- •Шамил шәйдуллин
- •Янар тау
- •Детектив әсәрләр остасы
- •«Чүлләр буйлап җәяү йөрдем...»
- •«Сур« операциясе
- •Кара күлмәкле «гүзәлкәй»
- •Таң атканда
- •«Сур» операциясе
- •Тынгысыз бер төн
- •Вена өстәле
- •Алгы сызыкта
- •Бүре өнендә
- •Янар тау (Шигырьләр, поэма) һаман истә
- •Нурлы хәят
- •Мәңгелек тирәк
- •Күз карашың, әнкәй
- •Изге теләк
- •Тукайга
- •Садә күңелемдә
- •Янар тау
- •Утырышчылар
- •Хаклык! дèеп мећ кат Сèрат кèчтем,
- •Гыйбрәт
- •Рухи хәрабәләр
- •Дөньямны сүндермәче
- •Татлы моң булып
- •Айсы-ылу-у
- •Ул да өзелеп сөя дисәләр...*
- •Љзелеп кала язмышлар
- •2001, Декабрь. Мећ бурычлы
- •Соћгы сулыш
- •Шамил шәйдуллинның басылып чыккан китаплары
Таң атканда
Суд бара. Шыгрым тулы тын залда халык хакименең кырыс, нык тавышы кискен яңгырый: «Россия Совет Федератив Социалистик Республикалар исеменнән җинаятьче Нигъмәтуллинны унбиш елга, аның юлдашы Елкинны ун елга ирегеннән мәхрүм итәргә...»
Суд әгъзалары каршында, кырган башларын аска иеп, көлдәй күксел йөзле ике яшь егет баскан. Кемнәр соң алар? Ни өчен биредә? Залдагыларны шул борчый.
Сентябрьнең соңгы көне иде. Бу көнне кичтән нык кына болытлап торды, ләкин никтер яумады. Күк йөзен томалап алган кургаш болытлар, гадәттәгедән иртәрәк иңгән караңгылык Кнәз авылы кешеләре күңелендә ниндидер шом уятты. Бу кичтә алар иртәрәк йокларга яттылар.
Участок инспекторы, милиция өлкән лейтенанты Владимир Колев бүлмәсендә генә, күзгә төртсәң күренмәслек дөм-караңгы авыл урамына тонык нур сибеп, кара төн уртасына кадәрле ут янды. Инспектор белән бергә бүлмәдә тагын биш дружиначы егет утыра иде. Бу төнге сәгатьләрдә аларның барысын да бер мәсьәлә борчыды.
Соңгы атналарда совхоз кешеләренең тынычлыгы югалды, төнге урамга ялгыз чыгу куркыныч була башлады. Кемнеңдер акчасын алып калганнар, кемнеңдер киемен салдырганнар... Төнге сәрхуш башларга аеруча күп «эләкте».
Милиция өлкән лейтенанты Владимир Колев һәм ярдәмчеләре ничек булса да ул җинаятьчеләрнең эзенә төшәргә карар иттеләр. Соңгы көннәрдә авыл кешеләреннән моңарчы ике мәртәбә суд җаваплылыгына тартылган унсигез яшьлек Борис Елкинның хөкем җәзасын үтү урыныннан качып кайтуы, атналар буе урманда яшеренеп ятуы турында сүзләр ишетелә башлады. Иш янына куш табыла ди. Әлеге гөнаһларда беркайда да эшләмичә трай тибеп йөрүче Нигъмәтуллин дә шик астына алына. Халыкны борчыган төнге җинаятьләрдә шушы «егетләр»нең кулы уйнаганга охшый. Тик менә аларны җинаять өстендә ничек тотасы? Монда инде ялгыз гына берни дә эшләп булмаячак. Инспектор ирекле дружиначыларны нәкъ менә шушы бурычны тормышка ашыру өчен чакырган иде. Тиздән алар яшерен күзәтүгә чыгып китәчәк.
Ләкин Елкин белән Нигъмәтуллинның үз исәпләре. Алар да йоклап ятмыйлар: ятып калганчы, атып калырга дип, үзләре «һөҗүмгә» күчәргә карар итәләр. Куенда көпшәсе киселгән шәп мылтык та булганда, нигә участок инспекторыннан куркып торырга? Үзе алардан шүрләсен. Пистолетын кулга төшереп булмасмы? Ул чакта... Ул чактамы?! Аларга участок инспекторы шәп-шәрә ноль, бөтен дөньясы бер кәнди, ә диңгезе тубыктан гына булачак. Лафе! Дин-дин-дин, урам киң, бөтенесе алар кулында булачак... Тик бу иркенлеккә ирешүдә алларында атлап та, әйләнеп тә, узалмаслык бердәнбер тоткарлык бар, ул да булса участок инспекторы Колев. Кемнең кайсы итеге эчендә нинди бармагы селкенүен дә белә бугай ул закон ялчысы. Борис Елкинны моннан бер ел элек кенә кибет басарга барган җиреннән тоткарлап, эш коралларыннан лом һәм капрон оек-битлеге белән бергә хөкем алдына китереп бастырган иде инде ул... Яшьлеген истә тотып, Елкинны төзәлер өчен «химиягә эшкә» генә җибәргәннәр иде. Ләкин... Бөкрене ләхет турайта, ди халык. Тәүбә итәсе урында да башыннан үткәннәрен, кылган «егетлекләрен» сагынып яшәде Елкин һәм җае чыгуга качып китеп таныш урмандагы чокырда оя корды... Бүре кебек, ауга да төнлә генә йөрде. Тиз арада үзенә дус-иш тә табып алды. Бусы – әлеге Нигъмәтуллин иде. Анысының да Колевка карата үз исәп-хисабы бар икән. Бирмәде ул аңа җәелеп, трай тибеп яшәргә. Унбиш тәүлеккә утыртып, кышкы бураннарда бот төбеннән кар ердырып дәүләткә урман кистерде. Кибет янына барып берәрсе белән «яртыны бушатса» да штрафка тартты. Менә шуннан килеп ике әшнә, кыска көпшәле мылтык ярдәмендә, теңкәләренә тигән участок инспекторы белән алыш-бирешне азагынача өзәргә карар кылдылар. Тик Колев янында аның ярдәмчеләре дә булыр дип күз алдына да китермәгәннәр иде.
