Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Янар тау. ШШ.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.14 Mб
Скачать

Утырышчылар

Èл тњрендђ – дђњлђт сараенда –

Мђќлес бара, кемнећ туйлары?

Иле, халкы љчен ќан атмакта, –

«Изге», èмеш, кылган уйлары...

Ќан ату дèп...

Џаман – борчак сèбњ,

Тормыш, èмеш, гљрлè бèт безнећ!

Тњрдђ – мљнбђр, њтђ књрђдер, шђт,

Књћел књген џђрбер кљрсèнећ.

Зур зал шаџèт – телнећ сљяге юк,

Сњз ќђннђткђ књзлђр тèмђсен...

Оќмах гèзгђнменè тук чырайлар,

Бер калыптан тљшкђн дèярсећ...

Мљнбђр кљйлђп тора эш тђртèбен.

Гаярь халык куймый џèммђтен:

Кемдер њќђтлђнеп чыгыш ясый,

Берèшлђре кљтђ чèратын.

Књпне белђ мљнбђр. Искђртђ дђ...

Чыгыш саен: «Тормыш – ал да гљл»...

Купшы сарай бљек хђќќђтлђрдђн, –

Кљрсèећнећ, канђт, кадерен бел...

Сырт куйганны яратмыйлар монда,

Љнђмèлђр хакныћ ачысын.

Иренећ дђ монда шђйлђп кенђ,

Мђслђк йљздђн генђ ачылсын.

Чын эш кайный башлый тђнђфестђ:

Џђр тегермђн њзгђ тарттыра.

Гавам сљргђн чèксез нужа белђн,

Хђќђт кенђ йљрè аптырап...

Ун ел буе ну сайрады Сарай!

Ил тезлђнде черек чèтђнгђ...

Чорлар буе зарыгып кљткђн тел дђ

Чèшелә алмады, ђле дђ бèзмђндђ...

* * *

Хаклык! дèеп мећ кат Сèрат кèчтем,

Мећ егылдым, хђтсез канадым...

Тђнемдђ џђм ќанда мећ ќђрђхђт.

Хакым саф: вљќдан, èл сатмадым.

САК-СОК ЯЗМЫШЫ

Књћелендђге ќђњџђрлђрен тезде,

Таћга ялгап айсыз кèчлђрен.

Халкына дèп, янып-кљеп язды

Йљрђгенећ èћ саф хèслђрен.

...Сыктап елый сыман èл-анакай,

Ишетђ алмый сабые сагышын.

Бèшегендђ «телсез» калган ќаннар

Сèзенђ бугай Сак-Сок язмышын.

Ике арада таудай телсез мèрас,

Туармы èкђн кайчан таћнары?

Сак-Сок булып яннарында сыкрый,

Ђрнеп язганнарныћ моћнары.

Атом белђн љтђсе юк ќèрен,

Яулыйм дèсђћ – яздыр теленнђн!

Телен, денен ќуйган рухè коллар

Бèзеп туа туган èленнђн...

Гыйбрәт

«Кардәшем Гриша – әфьюнчы. Аңа «җим» табар өчен

һәр кич төнге сунарлыкка чыгам».

(«Урам күбәләге» аңлатмасыннан).

Ялт-йолт түшәм. Галәм-пәри өне

Пәри теләгәнчә түшәлгән.

Сәрхүш кабак, шәрә хурлар бии –

Күкләргә аша көзге-түшәмнән...

Эх-х...

Кайчан гына шөһрәт гизгән бу җир!

Хаҗлы иткән йортын, заманым.

Гаҗәп сафлык!

Һәр кич төшеп ай-күленә Зөһрә

Юган зәңгәр күген Ватанның...

Һәр кич утырып көмеш ай-ташына

Моңнар тыңлый Идел җанашы:

И, гүзәл зат! Йөзең – йөзек кашы,

Күзләреңдә – әнкәм карашы...

Тик, бур үҗәт... Алам! Авызы яман,

Ургып килеп, малга абынган.

Әле дә таңнар булып балкыр иде –

Үкенечкә, балта чабылган...

