- •Кереш сүз
- •Рәсәй археология һәм антропология Академиясе академигы, Казан (Идел буе) Федераль университеты профессоры, Татарстанның Атказанган фән эшлеклесе Борһанов Альберт Әхмәтҗан улы
- •Олы Әшнәк авылы
- •1792 Нче елгы, иң борынгы карталарның берсе
- •1840-1850 Нчы елгы җир бүленеше (архив чыганаклары)
- •Рәсемдә археолог Калинин н.Ф.
- •Археолог Николай Истомин (сулдан беренче) Олы Әшнәктә табылган экспонатлар белән (фото- oshnjak/2013-08-09)
- •Сәвиләгә куелган кабер ташы (л.Садриева фотосы)
- •Кәрәкә күле җирлеге (л. Садриева фотосы)
- •Биләр каласы харәбәләре (интернет челтәреннән)
- •Алексеевск районы, Әшнәк авылы мәчете (интернет челтәреннән)
- •Лашманчылар, архив фотосы
- •1876 Нчы елгы Лаеш өязе картасы
- •1911 Нчы елгы карта (архив)
- •Легендар Якуб Дҗиһангир улы Чанышев Татар атлы кавалериясе (интернет челтәреннән)
- •Миңсылу әби (сулдан беренче) авылда кунакта (г. Шиһапов фото-архивыннан)
- •Делегат Нәфисә Минһаҗева Съезддан күренеш (архиф фотосы)
- •Олы Әшнәк авылында сугышта корбан булган авылдашлар истәлегенә куелган беренче һәйкәл. (г.Шиһапов фото-архивыннан)
- •Олы Әшнәк авылында сугышта корбан булган авылдашлар истәлегенә куелган яңа һәйкәл. (л.Садриева фоторәсеме)
- •Медаль «За отвагу»
- •Медаль «За боевые заслуги»
- •Орден Красной Звезды
- •Шиһапов Харис Хасамутдин (Хисаметдин) улы.
- •Орден Славы III степени
- •Орден Отечественной войны II степени
- •Олы Әшнәк авылы ветеранннары, 1972 нче ел (Шиһапов Габдулла фотоархивыннан)
- •Бөек Җиңүнең 40 еллыгы уңае белән Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән авылдашларыбыз исемлеге:
- •Соңгы ветераннар...
- •Фоторәсемдә р. Мингалиева
- •Олы Әшнәк авылы кешеләре, 1955-60 нчы еллар (Шиһапов Габдулла фотоархивыннан)
- •1980-1984 Нче еллар
- •Сиразиев Ринат- сулда
- •Утлар, сулар кичкән ветеран
- •Ветераннар. Гараев Бикмулла (уртада), сулда Ибатуллин Касыйм, уңда Гарипов Нәҗип абыйлар.
- •Гәрәев б. Г. Гаиләсе белән
- •Партизан батырлыгы
- •Рәсемдә сугыш һәм хезмәт ветераны, батыр партизан Мифтахов Габделхак.
- •Мифтахов Габдулхак абый тормыш иптәше Зәйтүнә апа белән
- •Рәсемдә: сугыш һәм педагогик хезмәт ветераны Ишмөхәммәтов Гомәр ага
- •Бакчалар патшасы
- •Сахибетдин Мифтахетдинов (Мифтахов)- сугыш һәм хезмәт ветераны, мактаулы авыл хужалыгы хезмәткәре.
- •Әкияттәгедәй җиде бертуган...
- •Китапханәче Маһирә
- •Рәсемдә: Шакирова м. Авыл советы сәркатибе Рисаева с. Белән китапханәдә.
- •Рәсемдә: мәктәп укучылары - тимурчылар пионервожатая Мәрҗәнә апа җитәкчелегендә Маһирә апага булышалар.
- •Рәсемдә: сугыш һәм хезмәт ветераны Госман Шәйхетдинов (газетадан фото-күчерелмә)
- •Фоторәсемдә: уң яктан (өске рәт) Сәләхетдин Шәйхетдинов, әниләре Мәгърифә әби, Сахибетдин Шәйхетдинов, Рәбига, Фәния Шәйхетдиновалар, Сәләхетдинның улы Самат.
- •Улы Гомәрнең хәбәрсез югалуы турында белешмә
- •Госман Шәйхетдинов (уң якта) авылдашы Хафизов Вазих белән
- •Онытылмас еллар, яки алабута ипие белән кычыткан ашы кыйссалары (кыскартылган вариантта)
- •17.12.2014 “Авыл офыклары” гәҗите. Автор Гөлназ Зарипова
- •Рәсемдә: Гөлсем һәм Зәйтүнә Гариповалар, уртада күршеләре Әклимә Садриева белән.
- •Сер бирмә, якташ!
