Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Олы Әшнәк авылы тарихы 11.03.2017.doc
Скачиваний:
4
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
95.8 Mб
Скачать

Рәсемдә: сугыш һәм педагогик хезмәт ветераны Ишмөхәммәтов Гомәр ага

Ишмөхәммәтов Гомәр Миннекәй улы 1914 нче елның 4 нче июлендә Алексеевск районы Урта Тигәнәле авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч мәктәпне үз авылында тәмамлый. Гаиләгә матди ярдәм күрсәтү теләге белән 1929 нчы елда Мәскәүгә китеп төзелештә бетонщик булып эшли. 1932 нче елда кире авылга кайта һәм укытучылар әзерли торган курслар тәмамлап, укыта башлый. 1934 нче елда Чистай педагогия техникумына укырга керә. Шунда Әшнәк кызы Асия Бәдретдинованы очратып, гаилә корып җибәрәләр. Техникумны тәмамлагач, яшь гаилә ТАССРның Кызыл Армия районы Иске Ромашкино авылына эшкә җибәрелә. Гомәр мәктәптә уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшли, шулай ук "Комбайн" колхозы эшләренә дә актив катнаша. 1939 нчы елда аны партиягә кабул итәләр.

1940 нчы елның көзендә Гомәр Ишмөхәммәтов Кызыл Армия сафларына чакырыла. Башта Байкал буе Хәрби округында хезмәт итә. Ә 1941 нче елның гыйнварында Харьков шәһәрендәге Хәрби – политик училищега күчерәләр. Харьковта 1941 нче елның 1 Май парадында катнаша (түбәндәге рәссемдә).

Сугыш башлангач, 1941нче елның июнь аенда училищены ашыгыч рәвештә тәмамлатып, курсантларга лейтенант – кече политрук званиесе бирәләр һәм фронтка озаталар. Яшь лейтенант Гомәр Ишмөхәммәтов 301 нче дивизиянең 1050 нче укчы полкына рота политругы итеп билгеләнә. 1941 нче елның сентябрендә аларның дивизиясе Киев өлкәсе Перояслав районында Днепр ярларын дошманнан саклаган вакытта чолганышта кала. Гомәр кулы һәм күкрәге яраланып, аңын югалткан хәлдә дошман кулына эләгә (шунда эләккән снаряд ярчыгы аның күкрәгендә гомере буе йөри).

Авыр әсирлек еллары башлана... Башта лагерь - лазаретлар, аннары лагерьлар. Кайда гына булмаган әсир башлары ул елларда: Дарница, Житомир, Польша, Франция, Голландия, Бельгия… 1944 нче елда аларны Англия гаскәрләре азат итеп, Англиядәге азат ителгән хәрби әсирләр лагерена алып китәләр. Ниһаять, 1945 нче елның мартында әсирләрне Ватаннарына кайтаралар. Ләкин туган илләрендә яңа сынаулар көтә аларны. Тикшерәбез дип, башта Алкинода, аннары Коми АССРда лагерьларда тоталар, ә 1946 нчы елдан Коми АССРның Турьин урман хуҗалыгына урман кисәргә җибәрәләр.

Бары тик 1953 нче елда гына аңа туган ягына кайтырга рөхсәт итәләр. Идел буе Хәрби округының 1957 нче елның 30 нчы декабрендәге №2071 нче боерыгы буенча Ишмөхәммәтов Гомәр Миннекәй улына лейтенант званиесе кире кайтарыла.

Шулай итеп, сугыш бетеп 8 ел үткәннән соң, ул гаиләсе янына Олы Әшнәккә кайтып җитә. Тормыш иптәше Асия, 1941 нче елның май аенда кызы тугач, ике кечкенә баласы белән туган авылы Әшнәккә кайткан була һәм, сугыш башлангач, шунда эшләп кала. Әтиләре кайтканда, 2 яшендә әтисен озатып калган улы Вильгә - 15, ә әле ул бер тапкыр да күрмәгән, бары тик хат аша гына Луиза исеме куерга теләк белдергән кызына 12 яшь була. 1955 нче елда Гомәр һәм Асия гаиләсендә тагын бер кыз – Софья туа. Өч балаларына да югары белем алырга, тормышта үз урыннарын табарга булышалар алар.

1954 нче елдан башлап, Гомәр Ишмөхәммәтов башта Олы Әшнәк мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы, сәламәтлеге какшагач, мәктәп интернатында укытучы – тәрбияче булып эшли. Ул елларда Кече Әшнәк, Зәңгәрледән килеп, интернатта торып укучылар аны бүген дә яратып искә алалар. Җәйге пионер лагерьлары, язгы өмәләр – берсе дә аннан башка үтми.

Әшнәктә тумаса да, Әшнәк халкы Гомәр аганы якын күрә, үз итә; берәр сорауга җавап тапмаганда, яки киңәш кирәк булганда Гомәр һәм Асия Ишмөхәммәтовлар гаиләсенә мөрәҗәгать итә иде.

Г.М. Ишмөхәммәтов 1979 нчы елда вафат була, кабере, үзе яратып, туган авылы кебек күргән, Олы Әшнәк авылы зиратында.