Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Олы Әшнәк авылы тарихы 11.03.2017.doc
Скачиваний:
4
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
95.8 Mб
Скачать

Кыш белән яз тарткалашкан, җил-давыллы кичне Олы Әшнәк авылы китапханәчесе Гөлфия Мухаметшина авылдашларын китапханәгә кич утырырга ("библиотөн"гә) чакырды.

Күршегә керү, аулак өйләрдә утырулар онытылып барганда, авылдашлар аның бу тәкъдименә бик шатланып риза булдылар.Табигатьнең холыксызлануы да аларны туктатып кала алмады. Кичәне Гөлфия апа күп еллар элек төшерелгән, Наиль абый Салахутдинов тырышлыгы белән яңартылган фотолар белән таныштырудан башлады. Килгән апалар бер-берсен уздырып, фотода күргән таныш йөзләргә бәйле хатирәләре белән бүлештеләр. Пионер галстугы таккан, ак алъяпкычлы кызлар арасыннан үзләрен эзләп тапканда, аларның күзләрендәге очкыннарны күреп сокландым. Әйтерсең, алар хәзер дә,13-14 яшьлек япь-яшь кызлар. Укыткан укытучыларын, араларыннан бакыйлыкка күчкән дусларын, сыйныфташларын сагынып искә алдылар.

Хатирәләр, әкренләп, авылыбыздан чыккан шагыйрьләрнең шигырьләрен укуга, иҗатлары белән танышуга күчте. Сәгать телләре чаба да чаба...Апаларның аерыласы килми, сөйләшәсе сүзләре дә бетәрлек тугел. Шул арада, Гөлфия апа кунакларын түгәрәк өстәл янына дәште. Тәмләп чәй эчкән арада, авылыбызның "Урсай", "Шири бабайлар", "Матаука" чишмәләрен “урап” кайттылар. Алар белән бер кичәгә эләгүемә сөенеп, күңел дәфтәремә бик күп хатирәләрне теркәп утырдым. Һәрберсенең күңелендә никадәр хәзинә саклана икән бит! Кабат очрашырга сүз куешып, авылдашларым өйләренә таралдылар. Заманында "мең җанлы, яшьнәп торган Әшнәк"нең һәр кешесенең күңел сандыгында нинди генә хатирәләр сакланмый икән бит! Әлеге сандыкны ача алганнары өчен Наиль абый белән Гөлфия апага бик зур рәхмәт.

Истәлекләр еллар шаукымы арасында югалып калмасын өчен, онык-оныкчыкларыгыз белән ешрак уртаклашыгыз авылдашлар!

Беренче остазым”

(Авылдашыбыз, педагогик хезмәт ветераны Исхаков Мингалим Хафиз улы турында: Яңа Чишмә районы Зирекле авылында яшәп күп кенә шигырьләр һәм хикәяләр иҗаи иткән шагыйрә Кадрия Гатинаның “Җырларымда- чишмә моңнары” дигән китабыннан өзек)

Фоторәсемдә: Исхаков Мингалим Хафиз улы

 «1955-1958 нчы елларда тумышы белән Балык Бистәсенең Олы Әшнәк авылы егете Исхаков Мингалим Хафиз улы (1933 е.т.) (без аны Галим абый диеп йөртә идек)  мәктәптә «Яшьлек» исемле әдәби түгәрәк оештырып җибәргән иде. Иптәш кызым белән беренче шигырьләребезне шушы түгәрәктә укыдык. Мин мәктәпнең гомуми газетасын җитәклим, язам, рәссам буларак бизим, шигырьләребезне шунда урнаштырам. 40 еллап вакыт узгач, Галим абый шул әдәби түгәрәккә йөргән укучыларның шигырьләреннән һәм язмаларыннан төзелгән альбомны бүләк итеп, Зирекле халык иҗаты һәм көнкүреше музеена җибәрде. Галим абый мәктәп укытучыларының комсомол оешмасын, Кадрияләр сыйныфын җитәкләде, 1956 елда (яшь кенә булса да) Татарстан укытучыларының II съездына Ямаш районыннан делегат булып җибәрелде, аннан Татар Булчиена (хәзерге Акбүре авылына) мәктәп директоры итеп билгеләнде (1958-1961). Сирәк кенә булса да, аның белән хәбәрләшеп торабыз. Балалар аны бик яратты. Күрәсең, безгә дә, шигырьләр язып азапланучы балаларга да, үзләрендә ышаныч, өмет, татар әдәбиятына ихтирам һәм кызыксыну уята алган. Рәхмәт, Галим абый!»

