- •Кереш сүз
- •Рәсәй археология һәм антропология Академиясе академигы, Казан (Идел буе) Федераль университеты профессоры, Татарстанның Атказанган фән эшлеклесе Борһанов Альберт Әхмәтҗан улы
- •Олы Әшнәк авылы
- •1792 Нче елгы, иң борынгы карталарның берсе
- •1840-1850 Нчы елгы җир бүленеше (архив чыганаклары)
- •Рәсемдә археолог Калинин н.Ф.
- •Археолог Николай Истомин (сулдан беренче) Олы Әшнәктә табылган экспонатлар белән (фото- oshnjak/2013-08-09)
- •Сәвиләгә куелган кабер ташы (л.Садриева фотосы)
- •Кәрәкә күле җирлеге (л. Садриева фотосы)
- •Биләр каласы харәбәләре (интернет челтәреннән)
- •Алексеевск районы, Әшнәк авылы мәчете (интернет челтәреннән)
- •Лашманчылар, архив фотосы
- •1876 Нчы елгы Лаеш өязе картасы
- •1911 Нчы елгы карта (архив)
- •Легендар Якуб Дҗиһангир улы Чанышев Татар атлы кавалериясе (интернет челтәреннән)
- •Миңсылу әби (сулдан беренче) авылда кунакта (г. Шиһапов фото-архивыннан)
- •Делегат Нәфисә Минһаҗева Съезддан күренеш (архиф фотосы)
- •Олы Әшнәк авылында сугышта корбан булган авылдашлар истәлегенә куелган беренче һәйкәл. (г.Шиһапов фото-архивыннан)
- •Олы Әшнәк авылында сугышта корбан булган авылдашлар истәлегенә куелган яңа һәйкәл. (л.Садриева фоторәсеме)
- •Медаль «За отвагу»
- •Медаль «За боевые заслуги»
- •Орден Красной Звезды
- •Шиһапов Харис Хасамутдин (Хисаметдин) улы.
- •Орден Славы III степени
- •Орден Отечественной войны II степени
- •Олы Әшнәк авылы ветеранннары, 1972 нче ел (Шиһапов Габдулла фотоархивыннан)
- •Бөек Җиңүнең 40 еллыгы уңае белән Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән авылдашларыбыз исемлеге:
- •Соңгы ветераннар...
- •Фоторәсемдә р. Мингалиева
- •Олы Әшнәк авылы кешеләре, 1955-60 нчы еллар (Шиһапов Габдулла фотоархивыннан)
- •1980-1984 Нче еллар
- •Сиразиев Ринат- сулда
- •Утлар, сулар кичкән ветеран
- •Ветераннар. Гараев Бикмулла (уртада), сулда Ибатуллин Касыйм, уңда Гарипов Нәҗип абыйлар.
- •Гәрәев б. Г. Гаиләсе белән
- •Партизан батырлыгы
- •Рәсемдә сугыш һәм хезмәт ветераны, батыр партизан Мифтахов Габделхак.
- •Мифтахов Габдулхак абый тормыш иптәше Зәйтүнә апа белән
- •Рәсемдә: сугыш һәм педагогик хезмәт ветераны Ишмөхәммәтов Гомәр ага
- •Бакчалар патшасы
- •Сахибетдин Мифтахетдинов (Мифтахов)- сугыш һәм хезмәт ветераны, мактаулы авыл хужалыгы хезмәткәре.
- •Әкияттәгедәй җиде бертуган...
- •Китапханәче Маһирә
- •Рәсемдә: Шакирова м. Авыл советы сәркатибе Рисаева с. Белән китапханәдә.
- •Рәсемдә: мәктәп укучылары - тимурчылар пионервожатая Мәрҗәнә апа җитәкчелегендә Маһирә апага булышалар.
- •Рәсемдә: сугыш һәм хезмәт ветераны Госман Шәйхетдинов (газетадан фото-күчерелмә)
- •Фоторәсемдә: уң яктан (өске рәт) Сәләхетдин Шәйхетдинов, әниләре Мәгърифә әби, Сахибетдин Шәйхетдинов, Рәбига, Фәния Шәйхетдиновалар, Сәләхетдинның улы Самат.
- •Улы Гомәрнең хәбәрсез югалуы турында белешмә
- •Госман Шәйхетдинов (уң якта) авылдашы Хафизов Вазих белән
- •Онытылмас еллар, яки алабута ипие белән кычыткан ашы кыйссалары (кыскартылган вариантта)
- •17.12.2014 “Авыл офыклары” гәҗите. Автор Гөлназ Зарипова
- •Рәсемдә: Гөлсем һәм Зәйтүнә Гариповалар, уртада күршеләре Әклимә Садриева белән.
