Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Олы Әшнәк авылы тарихы 11.03.2017.doc
Скачиваний:
2
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
95.8 Mб
Скачать

1980-1984 Нче еллар

.

Сиразиев Ринат- сулда

Олы Әшнәктән Әфганстанда (1979-1989) чикләнгән контингентлы совет гаскәрләре сафында-

Әхмәтҗанов Фиргат Вильдан улы;

Гәрәев Ильнур Галимҗан улы;

Ибатуллин Госман Галимҗан улы;

Мөхәммәтшин Рашат Хәмит улы;

Муллаәхмәтов Әбүзәр Әхтәм улы;

Насыйбуллин Рәис Рәүф улы;

Сиразиев Ринат Миннегалим улы;

Шәмәрдәнов Илфат Мөбәрәкша улы

һәм Хәсәнов Рафис Газизҗан улы катнашалар

Авыл өстенә илаһи нур иңде..

1993 нчы елның сентябрь аенда Олы Әшнәктә таштан яңа мәчет ачылды.

“Бу көнне Олы Әшнәк халкы зур түземсезлек белән көтеп алды. Бәйрәмчә киенгән, шат йөзле кешеләр төркеме авылның уртасындагы мәһабәт, манарасына алтын ярым ай куелган бинага – дин йорты булган мәчеткә юнәлделәр. Берничә дистә ел ике мәчеттән мәхрүм калган авыл халкы 1993 нче елның 12 нче ноябрь көнне мәчетне тантаналы рәвештә ачу һәм җомга намазын бергәләп укыр өчен җыелдылар.

Әйтергә кирәк, Олы Әшнәк халкы дингә бик сусаган иде. Моны мәчет ачылышына килгән иксез-чиксез булуы раслый иде. Авылдан гына түгел, Рәсәйнең күп кенә шәһәрләреннән һәм өлкәләреннән авылдашлар, кунаклар кайткан иде.

Тантананы авылыбыз мулласы Габдрахман ага Шәйхетдинов башлап җибәрде. Ул мәчет төзелешенә күп өлешләрен керткән авылдашларга, элеккеге колхоз председателе Закиров Ильшатка, хәзерге рәис Бәдретдинов Габделхакларга барлык авылдашлар исеменнән рәхмәтләрен җиткерде. Мәчет төзелешенең башыннан алып ахырына кадәр тырышып йөргән Габдрахман ага Шәйхетдинов һәм сугыш, хезмәт ветераны Фәттахов Каюм агаларны мактап телгә аласы килә.

Мәчетне ачу тантанасына БДБ һәм себер мөселманнарының диния нәзәрәте мөхтәсибе Габделхак хәзрәт Саматов та килгән иде. Ул аылдашларны мәчет ачылу тантанасы белән кайнар котлады, мәчеткә күбрәк халык тартылуын теләде. Саулык-сәламәтлек, иман рухы теләп Коръәндәге сүрәләрне сөйләде, намаз уку тәртибен аңлатты.

Шуннан соң мәчет манарасыннан тәүге азан әйтелде һәм җомга намазы укылды. Авыл өстенә, халык күңеленә иман нуры иңде.”

Октябрь юлы” гәҗитендә басылган мәкаләдән. Г. Шиһапов.

Беренче имам Шәйхетдинов Габдрахман Хафиз улы, 1995 нче елдан бүгенге көннәргә кадәр мәчетнең имам-хатыйбы булып хәзрәт Шиһапов Рөстәм Габдулла улы тора.

Рәсемдә: сулдан беренче Рөстәм хәзрәт Шиһапов Намаз бүлмәсе

Авылда балалар бакчасы эшләп килә. Тәрбиячеләр: - Сагутдинова Нурсина, Суфия Гатиятова, Гөлсина Хисамова

1966 елда Олы Әшнәк сигезъеллык мәктәбендә Олы Әшнәк, Кече Әшнәк, Югары Әшнәк авылларыннан 367 бала йөреп укыган. Мәктәп, балалар саны бетү сәбәпле, 2014 нче елның 23 нче июнендә ябыла.

Олы Әшнәк мәктәбен тәмамлаучылар арасында күп кенә республикабызда танылган шәхесләр дә бар. Менә шуларның кайберләре:

Вакыйф Нуруллин (“Зәңгәрле” Югары Әшнәк) - Татарстанның халык язучысы. Дистәдән артык китап авторы, лаеклы ялга чыкканчы Язучылар берлеген җитәкли, Татарстан китап нәшриятенең баш редакторы, “Казан” журналының баш мөхәрире булып эшли;

Әхәт Гаффар драматург, авыл темасына яңача фәлсәфи якын килү ягыннан үзенчәлекле язучы. Татарстанның күренекле язучыларыннан берсе; Гәрәев Рафаил – танылган кинооператор, “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре”;

Хәнифә Хәмитова - “Ленин ордены” кавалеры; “РСФСР мәктәпләренең атказанган укытучысы”;

Гарипова Флёра Хуҗиәхмәт кызы - “Почёт билгесе” ордены кавалеры; Әхәт Фазылов (1907-1976) Советлар Союзы Герое Барый Шәвәлиевны Югары Тегермәнлек авылында укыткан укытучы;

Минҗамал Мазунова - татар хатын-кызлары арасында иң беренче профессионал баянчы - (композитор Мөнир Мазуновның тормыш иптәше);

“Рәсәйнең халык мәгарифе отличнигы” исеменә лаек булган укытучылар:

Гайсина Бәнат Шәрәфи кызы, Мингазова Илсөяр Габдрахман кызы, Гарипов Габдулла Кәрим улы, Мифтахов Габдулхак Мифтах улы, Исхаков Мингалим Хафиз улы һәм Исхакова Гүзәл Гәрәфетдин кызы,

Ренат Гаффар - публицист-тәнкыйтьче;

Рәкыйп Гаффар –радиожурналист;

Фоат Гайсин – тележурналист, “Татарстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре”;

Ирек Хафизов - “Татарстан республикасының атказанган артисты”, Кәрим Тинчурин исемендәге театр артисты;

“Татарстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” исеменә лаек булган авылдашларыбыз:

Гәйнетдинова Гөлсинә Габдрахман кызы,

Әхмәтова (Шиһапова) Венера Габдулла кызы;

Шиһапов Ренат Габдулла улы - ”Рәсәй Федерациясенең урта белем бирү буенча Почётлы хезмәткәре”- һ.б.

Авылым кешеләре”