Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Олы Әшнәк авылы тарихы 11.03.2017.doc
Скачиваний:
4
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
95.8 Mб
Скачать

Рәсемдә: Шакирова м. Авыл советы сәркатибе Рисаева с. Белән китапханәдә.

Аның миһербанлылыгы, авылдашларына карата гына түгел, ә аралашкан барча кешеләрдә сизелә. 70 нче елларда, сәламәтлеге какшагач, ул Кырымга ял итәргә җибәрелә. Анда Молдавиядән килгән Наталья исемле агроном хатын белән таныша. Аларның бу дуслыгы күп еллар дәвам итә. Бер-берсенә кунакка баралар. Наталья фаҗигале рәвештә үлгәннән соң, Маһирә апа аның гаиләсе белән аралашуны дәвам итә, балаларына җылы оекбашлар, шарф, калфаклар бәйләп җибәрә. Бу аның кешелеклелеген, шәфкатьлелеген күрсәтә торган мисалларның берсе.

Бер-бер артлы еллар уза бара... Маһирә апа лаеклы ялга чыга. Бер үзе тормыш йөген тартып килә. Юк, тормыш авырлыгынннан зарланмый ул, сабыр, тыныч кына барысын да хәл итә. Олыгая барган саен йорт тирәсендәге эшләрне башкару гына аңа авыррак бирелә, бигрәк тә кыш көннәрендә кар көрәүләре, су китерүләре, мичкә ягарга утын әзерләү. Мондый вакытта аны авылдашлары, күрше-күлән, мәктәп укучылары ташламый: карын да көри, суын да китерә, кибеткә барып ипи-шикәрен дә алып кайта. Авыл халкы олы кешеләргә бик ярдәмчел.

Рәсемдә: мәктәп укучылары - тимурчылар пионервожатая Мәрҗәнә апа җитәкчелегендә Маһирә апага булышалар.

Маһирә апа чәчәкләр үстерегә бик ярата. Аның георгиннары тирә-якка ерактан ямь биреп тора, чәчәк орлыкларын, бәрәңгеләрен сораган кешегә өләшә. Матурлыкны яраткан кешенең күңеле дә бай. Язма башындагы эпиграф итеп язылган шигъри юлларны яратып, еш кабатлый Маһирә апа:

Җиргә- яңгыр, гөлгә-тамыр,

Кешегә-кеше кирәк!

“Рух бирсә кеше кешегә,

Җир йөзе кадерлерәк!”

Җылы караш, ягымлы сүз,

Күңелләрнең шифасы.

Кешегә яхшылык эшләү,

Һәркемнең вазифасы!

Олылар да, кечеләр дә,

Сине якын күрсеннәр.

Миһербансыз димәсеннәр,

Киң күңелле дисеннәр!

Катюша” ут яудыра

Г. Шиһапов.

Рәсемдә: сугыш һәм хезмәт ветераны Госман Шәйхетдинов (газетадан фото-күчерелмә)

Сугыш чоры, сирәк булса да фронтаннан хатлар килә. Бер көнне эре гәүдәле, туры сүзле, эшкә бик нык Мәгърифә әби, мин, яшүсмер малайны чакырып китерде дә, сугышка киткән уртанчы улы Госманның хатын укып бирүемне сорады. Бу безнең өчен мөһим саналган эшләрнең берсе иде. Хатның эчтәлеге хәтергә уелып калган. Өчпочмаклы хатта: “Әнкәй! Хәл-әхвәлләрең ничек? Минем өчен борчылып үз-үзеңне бетермә. Синең белән күрешер көннәргә дә күп калмагандыр дип уйлыйм. Минем хәлләргә килгәндә, хезмәтем бик әйбәт, авыр түгел. Машинага гына утырып йөри торган!”- дип язылган иде.

Бөтен авыл халкы ихтирам итә торган җор телле Мәгърифә әби елмаеп:

- Минем Госманым сугышка киткәнче шуфер да түгел иде, әллә зур начальник булган инде, машинада гына йөртәләр үзен,- дип кеткелдәп көлә иде.

Фоторәсемдә: уң яктан (өске рәт) Сәләхетдин Шәйхетдинов, әниләре Мәгърифә әби, Сахибетдин Шәйхетдинов, Рәбига, Фәния Шәйхетдиновалар, Сәләхетдинның улы Самат.

Әйе, шушы гади генә авыл әбисендә күпме сабырлык, көч һәм чыдамлык яшеренгән! Яшьли ире Шәйхетдин каты авырудан соң вафат була. Тол хатын бер үзе берсенән-берсе кечкенә дүрт ир баланы баһадирлар итеп тәрбияләп үстерә.

Күз карасыдай балаларының өчесен сугышка озата. Олы улы Гомәр, аннары Госман һәм Сәләхетдин.

Юанычка төпчек, кеченә улы Сахибетдин генә өйдә кала. Олы абыйлары кебек ул да яшьтән тырыш, хезмәт сөючән булып үсә.Үсмер чагында Кузбасс якларына китеп күмер чаба, әнисенә акча, күчтәнәчләр еш җибәрә. Совет Армиясендә хезмәт итеп кайтканнан соң, тракторга утырып иген игә, комсомол путёвкасы белән беренчеләрдән булып чирәм җирләрне күтәрүдә катнаша...

Мәгърифә әбинең олы улы Гомәр Сталинград янында барган канкойгыч бәрелештә батырларча һәлак була.