Электрон чыганак: «Энҗе бөртекләре»ннән җыелган иҗат.14.11.2014 08:35/ Мәдәният һәм сәнгать. Яна Чишмэ районы

Эш сөйгәнне – ил сөяр”

Г. Шиһапов

...1 нче сентябрь. Авылның төрле почмагыннан мәктәпкә таба балалар агыла. Араларында кулына чәчәк бәйләмнәре тоткан, беренче тапкыр уку йортына тәүге адымнарын ясаучы беренче сыйныф укучылары да бар. Аларны зәвык белән киенгән, көләч йөзле бер ханым каршылый. Ул үз-үзен иркен һәм гади тотышы, ягымлы җылы сүзләре белән нәниләрнең күңелендә булган шик-шөбһәләрне тиз тарата, үзенә карата аналарча ышаныч хисләре уята. Әйе, сабыйларның беренче мәртәбә мәктәп бусагасын нинди тирән дулкынлану белән атлап керүләрен ул күп еллар бирле күзәтә, йөрәге белән тоя. Кем соң ул, беренче караш белән балаларның мәхәббәтен яулап алган, тылысымлы көчкә ия булган ханым?!

Җиденче сыйныфны “5” ле билгеләренә генә бетергән Илсөярне әтисе Габдрахман, авылыбызның иң өлкән укытучысы, үз янына чакырып китерә дә:

-Мин үзем теләп абыйларың белән сугышка китәм. Үсеп җиткәч безнең кебек халыкка аң-белем бирүче укытучы булырсың. Яшь булсаң да, сиңа безне вакытлыча алмаштырырга кирәк. Тырышып эшлә, кызым, булдыра алмыйм дип югалып калма. Алдыңа максат куйда, шуңа иреш!- ди.

Фоторәсемдә: яшь укытучы Фазылова Илсөяр , 1947 нче ел.

- Укыта башлап, ике ай үткәч, миңа 14 яшь тулды – дип искә ала ул вакытларны Илсөяр Габдрахман кызы Фазылова (Мингазова), - 30-35 бала булган сыйныфларда укучыларымның күпчелек өлеше үземнән зурлар иде. Зур кыенлыклар аша дәреслекләр, кәгазь-каләмнәр юнәтеп педагогик юлымны башладым...

Ул елларның авырлыклары, яшь буынны тәрбияләүдә кичергән кыенлыклар һәм ирешелгән уңышлар, барысы да аның хәтерендә бүгенгедәй саклана. Ул, яшь булуына карамастан, бары тик хатын-кызларга хас йөрәк җылысы, күңел сафлыгы белән укучыларның мәхәббәтен тиз арада яулап ала. Сугышта батырларча һәлак булган әтисе Габдрахман, һәм олы абыйсы өчен дә тырышып эшли.

Рәсемдә: Илсөяр Габдрахман кызы Фазылова (Мингазова). Дәрес вакыты

Дәһшәтле сугыш елларында яшь укытучы авылның иҗтимагый тормышында актив катнаша. Башка укытучылар белән беррәттән фронт өчен җылы киемнәр бәйли, төрле агитацион чараларда катнаша, авыл халкына концертлар, спектакльләр куюда башлап йөри. “Авылыбызның халык артисткасы” – дип әйтә аның турында авыл халкы. Авыл клубы сәхнәсендә ак күбәләктәй очып-очып биегәндә, чылтырап аккан чишмәдәй саф тавышы белән өздереп-өздереп җырлаганда, күңелләрне дулкынландырырлык итеп нәфис сүз сөйләгәндә ирләре сугышта булган фронтовик хатыннарның күзләреннән яшь ага, аз гына вакытка булса да борчуларын онытып торалар.

-Һай, бигрәк та бар яктан булган инде бу безнең Илсөяр, көлдертә тә, елата да...- ди авыл халкы.

Тырыш укытучы үз белемен күтәрер өчен читтән торып Казан педагогия училищесына укырга керә һәм аны яхшы билгеләргә генә тәмамлый.