Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Янар тау. ШШ.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.14 Mб
Скачать

«Сур« операциясе

(Повесть, хикәяләр, юрист язмалары)

Кара күлмәкле «гүзәлкәй»

Лейтенант Малашевский җинаять эшләнгән урынның һәр карыш җирен җентекләп тикшереп чыкты. Ләкин, күзлек пыяласыннан башка, игътибарга лаеклы берни дә таба алмады.

«Бу пыяланың җинаять эшенә катнашы булыр, шәт»,– дип үзен тынычландырды ул һәм әлеге «табыш»ны җыеп куйгач, янәшәдәге йортларның берсенә таба атлады. Аны кичә төнлә җинаятьчеләргә юлыгып, җиде җиренә пычак кадалган, күп кан югалтканлыктан һаман аңына килә алмый больницада яткан Назаровның хәле бик борчый иде. Врачлар Назаровка катлаулы операция ясадылар һәм аның гомерен саклап калу өчен көрәшне туктатмадылар.

Таң ата башлады. Урамнарда машиналар хәрәкәткә килде, тәрәзәләрдә бер-бер артлы утлар кабынды. Әмма җинаять булган урын тирәсендәге йортларның күпме ишекләрен шакып карамады инспектор, нәтиҗә күренмәде. «Ләкин бит кемдер төнлә ашыгыч ярдәмгә шалтыраткан,– дип уйлады ул эчтән генә.– Димәк, ул кешенең җинаятьчене дә күреп калуы ихтимал».

Эзләгән табар дигәндәй, йөри торгач Малашевский икенче кат балконына иртәнге саф һава суларга чыккан бер әбине күреп алды:

– Исәнме, әби. Әйтегезче, зинһар, якын-тирәдә телефон юкмы икән?

– Ул сиңа нигә кирәк булды әле?

– Милициядән мин, әби. Больницага ашыгыч шалтыратасым бар иде.

– Ә-ә-ә... Алай булгач, йөз егерменче квартирага рәхим итегез.

Малашевскийга ишекне әлеге әби үзе ачты.

– Хәле әлегә үзгәрешсез,– дип җавап кайтарды Назаровны дәвалаучы врач телефон аша. – Ләкин пульсы уңайлашып бара...

– Рәхмәт.

– Кичә төнлә йоклап булмады,– дип сөйләп китте әби.– Кешеләргә дөнья тар була башлады: кычкырышалар, сугышалар. Урамда якты бит, балконга чыккан идем...

– Кайда, кайчан? – дип түземсезләнеп сорап куйды инспектор.

– Төнлә. «Корчагин» тукталышыннан ерак түгел сугыштылар. Яннарында бер кыз да шәйләнә иде.

Әбигә рәхмәт әйткәч, Малашевский милиция бүлегенә ашыкты. Ул юлда барышлый ук күзлек пыяласы һәм трамвай тукталышындагы кыз, элегрәк Сомовны талау очрагы арасында нинди дә бәйләнеш юкмы дип уйлана-уйлана барды.

Сомовны моннан бер атна элек төнлә шул ук «Корчагин» тукталышы янында, рестораннан кайтып килешли талаганнар иде. Караклар шул хәтле көтмәгәндә һөҗүм итә, Сомов егылганда үзенә суккан егетнең бик таза гәүдәле булуын гына абайлап кала. Ул чакта әлеге җинаятьне күптән түгел генә төрмәдән кайткан Абалакин фамилияле кеше ясаган булырга тиеш дип уйлаганнар иде. Ләкин моның дөрестән дә шулай булуын раслый торган дәлилләр табылып җитмәгән иде әле. Шулай да ике җинаять өчен дә уртак охшашлык игътибарны җәлеп итмичә калмый. Сомов таланганда да җинаятьчеләр тирәсендә озын күлмәкле, күзлекле, коңгырт чәче иңбашларына ишелеп төшкән яшь кыз-хатын чуала бит.

– Күрәсең, ике «эш»не берләштерергә туры килер, – дигән карарга килде инспектор, милиция бүлегендәге үз бүлмәсенә кайтып янә шул материалларны карап чыкканнан соң.

Бераздан ишекне шакыдылар.

Бөтен базар тирәсен актардык, тикшермәгән кешебез калмады, тик әлегә сөендерерлек нәрсә әйтеп булмый, иптәш лейтенант, – диде курсант Артелин, ишектән керә-керешкә.

Артелин дружиначы егет һәм Сомов белән берлектә кичләрен рестораннарда, көндез җәмәгать урыннарында дежурлык итә – күзлек кигән теге «серле» кызны эзләү белән мәшгуль иде.

