр яңалыкны кулланырга омтылып эшләде.

Һәр дәресне кызыклы, мавыктыргыч итеп, нинди дә булса яңалык өстәп укытырга тырышты. Балаларга мөстәкыйль, үзлектән белем алырга  өйрәтүгә зур игътибар бирә иде. Мәктәптә математик кичәләр, конкурслар даими үткәрелде, түгәрәк эшләп килде. Ул елларда математика бик күп малай-кызларның яраткан фәненә әверелде.

Флёра апаның проблемалы укыту методикасы республика куләмендә дә югары бәяләнде. Ул үткәргән ачык дәресләрне министрлык вәкилләре дә урнәк итеп куялар. Флёра апа район методик секцияләрендә докладлар, рефератлар белән чыгыш ясый. Бай тәжрибәсе белән теләп уртаклаша. 1978 елда Флёра апа житәкләгән сыйныф суган үстерү буенча СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә бронза медаль алды. Флёра Гарипова күпьеллык тырыш хезмэте өчен "Почет билгесе" ордены белән бүләкләнде. РСФСР, ТАССРның Мәгариф министрлыклары, район мәгариф бүлеге тарафыннан бирелгән Мактау грамоталары да бихисап. Ә ул үзе хөкүмәт буләкләреннән бигрәк үзенең укучылары белән горурлана. Алар арасында дистәләгән математика укытучылары ,икътисадчылар, бухгалтерлар һәм инженерлар бар.

Гариповлар өч бала тәрбияләп үстерделәр. Кызлары Эльмира укытучы, уллары Жәүдәт һәм Азат- инженерлар. Инде оныкларының уңышларына куанып яшиләр. Флёра апа лаеклы ялда да кул кушырып утырмый. Гөлләр, чәчәкләр үстерергә ярата. Аларның йортыннан укучылар да өзелми. Югары уку йортларына керергә әзерләнүче балаларга да булыша әле ул.

И. Шакиржанов. "Авыл офыклары",14 октябрь 2015 ел. N75.

Олы Әшнәк авылының " 41 ел балалары" бер табынга җыелды

Авыл офыклары” гәҗите. 29.04.2015.Авторы Ләйсән Садреева

Сугыш елларының бар авырлыгын күңелләре аша үткәргән, бер тапкыр да " әти" сүзен әйтә алмаган, 41 нче ел балаларын, авылдашларын Олы Әшнәк клубы үзенә җыйды .

Авыл үзешчәннәре көче белән хәзерләнгән концерт караганда һәркайсының күзләренә яшь тулды. Башкарылган һәр номер шул дәһшәтле елларның авырлыгын ачып бирерлек итеп сайланган иде. Концерт тәмамлангач, ветеран Фатих Шигапов килгән кунаклар исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерде. Соңрак аралашу чәй өстәле артында дәвам итте. Бергә уен уйнап, ярлар сөеп, тормыш авырлыгын җилкәләрендә күтәргән авылдашлар хатирәләрен уртаклашып, озак кына сөйләштеләр.

Моңаеп кына утырмагыз дигәндәй, җор телле Гарипов Илдар үзенең тормышчан мәзәкләре белән елмайтып та алды. Өйләренә таралыр алдыннан тагы бер кечкенә генә бүләк булды: җирле үзидарә исеменнән Резедә Хуснутдинова һәркайсына күчтәнәч пакетлары таратты. Бу күңелле кичә өчен  зур рәхмәт әйтеп, авылдашлар өйләренә таралышты.

"Озак гомер яшәгез, сез безнең өчен бик кадерле" дигән уйлар белән карап калдым.

Миңҗамал Йосып кызы Мазунова (21.12.1915-05.01.1992)

Хисләремне сиңа китердем.

Аласыңмы, әллә алмыйсыңмы?

Бәлки, сиңа гөлләр кирәктер?

Аңлыйсыңмы, өзгән гөлләр шиңә,

Шиңми торган чәчәк – йөрәктер.

