- •Шамил шәйдуллин
- •Янар тау
- •Детектив әсәрләр остасы
- •«Чүлләр буйлап җәяү йөрдем...»
- •«Сур« операциясе
- •Кара күлмәкле «гүзәлкәй»
- •Таң атканда
- •«Сур» операциясе
- •Тынгысыз бер төн
- •Вена өстәле
- •Алгы сызыкта
- •Бүре өнендә
- •Янар тау (Шигырьләр, поэма) һаман истә
- •Нурлы хәят
- •Мәңгелек тирәк
- •Күз карашың, әнкәй
- •Изге теләк
- •Тукайга
- •Садә күңелемдә
- •Янар тау
- •Утырышчылар
- •Хаклык! дèеп мећ кат Сèрат кèчтем,
- •Гыйбрәт
- •Рухи хәрабәләр
- •Дөньямны сүндермәче
- •Татлы моң булып
- •Айсы-ылу-у
- •Ул да өзелеп сөя дисәләр...*
- •Љзелеп кала язмышлар
- •2001, Декабрь. Мећ бурычлы
- •Соћгы сулыш
- •Шамил шәйдуллинның басылып чыккан китаплары
Алгы сызыкта
...1978 ел. 26 нчы август кичендә өлкән лейтенант Нурислам Хуҗин төнге дежурдан кайтып, чәй янына утырган гына иде, кинәт шомландырып, урам як тәрәзәне кактылар.
Чакыралар, димәк, кайдадыр кагыйдә бозылган, яшәеш-тормыш кагыйдәсе, тәртип бавы өзелгән. Кемдер бәлага тарыган, аңа, димәк, ашыгыч ярдәм кирәк. Вакыт, график, смена төшенчәләренең гамәле юк биредә. Кирәк икән – көн, тәүлек буе өзлексез эшләргә әзер ул. Хакыйкатьне табуы, какшаган тәртипне ныгытуга ирешү өчен нинди генә киртәләрне, тирән чоңгылларны кичми милиция хезмәткәре. Ул юлларны алдан белеп, сайлап алу мөмкин түгел. Хәтәр хәлләр үз чиратында килә тора. Өлешеңә чыккан көмешең, дигәндәй, хаклык эзләүче бозлы суга да төшә, утлы ялкынга да керә, корылган мылтыкка, я булмаса, үткен хәнҗәргә дә юлыга кайчак, ә яшәеш бер урында туктап тора алмаган кебек, әлеге киртәләрне хафасыз гына әйләнеп узу да мөмкин түгел...
Әйе, тормышны, кояшлы зәңгәр күк кочагындагы яшел җирне, кешеләрне ихластан сөя белүчеләрнең генә кулыннан килә торган авыр, ләкин мактаулы хезмәт бу!
Көне буе аяк өсте йөреп тә, эштән соң арып, изрәп йокыга талган хатынын һәм балаларын борчымас өчен Нурислам, тиз генә спорт костюмын гына киде дә, төнге йомышчы янына ашыкты. Капка төбендә аны елап шешенеп беткән яшь бер хатын каршы алды. Күз төбе кара көеп чыккан, үзе дер-дер калтырый иде.
– Нәрсә, тагын тотындымы? – Хатынны күрүгә Нурисламның беренче соравы шул булды.
– Исерек... Сугыша... Балаларны көчкә әниләргә озаттым. Мылтык белән яный,– диде хатын үкси-үкси.
Бу гаиләне яхшы белә иде инспектор. Хуҗаның еш кына салып, өйдәгеләргә бәйләнеп йөрүе аркасында торуларының күптән рәте беткән иде. Шул сәбәптән ул аларда бер генә мәртәбә булмады инде.
«Эх-х, бу ир күптән түгел генә дәваланып та кайтты бит инде, югыйсә... Хәер, эчсә эчте, тик болай мылтык күтәреп дуамалланып йөргәне юк иде әлегә. Бу яңа «һөнәрен» кайдан алган тагын?» – дип борчылып куйды өлкән лейтенант. Тизрәк барып мылтыгын алырга... Җайлап сөйләшсәң, тыңламый калмас, бөтенләй акылын эчмәгән булса. Ни дисәң дә яшьтәшләр, бергә үстеләр, бергә укыдылар...»