Шул чорлардан йөри Зөһрә сагышы,

Котыпларда, канлы яуларда,

Иренен тешләп, аз яшь коймагандыр

Шәһит күлмәкләрен юганда...

Ялгыз кыйналгандыр зинданнарда.

Очсыз токым дәһри тиңендә.

Әнкә-шаһым – кан чирүенә саткан

Ләгънәт кили тарих битендә.

Айда гына калфак чалымнары,

Төнебез генә айлы, Зөһрәле.

Һай чүккәнбез... (шуышып ярау чире)

Тагын күпме түбән иңмәле?

Бизгәкле төн. Илсез хәсрәт йөри.

Салкын. Юлаучылар өшәнгән.

Тукай туңган бәсле чапан сыман,

Сөрем коела шакшы түшәмнән.

Рухи хәрабәләр

***

Эх-х...

Арабыздан кайсы галах башлап

Кабак тәрәзәсен чирткәндер...

Җаныбызны, каныбызны суырган

Коллык чире шуннан киткәндер.

Ни гомерләр көткән таңнар килде –

Без дә чүпкә табынырбызмы?

Буыннардан калган дуеннарга

Ярсып килеп абынырбызмы?!

Кабак чүплегендә үрчи манкорт:

Тамырыбызны коллык тарката.

Нинди токым үз бәгырен талый –

Үз канында агу болгата?!

***

... Күзләремне йомсам, күз алдымда

Зәңгәр күлләр, балан гөлләре.

Урман, кырлар, хәтфә кочагында –

Болгар иле, бабам җирләре.

Тарих шаһит: калкан рухлы бабам

Иман белән генә яшәгән.

Иделен Мәккә итеп, Ауропага

Алтын калфак кидереп яшьнәгән.

Тарих белә – ташка аш атканын,

Басып керсә, урган яуларын:

Тәбесенә төшеп, күп чукмарлар

Ялварганнар үбеп кулларын...

Ә бүген мин киек каз хәлендә,

Гаҗиз башыма урын юксынам.

Кайтып егылам бабам нигезенә –

Шуннан башка дару юк сыман.

Изге тауда ак манара тора:

Тыңлый сыман безнең хәлләрне,

Һәйкәл түгел, гүя атам баскан: –

Җуймагыз, ди бугай, – эзләрне...

***

Кабакчылар бүген яңа ханнар.

Бур, түрәләр – җәннәт гизәләр.

Үгез камыты кидереп дөньясына

Типтерәләр татлы бикәләр...

Дулый җәнҗал. Тәңре монда дәҗҗал.

Исерек иман – таҗга куелган,

Адәм җаны, намус, вәгъдә монда

Тирес сыман юлга коелган.

Агыла хәмер... Ага зобаныйлар,

Ага коллар, таҗлар, кыйблалар,

Тузан кебек бөтерелеп ага

Үзен даһи күргән «аллалар».

Хан йодрыгын ялап кабаклыкта

Без шушылай пыскып йөргәнгә,

Жиһан әрни сыман сыктый-сыктый:

«Асылыбызга кайтыйк», дигәндәй.

***

Эссе чүлдә сусап тилмергәндәй

Жаным бәргәләнгән чагында,

Бабам чорларына хаҗ кыламын,

Шунда сихәт табам җаныма.

Идел-Уралымның пайтәхете –

Милләт – җанымның күз карасы.

Анам кебек газиз миңа бу җир –

Мәңге сүнмәс йөрәк ярасы.

Хәрабәләр саклап һәйкәл тора –

Изге һәйкәл: һәрбер ташы аның

Халкым бәгыренә уелган.

Һәр карыш җир монда бабам тире,

Аның каны белән юылган.

Күпме яулар кичеп бирешмәгән...

Инде ятим, ялгыз-ялангач.

Күктән ярдәм сорый хәрабәләр –

Без колларда өмет калмагач...

***

Гомер бакый кабак рухлы өрәк

Көрәмәкче кешеләр бәхетен.

Әмма күпләр, сөякләрен салып,

Тапты монда фәкать ләхетен.

