Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Олы Әшнәк авылы тарихы 11.03.2017.doc
Скачиваний:
4
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
95.8 Mб
Скачать

Улы Гомәрнең хәбәрсез югалуы турында белешмә

Госман улы үзе теләп сугышка киткәндә, аңа нибары 18 яшь була. Озын буйлы, типсә тимер өзәрлек бу егетне Мәскәү астында оештырылган серле (секретный) 66 нчы гвардия миномёт полкына яңа М-30 миномётына коручы (заряжающий) итеп билгелиләр. Бу фашистларның котын ала торган “Катюша”лар була. Яңа коралны сынау өчен аларны фронтның алгы сызыгына - 2 нче Украина фронтының 7 нче Аримясе карамагына җибәрәләр.

Катюша”

Куркуны да, ару-талуны да белми сугыша Госман. Ул автомат кебек җитез һәм төгәл хәрәкәтләр белән “Катюша”га снарядлар бирә. Бер залп өчен 16 снаряд кирәк. Һәр снарядның авырлыгы 100 килограмм. Бер залп белән миномёт дошман өстенә тонна ярым утлы металл очыра.

Г. Шәйхетдинов Брянск, Харьков, Киев шәһәрләрен азат итүдә, Курск дугасында, Днепр елгасын кичүдә катнаша. Тарихка Ясско-Кишинев бәрелеше дип кергән һөҗүм вакытында аларның расчеты хәлиткеч роль уйный. Соңыннан атаклы генерал И.Н. Конев дивизиясе белән берлектә 66 нчы Киев гвардия миномет полкы белән Румыния һәм Венгрия җирләрен азат итүдә катнаша. Румыниянең Турды шәһәрен алгандагы батырлыгы өчен өлкән гвардияче Шәйхетдинов “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.

1944 нче елның көзендә аларны механикалаштырылган атлы группа командующие генерал-лейтенант И.А. Плиев карамагына җибәрәләр. “Катюша”лар дошманга кургаш яудыра һәм Плиев атлы гаскәре яшен тизлеге белән өне китеп исән калган дошманны юкка чыгара. Мондый рейдлар нәтиҗәсендә күп вакыт зур аэродромнарда бер генә самолёт та һавага күтәрелергә өлгерми кала.

1944 нче елның 20 октябрендә 6 нчы гвардия танк армиясе белән берлектә Венгриянең Ньиредхаза шәһәрен азат иткәндә минометка дошман снаряды тия. Батарея командиры лейтенант Евгений Лютиков шунда ук һәлак була. Госманның башына снаряд кыйпылчыгы эләгә һәм ул контузияләнә. Яралы хәлдә аны госпитальгә озаталар. Батарея командиры Е. Лютиковка, үлгәннән соң, Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Яралары бераз төзәлгәч Госман кире үз частенә кайта. Братислава, Цистерсдорф һәм Вена шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Венаны алганнан соң генерал Гани Сафиуллин:

-Рәхмәт якташ, сынатмадыгыз,- дип Госманның кулын кыса, аның расчетын хәрби бүләккә тәкъдим ителүен әйтә.

“Катюша” урнаштырылган автомашинасы белән ул 1942 нче елдан Брянск шәһәреннән башлап 1945 нче елның 9 май көнендә Прага шәһәренә кадәр барып җитә. Купсанлы сугышчан медальләр белән бүләкләнә.

Туган авылы Олы Әшнәккә әйләнеп кайткач, Госман аганы артта калган кырчылык бригадасына бригадир итеп билгелиләр.Бу эштә ул берөзлексез 20 елдан артык эшли. Аның бригадасы районда һәм республикада алдынгылар рәтендә була. Аннары колхоз амбарында мөдир, лаеклы ялга чыкканчы төзелеш бригадасында эшли.

Госман Шәйхетдинов (уң якта) авылдашы Хафизов Вазих белән

Тормыш иптәше белән бер ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Кызлары Сания В.И. Ленин исемендәге Казан Дәүләт университетын уңышлы тәмамлап, Балык Бистәсендә укытучы булып эшли. Уллары Газинур урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Туган авылында Г. Коләхмәтов исемендәге колхозда шофёр булып эшли. Соңыннан Казан шәһәрендә үз һөнәре буенча эшли.

