- •Шамил шәйдуллин
- •Янар тау
- •Детектив әсәрләр остасы
- •«Чүлләр буйлап җәяү йөрдем...»
- •«Сур« операциясе
- •Кара күлмәкле «гүзәлкәй»
- •Таң атканда
- •«Сур» операциясе
- •Тынгысыз бер төн
- •Вена өстәле
- •Алгы сызыкта
- •Бүре өнендә
- •Янар тау (Шигырьләр, поэма) һаман истә
- •Нурлы хәят
- •Мәңгелек тирәк
- •Күз карашың, әнкәй
- •Изге теләк
- •Тукайга
- •Садә күңелемдә
- •Янар тау
- •Утырышчылар
- •Хаклык! дèеп мећ кат Сèрат кèчтем,
- •Гыйбрәт
- •Рухи хәрабәләр
- •Дөньямны сүндермәче
- •Татлы моң булып
- •Айсы-ылу-у
- •Ул да өзелеп сөя дисәләр...*
- •Љзелеп кала язмышлар
- •2001, Декабрь. Мећ бурычлы
- •Соћгы сулыш
- •Шамил шәйдуллинның басылып чыккан китаплары
«Чүлләр буйлап җәяү йөрдем...»
(автор сүзе)
Байтак еллар элек булды бу хәл.
– Нәрсә, егеткәй, әллә шофер булырга исәпме? Әнә күпме алар. Кәкре муенлы айгырлар кебек кешнәп торалар. Рәхим итеп, теләсәң кайсысын сайла.
Минем һаман сүзсез, кыюсызрак торуымны күреп, шофер «ЗИЛ» маркалы яңа машинасының ишеген ябып яныма ук килде:
– Нинди запчастьлар кирәк? – диде һәм кыска җиңле яшел күлмәгенең күкрәк кесәсеннән сигарет чыгарды, миңа да тәкъдим итте.
– Рәхмәт, тартмыйм. Мин, абый кеше, икенче йомыш белән, сезнең машинагызны барларга килдем. Кичә төш вакытында «Май комбинаты» борылышында бер яшь егетне ниндидер машина бәреп киткән...
Шоферның туткыл мөлаем йөзендә кызыксыну катыш борчылу билгеләре күренде.
– Пажалысты, тикшерә бир. Син милициядән, димәк.
– Гафу итегез, дружиначы гына. Безне заводтан милициягә ярдәмгә җибәрделәр. Миңа сезнең автохуҗалыкны барлау бурычы йөкләнде.
– Ә теге мескен егет үзе исәнме соң?
– Исәнен исән дә, бик авыр хәлдә больницада ята диделәр.
– Тикшер, энем, тикшер, ипләп барла,– диде агай, бөтенләй үз кешедәй теләктәшлек белән.
Мин «ЗИЛ» үзбушаткычның тимер әрҗә тирәләрен, арткы тәгәрмәч яннарын барлыйм. «Карагач, тәфсилләп карарга инде, бу машинага кабат әйләнеп кайтырлык булмасын»,– дип уйлыйм, командирның киңәшен искә алып. Машинаның алгы ягындагы тимер челтәрен, буфер өсләрен, тәгәрмәч өстендәге канатларын да күздән кичерәм.
Минем эшлекле кыяфәт белән бик җентекләп каранып, капшанып йөрүем шофер агайны да нык кызыксындырды бугай. Алгы тәгәрмәчнең көпчәкләрен тикшереп-карап торганда, ул минем янга чүгәләде:
– Берәр нәрсә таптыңмы әллә? Кичә бу машинада минем алмашчым Гаип эшләгән иде.
– Юк, аерым нәрсә күренми. Җәберләнүченең изелгән велосипедында кара буяу эзләре бар.