Хәрабәләр ята яу кырында

Туракланган җаннар шикелле.

Золым хаҗы булып тәре пыскый

Авыр язмышыбыз шикелле.

Чал манара күктән ялваргандай

Хөкем даулый кебек тиранга.

Ташлар түгел, гүя җаннар үкси

Чиркәү баскан канлы диварда.

Тыелып кына үксеп ләйсән ява –

Яшьләр юа һәйкәл ташларын.

Таң җилләре үкси-үкси кемгә

Сөйләмәкче икән зарларын?..

Ачы җилләр чәчкән яфраклардай

Ник яшибез туңып, кыйналып,

Безне баскан пәрәвез тузанын

Туздырасы иде җыйналып.

***

Сабантуйлар күптән шайтан туе,

Мәҗлесләр – кабак җыены.

Изге йолаларга тагылып йөри

Җирдә купкан иблис уены.

Иман, ир юк җирдә кабак түрә –

Гафил дөнья моңа баш ия.

Кабак чүплегендә себерелә

Унөч тулмас борын фәхишә...

Фани дөнья – һай кыска ла гомер...

Сызыла бәгырь зая үткәнгә.

Бер таң кебек яшәү дәверебезне

Хилафлыкта әрәм иткәнгә.

Пайтәхтемә кайтып әрнеп торам:

Бабам иңри кебек ялварып...

Мең яшәгән язмыш-ядкәрләрне

Чучка көтүе йөри актарып.

Изге ата рухы тапталмаса,

Алмаз – хаклык җирдә тутыкмый.

Тузан эзләп чүлләр җилгәргәнче,

Алтын – Асылыбызны югалтмыйк.

***

Күзләремне йомсам, хыялымда:

Зәңгәр күлләр, сахра гөлләре.

Гөлбакчага чумган гүзәллектә

Җәйрәп ята болгар җирләре.

Кәккүк җырларына кушыла кызлар,

Көмеш күлдә моңнар айкала.

Алмагачлар төшкән яр читенә –

Алкалары суда чайкала.

Ак каеннар уелып уйга чумган.

Яшел таллар игән башларын.

Сабый сулышыдай җылы җилләр

Сыйпап йөри кабер ташларын...

АЛИҺӘ

Карашлары гүя

Җиһан күзе,

Кояш сыман балкый

Сылу йөзе.

Багалмасы булып

Пеште ул.

Алсу таңнар юа

Нурлы йөзен.

Ай-йолдызлар үбә

Серле күзен.

Көмеш белән каеп

Күк гөмбәзен –

Киек казлар чикте

Якты юл:

– Урының түрдә булсын,

Имин бул.

Белми әле...

Тәкъдир аңа язган

Ни сагышлы

Мәңге әрнер юл.

Ни газаплы...

Мәңге балкыр юл...

***

Китә инде, китә

Илнең күз карасы.

Өен ятим итеп,

Китә йөзек кашы.

Җаннарны әрнетеп

Йөрәктән кан тама.

Түшәккә капланып

Үкси газиз ана:

«Идел тарафында

Кыйбла нигә кара?

Изге Болгар иле

Кем кулына кала?!

Идел-Болгар җире

Чиксез зиннәт иде.

Иманлы, саф илнең

Өммәте пакъ иде...»

Хуш, бәхил бул инде,

Җаннан газиз ана.

Сау бул инде, сау бул,

Моңлы, нурлы кала.

Сау булыгыз, таллар –

Күзләрдә яшь тулы.

Язмыш әмереннән,

Ата нәзереннән

Дөньяда ни олы?

Изге әманәте,

Вазыйфасы олы.

Идел, кардәшләрнең

Көенечле елы.

Тәңре юлдаш булсын,

Игелеккә барсын.

Болгар туганнарның

Сөенече артсын...

***

Боегып калды дала,

Озатты баласын.

Соңгы кабат күрә

Газиз Багалмасын,

Белми әле бәгырь

Алда ни күрәсен.

Сизми әле йолдыз,

Кайларда сүнәсен...

***

Ага кораб.