Шундый уйлар тәэсирендә ашыгып атлый-атлый Нурислам тегеләрнең өенә килеп җиткәнен сизми дә калды.
– Тәрәзәләрдә ут, димәк, йокламый. Син шундарак тор,– дип пышылдады ул артыннан посып кына атлаучы хатынга.
Йорт тирәсендә тавыш-тын ишетелмәде, кеше-кара күренмәде. Әйләнә-тирәдә ниндидер шомлы тынлык иде. Тәрәзәләрдән урамга сузылган саргылт ут баганалары да ничектер гадәти түгел, шыксыз күренде өлкән лейтенантка.
Басу ягыннан искән төнге йомшак җил кипкән кыр чәчәкләре, өлгергән ашлык исе бөркеп китте. Нурислам күкрәген киереп тирән сулыш алды. Караңгы күктә тыныч кына йолдызлар җемелди. Якындагы әрәмәлектә ябалак уфылдап куйды. Кызу урактан соң авыл халкы тирән йокыга талган иде.
Хуҗин кечкенә капканы ачып ишегалдына узды. Стена буйлап аяк очына гына баса-баса болдыр ишегенә таба юнәлде.
Шулчак карлыккан, усал тавыш ишетелде:
– Кем анда?
– Нихәл, авылдаш, мин бу, Хуҗин.
– Нәрсә кирәк?
– Иртәгә кадәр мылтыгыңны биреп тор әле, яшьтәш. Тынычлап бер ял итим әле. Иртәгә бит минем туган көнем. Ауга чыгып, берәр кош-корт алып кайта алмаммы? Безгә дә үз кадеребезне күрә башларга вакыттыр инде. Өченче дистәнең азагына якынлаштык.
– Һаман акыл сатасың! Төрмәгә тыгып ике ел агу эчерттең. Инде мылтык кирәкме? Гад, мә, мә!
Төнге тынлыкны кинәт мылтык гөрселдәве айкап ташлады. Болдыр тәрәзәсеннән Нурисламга каршы ут көлтәләре сибелде. Көчле дулкын бәрүеннән Хуҗин сөрлегеп, чайкалып куйса да, тәнендә бер нинди авырту сизмәде. Пистолетын алып әле генә ут көлтәсе бөркелгән ноктага төзәп атып җибәрде. Болдырда нәрсәдер авыр гөрселдәп идәнгә ауды. Шулчак Нурисламның аяк астындагы җир дә сыгылып, убылып китте... Ул ниндидер бер мизгелдә хатынын, балаларын күңеленнән кичерде. Күз алдында кайдадыр бик еракта якты йолдыз шәүләсе кабынып, җемелдәп алды да, тиздән ул да юкка чыкты...
Батыр үлмәс, куркак көн күрмәс, ди халык. Безнең өчен Нурисламның исеме дә үлемсез. Кайчандыр үзе укыган Морты урта мәктәбендә Нурислам Хуҗин почмагы булдырылды, аның исемен йөртүче пионер отряды оештырылды. Милиция бүлегендә шул Батыр исеменә багышланган хезмәт вахталары, махсус рейдлар уздыру матур традициягә әверелеп бара...
Яз, җәй айларында Алабуга районы милиция бүлеге участок инспекторы өлкән лейтенант Нурислам Хуҗин каберендә шиңмәс гөлләр балкып утыра.
ОЧРАШУ
Аның таныш гәүдәсен, баш бармаксыз кулын күргәч, кинәт каушап калдым.
– Таһир?!
Ул, маңгае белән баганага бәрелгәндәй, сискәнеп куйды, зур гәүдәсе белән артка каерылды. Аны як-ягыннан җитәкләп баручы ике милиционер да тукталып, борылып карарга мәҗбүр булдылар.
Таһир... Алдымда ялан тәпиле заманнарны бергә кичергән балачак дустым басып тора. Әмма еллар бик нык үзгәрткән аны. Кайчандыр шомырттай кара бөдрә чәчләр тап-такыр итеп кырылган. Йөзе – ышыкта үскән үлән төслерәк, күзләре генә элеккечә елгыр, үткен, нур сирпеп торалар.
