Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Янар тау. ШШ.doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1 Мб
Скачать
☆

Тынгысыз бер төн

Салкын. Урамнардагы агач, куаклар ак бәскә күмелгән.

Эш бүлмәсенең тынлыгын телефон чыңлавы бозды. Шәһәр милиция бүлеге начальнигы Хикмәт Хәйруллович, язуыннан туктап, трубкага үрелде. Хатыны Тәнзилә икән.

– Вакыт унберенче китте, төн бит инде. Баланың температурасы кырыкка якынлашты, ашыгыч ярдәм чакырттым. Больницага илтик мәллә?– дип, зарланып та, киңәшеп тә алды.

Хикмәт Хәйруллович тиз генә ни дип әйтергә дә белмәде. Аннан соң:

– Әле больницада да бик салкын бит, шайтан алгыры, трубалары шартлаган,– диде тирән көрсенеп.– Бик борчылма инде, әнисе, ял итә тор. Уколдан соң балага да җиңеләер, мин үз ачкычым белән ачып керермен.

Сәгать унберне сукты. Тәрәзә төбеннән үк узган юлда да машина хәрәкәте бөтенләй кимеде. Тынгысыз җил генә кайвакыт, нәрсәгәдер ачулангандай, тәрәзә пыялаларын, куакларны каккалап уза, асфальт өстендә бөтерелеп уйнап ала иде.

Хикмәт Хәйрулловичның да җаны тыныч түгел, уйлары күңелсез иде. Күпме чара күрүләренә карамастан һаман да ачылмай калган берничә авыр җинаятьнең хәле борчый иде аны. Бигрәк тә берсе тынгы бирми. Җинаятьче корбан итеп үзәктән еракта, кечкенә, тын авылларда ялгыз яшәүче хатын-кызларны сайлый. Төнлә ишекләрен ватып керә. Анда үзен вәхшиләрчә тота... Бәлки ул психик авырудыр. Шулай булса бигрәк тә куркынычлы җинаятьче иде. Беренче җинаятен ул өзлексез яңгыр коеп торган кара көзге төндә, Октябрь бәйрәмен каршылау көннәрендә кылса, икенчесен күптән түгел генә, Яңа ел алдыннан башкарды. Җәберләнүчеләрнең сөйләвенә караганда, аңа утыз биш, кырык яшьләр тирәсе, буе уртачадан калкурак, озынчарак битле, кара чәчле, күзләре игәү белән төртеп тишкән кебек өч кырлы, авызыннан аракы исе белән бергә үзенчәлекле ис – ашказаны авыруларына хас сасы ис килә икән... Ике көннән бирле инде Хикмәт Хәйрулловичның күз алдында шуңа тартым кыяфәтле берәү шәйләнә. Әлеге җинаятьченең төс-кыяфәте бу. Ул мәгълүматларны аңа соңгы җәберләнүче хатын моннан ике көн элек сөйләгән иде. Җинаятьтән соң шактый вакыт узса да, җәбәрләнүче авыр хәлдә больницада ятканга күрә, моңа чаклы юньләп сөйләшергә чарасы булмаган иде. Ниһаять, ул ханым телгә килде, әлеге шикле кеше турында кайбер башка мәгълүматлар да туплап өлгерделәр. Ул – Шарманкин фамилияле кеше булса кирәк. Әгәр шул үзе булып чыга калса, Хикмәт Хәйруллович белә бугай аны. Бер төбәктә үстеләр, хәрби хезмәткә дә бергә киткәннәр иде. Ләкин бергә озак була алмадылар, Шарманкин увольнениега чыккач эчеп сугышкан һәм шуның өчен дисциплинарный батальонга озатылган иде. Шуннан аерылдылар. Бер йотым эчсә, күзләре тоныклана, авыз кырыйлары күбекләнә башлый, иреннәрен чәйни-чәйни кемгәдер ябышырга, талашырга кирәк иде аңа...

Берничә ел моннан элек кайтып, өйләнеп, гаиләсе белән матур гына яши башлаган дигәннәр иде Шарманкинны. Балалары тугач, Хикмәт Хәйруллович, хезмәттәше буларак өйләренә барып, аны чын күңелдән котлаган да иде. Әмма Шарманкинның тормыш иптәше Настяның йөзе бик караңгы иде. Сәбәбен Хәйруллин соңрак белде. Шарманкин элекке гадәтен һаман ташлый алмаган икән. Ниндидер бер җилбәзәк янына йөри, ди. Шул очрашудан соң ике-өч ай вакыт узмагандыр, капитан Хәйруллин белән Шарманкинга кабат йөзгә-йөз очрашырга туры килде. Ул чакта әле Хикмәт Хәйруллович җинаятьчеләр эзләү инспекторы булып эшли.

Очрашуның сәбәбе болай булды. Бер көнне Шарманкин кызмача килеш өеннән чыгып киткән икән, Настясы баласын ала да моның артыннан йөгерә, теге җилбәзәк хатынның өенә үк килеп керә. Моны көтмәгән сәрхуш Шарманкин үз-үзен белештермичә, өйалдына йөгереп чыга, күсәк белән сугып йорт хуҗасы кәҗәсенең билен сугып өзә, аннары хатынын кыйнап ташлый.

Хәйруллинга исә Шарманкинның җинаять «эшен» тикшерү тапшырылган иде. Менә бүген шул җинаятьчедән сорау алуын исенә төшерде ул. Әйе, Шарманкин үзен бик тупас тоткан иде ул вакыт. Сорауларга җавап бирүдән баш тартты. «Син хуҗа, син түрә булгансың икән, җирән иблис, милициядә зур кеше булгансың, имеш, тфү, хәшәрәт,– диде көнләшүенә чыдый алмыйча, күгәргән иреннәрен чәйни-чәйни.– Теге вакытта дисбатка олакмаган булсам, мин, мин булырга тиеш идем ул урында... Имеш, кибетләр синеке, складлар синеке, хатыннар да синеке булган монда... Син түрә булгансың, җирән иблис. Мин, мин булырга тиеш идем бу урында...» – дип тәкәбберләнде, юк-барны мыгырданды. Әмма Хикмәт аның белән артык сөйләшүне кирәк тапмады. Шунда ул тегенең төссезләнеп маңгай астына чумган өч кырынлы күзләренә, күм-күк иреннәренә, авыз читендәге күбекләренә сәерсенеп озак карап утырган иде. Шуннан соң, сабырлана төшкәнче дип, Шарманкинны камерага озатты. Чөнки юньләп сөйләшү мөмкин түгел иде...

Инде аңа күпме вакыт үткән.

Милиция начальнигы Хикмәт, әлеге вакыйгаларны исенә төшереп, өстәлендәге календарь битенә нидер язып куйды. Аннан соң, алдында яткан калын папкасын ачып, башка эшләргә күз салды. Анда әле каралмаган көндәлек рапорт һәм гаризалар ята иде. Беренче хаттан күренгәнчә, ике күрше иске бер сарайны бүлешә алмыйча чәкәләшеп киткәннәр икән. Икенче конвертта да шундыйрак гариза иде. Өченчесендә исә кеше кайгысы, гаилә зары: гомере буена эшләп алҗыган олы яшьтәге ана улы белән килененә карата зарын түккән. Закон нигезендә арага керүне, хакыйкатьне яклауны үтенгән. Килен белән улы карт, авыру ананың юк-бар пенсиясеннән генә канәгать булмыйча, аны еш кына өеннән куып чыгарудан да чирканмыйлар икән. Хәйруллин: «Судта тикшерергә кирәк булыр», – дигән күрсәтмәсен салды әлеге гаризага. Тагын бер хат. Монысын карт укытучы юллап җибәргән. Күршеләрендә генә яшәгән бер гаиләнең ата һәм ана исемен йөрткән бәндәләренең өзлексез «яшел елан»га табынып яшәүләре аркасында ике балалары, канатлары каерылган кошлар кебек, интегәләр, кеше күзенә күренергә оялалар, рәтләп дәрескә дә йөрерлекләре юк икән. Шуңа бик борчылып язган олы җанлы пенсионер укытучы.

Әйе, бәхет-шатлыклары турында милициягә язып тормыйлар шул кешеләр. Берәр авыр хәл туса гына мөрәҗәгать итәләр...

Шул вакыт ишектә дежур ярдәмчесе күренде:

– Иптәш капитан, сезне бер хатын сорый.

– Нигә үзегез генә чарасын күрмәдегез? Өлкән дежур кайда?

– Ул сезнең монда икәнегезне белә, сезне сорый...

– Керсен алайса.

Хикмәт Хәйруллин сәгатенә күз төшереп алды. Унике тулып килә. Ул борчылып куйды. «Бу сәгатьтә, шундый әче суыкта кем, нишләп йөрер?..»

Ишектә яшь, чибәр хатын күренде. Аның йөзе агарган, карашы әрнүле. Урындыкка утыру белән, битен ике кулы белән каплап, үксеп елап җибәрде. Хатынның чәчләре иңбашына сибелгән, киемнәре пычрак, куллары тырналап, сыдырылып беткән иде. Әлегә ул үксүеннән туктап сүз әйтерлек хәлдә түгел иде. Капитан аңа стакан белән су бирде. Аннан соң, сак кына иңеннән алып, өстәл янына китереп утыртты. Алдына кәгазь, каләм куйды:

– Сөйләргә кыен булса языгыз, зинһар. Кайда, нәрсә булды, тизрәк языгыз! Бу бик мөһим.

Үксүен тыя-тыя, калтырана-калтырана язды хатын: «Бер эт җаны, күкрәгемә мылтык терәп башта үземне җәфалады, аннан соң квартирамдагы әйберләремне талап чыкты... Зур йөк машинасында урманга таба китеп барды...

«Шарманкин түгелме? Ул да машинада эшли бит».

– Ниндирәк кыяфәтле иде?

– Озынча битле, тешләре черек. Мин тешләгәч, кулында җәрәхәт булырга тиеш.

Начальникның йокысы качты, хатынының шалтыратып әйткән сүзләре дә, җылы түшәк тә онытылды. Җинаятьченең эзенә төшү өчен тиз, бик тиз эш итәргә кирәк иде. Кем ул? Кайдан? Нинди машинада? Чит кеше, мөгаен, болай кыланып йөрмәс. Аннан соң, кайдан бу хатынның ялгыз яшәгәнен белсен ул? Юк, мондагы булырга тиеш ул әшәке җан. Тизрәк якын-тирәләрне барларга кирәк! Хатын сөйләвенә караганда машина яңа түгел, әмма зур кабиналы. «Колхида»мы? Бәлки «КамАЗ»дыр? Яисә «ЗИЛ» да булырга мөмкин.

