Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Олы Әшнәк авылы тарихы 11.03.2017.doc
Скачиваний:
4
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
95.8 Mб
Скачать

Бакчалар патшасы

Сахибетдин Мифтахетдинов (Мифтахов)- сугыш һәм хезмәт ветераны, мактаулы авыл хужалыгы хезмәткәре.

....Утызынчы еллар. Авылда комсомол ячейкасын оештыручыларның берсе- Сахибетдин. Егет ат җигә, җир сукалый, ашлык чәчә, ура. Физик яктан шактый ныгыган егет 1934 нче елда Кызыл Армия сафларына чакырыла. Аңа илебезнең Ерак Көнчыгышында хезмәт итәргә туры килә. Хәрби хезмәттә дә ул сынатмый. Төрле хәрби һөнәрләр үзләштерә. Туган якларына инде ул җитлеккән, типсә-тимер өзәрлек егет булып кайта. Әмма, ул елларда физик көч белән беррәттән, акыл көче дә бик кирәк була. Колхозлар тәмам тернәкләнеп китсен өчен, яңадан-яңа авыл хуҗалыгы тармаклары җитенкерәми. Сахибетдин умартачылык өлкәсен җайга салу өчен Алексеевск районындагы махсус курсларда укып кайта. Егет, умартачылык белән берәттән, җиләк-җимеш, алма бакчасы да булса, тагы да әйбәтрәк булыр иде дигән фикер әйтә. Аның сүзенә колак салалар, тиз арада авыл янынының иң матур бер җирендә, “Төбәк” инеше янында бакча үсеп чыга. Бөтен эшнең дә башында җиң сызганып Сахибетдин йөри: җимеш агачлары утырта, су сибә, төпләрен йомшарта...

Әмма... яраткан эшен дәһшәтле сугыш бүлә!

Сугышның беренче көннәреннән алып, үзен-үзе аямыйча көрәшергә туры килә аңа... Ленинград фронтында катнаша,173 нче сапёр батальоны составында отделение командиры булып Нарва, Висла елгаларын кичәргә, Кингсберг шәһәренә барып җитәргә туры килә. Польша, Көньяк Пруссиядәге азат итү сугышлары турында сөйләгәндә, әле дә колакта снаряд шартлаган тавышлар ишетелә кебек, дип сөйли ул. Яшь сержант дошманны Берлин шәһәрендә дөмектерә, күпсанлы орден, медальләргә лаек була. Сугышта аның хыялында һәрчак әти-әнисе, туганнары, туган авылы, аның ямьле табигате һәм... алма бакчасы була!

Туган авылына кайтып төшкәндә яшь солдатны ап-ак чәчәкләре белән алма бакчасы каршылый! Егет тагын җиң сызганып яраткан эшенә керешә. Аның тырышлыгын күреп алалар һәм колхоз идарәсе рәисе итеп сайлап куялар. Сугыштан соңгы иң авыр еллар... ир-атларның күбесе сугышта батырларча һәлак була, кайтканнарының күбесе яралы. Төп көч - хатын-кызлар һәм балалар. Һәммәсенең гозеренә колак салырга кирәк, район заданиеләрнең үтәлешен сорый... Бик сак эш итәргә дә кирәк... булмаса, вак кына доностан да Сталин лагерьләрендә югалуың бар!

Халык белән киңәшләшеп эшли ул, башбаштаклыкка урын калдырмый, туры сүзле, вәгъдә иткәнен үти торган була. Колхозны торгызуның иң авыр еллары аның җилкәсенә төшә!

Еллар үтә, пенсиягә чыккач та Мифтахетдин эшсез утырмый. Куянчылык, кошчылык, дуңгызчылык өлкәләрендә җитәкчелек итә. Авыл халкы ул оештырган “Кәрәкә” күле буендагы яшелчә бакчасын яхшы хәтерли.

  • “Ничек барысына да өлгерәсең?”- дигән сорауга ул болай дип җавап кайтара:

- “Коточкыч сугыш вакытында гел җимерергә туры килде, шуңа күрә тыныч тормышта балаларыбыз, оныкларыбыз хакына тырышып эшләргә карар кылдым!”

Гаиләсе дә Сахибетдиннең тырыш, тәртиплеләрдән санала. Олы улы Зиннур- хәрби подполковник, кече улы Айдар да шул юлдан китеп Казандагы танк училищесын бетерде, кызлары югары белем алды. Менә шуңа да картаймый, барысына да өлгереп, туган җирдән, туган туфрактан көч алып, тыныч тормышта яши һәм эшли минем авылдашым. (Мәкалә “Социалистик Татарстан” гәҗитендә 1990 нчы елның 23 февралендә “Ул чәчкән изгелек” исеме астында басылды.)