- •Сер бирмә, якташ!
- •Фоторәсемнәрдә: г.С. Шиһапов
- •Кыш белән яз тарткалашкан, җил-давыллы кичне Олы Әшнәк авылы китапханәчесе Гөлфия Мухаметшина авылдашларын китапханәгә кич утырырга ("библиотөн"гә) чакырды.
- •1 Нче сыйныфка кабул иткәндә 8 нче сыйныф чыгарылыш
- •Флера Гарипова “Почёт билгесе” орденына лаек булган укытучы
- •Вакыйф Нуруллин
- •Әхәт Гаффар
- •Язучы Әхәт Габдрахман улы Гаффаров
- •Танылган каләм ияләре
- •Ренат Гаффар
- •Хикәяче, публицист Ренат Гаффар
- •Рәсемдә: Ренат Гаффар абыйсы Әхәт белән. Сабан туй бәйрәмендә авылдашлары арасында
- •Рәкыйп Гаффар
- •Журналист Рәкыйп Гаффар.
- •Журналист Фоат Мәхмүт улы Гайсин.
- •Фотрәсемдә: Фоат Гайсин һәм Халидә Гәрәева мәктәп музеенда почётлы каравылда, 1970 нче ел
- •Авылдашлар сәхнәдә
- •Рәсемдә: Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Хафизов Ирек Галимулла улы.
- •Казан шәһәре Мәскәү районы к(п)фу каршындагы ш. Мәрдҗани исемендәге 2 нче номерлы гимназиянең туган якны өйрәнү үзәге
- •Чистай педагогия техникумының 3 курс студентлары. 1936 нчы ел Сулда баскан – Асия Бәдретдинова, сулда утырган – Галия Хәмидуллина
- •4 Нче дәвер - 1960-1990 нчы еллар.
- •1Нче сентябрь линейкасы.
- •1971 Нче ел. Укытучылар коллективы. Г. Шиһапов фотосы.
- •"Аҗаган"да җиңүче команда
- •Р айон ярышларыннан кубок алып кайткан чаңгы командасы. 1970 нче ел
- •Мәктәпнең газ-51 машинасы
- •Авылым күренешләре (сакланган фотолар)
- •Олы Әшнәк авылы фоторәсемнәрдә Ләйсән Садриева фотолары.
Олы Әшнәк авылы кешеләре, 1955-60 нчы еллар (Шиһапов Габдулла фотоархивыннан)
“Ильич” лампочкалары.
1947 нчы елны сугыштан кайткан ир-егетләр, тулып аккан Әшнәк елгасы суын буып, уртача гына электр станциясе төзеп куялар (“Тегермән буасы” булырга тиеш). Тиз ага торган инеш суы электр турбинасын да, тегермән ташларын да әйләндерә, йон тетү машинасын да хәрәкәткә китерә башлый. Озакламый өйләрдә дә электр утлары кабына. Гомер буе чыра, керосин яндырган авыл кешеләре өчен генә түгел, районда да күрелмәгән хәл була бу.
Үзенең беренче мәкаләсен Габдулла Сахип улы Шиһапов менә шушы вакыйгага багышлый. 8 нче сыйныф укучысы бу мәкаләне ул вакыттагы Корноухово районындагы “Җиңү байрагы” район гәҗитенә “Ильич утлары” исеме астында җибәрә һәм басылып чыга. Шул вакыттан алып, 40 ел буе аның авыл кешеләре, хезмәт, мәдәният алдынгылары турында мәкаләләре, шигырьләре һәм фоторәсемнәре район һәм республика вакытлы мәтбугатында даими басылып барыла.
Авыл халкы ясаган электр станциясе, күпмедер вакыт узгач, төрле сәбәпләр аркасында тулы көченә эшли алмый. 1959 нчы елда Олы Әшнәк авылына электр чылбырлары сузып өлешчә ут кертәләр. Тулысы белән электрлаштыру 1969 нчы елларда тәмамлана (бригадир булып эшләгән Гөлсем Гарипова истәлекләреннән)
Авылның электриклары Гәрәев Галимҗан һәм Шәмсетдинов Нурулла
Авыл кешеләре:
Олы Әшнәк авылы кешеләре, 1970-80
нче еллар
(Шиһапов Габдулла фотоархивыннан)
“Кызыл юл”, “Гафур Коләхмәтов” исемнәрен йөрткән колхоз
Колхозның Кызыл байрагы
Шушы җирдән, шушы туфрактан без...