Төн уртасы. Төнге юл. Оператив группада ул да участок инспекторы белән шофер-милиционер. Шәһәр тирәсендәге юлларда бернинди машина-мазар күренмәде. Күрше-тирәдәге авылларны, аннан чыккан юлларны барларга керештеләр. Иң элек бик таныш якларга юл тоттылар. Ләкин Бүләктә дә ул-бу шәйләнмәде. Юлда һәм авыл урамнарында машина заты күренми иде. Ә вакыт уза. Бүләктән борылып чыкканда сәгать өч тулды, дүртенчегә китте. Кыялыга юл тоттылар. Иске «ГАЗ» машинасының тәрәзәләре шакырдап туңган иде. Юлны да юньләп күрерлек түгел. Кабинада суык, аяк-куллар бернәрсә тоймаслык хәлгә килде. Хикмәт Хәйруллович суыктан эче калтырауга, кул-аяк буыннарының кабат әрни башлавына борчылды. Врачлар аңа суыктан сакланырга диләр. Алар кушканча сакланып бетеп буламы соң? Янә дә узган елгы кебек бизгәк чиренең зәхмәте кузгалмагае дип борчылды ул.

Узган ел шундый суык көннәрнең берсендә горком вәкиле буларак күрше колхозның машина паркында ремонт эшләренең барышын тикшерергә киткән иде. «Кышкы көн – чыпчык томшыгы», дип юкка әйтмәсләр иде. Ул эшен тәмамлаганда тышта караңгы иде инде. Олы юлга чыгып җитә алмады, көчле буран купты. Туктый-туктый берара баргач, ул юлдан язганлыгын аңлады. Машинасын калдырып, юлны барларга кереште. Арырак барып карады, кире дә кайтты. Шулай йөри-йөри машинасын да югалтты, караңгы төндә, күз ачмаслык буранда япа-ялгыз торып калды. Битен ике кулы белән каплап бара-бара ниндидер тирән чокырлы елгага килеп төште. Текә ярдан шуышып та, үрмәләп тә менәрлек түгел иде. Чокырда билдән кар. Бата-чума карны ерып барды. Тик кайсы якка баруы гына билгеле түгел иде. Кулдагы сәгать номерларын да күрер хәл юк. Йөри-йөри, кием-салымы бозланып катты, арыды. Атларлык түгел, җеп өзәрлек тә хәле калмады. Бер генә мәлгә утырып алса да үзен җылы түшәктә яткандай хис итә башлады. Бөтен тәне оеп, күзләре йомыла. Рәхәт. Әмма минең бер почмагында: «Чү! Төшләнмә! Сиңа хәрәкәтләнергә, атларга кирәк, һич булмаса шуышырга тиешсең!» – дигән уй яши иде әле. Кинәт ул зур таш әйбергә килеп төртелде. Нәрсә бу? Күпер! Димәк, юл. Тукта, колагына ниндидер тавыш ишетелде сыман. Кеше тавышы! Кычкырырга тырышып карады, тавышы чыкмады. Аны берничә сәгать буена эзлиләр иде инде. Аннан соң больницада ятты...

Хәзер әнә шул төнге сәфәрнең нәтиҗәсе үзен сиздерә иде...

Кыялы авылында барлаулар да нәтиҗә бирмәде. Олы юлга кире чыктылар. Кабат җинаятьче машинасы юнәлгән урман тирәләрен барып карарга булдылар. Бу юлы эчкә үк керделәр. Урманга кергәч, җил сабырланды, тынды. Юлның ике ягында тигез үскән төз наратлар төнге сакчылар кебек мәһабәт буйлары белән күкрәп торалар иде. Урман ешлыгына илтә торган борылышта машина эзләре дә шәйләнде. Кар түшәлгән һәр адымны барлый-барлый бер авылга якынлаштылар.

– Әйдә әле җәһәтрәк, бу авылны да карап чыгабыз,– дип шоферына дәште Хикмәт Хәйруллович. Аннары шинель җиңен кайтарып сәгатенә күз салды: вакыт төнге дүрт. Ул арада каршы як урман юлында машина тавышы ишетелде. Бераздан аның уты да күренде.

– Машинаны юлга аркылы борып куярга! –дип боерды Хикмәт.

Үзләре юлгарак, юлның ике ягына чыгып бастылар. Зур тизлектә аларга якынлашып килүче машина «ЗИЛ» булып чыкты. Берничә адым калгач ул туктады. Ике яклап аңа каршы омтылдылар, фонарь белән кабина эчен яктырттылар. Рульдә урта яшьләрдәге симез бәдәнле адәм утыра, битләре тырналган иде. Ул бер кулын куенына тыккан килеш, тонык күзләрен челт-мелт йомгалап, як-ягына каранып алды. Хикмәт Хәйруллович аның уң кулына үрелде. Кул җәрәхәтеннән кан саркып тора иде.

– Төшегез, килеп җиттек, Шарманкин! – диде милиция башлыгы.

Адәм, ишекне бәреп ачып, ач бүредәй Хәйруллин өстенә ташланды:

– Тагын син, сволочь! А-а-а!..

Шунда ук аның кулын артка каерып бәйләделәр. Куеныннан көпшәсе киселгән мылтыгын тартып чыгардылар. Вакыт бишенче ярты иде...

Ә иртәнге унда шәһәр Советы башкарма комитеты утырышы, депутат Хәйруллинның яңа хезмәт көне башланды.

Хәер, эш көненең кайчан башланганын, кайчан тәмамланганын ул үзе дә тәгаен гына белми. Менә инде ничә еллар рәттән шулай...

ЭЗЛӘР КАЯ ИЛТӘ?

Ул үзалдына дерт сискәнеп уянып китте. Кабаланып терсәгенә таянды, сагаеп тынсыз калды. «Фу, черт... Тулай торак коридорын җыештырып йөрүче икән... Нерв, нервлар»,– дип уйланды ул, авыр күз кабакларын йомып, – олыгаям бугай...»

Нигә кешеләр кебек иркен сулап, елмая-көлә тыныч кына яши алмый? Нигә һаман шулай кача-поса, калтырана, һәрвакыт кемнәндер яшеренә, курка ул? Кайчан башланды соң бу эт тормышы? Кайчан? Ох-хо-хо... Күптән икән ләбаса, юк кына бер нәрсәдән, кечкенә генә бер гади вакыйгадан башланган. Берәүнең йомышын үтәп, ул кеше тулы автобуста юан бер хатынның ридикюленнән тыгыз бүксәле күн төенчеген чәлдергән иде. Кинәт төлке тоткандай ашкынып, сулышын түбәсеннән генә ала-ала ул автобус ишегенә якынлашты. «Хәзинәсен» култыгына кысып тоткан хәлдә, менә ишек ачылыр, менә төшәм, менә ычкынам дип кенә торганда, теге хатын бар куәтенә чәрелдәп акырып җибәрде. Чыр-чу, гауга купты. Арадан кайсыдыр озын бармагын төртеп аңа күрсәтте: «Әнә ул, тотыгыз!» Ишек төбендә кайсысыдыр аның якасыннан эләктереп алды...

Бу хәлләрнең барысы да «Колга» кушаматлы егет аркасында булды. «Колга» күгәрчен кетәклеге артында бөтен урам малаеның авызын ачтырып гитарасын чиртә-чиртә гаять мавыктыргыч такмакларын җырлап утырганда, ул аның иң яраткан, иң затлы дүрт күгәрченен урлап киткән иде. Аңа чаклы ук ул, үги анасы юк-бар сәбәпкә дә каеш белән ярып өйдән куып чыгарган көннәрендә кунар өчен дип, сарай артында үзенә кетәклек оештырган иде. Инде кетәклектә аңа алай ук ялгыз, куркыныч булмаячак, хәзер үз куышында аның үз тутый кошлары – күгәрченнәре бар иде. Шулай дип юанды, шуннан юаныч тапты ул.

Ләкин, каһәр, «Колга»... Аның йомышын үтәргә чәчрәп торучы юеш танаулар бик күп шул. Кайсысыдыр аңа пышылдап әйтеп өлгергән күрәсең, «Колга» аның эзенә тиз басты. Сәер, ләкин ул аңа сукмады, кыйнамады. Озын бармаклы килбәтсез ике кулын биленә ике яклап куеп алдына баскан килеш, шешенке бәбәкләрен тоныкландырып авызындагы тәмәкесе белән бергә чәчрәтеп аңа төкерде дә, алайса мин кушканны эшлә, диде. Хәзер измәне изеп, җәймә ясый дип көтеп торганда гап-гади бер йомыш кушты. Күтәрәсе-төшерәсе яисә каядыр барасы-чабасы, интегәсе юк иде. Бары тик трамвай, автобусларда йөргән чакта кайбер гамьсезрәк кыяфәтле апа-түтиләрнең яисә сәрхушрәк күренгән агай-абзыйларның кесә, сумка тирәләрен барларга, анда булган вак-төякне, эбер-шөберне генә үзләштерергә тиеш иде ул. Әлеге хезмәтнең кайбер ысул-алымнарын, аерым нечкәлекләрен дә күрсәтте «Колга». Бигрәк тә лезвие белән ничек «операция» ясарга кирәклеген тәфсилләп аңлатты.

Әлеге күн төенчек бәласеннән малайны яше йолып калды. Әмма ул «Колга»ны сатмады, шул котыртты мине дип әйтмәде. Шуның өчен аңа теге күгәрченнәрне «Колга» үзе китереп бирде. Аннары алар дус-әшнә булдылар, күгәрчен кетәклегенә яшеренеп «Беломор», «Астра» ишеләрне бергәләп пыскыттылар, үзләренчә кәеф корып яшәделәр. «Колга»ның да өйдә хәле аныкыннан артык түгел икән. Күз төбендәге күгәргән күбекләр үги әтисенең күчтәнәчләре, ди. Шуңа күрә өеннән бизгән. Күгәрчен кетәклегендә бергә кунган төннәрдә алар бикләре сыек ларек, каравылсыз буфетлар тирәсендә чуалдылар. Куышларында сыра шешәләре, сок банкалары, тәм-том һәм затлы тәмәке кебек әйберләр арта барды. Ә шәһәр мунчасының буфетына кергәннән соң төрле ашамлыклар, хәтта юан бүксәле берничә коньяк шешәсе дә пәйда булды...

Ике ай диярлек нужасыз, кәеф чигеп, дөньяның йөзенә төкереп яшәделәр. Үги ана каешы белән чагыштырып буламы бу тормышны? Ай-һай, едва ли?.. Шуннан соң күпме җилләр исте, сулар акты. Нинди генә сикәлтәле тар сукмакларда һәм кайларда гына әйләндереп-тулгандырып йөртмәде аны язмыш юллары? Кесә капшау, ридикюль үзләштерүләр, кибет, квартира актарулар аның төп кәсебенә әйләнеп китте. Әгәр дә ул иртәнге сигездән эшкә йөреп, станок янында тимер кыру кәсебенә керешсә, я булмаса бетонизмә салып ташпулатлар күтәрергә алынса? һәммәсе белән беррәттән булдыра, өлгерә алыр идеме икән ул? «Юк, булмастыр, мөгаен. Бүре сунарсыз тора алмагандай, ходай безгә дә үз кәсебебезне билгеләгән, күрәсең...»

