Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Янар тау. ШШ.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.14 Mб
Скачать

Вена өстәле

Иртәнге якта балык аеруча шәп чиртә. Шуңа Матвей картның кәефе бик күтәренке. Ул, телен чыгара-чыгара, тырпайган бармаклары белән кармакларга җим каптыра да еш кына чирткәләгән симез корбан балыкларын, саклык белән генә алып, резина көймәсенә сала тора. Менә бөгелә-сыгыла чыгып килүче чираттагы кызыл канатын учына алып, ул үз алдына күңелле генә гөлдердәп куйды һәм... жансыз сын кебек катып калды. Кинәт күз аллары караңгыланып китте, сулышы буылды картның.

– О-, боже!..

Бөтен әрәмәлекне яңгыратып сайраган кошлар да бермәлгә кинәт өнсез калган сыман тоелды аңа.

– О, господи, боже! – дип кабат пышылдады ул үз алдына һәм, эшләпәсен салып, төртенеп тә алды. Аңардан ярты метрга гына читтәрәк, тырнаклары кып-кызыл лакка буялган сыңар аяк, көймәгә төртелеп, суда чайкалып ята. Ул сүс капчык сыман чүпрәккә төрелгән...

Курчак-фәлән түгелме? Ул кармак сабы белән сак кына төртеп тә карады. Юк, ялгышырга мөмкин түгел иде шул. Балыкчы картның күңелен коточкыч шомлы авырлык басты. Ул кармагын ташлады да ярга ашыкты...

Ә бу вакыт моннан шактый ерактагы өйләрнең берсендә берәү тирләп-пешеп идән буйый иде. Ул төне буена шактый күп эш башкарды. Шулай да бернинди ару-талуны сизмәде, тик йөзе генә бераз агарынган да, тәннәре, куллары калтыранып куя. Күрше-фәлән кергәнче бетсен дип ашыга ул. Борчылып ара-тирә тәрәзәгә карап ала: «Бөтенләй яктырып бетмәгәнме әле?.. Эмаль буяу шунда ук кибә дә бетә. Буяучыга бу хәл бик тә кулай. Яхшы. Кеше-кара килгән җиргә ялт иткән булыр, сизелерлек тә түгел...»

Суд медицинасы эксперты җентекләп тикшергәч, жансыз аякның 20-25 яшьләрдәге хатын-кызныкы икәнлеге ачыкланды. Үлеменә тәүлектән артык вакыт узмаган... Аның авыр җинаятькә тап булуына безнең шигебез калмады. Аяк бик үткен корал белән бот төбеннән кырт киселгән, башка урында аз гына тырналган эзе дә юк. Үзе кем? Башы, гәүдәсе кайда?.. Урманда түгелме, су өстендә йөзеп йөрмиме, әллә су төбендә микән?

Шәһәрнең бөтен милициясе, дружиначылар һәм башка ярдәмчеләребез аякка басты.

Безнең группага тагын ике йөз кеше, Алабуга милиция мәктәбе курсантлары килеп кушылды. Аерым группаларга бүленеп, яр буендагы урман-куакларның һәрбер адымын диярлек җентекләп энә күзеннән уздырабыз. Бер генә чокыр-чакыр да, таш-тау аралары, агач-куак төпләре игътибарсыз калмый. Су өстен Кама флотилиясе водолазлары барлый. Су өстендә дистәләгән моторлы көймәләр, ә һавадан вертолет күзәтә.

Ниһаять, кичкә таба пилот әлеге аяк табылган җирдән ун чакрымнар түбәнрәк суда шикле бер нәрсә күреп ала. Бу – икенче аяк иде. Кем ул бәхетсез хатын? Үтерүче кем? Әлегә берсе дә билгеле түгел. Аяк төрелгән капчыкны ышыкта киптереп, махсус порошок сибеп кызыл нур аша үткәргәч, аның бер почмагында сыек кына шәмәхә кара табы беленде. Формасы белән бу сызык бераз «С», я булмаса «О» хәрефен дә хәтерләтә. Ул капчык иясенең исеменә, я булмаса фамилиясенә бәйле түгелме?

Сул аякның өстендә җитен орлыгы кадәрле миңе дә бар икән. Аяк бармакларын төсле фотога төшерәбез. Рәсемнәрне күбәйтеп, кайбер иптәшләргә тапшырабыз. Алар кичекмәстән тирә-як шәһәр-районнардагы парикмахерларга ашыгалар... Миңле аякның тырнакларына педикюр ясаучы останы табып булмасмы? Аның ярдәме беләя мәрхүмәнең кем икәнлеген ачыклый алмабызмы?..

Кичкә таба көчле җил исеп, бөтен күк йөзен кара болыт каплап алды. Беравыктан соң тирә-юнебез караңгылыкка чумды һәм шунда ук күк күкрәп, яшен яшьнәп көчле янгыр коя башлады. Ачык һава астында тору мөмкинлеге калмады. Тикшерү-барлау эшләрен вакытлыча туктатып торабыз. Водолазлар гына, бернигә карамыйча, эшләрен дәвам иттерәләр. Алар чишенми генә бераз хәл алалар да, парлап-парлап болганчык салкын суга кабат чумалар. Байтак мәйданны тикшерделәр инде. Иртәдән бирле алмашсыз, ялсыз эшлиләр дә бит, тик нәтиҗә генә юк әлегә.

Көтмәгәндә мин урнашкан палатканың брезент ишеге ачылды һәм ялт-йолт яшьнәп өзлексез коеп торган яңгыр пәрдәсе аша эчкә берәү атлады. Керүче әле генә судан чыккан кебек лычма юеш иде. Аның аяк астына шунда ук шыбырдап су ага башлады. Ул ямьшәеп беткән эшләпәсен салып кулына алгач кына, мин аның кем икәнлеген танып алдым: балыкчы бабай Матвей карт иде бу. Ул киез эшләпәсен сыга-сыга мич янынарак урнашты да:

– Төбе тишелде, озакка булырмы? – дип куйды башын өскә таба кагып... Аннан соң әкрен генә өстәде: – аяк басмаган урын, күрмәгән кеше калмады. Сездә ул-бу юкмы?..

Мин аңа кыскача гына үзебезнең хәлләрне сөйләп бирдем. Карт тирән көрсенеп, сүзсез генә башын чайкап куйды.

Матвей Петровичның борчулы кәефен яхшы аңлыйм мин. Ул яшәгән кечкенә поселокта мондый вакыйганың булганы юк иде. Әлеге фаҗигале хәл бер Матвей бабайны гына түгел, бөтен поселокны шомлы борчуга салган. Шуңа күрә дә карт балыкчы, мин пенсионер дип тормады, безнең белән бергә жиң сызганып эшкә кереште. Поселокның кайбер урыннарын барларга, кайберәүләр белән очрашып сөйләшергә тиеш иде ул. Ләкин... юлы уңышсыз булган. Шулай да мин аның нидер әйтергә теләгәнен сизеп торам.

Узган төннең элеккесендә, – дип сөйләп китте Матвей Петрович, бераз сүзсез утырганнан соң, – мин текә яр кырыендарак кармак салып утыра идем. Таң алдында су дулкынланып алды һәм әрәмәлекте җиңел машина тавышы ишетелгән кебек булды... Бәлки ялгыш ишетелгәндер дип, мин аңа әһәмият бирмәгән идем... Әле бүген кода да шул турыда сөйләп торды... Ул да әрәмәлек ягыннан урам аша үтеп киткән машина тавышын шәйләп калган... Әйе, ул да, таң алды иде, ди.

Мин бу яңалыкны шунда ук республика министрлыгыннан килгән милиция полковнигы Җәләевкә җиткердем.

– Яктыргач ук курсантларны текә яр әрәмәлегенә җибәреп, шул җирләрне җентекләп тикшерергә, ә водолазларны хәзер үк шунда күчәргә әзерли башлагыз, – диде ул.