Борчулы йокыга талган Кнәз авылын кинәт төнге ату тавышы уята. Участок инспекторы һәм ирекле дружиначылар утырган бүлмәнең тәрәзә пыяласы челпәрәмә килеп ватыла, мылтыктан атылган пуля милиция өлкән лейтенанты Колевны яралый. Инспектор пистолетыннан ата-ата каршылык күрсәтә. Ләкин аның хәле беткәннән-бетә бара, ул соңгы мизгелдә генә телефон трубкасына әйтеп өлгерә:
– Шәһәр милиция бүлегеме? Кнәздә кораллы шайка… Тиз генә...
Соңгы сүзләрен әйтеп өлгерүгә, аңын җуйган участок инспекторы өстәлгә авып төшә.
...Ул арада кар катыш яңгыр ява башлый. Шәһәр эчке эшләр бүлегеннән Кнәзгә җибәрелгән оператив группа составында үзенең дүрт аяклы аерылмас дусты Джек белән кинолог, милиция старшинасы Владимир Маринин да бар иде.
Җинаятьчеләр исә, машинага утырып, икенче юл белән чыгып качканнар иде инде. Оператив группа утырган җиңел машина да тиз генә аларны куа китте. Күрше районның Хуҗамәт авылына җитәрәк алар кораллы качкыннарның үкчәләренә «баса» башладылар.
Үзләре артыннан куа килүне тоеп, җинаятьчеләр тиз генә машинадан төшәләр дә, бакча коймасын сикереп үтеп, төнге авыл кочагына кереп чумалар.
Кызганычка каршы, чәнечкеле тимер чыбык белән тотылган беренче койма аша сикергәндә үк аягын җәрәхәтләп, Джек чиный-чиный артта кала. Володя Марининга берүзенә генә эзәрлекләүне дәвам итәргә туры килә. Ул өйрәтелгән, акыллы эткә күп өмет баглаган иде. Шуңа күрә җинаятьчеләрне тоткарлау мәсьәләсе гаять четерекләнде.
Марининның командиры исә машина руленә утырган килеш, олы юлдан баруны дәвам итте – җинаятьчеләрне асфальт тасмага башка чыгарырга ярамый иде. Машина фараларыннан сузылган нур көлтәләре, төнге авыл урамын айкый-айкый, Марининга җинаятьчеләрне эзәрлекләргә булышты. Менә нур яктысына эләгеп туктап калган ике карачкы, прожектор көлтәсенә эләккән дошман самолетлары сыман, кая барырга да белмичә, як-якка бәргәләнә башладылар.
– Туктагыз! Югыйсә атачакмын!–дип кычкырды һәм кисәтү йөзеннән һавага атты Маринин. Ә үзе, ихыярсыздан, командиры тарафыннан әйтелгән «тереләй кулга төшерергә» дигән сүзләр турында уйлап куйды.
Җинаятьчеләр дә «җавапсыз» калмады – колак төбеннән генә берничә ядрә безелдәп үтте. «Патроннары күпме икән? Шулай да саграк булырга кирәк», – дип, Володя, ирексездән җиргә чүгеп куйды. «Эх, Джекның сафтан чыгуы кызганыч».
Ул яңадан башын күтәреп караганда җинаятьчеләр машина фарасы яктысыннан чыгып ычкынганнар иде инде. Ничек кенә булса да аларга яшеренеп өлгерергә ирек бирмәскә кирәк. Иптәшенең якында булуын тоеп торудан көч алган хәлдә, Маринин кыю рәвештә алга ташланды.
Киртәләр, киртәләр. Аларның соңгысына һич җитеп булмас кебек. Ләкин Володяның озын, таза гәүдәсе өчен әлеге киртәләр, әйтерсең юк иде – чик сакчысы булып хезмәт иткән елларда алган күнекмәләр менә хәзер бик ярап куйды.
– «Икенче, икенче». Мин бакчаларны әйләнеп узам, эзәрлекләү ничек бара?– дигән шытырдаулы тавыш ишетелде шинельнең өске төймәсенә эленгән микрофоннан.
«Командир борчыла» дип уйлап куйды Маринин һәм тиз генә җавап бирергә ашыкты:
– Эз буйлап барам.
Алда машина уты күренгәч, качып баручы җинаятьчеләр кинәт уңга ташландылар һәм, бакчадан чыгып, тиз генә урман полосасына таба йөгерделәр.
– Туктагыз, атачакмын!– дип, икенче мәртәбә кисәтү ясады Маринин һәм иптәшенең игътибарын җәлеп итәр өчен тагын һавага төбәп атып җибәрде.
Җинаятьчеләр төнге авыл кочагында яшеренеп кала алмадылар. Озакламый кыр-калкулык һәм чокыр-чакырлыклар, кар катыш пычрак һәм юлсызлык башланды.
«Яшьләр җиңелчә киенгәннәр, күрәсең, төнге операциягә алдан әзерләнгәннәр», – дип уйлады Володя, изүендәге «Тюльпан» радиостанциясе каешын тыгызлап куеп. Ул да разрядлы спортчы, шунлыктан берөзлексез яңгыр аралаш кар явып торган мондый һава шартларында үтелгән чакырымнарның ни дәрәҗәдә кыенлыгын яхшы белә.
Нәрсәгәдер сөртенеп Маринин чак кына егылмады. Текәлебрәк караса – куртка һәм ботинкалар икән.
«Димәк, чишенгәннәр. Берни дә жәл түгел. Ниятләре бары тик качып өлгерү, тозактан ычкыну!»
Артык озак чабудан Марининның да хәле бетә башлады: сулышы капты, битеннән тир тамчылары акты. Кинәт ул җинаятьчеләрдән үзенең торган саен артка кала баруын абайлап алды. Җитмәсә рация дә дәшми башлады. Нишләргә соң?
Әйе, алар утырып килгән машина да кайдадыр артта – пычрак кыр уртасында калган иде. Инде бердәнбер дөрес ысул – җинаятьчеләр кебек үк чишенеп ташлау һәм эзәрлекләүне ялгыз дәвам итү. Эче тулы пычрак итекне һәм шинельне салгач, дөрестән дә җиңелрәк булып китте. Аннары старшина дөрес итеп сулыш алуны көйләргә кереште:
– Бер, ике, өч – сулыш алу! Дүрт, биш, алты – сулышны кире чыгару... – Юка оектан кар-балчыклы кыр буйлап йөгерүе җиңелрәк булса да, аякка бик суык иде. Инспектор тизлекне арттырганнан арттыра барды. Куучы һәм куылучылар арасындагы ара күзгә күренеп якыная башлады.