Чү! Тагын кайсысы йөри анда. Ычкынырга кирәк, табанны тизрәк ялтыратырга кирәк моннан. Таптым бит, ахмак, урынын да. Тфү... Кайвакыт бала чагында куркыныч төшләр күрүеннән лычма тиргә баткан хәлдә куркынып уянып китә иде. Я иләмсез, караңгы урманда адашыр да, артыннан узыша-сызгыра беләк юанлыгындагы зәһәр еланнар куар иде үзен. Яисә югары биеклектәге шәрә таш кыя түбәсеннән ычкынып китеп төпсез упкынга умырылуын тоеп уяныр иде. Я, Тәңре! Ләкин, уянып китеп күзләрен ачкач, бу куркыныч хәлләрнең нибары саташулы төш кенә икәнен тоюдан сөенеп бетә алмый торган иде. Ә менә хәзер аның бар тормышы, яшәеше дә ерак биеклектән төпсез упкынга убырылгандагы кебек өзлексез куркыну, шикләнү, саташу халәтенә әверелеп бара иде.

Хәер, аның күңелле мизгелләре дә булмады түгел. Әйе, моннан биш ел элек Бакуда алар берәү белән бик хәтәр кыланып алганнар иде бит. Баштарак юлдашы «Бабакай» белән бер малтабарга зур затлы келәм вәгъдә итеп, шуның жиде йөз сумын кесәләделәр. Ә икенче бер кызыл мал сөючесе, зиннәтле тун өмет итеп, уйламаганда боларга мең сумын чыгарып тоттырды. «Бабакай» кибеттә эшләгәнлек белән көязлекне күрсәтә белә иде. Авызы тулы алтын теш, бармакта «печәтькәләр», киеме соңгы модадагыча зәвыклы. Бер сүз белән әйткәндә, койган да куйган олы эшләр башкаручы, тел сайратып, теш агартуда да артист халкына бирешерлек түгел иде. Ләкин тиздән ул оҗмахның да тәмугы янәшәсендә генә булып чыкты шул...

...Җәйге төн. Таң алды...

Мәсфүрә әби иләс-миләс хәлдә өйалдына чыкты. Ләкин дүрт-биш адым да үтмәде, нидер абайлап, өнсез катып калды... Аның күзләре бер ноктага текәлделәр. Әбинең тыны кысылды, иреннәре кибеп чыкты...

Тәрәзәдән төшкән ут яктысында, кул-аякларын як-якка ташлап, зур гәүдәле берәү чалкан ята иде. Карчык үз күзләренә үзе ышанмыйча, әлеге гәүдә өстенә иелде. Билгесез кеше матур кыяфәтле, утыз-утызбиш яшьләрдә иде. Тонык күзләре күктә җемелдәп янган йолдызларга төбәлгәннәр. Дулкынланып сибелгән кара чәчләр астыннан кызгылт буяу сыман куе сыекча саркып чыгып баш тирәсенә җәелгән. Шуны күрүгә карчыкның бөтен аркасы чемердәп, туңып китте. Ул итәген җыеп тотып артка таба чигенде. Калтыранган кулларын шыксыз болгап, тонык аваз салды.

– Ә-әү-ү! Ярдәмгә!!

Тавышка күршесе – Ярулла керде. Эшнең нәрсәдә икәнен төшенеп алып ул телефонга йөгерде...

Милиция лейтенанты Зәкиев күптән түгел генә төнге дежурдан кайткан иде. Башта телефон тавышын ишетми ятты. Ишеткәч, күзен ачмыйча гына телефонга үрелде:

– Алло...

Трубкада бүлек дежурының борчулы тавышы ишетелде:

– Иптәш лейтенант, аргы поселокта ни тапканнар...

– Ачыклабрак сөйләгез, ни тапканнар, алтын түгелдер бит?!

– Ну, мәет...

Инспекторның йокысы шундук юкка чыкты. Ул, җәймәсен бер якка селтәп, урынынннан сикереп торды. Дежурныйга кайбер киңәшләр бирде:

– Монда машина җибәрегез. Медицина экспертын уятырга кирәк. Прокурорга хәбәр итегез...

– Есть!

Зәкиев урамга чыкканда алсуланып таң атып килә иде. Һава саф, күктәге аксыл йолдызлар, тагын да югарырак күтәрелеп, сирәкләнеп калганнар. Кыйбладан салмак кына йомшак җил исә иде.

Вакыйга булган йорт янына ашыгыч ярдәм машинасы белән оперативниклар берьюлы диярлек килеп туктадылар. Зәкиев белән олы яшьләрдәге медицина экспертын пост милиционерлары һәм урта буйлы яшь сержант каршы алды.

Күрше-тирәләрдән пүнәтәйләр чакырылды. Прокуратура тикшерүчесе һәм участок инспекторы Рамазанов, пүнәтәйләр белән берлектә, күзәтү беркетмәсе төзергә керештеләр. Зәкиев тә портфелендәге фотоаппаратын, дактилоскопик тасма кебек кирәк-яракларын алып эшкә тотынды. Ул арада көн тәмам яктырды. Урамнарда, юлларда хәрәкәт башланды.

Врач, сүзсез генә иелеп, җәберләнүченең өстенә ябылган ак җәймәне ачты, аның күз кабакларын япты.

– Үлгәненә ике-өч сәгать вакыт узган. Башына сукканнар,– диде соңыннан авыр сулап.

– Яралап китереп ташламадылар микән? – дип шикләнүен белдерде Рамазанов.

Врач мәетнең кан саркып торган яралы башын җәймә белән кабат ябып куйды һәм:

– Юк, шушы җирдә сугып екканнар,– диде һич икеләнмичә.

Җәберләнүченең кул, бармак эзләре дактилоскопик тасмага алынып, ул яткан урын-җир фотога төшерелде. Схема-планнар сызылды. Ниһаять, күзәтү беркетмәсе дә язылып тәмамланды. Мәрхүмне моргка алып киткәннән соң ишегалды бушап, тынып калды.

Зәкиев, рәхимсез кыздыра башлаган кояштан агач күләгәсенә яшеренеп, тәмәке кабызды. Башында йөз төрле сорау, йөз төрле юрау әйләнде. Барыннан да бигрәк аны бер мәсьәлә борчыды. Мәрхүмнең кайдан, кем икәнлеге билгеле түгел иде. Бүлеккә кайту белән инспектор мәетнең фоторәсемен күпләп бастырды. Иптәшләренә өләште. Күрше-тирәдәге милиция бүлекләренә озатты. Шәһәргә якын урнашкан әлеге поселокның күп урыннарында булды. Байтак кешеләр белән очрашып сөйләште, сорашты, барлады. Аннары гына начальнигы янына барды. Озак киңәштеләр. Майор Арипов кабинетыннан чыккач та Зәкиев: «Башлыкның сүзе дөрес, мәрхүмнең читтән килгән кеше булуына шик юк хәзер»,– дип фикер йөртте. «Кунак өйләрен, тулай торакларны гына түгел, аерым фатир тотучыларны да барларга кирәк. Гомумән, кайдан, нинди максат белән килгән, кем соң ул? Йөзе-торышы белән ул кавказлыларга тартым. Кем белән очрашкан ул соңгы сулышында? Әллә акчасы, малы күп булып берәр нәфесленең күзен шул акча кыздырганмы? Ә алай дисәң, икесе мең сум торырлык алтын сәгать белән алтын балдакны ничек калдырганнар? Әллә берәрсе комачаулаганмы?» Шундый каршылыклы уйлар белән баш ватып утыргач, инспектор эксперт-медикка шалтыратты. Врач эш урынында иде. Аның бүлмәсен ачуга:

– Анализларыңның нәтиҗәләре ничегрәк?– дип кызыксынды инспектор.

– Канында шактый гына алкоголь шәйләнә. Карынында цитрус җимешенә хас матдә бар. Сул як иңбашына татуировка белән «Капа» дип язылган. Авыр эш белән ватылмаган. Шулай да дүрт өске теше юк...

Эксперт белән саубуллашкач, Зәкиев җинаять эше буенча тупланган документларны тәртипкә салып делога тегәргә кереште. Шулчак аның игътибарын бармак бите кадәрле кәгазь – автобус билеты җәлеп итте. Әлеге кәгазь кисәге, мәрхүмнең күлмәк кесәсеннән алынып, беркетмәгә дә теркәлгән иде. Шулай да инспектор аңа, әүвәл күргәндәге сыман, гаять кызыксынып карап торды. Билеттагы язу билгеләрен янә бер тапкыр күзеннән кичерде. Аның өске өлешендә кызыл хәрефләр белән «Минавтотранс» дип язылган иде. Ә түбәндәрәк билетның рәт номеры сугылган. Аңардан соң мондый сүзләрне укыйсың: «Автобус. Контрольный билет. Сер. ВУ-528». Ләкин хикмәт бу сан, билгеләрдә түгел иде. Билетның икенче ягында карандаш белән бер сан – 954 саны шәйләнә. Менә шул сан тәмам гаҗәпләндерде инспекторны. Ничек ул аңа беркетмә язганда ук игътибар бирмәгән соң? Хәер, җентекләбрәк карамасаң, соры кәгазьдәге карандаш эзләре күрерлек тә түгел иде.

Кем кулы белән язылган ул? Аның сере нәрсәдә? Квартира номеры түгелме? Шәһәрдәге яңа өйләрдә мондый номерлы квартиралар да бар бит. Әллә берәр кунакханә номерымы? Билгеле, бу төбәк яисә Тукай районы кунакханәләре исәпкә алынмый. Ә менә «Ватан» кунак өендә... Уналты катлы бу мәрмәр зур бинада 954 тән дә зуррак санлы бүлмәләр күп бит. Зәкиевнең күңелендә кечкенә генә өмет чаткысы кабынды һәм ул телефонга үрелде.

– «Ватан» кунак өе, администратор,– диде трубкадан хатын-кыз тавышы.

– Милициядән өлкән лейтенант Зәкиев борчый. Әйтегез әле, 954 бүлмә буш түгелме бүген?

– Юк, буш түгел. Бездә буш урыннар сирәк була... Ну, милиция сорагач, уйлашырбыз инде берәр нәрсә...

– Рәхмәт. Тик миңа урын кирәкми. Авырсынмасагыз, телефон аша гына бер белешмә бирегез әле.

– Рәхим итегез,– диде әңгәмәче уйнак тавыш белән.– Милиция дигәндә аяк идәндә.

– Рәхмәт.– Хатынның шәп кәефенә игътибар бирмичә, инспектор сүзен дәвам итте. – Без, кызыксынган бүлмәдә яшәүчеләрнең исем-фамилияләрен белеп булмасмы? Үзләренә әйтмичә генә, билгеле...

Телефондагы тавыш җитдиләнеп китте.

– Ә хәзер, хәзер, барлыйбыз аны. – Трубкадан хатынның ашык-пошык кенәгә актарганы ишетелеп торды. – Тәк... 940 ... 952 ... Менә, вәт... 954. Ике урынлы, ярым-люкс. Анда Хижняк Виталий Остапович белән Рашад Бәгирович Хәйбулов яши. Ачкычлары монда күренми әле, димәк, үзләрендә.