Алдынгы хезмәтчәннәр:
Авылның беренче тракторчысы, сугыш һәм хезмәт Гыйбадулла Гайнуллин мәктәпнең Гарипова Ф. җитәкләгән сыйныф укучылары белән очрашуы
Гайнуллин Г. – сугыш һәм хезмәт ветераны, авылның беренче тракторчысы, “Атказанган механизатор”. Олы Әшнәк сигезъеллык мәктәбе пионерларының яратып, көтеп алган кунагы иде. Ул даими очрашуларда мәктәп укучыларына авыл, колхоз тормышы, сугыш чоры турында озаклап сөйли, туган илгә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияли иде.
Хәмит Сәйфетдинов.
Алдынгы терлекче. Үзенә ышанып тапшырылган һәрбер эшне төгәл, җиренә җитекреп үти торган колхозчыларның берсе. Бишьеллыклар чорында Бөтенсоюз социалистик ярыш нәтиҗәләре буенча ул “Аеруча хезмәт күрсәткәне өчен” медале белән бүләкләнде. Коммунист-терлекче зур тырышлык белән терлек артымын үстерү, сөт җитештерү һәм хәзерләү буенча көчен дә, вакытын да кызганмады.
Асия Гыйматдинова- сыер саву остасы. “Кызыл юл” колхозында һәм район буенча үткәрелгән ярышларда күп тапкырлар җиңеп чыккан савымчы.
“III нче дәрәҗә Хезмәт даны” ордены кавалеры
Хатирә Мингалиева (Садыйкова) –алдынгы терлекче,
“III нче дәрәҗә хезмәт даны” ордены, В.И. Ленинның 100 еллык юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Әтисе Садыйков Габдрахман Польшаның башкаласы Варшава шәһәрен азат иткәндә үлеп кала. 7 нче сыйныфны бетергәч, ул вакыттагы колхоз председателе Ильяс Сәйфуллин яңа ачылган дуңгызчылык фермасына терлекче итеп барырга тәкъдим ясый. Шул вакыттан алып, лаеклы ялга чыкканчы, 35 ел шул эшендә эшли. Тормыш иптәше, колхозда 25 ел шофёр булып эшләгән Мәхмүт абый белән өч кыз үстереп, тормыш юлына аяк бастыралар.
Газизҗанов Хәмит, күп еллар колхозның алыштыргысыз бригадиры, хезмәт ветераны.
Озак еллар авылның тимерчелек алачыгында эшләгән Сафин Набиулла
Алдынгы механизатор-Мифтахов Рәкыйп. Бишьеллыклар чорында көнлек заданиене 130-170 % ка арттырып эшләгән тракторчы.
Хезмәт ветераны, алдынгы механизатор, Гыйматдинов Гарифетдин
Хезмәт ветераны, алдынгы сыер савучы Әхмәтҗанова Әлфия.
Алдынгы тракторчы Галиуллин Әнәс
Хезмәт ветераны, алдынгы терлекче Шакиров Наил.
Ахметзянов Нурислам, күп еллар беренчелекне бирмәгән алдынгы механизатор. “Хезмәт даны” ордены кавалеры.
Механизатор
Рәшит Гатиятуллин. Күп еллар Г. Коләхмәтов
колхозында эретеп ябыштыручы (газосваршик)
булып эшләде. Язгы-көзге кыр эшләренә
техниканы яхшы әзерләгәне өчен күп кенә
Мактау кәгазьләренә лаек булды.
Алдынгы механизатор, хезмәт ветераны Хөсәенов Сәлимҗан
Олы Әшнәк авылы хезмәт алдынгылары 1960- 1975 нче елгы матбугат битләрендә.
Гайнуллин Гыйбадулла – сугыш һәм хезмәт ветераны, авылның беренче тракторчысы, “Атказанган механизатор”. Олы Әшнәк сигезъеллык мәктәбе пионерларының яратып, көтеп алган кунагы иде. Ул даими очрашуларда мәктәп укучыларына авыл, колхоз тормышы, сугыш чоры турында озаклап сөйли, туган илгә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияли иде.
Гөлсинә Хайруллина- алдынгы савымчы. Социалистик ярышта алган йөкләмәсе - һәр сыердан 3200 килограмм сөт савып алырга. Гыйнвар аенда Гөлсинә группасындагы һәр сыердан 3296 килограмм сөт сауды.Бу узган елның шул ук ае белән чагыштырганда 33 килогаммга артык.Гөлсинә мул савым алуга терлекләрне яхшы карау һәм ашату белән бергә, үзенең эшендә алдынгы тәҗрибәләрне киң куллану, зооветеринария кагыйдәләрен төгәл үтәү аркасында ирешә.