Автохуҗалыкларга чыгып китәр алдыннан безне ГАИ инспекторы бүлмәсенә чакырып, тиешле күрсәтмәләр биреп, бераз нотык укып алганнар иде. Инспектор кабинетында саргылт сирәк чәчләрен артка җибәреп тараган, текә маңгайлы, очлы борынлы бер капитан да бар иде.
– Өлкән тикшерүче Кадер Сорурович Әбраров,– дип таныштырды ул үзен. – Егетләр, иң беренче таләп шул,– диде капитан, яшькелт күзләре белән һәммәбезгә аерым-аерым тукталып. – Тикшергән һәрбер транспортыгызны энәсеннән җебенә кадәр җентекләп барлагыз, маркасын, номерын да яза барыгыз, аңа кабат әйләнеп кайтырлык булмасын. Белегез, лачыннарым, тикшерү-барлау, кешеләргә рәсми сораулар бирү, кызыксыну, белешмәләр юллау кебек гамәл белән тик махсус белеме һәм моңа хокукы булган хезмәткәрләр генә шөгыльләнә. Сезгә – комсомолларга, чиктән тыш җаваплы зш йөкләнә. Кешеләр белән аралашып, вазифагызны үтәп йөргәндә тупаслык, дорфалыкка юл куелмасын, моны исегездән чыгармагыз. Сез гаять түземле, сабыр, игътибарлы булырга тиеш. Тикшерүченең хезмәтен печән кибәненнән шырпы эзләү, я булмаса энә белән кое казуга тиңлиләр,– диде.
– Бөтенләй өметсез эш икән,– диде иптәшем Костя Лукин. – Энә белән кое казудан да күңелсезрәк эш бармы икән дөньяда? Бәлки, кибәннән шырпысын эзләп карарбыз! Кибән тирәсендә җиләсрәк тә була, суын да табарбыз, ә?
Икенче иптәшем, без өчәү идек, тегенең кабыргасына төртеп алды:
– Лыгырдап утырма инде, вакыт уздырып. Үлеп эчәсе килә, эх, бер бокал салкын сыра эчсәң... Тизрәк урамга чыгыйк, юкса эсседән кендегең җебер монда...
Өстәлдә иелә-сыгыла эшләп утырган җилләткеч тырышуына да карамастан бүлмәдә гаять бөркү иде, ә тышта тагын да эссерәк бит. Капитан да ак кулъяулыгы белән муеннарына, яка асларына кагылып алды.
– Һай, егетләр, кибәннең зурлыгы да, коеның тирәнлеге дә өркетмәсен сезне. Иренми эзләсәк, һичшиксез табылачак ул машина. Курыккан сагаеп, биле авырткан янтаеп йөрер, ди халык. Ә тырышмыйча ярамый, күгәрченнәрем, бер гаепсезгә яшь егетнең каны коелган... Бездән сагаеп, качып йөрүчене тәфсилләп эзләсәгез үзе сезнең кулга килеп керәчәк. Районнан ук чыгып таймаган булса,– диде ул соңгы сүз итеп.
– Машиналар бик күп бит ул, энекәш. Ничек барын да карап, барлап чыга алырсыз икән,– диде миңа шофер агай, борчылып. – Аннан соң тимер-томыр янында бик эссе дә бүген.
Эссесен чынлап та эссе инде, мазут исе катыш кайнар һава сулыш алганда тын юлларына сылана кебек. Бигрәк тә монда – биек коймалы, машиналар белән шыгрым тулы бетон җәелгән мәйданда. Әз генә җил искәне дә сизелми, ләкин мин сер бирмәскә тырышам. Кичә җирән мыеклы, ачык йөзле капитанның төгәл чагыштыруы нык ошады миңа.
– Эзләсәң табылмый калмый: биле авырткан янтаеп, гаебе бары сагаеп йөрер, – дим, аныңча. – Ашыгасы юк, якшәмбе көн минеке...