Зәкиев сәгатенә карап алды. Вакыт унынчы ярты иде.

– Мин утыз-кырык минуттан анда булырмын, һәрхәлдә, әйтергә тырышыгыз, китми торсыннар.

– Кем кирәк? – диде тузган баш, җәймә астыннан калкынып.

Зәкиев кайдан килгәнлеген әйтте:

– Иптәш Хижняк яисә Хәйбулов кирәк иде.

Карават хуҗасы урыныннан торып утырды. Аның йокыдан шешенгән күзләре чекерәеп инспекторга текәлделәр.

– Мин булам Хәйбулов, – диде ул, бераз карап торганнан соң.

Инспектор өстәл янындагы йомшак урындыкка килеп утырды. Хәйбулов киенгән арада бүлмә эчен күзәтеп чыкты.

Инспектор ерактанрак алдырып башлады сүзне: бүлмә хуҗаларының кайдан, нинди йомыш белән килүләре турында кызыксынды. Монда ничә көн торуларын, кайда эшләгәннәрен сорашты, таныш-белешләре хакында белеште. Хәйбуловның йөзе җитди, җаваплары төгәл, тулы иде. Тора-бара Зәкиев сүзне Хижнякка борды. Хәйбулов аның турында да белгәннәрен сөйләп бирде. Алар икесе дә йомыш белән, бер үк предприятиедән килгәннәр икән. Сөйләшә торгач, Хижнякның соңгы өч төнен ниндидер танышында уздырган булуын да ачыклады Зәкиев.

– Бүлмәгезнең номерын сез беркемгә дә әйтмәдегезме, я язып бирмәдегезме?

Инспектор папкасыннан алып автобус билеты күрсәтте.

– Юк, бирмәдем, – диде Хәйбулов, аз гына да уйлап тормастан. Аның чыраенда борчылу галәмәтләре чагылып китте.– Юк, мин язган нәрсә түгел бу...

– Яхшы. – Инспектор өстәлдәге кипшенеп беткән әфлисун кабыклары, шешәгә ымлады. – Кемнәр белән, кайчан кунак булдыгыз?

– Өченче көнне үк, өчәү бушаттык без аны.

– Өченчесе кем?

– Миңа таныш түгел. Исеме – Алик. Хижняк белән килгән иде, кунып китте. Кичә дә киләм дигән иде. Килмәде нигәдер...

– Төскә-башка ничегрәк күренә ул?

– Урта яшьләрдә, кавказ халкына охшаган...

– Коньякны әфлисун белән каптыгызмы?

– Әйе. Аларны да ул алып килгән иде.

Зәкиев папкасыннан бер карточка алып Хәйбуловка сузды.

– Таныш түгелме?

Хәйбулов фотоны, ике кулы белән тотып, арырак этәрде, күзләрен чекерәйтеп шуңа текәлде.

– Шу-ул, – диде, иреннәрен кул сырты белән сыпырып. – Үзе... Ни булган аңа?

– Нәрсә булганын әлегә үзебез дә белмибез. Аликның берәр әйбере калмадымы монда?

– Юк. Кулында дипломаты бар иде, ул аны үзе белән алып китте. Әйе, бүлмәдән Хижняк белән бергә чыгып киттеләр...

Алик дигәненең кайдан килеп, монда нинди максат белән йөрүен Хәйбулов белми иде. Шуңа күрә Зәкиевнең бу бүлмәдә артык юанып торасы килмәде. Аны хәзер Хижняк нык кызыксындырды. Алик белән бергә чыгып киткәннәр бит. Кайда, ни рәвештә аерылышканнар? Хәзер кайда ул?

...Виталий Хижняк суга төшкәндәй юкка чыкты. Заводтан ул вакытлы пропускысын да тапшырмыйча китеп барган. Пермьдагы иптәшләр (Хәйбулов белән Хижняк шунда яшиләр иде) күргән чаралар да уңай нәтиҗә бирмәде. Ул эшләгән һәм яшәгән җирендә дә, таныш-белешләрендә дә кү-ренмәгән.

Зәкиев, байтак вакытын сарыф итеп, Хижнякның мондагы таныш хатынын эзләп тапты. Яшелчә кибете сатучысы Исаева нәкъ чакырган вакытка килеп керде. Кырык яшьләрдәге бу юан хатынның хәрәкәтләре җитез, адымнары җиңел иде. Ул калын аяклары белән вак-вак басып, өстәл янына узды. Тәкъдим иткән урынга килеп утырды. Кабинетта ул үзен шактый иркен хис итте. Зәкиевкә сораулар биреп азапланып утырырга туры килмәде. Хатын болай да сүзгә юмарт иде. Хижняк турында сүз чыккач та тартынып тормады. Бер-ике кич кунып китте шул, диде. Хижняк монда элек тә килгәләгән икән.

– Тик бу юлы, ут капкандай, бик ашыгып китте,– диде хатын.

– Кайчан китте, кайсы вакытта?

– Уникесе көнне иртән үк. Мин аны озатырга да чыкмадым. Шкафтан бер шешә аракыны да кыстыра киткән.

– Аның кулында дипломат-портфель күрмәдегезме, Надежда Генриховна?

– Юк, күрмәдем. Китәсе булгач, әһәмият биреп карамадым да.

– Өегезгә чит-ят кеше китермәдеме, Алик исемле кеше турында берәр сүз сөйләмәдеме?

– Юк.

Лейтенант Аликның фоторәсемен күрсәтте.

– Бу кешене берәр җирдә очратканыгыз булмадымы?

– Чү, туктагыз әле, тукта,– диде сатучы маңгаен тотып, карточкага бераз карап торгач, – бу кеше күптән түгел генә безнең кибеттән бер тартма әфлисун алып киткән иде. Шатлык зур, машина юасы бар, матурым, диде. Үзе дә бик чибәр, чиста, акыллы күренде ул миңа, э...

– Уникесенә каршы төнне сез Хижняк белән бергә уздырдыгызмы?

– Ул көнне мин кич кайттым. Хижняк юк иде әле. Соң кайтты, салмыш иде, иптәшләр белән аерылу кичәсен юдык, диде.

Хижнякның Алик белән аралашып йөрүе, фаҗига буласы төнгә каршы кунакханәдән аны озата баруы, ә икенче көнне иртүк ашыгып юлга чыгып китүе инспекторның Хижнякка карата булган шөбһәсенә күләгә өстенә күләгә булып төшә тордылар. Ә Пермьнән алынган белешмә, утка чәчрәгән май кебек бу шик-шөбһәләрне тагын да куертъш җибәрде: «Виталий Остапович Хижняк 1967 елның 23 февралендә сугышып, кеше талаганы өчен Пермь шәһәре халык суды тарафыннан ике елга ирегеннән мәхрүм ителде. Шул ук елның 1 ноябрь Указы нигезендә амнистиягә эләгеп, иреккә чыгарылды» диелгән иде ул белешмәдә...

...Автотранспорт идарәсеннән хәбәр итүләренә караганда, Алик кесәсеннән табып алынган «ВУ-528» серияле автобус билеты Түбән шәһәр автобусларының берсендә сатылган булырга тиеш. «Әлеге сериядәге билетлар кәтүшкәсе бишенче июнь көнне шофер Лесковка кул куеп бирелгән», диделәр автохуҗалык бухгалтериясендә. Ә Лесков үзе Түбән шәһәр белән Яңа шәһәр арасындагы маршрут пассажирларына хезмәт күрсәтә икән. Аны бүген дә шунда диделәр. Участок инспекторы старшина Рамазанов ашыгып автовокзалга килде. Лесков «19-37» номерлы «Икарус» белән янә егерме минуттан соңгы рейска Яңа шәһәргә китәргә әзерләнеп тора икән.

– Әйе,– диде Лесков, Рамазанов күрсәткән билетны әйләндереп карый-карый, – мин саткан билет, таныш серия. Кайсы сменаларда сатылганын да белеп була.

Шофер бик эшлекле кыяфәт белән, ашыкмый гына, дерматин сумкасыннан блокнот алып, битләрен актара башлады.

– Ә билетларны сменщик белән ничек бүлешәсез? – дип кызыксынды старшина.

– Һәр шофер үз кәтүшкәсен үзе белән йөртә. Әйтик, ВУ- сериясен мин башладым икән, мин тәмамларга тиеш. Так, мин аны бишендә алганмын, – дип сөйләнде Лесков блокнотына карап. – Мең билет (һәр кәтүшкәдә меңәр билет) миңа дүрт сменага җитә. Узган атнада да мин икенче сменада эшләдем. Сездәге билетның 091633 номерына караганда бу билетны мин җидесе көнне смена башында саткан булырга тиеш... Ә Сезгә нигә кирәк ул? – Лесков зур руль тәгәрмәченә таянган килеш тәмәке кабызды.

Рамазанов аңа Аликның фотосын сузды.

– Якын көннәрдә бу кеше күзегезгә чалынмадымы?

Шофер, тәмәкесен капкан килеш, күзләрен чекрәйтеп фотога текәлде.

– Тәк, тәк... Билләһи күрдем мин аны... Кара йөнтәс куллы, бармагында җәүһәр кашлы «симез» алтын балдак, алтын тешләр. Икәү иделәр, мин аларны аэропорт тукталышында утырттым.

– Иптәше ниндирәк кеше иде? Безнең өчен бик мөһим бу хәбәр.

– Йөнтәс куллыдан тәбәнәгрәк, ну, нык гәүдәле. Тәк, куе кара чәчләре артка таралган, тар маңгайлы. Кулында ирләр ридикюле иде. Икесе дә элек күренгән, чалынганнардан түгел...

– Ул билетның очына чыктыгызмы әле?

Начальник моңсу зәңгәр күзләрен Зәкиевкә төбәде. Киң маңгаена салынып төшкән чал чәчләрен төзәтеп куйды. Зәкиев билет буенча эзләнү нәтиҗәләрен кыска гына итеп сөйләп бирде. Алик белән бергә Яңа шәһәргә килгән юлаучының, Лесков сүзенә караганда, Виталий Хижнякка тартым булуын искәртте.

Уголовный розыск башлыгы Арипов теше сызлагандай чыраен сытып куйды.

– Тагын Хижняк... Бу җинаятьне ул кылгандыр дип уйларга батырчылык итә алмыйм мин, шайтан алгыры. Ничектер, бик дорфа, кара сәләмәне ак җеп белән ямаган сыман ерактан күзгә төртелеп тора бу... Үзең уйлап кара: ул аны үз бүлмәсенә кунарга алып кайта. Өчәүләп аракы эчәләр. Шуннан соң озата китә. Инде автобуста да бергә йөргәннәр. Ай-һай, Хижняк шомарган «калач» булса, алай ук ачык йөрмәскә тиеш, минемчә. Тикшереп карарга кирәк. Җидесе көнне кайда булган ул? Исаеваны тагын күрергә кирәк, заводка, эш урынына барырга. Аның ул көнен минутлап барларга. Гомумән, аны тизрәк табып Лесковка күрсәтеп карау бик зарури.