Урман полосасына килеп җиткән җинаятьчеләр үзләрен эзәрлекләүчеләргә төбәп кинәт ут ачтылар. Ядрәләр колак төбендә безелдәшә башлагач, Маринин җиргә ятарга мәҗбүр булды. Әмма бернигә карамастан алга таба шуышуын дәвам итте. Юеш, салкын балчык тирләгән тәнне өтеп алгандай булды.
Тиздән фараларын яктыртып милиция машинасының да урман полосасына якынлашуы күренеп калды. Бераздан? Джекның елый-елый өрүе колакка керә башлады. «Хуҗасын ялгыз калдыруы өчен борчыла... Ә машинадагы иптәше, мөгаен, җинаятьчеләрне төнлә «күрә» торган махсус прибор ярдәмендә күзәтүне дәвам иттерәдер».
Җинаятьчеләр дә машина килүен күрделәр, түзмәделәр, урман полосасыннан чыгып тагын яңа сөрелгән басу буйлап йөгерә башладылар. Старшина Маринин да алар артыннан калмады. Тиздән карлы урын бетте, тирә-якта тагын караңгы булып калды. «Аталар, сулгарак тайпыла төш» дип, «Тюльпан» телгә килүгә, ул тагын тирә-якта ядрә сызгыруын ишетте.
Маринин җиргә яткан гына иде, тагын микрофон кыштырдап куйды:
– Алар да яттылар. Саклан, бераз хәл ал... Мин синнән уңдарак шуышам. Куаклар арасында тоткарлап булмасмы.
– Есть!
Маринин командирының шинель, итек кигән килеш карлы пычрак җирдән шуышып баруын күз алдына китерде. «Мин интеккән дә җиткән, ул ник төшкән инде», дип уйлады.
Чик буе заставасында хезмәт итү елларында Володя Маринин сыналган дус, якын иптәшнең нәрсә икәнен бик яхшы үзләштерде. Аяныч хәлләрдә якындагы иптәшеңнең синдәй ышанычлы булуын тоеп хәрәкәт итү үзе ни тора! Ә бит мондый хәлдә аңа бер генә калырга туры килмәде анда да. Менә ул хәзер дә алгы сызыкта. Тик фуражкасы һәм погоннарының төсе генә алмашынды.
Алдагылар янә кузгалып киттеләр. Ничек кенә булса да качып котылу иде җинаятьчеләрнең исәбе. Менә тонык кына булып ут шәүләләре күренә башлады. Күрәсең, ниндидер авылга якынлашып киләләр иде. Ул арада фермага охшаган каралты-куралар да шәйләнә башлады. «Яшеренеп өлгерүләре мөмкин» дигән борчулы уй тууга, соңгы көчен җыеп, Маринин алга ыргылды. Качып баручы җинаятьчеләр дә актык чиккә җитеп арыганнар иде, күрәсең, көчкә-көчкә атлыйлар – аякларына гер элгәннәр диярсең. Марининга шул гына кирәк иде. Ул, кинәт үзендә көч артып китүен тоеп, җинаятьчеләр өстенә ташланды. Аларның арттарак калганы, мылтыгын яңадан корып өлгерә алмыйча, куеныннан пычак тартып чыгарды. Ләкин тагын бер мизгелдән инспектор кулланган алымнан терсәгенең авыртуына түзә алмыйча ул пычрак җирдә бөгәрләнеп ята иде инде.
Тиздән командир да килеп җитте. Соңыннан билгеле булды: яңа сөрелгән баткак карлы кыр өстеннән, яланаяк килеш, старшина Маринин һәм аның иптәше җинаятьчеләрне ун километр куып барганнар икән. Елкин белән Нигьмәтуллинның кесәләреннән атылмый калган тагын егерме патрон чыкты.
Оператив группа һәм җинаятьчеләр утырган милиция машинасы шәһәргә таба кузгалып киткәндә еракта, болытлардан арынып өлгергән аяз күк читендә, таң беленеп килә иде инде.
...Олы яшьтәге тәҗрибәле суд әһеле процесс беткәннән соң да тирән уйга чумып, озак уйланып утырды әле. Әйе, бозылган кагыйдә, какшаган хакыйкать аның хезмәте белән кабат үз дәрәҗәсенә кайтарылды. Гаепсезгә кеше канын койган өчен, яшь булсалар да җәмгыять өчен хәтәр, куркынычка әверелгән җинаятьчеләр Елкин белән Нигъмәтуллин тиешле җәзаларын алдылар. Ләкин, чал башлы, үз гомерендә күпне күргән, күпне кичергән тәҗрибәле тәрбияче һәрвакыттагыча бу ике яшүсмернең дә аяныч язмышына салкын йөрәкле, ваемсыз булып калалмады. Тегеләрнең, газиз балаларын аракыга сатып, гаилә кору, бала тәрбияләү кебек изге вазифаларны да күптән стаканга салып чайкатып түккән ата-аналарына өметен җуйганлыктан, судья, таушалган йөрәген капшый-капшый, мәктәп, комсомол исеменә һәм Елкин белән Нигъмәтуллин йөргән спорт секциясе җитәкчесенә тәфсилләп-тәфсилләп үгет-нәсихәт, законнан өзекләр, үтенү, ниһаять, закон нигезендә таләп ителгән тәкъдимнәрен язды. Шундыйрак тәрбия алган балаларга карата борынгы чиновникларча ваемсыз түгел, ә аерата кешелекле, игътибарлырак булуларын үтенде. Анлыйларга карата битараф булмасагыз иде, муеннарына урап җибәргән тезгеннәрен кайгыртучан йөрәкле, җылы кулларыгызга алып, аларның буш вакытларын һәрчак күз алларында тотсагыз, ял вакытларын мавыктыргыч итеп оештырсагыз иде, диде. Тәҗрибәле юристның сүзенә колак салып, тиешле чара күрүләренә өметләнде, һаман уйланды, сызланды, борчылды.
Әйе, тормышны белә, тәҗрибәле, олы яшьтә иде чал башлы судья, һәм, бик чирле дә иде. Бер аягын кайдадыр еракта, Одер ярларында калдырып кайткан иде ул. Үзенең хакимлек дәверендә бик күп төрле хөкем гамәлләрен башыннан кичергән, гаять намуслы, тугрылыклы закон әһеле иде. Нинди генә «чуар составлы» һәм катлаулы эшләр узмады аның кулыннан? Үтерүчеләрне дә, көчләүчеләрне дә, урлаучыларны һәм юлдан чыккан җилкуарларны, я булмаса, төрле төстәге исерекбашларны да күп күрде ул үз гомерендә. Боларга карата бер төрле мөнәсәбәттә булса, ә җинаятьчеләрнең икенчеләренә, ягъни зур портфель тотып, башкалар алдында күркә кебек кабарынып йөрүче күзле бүкәннәрне, халык, дәүләт милкен йомарлаучыларны, җәмәгатьчелек мәсьәләләренә һәм кеше язмышына боз йөрәкле таш битләрне һич кенә дә өнәп бетерә алмый иде.