- •Фоторәсемнәрдә: г.С. Шиһапов
- •Кыш белән яз тарткалашкан, җил-давыллы кичне Олы Әшнәк авылы китапханәчесе Гөлфия Мухаметшина авылдашларын китапханәгә кич утырырга ("библиотөн"гә) чакырды.
- •1 Нче сыйныфка кабул иткәндә 8 нче сыйныф чыгарылыш
- •Флера Гарипова “Почёт билгесе” орденына лаек булган укытучы
- •Вакыйф Нуруллин
- •Әхәт Гаффар
- •Язучы Әхәт Габдрахман улы Гаффаров
- •Танылган каләм ияләре
- •Ренат Гаффар
- •Хикәяче, публицист Ренат Гаффар
- •Рәсемдә: Ренат Гаффар абыйсы Әхәт белән. Сабан туй бәйрәмендә авылдашлары арасында
- •Рәкыйп Гаффар
- •Журналист Рәкыйп Гаффар.
- •Журналист Фоат Мәхмүт улы Гайсин.
- •Фотрәсемдә: Фоат Гайсин һәм Халидә Гәрәева мәктәп музеенда почётлы каравылда, 1970 нче ел
- •Авылдашлар сәхнәдә
- •Рәсемдә: Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Хафизов Ирек Галимулла улы.
- •Казан шәһәре Мәскәү районы к(п)фу каршындагы ш. Мәрдҗани исемендәге 2 нче номерлы гимназиянең туган якны өйрәнү үзәге
- •Чистай педагогия техникумының 3 курс студентлары. 1936 нчы ел Сулда баскан – Асия Бәдретдинова, сулда утырган – Галия Хәмидуллина
- •4 Нче дәвер - 1960-1990 нчы еллар.
- •1Нче сентябрь линейкасы.
- •1971 Нче ел. Укытучылар коллективы. Г. Шиһапов фотосы.
- •"Аҗаган"да җиңүче команда
- •Р айон ярышларыннан кубок алып кайткан чаңгы командасы. 1970 нче ел
- •Мәктәпнең газ-51 машинасы
- •Авылым күренешләре (сакланган фотолар)
- •Олы Әшнәк авылы фоторәсемнәрдә Ләйсән Садриева фотолары.
Соңгы ветераннар...
Сугыш елларында ирләр ил язмышын саклап-яклап йөргән вакытта, тылда төпкә җигелеп хатын-кызлар, балалар эшләгән. Сугыш чорында да, аннан соңгы елларда да илне торгызу авыл халкы җилкәсенә төшә.
Бөек Ватан сугышы елларында авылда калган хатын-кызлар һәм балалар фронт өчен ашлык үстерүдән тыш, җылы оекбашлар, бияләйләр бәйләп озатканнар.
Сугыш башлангач күрше Корноухово авылында техник училищеда механизаторлык курсларын тәмамлап Галия Шәмәрданова, Нурҗамал Билалова, Зәйнәп Галиева, Мәрзия Габидуллина, Миңлехәят Идрисова, Бибҗамал Гайнуллина кебек хатын-кызлар корыч тракторларны иярләгән. Механизатор Галия Шәмәрдәнова 1971 нче елларда да комсомол-яшьләр бригадасында үзенең остазлык эшен дәвам итә. Ул Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, Почёт билгесе орденына лаек була. Аның укучысы Рәйсә Мингалиева Татарстан Югары Советына депутат булып сайлана.
Фоторәсемдә р. Мингалиева
Шул елларда тырышып эшләгән тыл ветераны Сиразиева Әминә Садри кызына 2016 нчы елның 8 нче сентяберендә 90 яшь тулды. Аны Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы исеменнән урынбасары Ибрагимов И.Г котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
1945 елның җан өшеткеч гыйнвар аенда мәктәп бинасы яна. Шуннан соң авылның мәчет бинасын вакытлыча мәктәп итеп салалар. Коммунистлар заманында авылдагы ике мәчет тә бетерелә. Мәчетнең икенчесеннән Корноухово авылында сельпо төзиләр. 1959 елда күрше Кече Әшнәк авылы “Кызыл юл” колхозына кушыла.
“Кызыл юл” колхозы җир биләмәләре, 1970 нче еллар
Сугыштан сонгы еллар бик үзенчәлекле була. Халык җиңелрәк сулап куя. Сугыштан исән калган ирләр кайта. Сугыш елларында мәктәп директоры булган Рәхимова Хәлифә үзенең вазифаларын Бәдретдинова Асиягә тапшыра. Ул 1950 нче елга кадәр мәктәп директоры булып эшли, аннан соң бу эшне сугыш ветераны Бари Габитов дәвам итә. Сугыштан Мифтахов Габдулхак, Гарипов Нәҗиб, Ишмөхәммәтов Гомәр абыйлар кайта.