Арипов сүзен җүпләп бетерергә өлгермәде, өстәлдә телефон чыңлый башлады. Майор трубкага үрелде:

– Арипов тыңлый... Исәнмесез, иптәш прокурор. Яңалыклар мактанырлык түгел шул әле. Тышаулаган ат кебек, бер урындарак таптанабыз. Гомумән, картина шундыйрак: экспертиза нәтиҗәсенә караганда, бер сугу белән мәрхүмнең гомере өзелә. Сугышкан, кемгә дә булса каршылык күрсәткән эзләре юк. Җинаятьче мәрхүмнең танышы булган һәм бу кара эшкә ул алдан хәзерләнгән дип фикерләргә дә урын бар. Җинаятьче гаять комсыз, җанвар йөрәклеләрдән, бик мәкерле шәхес. Корбанының җаны чыгар-чыкмастан авызындагы алтын тешләрен каерып алган... Ихтимал, иптәш прокурор. Бәхәссез, очраклы җинаятьчегә юлыгып, талануы да мөмкин...

Телефон трубкасыннан прокурорның тавышы ап-ачык ишетелеп торды Зәкиевкә.

– Җәберләнүченең кем икәнен ачыклый алдыгызмы әле? – дип кызыксынды ул.

– Әлегә шул гына билгеле, иптәш прокурор: исеме Алик. Сатучы Исаева сүзенә караганда, Махачкаладан. Монда машина алу нияте белән июньнең җидесе көнне Түбән шәһәрдән килгән, янында иптәше дә булган. Унберендә «Ватан» кунакханәсенең 954 бүлмәсендә кунып чыга. Бер як җилкәсендә «Капа» дип язылган татуировкасы бар. Һәрхәлдә, бармак, кул эзләрен тасмага алып Мәскәүгә озаттык. Хөкемгә тартылганнардан булса, аннан безгә тулы мәгълүмат кайтачак...

– Яхшы. Ә Хижняк?

– Эзлибез... Тик өендә дә, эш урынында да күренми әлегә. Андагы иптәшләр ярдәмендә аның өе янында күзәтү оештырылды. Чайковскийда үги әнисе яши. «Метеор» командасы күрсәтүенчә, Чайковский пристанендә төшеп калган пассажирлар арасында аңа ошашлы берәүне дә күрәләр. Рамазанов группасын шунда озаткан идек, көтәбез менә...

...Хижнякны лейтенант Зәкиев кабинетына алып керделәр. Ул хәлсез адымнар белән кабинетка үтте. Урындыкка барып утырды, җансыз карашын билгесез бер ноктага төбәп тынып калды. Инспектор аны ашыктырмады. Ул өстәлендәге календарен битләгән булып, сиздерми генә Хижнякны күзәтте. Хижнякның бөтен чигәләрен куе төк басып алган, күз төпләренә кара шәүлә иңгән, кыяфәте боек иде. Аны, мөгаен, төрле борчулы уйлар җәфалагандыр. Әйе: «Неужели боларга барысы да билгеле?» – дип, өзгәләнә иде ул.

– Виталий Остапович,– диде Зәкиев, беравык шулай тын утырганнан соң,– сезнең кем белән кайчан монда килүегез, найларда нишләп йөрүегез тулысы белән безгә мәгълүм. Кайбер үзенчәлекләрен генә ачыклыйсы бар...

– Нинди үзенчәлекләр тагын? – Хижняк арыган боек карашын аска төшерде.

– Уникесенә каршы төнне кайда, кем белән үткәрдегез?

– Милициянең ни катнашы бар анда? Ул минем шәхси эшем.

– Дөрес. Ләкин милицияне икенче бер нәрсә кызыксындыра: ул кичне «Ватан» кунакханәсеннән кемне озата киттегез? Кем? Кайда ул кеше хәзер?

Хижняк бөкрәеп утырган хәлендә куллары белән янә битен каплады.

– Бәлки мин берәрсе белән бергә чыкканмындыр гына, нигә аны, озаттыгыз, дип атап әйтәсез?

– Виталий Остапович, минем нәкъ кем белән чыгып китүегез турында кызыксынуымны сез ачык аңлыйсыз, нигә вакытны бушка әрәм итәргә?

– Мин Надя Исаева өендә кундым. Ул кичне беркемне дә озатмадым,– дип үҗәтләнде, шик астындагы бу кеше.

– Ах, Хижняк, Хижняк... Үз караватыгызда кемне йоклатып чыгардыгыз соң? Ә карандаш белән язылган менә бу саннар сезгә берни турында да сөйләмиме?

Зәкиев өстәл аша үрелеп, Хижнякка автобус билетын күрсәтте.

– Ах, балда, балда... Нигә шулар белән бәйләндем,– дип тезенә сугып куйды Хижняк, берара башын иеп утырганнан соң.– Әйе, мин язган нәрсә ул. Сыраханәдә утырганда кунарга урын юк дип зарланды бит. Нәрсә, эләктеләрме? – Хижняк тар маңгаена «төртелгән» кысык күзләрен инспекторга күтәрде.

– Эләктеләр,– диде Зәкиев, Хижнякның тел төбен аңлап бетермәсә дә, – закон алдында катгый җавап бирәчәкләр.

Лейтенантның белдекле кыяфәт белән тәвәккәл сөйләшүе Хижнякка тәэсир итми калмады, билгеле. Тагын шулай баш иеп утырганнан соң:

– Мин үз гаебемне таныйм,– диде ул, кипшенгән иреннәрен ялап, – баш иеп килгән хакта да беркетмә тутыруыгызны үтенәм. Хөкем әгъзалары моны аңлар, истә тотар бит?

Зәкиев эчке халәтен сиздермәскә тырышып, кәгазь, ручкасын алдына тартып куйды. Ачык тәрәзәдән искән җил, өстәлдәге кәгазьләрне сыйпаштырып, алар белән шыпырт кына сөйләшеп, ишек катына узды. Хижняк тырнаклары күптән киселмәгән керле бармаклары белән каткан кулъяулыгын угалап утырды.

– Мин җидесе көнне сыраханәдә утыра идем,– дип өстәп китте Хижняк. – Минем янга тулы бокаллар күтәреп ике кеше килеп утырды. Аракылары да бар иде. Миңа да салдылар. Сөйләшә-сөйләшә кәеф күтәрелеп, күңел ачылып китте, таныштык. Алтын тешле, озын буйлысы Аликпер, просто Алик, диде. Ә икенчесе – арык кыяфәтле, чандыр буйлысы – Осман Донгулов икән. Алик Бабаев Махачкаладан, ә тегесенең кайдан икәнен белмәдем. Сөйләүләренә караганда, машина алырга килгәннәр. Бабаевның монда ниндидер танышы бар диделәр. Булышырга шул алынган. Сүз арасында мин боларга «Жигули» амортизаторлары таба алам дип ычкындырдым. Завод өчен алган егерме амортизаторны аларга 250 сумга сатып калдырдым. Алыш-биреш кунакханәдә Донгулов номерында барды. Ах, балда, балда, нигә бәйләндем шулар белән...

Хижняк башын учларына салып, чайкалып утыра башлады.

Зәкиев, шул арада аерым кәгазьгә тиз-тиз нәрсәдер язып, эчке телефон аша бүлек дежурныен чакырды. Дежурный тавышсыз-тынсыз гына кереп Зәкиев язган язуны алды. Баскан җиреннән генә язуга тиз-тиз күз йөртеп чыкты да ашыгып чыгып китте. Кәгазьдә болай дип язылган иде: «Шәһәрнең район кунакханәсендә Осман Донгулов исемле кеше булырга тиеш. Шуны табып, бар булган әйберләре белән, монда алып килегез».

...Бабаев кинәт югалгач та Донгулов төрле уйларга бирелеп аптырады, йөдәде. Нишләргә дә белмәгәч милициягә барырга җыенган иде, әмма ул фикереннән шундук кире кайтты. Кунакханә халкы арасында кайдадыр, кемнедер үтергәннәр дигән хәбәр таралгач, ул бөтенләй аптырап, тәмам куркуга төште. Өзлексез уйлана-борчыла торгач, ниһаять, катгый бер карарга килеп, ашык-пошык такси чакыртты. Авыр чемоданын шуңа урнаштырып аэропортка чапты. Аэровокзалда һәр пассажирның әйбер-чемоданнарын тикшереп торучы милиционерны күргәч, үз чемоданын исенә төшерде. Шунда йөрәге «жу» итеп китте һәм аэровокзалдан тизрәк пристаньга ашыкты. Чиратка басып, этелә-төртелә билет алганчы кара тиргә төште, карана-куркына гына перронга чыгып утырган гына иде, шулчак пристань радиосы аша аның фамилиясен искә алдылар. Юк, ялгыш булуы мөмкин түгел иде. Икенче секундта: «Унике сәгать егерме минутта утыз җиденче «Метеор» белән Әстерханга китүче иптәш Донгуловның пристань начальнигы бүлмәсенә керүен үтенәбез»,– дип кабатладылар. Донгулов төрле уйлар өерендә начальник бүлмәсенә килеп кергәндә, аны милиция өлкән лейтенанты көтеп тора иде.

Османның аяк, тез буыннары йомшарып, күз аллары караңгыланып китте. Өлкән лейтенанттан күзләрен ала алмыйча, авыр чемоданын күтәргән килеш, ул баскан урынында катып калды.

– Бүлеккә барырга туры килер, иптәш Донгулов, – диде милиция хезмәткәре, ишеккә ымлап.

– Да, да... – дип сөйләнде Донгулов һәм өлкән лейтенантка ияреп җәһәт кенә бүлмәдән чыгып китәргә иткән иде дә, үзендә аяк күтәреп атларлык көч тапмады. Аннары, тышта эссе булуга карамастан, ул юл буе туңып, калтырап барды. Бу сәер халәттән ул машинадан төшеп, дүртенче катка күтәрелгән чагында да котыла алмады. Зәкиев кабинетына килеп кергәндә аның теше-тешкә тими, калтырана иде. Инспектор аңа утырырга урын күрсәтте. Электр чәйнегеннән агызып кайнар чәй тәкъдим итте. Донгулов ашык-пошык чәй эчкән арада инспектор аңа берничә сорау бирде:

– Нинди максат белән килдегез бирегә?

– М-машина алырга иде исәп. Кайдан, кемнән икәнен белмим. С-сатучыны м-мондагы бер танышы аркылы Бабаев табарга тиеш иде.

Зәкиев аның сөйләгәннәреннән шуны аңлады: Бабаев белән ул Әстерхандагы белеше Байрат Кодрәтов аша танышкан. Соңыннан хат язышып, алар Яңа шәһәрдә очрашырга сөйләшкәннәр. Бабаев Кодрәтовка да машина алырга булышкан икән. Яңа шәһәрдә, алдан сөйләшенгәнчә, айның җидесе көнне күрешәләр. Донгулов унөч мең сум акча белән килә, аның мең ярымын машина сатучыны, аны табып бирүчеләрне җайлау-майлау расходларын каплар өчен Аликка бирә. Әмма үзе аңа ияреп шәһәрдә йөрмәгән, Бабаевның танышы белән очрашмаган, аның кайда яшәгәнен һәм кем икәнен белми.