Мөнир Мазунов

Миңҗамал Юсуп кызы Мазунова (Миңҗамал)- татар хатын-кызлары арасында беренче профессиональ баянчы. Ул 1915 нче елның 21 нче декаберендә Балык Бистәсе районы Олы Әшнәк авылында туа. Яшьли әтисез кала. Биш яше тулганда әнисе белән Казанга күченеп китә. (Искәрмә: 1920-1921корылык, ачлык еллары. 1919 нчы елда илдә продразверстка планы кертелә. Халыктан ашлык җыю башлана. Бу вакытларда районнан ашлык җыюның үтәлешен тикшерегә вәкилләр җибәрелә. Шул елларда авылдан күп кенә кеше читкә китә. Авылдашыбыз Хасанова Хәербанат апа хатирәләрендә мондый эпизод бар: “ без кечкенә вакытта, ул елларда кырдан черек бәрәңге алып кайтасң, җәзага тарталар иде. Хәтерлим, Миңҗамал 5 яшьләр тирәсендә иде, әнисен кырдан черек бәрәңге алып кайткан өчен район вәкиле, без кечкенә балаларга “бәрәңге караклары” дип кычкыртып, урам әйләндертте. Олы авыл кешесе бер-берсенә ихтирамлы булганга, кечкенә сабыйларга шулай эшләргә кушкан дип уйлыйм. Шуннан соң Минҗамал әнисе белән авылдан Казанга киттеләр...”

Күренекле татар баянисты Кирам Сатиев “Татар баянчылары” дигән китабында Минҗамал Мазунова турында Рашит Мустафинның истәлекләрен китерә: “10 яшьләр тулып килгәндә ул, елый-елый, әнисеннән үзенә гармун алып бирүен сорый. Гаиләдә әллә-ни җитем-төшем булмаса да әнисе кызының теләген үти. Кечкенә Миңҗамал үз теләгенең ни дәрәҗәдә җитди икәнлеген бик тиз күрсәтә: ике атна үтүгә, әнисен гаҗәпкә калдырып, фәкать үз тырышлыгы белән гармунда көйләр уйный башлый. Мәктәптә узган концертларның берсе дә аның катнашыннан башка үтми.Ул ялгызы гына да уйный, җырчыларны да җырлата, биючеләрне дә биетә.

Көннәрдән бер көнне бу мәктәпкә Сара Садыйкова белән Зөләйха Әхмәтова

очрашуга килә. Укучылар әлеге кунакларга үз осталыкларын күрсәтә, концерт куя. Кунаклар кечкенә Миңҗамалның гармунда уйнаганнын бик ошата, аны радиодан чыгыш ясарга чакыра. Ләкин, гөнах шомлыгына күрә, кызчыкның гармуны ватыла һәм ул радиога бармый кала.

Миңҗамалның күңелен музыкага мәхәббәт шул дәрәҗәдә биләп ала ки, ул хәтта, пианинода уйнар өчен, дәресләрдән соң да мәктәптә ялгызы кала торган була.

Ләкин урта мәктәпне тәмамлагач, кызның язмышы бөтенләй бүтән тарафка борыла. Үзе бик үк теләмәсә дә, ул медицина институтына укырга керә. Гармунда уйнавын да ташламый, әлбәттә. Миңҗамал институтны тәмамлагач 1944 нче елны Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе баянчылар конкурсы игълан итә. Табибә кыз шунда уңышлы гына катнаша һәм аны филармониягә эшкә алалар. Бу вакытларда аккомпаниаторларга зур кытлык була.” (Искәрмә: Миңҗамал Мазунованың кызы Мөнирә Хабибуллина (Мазунова) истәлекләре:“әнием сөйләгәннәр гел хәтердә. Мөнирә Булатова, Усман Әлмиев, Мәрьям Рахманкулова һәм башка зур талантлар белән чыгышлар ясадым, дип әни горурланып сөйли иде.”)

Миңҗамал апа белән Мөнир Мазунов 1946 елда өйләнешә.

Рәсемдә: Мөнир Мазунов

(Искәрмә: Мөнир Хәсән улы Мазунов — мәшһүр татар шагыйре, журналист. Мөнир Мазунов 1918 елның 1 апрелендә хәзерге Пенза өлкәсенең Лопатин районы Иске Карлыган авылында туган. Әстерхан педагогика техникумында белем ала, аннары  Ижау шәһәрендәге урта мәктәпләрнең берсендә татар теле һәм әдәбияты укыта. 1939 елда Совет Армиясенә алынып, Бөек Ватан сугышы елларында Ерак Көнчыгышта хезмәт итә, 1945 елның җәендә, «Тревога» исемле фронт газетасының алгы сызыктагы корреспонденты буларак, япон гаскәрләренә каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. “Әниемнең җылы кочагы” һәм башка күпсанлы җырлар авторы, 1982 елдан СССР Язучылар союзы әгъзасы.1987 елда вафат була.)

Әмма бергә озак яшәргә туры килми. Сугышта өлкән лейтенант дәрәҗәсенә лаек булган Мөнир абыйны тагын армиягә чакыралар. Миңҗамал апа 2нче музыка мәктәбендә укыта. Аннан 5нче мәктәптә баян классы ачып җибәрә.

Казан музыка училищесына Миңҗамал Мазунова 1948 нче елны керә һәм 1955 нче елны баян классы буенча уңышлы гына тәмамлап чыга.