Башта ул мине танымады. Бераздан соң гына ишетелер-ишетелмәс тавыш белән «Тореадор» дип пышылдады. Күзләре киң ачылып, тагын да очкынланып киттеләр. Кысык иреннәрендә елмаю галәмәте чагылды: «Тореадор?..» һәм ул, тирән көрсенеп, милиция йорты капкасы төбендә торган махсус машинага карап куйды.
Аны ерак җирләргә озаталар икән.
– Ни булды, Таһир? – Телемә килгән беренче сүзләр шул иде.
Таһир битараф кыяфәт белән кулын гына селтәде:
– Булды инде... Дүрт ел... – диде ул калтыранган тавыш белән.
Машинаның тар тимер ишекләре шыгырдап ябылды. Ишек рәшәткәсе аша зәңгәр күккә төбәлгән дымлы күзләрендә тирән сагыш иде Таһирның. Бу хәл мине нык борчыды. Саубуллашырга һәм ни өчен суд булганын сорарга да онытып, машина күздән югалганчы урынымда басып калдым.
Табигатьнең урманнарын гизеп, яшел болыннарда ауный-ауный малайлыкның нинди генә сынауларын бергә кичермәдек без. Инде әнә – «ерак юл». Ышануы кыен иде бу хәлгә... Таһир – җинаятьче, имеш.
Берничә көн үз-үземә урын таба алмый йөрдем. Эшкә дә, ашка да күңел бармады. Ниһаять, үзе янына барып кайтырга дигән катгый карарга килдем һәм вакытны сузмыйча юлга да чыктым. Барасы юл ерак... Машинада тирбәлә-тирбәлә, уйлар аша кабат балалык елларын күз алдымнан кичердем.
Тореадор... Тореадор. Күптән ишетелгәне юк иде бу кушаматның. Таһирның: «Ах, бетердең, Тореадор»,– дигән сүзләре генә һаман истән чыкмый йөри. Менә ул яңадан яңгырап китте сыман...
Әйе, малай чак сугыштан соңгы авыр елларга туры килде безнең. Кайтырлар әле дип өметләнсәк тә, әтиләребезне көтеп алалмадык. Күптән килгән «кара пичәтле» кәгазьләрне үзебез укып аңлагач кына өметләр тәмам киселде.
Ир-ат йөген, яшь иңнәргә салып, үзебез тарттык.
Бервакыт дәрестән соң ике бәләкәй чана белән урманнан каен ботаклары алып кайттык. Шунда ук кисеп өя дә башладык. Ботакны мин бүкән өстенә куеп торам, Таһир балта белән чабып өзә. Шулай яртысыннан артыгын турап та бетердек.
– Уф, бетте рәт,– диде Таһир, балтасын бүкәнгә чабып.
Аның иңбашларыннан, мунча ишегеннән чыккан кебек, пар күтәрелә иде. Балтаны мин алдым. Беләк юанлыгы ботакларны бүкәнгә куеп аяк белән терим дә, баш өстеннән үк кизәнеп, бар куәткә сугам – гах! Балта үткен, эшләве җиңел, ботак башы очып ук китә.
– Озын җибәрәсең, мондарак чап,– ди Таһир кулы белән ишарәләп.
Хәзер ул кайда чабарга икәнен күрсәтеп тора башлады, ә мин чабам. Гах. Гах. Таһир: «Молодец», – дип мактап та куйды. Мин бөтенләй кызып киттем. Гах! «А-а-а-ы-ы...» Бу юлы ул кулын алып өлгерә алмаган икән, «аһ» дигәнче мин аның баш бармагын чабып та өзгәнмен. Канлы бармак, чыбык кебек, бер якка очып төште. «Ах, бетердең, Тореадор», – диде өзгәләнеп Таһир.
Шул вакыйгадан соң:
– Инде шәп тамгалы булдым, югалта алмаслар,– дип шаярта торган иде ул.
Шәһәр шактый еракта калып, күздән бөтенләй югалды. Менә алдыбызда яшелләнеп урман күренде. Юлның ике ягындагы күз күреме җитәрлек җирдә яшел хәтфәдәй иген кырлары сузылган. Урман, җылы сөт, йон исен аңкытып, соры тузан күтәрелде, сыерлар мөгрәве, сарык-кәҗә бәэлдәве ишетелде – беразга юлыбызны көтү бүлде. Ә көтү алдыннан, ашыкмый гына, зур кара үгез атлый. Көтү күренеше мине кабат бала чакка алып китте...