Әлеге агайның «ЗИЛ»ы белән эшне тәмамлап, аның номерын язам да, саубуллашып, чираттагы машина – зур «Урал» янына киләм. Бусы инде бүген мин караган егерме икенче машина иде. Әлеге «Урал»ның тимер әрҗәсеннән төшкән күләгәсенә чүмәшкән хәлдә, үз-үземнән көлеп куям: әйдә, әйдә, сынатма! Мыекбай капитан әйтмешли, кибәннең зурлыгы да, коеның тирәнлеге дә өркетмәсен, хәрәкәттә – уңыш, егетем...
«Урал»дан да шикле эзне тапмыйм. Кичә рейста булган янә ике машинаны барлап, блокнотка теркәгән арада, кояш түбә өстенә үк менеп кунаклады. Аппетит булмаса да, якындагы ашханәгә сугылып, тиз генә капкалап килдем. Тамак ялгаганнан соң көч кереп киткәндәй булды. Яңа дәрт белән рәттән торган ике «МАЗ»ны тикшереп, өченчесенә күчәм. Кабат баягы «ЗИЛ» шоферы килеп басты яныма.
– Биле авырткан янтаеп, җинаятьче сагаеп йөрер, дисең инде. Моны бик каты әйттең бит әле син, егет,– диде ул, күзен чекрәйткән хәлдә тәмәкесен көйрәтеп.
– Мин түгел, капитан Кадер Сорурович шулай ди.
– Ну, барыбер төгәл әйтелгән. Каракның башындагы бүреге яна, димәк... Яшел буяу әсәрен күзлисең, ә качып китүченең ниндирәк машинада булуын чамалыйсызмы соң?
– Юк шул. Җәберләнүче башы белән бик нык егылган, бер нәрсә хәтерләми.
– Алай булса, менә нәрсә, туган! Кичә берәү аулак урында мотоцикл буяп ята иде.
Агай тавышын бөтенләй әкренәйтте, аның күзләрен очкынландыра-очкынландыра серле сөйләшүе миңа да тәэсир итте булса кирәк:
– Кем ул? Нинди мотоцикл, кайсы урында? – дип төпченә башладым.
– Тыңла... Бүген селекция станциясеннән кайтып барам. Мотор нык кызды, көчкә Гарун шарлавыгына килеп җиттем. Машинаны туктатып, чиләк белән чишмәгә төштем. Анда, үзең беләсең, шуның кадәр җан рәхәте: һавасы саф, җиләс, тирә-юне ямь-яшел чирәм, чәчәкләр, куе таллар, әрәмәлек. Туйганчы салкын су эчтем, юындым да бераз челем тартып алырга утырдым. Шул вакыт таллар ягыннан кинәт нәрсәдер каты шакылдап-шартлап куйды. Барып карасам, зәңгәр төстәге яңа «Урал» мотоциклы янында бер ир кеше йөри. Кара күзлек кигән. Кулында пумала һәм пыяла банка белән краска. Үзенә, күрер күзгә, егерме биш яшьләр тирәседер, уң кулы бинт белән уралган. Тәгәрмәч янына чүгәләгән килеш алгы канатын буяп маташа бу. Минем уйга да кермәде, мин әйтәм, кеше ял итәргә килгән, мотоцикл рәтли. Менә хәзер генә сез әйткән сүзне уйладым әле... Гарун шарлавыгына кадәр килмәсә соң... Сагаеп качкан, димәк...
– Рәхмәт төшкере,– дидем абзыйның күзләренә туры карап. – Сезнең исемегез ничек, абый?
– Нурали...
Калын җилкәле, кырыс йөзле, көчле куллы бу гади эшче кеше ничектер якын, кадерле күренә иде инде миңа. Нурали абзыйдан ишеткән яңа хәбәр ничектер өметле, кызык күренде минем өчен. Шайтан алгыры, белмәссең тагын... Монда юкка вакыт уздырып, интегеп йөргәнче...
– Ул кешенең кыяфәтен күреп кала алмадыгызмы, мотоцикл номерына әһәмият бирмәдегезме, Нурали агай?
