- •Шамил шәйдуллин
- •Янар тау
- •Детектив әсәрләр остасы
- •«Чүлләр буйлап җәяү йөрдем...»
- •«Сур« операциясе
- •Кара күлмәкле «гүзәлкәй»
- •Таң атканда
- •«Сур» операциясе
- •Тынгысыз бер төн
- •Вена өстәле
- •Алгы сызыкта
- •Бүре өнендә
- •Янар тау (Шигырьләр, поэма) һаман истә
- •Нурлы хәят
- •Мәңгелек тирәк
- •Күз карашың, әнкәй
- •Изге теләк
- •Тукайга
- •Садә күңелемдә
- •Янар тау
- •Утырышчылар
- •Хаклык! дèеп мећ кат Сèрат кèчтем,
- •Гыйбрәт
- •Рухи хәрабәләр
- •Дөньямны сүндермәче
- •Татлы моң булып
- •Айсы-ылу-у
- •Ул да өзелеп сөя дисәләр...*
- •Љзелеп кала язмышлар
- •2001, Декабрь. Мећ бурычлы
- •Соћгы сулыш
- •Шамил шәйдуллинның басылып чыккан китаплары
Шамил шәйдуллин
ФОТОСЫ (1939-2008)
Янар тау
Казан
«Татарстан китап нђшрияты
2009
ББК 84 (2Р-Тат.) – 4
Ш 91
Басманыћ мљхђррире: ________________
Тљзњчеләре:
Җәлил ШӘЙДУЛЛИН
Фәния ХАММАТОВА
Консультант:
филология фәннәре кандидаты, язучы Факил САФИН
Шәйдуллин Ш.
Янар тау
Казан: «Татар китап нђшрияты, 2009. – ___ бит.
Бу китапта язучы Шамил Шәйдуллинның тљрле елларда иќат ителеп, тљрле елларда басылып чыккан, шул исәптән шђхси архивында басылмыйча калган ђсђрлђре дә сайлап тупланган. Ќаны сыкрап, мђхђббђт џђм нђфрђт хислђрен йљрђге аша уздырып, чынбарлыкта булган вакыйгаларга нигезләнеп иќат иткђн милиция хезмәткәренең язмалары ил-халык гаме белђн уртак.
Детектив әсәрләр остасы
Язучының шәхси архивында үз кулы белән язып ташланган (таушалып, ертылып беткән булса да) берәр кәгазь кисәге табылса – ул инде гаҗәеп табыш, сөенеп куясың. Менә шундый бер «табылдык»та язучы үзе турында үзе болай яза:
«Шамил Нәфигулла улы Шәйдуллин 1939 елның 13 мартында (таныклыкта 21 май, – иск. Х.Ф.Х.) Татарстанның Яңа Чишмә районының Сөлчәбаш авылында туган. Бу якларның гүзәл табигате – яшел-хәтфә болыннар, калын урманнар, көмеш күлләр һәм чишмәләр нәни Шамилнең йәрәгендә мәңге җуелмас эз калдырган. Шуңадыр, туган төбәккә багышланган әсәрләр мул һәм аерата күркәм. Сонь-Сөлчә буйлары тарихи ядкарьләргә бай төбәк. ... Истәлекләргә караганда Бөек Болгар әмире Илтабар Ал... хәзрәтләре 922 елда Ибне Фазлан җитәкчелегендәге Ирак Хәлифе илчеләрен нәкъ шушы елга буендагы өч асыл күлләр тирәсендә каршы ала. Татар Сөнчәлесе авылы (бүгенге Аксу кырында табылган – мәшһүр Сөн (һун) осталары иҗаты ике тоткалы бакыр казаннар бүген дә дәүләт музеебыз түрен бизәп торалар...».
Әтисе – гармунчы Нәфигулла агай һам җыр-моңга гашыйк әнисе – Бибисара апа да малай күңеленә матурлык орлыкларын салган дияргә кирәктер. Шамилнең күңелендә шигъри энҗеләр бөреләнгән.
Нәфигулла ага 1945 елның февраль аенда Познань шәһәрен фашистлардан азат итү өчен барган яуларның берсендә һәлак була. Әтисез үскән Шамил бик яшьли тормыш нужасын сөйри башлый: урман кисә, агач ташый, иген чәчә, ашлык ура.
Татар Сөнчәләсе авылында җидееллык мәктәпне тәмамлагач, башка авыл кешеләре кебек үк бәхет эзләп, 1956 елда Ташкентка чыгып китә. Пахта заводында эшли. Ташкент заводларының берсендә слесарь булып эшли. Шуннан армияга алына.
1964 елда армия хезмәтеннән кайтканнан соң Чистай сәгать заводына слесарь-көйләүче булып урнаша, анда ул цехком профсоюзы рәисе вазифасын да башкара, кичке урта мәктәптә укый.