Хаким буларак, закон таләп иткәнчә, аның шәхси карашы, эчке тойгылары төрле җинаятьчегә карата да бер төсле булырга тиешлеген белә һәм икенче төркем җинаятьчеләргә карата, эченнән булса да, аерата нәфрәтләнеп, ялгышлык эшләвен, үзе дә аңлый иде югыйсә. Әмма күпме тырышса да, тиздән тиешле ялына китәргә тиеш иде инде ул, дип, тегеләргә карата булган карашын үзгәртә алмады. Чөнки кагыйдә бозучыларның беренче төркеме аң-белеме, тәҗрибәсе, яше, торышы чамалырак булып, закон таләбенә җиңелрәк карап, өстәнрәк фикер йөртсә, икенче төркемнең хәл-әхвәле, психологиясе бөтенләй башка иде аныңча. Болары, ул уйлаганча, закон тәртибен аңлап, аның җаваплылыгына өстән төкереп эш итә иде. «Мин-минлек һәм кемнең кулында – аның авызында» кебек йогышлы чир тәэсирендә җәфа чигүчеләр болар, һәм шуңа күрә ул аларны социалистик җәмгыять нигезләренә һөҗүм ясаучы политҗинаятьчеләр дип саный иде. Шундый кимчелекләр аркасында яшь буын, балалар иза чигә икән, алар өчен аерата сызлана иде ул...
Шуңа күрә, процесс тәмамланып, зал тынгач та озак язып утырды әле ул... Мондый авыр җинаятьләрне булдырмау өчен ни-нәрсәләр эшләнергә тиешлеген әлеге ваемсыз, боз йөрәкле кешеләргә кабат искәртергә тырышты.
ДАГА
Без килгәндә мәетнең гәүдәсе автобус тукталышыннан утыз метрлап читтә, поселокка илтә торган сукмак буендагы куе чирәм өстендә ята иде. Кан тапларына буялган костюмының кесәләре әйләндерелгән, сул кулының беләзегендә сәгать каешыннан калган аксыл эз күренеп тора. Шунда ук яшел тышлы куен дәфтәре һәм Петр Субботин исеменә бирелгән паспорт ята. Димәк, җинаятьче акча эзләгән, шушы ук максатта мәрхүмнең сәгатен дә салдырып киткән дип уйларга җирлек бар.
Пүнәтәйләр чакырып, беркетмә төзибез, җинаять булган урынны фотога төшерәбез, суд медицинасы экспертының сүзләренә колак салабыз:
– Мәрхүм һуштан язган хәлдә үтерелгән,– ди ул, һәртөрле икеләнүләргә урын калдырмыйча. – Җинаятьченең киемендә кан таплары булырга тиеш. Ул я исерек, я акылга җиңел түгелме икән? Юкса, хәрәкәтсез яткан корбанына шулкадәр күп җәрәхәт ясамас иде...
Мәрхүмнең битен юып, паспорттагы рәсем белән чагыштырып карагач, аның дөрестән дә Петр Субботин икәнлегенә шигебез калмады.
Ат аунаган җирдә төк калыр диләр... Менә ул – җинаять коралы! Бер читтәрәк кызыл кирпеч сыныгы табылды. Аңа канлы бармак эзләре һәм мәрхүмнең чәч бөртекләре ябышып калган иде. Мәетнең уң кулында 13 сантиметр озынлыктагы ике ак чәч бөртеге дә табылды. Үзенеке түгел. Җинаятьченеке түгелме? Ихтимал... Димәк? Димәк... Петр Субботин кемгәдер каршылык күрсәткән...
Озак эзләнә торгач, бәбкә үләне арасыннан сәер рәсемле бер төймә дә килеп чыкты. Монысы кемнеке тагын? Мәет киемнәрендә мондый төймәләр юк бит.
– Субботинның кайчан үтерелгән булуы мөмкин?– дип сорыйм врач-эксперттан.
– Төнге унике белән иртәнге бишләр арасында.
– Кызыл кирпеч җинаять эзен яшерер өчен ташланмаганмы?– дип шик-шөбһә белдереп куя янәшәмдә басып торган участок инспекторы Хафизов.
Монысы инде, кем әйтмешли, медицина белгечләре вазифасына керми. «Телсез шаһитлар» биргән серле сорауларга җавапларны үзебезгә эзләп табарга туры киләчәк. Ә билгесез сораулар күп, бик күп.
Мәетне озаткач, кичекмәстән башкарылырга тиешле эш планын төзибез. Аның буенча участок инспекторы Хафизов шәһәрнең медицина учреждениеләрендә кемнәргә ашыгыч ярдәм күрсәтелүен тикшерергә китеп барды. Икенче иптәшебез Субботин паспортындагы штамп буенча аның эш урынына юнәлде. Ә мин мәрхүмнең торган җирен эзләп киттем.
Эшчеләр поселогында яшәүче күршеләренең әйтүенчә, Субботинның хатыны берничә көн элек кенә үз әнисе яшәгән шәһәргә улын илтергә киткән. Аңа кара кайгыны әйтүдән котылып булмауны яхшы аңласам да, ирексездән җиңел сулап куйдым – ярый әле гаиләсенә шомлы хәбәр алып килүче мин түгел.
Башта сораулар өермәсе: якты хыяллар белән зур төзелешкә килгән Петр Субботинны ни өчен үтергәннәр? Күршеләренең сөйләвенчә, ул сабыр холыклы, тыйнак кеше булган. Мәрхүм яшәгән вагон-өйгә килүче-китүче күренмәгән, шау-шу, гауга ишетелмәгән. Бәлки, берәрсенең анда үче булгандыр? Көнләшү ятьмәсенә эләкмәгәнме? Ник дигәндә, Нэля Борисовнаның ул икенче ире булган бит.
Көне буе йөреп, Петр Субботин эшләгән бригаданы эзләп таптым. Хезмәттәшләре белән җентекләп сөйләшкәч, томан азрак тарала төште.