1946-1954 нче елларда Корноухово авылы район үзәгенә әверелгәч, уытучылар читтән дә тулыландырыла. Бу елларда Захарова Августина, Садыйкова Сөембикә, Кутузова Анна, Фазылова Ләмига, Фазылова Илсөяр, Гарипова Галия, Мамакова Агния, Хафизова Зәйтүнә,Гайсина Бәнат, Багаутдинова Зәйтүнә, Мингалим һәм Гүзәл Исхаковлар, Шиһапов Шамил һәм Шиһапов Габдулла һ.б. эшлиләр.
Өлкән укытучы Галия апа Гарипова истәлекләрендә кызыклы мәгълүмат бар. 1941 нче елның ноябрь-декабрь айларында авылда, ул вакытта китапханәче Махирә апаларда, танылган бер галим кеше булып китә. Аның белән очрашу турыда укытучы Галия апа менә болай дип сөйли: “....кич белән мин, укытучылар Гайсина Бәнат, Ишмөхәммәтова Асияләр белән Махирәләргә кич утыра бара идем. Үзебез белән, әле дә хәтерлим, өчәр бәрәңге алып бара идек. Аның өендә укымышлы, галим кеше Камай (Гыйлем Хәйри улы Камай — танылган татар галиме, күренекле химик. 1931 елда ул, татарлардан беренче булып, Казан дәүләт университетының химия профессоры исемен ала) үзе белән шактый гына китаплар, гәҗит-җурналлар алып кайткан була иде. Бәрәңге ашап, чәй эчә идек, ә Камай безгә бик күп кенә яңалыклар сөйли иде.” Ул үзе турында һәм вакытлыча бу авылда яшәве турында сөйләмәскә куша ( НКВД органнар тарафыннан әзерлекләнгән булган күрәсең). Чыннан да сәяси репрессия җилләре Камайны да читләтеп үтми. Ул 1937 елда репрессияләнә, төрмәгә ябыла. Каты кыйнаулар аркасында булмаган гаебен танырга туры килә. Бәхеткә, 1939 елда Г.Камай акланып иреккә чыгарыла. 1939 нчы елда Казанга кайтып үзенең эшен дәвам итә. 1941 нче елны ул “Фосфор һәм мышьяк кушылмаларында асимметрик үзгәрешләрне тикшерү” дигән темага докторлык диссертациясен яклый. 1941 нче ел ахырында бер төркем галимнәр белән, сугышта химик корал булмасын өчен, “Метилфосфон эфир кислотасының изопропил белән ресинтлашуы” дигән Гособорона заказы өстендә эшли.
Фоторәсемдә:
Гыйлем Хәйри улы Камай, күренекле химия
галиме (1901-1970)
Авыда фельдшерлык пункты эшләп килә. Анда күп еллар Шакирова Бәнат апа эшли. Ул күп кенә авыл кешеләренә кендек әбисе булып тора. Тормыш иптәше Вәлиев Мәннан белән ике ул үстереп трмыш юлына бастыралар. Авыл советы сәркатибе эшеннән киткәч, Бәнат апаның ярдәмчесе булып Гараева Хәдичә апа эшли.
Фоторәсемдә: фельдшер Шакирова Б. эш вакытында
1954 нчы елны авылда азык-төлек кибете ачыла.
Авыл кибете, 1960-65 нче еллар
Фоторәсемдә: кибетче Шиһапова Т.М. һәм аның ярдәмчесе Диярова Рәйсә
1954 нче елдан алып 1998 нче елга кадәр кибеттә Шиһапова Тәзбирә Мөяссәр кызы эшләде. Берара шулай ук кибеттә Диярова Рәйсә һәм Шакирова Нурия сатулык иттеләр.
1967 елларда авылда 200 башка исәпләнгән сыер, сарык фермалары, дуңгызчылык фермасы, 40 башка исәпләнгән конюшня, элеватор, тимерчелек алачыгы, пилорама эшли. Мәдәният йорты, балалар бакчасы, китапханә һәм фельдшерлык пункты, почта халыкка хезмәт күрсәтә. Авыл хуҗалыгы күрсәткечләре буенча колхоз республикада алдынгылар рәтендә була. Хөкүмәт хезмәт кешесенең эшен югары бәяли: Зарипова Хәлимә - “Хезмәт даны”, ”Октябрь революциясе”, “Хезмәт Кызыл байрагы” орденннары белән бүләкләнә; Миннебаев Ильнур - “Почёт билгесе”, терлекчеләр Гиматдинова Асия, Хатирә Мингалиева (Садыйкова) - “III нче дәрәҗә Хезмәт даны” ордены, Әхмәтҗанов Нурислам һәм Закирова Санияләр - “Хезмәт даны” ордены, колхоз рәисе Гильметдин Шәрәфи улы Минһаҗев һәм партоешма секретаре Минзөфәр Вәли улы Җамалиевлар “Хезмәт Кызыл байрагы” ордены белән бүләкләнәләр.