Таң беленә башлаганда, җил тынып, яңгыр да басылды. Курсантлар, поход кораллары белән коралланып, текә яр әрәмәлегенә киттеләр. Матвей Петровичның да эшсез утырасы килмәде. Ул водолазларга юл күрсәтергә алынды. Ә полковник Җәләев водолазлар белән үзе җитәкчелек итәргә булды.

Мин капчыктагы «О» яки «С» хәрефенә карап, шул хәрефләрдән башланган фамилияләрне барлыйм. Инде бихисап күп җыелган Семенов, Сергеев, Сабировлар һәм Орлов, Обуховлар арасыннан безне үз машиналары булганнары нык кызыксындыра – аларны аерым бер төркемгә туплыйбыз.

Менә тагын телефон шалтырап куйды. Түбән Кама районындагы парикмахерскийларда тикшереп йөрүче иптәшебез икән.

– Фотоларны күрсәтеп чыктым, танучы табылмады, инде нишләргә? – ди ул.

– Монда кайтыгыз...

Әйләнә-тирәдәге шәһәр, район милиция бүлекләре белән дә өзлексез элемтәдә торабыз. Кайчан, нинди вакыйгалар булуы турында белешәбез. Кайбер җинаятьләрне шушы фаҗигагә бәйләп тә тикшереп карыйбыз. Еш кына прокуратурадан һәм министрлыктан шалтыраталар. Алар да борчыла. Вакыт үткән саен, киеренкелек тә арта бара.

Ниһаять, төшкә таба Алабугадагы инспекторыбыздан бик мөһим хәбәр алабыз. Ул миңле аякка педикюр ясаган мастерны эзләп таба, аннаң соң аның ярдәме белән мәрхүмәнең кем икәнлеген дә ачыклый. Ул техникум студенткасы егерме яшьлек Лиза Рязанова булып чыга... Кызның өч тәүлектән бирле күзгә күренгәне юк икән инде...

Мин бу хәбәрне начальникка әйтим дип, трубкага үрелгән идем, сискәндереп телефон шалтырады. Трубкадан полковникның, калын басынкы тавышы яңгырады:

– Табылды, экспертны тизрәк җибәрегез.

Без килеп җиткәндә, мәрхүмәнең гәүдәсе яр өстендә ята иде инде. Ярты мәет янында бөгәрләнеп беткән бер капчык белән шактый зур таш һәм ике ак кирпеч тә бар. Кыз яшькелт төстәге су керү киемнәреннән. Кулында сәгать. Муенында нечкә алтын чылбырга таккан зиннәтле брошка. Маңгаенда биш тиенлек бакыр зурлыгында гына күгәргән ярасы да бар. Кара чәчләре тасмаланып, нәфис муенына, күкрәкләренә чорналган. Тулы, ачык йөз, кечкенә борын һәм сызылып киткән кыйгач кашлар...

– Җәрәхәтләре җан биргәннән соң салынган, – диде эксперт һич икеләнүсез. – Ә аяклар пычкы беләи киселгәнгә охшый...

Операциянең бер өлеше шуның белән тәмамланды. Водолазлар – үз базаларына, ә курсантлар мәктәпләренә кайтып киттеләр. Без хәзер үзебезнең төп бурычыбызга – җинаятьне ачу мәшәкатьләренә керештек. Полковник Җәләев киңәше белән төп эш урыныбызны хәзер мәрхүмә яшәгән җиргә, Алабугага күчерергә булдык. Шунысы кызганыч, зур тәҗрибәле, акыллы остазыбызны Казанга чакырып алдылар.

…Лиза техникумның өченче курсында укыган, иптәш кызлары белән техникумның тулай торагында яшәгән, бернәрсәгә дә диярлек мохтаҗлык сизмәгән. Әти-әнисе бердәнбер сөекле кызларына үз ярдәмнәрен кызганмаганнар. Башка туганнары икенче шәһәрдә яшәсәләр дә, Лизаның иптәшләре, дус-ише, таныш-белешләре Алабугада шактый күп булып чыкты. Араларында кызга үч-ачу тотып йөрүчеләре сизелми шикелле... Ләкин кайда, кем белән соңгы тапкыр очрашкан соң ул?

Вакыт дигәнең су урынына ага да тора. Бишенче тәүлегебез үтеп бара. Инде бөтен техникум халкы белән очрашып сөйләшенде. Башка җирдәге таныш-белешләрен дә игътибарсыз калдырмадык. Дистәләгән машиналар һәм шоферлар тикшерелде.

Бүлмәдәш кызлары сөйләве буенча Лиза ялга каршы ниндидер танышларына керләрен юарга дип киткән һем шул китүдән кайтмаган – суга чумгандай юкка чыккан. Дөрес, шул кичне берәү аның ниндидер машинада йөрүен күреп кала. Кызганычка каршы, машинасына да, шоферына да игътибар итми. Кызның икенче көнне тулай торакка әйләнеп кайтмавына да зур әһәмият бирмәгәннәр. Чөнки мондый хәлләр беренче тапкыр гына түгел икән.

Менә алдыбызда чираттагы шаһит. Аның сүзләрендә безнең өчен шактый кызыклы хәбәр бар. Ул да ялга каршы Лизаны кемнеңдер машинасында күрә. Машина саргылт төстәге «Жнгули» була.

– Шоферы яшь кеше, хара туткыл йөзле, куе кара чәчле, кара свитердан иде, кабат күрсәм, бәлки танырмын да, – дип куйды ул. Аның сөйләве буенча шоферның рәсемен ясатабыз. Шәп килеп чыкты ул портрет. Бер караганда аннан әрмән милләтен хәтерләткән кеше сурәте дә чагылып кятә, бигрәк тә борын, күз тирәләре... Әлеге ачыш безне район хуҗалыкларындагы төзелеш тирәсендәге әрмән эшчеләрен дә барлап, тикшереп карарга кирәк, дигән фикергә этәрде.

Бу халык шактый күп хужалыклардагы төзелешләрдә эшли икән. Аларны, үзләренә сиздерми генә, исемлек буенча тикшерергә керештек. Беренче хуҗалыкта юк, икенчесендә дә, дүртенчесендә дә күренми. Бишенчесен тикшерәбез. Монда җиде кешедән торган бригада ак кирпечтән бер бина корып маташа. Яннарында машиналары да бар, ләкин без эзләгәне генә күренми. Китәбез дип торганда, үзәнлектән күтәрелеп килгән бер сары машина күренде. Менә ул тавышсыз-тынсыз гына килеп тә туктады. Миңа шофер бик ачык күренми, ә янында бите күзләре бик нык кына буялган бер яшь хатын кәнфит суырып утыра.

– Шул, – дин кинәт беләгемне кысты юлдашым. Минем дә күзләрем машинасыннан чыгып килүче шоферга төште: чынлап та охшаган бит, шайтан алгыры... чәче, бигрәк тә борыны нәкъ безнең рәсемдәге төсле.

Иң әүвал Рафик Хачикян янына утырып йөрүче тәти кыз белән җентекләп танышабыз. Нәтиҗәдә кәнфит суырып машинада җилләнеп йөрергә яратучы бу матур хатынның Лиза эшендә катнашы юк булып чыкты. Алар әле Рафик белән күптән түгел генә очрашканнар икән...

Ә Хачикяннан рәсми җавап алу шактый озакка тартылды. Ул үзенең Лиза белән таныш булуын яшермәде яшерүен, әмма теге көнне кич белән бергәләп машинада йөрүләреннән катгый баш тартты. Тик әлеге иптәшебезнең зирәк принципиальлеге генә безне уңайсыз, четерекле хәлдән коткарып калды. Ул теге көнне аларны кайда, нинди рәвештә күрүен һич икеләнмичә әйтеп биргәч, Хачикянның да «исенә» төште. Шуннан соң гына ул күзләрен очкынландырып кызу-кызу сөйләп китте:

– Сезгә билгеле икән инде, ләкин ышаныгыз, минем бер гаебем дә юк, – диде ул, кипкән иреннәрен ялап. – Мин аны төенчеге белән Судаковларга илттем дә, шуннан соң күргәнем юк, клянусь аллахом.