Кичә бригадалары белән премия алганнар икән. Кичке дүртләрдә эш төгәлләнгәч, иптәше Олег Ермолаев белән Субботин, һәрвакыттагыча, өенә кайтып киткән. Шуннан бирле аларны күрүче юк. Хәер, Ермолаев Тольятти шәһәренә командировкага китәргә тиеш булган, ә Субботин билгесез сәбәп белән эшкә килмәгән. Хезмәттәшләренә аның кичә төнлә үтерелүе турында әйткәч, бригада будкасында кабер тынлыгы урнашты.
– Мөмкинме?
– Рәхим итегез.
Кабинетка тиз-тиз атлап өлкән лейтенант Хафизов килеп керде:
– Ермолаев ишек төбендә калды... Әле генә Тольяттидан кайтып төштек.
– Рәхмәт, Дамир Габдуллович. Керсен. Командировкадан чакыртып кайтарылган Ермолаевның битенә каушау-гаҗәпләнү билгеләре чыккан иде:
– Нәрсә булды? Нигә чакырдыгыз?..
– Сабыр итегез, Ермолаев. Соңыннан аңлатырбыз,– дидем мин, аның Петр Субботинны соңгы тапкыр кайда, кайчан, нинди хәлдә күрүен энәсеннән җебенә хәтле сөйләп бирүен үтендем.
– Петя белән елдан бирле бер бригадада эшлибез,– дип сөйләп китте Ермолаев. – Әйе, ул көнне йөз сум премия алган идек. Эштән соң Петя белән «Кама» ресторанына кереп, анда шактый гына утырдык. Премияне юдык, ягъни... Өстәл артында икәү генә идек. Ресторан ябылгач, Петя өченче маршрутлы автобуска утырып кайтып китте. Мин дә үз квартирама юнәлдем. Иртәгесен командировкага китеп бардым... Әйе, өстемдә шушы киемнәрем иде...
Ермолаевньщ өс-башын җентекләп күзәтәм. Юк, шикләнерлек берни дә күренми.
– Субботин нинди киемнән иде?
– Соры костюм-чалбар... Кара свитер... Кара ботинка... – ди Ермолаев, хәтерен барлый-барлый.
«Димәк, мәрхүм өс-башын алыштырып өлгермәгән...» – дип нәтиҗә чыгарып куям эчтән генә.
– Ә сәгате?
– Сәгатеме?.. Әйе, бар иде. Алтынсу корпуслы, «Полет» маркалы...
«Сәгатенең паспортын табып булмасмы, кичекмәстән эзләүне оештырырга...»
– Кесәсендә премиядән тыш күпме акчасы барлыгын белмим,– дип дәвам итте Ермолаев. – Гомумән, Петя, эчкерсез, тыйнак егет, эчеп бәйләнеп йөри торган гадәте юк. Үги булса да улын, хатынын өзелеп ярата иде, минемчә.
Бүлмәдә авыр тынлык урнашты.
Мине яңа уй борчый: «Сәгатьне тизрәк өеннән барларга кирәк. Сәер рәсемле төймәнең дә әлегә кайдан икәне билгесез...
– Берәр хәл булмагандыр бит? – дип, ниһаять, Ермолаев миңа сораулы карашын төбәде.
– Иптәшегез юк инде... Аны үтергәннәр,– диде өлкән лейтенант Хафизов.
Бу хәбәрдән Ермолаевның йөзе агарып китте. Ул урыныннан сикереп торды да ике кулы белән чигәләрен кыскан хәлдә әле миңа, әле Хафизовка карый-карый сүзсез катып калды.
Петя Субботин белән Олег Ермолаев – кордашлар гына түгел, якташлар да. Аларның икесенә дә егерме алтышар яшь иде. Бер шәһәрдә туып, бер үк мәктәптә укыганнар. 1972 елны, Совет Армиясе сафларында хезмәт итү срогын тутырып, комсомол путевкасы белән зур төзелешкә кайтканнар. Хәтта алар төсләре белән дә бер-берсенә охшаш. Каратутлы йөз, дулкынсу кара чәчләр, төз гәүдә...
– Петя канын түгүче иректә йөргәндә, миңа бер минут та тынычлык булмаячак, һәр көн эштән соң мин сезгә ярдәм итәргә киләчәкмен,– дип, Ермолаев хәтта телефон номерыбызны да язып алды.
Дөресен әйтергә кирәк, ул сүзендә торды: шаһитларга чакыру кәгазьләре таратышты, эзләнүләрдә актив катнашты. Шулай итеп, Ермолаевтан шикләнүебез юкка гына булып чыкты.
Кайда соң йомгакның очы, кайда?..
Җинаять урыныннан табылган сәер рәсемле төймәне кибеттә сатучыларга, склад-базаларда эшләүче товар белгечләренә күрсәтеп йөри торгач, «безнең илдә эшләнмәгән» дигән нәтиҗәгә киленде. Ә кайсы илнеке? Моны ачыклау өчен серле төймәне Мәскәүдәге халыкара сәүдә институтының фәнни тикшеренүләр бүлегенә экспертизага җибәрдек. Озак та үтмәде: «Сезне кызыксындырган төймә Франциянең «Клеркэ» фирмасы аяк киемнәре фабрикасында ясалган» дигән җавап килеп җитте. Шулай да әлеге төймәне чакырылган һәрбер шаһитка күрсәтә-күрсәтә төпченүебезне туктатмадык.
Мәет кулында калган ике чәч бөртеге һәм кирпеч яртысындагы бармак эзләре дә бар бит әле. «Телсез шаһитлар»га таянып, төрле тикшерү чараларын тормышка ашыруны берөзлексез дәвам иттек.
Өметләнгән нәтиҗә генә күренмәде.
...Тикшерүче кайчак төнлә юлсыз җирдән барган ялгыз юлчы хәлендә торып кала. Ул, караңгыда чокыр-чакырларга юлыгып адашкан саен, элеккеге эзенә әйләнеп кайта да ышанычлырак сукмагын тагын һәм тагын эзли башлый.
Ничәнче кабат мәрхүмнең куен дәфтәрен актарам. Бу дәфтәр битләрендәге һәр сүз, һәр сан, һәр телефон номеры, һәр адрес күптән кат-кат өйрәнелде инде. Нечкә күңелле егет буларак Петр Субботинның Пушкин шигырьләрен яратуы табигый хәл. Тик «Балыкчы һәм алтын балык әкия-те»ннән куен дәфтәренә күчереп язылган «Землянка ишеге төбендә тора карчык, ә алдында тагарагы – ул да ярык» дигән юллар һәм бераз түбәндәрәк ярык тагарак каршында утыручы карчык рәсеме минем күңелне һаман борчып торды.