Рәиф Вәлиев “Кызыл юл” колхозында инде дистәләрчә еллар механизатор, алдынгы комбайнчы булып эшли. Беренче класслы механизатор узган елгы урып-җыю чорында да комбайнда эшләде. Барлыгы 39 смена-норма эшен башкарды. Ул беренчеләрдән булып комбайнын хәзерлек сызыгына куя.
Социалистик ярышта быел район советы депутаты, икенче класслы савымчы Рабига Кәримова һәм алдынгы сыер савучы Миңнегөл Гариповалар әйдәп бара.
Хәмит Газизҗанов “Кызыл юл” колхозында алдынгы механизаторлардан санала. Ул эшли торган трактор һәрвакыт төзек хәлдә. Газизҗанов КПСС члены. Колхозчыларның гөмүми партҗыелышында ул идарә башлыгы итеп сайланды.
Җитмеш төрле һөнәр иясе диләр Вакыйф Мөхәммәтшин турында.Язгы кыр эшләре башлануга ул тракторына утырып басуларны иңли. Җәен терлекчелектә эшли, көз җиттеме, комбайнга утыра. Быел да тырыш егет, Фәрит Миндубаев белән, бер агрегатта нәтиҗәле эшләделәр.
“Кызыл юл” авыл хуҗалыгы артеле механизаторлары арасында Мифтахов Бәдретдин үзенең хезмәт сөючән булуы, тырышлыгы белән күпләргә үрнәк. Ул эшли торга агрегат язгы чәчү вакытында җиңүче булып чыкты. Уңган механизатор җәйге һәм көзге кыр эшләрендә алдынгылыкны бирмәде.Ул үзенең ярдәмчесе белән 902 гектар җир эшкәртте. "ДТ-54” тракторы белән төрле хуҗалык эшләрендә катнаша.
Хәмит Сәйфетдинов. Алдынгы терлекче. Үзенә ышанып тапшырылган һәрбер эшне төгәл, җиренә җитекреп үти торган колхозчыларның берсе. Бишьеллыклар чорында Бөтенсоюз социалистик ярыш нәтиҗәләре буенча ул “Аеруча хезмәт күрсәткәне өчен” медале белән бүләкләнде. Коммунист-терлекче зур тырышлык белән терлек артымын үстерү, сөт җитештерү һәм хәзерләү буенча көчен дә, вакытын да кызганмады
Тракторчы Әнәс Миннекәев хезмәт алдынгыларының берсе.Ул үзенең хезмәттәше Валиев Хатыйп белән 884 гектар җир эшкәртеп, күп кенә күләмдә ягулык чыгымнарын киметте.Туңга сөру вакытында тырышып эшләделәр. Яхшы сыйфат өчен көрәш дәвам итә!
Тракторчы Фәрит Гарипов игеннәрне урып-җыю, киләсе ел уңышына ныклы нигез икәнлеген яхшы аңлый. Бу эштә алдынгы механизатор зур тырышлык күрсәтә. Аның исеме колхозның Мактау тактасыннан төшми.
Нурислам Әхмәтҗанов Г. Коләхмәтов исемендәге колхозның алдынгы механизаторы. Ул авыл Советы депутаты. Күп еллар беренчелекне бирмәгән алдынгы механизатор. “Хезмәт даны” ордены кавалеры. ДТ-74 тракторын югары җитештерүчән эшләтә.Кышын терлекчелеккә килә, тракторына булҗдозер тагып юллар чистарта, ферма тирәсендә тиресне өемнәргә эттерә.
Комбайнчы, коммунист Вакыйф Мөхәммәтшин эшенә сокланып туя алмаслык. Үзе генә түгел әле, кече кызы Минзилә ничек ура әле! Вакыйф инде 22 ел механизатор булып эшли.Урак вакытында икенче ел инде кызы белән эшли.Бу һөнәргә булган мәххәбәт 8 нче сыйныфта укый торган кызына да күчкән. Лаеш авыл хуҗалыгы техникумына укырга керергә җыена.Быелгы урып-җыю чорында 2 мең цетнер уңыш җыеп алырга йөкләмә алган иде, ул аны арттырып үтәде.
Нурия Шакирова- алдынгы савымчы, 35 еллык хезмәт стажының 25 елын савымчылыкка, оператор-лаборант эшенә һәм 10 елын авыл азык-төлек кибетендә сатучы булып эшләүгә багышлаган. Нуриянең әтисе Сахиб бабай сугышка киткәндә әле ул бишек баласы гына була. Азрак үскәч әнисе Банатка ярдәмче була. Әтисе сугышта үлеп кала. Ире Наил белән тату гаилә өч кыз кыз тәрбияләп тормыш юлына бастыралар. (Мәкалә “Нурия сукмаклары” исеме астында “Октябрь юлы” гәҗитендә бастырылды).