– Ә амортизаторлар? – дип, кинәт икенче сүзгә күчте инспектор.

– Ам-мартилар... Ә аларда, билләһи, минем катнашым юк. Алик аларны үзе өчен алды. Аларның һәрберсен егерме бишәрдән сатарга була, диде... Ул минем акчамны гына кайтарып бирсен дә мин китәр идем. К-кайтып китәр идем, иптәш ләчәллик, – Донгулов кулъяулыгын чыгарып тирләгән битен, муеннарын сөртеп алды, – мин арыдым, машинасы да, амартирлары да кирәкми...

– Кызганычка каршы,– диде Зәкиев,– Бабаев инде үз кулы белән акчагызны кайтарып бирә алмаячак...

Инспектор Донгуловка зшнең асылын аңлатып бирде. Бу хәбәрне ишеткәч, Донгулов, кысыграк күзләрен челт-мелт йомгалап, Зәкиевкә туры карап торды да:

– Кайчан, нәрсә өчен? – диде елак тавыш белән, ике кулы белән башын кысып тотып як-якка чайкала башлады, – Бетте баш, бетте мал. Их...

...Ариповның бүлмәсенә бүлек дежурные озатуында Хижняк белән өч ир-ат килеп керде. Алардан соң ишектә автобус шоферы Лесков белән старшина Рамазанов күренде. Хижняк белән Донгуловны әлеге өч ир арасына утырттылар. Барысы да урнашып беткәч, Зәкиев аларны ни өчен чакыруын аңлатып беркетмәгә кул куйдырды. Утыручылар арасыннан Лесков берәүне дә танымады.

– Иптәш майор!.. – Тезелеп утырганнар арасыннан боек кына тавыш ишетелде һәм шундук Донгулов урыныннан күтәрелде, – Бабаевның мондагы дустын эзләп табыгыз,– диде ул,– Алик аңардан тюремщик, жулик, дип зарланган иде берзаман...

Тикшерүчеләр өчен мөһим хәбәр иде бу. Чөнки Аликпер Бабаев турында Мәскәүдән дә кайбер мәгълүматлар алынган иде инде. «Билгесез мәеттән алынып тикшерергә җибәрелгән дактилоскопик тасмадагы бармак, кул эзләре, дәүләт милкен үзләштергән өчен 1970-1975 елларда тоткынлыкта утырып чыккан Аликпер Бабаевич Бабаевның бармак эзләре», диелгән иде белешмәдә.

Кемне эзләп килгән Бабаев? Кем ул шикле кеше? Инде эзләнү шул юнәлештә барды.

...Старшина Рамазанов тизрәк телефонга чапты:

– Иптәш майор, Түбән шәһәрдән килгән шикле кеше Мәсфүрә карчык өеннән ерак булмаган Космонавтлар урамы, 88 нче йортка кереп китте. Анда күптән түгел генә утырып кайткан Карамов яши,– диде, пошынып.

Арипов сәгатенә карап алды. Вакыт 20 сәгать 55 минут иде.

– Хәзер синең янга Дина Назарова килер. Ул бик сылу, зәвык белән киенгән. Шулай уңайрак булыр сезгә. Бераздан алмашчылар да килеп җитәр, бергәләп күзәтегез.

Карамовка кергән кеше Комзолюк булырга тиеш, фотосын Дина күрсәтер, аның лагерьдагы шәхси эше бүген генә алынды. Коралланган булуы мөмкин, сак булыгыз берүк, һәрхәлдә, урамда тоткарламаска!

– Есть, иптәш майор!

... Клава Ширинская бүлмәсенә кергәнче Зәкиев башта комендант белән тулай торакта паспорт режимын тикшереп йөргән булды. Менә алар 67 нче бүлмә ишеген шакыдылар. Монда Ширинская яши иде. Берничә кат шакыганнан соң бүлмәдән дорфа тавыш ишетелде:

– Кем бар?

– Комендант...

Ишек ачылды һәм анда изүләре ачык кызыл ефәк халаттан Ширинская күренде. Зәкиевне тануга ул үзе дә сизмәстән артка чигенеп куйды.

– Милиция?!

– О-о, Клава туташ, күптән күрешкән юк иде, нишләп ятабыз? – Инспектор тыйнак кына елмаеп куйды.

– Нәрсә, минем хәлне белер өчен килдеңмени?

– Борчылмагыз, матурым, паспорт кагыйдәләрен барлап йөрүебез. Паспортыгызны рәхим итегез әле.

– Аяк киеме туздырып йөрмәсәгез дә булыр, минем монда барысы да тәртиптә.

– Бик шәп, шулай да барлыйк әле...

Зәкиев сөйләнә-сейләнә алгы яккарак узды, бүлмә эченә күз салды һәм аның игътибарын шундук бер әйбер биләп алды. Инспектор үз күзләренә үзе ышанмыйча беравык әлеге әйбергә карап торды. Тәрәзә янында киң, биек артлы, матурлап бөгеп ясалган нечкә аяклы нәфис диван-софа өстендә крокодил тиресеннән тегелгән кара замоклы ирләр ридикюле ята иде. Дулкынлануын яшерергә тырышып, инспектор маңгаен ышкып куйды. Автобус шоферы Лесковның җидесе көнне Бабаев белән утыртып кайткан пассажирныкы кебек үк кара төстәге ридикюль иде бу. Инспектор бүлмәдәге башка затлы әйберләрне дә күзеннән кичерде. Ялгыз тәрәзә кызыл төстәге тыгыз, зиннәтле пәрдә белән корылган. Пыяла шкафта бәллүр ваза, нечкә билле рюмкалар...

Ширинская яныннан чыгып, тагын өч-дүрт бүлмәне тикшергәннән соң, инспектор Ариповка шалтыратты. Ридикюль турында да искәртте.

– Гаҗәп түгел, – диде майор, ярдәмчесен тыңлап бетергәч,– безгә мәгълүм булганча, Комзолюк җидесе-сигезе көнне Клавада кунып чыга. Ридикюльнең анда булуы табигый, димәк комендант ялгышмаган. Комзолюкка килсәк, ул бүген дә монда. Хәзер Космонавтлар урамы 88 йортта яшәүче Карамовта ял итә. Рамазанов белән Лесков аны Түбән шәһәрдән күзәтеп озата кайттылар. Мин Рамазанов белән Дина Назаровага алмашка барырга җыенам. Җаеңа карап, син дә шул тарафка тартыла башла. Сак бул, Комзолюк белән Ширинская, минем белүемчә, бүген шунда очрашырга тиешләр.

...Нәкъ сәгать унбердә аргы поселок тукталышына маршрут автобусы килеп туктады. Аның алгы ишегеннән пассажирлар белән бергә бер яшь ханым да төште. Аксыл плащ якасын күтәреп, кулларын кесәсенә тыккан килеш, хатын ашыкмый гына Коры елга урамын үтте.

Рамазанов кинәт кенә Дина Назарованың беләген кысып куйды:

– Тс-с...

Клава Ширинская исә, 88 нче йортның капка төбендә тукталып, баганадан төшкән сыек ут яктысында иреннәрен буяп алды. Аннары як-ягына карана-карана бакча ягындагы кырый тәрәзәгә барып чиертте. Тәрәзә әкрен генә ачылды һәм анда кемнеңдер башы күренеп китте. Ширинская, нигез ташына басып, тәрәзә төбенә менеп утырды. Соңыннан итәген җыеп аякларын эчкә алды һәм күздән юк булды. Бу тамашаны күзәтеп торучы Рамазанов белән Назарованың бар дикъкате әлеге тәрәзәдә иде. Алар Зә-киевнең кайдан килеп чыгуын да сизми калдылар. Зәкиев әкрен генә тамак кырды. Тегеләр икесе дә берьюлы ялт итеп аңа борылдылар.

– Кит, җен, кеше куркытырсың,– диде Назарова әкрен генә һәм Рамазановны култыклап алып читкә әйдәде.

– Син, матурым, китсәң дә була, шеф та монда,– диде Зәкиев, якындагы өй ягына төртеп күрсәтеп,– машина өй артында, шунда бар, шофер илтеп куяр үзеңне.

Шофер Назарованы илтеп әйләнеп килгәнче сәгать төнге бергә якынлашты. 88 нче йортның әйләнә-тирәсендә, капка, тәрәзә яннарында тынлык хөкем сөрде. Өйгә керүче-чыгучы күренмәде.

– Кайсыдыр киенә, – дип ымлады Зәкиев кинәт сагаеп.

Рамазанов Ариповны кисәтер өчен артка, өй почмагына таба чигенде.

Тиздән өйдә гауга купты. Шул вакыт бакча як тәрәзәне дөбер-шатыр китереп кемдер урамга сикереп төште һәм абына-сөртенә машина торган өй ягына таба чаба башлады. Арипов белән Рамазанов тәрәзә ягына ташландылар. «Гөлт» итеп машина прожекторлары кабынды. Кара төндә күзне чагылдырган бу яктыда, кулындагы зур пычагын хәтәр ялтыратып, тәрәзәдән ярым ялангач килеш Комзолюк сикереп төште. Зәкиев бер яктан, Арипов белән Рамазанов икенче ягыннан җинаятьчегә ташландылар. Аны җиргә егып, кулларына тимер беләзекләр каптырып куйдылар.

– Тотма мине, мин болай да бер яры да китмим,– диде Ширинская, шофер кулыннан ычкынырга тырышып һәм кулындагы зур портфелен Ариповка сузды:

– Мә, начальник, бу да аныкы. Миңа да булмады, аңа да булмасын.

Комзолюкның бүген Түбән шәһәрдән алып килгән портфеле иде бу.

...Иртәгесен, башта Ширинская белән сөйләшкәннән соң, Арипов Комзолюкны чакыртып сорау алырга кереште:

– Гражданин, беркетмәгә сезнең кайсы фамилиягезне язарга: Комзолюкмы, әллә Комзоловичмы? һәм аларның кайсысы дөрес?

Җавап бирүче, усал күзләрен майордан алмыйча, сорауга каршы керфеген дә кымшатмады.

Җавап булмагач, Арипов икенче соравын бирде:

– Сезгә «Бабай» кушаматы билгеле, әлбәттә. Ни өчен җанын кыйдыгыз сез аның?

Җинаятьченең юка иреннәре мыскыллы кыйшайды, ә сүзе-тавышы чыкмады.

– Ә бит исәбегез дөрескә чыкмады, Комзолюк. Әстерхан кешесе Донгулов Аликперга нибары мең ярымын гына биргән булган, ә сез Бабаевта машина алырлык акча бар дип ялгышкансыз.

– Ачылмаган җинаятеңне миңа тагарга уйлыйсың, начальник, барып чыкмас. Минем бернинди «Бабайны» да белгәнем юк.