– Нигә соң баштан ук сөйләп бирмәдегез?

– Курыктым... Тик Лиза эшендә, билләһи, минем гаебем юк...

– Нидән курыктыгыз соң?

– Судаковларга колхозның бераз кирпечен саткан идем... Хачикян машинасында һәм яшәгән җирендә үткәрелгән тентүләр дә аны Лиза эше буенча шик-шөбһә астына куярлык нәтиҗә бирмәде.

Судаков. Судаков... Фамилияләре «С» хәрефеннән башланган һәм хуҗалыкларында шәхси машина тотучылар исемлегендә бу фамилия бер чагылып киткән иде инде. Ләкин хуҗаны күреп сөйләшергә туры килгәне юк әле. Чөнки ул күптән түгел генә семьясы белән икенче шәһәрдә яшәгән туганнарына кунакка киткән булып чыкты. Йортка керү белән игътибарыбызны Судаковлар ишеге төбендәге ак кирпеч өеме җәлеп итте. Ишекләре бикле. Күршеләре сөйләве буенча, алар атна-ун көн буена өйләрендә күренмиләр икән инде... Тукта, ә бу вакыт Лиза Рязанованың югалган вакытына туры килә түгелме соң?.. Әйе, эш урыннарыннан да барлап карыйбыз, анда да юк. Адреслар бюросыннан алган белешмә буенча, Судаковның эти-әнисе Можга шәһәрендә яшәвен белдек. Алар үзләре дә моннан ике ел элек Алабугага күчеп килгәннәр. Миңа шунда ук Можгага китәргә туры килде...

Без эзләгән ирле-хатынлы Судаковлар 35-40 яшьләрдәге кешеләр булып чыктылар. Икесе дә ачык чырайлы, мөлаем, сөйкемлеләр...

Менә гаилә башлыгы каршыбызда утыра. Җавап алабыз.

– Әйе, Лиза безнең гаилә белән якыннан таныш иде, безгә еш кына килеп, мунча керә, керләрен юып китә иде. Сишәмбе көнне дә кич килеп юынды ул, – ди Судаков, күзебезгә туп-туры карап. – Ашап-эчкәч, тулай торагыма кайтам дип чыгып китте... Хатын сестра булып эшли, ул көнне төнге дежурга барды... Әйе, шуннан соң күргәнебез юк. Аннан соң үзегезгә мәгълүм, без әтиләргә киттек, әнкәй авырый, үзегез да күрдегез...

– Лиза фаҗигасенә ничек карыйсыз? Аның белән нәрсә булуы мөмкин сезнеңчә?

– Кызганыч, әлбәттә... Ну, шуны көтәргә була иде... Хәерлегә булмаган. Әле грузин, әле әллә кем... Теге, ни, кызу халык бит алар, берни булса, пычак та ни... Әйе, ягъни үч алу, мәхәббәт маҗараларыдыр инде.

Тикшерүебезне дәвам иттерәбез. Судаковның күрсәтмәләрен хатыны да раслады. Аның ул көнне төнге дежурда торуы да хак. Бергәләшеп чыгып китүләрен күреп калучы да бар. Тик төенчек мәсьәләсе генә ачык түгел.

Судаковның әйтүе буенча, Лиза керләрен үзе белән алып киткән, ә күршеләре аны-моны шәйләмәгәннәр... Шулай да прокурорның рөхсәте белән өйләрен тикшереп карарга булдык.

Эшне ишек алдыннан башладык. Тавык кетәкләрен, ишек алларын, ак кирпеч тирәләрен тәмамлап өйгә керәбез. Хуҗалар өйдә булмаганда ишек-тәрәзәләр ябылып тору сәбәпле өй эче гаять бөркү һәм яңа буяу исе аңкып тора. Бүлмәләрне бер-бер артлы барлыйбыз, шифоньер, шкафлар, чемоданнарны тикшерәбез. Ул-бу күренми. Хуҗалар да борчылу-мазар сиздермиләр, тынычлар... Кухнядан әйләнеп чыктык. Иптәшем ванный ишегенең тоткасына тотынган гына иде...

– Гафу итегез, – диде, әлегә кадәр тыныч кына утырган хуҗа урыныннан торып, – хатынның эчке киемнәрен идәннән алып ваннага салырга рөхсәт итегез...

Без каршы килмәдек. Судаков салмак, төз адымнар белән килеп ванныйга керде. Һәм бөгелеп берничә чүпрәк-чапрак алды да, иптәшем алдында селки-селки, берәм-берәм ваннага сала башлады. Ә үзе сиздерми генә, ванна астындагы төенчекне сул аягы белән артка этеп куйды. Судаков кире урынына килеп утыруга, шул төенчекне алып, тикшерә башладык. Төенчектән ике ак кирпеч төрелгән Лиза киемнәре килеп чыкты. Өй эче бер мәлгә тып-тып булып калды. Иптәшем кирпечләрне китереп өстәлгә куйды да:

– Мәет яныннан табылганнарның ишләре, – дип сөйләнеп куйды һәм үткен күзләре белән Судаковка төбәлде. Шул чак һич көтмәгән хәл булды: хуҗа урыныннан торып безгә ташланды һәм ярсынып кычкыра-кычкыра төенчекне иптәшем кулыннан йолка башлады. Ул эше гамәлгә ашмагач, кухняның тәрәзәсеннән сикереп төшеп качарга маташты, бу нияте дә барып чыкмады, аннан соң ул шашынып кычкыра башлады:

– Мин үтердем, мин, мин... Мин кисәкләдем, шул кирәк иде аңа... Инде мине асыгыз, мине кисегез...

Мин хатынны күзәтәм. Искитәрлек. Бу тамашаны күреп, ишетеп утыручы хатынның йөзендә бер генә тамыры да кымшанмады.

Тимерне кызуында сугып кал, дигәндәй, иптәшем хуҗадан кабат сорау алырга кереште.

Судаков тирән итеп көрсенде дә бераз калтыранган тавыш белән сөйләп китте:

– Хатын белән чыгып киткәннән соң беравыктан Лиза кабат әйләнеп керде. Аның керләре онытылып калган булган икән. Мин аны өстәл янына чакырдым һәм без тагын 100-150 шәр граммны эчтек. Аннан соң, шул аракы йогынтысы инде... бәйләнә башладым, ә ул каршы килде... Йөрмәгән кешең калмады, кыланган буласың тагын, – дидем мин аңа көлеп. Ул мине нык кына этеп җибәрде. Мин артка китеп башым белән әйләнеп төштем. Шуңа бик нык ачуым кабарды, тыелып кала алмадым, шул чак кулга эләккән авыр йозак белән башына суктым... Аннан соң ваннага кертеп салдым. Нишләргә белмичә, каушап торган арада кызның сулышы тәмам өзелде. Аннан соң, кирпеч белән капчыкларга төяп, үз машинамда елгага илтеп ташладым...

– Ә кызның күлмәкләре, пычкы кайда?

– Алары да су төбендә.

Без яңадан елгага ашыгабыз. Ләкин бүтән бернәрсә дә таба алмыйбыз.

Кулга алынып нәкъ егерме көн узганнан соң Судаковны, прокурорның әмере белән, яңадан иреккә чыгардылар. «Тикшерү эшендә Судаковны җинаятьче дип танырлык дәлилләр җитеп бетми, аның күрсәтмәләре башка шаһитларның күрсәтмәләре һәм җинаятен раслаучы башка материаллар белән беркетелмәгән», – диелгән иде прокурорның карарында. Өстәвенә, мин җинаятьче түгел, милиция тикшерү эшләрен гаделлек белән алып бармый дип, Судаков прокурор исеменә хат та язып җибәргән.

Җәй үтеп бара. Ә Судаков иректә йөри. Республика прокуратурасыннан өлкән тикшерүче А.И. Петровский килеп җитте. Моңа без чиксез шатландык. Без эшебезгә яңадан тотындык. Менә без кабат Судаковлар өендә.