Шунда ул Казан университетының дүртенче курсында укучы каникулга гына кайткан кызны очрата. Бүгенгедәй ачык итеп хәтерли Фиалка ханым: «Күңеленә кергән күрәмсең, эшен ташлап, чемодан тотып, мин яшәгән студентлар тулай торагына килеп керде. Бер урында тора алмый егет, үзе чибәр, зәп-зәңгәр күзле, көдрә чәчле... Студент кызларга да бик ошады. Ул вакытта ул баймы, эше, белеме бармы дип тору юк иде бит. Үзенә җәлеп итә белә. Кыска куя бу мәсьәләне: яки миңа кияүгә чыгасың, яки мин Ташкентка китәм, – ди. Кызлар үгетли үк башладылар: кая ди ул моны җибәрергә... ЗАГСка гариза язып, ике атна эчендә язылышып, фатир табып, бергә яши башладык Казанда. 1966 елда кызыбыз Гөлнара туды. Без, һаман да шул бер сүз, бәхет эзләп, Төрекмәнстанга минем әнинең сеңелесе янына китеп бардык».
1968 – 1973 елларда читтән торып Ташкент СССР Эчке эшләр министрлыгы академиясен тәмамлый.
Төрекмәнстанда аңа милициянең участок инспекторы да, өлкән тикшерүче, җинаятьләрне тикшерү бүлеге мөдире булып та эшләргә туры килә.
1970 елда уллары Җәлил туа. Туган якларны сагынып яшиләр.
1976 елда КамАЗ төзелешенә, Яр Чаллыга кайтып БХСС бүлегенә эшкә урнаша, җинаятьчеләрне эзләү бүлекләрендә эшли, хезмәтендәге төрле вакыйгалар аңа маҗаралы әсәрләр тудыруга этәргеч булалар.
«Мин үзем мәктәптә укытам, балалар тәрбияләргә кирәк, әтиләрен сирәк күрәләр, 1995 елга кадәр шулай эшли. Ялга чыккач та төрле шәфкатьлелек фондлары белән шөгыльләнә башлады, көнне-төнне белмичә язды да язды. Күп язды. Авырый башлагач, «Такташ кала» – дип өзгәләнде. Поэма яза иде», – ди Фиалка ханым.
Фиалка ханымның бу сүзләренә өстәп, алгарак китеп, шуны әйтер идем, Шамил ага минем өй телефонына шалтыратты да:
– Карендәшең бу... Ничек уйлыйсың, «Эшкәртеп бетерелмәгән «Такташ» поэмасын Әлфия Ситдыйковага биреп калдырсам, алып калырга риза булыр микән? – дип киңәште, – уникенче декабрьдә хастаханәгә керәм, хәлем начар, кирәкле уколларны озак таба алмадылар, бер төрлесе кирәк тә булмаган, сөякләрне сытты», – дип куйды.
Үзе дә сизенгән язучы, терелеп чыгарга чынлап та насыйп булмаган икән шул.
1966 елдан алып 1995 елга кадәр хокук саклау органнарында хезмәт итә, отставкага киткәндә ул Чаллы эчке эшләр идарәсендә бүлек башлыгы иде.
1976 елдан гомеренең соңгы елларына кадәр Яр Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итте. Утыз ел гомерен кырыс шөгыльгә – милиция хезмәтенә багышлаган Шамил Шәйдуллинның ундүрт елы Тукай районы милиция бүлегендә уза.
Җәмәгать эшләрендә, үзе яшәгән төбәкләренең әдәби тормышында актив катнаша, маҗаралы әсәрләр иҗат итеп, матбугат битләрендә бастыра, китап итеп тә бастырып чыгара. Шигырь, поэмалар да яза.
Шамил Шәйдуллин белән булган бер әңгәмәсеннән соң журналист Зөбәер Мифтахов болай яза: «…язучылар күп булып та, детектив язучыларның әз булуы гаҗәп түгел. Башкасы гаҗәп – андый сирәк талант ияләренең берсе үзебезнең Чаллыда яшәп, татарча язучы татар кешесе икән. Һәм француз яки инглиз детективлары кебек ике кулына бер каләм тотып курортта да утырмый, ә көн саен үзе җинаятьчеләр белән шөгыльләнеп, шулардан бушаган арада гына язучы «гади» милиция майоры икән» (Таң йолдызы. – 1993. – 20 - 27 май).
«Бер уйласаң, аның эше-һөнәре шигърияттән, нечкә хисләрдән бик ерак тора. Ул белгән дөньяда рәхимсезлек хөкем сөрә, акыллы, зирәк кешеләр изелә, тупас көчкә ия адәмнәр җиңеп чыга. Көн дә җинаятьчеләр белән аралаш әле син, караклар, кеше талаучылар үтерүчеләр белән күзгә-күз очрашып тор… иң нечкә хисләрең дә тупасланыр … дистә еллар милициядә эшләгән кешенең дә күңеле катмаган, җанында шигърият сакланган», дип яза Шәһри Чаллы газетасы да (Ул – шигърият яклы. – 1993. – 13 ноябрь).