– Юк, күрә алмадым шул. Ул миңа яны белән тора иде. Аннан соң уйламадым да бит...
– Рәхмәт...
Мотоциклларны барлау иптәшем Костя Лукинга йөкләнгән иде. Мин эшемне бүлеп милиция бүлегенә ашыктым. Кирәксә милиция дежуры ярдәмендә Костя белән элемтәгә керергә мөмкин иде. Тик дежур бүлегендә күңелсез хәбәр көткән мине. Костяны кайдан табасы дип соравыма каршы сержант:
– Дусларың эшне бетереп, салкын душтан сон инде кайтып киттеләр,– диде дежур ярдәмчесе. – Тамаклары бик кипкән икән, берәр урында салкын сыра булмасмы дип тә сөйләнделәр, шуны эзләп, рәхәт чигеп йөрмиләрме икән.
– Ишкәннәр икән ишәк чумарын, берсе янтыкны, икенчесе куркакны эзли киткәннәр инде алайса,– дидем мин дежурга моңсу гына шаяртып.
Нишләргә инде дип торганда гына дежур бүлмәсенә капитан Әбраров килеп керде. Аңа Нуралидан ишеткән мәгълүмат турында сөйләп бирдем, тикшергән машиналарның номеры теркәлгән блокнотны да суздым. Ул блокнот битеннән күзен йөртеп алды да минем иңемә кулын салды.
– Иртәгә сәгать сигездә мине шушында көт, начальникка керәбез, зур йомыш бар,– диде. – Ә хәзер әлеге гаражга кайтып, ахырына кадәр эшеңне бетереп чык. Ул хуҗалыктагы машиналарның бөтенесен дә барламый торып, икенче җиргә күчмибез. Бу безнең хезмәтнең төп таләбе. Ә мотоциклист өчен рәхмәт. Аны эзләү чарасын үзем күрермен.
Капитанның яшькелт күзләре тагын да яктырып, нурланып киттеләр...
Автохуҗалыкка кайтып, мин караңгы төнгә кадәр шунда эшләдем. Ә иртәгесен сәгать җидедә, тикшерелгән машиналар исемлеген тоткан хәлдә, милиция бүлегендә идем инде. Иртәрәк булуга карамастан капитан Әбраров та монда булып чыкты. Ул мине үз кабинетына чакырды. Сүзне озакка сузмыйча, миңа эчке эшләр бүлегендә эшләргә тәкъдим итте. Мин төгәлрәк уйлап, җавабымны әйтергә өлгермәдем, кабинетка өлкән яшьтәге чал чәчле подполковник килеп керде һәм ачык елмаеп миңа таба атлады:
– Миңа Кадер Сорурович барын да сөйләп бирде, молодец, котлыйм,– диде ул көчле киң учы белән минем кулны кысып. – Беренче карлыгачың белән тәбриклим. Теге егет «Урал»ын юкка гына буяп маташмаган Гарун шарлавыгына кадәр барып... Нишлисең, халык канына сеңгән тискәре гадәтләр һаман яши әле. Аяныч, билгеле, ну факт. Мотоциклчы егет сөйгәне өчен башкача көрәшерлек мөмкинлек тапмагач, шул рәвештә көндәшен юк итү юлына баскан... Рәхмәт... Нык булыштың безгә. Бүген сине комсомол комитетына чакырырлар. Безгә инициативалы яшь кадрлар кирәк... Армия хезмәтеңне монда узгансың, мондагы урын-җир, гореф-гадәт белән яхшы таныш икәнсең. Гомумән, безгә килеп үкенмәссең дип уйлыйм. Белмәгәнегезне өйрәтербез...