– Идәннәрне кайчан буядыгыз? – дип кызыксына Александр Иванович, килеп керүгә. Судаков дәшми, аннан соң: «Сезгә барыбер түгелмени?» – дип туры җаваптан тайпылмакчы була. Ә тикшерүче озын-озын сөйләшеп тормады, прокурорның санкциясен игълан итеп, идәннең бер-ике тактасын куптарып карарга кушты.

Такталарны берәм-берәм куптарып барабыз, ләкин ул-бу күренми. Алар элек тә тикшерелгән иде инде...

Аннан соң Александр Иванович бүлмәләрдәге җиһазларны элеккечә тезеп куярга киңәш итте һәм кайчандыр өстәл торган эзләргә ымлап сорап куйды:

– Мондагы өстәл кайда?

– Ул монда юк... Күптән ватып яктык инде без аны...

– Дөрес сөйләми Судаков... Ул аларны күптән түгел генә каядыр озаткан. Бәлки Можгагадыр? Ихтимал...

Өлкән Судаковларның болдырына килеп керүгә, минем күз почмакта торган сырлы, нечкә аяклы иске өстәлгә төште. Гади түгел, Вена өстәле иде ул, җиренә җиткереп ясалган. Җентекләп карагач, өстәлнең кайбер урыннарында вак кына кан таплары күренде. Икенче почмакта торган диванда да шундый ук таплар... Безне таңга калдырганы өстәл тартмасындагы канлы пычкы булды. Ә пычкы сабында бик ачык бармак эзләре ярылып ята иде. Ләкин...

Судаковнын куллары көрәктәй киң, бармаклары юан, ә бу эзләр үсмерләрнекедәй нечкә, димәк, алар башка берәүнеке. Кем бармагыннан калган эзләр соң болар? Менә бит, шайтан алгыры, тагын бер башваткыч килеп чыкты.

Безнең алдыбызда кабат ир белән хатын утыра. Сиздерми генә хатынны күзәтәм. Үзе тыныч күренсә да, сагаюлы, ләкин теге вакыттан бирле нык үзгәргән: ябыккан, күз төпләренда күләгәләр. Билгеле, кайгыргандыр дип уйлыйм, ни дисәң дә Судаков аның ире бит.

– Әйтегез әле, – ди тикшерүче, – намусыгыз сафмы сезнең?

Тынлык.

– Сезне берни дә борчымыймы?

Тагын тынлык...

Шул вакыт тикшерүче өстәл тартмасыннан ак кәгазьгә төргән бер төргәк алып хатын алдына ачып салды:

– Таныш булыгыз.

Ир белән хатын шунда ук алларында пәйда булган канлы пычкыга сихерләнгән кебек текәлеп тынып калдылар.

– Аңлатып бирегез әле, ничек итеп сезнең бармак эзләре бу пычкы сабында калган? – дип хатынга мөрәҗәгать итте тикшерүче.

Хатынның йөзе кинәт тимгелләнеп, кызарып чыкты, үзе бизгәк тоткандай теше-тешкә тими калтырана, ә бите буйлап күз яшьләре тәгәри башлады. Аннары бик авырлык белән генә телгә килде:

– Ба-баш-шта мин йозак белән сугып миңгерәттем аны. Чөнки икесен бергә тоттым... Аннан соң менә бу эт җан аны сулы ваннага салып тончыктырды.

Шул вакыт тәмам агарынып авызыннан төкерекләр чәчә-чәчә Судаков сикереп торды:

– Син... Син нәрсә сөйлисен, ахмак. Башсыз. Шул төргәк белән пычкыны онытмаган булсаң... Тавык баш. Шуны аралап маташам тагын... Э-э-эх, үзеңне дә шунда олактырасы булган...

– Гражданин Судаков, утырыгыз. Сезгә дә чират җитәр. –Тикшерүченең кырыс тавышы Судаковны айнытып җибәргәндәй булды. Ул урынына утырды.

Ә киемнәре кайда кызның?

– Тентү вакытында көлдән табып алган «молния»ләр Лиза киемнәреннән иде...

ХАТ

Билал хат көтә. Көнен, төнен өзелеп өйдән хәбәр көтә. Һәр көн саен эштән кайтуга, бар дөньясын онытып, бүлмә ишеге төбендә торган почта өстәле янына йөгерә. Отряд эштән кайткан җиргә көндәлек почта шушы өстәлгә җәелеп салынган була. Билал казармага кайтып кердеме, бернигә карамый этелә-төртелә шул өстәл янына йөгерә. Үз күзләренә үзе ышанмагандай, бар дикъкатен туплап һәрбер конвертны бармагы белән төртеп-төртеп барлап чыга. Ләкин көткән хәбәре – хат һаман юк та юк. Ул тирән көрсенеп куя. Күңелсезләнеп караваты янына китә. Шулай да, менә ничә айлардан бирле инде: «Бүген булмаса иртәгә килер»,– дип, аннары үзен юата иде ул. Әйтерсең лә ул хат аны бар борчуларыннан, йөрәген өзлексез талап торган күңелсез уйларыннан берьюлы аралап ташлар да, бер-беренә су тамчыларыдай охшаш бу «соры» көннәрен юкка чыгарыр кебек. Шыксыз, салкын тормышыннан йолып алыр кебек иде. Уйлап карасаң аның чыны, дөресе дә Билал өчен шулай иде шул.

Көтә. Хәленнән килсә, сулышы белән тартып китерер иде ул хәбәрне. Күп тә түгел бит, биш-алты сүз генә, һич югында, конверты гына булса да килсен иде. Чөнки дөньяда яшәү бәрабәренә тиң иде хәзер аңа ул хат.

Бүген таң алдыннан гына күңелле бер төш күрде Билал. Тавык төшенә тары керә дигәндәй, төшләрендә дә гел туган як күренеше: Әрәмәлек елгасында чиста, җылы суда балык өере уйный, әз генә вакыт эчендә ул ярты чнләк чамасы балык тотып алды, имеш. Балакларын сызганып кына тездән суга керде дә... Гаҗәп, кармагын салган саен уч киңлегендә сап-сары сазаннар эләгеп кенә тордылар...

Иртәнге төшен һәрвакыт хәерлегә юрый иде әбисе. Шуңа күрә көне буена өметләнеп, канатлангандай очып йөрде Билал да. Кичке якта күтәргеч краны ватылуга да карамастан, кайберәүләр кебек шатланып инструментын, эшен ташламады. Менгезгән измә әрәм булмасын дип, аска төшеп, дүртенче каттан үзе күтәреп кирпеч ташыды.

Моны күзәтеп торган булышчысы Сивков башын чайкап торды да, чертләтеп төкереп куйды:

– Моңа нәрсә булган, нашатырь сөрткән кебек этаждан этажга чаба,– диде.

«Чувак»ның (Сивковның кушаматы шулай иде) бу сүзләрен ишетүчеләр дәррәү көлеп куйдылар. Әмма урыннарыннан кузгалып, Билалга ярдәмгә килүчеләре булмады.

Билал кебек үк кирпеч төзүчеләр «Черки» белән «Кычыткан» исә, бетон измәсенә каткан мастерокларың чистарткач та бияләйләрен уа-уа дәшми-тынмый тәмәке пыскыттылар. Сафсата сиптереп утыручы «Чувак» янындагылары аның тапкыр мәзәкләреннән кешнәп вакыт уздырдылар. Кыскасы, барысы да тизрәк вакыт узганын, эш тәмамланганны көттеләр.

Сөйләсәләр сөйләделәр, көлсәләр көлделәр, тик Билал боларның берсенә дә игътибар бирмәде. Кирпече беткән саен һаман йөгереп аска төште, кочаклап күтәреп менде дә эшен дәвам итте: пөхтә җәелгән измә өстенә кирпечләрен рәт-рәт куеп, тигезләп сала бирде. Тимер әрҗәдәге бетон измәсе һаман әзәя, ә ак гәрәбәдәй тигез стена күтәрелә, һаман үсә барды. Билалның кызыл яулык белән кысып бәйләнгән маңгаеннан, борын очыннан, арык, көрәнсу битеннән тир ага иде. Изүе ачык төкле күкрәгенә, муеннарына тир белән бергә соры измә тамчылары ябышкан. Ул аларны сизми дә бугай. Мускуллары өзлексез хәрәкәтләнеп торган көчле кулларында измә, мастерок, кирпечләр генә чиратлашып туктаусыз уйнап, биеп торалар иде.