– Белмисез, димәк. Менә бу 091633 номерлы автобус билеты,– начальник папкадан билет алып күрсәтте,– мәрхүм Бабаев кесәсеннән табылган иде. Ә менә бусы кичә Ширинская бүлмәсендә тентү ясаганда сезнең ридикюлегездән алынды. Бусының номеры 091634. Билетларның серияләре бер үк ВУ-528.

– Ну, шуннан?

– Ә шул, җидесе көнне Түбән шәһәрдән Аликпер белән бер «Икарус»та утырып киләсез, бу билетларны да шунда аласыз. Ә менә бу махсус таяк,– Арипов өстәлдә яткан тимер көпшәгә ымлап күрсәтте,– ул гади генә таяк түгел. Аның эчендә эретелгән кургаш, сез аны кеше үтерер өчен махсус ясагансыз. Уникесенә каршы төндә Бабаевны сез төрмәдә калган дусыгыз – Карамов квартирасына алып китәсез. Ләкин ул анда барып җитә алмый, Мәсфүрә карчыкның ишегалды кулаерак күренә сезгә, ягъни урам чатындагы аулак урында менә шушы чукмар белән сез аны харап итәсез... Бабаевның акчасы гына түгел, сөяркәсе Клава Ширинская да сезнең күзегезне нык кыздыра. Ниһаять, соңгысы,– Арипов маңгаендагы чәчләрен сыпырып тирән сулап куйды, – сезнең фамилиягезгә килгәндә, чын йөзегезне ачтык без. Сез, «художник» Егор Борисович Комзолюкның паспортын Игорь Тарасович Комзоловичка, ә туган елын 1940 тан 1942 гә әйләндереп, ялган паспорт белән яшисез. Ә бит мәрхүм белән бергә, бер урында бик күп икмәк черетергә туры килә сезгә, гражданин Комзолюк. Кешеләргә карата сезнең ерткычлыкның чиге юк. Бабаевның җаны чыгар-чыкмас аңкавын умырып биш алтын тешен каерып аласыз. Ә бит сез корешлар, ахириләр үзегез...

– Җитәр, җитәр,– дип кинәт әче кычкырып җибәрде Комзолюк, калтыранган куллары белән битен каплап. – Белмим. Кагылмадым мин аңа...

Бераздан кабинетка Рамазанов белән Лесков килеп керде.

– Шу-ул, – диде Лесков, майорның соравын да көтмәс борын,– ридикюле дә аныкы...

ГАДӘТИ ТӨН...

Төнге шәһәр урамнарында тынлык. Караңгы күктә, көмеш тәңкәләр булып, йолдызлар җемелди.

Майор Шәһидуллин адымнарын тизләтте. «Нәрсәдер булган, җитди бәла-казага ошый»,– дип уйланды ул, ун минут элек бүлек дежурныеның аны татлы йокысыннан уятуын искәреп.

– Иптәш майор, больницага авылдан бер яшь ирне китерделәр... – дежурный сүзен әйтеп бетермичә нигәдер тукталып калды.

– Нәрсә сузасың, бәбиләргә дип алып килмәгәннәрдер бит?

– Пычак белән яраланганга охшый.

– Шулай диләр аны. Машинаңны тизрәк әзерлә, мин хәзер киләм,– диде ул дежурныйга.

«Мин хәзер киләм...» Сәлим Кәлимуллович чирек гасыр инде милиция тикшерүчесе булып эшли һәм һәрвакыт, көн-төн дими, яңгыр-буранга карамый, беренче хәбәр алынуга эш урынына ашыга. Шул дәвер эчендә нинди генә куркыныч хәлләр, авыр язмышлы тикшерү эшләре үтмәде аның кулыннан һәм нинди генә тирән чоңгылларга тарымады ул хакыйкатьне яклау юлларында...

Тонык кына яктыртылган төнге шәһәр урамы буйлап бүлеккә атлаганда, майор Шәһидуллнн үзенең беренче кат җинаять эшен тикшерүгә алынуын һәм аның һич көтмәгәндә сәер маҗаралы булып тәмамлануын исенә төшерде.

Ул төнне дә шундый җылы җәйге төн иде. Ул чакта да больницага бер яшь ирне китергәннәр иде. Менә ул, яшь тикшерүче, шат күңелле, кояшта янган кырыс йөзле, өстендә зәңгәр күзләренә килешеп торган өр-яңа кительле егет... иңнәрендә өр-яңа лейтенант погоннары, күкрәгендә университет ромбигы. Аны опергруппа составына билгеләделәр. Якшәмбе көне булганга көндезге вахта да шактый киеренке үткән иде, ә кичен исә тын алырга да вакыт калмады: автотранспорт авариясенең сәбәпләрен ачыклаганчы тәмам таң беленә башлады. Инде бераз ял итәрмен дип Сәлим дежур бүлмәсенә кайтып керде, черем итәргә ниятләп бер урынга сыенды, тәүлек буена кичергән киеренкелектәнме, әллә табигый булмаган яңа кичерешләрдәнме башта күзенә йокы кермәде. Көне буена туктамый йөгереп талган аяклары сулкылдавын тоеп ята-ята, ниһаять, талчыгып күзен йомды. Йокыга китүгә аның күз алдына әнисенең чуар яулыгы астыннан бүселеп чыккан чал чәчләре, юан тамырлы сөялле куллары, сагышлы йөзе килеп бастылар. «Ешрак яз, балам, хатларыңны»,– дип пышылдый кебек иде аның иреннәре. Тик лейтенантның: «Язам, язармын, бүген үк» – дигән уйларын кисәктән телефон чыңлавы бүлде. Дежурныйның әйтүенә караганда, берәүне авыр хәлдә больницага китергәннәр. Тиз генә барып аңа ни булуын ачыкларга кирәк иде.

Врач озатуында Сәлим палатага үтте.

Авыруның күзләре йомык, башы-бите ак марля белән уралган, шешенке иякләрен кара төк баскан, сулышы еш, авыр чыга иде. Сәлим авыруларны теркәү журналындагы язуны исенә төшерде: «Григорий Ефимович Исайкин, 35 яшьтә. Төнге сәгать икедә башы яралы килеш өеннән китерелә...» – дип язылган иде анда...

Лейтенант сак кына авыру өстенә иелде.

– Ни булды, Григорий Ефимович?

Авыру чарпаланып кипкән иреннәрен ялап, зәңгәрләнгән күз кабакларын көчкә кымшатты. Ике күзенә дә куе кан сауган иде аның.

– Кыйнадылар... Комсомол паркы артында... – Гыжлап чыккан тавышы әкрен генә ишетелде.

– Төс-кыяфәтләре ниндирәк?

– О-ох...

Авыру йөзендә газаплы интегүне күреп яшь тикшерүченең йөрәге кысылды.

– Бел... мим, күрмә... дем...

Көннәр үтә торды. Әмма яшь лейтенантның күз алдыннан җәберләнүченең газаплы йөзе китмәде. Нәрсә соң бу? Талаумы? Гадәти хулиганлыкмы? Әллә үчләшүме?

Шәһидуллинның башыннан төрле уйлар кичте. Ни булган соң Исайкинга? Исайкин... Автослесарь булып эшли, элек хөкемгә тартылган булган. Блинова фамилияле хатын белән язылышмыйча гына яшиләр икән. Күптән түгел генә айныткычка эләккән.

Хатыны белән сөйләшү дә тикшерү эшенә күп ачыклык кертә алмады.

– Кыйнаганнар аны,– диде хатын күзенә төшеп торган сары чәчләрен өреп,– эшләпәсез кайтып керде, кайда югалтканын үзе дә белми, кыйнагач. Милиция нәрсә карый торгандыр, кирәкмәгәндә ул шундук...

– Дус бар, дошман бар диләр. Григорий Ефимовичның да андый-мондый дошман кешеләре юкмы? – дип кызыксынды тикшерүче.

– Әллә тагы... Шул Чилядин белән тынышалмыйлар инде...

– Нәрсә бүлешәләр соң алар?

– Үги ата белән үги улның билгеле инде...

Чилядин дигәннәре 50-55 яшьләрдәге кеше икән. Күптән кырынмаган йөзле. Аның да күз төбе кара янып чыккан иде. Исайкин турында ишетүгә ул ихлас күңелдән гаҗәпләнде:

– Чынлап та больницадамы? Кул белән генә этеп җибәргән идем бугай бит. Ул мине какты. Мин аны...

– Кайда сугыштыгыз?

– Мунча артында, парк янында... Юк, ул эшләпәсез килде, бусы хак. Мин имгәттемме икән аны?.. Салган идек шул бер яртыны. Эчсә бәйләнә, бакчаны, өйне бүлә башлый... Тәмам каһәрләнә. Кул белән генә эттем бит... Мин гаеплеме икән?..

Тикшерүче белән әүвәлге күрешүендәге Исайкин Чилядин турында ләм-мим бер сүз әйтмәгән булса, икенче очрашуда чытырдап аңа ябышты: «Әйе, ул гына харап итте. Гомерлеккә имгәк ясады... Аның урыны күптән казаматта инде. Эшләпә дә шунда! Шунда! – диде күзен дә йоммыйча.

Дәвалаучы врач әйтүенчә, Исайкинның хәле җиңеләеп бара иде инде. Шуңа күрә дә тикшерүче аның белән иркенләп сөйләшергә ниятләде. Тик җәберләнүче һаман үз сүзендә кала бирде, һаман үги әтисе Чилядинны гаепләде. Үги ата исә үзен акларлык дәлилләр китерә алмады. Әмма тикшерүче өчен Чилядинны шиккә алмаслык сәбәпләр дә юк түгел иде. Нишләргә? Тик Сәлим ул вакытта да тизрәк нәтиҗә ясарга ашыкмады. Ничек булса да югалган эшләпәне табарга кирәк иде аңа.

Беркөнне Шәһидуллин белән ике ярдәмчесе парк тирәсендәге елганы, агач араларын, һәр чокыр-чакырны, төп-түмгәкне тикшереп карап чыктылар. Якын тирәдәге өйләрне, ихата, киртә буйларын да игътибарсыз калдырмадылар. Әмма эшләпәне таба алмадылар. Тычкан йоныдай соры төстәге киң кырлы модный эшләпәне бер кеше дә күрмәгән, табып алмаган иде.

Караңгы төшә башлагач, ул көне буе эсседә бергәләп тикшереп йөргән ярдәмчеләрен ялга җибәрде. Парк янында ялгызы гына калды лейтенант. Арыган, әлсерәгән булса да өенә кайтып китәргә ашыкмады ул.

Алда, коры елганың икенче башында, кичке эңгер аша аңа караеп утырган зур таш өйнең тәрәзәләрендәге сүрән утлар күренә иде. «Шул йорт тирәсен генә барлыйм да, миңа да өйгә кайтырга вакыттыр»,– дип уйлады ул, әлеге өйгә таба атлый-атлый...

Салкынча дымлы җил исеп куйды. Күк йөзендә бер-бер артлы йолдызлар калка башлады. Якындагы әрәмәлектә кош сайрап алды.