Тагын ике көн узды. Инде шәһәрдәге барлык кафелар һәм рестораннар тикшерелеп бетте, элегрәк эшләнгән охшашрак җинаятьләр үзара чагыштырып каралды, шикле дип табылган уннарча кешеләр тикшерелде. Тик каядыр яшерелгән йомгак очы һаман күренми иде. Ихтимал, җинаятьчеләр нык яшеренеп өлгергәннәрдер. Шәһәр зур, халык күп. Ә бәлки, яңа җинаять эшләргә әзерләнеп ятуларыдыр.

Моңа һич кенә дә юл куярга ярамый, ашыгырга кирәк иде.

Бераздан Малашевскийны җинаятьчеләрне эзләү бүлеге начальнигы үз бүлмәсенә чакырып кертте:

– Менә, танышып чыгыгыз, – диде ул, ниндидер кәгазь бите сузып.

Әлеге кәгазьдә: «Сезне кызыксындырган Абалакин, Чиләбе халык суды карары нигезендә, үзенә тиешле срокны утырды. Бу вакытта үзен бары тик начар яктан гына күрсәтте: колониянең эчке режимын даими үтәмәде, иптәшләрен җинаятькә котыртты, күз-колак булып тору мәҗбүри» дигән юллар язылган иде.

Ә иртәгесен иртүк Малашевский больницага яралы Назаровның хәлен белергә китеп барды. Авыруның бите, биләүдәге баланыкы кебек, ак бинт белән чорналган иде. Палатасына милиция сотруднигының килгәнен белгәч, сөйләшүне үзе башлады:

– Тыңлыйм сезне?..

– Бер-ике сүз белән генә аңлатып бирегез әле, сезгә ни булды?

– Ресторанда бер кыз белән танышкан идем... Кайда эшлиме? Тәрҗемәче бугай... Эһе... Кыяфәте? Яшь, чибәр... Эһе, күзлектән. Урамга чыккан гына идек... Исеме В... Ва...

Авыру күзләрен йомды. Малашевский уйлана-уйлана урамга чыкты. Ул тәрҗемәчеләрнең тышкы элемтә идарәсендә эшләвен белә иде инде. Шуңа күрә тиз генә эш урынына ашыкты. Әлеге идарәнең кадрлар бүлегенә шалтыратып, 20-30 яшьлек тәрҗемәче кызлар турында белешмәләр әзерләп куюларын үтенде, Валя яки Вера исемле тәрҗемәчеләр белән аеруча кызыксынырга кирәклеге турында искәртергә дә онытмады.

Ул трубканы куярга өлгермәде, телефон тагын шалтырады. Курсант Артелин хәбәр итә иде. Аяк киемнәре кибетендә теге шикле кызга тап булуларын, аның артыннан бер атна элек бәлагә юлыккан Сомовның күзәтә калуы турында хәбәр итте. Лейтенант Малашевский әлеге группага ярдәмгә тиз генә резервтагы кече инспектор Федяевны җибәрде.

Күзәтүчеләр байтак вакыттан соң шикле кызның «Яшьлек» кинотеатрында кичке сеанска өч билет сатып алуы, ләкин «иптәшләре» килмәгәнлектән, «Язмыш» исемле кинофильмны ялгызы гына карарга мәҗбүр булуы, ә хәзер исә унсигезенче комплекстагы тулай торакка юнәлүе турында хәбәр иттеләр. Ә тагын бераздан тулай торакка килүчеләр язылып барыла торган вахтер кенәгәсе белән танышкач, баягы кызның исем-фамилиясе дә билгеле булды – Симонова Валерия Аркадьевна...

Адреслар бюросына шалтыратып, инспектор Симонованың кайда яшәвен ачыклауны үтенде. Җавап озак көттермәде. Аннан күренгәнчә, В. Симонованың шәһәрдә пропискасы юк һәм ул беркайда да эшләми булып чыкты. Менә сиңа «тәрҗемәче»...– дип көрсенеп куйды Малашевский эченнән генә һәм җинаятьне ачу буенча кичекмәстән үтәлергә тиешле чаралар турында уйлана башлады. Симоновага «кармак» салып карарга кирәктер, күрәсең. Әгәр аның җинаятьтә дөрестән дә катнашы бар икән, һичшиксез, «чиертмичә» калмаячак.

Малашевскийның теләген хуплагандай, тиздән Симонованың тулай торактан чыгуы һәм янә «Яшьлек» кинотеатрына таба юнәлүен хәбәр иттеләр.