Менә ул учы билчәеп каешланган брезент бияләй сыртына арык битен, юеш кашларын, дымлы кара күзләрен сөртте. Баштан әрҗәгә, аннан соң кояшка күз салып алды. Кояш шактый түбәнәйгән иде инде. Көнбатыштан өелеп-өелеп соры болытлар өере кабарып, күтәрелеп килә. Йомшак, сабыр җил дә «үткенәя» төшкән, усалланган иде. Катылана башлаган измә дә тимер әрҗә төбендә генә калган. Билал бияләйләрен, мастерогын калдырып, сөзәк такта баскычны дөбердәтә-дөбердәтә, янә аска төшеп китте, Сивков аның артыннан карап торды да янында тәмәке көйрәтеп утыручы Давыдовка төртеп куйды:

– «Картлач», сез ахириләр, нәрсә булды бу «Белый»га? Кендеге ертылганын да белми эшли. УДОсына да ерак бит әле.

Аз сүзле, салмак кыяфәтле, олы яшенә карап «Картлач» кушаматы тагылган Давыдов исерек килеш авария ясаганы өчен өч елга хөкем ителеп эләккән иде монда. Инде икенче срокка 206 нчы статья белән утыручы «Чувак»ны ул бик өнәп бетерми иде. Сивковның соравын бөтенләй ишетмәгәндәй читкә борылды, җилкәсен сикертеп куйды.

– Нәрсә, «Картлач», телеңне йоттыңмы әллә, каз муеныңны җыерып утырасың? – диде явыз, әче телле «Кычыткан».

Бусы «Чувак»ның әшнәсе. Анысы да шул ук статья белән утыра. Мондый урыннарда ул да беренче тапкыр гына түгел. Кемгә дә булса кагылырга, аны ничек булса да кимсетергә ниятләсәләр, «Чувак» белән икәүләп тотыналар. Икесенең дә әле ярыйсы ук озак утырасыларын, тупаслыкларын яхшы белгәнгә, алар белән теш агартып, бәйләнешеп торучылар сирәк очрый. Болар белән бәйләнешеп, берәүнең дә үз эшенә зыян китерәсе килми иде.

– Әллә ояласыңмы, әнә үзеннән сора,– диде Давыдов кирпеч күтәреп менеп килүче Билалга күрсәтеп.

«Кычыткан» авызын кыйшайтып баскычка таба борылды:

– «Белый», син монда таштан аркан ишеп нужаланганда, синең хатының балалаган ди, дөресме шул?

– Белмим. Үзем дә кешедән генә ишеттем. Хат-хәбәр юк.

– Малаймы, кызмы?

– Малай, диләр.

– Кайчан ди?

– Өч айлык инде.

– Мала-ай... Кемнеке дип уйлыйсың инде аны? Предколхозныкымы? Сыерларга нәсел үгезе күк, колхоздагы бар нәрсәгә алар хуҗа. Хатының чибәр дә булса, шуның өчен утырткан да ул сине, гы-гы.

– Ахмак,– диде Билал, «Кычыткан»га әйләнеп тә карамыйча измәсен җәя биреп.

– Үзең ахмак. Синеке булса язу гына түгел, әллә кайчан фотосын да җибәрер иде. Монда сасуыңа бер ел инде, килү түгел, ләм-мим сүзе дә юк бит, ә?..

– Абруем шуның кадәр генә, димәк. Дөрес әйтәсең, «Кычыткан», чын ахмак булынган, валлаһи!

Билал мастерогының сабы белән салган кирпечен каккалый-тигезли тирән көрсенеп куйды. Аны кабат күңелсез уйлар өере биләп алды: ахмак кынамы соң? Коеп куйган җүләр. Хатыны, бахыр, таңнан-таңга билен турайта алмый чөгендер игә, утый, карый. Мәйданы да тулы бер кыр бит ул чөгендернең! Бер читеннән икенче чите күренми. Ялгыз башына – өч гектар. Кара яздан салкын, сазлы көзгә кадәр шунда бөкрәйгән килеш эшли. Башта чәчә, җәй буена берничә тапкыр утый, билчәннән чистарта, аннары һәрбер төбен йомшартып чыга, көзге пычракта аны ялгыз казып ала, олауга төйи. Гомумән, заводка озатканчыга кадәр җил-яңгыр, кар-буран дими, ялгыз башы да, ике кулы – көйләнгән конвейердай туктаусыз эштә ул. Ике ел эчендә күзләре эчкә батты, авызы-бите шыр сөяккә калды, куллары сөялләнеп, имән ботакларыдай какчаланды. Ә ул үзе? Бер ел туктаусыз эчте: кайткан җиренә сыер савылган, мал-туар белән бала каралган, керләре юылган, үтүкләнгән, ашарга пешкән, урыны җәелгән була иде. Эх-хе... Ул берәр көн барып хатынына булыштымы? Юк. Нишләде? Эчте. Акчасы булмаганда ашлык урлап сатты. Анысы да юк икән, тракторы белән берәрсенә берәр нәрсә китергән була иде. Салган баштан катып-мәлҗерәп өенә кайтып керер иде. Күңеле йомык булса булды, әмма хатыны аңа бер каты сүз әйтмәде, бахыр. Чәе кайнаган, юынырга җылы суы әзер иде. Бер ел тормышлары шулай саташулы төш кебек узды да китте. Кызына ике яшь тулды. Ул аны бер тапкыр бакчага алып бармады, алып кайтмады. Әйе, хатыны аны әбисеннән, әнисеннән татымаган игелектә яшәтте ләбаса! Әнисе бит аны биш яшь чагында әбисенә ташлап шәһәр кешесенә кияүгә чыккан. «Бер аерыла, бер кушыла, сине түгел, үз балаларын да юньләп карый алмыйлар әле», – дип әйтә иде әбисе.

Узган ел утызынчы август көнне аның исерек тормышына чик куйдылар. Бер трактор арбасы бодай сатканы өчен ул өч елга монда килеп эләкте. Нәрсә өчен урлады, сатты? Ачлыктанмы? Юк! Нужаданмы? Ул да түгел. Нәрсәгә генә соң? Эчәргә! Эчкән саен: төпсез базга әйләнә барган, әмма һаман туймас бугазын чылатып, үз-үзен белештермичә бишенче почмак эзләп, саташып йөрер өчен сатты... Хатыны әйтмәде түгел, әйтте. Кисәк-косак айнык чагында алдына утыртып, күзләренә карап әйтте:

– Ташла, бетәсең,– диде.

Дусларыннан аерыла алмады: берсе – сул як күршесе, икенчесе – тракторда эшләүче алмашчысы иде. Кайдан гына табып бетермәделәр шул мышьяк сыекчасын! Һич булмаса, хаҗәтен «тутыру» өчен дип, колхоз малына кул сузудан да тартынмадылар. Урлашып тотылган көнне милициягә килеп хатыны нибары өч сүз әйтте:

– Намуссыз икәнсең, Билал.

Шуннан бирле күрешкәннәре дә, язышканнары да юк. Хәтта судта да булмады. Авырып больницада ята диде аклаучы-адвокат.