Кыскасы, шушы сөйләшүдән соң бераз вакыт узгач та мин Төрекмәнстан ССР, Ялатан шәһәр бүлегенең участок инспекторы булып эшли башладым. 1966 елның азагы иде бу. Яңа эш белән яңа хокуклар гына түгел, яңа бурычлар да килеп туды. Эш-хезмәт барышында күп укырга, күп белергә кирәк иде. Минем өчен, һич уйламаганда, көтмәгәндә гадәти, гади тормышның икенче өлеше – элек үзем әллә ни әһәмият тә бирмәгән эчкечеләр, әрәмтамаклар, хулиганнар һәм башка шундый тип халык белән өзлексез кайнап яшәү тормышы башланды. Аларга карата профилактик чаралар куллану гамәлендә бүлек башлыгы булышса, җитди законнар, Кодекс җыентыкларын үзләштерүдә тикшерүче капитан Әбраров ярдәм итә иде. Аның булышлыгы белән тиздән мин Төрекмәнстан ССР Җинаятьләр кодексының аерым үзенчәлекләре белән дә танышып өлгердем.
Бер ел эшләгәч, читтән торып МВД Югары мәктәбенең Ташкенттагы филиалына укырга кердем һәм капитан Әбраров кулы астында тикшерүче булып эшли башладым. Кадер Соруровичның миңа беренче киңәше шуннан гыйбарәт булды: «Тикшерү-барлау процессына килеп тарыган һәрбер кеше, кайчандыр синең белән минем шикелле үк, әнисеннән ялан туган, ярдәмгә мохтаҗ нарасый булган. Каракмы, хулиганмы, я башка тип җинаятьчеме ул, иң әүвәл аларны юлдан яздырган, ягъни аларны җинаятькә этәргән сәбәпләрне ачарга, шуларны тәфсилләп өйрәнергә һәм аларның икенче берәүләрне дә җинаятькә этәрерлек тискәре йогынтыларын бетерү өстендә армый-талмый эшләргә. Кешеләр язмышына, чүлдәге саксаулга караган кебек, битараф булмаска...» Мин олы иптәшемнең ышанычын һәрвакыт акларга тырыштым, билгеле. Гомумән, Кадер Сорурович белән эшләве уңай иде: акыллы, гадел, сабыр, бервакытта да юк-барга тузынмас, ярсымас, әйтәсен салмак төшендереп, ипләп кенә әйтер иде. Ул чакта да без эшләгән районның оператив халәте киеренке, эш җитәрлек иде. Аннан соң җинаятьчеләрнең еш үзгәреп торуы да нык йогынты ясый иде. Мәсәлән, кыш айларында җылы якларга җыелып килгән җыен эшсез, кайгысыз йөрүче алаканатлар аркасында урлашулар күбәеп китә, ә җәй айларында исә автоаварияләр кискен арта иде. Җәй көннәрендә авариянең күбәю сәбәбе эсселектән булгандыр, мөгаен.
Дөрес, кулдан килгән профилактик чараларны алдан күрергә тырыша идек без. Әмма болар белән генә әлеге үзенчәлекләрне бөтенләй бетерү мөмкин түгел иде. Барыбер һәр айда уртача җиде-сигез җинаять эшен тикшерергә туры килә иде. Шуның өстәвенә районның территориясе дә бик күләмле, киң иде. Чүлгә чыгып китсәң, бер-береннән дистәләрчә чакырым ераклыкка сибелгән кышлакларны эзләп йөри-йөри тиз генә әйләнеп кайтырмын димә инде. Кайчагында ул юлларда көннәр, тәүлекләр генә түгел, атналарның ничек агып китүен дә тоймый каласың. Ул араларны бигрәк тә кыш көннәрендә үтүе бик яман иде. Көн сүрелгәнче берәр түбә астына килеп ышыклана алмасаң, төнге сахрада ялгыз калуы бер дә күңелле түгел. Озыи юлларда кеше-кара сирәк очрый, хәрәкәт бөтенләй диярлек тукталып кала иде. Шуңа күрә ишәк арбасындамы, аргамакка менепме, яисә дөя өркәчендә дисеңме, караңгы төшкәнче, тизрәк берәр почмакка сыенырга ашыгасың. Чүл буйлап җәяү йөргәнем дә булды. Хәзер, мөгаен, техника күп заманда, алай түгелдер инде.