Гөлсем Сәләхова үз вакытында мәктәпне бик яхшы билгеләргә генә тәмамлады. Бар эшкә дә оста, акыллы бу кыз Казандагы теләсә-кайсы югары уку йортларына барып керер иде. Ләкин ул үзенең тормышын авыл, авыл хуҗалыгы белән бәйләде. Тырышып терлекчелектә эшләде, шәһси хуҗалыктан сөт җыючы булды.Олы Әшнәк авыл Советы сөт сатуның еллык планын 234 процентка арттырып үтәгән икән, монда Гөлсемнең дә тырышлыгы зур. Аның тормыш иптәше Камил Сәләхов та авылыбызның иң абруйлы кешеләреннән берсе. Кечкенәдән эшчән, тырыш булып үсте. Берничә ел шофер булып эшләгәннән соң, токарьлек һөнәрен сайлады.Авыл механизаторлары аны: “алтын куллы” дип бик еш әйтәләр.
Хатирә Мингалиева (Садыйкова) –алдынгы терлекче, “III нче дәрәҗә хезмәт даны” ордены, В.И. Ленинның 100 еллык юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Әтисе Садыйков Габдрахман Польшаның башкаласы Варшава шәһәрен азат иткәндә үлеп кала. 7 нче сыйныфны бетергәч, ул вакыттагы колхоз председателе Ильяс Сәйфуллин яңа ачылган дуңгызчылык фермасына терлекче итеп барырга тәкъдим ясый. Шул вакыттан алып, лаеклы ялга чыкканчы, 35 ел шул эшендә эшли. Тормыш иптәше, колхозда 25 ел шофёр булып эшләгән Мәхмүт абый белән өч кыз үстереп, тормыш юлына аяк бастыралар.
Асия Гыйматдинова- сыер саву остасы. “Кызыл юл” колхозында һәм район буенча үткәрелгән ярышларда күп тапкырлар җиңеп чыккан савымчы. “III нче дәрәҗә Хезмәт даны” ордены кавалеры.
Тәзкирә Мифтахова елдан ел сыер савучылар арасында югары нәтиҗәләргә ирешә. Быел аның йөкләмәсе тагын да күтәренке: һәр сыердан – 2.500 литр сөт. Ул хәзер дә иптәшләренә караганда 1.5-2 литр сөт артыгырак сава. Шуңа күрә, хаклы рәвештә аны хезмәттәге иптәшләре – безнең маягыбыз, - дип йөртәләр!
Механизатор Галия Шәмәрдәнова 1971 нче елларда да комсомол-яшьләр бригадасында үзенең остазлык эшен дәвам итә. Ул Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, Почёт билгесе орденына лаек була. Аның укучысы Рәйсә Мингалиева Татарстан Югары Советына депутат булып сайлана.
Һәр авылда тырыш,эш сөючән гаиләләр була. Үрнәк гаиләләр рәтенә Олы Әшнәктән Вәгыйз Шәмәрдәновлар керә. Гаилә башлыгы соңгы егерме ел эчендә фермада, дуңгызчылык комплексында терлекче булып эшли.Тормыш иптәше Сания Шәмәрданова да бар яктан да булган, тырыш, гомере буе колхозда төрле эшләрдә җиренә-җиткереп эшли. Уллары Ильдар – тракторчы, киленнәре Наилә- повар. Бу тату гаиләдә тагын өлкән игътибарлы, зирәк Фатыйма апа бар. Ул кулыннан килгәнчә йорт эшләрендә булыша, үзенең урынла киңәшләрен бирә. Менә шулай тырышып, җырлап (Вәгыйз матур итеп тальянда уйный) яшиләр бу гаиләдә.
Фоторәсемдә: В. Шәймәрданов гаиләсе белән
“Кызыл юл” колхозының Кече Әшнәк бригадасындагы савымчылар Оркыя Бикмуллина, Наҗия Гарипова, Хәлимә Зарипова һәм Хәбирә Закировалар районда гына түгел, республикада югары күрсәткечләре белән билгеле.
Механизатор Рәшит Гатиятуллин. Күп еллар Г. Коләхмәтов колхозында эретеп ябыштыручы (газосваршик) булып эшләде. Язгы-көзге кыр эшләренә техниканы яхшы әзерләгәне өчен күп кенә Мактау кәгазьләренә лаек булды.
“Әфган җиле”