Йөзә яшел ярлар.

Зәңгәр күк боегып

Дәрьяга капланган.

Идел кичкәннәрнең моңсу

Хатирәсе

Идел ярларында

Сакланган.

Гаярь ирләр әнә

Бөркет сыман горур

Иделенә баккан

Текә үрләрдән.

Җанын борчып авыр шом агыла,

Элек бәхет ташкан

Җирләрдән...

Яшел хәтфә җәеп юлына

Болын, күлләр

Каршы алганнар.

Алмагачлар

Сөенеп чәчәк аткан.

Таллар иелеп

Дога кылганнар –

Әйдә, багалмасы,

Амин хак догасы.

Сөенер инде Казан –

Идел Баш каласы.

– Әйдә, күз карасы,

Синең үз илең бу.

Әйдә, йөзек кашы,

Инде үз түрең бу.

Идарә ит, Йолдыз,

Күрсәт һиммәтеңне.

Балаң итеп түшеңә ал

Кардәш милләтеңне...

***

Аналарча төбәп

Ил күзенә карый.

Гүя түшенә кысып,

Җан хәсрәтен аңлый.

Татар өммәтенең

Кыйбласы чуалган.

Хәтсез бозык колдан

Күпме гафел туган.

Кырык ямау юрган –

Юллар, өйләр тузган.

Фәрештә юк җирдә

Җәбер, афәт түрдә.

Иманнарын җуйган

Ил йөзенә басар.

Юлыннан язганнар

Үз кыйбласын таптар.

Нишләдең син, татар?

Берәүләр тир түгә,

Илгә икмәк игә.

Кемгә җәннәт,

Кемгә ләхет тар.

Хәрам мал җыялар

Кара җаннар:

Дога караклары –

Наданнар.

Догалар белми ул,

Әдипне битәрли.

Хәреф танымый ул,

Шагыйрьне шелтәли.

Әлиф белмәгәннәр

Остазга кул суза.

Моңлы «чишмәләрне»

Әхлаксызлар «буа».

Сатылган түрләрдә

Ялагай солтаннар.

Хуҗасына иелә

Гамәлсез куштаннар.

Борын-борыннардан

Арттан йөри хәтәр,

Үз канын эчүдән

Туярмы икән татар?..

Изелгәннәр килә,

Кимсенгәннәр килә.

Курку йөзләрендә,

Сагыш күзләрендә.

Сак бул, йөзек кашы,

Акыллы бул, бәгырь.

Тирә-юнебездә

Ишәйде азгыннар.

Кача-поса илнең

Асыл малын талый

Ераклардан килгән

Козгыннар...

***

И изге күңел,

И асыл сеңел!

Килгән корабларның,

Кайбер җәнапларның

Белми сәясәтен,

Сизми фәлсәфәсен.

Сатылган түрләрдә

Өч йөзле куштаннар.

Хуҗасына карый

Бәз курчак солтаннар.

Мәҗлес шаулаша,

Мәҗлес ялвара.

Алиһә язмышы

Мәжлестә карала.

Йә Ходай, арала.

Уткүз бакыр саный,

Куштан күлмәк карый.

Юха вәгазь сайрый,

Морза ришвәт сайлый.

Мәҗлестән таш биләр

Канәгать киттеләр:

Алиһә йөзенә

Аякларын сөрттеләр.

Түреннән төшереп,

Башына җиттеләр:

Тәхетен аударып,

Мәскәүгә сөрделәр.

Алиһә-аккошны

Коллыкка бирделәр.

Тилмерә җәүһәрташ,

Ялгыз җан, үзе яшь.

Йә Раббым, ярдәм ит,

Йә Ходай, түзем бир.

Кайгыра акколын,

Иңри Көмештолым.

Ни ачы хәсрәте,

Ни яман халәте.

Ни хәерсез елы,

Һай, хурлыклы юлы.

Кол булды хания

Һәм сөекле улы...

Бичара нечкәбил

Өметсез карана,

Күкләргә ялвара:

Йә Ходай, арала!

Мәшрикъкә йөз тота.