Бер мәлне, наркотик матдә сатып, спекуляция белән шөгыльләнүче берәүнең эшен тикшергән вакытта, миңа ерак даладагы кечкенә кышлакка барырга туры килде. Кышкы усал челлә көннәре булса да, машина белән барасы иткәч, җиңел киемнән генә идем. Юлда машина ватылу сәбәпле, көн яктысында кышлакка барып җитеп булмады. Салкын җилле далада төн буе диярлек җәяү бардым. Ә икенче көнне, эшне тәмамлап үзебезгә кайтып җиткәнче бөтен тәнгә, күкрәк эченә ут капты, тавыш бетеп, тамак аслары шешеп чыкты. Бик нык салкын тигән икән үземә.
Капитан Әбраров больницага барырга үгетләсә дә, каршы килдем. Бу эшнең тикшерү срогы бетеп килә, ә мәшәкате күп иде әле. Кичкә таба хәл бөтенләй мөшкелләнде, көчле ютәлләүдән корсак тиреләренә кадәр авырта башлады. Кадер Сорурович миңа карап-карап торды да бер чокыр кайнар куе чәй ясап бирде.
– Менә шифалы кайнар чәй эч тә кайтып ял ит, дәвалан,– диде.
...Гомер шулай уза торды. Укулар да тәмамланды. Язмыш җиле 1975 нче елда мине туган якларга, үзебезнең Кама буйларына ташлады. Гигант колачлы зур төзелешнең айкалып-чайкалып кайнап торган чагы иде. Яңа ак кала үсеп килә, аның тирәсендә, җидегән йолдыз кебек, җиде завод балкый башлады. Бөтенсоюз яшьләр төзелеше, удар төзелеш...
Әмма әлеге шанлы төзелеш тирәсендә буталып йөрүче ут-күз, алаканат сукбайлар да аз түгел иде. Хулиганчылык, урлашу, кыйнашу, кеше талаулар, дәүләт малын үзләштерү дисеңме – барысы да бар иде. Квартиралар сатып, шуннан табыш табып яткан Исаев группасы һәм тирә-як авылларга кыйммәтле җиһазлар, төзү материалларын законсыз сатучылар хакында шәһәрдә байтак сөйләделәр. Бу эшләрне ачуда мин дә катнаштым. Шәһәрнең БХСС бүлегендә бер ел эшләгәннән соң мине Уголовный розыск начальнигының урынбасары итеп күчерделәр. Монда инде фронттагыдан бер дә ким түгел иде. Көнне төнгә, атналарны айга кушып ялсыз-йокысыз эшләсәк тә, кирәгенчә тиз генә өлгерүе кыен иде. Техника, көч-кул көче генә дә түгел, тәҗрибәле белгечләр дә җитешеп бетми иде күп вакыт. Тәҗрибә, белем, закыт җитмәүгә дә карамастан, хезмәткәрләр намус белән, нык тырышып эшләделәр. Асылларның да асыллары арасында Гомәр Абдрахманов, Роберт Мулләхмәтов, Владимир Федотов, Әнәс Хәнәфиев, Владимир Кузнецовларны атарга була. Алар бик уңышлы, нәтиҗәле эшләделәр, байтак кына җинаятьне ачтылар. Шуның белән, димәк, күпме җинаятьне булдырмый калдылар.
Солдатның сугыш тынып торган арада окопта хат язганы кебек, мин дә кисәк-косак, өзек-өзек ял вакытларында менә шундый кайнар йөрәкле, гади каһарман егетләрнең асыл эшләрен кәгазь битләренә язгалый барам. Инде менә шушы язмаларымны вакытында ничек язылган хәлләрендә укучы хөкеменә тәкъдим итәм.
I.