Рәсемдә: И.В Әүхадиев исемендәге музыка училищесы

Хатын-кызлар арасында Миңҗамал Мазуновага кадәр оста баянчы Ибраһимова Рокыя Габдерәхим кызы эшләп килә. Бөек Ватан сугышы чорында татар артистлары белән күп җирләрдә чыгышлар ясый. Ләкин ул махсус белемгә ия булмый, Мәскәүдәге баянчылар хәзерләү кусларын гына уза.  

Мазуновлар гаиләсе бер кыз һәм ике малай үстереп тормыш юлына бастыралар. Кызлары проффессиональ музыкант. Малайлары бик матур җырлый торган була.

Матбугать битләреннән: “ Мөнир абыйның кызы, байтак еллар дәвамында радиода пианист-концертмейстер булып эшләгән Мөнирә апа Хәбибуллина белән дә шул хакта сөйләшеп утырдык.

Рәсемдә: Мөнирә Мөнир кызы Хабибуллина (Мазунова)- Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Д. Кабалевский исемендәге халыкара пианистлар конкурсы лауреаты, “Сандугач керде күңелгә” балалар вокаль конкурсының жюри әгъзасы.

- Иң рәхәт чагым – балачагым иде, – дип сүз башлады Мөнирә апа. – Балачакта әти гел янәшәбездә булды. Аның безне ничек тәрбияләгәнен күз алдыма китерәм дә яшьле күзләрем белән елмаеп куям. Ипигә ягылган май өстенә, без кызыгып ашасын өчен, бизәкләр ясый иде бит ул. Бездән еракта булганда да бертуктаусыз хатлар язды. Туган яктан, гаиләсеннән озак аерылып торырга туры килде шул аңа. Читтә булгангамы, туган якка, якыннарына, сөйгән ярына булган хисләрен матур итеп шигырь юлларына салган. Әтиебез хатларында нинди генә сурәтләр төшереп җибәрми иде. Һәрберебезгә аерым-аерым сәлам хатлары юллар иде. Бала җанлы булды шул ул. Шагыйрь күңеле гел шулайдыр. Тик менә әтиебезне оныттылар бугай, аны искә алучы да юк. Шуңа күңел әрни. Исәннәр үзен кайгырта, аларның вакыты җитми. Әти, дөресен әйткәндә, дәрәҗәгә омтылмады да инде.

Мөнирә апада бүген әтисе белән әнисе Миңҗамал апа язышкан бихисап хатлар саклана. Алар саргаеп бетсә дә, үз кыйммәтләрен югалтмый. “Миңа шушы истәлекләрдән дә кадерлесе юк”, – ди Мөнирә апа, хатларны кат-кат кулына алып.

Мөнир абый бик нечкә күңелле булган. Кызы әйтүенчә, балалар, бакча, сайрар кошлар өчен үлеп торган. Һәрбер агач яфрагын сыйпап, алар белән сөйләшкән. Һәр эшен ашыкмый гына, ипләп башкарган.

Тик Мөнир абыйга бу якты дөнья белән хозурланып озак яшәргә насыйп булмаган. Ул больницаларда авырып, әрнеп ятканнан соң, 1987 елда 69 яшендә мәңгелеккә күзен йомган. 7 апрельдә – туган көнендә үлгән. Газапларны күп күргән ул.

Алар гаиләсендә барысы да сәнгать кешеләре. Шулай булмый ни?! Мөнир абыйның тормыш иптәше Миңҗамал апа (ул 1992 елның 5 гыйнварында бу якты дөнья белән хушлашкан. Искә алуыбыз дога булып барып ирешсен иде) заманында танылган баянчы булган. Хатын-кызлар түгел, ир-атлар арасында да бүген бу   һөнәр ияләре бармак белән генә санарлык бит. Миңҗамал апа – хатын-кызлар арасында баян буенча музыка училищесын тәмамлаган беренче профессиональ музыкант. Ул башта Локман Аитов җитәкләгән концерт бригадасында эшләгән, аннан филармониядә халык уен кораллары оркестрында уйнар өчен тәкъдим алган. Күңелдән чишмә булып саркып чыккан хисләреннән шигырь тудырган Мөнир абый, баянда өздергән Миңҗамал апаның балалары гына түгел, оныклары да – сәнгать “коллары”. Мөнирә апаның уллары да бик матур җырлый.

Кайчандыр илһамланып иҗат итеп, үз эзләрен калдырган шундый бөек шәхесләребез онытылмасын иде!”

(Лилия Йосыпова “Ватаным Татарстан”,   /№ 58, 22.04.2014/)