Ул вакытта без Таһир белән сыер көтүе көтә идек. Минем өстемдә өр-яңа кызыл вельвет куртка, һәр күлдәвекне көзге итеп, мин замоклы вельветыма карап сокланып үтәм. Гади кием генә түгел бит, ерактан килгән бүләк. Кызыкмаган малай калмады аңа. Күргән берсе капшап карый да: «Ай, малай, ситсысы да бик калын икән, тузмас бу»,– дип, чеметеп, тартып куя иде.
Бер көнне кинәт якында гына арыслан үкергәндәй дәһшәтле аваз яңгырады. Борылып карасам, борынына тимер боҗра таккан нәсел үгезе миңа якынлашып килә икән. «Яңа чыбыркыны татып карарга ашыга» дигән уйдан канәгатьләнеп, чыбыркыны сүтә башладым. Тик үгез кабат тирә-якны яңгыратып шундый каты үкереп җибәрде, мин як-якка каранып куйдым. Менә ул әле генә мин карап узган кечкенә күл-көзгене челпәрәмә китереп ярып чыкты да, кылычтай ялтырап торган мөгезләрен аска кадап, кан баскан куркыныч күзләрен акайтып, миңа томырылды.
Яңа чыбыркыны сынау уе шунда ук юкка чыкты. Кая йөгерергә дә белмичә аптырап, Таһир ягынарак борылган идем, каһәр, үгез моны сизенде бугай, коточкыч үкереп, юлны кисәргә омтылды. Таһир моны күреп:
– Егыл, ят җиргә! – дип кычкырды. Ләкин артта, үгез тояклары астында җир шундый яман гөрселди, әйтерсең җир тетри. Кайда ул яту... Шулвакыт колакка яңадан Таһирның: «Ташла, сал вельветыңны!» – дигән тавышы ишетелде. Әйе, чишенергә кирәк. Вельветның замогын аерып төшердем, җиңнәрен ничек ычкындырырга?.. Еландай боргаланып-сыргаланып чыбыркым тәгәрәп калды, котлары алынган чәүкә сыман, як-якка калошлар очты. Әмма вельвет куртканы берни эшләтеп булмый, мин йөгергән саен кызыл җилкән кебек ул кабара гына бара. Җиң очларын һич ычкындырышлы түгел. Ә арттан, сулышы белән җирне суырырдай булып, үгез чаба. Таһирның шактый ерактан:
– Имәнгә, куш имәнгә борыл! – дигәнен генә ишетәм.
Күзләрне кайнар тир томалый. Кайда соң әле ул имән? Үгез исә һаман якынлаша. «Менә хәзер ике мөгезенә эләчәк» дигән уй яшен тизлегедәй миемә йөгерде, бөтен тәнем чемердәп китте. «Беттем»... Йөгереп барышлый агач кебек авуым булды, мине баштанаяк суык пычракка батырып үгез, аның артыннан үгезне чыбыркылый-чыбыркылый Таһир чабып узды. Тирә-юнь тып-тын булып калды. Кайдадыр бик биектә ялгыз тургай җыры гына ишетелә. Мин хәрәкәтсез ята бирәм. Таһир авыр сулап минем янга килеп чүгәләде. Өсте-башы нык пычранган, йон оекларыннан болганчык су саркый иде.
Ул каядыр читкә караган килеш берсүзсез утыра бирде. Тик бераздан соң гына:
– Тор... Тор-ы-ы-х-х... Тореадор,– дип пырхылдап көлеп җибәрде. – Вәт бүләк ичмасам...
Миңа да бераз җан керә башлаган иде, ләкин бүләк сүзе мине ялт иттереп урынымнан күтәрде. Бүләк вельветның нинди төстә икәнлеген дә аерырлык түгел иде шул...
Икенче көнне минем белән булган бу хәл бөтен авылга таралып өлгергән иде инде. Шуннан миңа «Тореадор» кушаматы тагылды.
Машинабыз шәһәрдән шактый читтә урнашкан кечкенә тәрәзәләре тимер белән рәшәткәләнгән соры бараклар янына килеп туктады. Бараклар биек койма белән уратып алынган иде.
Таһирны эзләп таптым. Ул баракта ялгызы гына иде. Тәрәзә төбендә иелеп нидер эшләп утыра. Тавыш-тынсыз гына янына килеп баскач, уңайсызланып китте.