Тагын ярты сәгать чамасы үттеме-юкмы, «яңа гына чит ил командировкасыннан кайткан яшь инженер» булып киенгән инспектор Малашевский «Яшьлек» кинотеатрына таба якынлашып килә иде инде. Өстендә кесәләре замоклы нейлон куртка, «кычкырып» торган ачык буяулы галстук, джинс чалбар, калын табанлы ботинка дөрестән дә аны чит ил кешесенә охшатып торалар иде.

Бераздан Малашевский һәм ике дружинник Симонованы куып җитте. Әлеге дружинниклар, алдан уйланылганча, Симоновага «бәйләнергә тиешле хулиганнар» ролен үтәргә тиешләр иде.

Ул арада алар «эшкә» дә керештеләр. Симонова куркуыннан чырылдап кычкырып җибәрде, каушаудан булса кирәк, кулыннан сумкасы төшеп китте. Шуны гына көтеп торган «инженер» Малашевский, нахакка җәберләнүче кызны яклап, Симонова белән «хулиганнар» арасына килеп тә керде. Кыз, инстинкт буенча, яклаучысына елышырга ашыкты. «Хулиганнар», теләсә кая тыгылырга яраткан егеткә яный-яный, озак кына теш кайрап тордылар да «таярга» мәҗбүр булдылар.

– Ә сез кыю егет икәнсез, – дип беренче булып сүз башлады Симонова, бераз тынычлангач, һәм танышу йөзеннән кулын сузды, – Вика.

– Сезнең кебек бәлагә тарган гүзәлкәйгә ярдәм кулы сузмый калырга мөмкинме соң? – дип, салпы якка салам кыстыруын дәвам итте «инженер», – исемегез дә бик матур икән: «Виктория» – латинча җиңү дигән сүз.

– Үземне яклаучыга минем дә әҗәтле булып каласым килми.

– Шәһәрегез белән таныштыру йөзеннән бераз машинада йөрү һәм ресторанда кичке аш. Әгәр шулар үтәлсә, әҗәтегез түләнгән дип саный аласыз.

– Ә сез мондагы түгелмени? «Шәһәрегез» дигәнгә күрә әйтүем...

– Дөрес сиземлисез, Тольяттидан мин. Чит ил командировкасыннан кайтып килешем. Бер дустым монда яши иде. Ләкин ул өйдә юк, каядыр китеп өлгергән, күрәсең.

– Сез командировкада кайда булдыгыз?

– Гамбургта... – диде «инженер» һәм кызга үзе ясаган беренче тәэсирне тагын да ныгыту-тирәнәйтү өчен күкрәк кесәсеннән ялангач хатын-кыз рәсеме төшерелгән авторучка чыгарды. – Менә... истәлегем булсын.

– Ой... Менә бу сюрприз дисәң дә сюрприз.

Юмарт «инженер»ның кыйммәтле «Мальборо» сигареты, ялтыравыклы үзкабызгычлары кызның күзен бөтенләй камаштырды.

– Ә минем баягы тәкъдимемә ничек карыйсыз?– дип сорады егет, тимерне кызуында тукмаклап.

– Булмаса булган икән... Кичке тугызда «Дружба» рестораны каршында очрашыйк, алайса,– диде сөрмәле күзле сылу, борыныннан затлы сигарет төтенен бөркеп.

– Данке, зер гут. Ауф фидер зейн.

Нәтиҗәнең нәкъ шулай чыгасына икеләнмәгән иде ул. Гаҗәпләнү-сокланудан башы әйләнеп киткән Симонова бары:

– Кич белән очрашканга хәтле,– дияргә генә булдыра алды, «көмеш» тырнаклы нәфис кулын болгап.

Кичен тәмәке төтене тулган ресторан залында аларны джаз-оркестр шау-шуы каршы алды. Вика Симонова талчыбыктай сылу гәүдәсенә килешеп-сыланып торган озын итәкле кара күлмәк кигән иде. «Дөрестән дә, егетләрнең башын әйләндерерлеге бар икән шул моның»,– дип уйлап утырды «инженер» эченнән генә.

Бию вакытында, ниндидер сәбәп табып, Симонова каядыр чыгып керде.

– Кемгәдер шалтырата,– дип пышылдады Артелин, узып барышлый.

Үзенекеләрне тикшерә, күрәсең. Аның дусты Абалакинның таза гәүдәле булуын да, үзе белән һәрчак пычак тыгып йөрүен дә белә иде инде инспектор. Шуңа күрә һәр көтелмәгән хәлгә әзер булып торырга кирәк иде.