Хезмәтенә карап- хөрмәте”

1945 нче елның гыйнвар аенда, култык таякларына таянып, 22 яшьлек Гыйниятов Әхәт Гыйният улы сугыштан кайта. Берничә айдан Җиңү көнен егет авылда каршылый. Әхәтнең зиһенле, тырыш булуын искә алып, колхоз җитәкчеләре аны хисапчы итеп эшкә алалар.

Рәсемдә: Гыйниятов Әхәт Гыйният улы

Өлкән сержант сугыш вакытында тиешле дәрәҗәдә булмаган исәп-хисап эшләрен тиз арада тәртипкә китерә. Читтән торып һөнәрлеге буенча техникум тәмамлый. Төп эше белән беррәттән, яшь булуына карамастан, аны авылдашлары партия оешмасына җитәкче итеп сайлыйлар. Кешеләргә сабыр, ягымлы карашы, ярдәмчел булы белән ул авылдашлары, җитәкчеләр арасында зур хөрмәт казана.

Рәсемдә: сугыш һәм хезмәт ветераннары Мифтахов Габдрахман һәм Гыйниятов Әхәт

Бу абруйлы шәһес, 38 ел гомерен туган колхозы икътисадын күтәрүгә багышлый. Менә дигән белгеч һәм җәмагать эшлеклесе булудан тыш, ул үрнәк гаилә башлыгы да. Тормыш иптәше Сәлимә белән ике ул, бер кыз тәрбияләп үстерделәр.

Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны, Г. Коләхмәтов исемендәге колхозның баш бухгалтеры Гыйниятов Әхәт Гыйният улы авыл халкы хәтерендә сакланырга тиешле шәһесләрнең берсе!

Г. Шиһапов

«Хезмәт юлы мактаулы”

Сугыштан соңгы авыр еллар. Бер төркем Олы Әшнәк җиделлык мәктәбен бетергән укучылар, урта белем алу максаты белән, күршедәге Олы Солтан урта мәктәбенә җыена. Араларында Минзөфәр Вәли улы Җамалиев та бар. Бу тыйнак, ярдәмчел һәм тырыш укучы ныклы белеме, максатчан булуы белән аерылып тора. Менә шушы сыйфатлары да инде аңа Солтан мәктәбен бары тик яхшы билгеләргә тәмамларга ярдәм итә.

Укытучы булу теләге сыйныфташым күңелендә кайчан һәм ни сәбәптән тугандыр, анысын тәгаен гына әйтеп бирә алмыйм. Урта мәктәпне тәмамлауга ул документларын Казан педагогия институтының читтән торып уку бүлегенә илтеп, уңышлы гына имтиханнар биреп кайтты.

Рәсемдә: Минзөфәр Вәли улы Җамалиев

Үзенең укытучылык эшен районыбызның Яншык җидееллык мәктәбендә рус теле укытучысы буларак башлап җибәрде. Аның уңышларын күреп, сәләтле яшь мөгәллимне, Кече Әшнәк җидееллык мәктәбенә директор итеп куйдылар. Ул мәктәпне алдынгылар рәтенә чыгарды. Тормыш иптәше Әлфия да шул мәктәптә математика фәнен укытты. Бер ара. тагын бер мәктәпне күтәрер өчен, аны Шетнево-Тулуш мәктәбенә директор итеп куйдылар.

Соңыннан авылда олы әти-әнисе тәрбиягә мохтаҗ булгач, үзе сорап Олы Әшнәк мәктәбенә кире кайтты. Уку-укыту эшләре буенча мөдир урынбасары булып эшләде. Ләкин аңа бу эштә дә озак эшләргә туры килмәде. Ныклы әзерлекле кадрны авыл коммунистлары үзләренең ошмаларына җитәкче итеп сайладылар.

Рәсемдә: Җамалиев З. политуку алып бара

Шушы җаваплы эштә ул берөзлексез 12 ел эшләде. Шул дәвердә СССР Верховный Советы президиумы карары белән Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән бүләкләнде. Соңгы елларда яңадан мәктәпкә кайтып рус теле, тарих фәннәрен укытты. Тормыш иптәше Әлфия белән бер кыз, бер ул тәрбияләп үстерделәр. Икесе дә югары белемгә ия булды.

Өлкән педагог дустымның үзе дә, хезмәт юлы да мактаулы.

Г. Шиһапов

Авылдашлар матбугат битләрендә”