«Шинель кесәсендә» – шигърият» дигән язмасында публицист Фаяз Дунай гаҗәпләнү катыш соклану белән болай ди: «Ул әдәбият бусагасын атлап керергә җыенганда тарихны да, әдәбиятның, телнең үзенчәлекләрен, хасиятен, бәясен белми иде диярлек. Ә еллар дәвамында бу сәләтле, зирәк, фәһемле чордашыбыз, безнең күз алдыбызда ук диярлек, бик күп нәрсәне үзләштерде – якын тарихны гына түгел, ерактагы нәселдәшләребез булган кыпчакларның, һуннарның, монголларның, болгарларның иҗади дә, дәһшәтле, фаҗигале дә үткәннәрен урап, өйрәнеп үзләштерергә өлгерде. ...Аның шинель кесәләрендә һәрвакыт биш-алты шигырь йөрер иде. Ул бу жанрны да төпле өйрәнергә кереште. Тукай һәм аеруча Такташ, Туфан иҗатларына «ябышып ятты». Дөрес, баштарак ул бу бөекләрнең аһәңен, язу рәвешләрен, фәлсәфи фикерләрен башкарак вариантта кабатлаудан уза алмый интекте. Әмма үз башы, үз акылы, үз тәҗрибәсе, үз фантазиясе булган ихтыярлы шәхес күп кыенлыкларны җиңә ала шул. Шөкер, Шамил Шәйдуллин да теге даһилар әсирлегеннән котылып, шигърияттә дә үз сукмагын, үз стилен, үз моңын табу бәхетенә ирешә алды. Ихлас кайнар хис, күтәренке рух, хыял һәм фантазия аның шигырь-поэмаларын балкытып тора» («Якты юл. – 1999. – 23 ноябрь.)
1986 елда ук Р. Мостафин аның әсәрләрен укып: «… яшь авторның хикәяләре чынбарлыкны дөрес тасвирлавы, тормыш дөреслегенә тәңгәл килүе белән үзенә җәлеп итә, бик тә яхшы тәэсир ясый», – дип белдерә.
Шамил Нафигулла улы Шәйдуллин 2008 елның 1 январе иртәсендә каты авырудан вафат булды.
«Фани дөнья – һай кыска ла гомер...
Сызыла бәгырь зая үткәнгә.
Бер таң кебек яшәү дәверебезне
Хилафлыкта әрәм иткәнгә»,
– әдипнең шушы шигырь юлларын укып җаннар сыкрана инде.
Шамил Нәфигулла улы Шәйдуллин СССР дәүләтенең җиде медале белән бүләкләнде һәм «Хезмәт ветераны» исеменә лаек булды.
Отставкадагы милиция подполковнигы Шамил Шәйдуллин Рәсәй һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы иде.
Шамил ашыгып язды, ашыгып китаплар чыгарды, ашыгып китеп тә барды. Ялга чыгып, әдәби эшчәнлеге активлаша барып югары ноктага җитәр чорда дөнья куя әдип. Ул ун китап авторы, шуларның җидесе милиция хезмәтеннән арынгач бастырылган. Алар арасында ул массакүләм укучыларга соңгы елларда гына язылган үзенең социаль-психологик драмага корылган әфьюн «корольлләре һәм коллары» турында гаять мавыктыргыч һәм мәгълүм бер җирлектә реаль вакыйгаларда тасвирланган, диалектик сөйләме дә натураль төсләрдә яктыртылган «Иблис Оҗмахы» (редакторы Зөбәер Мифтахов), болгавыр замандагы фетнәчелек, шоу-балаган, СПИДлык былчырагында череп-таркалып баручы яшьләребезнең хафалы язмышына, милләтебез тарихына борчылып язган «Упкын өстендә» (редакторы Мансур Сафин) кебек «көн кадагына тукмаучан» әсәрләр калдырып китте. «Кыскасы, – дип күрсәтә язучы М.Сафин үзенең кереш сүзендә, – китапта сүз төзүчеләр һәм гадәти җимерүчеләр, әхлак һәм әхлаксызлык турында бара. Һәр укучы өчен күпләп чыгарасы иде моны, чөнки намус симфониясенә торырлык поэма бу!»
«– Чү…
Нил сеңелесе – изге Идел җире бу!
Гаршеләрдән – мең җаннарда тибрәп,
Миллион күзләр күреп туймас – Ил бу.
Шәмдәлләренә айдан нурлар алып,
Гөлҗамаллар киндер суккан түр бу –
Сак бул!!!»
дип кисәтә автор.
Фәния ХАММАТОВА,
Яр Чаллы, 2009 ел.