Монда килеп яши башлагач ай-һай нык, тирән уйланды Билал. Менә инде елга якын күңелендә кайнап торган шундый газаплы уйларга, мондагы нурсыз тормышка, тупаслыкка түзеп, тешен кысып яши, йөрәген учында тотып сабыр итә, түзә. Берәүләре карта уенына бирелә, икенчеләре «чефир» дип аталган куе чәй эчүдән туган «саташулы бәйрәмнән» ямь табарга тырыша. Билал эшкә, хезмәткә бирелде. Өйдән кош теле кадәр генә кәгазь кисәге алсам тәмәкесен дә ташлыйм дип үзенә-үзе сүз бирде, шуны көтә, шуңа өметләнеп яши. Хатны үзе еш яза. Җавап алмаса да атна саен диярлек язып тора. Җавап кына юк. Улы туганын да Давыдов хатыны аша гына белә алды. Ярый, хет аның хатыны килгәләп тора. Авыллары янәшә. Андагы хәбәрләрне ул сөйли...

Кайтып керүгә Билал, бернигә карамыйча, бәрелә-сугыла тагын шул өстәл янына чапты. Калтыранган куллары белән, башкаларны этә-төртә, һәрбер конвертны барлап чыкты... Аннан соң, аскы иренен тешләгән хәлдә, тәмам-күңелсезләнеп караватына килеп ауды.

Бераздан кичке ашка барырга тавыш бирделәр. Билалның аппетиты да, торып китәрлек хәле дә юк иде. Аның кузгала алмый ятуын күреп «Кычыткан» әйтеп куйды:

– Ярар, миңа күбрәк калыр. «Белый» барып җитте, арт ягын күтәрерлеге калмаган, тәмам чегән атына әйләнде, гы-гы...

– Юк, син белмисең,– диде «Чувак»,– ул чукча эте кебек, туңган ит йоткан! Хәзер бер атна ашамаса да була....

Сивковның булмаган җире, белмәгән нәрсәсе юк. Эт җигеп көн күрүче төньяк халкы, аның сөйләвенчә, махмайларын ике тәүлеккә бер генә тапкыр ашаталар, имеш. Һәр эткә нибары баш бармак зурлыгындагы туңган ит телеме бирелә, ди. Әлеге туң кисәк ашказанында эри башлагач, эт үзен нык сыйлангандай, бик тук хәлдә хис итә икән. Шул тәэсирдән эт халкы, тәүлекләр буе ач торса да, һич ару-талуны сизми чана өстери, ашау турында уйлап та бирми, ди.

Билал яткан җиреннән генә Давыдов алып кайткан ипи белән салкын котлетны чәйни-чәйни уйланып ятты. Менә ул күңелен биләп торган уйлары тәэсиреннән һаман аерыла алмыйча, авызын кыйшайтып, башын чайкап куйды. «Менә сиңа иртәнге матур төш... Иртәнге төш һәрвакыт хәерлегә, имеш...» Төше, шулай да, шатлыклы иде: чиста җылы су, яшеллек, кошлар сайрый, кәккүк кычкыра. Ярларында чәчәкле яшел үлән, бөдрә талларга ышыкланып челтер-челтер көмеш су агып тора...

Көмеш инеш, кайдандыр ерактан, урмандагы кизләү тауларыннан башлана. Калын урманны кичеп, киң кырларны үтеп, авылга җиткән саен киңәя, саегая, җылына килә. Ә сөзәк тау турысындагы киңлектә балык та бар: кәрәкә, сазан, эчтәрәк чуртан да йөзә...

...Берзаман әбисе юктан дулап китеп, табагач белән кыйнап чыгаргач (мондый хәлләр еш кына була иде аларда), кичке як булуга карамастан, елгага китте Билал. Сөзәк тау чоңгылында су җылы иде. Кармакларын ипләп салды. Салмак кына яңгыр сибәли, ә балык озак көттермәде, тиздән чәпәк-чәпәк сазаннар каба башлады. Ул, бирелеп китеп, балакларын сызганды да тагын эчкәрәк узды. Монда инде чуртан оясы, узган җомгада шәп-шәп чуртаннарны шушыннан каптырып алган иде. Җим салырга өлгермәде, шул вакыт тау өстендә ниндидер кызның елау катыш иңрәп кычкырганы ишетелде. Кемнедер җәберлиләр, дип, Билал өскә ташланды. Караса: Әлисә! Аяклары пычранып балчыкка буялып беткән. Ак ситсы күлмәге нечкә юеш тәненә ябышкан. Юеш сары чәчләре тузгып битенә, муенына, иңбашларына сибелгән. Ул үгез бозаулары артыннан дип килгән икән. Ә тегесе кызга таба мөгезләрен аска каерып баскан да, кузгалырга уйламый да, ара-тирә башын чайкап кына алгалый. Белә бугай кем белән эш иткәнен. Әлисә елап беткән. Билал йөгереп килгән уңайдан кармагының сыгылмалы кәкере сабын тузгак башлы тискәре үгезнең симез сыртында нык кына уйнатып алмасынмы. Көтелмәгән яктан кисәк кенә дөмбәчләп алгач, күзен кызартып торган текә маңгай куркудан, үзе дә сизмәстән, «ба-ак» дип үкереп җибәрде һәм койрыгын болгый-болгый, артлы-башлы сикерә-сикерә авылга таба ташланды.

Билал белән Әлисәгә бу гаять тә кәмит күренде: баскан урыннарында әйләнә-әйләнә эчләре авыртканчы көлделәр. Билал кызның еш-еш талпынып торган нәфис борын канатларына, алга салынып төшкән маңгай чәчләренә, түгәрәк зәңгәр күзләренә яңа күргәндәй булып карап-карап алгалады. Бер класста, бергә укыдылар ич, ничек соң ул аны элек күрмәгән, аның бу сөйкемлелегенә игътибар итмәгән!

Рәхәтләнеп көлеп туйгач, кызга ул кармак сабын китереп тоттырды:

– Тагын көйсезләнә башласа, арт сабагын шушының белән укытырсың, – диде.

Шул вакыйгаларны күңеленнән кичереп, Билал кабат башын чайкап куйды. «Менә сиңа иртәнге төш»... Әйтерсең лә аның газаплы пошынуларында, инде көтә-көтә көтек булып та һаман килмәгән хатка иртәнге төше гаепле иде. Кемдер алдаган үзен диярсең.

Аннан соң колхоз председателенә язып җибәреләчәк (бу турыда күптән уйлап йөри инде) хаты турындагы уйларына бирелде. Тик ничегрәк башларга?.. «Хөрмәтле Әзһәр Нәбиевич!» дип башларгамы? Юк, хәзер хөрмәтле дия аламы соң ул аңарга? Хак ич, үзенә күпме игелек иткән алтындай кешене мыскыллады бит, ахмак. Шул комбайннан агызган бодайны амбарга кайтарып бушатса соң... Әйе, болайрак, гадәтирәк итеп: «Иптәш председатель...» дип язасыдыр. Хәер, бусы бигрәк тә кәҗүнни инде... Хөрмәт... Әгәр болай дисә: «Әзһәр абый»... Шулай хәерлерәк булыр. «Әзһәр абый, мин монда, сез әйтмешли, кеше кайда, нинди ситуациядә булса да кеше булып калырга тиеш дигәнчә эшлим. Көндәлек нормамны икеләтә үти барам. Дәүләтебезнең экономик нигезен – сугыш булдырмауны шул рәвештә ныгытырга тырышам. Хәзер аракы минем өчен сасыган агу, җиде кат җир астына күмдем мин аны. Хәтта, куе чәй дә минем өчен дошман, әле тәмәкесе дә...» Хәер, тәмәкене искә алу нигә кирәк инде аңарга?.. Эх-х, шул бер арба бодай, шушы колония киртәсе булмаса... Элеккеге кебек үк алдына килеп, күзенә туры карап, ни турында сөйләсә дә оялмас иде. Күпме ярдәм иткән кешесен район күләмендә мыскыллады бит, зәгыйфь. Әзер җылы почмагы бар иде, кызы бакчада йөрде, үзенә яңа трактор бирделәр. Шул алмашчы кыек Гайфи котыртмаса, ул бодайны, акчасына кызыгып, бәлки сатмаган да булыр иде. Билал Гайфине судта телгә алмады, күрсәтмәде. Ул зәгыйфьне дә гаиләсеннән аерып алганчы, үзенең монда олагуы да бик җиткән иде инде аныңча, һич югы инде тагын котырынып, кеше котыртып йөрмәсен анда, аңа да ипләп кенә язарга кирәк булыр. «Монда яшәве шикәр түгел! Кыек тәре, килеп эләксәң белерсең: нахак сөйләүдән дә, ялганлаудан да биздерәләр монда» дияр. Әйе, аның әкиятенә колак салсаң, һаман мес-мес меселдәп әле уң күршеләре Исмәгыйльне хурламакчы бит хәшәрәт: ул синең Әлисәң янына йөрмиме, янәсе. Кайвакыт үз малае белән яследән Билал кызын да алып кайта иде Исмай. Гайфи сөйли торгач Билалга ул да ошамады. Шул сүзгә ышанып ул Әлисәсенә чак кына кул күтәрми калды. Эх, җүләр... Әбисе әйткән бик дөрестер, ахры; кулдагы бармаклар кебек, кеше язмышы, кеше тормышы да тигез түгел, әнә, изге җан Исмайга нинди аждаһа хатын эләккән бит! Хатынының һәр көн ни булса да даулап ажгыруына ләм-мим бер сүз каршы әйтү юк. Бахырның көне, төне эштә үтә. Җәен колхозда, кышын шабашкада йөреп эшли. Өй эчен инде чит илдә ясалган гарнитур белән тутырды, төсле телевизор алды, затлы келәмнәр, бәллүрләр кайтартты. Инде машинага акча җыя... Ә хатыны телендә Исмай һаман ялкау, булдыксыз, «ясалышы килмәгән», имеш. Хәер, берзаман Исмәгыйль дә, котырып китеп, ә юаштан юан чыга диләр, аждаһасын чак кына кәфенгә төрми калды. Елан теле, мамык юрганын да кузгата алмыйча, ике атна буена дару гына суырып ятты. Рәхмәт төшкере, һаман шул Әзһәр Нәбиевич, ул юллады, йолып калды егетне. Югыйсә Исмайга да Билалның бүгенге язмышы тиясе иде.