...Үзенең әшнә-дусларына бүген Симонова үзгәрешле, сәер күренде. Алдан сөйләшенгәнчә, телефоннан шалтыратырга тиеш иде, анысын да эшләмәде, алар белән сәламләшергә, сөйләшергә теләмәде. Чөнки сөйләшенгән гамәлгә карата аның үз фикере, үзе өчен файда күрердәй мавыктыргыч уйлары туды. «Әгәр аңа үзем генә ия булсам, әсир итеп күңелен били алсам (андый хәлләр булгалады инде, минем өчен кыен мәсьәлә булырга тиеш түгел ул), инженерның заграничный әйберләренә киң юл ачылачак бит. Ялт-йолт килеп торган затлы кабызгыч «Гелиус»лары, «Вэктиш» ручкалары гына түгел, бәлки түше «чигүле» фирменный футболкалар һәм джинслары да бардыр әле...»

Әйе, Гамбург кадәр Гамбургтан авыз күтәреп, буш кул белән генә кайтмагандыр. Бәхетле язмыш җиле белән аяк астына ук килеп ауган чикләвекле имән булып чыгуы бар бит аның. Шул фирменный джинс-сминс, сумка-күлмәкләр дип кайчаннан бирле авыз суларын корытып йөри ләбаса. Шуларга өметләнеп чит ил «спецлары» бер-ике инженер белән дә танышып карады. Хәтта Артур Гейзе дигәне «фатирландыма алып китәм», дип теш агартып та йөргән иде. Тик командировкаларының вакыты чыгуга ул кешеләр хәбәрсез-нисез югала тордылар. Әллә үзен алар өчен күңелле ысулдан тәкъдим итә алмады, әллә бөтенләй икенче хаҗәт эзләгән сукбайларга гына тап була торды. Ә бит иптәш кызларының кайберләреңә андый бәхетле язмыш туры килде. Берсе хәзер Парижда, икенчесе Лиссабонда. Элек аларның хатлары еш килде, бик мавыктыргыч, күңелле язалар иде. Хәзер генә нигәдер сирәкләттеләр. Анясы, Парижга киткәне, үзебезнең посольствога барганлыгын әйткән иде соңгы хатында. Кайтырга тели, имеш, сагына, дурочка. Эх, мин булсам, Париж кадәр Парижга барып эләксәм, кайтыр идемме... Ярый, миңа аннан өлеш чыкмады инде, бу Гамбург кунагына мөлаем, игътибарлы була белергә кирәк. «Монысыннан бәлеш пешмәсме?»– дип өметләнә иде инде Виктория һәм шул карарын тормышка ашыру юлына да басты: бик тә татлы, мөлаем елмаю белән инде аның озаклавыннан боега да башлаган «инженер»ы янына килде. Ләкин, фу, дьявол, анын артыннан тегеләрнең дә берсе елан кебек ысылдап калды: «Тизрәк бул, кадерлем, вакыт уза, көтәбез күптән...» Их-х, черт, юк шул, үз иркендә түгел ул.

Кыз күңелсезләнеп егет янына килде:

– Вакыт соң икән инде, җыена башлыйбыз,– диде ирексезле елмаю белән.

Менә рестораннан чыгу вакыты да килеп җитте.

– Безгә киттекме?– дип Симонова, һәм, җавапны көтеп тормастан, «инженер» егетне яңа гына салынган биек йортлар арасына алып кереп тә китте.

Кинәт йорт почмагыннан аларга таба шикле шәүләләр атылды һәм инспектор, саклану чарасы буларак, җиргә чүкте, ләкин баш түбәсенә сугудан барыбер котылып кала алмады. Ул килеп туган хәлне яхшы аңлый иде, шунлыктан каршылык күрсәтмәскә, ә аңын югалткан кешегә сабышырга карар итте.

– Кияү әзер,– дигән мыскыллы көлү тавышы ишетелде. Бераздан Малашевский беләгеннән электрон сәгатьне салдырып алуларын сизде. Ә кайсысыдыр кесәләрен капшый иде.

Кинәт аяк тавышлары ишетелде. Төнге караңгылык пәрдәсен ертып, фаралардан төшкән көчле нур көлтәләре тирә-якны яктыртты.

– Кулларыгызны күтәрегез! Урыннардан кузгалмаска!– дигән яңгыраулы боерык тавышын ишеткәч, талаучылар тизрәк табан ялтырату җаен эзләделәр. Тик үзләренә таба өч яктан төбәлгән пистолетны күргәч, әлеге боерыкка буйсынмыйча булдыра алмадылар...

Милиция бүлегенә китерелгәч, җинаятьчеләрнең чын йөзе ачыкланды. Бер атна элек үзен талауда катнашкан Абалакинны Сомов бик тиз танып алды.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]