Далага күз ата.

Мәгъриптән бикараш.

Мәшрикътән битараф.

Далада ак рәшә,

Тик күкләр эндәшә:

– Китә инде, китә

Илнең күз карасы,

Иделен ятим итеп

Җуела ана башы.

Җаннарны әрнетеп,

Йөрәктән кан тамды,

Аллага ялварып,

Елый үксез халкы.

Идел якларында

Кыйбла һаман кара.

Изге Болгар иле

Кем кулына кала?..

Асыл Болгар иле,

Хәтсез малдыр җире.

Иманлы, саф илнең

Өммәте пакь иде...

Яшьле ич күзләрең,

Талганчы карап бар.

Җилкәннәрен иеп,

Аерыла кораблар.

Елап калды Идел,

Озатты анасын.

Соңгы тапкыр күрә

Сөйгән шаһзадәсен.

Белми әле бәгырь

Алда ни күрәсен.

Сизми әле Йолдыз

Кайларда сүнәсен...

***

И сөекле асыл

Йөзек кашы!

Кай җирләрдә үкси

Каберең?

И сөекле изге

Ана җаны!

Нигә өзлексез

Әрни хәтерең?

Ни гомерләр

Дога көтеп иңри

Көчләп чукындырган

Бәгырең.

И сөекле аккош,

Акбүз канат!

Кайда сүнде

Соңгы сулышың?

Ни бәхет, ни мәхәббәттән туып,

Нинди әрнүләргә юлыктың?

Иман, ир юк җирдә иблис

Түрдә,

Илләр сыкрый ирләр

Юклыктан.

Чираттагы корбан

Җәһәннәмнең

Дөнья тәмугына

Юлыккан.

Борын-борыннардан

Афәт-гадәт килгән:

Изгеләрен сату

Татарга хас икән...

Үз анасын саткан

Вәхши түгелме икән?

СЕҢЛЕМӘ

СЕҢЛЕМӘ

Үткәннәрең – киек казлар юлы,

Кемнең генә күзе төшмәгән.

Тулган ай күк таҗың – ак калфагың,

Кемнәр генә башын имәгән.

Ил-йортына хәтсез яулар чапкан –

Гүзәллеген талап-җимереп.

Зинданнарда черегән ак калфаклар –

Яр сөйгәннәр калган тилмереп.

Тоткынлыкта сүнгән күпме шәмнәр

Газиз Ватан, иман хакына.

«Шәмдәлләрдә генә утлар яна» –

Шулар җаны гүя талпына.

Киек казлар юлы – көмеш калфак!

Кемнәр аңа мәрҗән тезмәгән!

Сафлык нуры яуган ил өстенә,

Җирдә иман нуры өстәлгән.

Әх-х...

Агулы җим чәчеп афәт урдык.

Хакын түли инде замана.

Җан пакьлеген чайкап нәҗеслектә

Денен таптап йөри кыз бала.

Ышанам мин: Сөембикә рухы –

Хаҗ-кыйбласы изге җиремнең,

Кәсепчеләр түгел, ак калфаклар –

Киләчәге илем-сеңлемнең.

ЧИР

Кара чирем булып көнчем йөри

Хәтәр хастасыннан буылып.

Тере килеш салкын гүргә иңеп,

Якты дөньясыннан суынып.

Зәңгәр күкнең күрмәс гүзәллеген,

Үч ачуы китмәс күңеленнән.

Кисәк кенә үлеп китә калсам,

Көнләшер күк хәтта үлемемнән.

Күрсен иде ул кояш керфегендә

Офык киңлекләре балкуын,

Яшел хәтфә җирнең нәүмизләнеп

Саф нурларга күмелеп ятуын.

Ни аяныч! Тәңрем бу гарибен

Рәхим-шәфкатеннән кимсеткән,

Зәгыйфь бер ананың күкрәгеннән

Бәддогалы агу эчерткән...

Куанса иде бәхетлеләргә,

Уртаклашса иде шатлыгын...

Рәхәтләнеп сулыш алыр иде

Күңеленең тоеп сафлыгын.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]