Нәрсәне аңлата бу рәсем? Очраклы рәвештә ясалганмы, әллә бер-бер сер ятамы монда? Әлегә бу да билгесез...
Нинди дә булса җинаять эшен озаграк тикшереп, эзләгән хакыйкатьне ачыкларлык берәр нәтиҗәгә килә яки үзеңнең дөрес юлдан баруыңны расларлык дәлилләр таба алмасаң, гадәттә, бу эштән күңел бизә башлый. Шул вакытта үз-үзеңә җаваплылыкны да йомшартып җибәрсәң, җинаятьнең ачыкланмыйча калуын көт тә тор.
«Субботин эше»нең дә нәкъ менә шундый «сикәлтәле», иң кыен турысына килеп җиттек. Тикшерүгә яңа юл бирерлек юнәлешләр дә күренми башлады. Алҗыдык. «Кайда ялгыштык? Җепнең очы кая яшерелгән?» дигән уйлар тынгылык бирми. Дүрт томга җитәрлек материал да тупланды бит инде югыйсә. Әле прокурорга җыелып киңәшергә, әле министрлыктан килгән вәкилләр алдында кызара-кызара акланырга туры килә...
Тик, ни генә булмасын, кеше каны җирдә калмаска тиеш.
Яңадан поселокка барып, җинаять эшләнгән урынны махсус квадратларга бүлеп чыгабыз. Аннары һәр сантиметр җирне көчле магнит белән тикшерә башлыйбыз. Байтак азапланганнан соң, поселокка илтә торган сукмак кырыендагы куе үлән арасыннан магнитка кечкенә генә бер үкчә дагасы ябышып чыкты. Үзеннән-үзе: «Нинди дагалы кеше йөрмәс бу сукмактан» дигән төшенке уй туып өлгерә. Шулай да аны да беркетмәгә теркәп куябыз.
Бар табышыбыз шушы нәни дага булды.
Кул кушырып утырыр чак түгел. Җинаятьче һаман иректә йөри. Бәлки, инде ул тагын берәр «хикмәт» ясап ташлагандыр. Ашыгырга кирәк...
...Кабинетта чираттагы шаһит – Субботиннар белән бер вагонда яшәүче Лидия Максимовна Семенова утыра. Ул бүген генә отпускыдан кайткан.
– Петя һәрвакыт ярдәмчел, буш вакытында китап укырга ярата иде,– дип җавап кайтарды ул, Субботин турында бирелгән сорауга каршы.
– Ә хатыны?
– Нэля Борисовнамы?.. Ул – тәкәббер, күршеләре белән аралашмый, модный киемнәрне ярата... Ире командировкада чакта ниндидер бер чит ил белгече белән чуалды...
Чит ил белгече һәм җинаять урыныннан табылган сәер рәсемле төймә... Экспертиза нәтиҗәләре күрсәткәнчә, ул француз фирмасында ясалган... Тукта, тукта... «Телсез шаһитлар»ның телгә килә, чуалган җепнең очы күренә башлавы түгелме бу?
Мәрхүмнең хатыны – Нэля Борисовна Субботинага карата байтак мәгълүматлар тупланган иде инде. Хәзер аның кайтканын көтеп торырга чара калмады, өлкән лейтенант Хафизов аның артыннан Гори шәһәренә китеп барды.
Нэля Борисовнага егерме дүрт яшь, җиде яшьлек малае бар. Чибәр. Петр Субботинга тормышка чыгуына да ике ел узган. Монда яшәү дәверендә беркайда да эшләмәгән.
Үзе поселоктан еракта булса да Нэля Борисовнаның баш очында шикләнү болытлары куера башлады. Фактларга каршы барып булмый, билгеле. Ләкин бит анын кулында – ныклы дәлилләр. Ул бит җинаять эшләнгәнче берничә көн элек үз әнисе янына кайтып киткән. Моның шулай икәнен Субботиннарның күршеләре генә түгел, Гори шәһәре милиция тикшерүчеләре дә раслады. Кайда сон, монда логик дөреслек?
...Якшәмбе. Кояшлы җәй иртәсе.
Җинаять эзләү бүлеге сотрудникларыннан башка барлык милиция хезмәткәрләре лом, көрәк, себерке белән «коралланып» завод эшчеләренә ярдәмгә китеп бетте.
Коридорда чебен очканы да ишетелерлек тынлык. Тик минем күңелдә генә билгесезлек өермәсе уйный. Тиздән Гори шәһәреннән өлкән лейтенант Хафизов (ул аэропорттан шалтыраткан иде) белән Нэля Борисовна Субботина кайтып җитәчәк. Нәрсә алып килер бу очрашу?..
– Цок-топ, цок-топ...
Килүченең бер аяк тавышы икенчесенә охшаш түгел. Бер үкчәсендә дагасы юк кебек: цок-топ...
Ул арада ишектә кара киемле яшь ханым күренде.
– Мин Нэля Борисовна булам. Сез чакырткан идегезме? – диде ул, йөзенә гаҗәпләнү катыш ризасызлык билгесе чыгарып.
– Ялыгызны бүлеп борчыган өчен гафу итегез, – дидем мин һәм «Субботин эше»н өстәлгә куеп, шаһиттан сорау алырга әзерләнә башладым.
Шулчак көтелмәгән хәл килеп чыкты.
Авторучкага үрелгәндә, кулым ялгыш тиеп, өстәл читендәге папка идәнгә төшеп китте һәм мәетнең җинаять урынында төшереп алынган фоторәсемнәре Субботинаның аяк астына сибелде. Нэля Борисовна идәнгә иелгән җиреннән катып калды. Аның йөзе кершән яккандай агарып чыкты, иренең фоторәсемен тоткан куллары дерелди башлады. Нэля Борисовна, башын аска иеп, сөрмә тарткан зәңгәр күзләрен кулъяулыгы белән каплады.
Стакан белән су тәкъдим итәм. Ләкин ул кагылмаган килеш урынында кала бирде.
Бүлмәдә авыр тынлык урнашты. Кайдандыр ерактан теплоход тавышы ишетелде. Мин дикъкать белән Субботинаны күзәтәм һәм үзем өчен бик мөһим ачыш ясыйм: аның парик астындагы чәче көрән төсендә, ләкин кайчандыр ак булганлыгы әллә каян күренеп тора. Мин бу ак чәч төпләреннән күземне ала алмыйм. Күрәсең, Субботина фоторәсемне алу өчен идәнгә иелгәндә паригын кузгаткандыр...