Таш пулатның ишеген илле яшьләрдәге, кызыл киң чырайлы, сирәк сары төк баскан хатын ачты. Милиция киемендәге кешене күрүгә ул, каушаудан, бусагага бастырган сын кебек катып калды.

– Ми... минем исемем – Александра Гавриловна. Үзем дә сезгә барырга дип тора идем,– дип пышылдады аның калтыранган иреннәре... – Менә эшләпә... Үзем илтергә җыенган идем инде...

Эшләпә, чынлап та, Блинова тасвирлап биргән эшләпәгә – Исайкинныкына охшый иде. Сәлим ышанырга да, ышанмаска да белмичә аны кулына алды. Сыпырып карый-карый киң кырларын тигезләде. Үзе дә ни өчен икәнен белештермичә, хәтта иснәп тә карады.

– Бу эшләпә нишләп сездә? Әллә сез Григорий Ефимовичның туганымы?

– Туганы?! Каберең якын булмасын, господи... Күптән түгел генә, кара кичне, ничек килеп кергәнен дә сизми калдым каһәр сукканның. «Бабка, я малың, я җаның»,– ди, муеныма пычагын терәп. Мин савыт-саба юа идем, баскан җиремнән егылып китә яздым. Хәзер, хәзер, мәйтәм, һәм шунда ук, берни исәпләп тормастан, әйләндердем дә кулымдагы чуен белән тегенең башына бик каты тондырдым. Беткән баш икән, беткән инде, мәйтәм. Күрәм, әйләнде дә төште бу, ала күз. Аннан соң үрмәләп торды да дүрт аяклап сыпырды. Менә эшләпәсе...

– Сездә акча барлыгын каян белгән соң ул?

– Сөйли белмәгән авыздан... шул инде ул. Малаем шәһәрдән кайтып «запаружын» төзәтеп ятканда шул Исайкин булышып маташкан иде. Сат бу әрҗәңне, шул машинаң урынына яңасы, зуррагын алып бирәм, кассага да барып йөрисем юк, тик яныма гына кайтып тор, дидем... Әнә ул, мәкерле баш, шуны ишетеп минем җанымны ала язды, каһәр суккыры. Тик, зинһар, мине, карт җүләрне, судка бирмәгез инде, күгәрченем. Нык куркытты бит, хәтәр куркытты. Җүнсез, бульниска ятарлык булган,– дип, хәлне сөйләп бирде карчык. Югыйсә, Исайкин тәки җәберләнүче булып кына каласы икән бит...

Шул вакыйгаларны уйдан кичереп, майор милиция бүлегенә килеп җитте.

– Җәрәхәтләнүче турында нәрсә билгеле?– дип сорады ул, дежур бүлмәсенә керә-керешкә үк.

– Әлегә берни билгеле түгел, иптәш майор. Еремеев аңсыз хәлдә, реанимациядә ята.

– Эшләр шәптән түгел,– дип дежурныйның сүзен куәтләде капитан Сахапов та. Участок инспекторы Сахаповның көрсенүеннән үк хәлнең четерекле булуын аңлап алды Шәһидуллин.

Шәптән түгел... Димәк, авыр җинаять кылынган. Аның очына чыгардай берәр өметле эз дә юк күрәсең. Димәк, алда эзлисе, тикшерәсе күп, йомгакның очын табасы икән...

Милиция машинасы шәһәрне чыгып Әлмәт тракты буйлап юл алган күк йөзе көньяктан сарылана да башлады, йолдызлар тоныкланып, ераклашып калдылар. Машинада баручыларның һәрберсе үз уе белән мәшгуль. Мөгаен, әнә шофер көнче хатыны турында уйланып барадыр. Төн кунарга да кайтмагач, иртәгесен янә тавыш кубачак. Яшь-җилкенчәк шул әле, тормыш сынауларын үткәне юк. Әлбәттә, ул аңа дөресен сөйләр, аңлатырга тырышыр. Менә бит алар да, ак халатлы врачлар кебек үк, кешегә ярдәмгә ашыгалар. Дөрес, милиция хезмәткәрләре Шәһидуллин белән Сахаповка бу турыда борчыласы юк иде. Күп еллар гаилә казанында бергә кайнау дәверендә аларның тормыш юлдашлары акыллары, җаннары белән күптән милиция хезмәтен аңлаучы кешеләргә әйләнеп беткәннәр иде инде. Аларның хатыннарын һәрвакыт фәкать бер нәрсә борчый: «Исән-сау була күрсеннәр. Сау-сәламәт әйләнеп кенә кайтсыннар берүк...» Әмма кеше кеше инде. Дәрья сусыз, кеше уйсыз булмас дигәндәй, үз чиратында участок инспекторын җинаять турындагы уйлар борчыды: Еремеевны кем җәберләгән? Аны авылның иске аптекасы артындагы бушлыктан табып алганнар. Авылларда нинди гамәлгә сыймаган, җан өшеткеч хәлләр булгалый башлады бит, күр инде, ә? Егылганчы эчү дисеңме, сугышу-пычаклашу дисеңме... Еремеев исә тәртипле, намуслы механизатор ләбаса. Кемгә комачаулаган ул? Кем кулы уйнаган монда? Ә бәлки...

Участок инспекторы Сахапов бер мәлгә тынып калды. Күптән түгел генә Викторов фамилияле берәү төрмәдән кайткан иде. Кулларына биш бармаклы зәңгәр пирчәткә кигән дип белерсең, әллә нинди рәсемнәр чигеп бетергән. Үз кулын, үз төсен шулай «тамгалап», ни-нәрсәгә ирешмәкче инде ул?..

Майор Шәһидуллинга да үз фикерләре тынгылык бирми. Еремеевның хәле өметсез икәнен, ничек итеп бу хакта аның сырхау әнисенә җиткерергә соң дип тә борчыла иде ул. Ничек итеп ана йөрәген бер гаепсезгә каты әрнүгә дучар итәргә дә, ничек аның кайгылы күзләренә күтәрелеп карарга? Шуны эшләмәс өчен генә дә әллә ниләр бирер иде Сәлим Кәлимуллович. Тик башка чарасы юк, хезмәте шундый, анага ул әйтергә тиеш.

Шуларны уйлап авылга таба юл тотканда алар әле егерме өч яшьлек Еремеевның аңына да килә алмыйча операция өстәлендә үлеп калуын белмиләр иде. Дежурный аларга бу хакта җинаять булган урынга барып җитәр алдыннан гына рациядән хәбәр итте.

Тәмам яктырды. Алсуланып-кызарып кояш чыкты. Бөтен тирә-юньнең тереклек дөньясы җитез хәрәкәткә килде, ямьгә күмелде. Авыл да тып-тын иде.

– Җәберләнүчедән хәзер безгә ярдәм булмаячак, бар ышаныч үзебездә, егетләр, – диде майор машинадан беренче төшеп.

Җинаять урынын барлаганнан соң, кешеләр белән очрашып сөйләштеләр. Шул мәгълүм булды. Кичә кич кибет тирәсендә колгадай озын буйлы ниндидер бер алаканат узган-барганга сугылып-сүтелеп йөргән. Кибет каравылчысы да шәйләп калган аны. «Буе уртадан озынчарак, чәченә, йөзенә, кулларына игътибар итмәдем. Безнең як кешесенә охшамый ул»,– диде ул.

Кибетче хатынны болында җиләк җыйган урыннан эзләп таптылар. Әлеге колгасар таныш түгел узгынчыны ул үзенчәләп тасвирлап бирде: кибеткә кереп, яный-яный аракы даулады, ди. «Хе-хе... Куллары гаҗәп рәсемле: бер кул сыртында ярты кояш рәсеме, икенчесендә йөрәкне айкап чыккан хәнҗәр сурәте иде. Көрәктәй киң учлар, тырнаклары җитүле, бармаклары юан...»

Эзләнә-сораша торгач, егетләр шуны да ачыкладылар. Кибет ябылыр алдыннан гына Володя Еремеев бер шешә «Столичная» аракысы алып чыккан. Бүген-иртәгә күршесе Коля Чернов армиядән кайтып төшәсе, шуны сыйлыйсы булган икән. Володя Еремеев хезмәттә чакта ул аның авыру әнисенә бик булышкан. Ут күрше буларак, йорт-җирне карап торган, утынын-печәнен кайгыртышкан.

Яралы Еремеев яткан урыннан ерак та түгел, әрем арасыннан «Столичная» дип язылган буш шешә табылды. Шешәнең муен төбендә сизелер-сизелмәс кенә сыңар бармак эзе шәйләнә иде.

– Эз сырлары эре, бармак юан булырга тиеш,– диде Сәлим Кәлимуллович. – Зур саклык белән эзне махсус тасмага төшереп алыйк.

Егетләр өчен мөһим дәлилләр иде болар, аларның йөзләренә бераз җан керде.

– Теге алаканатның куллары көрәктәй диделәр бит. Шул Викторовның кулы уйнаган булырга охшый,– диде Рәис Исмәгыйлович Сахапов. – Киттек өенә, йоклыйдыр әле, чыгып шылмаган булса...

Викторов яшәгән өйнең ишеге биктә түгел иде. Тавышсыз-тынсыз гына эчкә үттеләр. Милиционерларны күрүгә ул урыныннан җәһәт сикереп торды, ашыгып мендәр астына тыгылды. Тик, бернәрсә кылырга өлгерә алмый калды. Майор белән капитан аның ике ягыннан килеп тоттылар... Теге исә әшәке итеп сүгенүдән уздыра алмады.

Тентү вакытында аның мендәре астыннан зур пычак табып алдылар. Экспертиза андагы кан тапларының Володя Еремеев кан группасы белән туры килгәнлеген раслады. Ә шешәдә сакланган сыңар бармак эзе Викторовның уң кулының баш бармагы эзе булып чыкты.

– Бер ярты аракы өчен,– диде Викторов, соңыннан телгә килеп. – Исерек идем, хәтерләмим... Бер ярты өчен... Тагын шул зинданга олагып кандала симертергәме? Шушы кояшка да уч киңлек тимер рәшәткә аша гына карап яшәргәме миңа?.. – дип, соңра чын үкенү белән үкенгәндәй дә булды.

Эшләрен бетергәч тә Сәлим Кәлимуллович белән Рәис Исмәгыйлович бер-беренә әйтерлек сүз таба алмадылар. Күңелсез кыяфәттә, арыган авыр адымнар белән өйләренә юнәлделәр. Икесенең дә күңелләре китек иде. «Өлгермәдек. Чарасын алдан күрә алмаганбыз»,– дип борчылалар иде бугай алар.

Ә башланган көн шундый аяз, матур, хәтта аның шундый булуына күңелнең ышанасы да килми иде.

Володя Еремеев инде мондый кояшлы, матур көннәрне мәңге дә күрә алмаячак. Шуны уйласаң, юк кына сәбәп табып кеше гомерен заяга әрәм итүчеләргә карата нәфрәт хисе артмый һич мөмкин түгел иде.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]