Казарма эче янә җанланды, ир-егетләр берән-сәрән ашханәдән кайта башладылар. Ыгы-зыгы купты: кемнеңдер һәр көн кичке ашка пешерелә торган әче кәбестә шулпасы ашказанына ябышкан, теңкәсенә тиеп, шул ачуын китергән. Ул лагерь начальнигының тәэминат буенча урынбасарын сүгә, әйтерсең соңгы майкасына кадәр чишендереп, аны яшәреп күпчегән кәбестә суына батыра-чумыра уксуслап һәм тозлап-борычлап хак юлга чыгармакчы. Ә берсе, имеш, аш бүлүче «әрекмән колакны» алдауга ирешкән. Икенче рәт барып ялган контрамарка белән «өстәмә өлеш» алып олкынганчы тыгына алган икән. Анысы шатлыгыннан ат кебек кешни. Кемнәрдер, бик тирән сер астында өйдән килгән «күчтәнәчне» бүлешеп, кайдадыр, күз-колак күрмәс-ишетмәсрәк җирдә шуны йотарга дип үзара мыгырдашалар... Берсе исә ниндидер дәртле, җиңел көйгә сызгыра-сызгыра сабын, порошокларын күтәреп, эчке киемен, аяк чолгауларын юарга чыгып китте.

Әйе, аштан кайтканнан соң һәркем үз эше белән шөгыльләнде. Кемдер киемнәрен-керләрен юа, күзәтеп кенә аларны киптерә. Кайберәүләр мышный-мышный хат яза. Кемнәрдер килгән хаттагы яңалыкларын иптәшләре белән уртаклаша. Тыңласаң, кызык, әллә нинди хәбәрләр керә колакка. Әнә ич Давыдовка сеңлесе яза: кичке мәктәпнең география укытучысы Ольга Семеновна үз классында укучы Андрей исемле егеткә кияүгә чыкты, дигән, һе, кичке мәктәптә шул өйләнердәйләр генә укый да инде. Ә менә бер колхозның быел һәр гектардан кырыгар центнер бодай уңышы алуы кызыграк. Председательгә Ленин орденыннан да ким бүләк булмаска тиеш дип сөйлиләр икән авылда. Уңышы чын уңыш булса андый бүләк тә жәл түгел.

Ә «Чувак»ларның, әнә, үз ишләре, гадәттәгечә, үз почмагында ул да ләчтит сата:

– Бер заман, таксида эшләгән вакыт, төнлә соң гына гаражга кайтып киләм. Менә, гад булыйм, шул вакыт каршыга кулын болгый-болгый яшь кенә бер хатын килеп чыкмасынмы. Билгеле инде, тормоз рычагына кул-аяк белән генә түгел, баш белән дә басам сыман. Чыгарып куйган юлыңа, узып китмәссең лә. «Мил, пардон»,– мәйтәм. Бу кереп арткы утыргычка утырды. Көзгедән күзлим: о-о-о! Ул буй-сыны, аяк-куллары дисеңме; көләч йөз, кыйгач кашлар, уймактай ал иреннәр, аккошныкыдай нечкә, нәфис муен. Эх-х, гад... Ә күзләр, күзләр! Күктәй зәңгәр, диңгездәй төпсез алар. Мин генә түгел, анда машина үзе төшеп батарлык. Хәзер дачага алып китә инде дип өметләнеп барганда (элек тә шундыйларны утырткалаган идем ул юлда): «Шеф, үзәккә куала», – ди бу. Ике квартал узарга өлгермәдем, кинәт иңемә тимер көпшә салкыны кагылды. «Тыныч кына утыр, красавец»,– ди бу, елан кебек ысылдап. Акыллы булсаң, озын гомерле дә булырсың, янәсе. Әгәр идрить-хитрить итсәң, мисез чүлмәгеңне шундук челпәрәмә китерәм, дип, муен төбенә шундый иттереп берне тондырды ки, күзләрдән ут көлтәләре сибелде, гад. Куллар калтырый, күз аллары караңгылана башлады. Кыскасы, бер өй янында сагалап торган ике сукбайны чемоданнары белән вокзалга илттем дә чак кына котылдым болардан. Теге еланы төшкән чакта гына минем яка астына ниндидер кытыршы кәгазь кисәге тыгып калдырды. Кайткач алып карасам.., шытырдап торган йөзлек. Билләһи, гад булыйм!..

Бүген тагын хат алган Давыдовның күңеле көр. Хатын укыган арада гына ул әйтеп куйды:

– Кемгә нәрсә, «Чувак» телендә акча да, кызлар. Шул булса, диң-лиң-лиң, дөнья киң аңа.

Тыңлап торучылар дәррәү көлешеп алдылар. Казарма эче әкренләп тына барды. Кайбер почмакларда утлар да сүнде. Хырылдаган тавышлар ишетелә башлады. Бүлем-киртәсез иркен ятак һавасына аяк чолгаулары, керле кием, тир исләре таралды. Шул вакыт Билал янына «Картлач» килеп басты. Бераз мышнанып, таптанып торгач, аңа конверт сузды.

Билал башта һич ни аңламыйча, бер Давыдовка, бер конвертка каранып, урыныннан кузгала алмый ятты. Аңа хат дисәң, өстәлдәге бүгенге почтаны башлап үзе барлады ич. «Кычыткан» әйтмешли, аңа бүген дә ач төннәрендә төшләренә кереп йөдәткән «крендель», ягъни ноль генә иде бит, ә бусы нинди конверт соң?

Башын күтәреп аңа күз салган иде, бөтен тәненнән көчле ток үткәндәй булды, үпкәсе тын юлына килеп капланды, йөрәге бәргәләнергә, өзгәләнергә тотынды. Неужели Әлисәсеннән!!

– Нәрсә диләр әле, сюрпризмы, зур призмы? «Чувак»лар кулына эләккәнче дип, мин алып тыккан идем,– диде «Картлач» акланган сыман.