Минем текәлеп каравымны сизде булса кирәк, ул кинәт паригын маңгаена тартып куйды:
– Гафу итегез... Тыңлыйм сезне...
– Нэля Борисовна, әйтегез әле зинһар, Петр Алексеевичның дошман кешеләре юк идеме? Җинаятьне ачуга кагылышлы берәр яңалык өсти алмыйсызмы?
– Сезгә билгеле бит инде, мин өйдә юк идем. Берни әйтә алмыйм. Сәгате? Бар иде, әлбәттә? Сәгать паспортының барын-югын белмим.
Мин Субботинага алар яшәгән вагон-өйчектән табылган таныш түгел фоторәсемне (шаһит Семенова раславынча, анда Нэля Борисовнаның сөяркәсе сурәтләнгән иде) күрсәттем.
– Әйе, минем танышым бу,– диде йөзе чөгендер кебек кызарган Субботина. – Болай гына... Бераз сөйләшеп йөргән идек шунда...
– Исеме?
– Вайда... Бүләкләр? Што сез, алмадым. Күрше хатыннары сүзедер. Көнләшәләр, юкны сөйлиләр...
Субботинаны борчыганым өчен гафу үтенәм. Саубуллашабыз. Коридорда тагын бер-берсенә охшамаган аяк тавышлары ишетелеп кала: әйтерсең кемдер чатанлап бара...
– Цок-топ, цок-топ...
Миңа ток суккандай булды, мин кабаланып папканы ачтым. Дага. Субботина үкчәсендәге уймак хәтле генә сыңар дага. Ләкин сыңар ул даганың икенчесе җинаять урыныннан табылып алынды. Ә Субботинаның кулында ныклы алиби... Тукта, тукта... Без уйлаганча ук ныклымы соң бу дәлилләр? Дөрес, җинаять эшләгәнче берничә көн элек ул Гори шәһәренә кайтып киткән. Ләкин сәгать саен дип әйтерлек самолетлар очып, пароходлар йөреп торган бүгенге заманда? Ниндидер сәбәп белән кабат поселокка килеп китү бик мөмкин хәл бит. Ничек башта бу турыда бер дә уйланылмаган соң? Кичекмәстән Гори шәһәре аэрокассалары белән бәйләнешкә керергә кирәк.
Коридорга йөгереп чыктым.
– Нэля Борисовна, беразга гына сабыр итегез әле.
Субботина бүлмәгә кире әйләнеп кергән арада, телефон аша сөйләшеп, суд медицинасы экспертын һәм пүнәтәйләрне чакыру гамәле күрелгән иде инде.
Субботинаның дагалы туфлиен һәм берничә чәч бөртеген экспертизага җибәрәбез. Нэля Борисовнаның һәр әйберен энә күзе аша үткәрәбез. Аның Горидан алып кайткан чемоданыннан җинаять урынында табылганга охшаш сәер рәсемле төймәләр тезелеп киткән джинс чалбар табып алабыз. Гори шәһәрендәге иптәшләр Петуховалар (Нэля Борисовнаның кыз чагындагы фамилиясе) квартирасыннан алтынсу тышлы «Полет» сәгатен табып җибәрделәр. Субботинның бергә эшләүче иптәшләре бу сәгатьнең дөрестән дә Петяныкы булуын расладылар.
Тиздән экспертиза нәтиҗәләре дә әзер булды. Ул нәтиҗәләр буенча, мәет кулында калган чәч бөртекләренең Субботинаныкы булуы ачыкланды. Джинс чалбардагы кан тапларының да Петр Субботин каны группасы белән туры килүе расланды. Бераз соңрак алынган медицина экспертизасы нәтиҗәләре кирпеч ватыгындагы канлы бармак эзләренең дә Субботинаныкы булуын күрсәтте. Озак та үтмәде, Гори аэропортыннан фаҗига булган көнне Субботина исеменә сатылган билет корешогы да килеп җитте.
Әнә шулай итеп «телсез шаһитлар» телгә килде. Кире кагып булмаслык дәлилләргә каршы тора алмыйча, Нэля Борисовна Субботина да гаебен танырга һәм фаҗигале төн вакыйгаларын баштан ахырга кадәр сөйләп бирергә мәҗбүр булды.
Ә эш менә ничек була:
«Кама» рестораныннан чыккач, Петр Субботин өченче маршрут автобусына утыра. Бераздан аның күзләре алдагы утыргычларның берсендә кочаклашып кайтучы яшь парга төшә. Вакыт шактый соң һәм салонда пассажирлар аз булганлыктан, алар тартынып маташмыйлар. Егетнең рус телен бозып, акцент белән сөйләшүе, кызның эче катып көлгән тавышы әледән-әле ишетелеп тора. «Нинди бәхетлеләр» дип эченнән генә уфтанып куя Субботин. Күршеләренең: «Хатының сиңа тугры түгел», дигән сүзләре хәтеренә» төшә дә, аның бәгырен телгәли башлый. Соңгы вакытларда Нэлясы белән ике арада башланган сүлпәнлек-салкынлыкны тоюдан йөрәге чәнчеп куя.
Яшь пар гөрләшеп кайтуын дәвам итә. Кинәт кызның тавышы аңа таныш, бик тә таныш булып тоела. Текәлебрәк караса... Я хода – өнме бу, я төшме? Юк, юк, аның өзелеп сөйгән Нэлясы моннан берничә көн элек кенә Горига кайтып киткән иде бит?
Кинәт Петрның күз аллары караңгыланып китә. һава җитмәүдән сулышы кысыла башлый, бөтен тәненә ут кабынгандай була. Аның шунда ук сикереп торасы, бу «ике күгәрчен»нең якаларыннан аласы килә. Ләкин: «Сабыр ит, Петя, аңлашырга кирәк», дип, үз-үзен тыеп калырга көч таба.
Менә автобус поселок турысына да җитә. Нэля Борисовна, саубуллашу билгесе итеп «сөйгәне» белән үбешә дә, нәни чемоданын күтәреп, алгы ишектән төшеп китә. Ә Петр Субботин башын иеп, арткы ишеккә юнәлә...