– Бүген дежур мин. Менә яза идем әле... – диде, тумбочкасы өстендәге язулы кәгазьләргә игътибар итүемне сизеп, – килерсең дип уйламаган идем. Рәхмәт...
Хатны берничә көн буена, күп тапкырлар өзеп-бүлеп, яңадан башлап язгандыр, ахрысы, алты-җиде бит кәгазь таушалып, бөгәрләнеп беткән, язуы сызылган, төзәтелгән урыннары да күп. Кыенсынып аларны миңа сузды:
– Үзем гаепле, әлбәттә. Ләкин уйлама, олы юлда кеше талаган бандит түгел мин, – диде баш бармаксыз киң учы белән такыр башын сыпырып, һәм үзенә генә хас басынкы-калын тавыш белән башта дулкынланып, аннан салмак кына сөйләп китте:
– ...Күршебездә моннан ике ел элек килеп урнашкан бер гаилә яши иде. Федот белән Клава Гришиннар. Биш яшьлек ике игезәк кызлары бар. Күршең – якын туганың белән бер, дигәннәр борынгылар. Ләкин, күршеләрдән уңмадык. Хатыны да, ире дә эчәргә ярата. Нәни игезәкләренә дә, күршеләргә һәм эш урындагыларга да тынгы юк. Һәр көн өйләрендә гауга. Клава эшкә йөреп мәшәкатьләнми. Федот минем белән бергә эшли иде. Күрше яшәп, бергә эшләгәч тә миңа Гришиннар гаиләсенә беркадәр күз-колак булырга да куштылар. Аларга ярдәм йөзеннән, әлбәттә. Әкренләп үзем уйлаган планны тормышка ашыра башладым. Үгетли торгач, Клава да эшкә керде. Минем киңәш белән нәниләре янына ялгызы яшәгән карт әниләрен алып килделәр. «Рәхәтләнеп, бергә-бергә яшәсеннәр әле»,– дип алар өчен кинәнеп йөрдем. Федот та басылыбрак эшли башлады кебек. Әнисе килгәч көндәлек ызгыш та беркадәр чикләнде сыман. Барыннан да бигрәк без балалар өчен шатландык.
Ләкин бер керүемдә Матрена әби елый-елый бик нык зарланды:
– Үләргә дә күптән вакыт та бит, ләкин нишлисең. Вакыты җитми гүргә кереп булмый шул... Балаларым исән калсын дип, таңнан кырга чыгып чапкан да мин, кар астыннан черегән башак чүпләгән дә мин идем. Инде хәзер телләренә нинди әшәке сүз туры килсә, шуны әйтеп сүгәләр...
Аның монда килеп иза чигүендә үземнең дә гаебем бар кебек тойдым, карчыкның күз яшьләрен күрү авыр булды миңа. Өстәвенә тиздән Матрена әбинең моң-зарларының хак икәнлегенә үзем дә күреп-ишетеп инандым.
Бер кичне бик каты тавыш кубып, балалары елый башлагач, өйләренә кермичә түзеп булмады. Федот әлҗе-мөлҗе килеп йортта сүгенеп йөри иде. Мин түргә уздым. Клава дер-дер калтырана, чәчләре тузгыган, ул тагын салмыш иде. Күзгә ташланган беренче күренештән өнсез калдым. Матрена әби коточкыч кыяфәттә идәндә аунап ята. Сугудан-тибүдән тайпылырга тырыша, ярдәм сорап пышылдый.
Мин Клавага таба атладым һәм үз-үземне тыя алмадым... Кулга алынгач кына минем сугудан Клаваның үз телен үзе тешләп өзгәнлеген белдем.
Таһир сөйләүдән туктагач, барак эчендә тирән тынлык урнашты...
– Бер нәрсә өчен күңелем аеруча нык борчыла: гөнаһсыз балалар, әнкәй карчык һәм хатын минем өчен интегәләр бит. Үзем дә сизми калдым, ничек булды бу хәл, ничек булды? Шуңа һаман акылым җитми. Йөгәнсезләнеп киткәнмен шул, терсәк якын да бит менә...