Билалның тамагы ачлыгы да онытылды, көнозын кирпеч ташып алҗыганы да юкка чыкты. Ниндидер җиңел бер ыргым белән кузгалып, очып кына аягына басты. Давыдовның иңеннән кочып, аның күптән юньләп кырынмаган, наждак кебек кытыршы чигәсенә яңагын куеп алды. Менә бит иртәнге төше! Җылы, чиста суда алтындай сары, симез чабаклар тотуы... Дөрес, күңелен икеләнү, борчылу, шикләнү кебек хисләр дә тырнап куя, әмма хаттан җылы хәбәр шатлыклы сүзләр чыгуына да өмете зур иде. Хәерле булсын берүк! Ялгышлыгын, хатасын аңлап, күптәннән кат-кат гафу үтенде, Әлисәсе дә төшенгәндер, шәт...

Ул, пиджагын да кимичә, ашык-пошык, аулакка, кызыл почмакка юнәлде. Ут кабызды. Калтыранган куллары белән кабаланып конвертны ачты. Ак кәгазьгә тырыш кул белән тәфсилләп язган түгәрәк, матур хәрефләр тигез гәрәбәләрдәй тезелеп киттеләр күз алдыннан. Җаны бер рәхәтләнеп, бер шик-шөбһәләнеп өй хәбәрләрен комсызланып йотарга әзерләнде. Әлисәсенең, кайдандыр тирәннән, күкрәк түреннән чыккан тыныч, ачык тавышы чыңлый башлады колагында. Сүзеннән, фикерләреннән үк ачык сизелеп тора, аның тын алуы, хат аша әңгәмәсе дә Сөлчә агышы кебек тигез, ипле, салмак.

Өйләнгәч тә әбисе әйткән иде: «Бәхетең булыр әле, ходай язса, Әлисәсе дә әнисе кебек сабыр. Сафның нәкъ алтынына эләктең. Аның әнисе дә баш түбәсендә казыклар очласаң да ләм-мим димәс иде».

Ләкин хатынының саллы, салмак әңгәмәсен рәттән укып барырга тәкате-түземе җитмәде Билалның. Ике адымын бер итеп атлагандай, ул хат буйлап баштан «йөгереп» узды. «Нәрсә бар анда, кирәкмәс артык хәбәр юкмы?..»

Давыдов хатыны узган юлы килгәнендә картының колагына гына пышылдап калдырган: «Әлисә түбәсендә козгын күләгәсе, күренгәли, имеш, яңа зоотехник аның тирәсендә әйләнә ди...» Юк, андый гайбәтне кабул итә алмый, чөнки Әлисәсенә нык ышана Билал. Ышануын ышана да бит, ара-тирә күңеленә сугылгалый торган караңгы шик-шөбһәләр вакыт-вакыт, сазлык бакалары кебек, төрле яктан гөберди башлый, түз генә...

Ул хатны йотылып-йотылып карап, укып чыкты, уф-ф, ул-бу сизелми, шөкер. Әлисәсенең назлы тавышы җай гына агыла да агыла. Ул тыныч, ул сабыр, барысын да тәфсилләп яза. Әйтерсең лә бергә күңелле яшәгән вакытлары. Гүя ул эштән соң, арып кайтканнан соң, ләззәтләнеп өстәл артында ашап-эчеп утыра, ә Әлисәсе почмакта савыт-сабалар юа-юа җай гына сөйләшеп тора диярсең. Әйтерсең лә, Билалы судка да тартылмаган, бу зинданда да утырмый. Әйе, бу турыда ләм-мим бер сүз дә юк иде.

«Үзебез исән-саулар. Эшлибез. Син киткәч, Исмәгыйльнең Әлфиясе кибеткә эшкә кергән иде, хәрәм малга кызыгып документларын буяп, зур җитмәүчелек ясаган. Үзе кулга алынды. Машиналарын, мебельләрен, келәм, бәллүрләрен кырып алдылар. Бик жәл дә, терсәкне тешләп булмый шул. Исмәгыйль нишләргә дә белми инде. Ни хәл генә итеп бетәрләр. Балалары бездә, мин карыйм әлегә. Безнең өчен борчылма, әбиең дә, әни-әтиләр исән-саулар. Туган-тумачалар арасында аерым хәтәр хәлләр юк. Сине көтәбез. Дустың Гайфетдиннең правасын алып «Беларусь»ыннан сөрделәр. Ике йөз илле сумга штрафка тарттылар. Тагын бер эчкәнеңне күрсәм, ике елга таш чыгарып, укол белән дәваланырга озатам, дигән участковый үзенә. Гайфетдин баласын кочаклап, антлар эчеп, үкси-үкси елаган.

Нәрсә яза идем әле, ә-ә... Әйе, әйе,– дип бер урында таптанып торгач, Әлисәсе монысын да теркәп куйган, – йөри-әйләнә кемдер тирәмдә... Күрше хатыны тирги үземне, кайчан кайта әле ул исерегең, алма кебек гомереңне салкын мендәр кочып уздырасың, имеш. Күрер күзгә акыллы кебек үзе, иреннәрен буяп, бик матур киенеп йөри. Тфү... Исемен-телен, әби әйтмешли, иманын-денен шулай ансат кына алмаштырып йөрүчеләргә шаккатам мин. Мине якын күреп түгел, киресенчә, кеше көлкесенә калсынга шундый киңәш бирә бит ул. Кеше дөньяда бер генә яши, имеш. Вакытында дөньяның җилкәсенә атланып яшәргә тиеш, имеш. Шуның хакына балаңны, атаң-анаңны, хакыйкатьне һәм иреңне дә сат, имеш. Бу нәрсә була инде? Бу тыштан матур күлмәк киеп, ирен буяп, ә эчтән хайван дәрәҗәдәсендәге культуралы курчак булырга гына кала бит инде. Сүз куертып торырга арам юк иде. Рәхмәт кенә дидем... Инде артыгын да яздым бугай. Ярый, белеп тор. Әлегә хуш. Кызың да сагына, әбиең дә, улың белән мин дә сагынабыз. Октябрь бәйрәменә бәлки яныңа барып чыгарбыз әле...»

«Чыгарбыз әле, чыгарбыз әле...» Билалның колагыннан һич китмәде гүзәл җырдагы кебек шул татлы сүзләр. Ул төне буена керфек какмады: «Чыгарбыз әле!» Әлисә бер сүз ычкындырсамы, үтәми калмый инде. Әбисе әйткәндәй, шөкер Тәңрегә, төшем уң икән ләбаса. «Чыгарбыз әле!» Йокы качты, ару-талу бетте. Төне буена керфек какмады. Кырып-кырып бүлмәнең идәннәрен юды, күлмәк-керләрен, оек-чолгавычларын чайкый-чайкый таң аттырды. Үзенекен генә түгел, хәтта бүлмәдәшләренең чолгауларын да порошоклап юып, агартып, тышка элде. Иртән торып карагач, «Кычыткан» булып ул да аның бу эшенә хәйран калды. Элек йокы вакытында идән-керләр юып йөргән Билалдан «тётя Мотя» дип, өзлексез авыз ерган «Кычыткан» түзмәде, һавада очкан ак казлардай бауда җилфердәп торган чиста керләрне күреп, тумбочка янында торган Билалга карап-карап торды да, бер сүзсез-нисез килеп аны кочаклап алды һәм шул килеш ялт итеп борылып чыгып та китте. Ә икенче көнне бүлмәдәгеләр өчен тагын да шаккатарлык хәл булды. Иртә торган җирләренә трусик белән майкадан гына калып, кулына юеш чүпрәк тоткан хәлдә, «Кычыткан» дүрт аякланып үзе идән юып йөри иде. Ул карават, тумбочка асларын ышкып-ышкып юып йөргән арада бүлмәдәгеләр, тавыш-тынсыз гына сөлгеләрен эләктереп, аяк очларына гына баса-баса, юынырга чыгып киттеләр...

Ә шул иртәдән алып Билал секунд, минутларын сәгатькә ялгап, Әлисәсе белән күрешәчәк шатлыклы көннәрен санарга тотынды...

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]