Нәрсә булды? Нишләп асты-өскә капланып төпсез упкынга җимерелде аларның шәхси мөнәсәбәтләре? Кем гаепле моңа? Нинди сәбәпләр этәргән аны мондый гаделсезлеккә, алай гына да түгел, шундый коточкыч, җирәнгеч сатлыклыкка? Баштан мәнфәгатьле, сөйкемле, җылы гына яшәделәр ләбаса... Кем, кем гаепле?.. Аның күзләреннән аерылалмыйча, сүзеннән чыкмыйча олылауда, бар хаҗәтен үтәүдә иде бит үзенең бар мәшәкате. Балалары чирләшкәрәк иде, күңелсезләнә иде кайвакыт. Нэля эшләмәде. Ничә айлар буена кулына эләккән нинди генә эштән да җирәнмичә, ул исә төнен көнгә ялгап акча юнәтте. Эссе комга, диңгез һавасына озатты үзләрен кирәк булгач. Диңгез сулышы, дымлы кояш, иркен су кирәк дигән икән бит дәвалаучы врач... Ә аннан соң, тора-тора да котыла алмады әлеге гамәленнән. «Пэдро (Нэлечкасы аңа шулай дәшә иде), базага гаять тә зәвыклы туннар кайткан, шуны киеп йөрим әле, камашсын әле күрше-тирәдәге көнче күбәләкләрнең күзләре... Бер җирдә бик шәп велюр кысынлап ята, Пэдро... Рәхим ит, янәсе...» Карап торган сездән башка кеме, нинди яме бар соң аның... һәм шулчак, нәкъ менә шушы вакытта Петр Субботинның уена үзен күптән газаплап, интектереп йөргән әче хакыйкатен искәртеп бер уй килә: «Эт симерсә иясен талый...»
Поселокка җитәрәк ир белән хатын кабат очрашалар. Нэля Борисовнаның чираттагы ялганын һәм урынсыз аклануын ишетеп, ачуына чыдый алмыйча, Петр Субботин аның яңагына сугып җибәрә һәм сүзсез генә поселокка таба атлавын дәвам итә. Кинәт ул аяк астында җирнең, чайкалып китүен тоя һәм анын югалткан хәлдә сукмак читенә авып төшә. Субботина кулындагы кызыл кирпеч исә бер сугуда урталай сына. Ләкин ул, кинәт кабарган ачуын тыя алмыйча, кирпеч яртысы белән иренең башын төюен, дәвам итә. Арып хәлдән тайгач, ире кулыннан сәгатен, аннары костюм кесәләрен әйләндереп акчасын ала һәм шул ук төнне әнисе янына кабат кайтып китә.
Ләкин, нишләмәк кирәк, безне капчыкта озак яткырып булмый шул...
Менә, ниһаять, озак вакытлар барлый, тикшерә торгач, берничә томга тупланган җинаять эшенең соңгы ноктасы куелды. Әмма, ничектер минем күңел тыныч түгел иде. Тормышның нинди каршылыклары, нинди сәбәпләр иярчен булган бу авыр, фаҗигале җинаятькә? Уйлап карасаң, бүгенге шат, матур тормышта нинди аяныч югалтулар?.. Куаныша-шатланыша бер-берсен сөеп туймаслык гүзәл чорларында ике яшь йөрәкнең берсе караңгы гүр иясенә әйләнде, икенчесе ярым үлек хәлендә, озак вакытларга яктыдан, кояштан мәхрүм ителеп, таш зинданга олага. «Изге күңелле, нечкә хисле, игелекле, саф йөрәкле...» Хатын-кызларыбыз, аналарыбыз, апа-сеңелләребезгә үзебезнең моралебездән чыгып, һәрчак шулай карыйбыз бит без!
Ана кеше, күрер күзгә чибәр генә, сөйкемле чырайлы Нэлли Борисовнаның шундый зур җинаятькә ничек кулы күтәрелгән соң? Бу сылу туташка мондый да вәхшилек, кансыз таш йөрәк кайдан килгән? Күп кешеләр белән очрашып сөйләшүләр нәтиҗәсендә һәм тупланган материаллардан чыгып аның беркадәр чын йөзен, эчке дөньясын тасвирларлык кайбер мәгълүматлар бар иде инде бездә. Мәсәлән, әле җиденчедә укыган чагында ук «бу гүзәл туташ», кулына велосипед чылбыры алып, төрмәдән кайткан танышы белән кышкы салкын төндә, бер мәктәптә укучы иптәш кызларының тунын салдыралар. Менә шул вакытлардан бирле ул авызыннан тәмәкесен өзмичә, кулыннан хәмерле рюмкасын куймый, кәеф-сафа корып яши. Ун классны бетергәннән соң, ике-өч айлык курсларны тәмамлап, кибеттә эшләп ала. Монда да кыска вакыт эчендә күп растрата ясый. Ярый әле әнисе коткарып кала. Буфеттан да шул гөнаһлары өчен, ягъни, дәүләтнеке белән үз кесәсен бутаганы өчен куыла. Аннан соң кайнар йөрәкле, дәртле яшьләр төркеменә ияреп КамАЗга килеп чыга. Билгеле инде, монда прописка кирәк. Ә паспорттагы кара пичәт белән аны юллавы кыен була. Озак уйлап тормастан, шомарган «калач» монда да сыналган кәсебенә керешә: күзләр майлы, кашлар тегәрҗеп... Йомры ак тезләрен, юан балтырларын кичке кафе, ресторан «күргәзмәләренә» куеп, җиләктәй кызыл, буяулы иреннәре белән беркатлыракларның авызына керергә тырыша, үзенең корбаннарын эзәрлекли башлый, һәм, сабый баладай, саф күңелле Петя Субботин, шул агулы буяуга кызыгып, харап була да.
Эшне тәмамлагач та, соңгы сөйләшүдә үземне гел борчып килгән соравымны мин кабат бирдем Нэлли Борисовнага:
– Протокол өчен түгел, шулай да әйтегез әле, нәрсә этәрде сезне бу кадәр түбәнлеккә? Бер дә яманларлык та һәм кызганмаслык та түгел бит Петя?
Тикшерүнең башыннан ахырына кадәр үҗәтләнеп, төгәл сораулардан тайпыла, алдаша-алдаша теңкәгә тиеп беткән ханымның мул күз яшьләре белән эч серләре дә берьюлы чишелде... Ирексездон аккан әче күз яшьләренә җепшеп мамыкка әйләнгән тотрыксыз иреннәрен көчкә-көчкә кыймылдатып бары ике-өч сүз сыкты:
– Чү... чүлмәк ва-ва-тылганчы, михнәтсез рәхәтлеккә омтылу юл-лымда үтк-кен кам-мчы... кирәк бул-улган м-миңа. К-көчле кулга юл-лыккан булсам, б-бу бәхетсезлеккә төшмәгән бу-булырыем...