Аның әрнүле хисләре, газаплы халәте мине дә биләде. Әйтәсе генә дә юк инде, терсәк якын да бит... Ачу акыл китәрә шул, сукканчы беләк калтырый, суккач йөрәк калтырый... Әмма бу хәл Таһир сөйләгәнчә үк түгел, икенче төрлерәк булырга тиеш. Әйе, шулайрак булырга охшый. Тик дустым никтер дөресен әйтеп бетерми иде. Монда килер алдыннан мин аның эшен бик тәфсилләп өйрәндем, «дело»ның тышлыгыннан тышлыгына кадәр һәр битен карап чыктым. Юк, үч тотып, усал ният белән сукмаган ул аңа. Ачу саклап, эзәрлекләп тә йөрмәгән ул аны. Фәкать җәберләнүчене яклау йөзеннән, яхшы ният белән араларына гына кергән. Явыз Клава мескен карчыкны идәндә ауната-ауната, киерелеп-киерелеп типкәләгән чагында килеп кереп ул аның кулыннан алган, этеп җибәргән. Ә тегесе исерек килеш абынып егылып, үз телен үзе тешләгән. Билгеле, Таһир аларның шәхси мөнәсәбәтләренә тыкшынмыйча, бу хәлне күрмичә дә үтеп китә алган булыр иде. Әмма бу олы күңелле шәхеснең йөрәге андый түгел шул. Үзенә кыен алса-ала, әмма шуның кебек җәбер, тигезсезлекне читләтеп үтә алмый. Инде биредә хәзер үзе белән сөйләшеп, язганнарын укып чыкканнан соң, әлеге аяныч хәлнең нәкъ шулай булганлыгына шөбһә, шигем калмады һәм бераз соңрак аны Клава үзе дә раслады. Мәсьәләне азагына кадәр ачар өчен аңа бер-ике соравым да бар иде.
– Ник соң син тикшерү барганда ук миңа әйткәннәреңне ачыклап сөйләп бирмәдең?
– Клава белән Федот килеп, дөресен әйтсәң Клаваны да утыртачаклар бит, балаларны ятим итмә инде, дип ялваргач, сүз биргән идем, – диде Таһир.
– Судта да соң түгел иде әле.
– Ну, ничек инде, тикшергән вакытта берне сөйлә, судта икенчене, ир сүзе шул булды димени инде?..
– Их, Таһир, Таһир...
Әмма Дон Кихот җанлы ир-егеткә мин нәрсә әйтергә дә белмәдем, тик хакыйкать юлында кулымнан килгән ярдәмемне кызганмаска үз-үземә сүз бирдем...
Шушы очрашудан соң бераз вакыт узгач, Таһирның эшен кабат карадылар. Югары суд карары буенча Клава Гришина алты айга мәҗбүри рәвештә эчкечелектән дәвалану профилакториена озатылды. Таһир, тоткынлыктан азат ителеп, эш урынындагы коллектив карамагына кайтарылды.
Тиздән мин Таһирдан хат алдым.
«Явыз дошманыңа да анда эләгергә язмасын... Үземне анадан яңа туган сабыйдай хис итәм. Туган якның кое сиртмәләре, хәтта иске мунчалары белән дә, якын туганым белән күрешкәндәй, сәламләшеп уздым. Малай чакта бергә узган бормалы сукмакларны әйләндем. Теге куш имәнне хәтерлисең микән? Куш имән төбенә сузылып ятып, күзләремне очсыз-кырыйсыз күккә төбәдем. Беләсеңме, анда нәкъ без күзәткәндәге кебек, серле сыннарны хәтерләтеп, мамык кебек ап-ак, җиңел болытлар йөзә. Кабат ниндидер гайрәтле көч, олы шатлык биләп алды үземне. Сулышым эчемә сыймый башлагач, күкрәгемне киереп кычкырып җибәрдем:
– Ә-һәй-һәй-һәй!..
Көчле кайтаваз тавышы урман, тугайлар белән сәламләшеп, байтак яңгырап, тирбәлеп торды баш өстендә. Бик күңелле бит яшәве. Әйтерсең лә кайчандыр котырган үгезне акылга утырткан зәһәр чыбыркы кабат минем кулымда иде. Ә иң мөһиме, бәйсезлек, иреклек рәхәтен тоймый яшибез икән без ирекле чакта. Ә бит шуңардан да олы бәхет юктыр ул.»
