- •Беренче бүлек. 20 гасыр уртасының икенче яртысында хатын-кыз шагыйрәләр иҗаты.
- •Саҗидә Сөләйманова.
- •Клара Булатова.
- •Төсләр символикасы.
- •Сары төс.
- •Зәңгәр төс – серлелек, мистика, рухи чисталык, тугрылык (диндә, сөйгән ярга карата), тотрыксызлык, камиллек, гаделлек символы буларак килә ала.
- •Йомгак.
- •Кулланылган әдәбият.
Төсләр символикасы.
Элек-электән төс объектларны, күренешләрне бер-берсе белән гади бәйләүче чара булып кулланылса, соңрак ул билге-символга әверелә. Төснең мәгънәсен һәм әһәмиятен билгеләгәндә һәрвакыт конкрет тарихи шартлар исәпкә алына. Иң беренче кеше кайнар әйберләр кызара, ерак предметлар һава киңлекләрендә зәңгәрләнә икәнен тоя, ә соңыннан барлык төсләр арасыннан зәңгәр төс – “иң ерак”, кызыл төс – “иң җылы” икәнен аңлый. Төснең система буларак урнашуы нәфис культура белән аерылгысыз бара, шуңа күрә аны һәм аеруча төснең символик мәгънәсен кешелек тарихыннан һәм культурасыннан читләштереп анализлау мөмкин түгел.
Әгәр дә төс нинди дә булса объектны яки төшенчәне гәүдәләндерсә, бу очракта ул танып белү мәгънәсен үз эченә ала.
Төс шулай ук коммуникатив мәгънәгә дә ия була ала: табигатьнең элементлары һәм предметлары арасындагы бәйләнешне ачыклый, символик рәвештә нинди дә булса күренешкә яисә предметка күрсәтә
Сурәткә төс табигый рәвештә салына, шуңа күрә түбәндәге характаристикалар: җылы (кызыл), салкын (зәңгәр), якын (сары), җиңел, йомшак (ак), авыр, караңгы (кара), вакыт белән тотрыклы мәгънәгә ия булалар.
Сәнгать өлкәсендә ачык форма нинди дә булса тәэсир, йогынты барлыкка китерә, ә знак, билге конкретлык кертә һәм аны билгеле бер логик юнәлешкә этәрә. Билге безнең фикерләрне конкрет күренештә туплый.
Бер объектның төсле сурәте аклы-карага караганда күбрәк интонацион-ачык, тәэсирле мөмкинлекләргә ия. Эстетик яктан тулы кыйммәтле аклы-кара сурәтне ясау күпкә авыр.
Гете бер үк пейзажны төрле төсле пыялалардан караганда, төрле хисләр кичерә: сары пыяладан караганда – күңел күтәрелә һәм рәсем җылы итеп кабул ителә, зәңгәрдән караганда – сагыш хисе өстенлек итә, кишерсарыдан – шатлык сизелә, яшел төсле пыяладан караганда – тынычлык хисе хөкем сөрә.
Төрле эпоха һәм культураларның төсләр символикасы төсләр символларының җитәрлек дәрәҗәдә реалистик һәм төрле культураларда бер-берсенә охшаш икәнлеген күрсәтә. Аерымлыклыр исә кодлы төсләр символикасы (төсле билгеләр) булган җирлекләрдә өстенлек итә. Төснең билгеле мөнәсәбәтләре бары тик тел Төсләр телендә иң мөһиме – төснең мәгънәсе, шуңа күрә ул төсле билгеләр бер-берсе белән комбинациягә кермәгән очракта (мәсәлән, светофор сигналлары), бер-берсе белән комбинациядә (диңгез флаг сигнализациясе) яки төснең хәреф символы мәгънәсен үтәгәндә кулланыла.
Төснең коммуникатив мәгънәсе – ул объектны аерымлау, билгеләү, оештыру. Төсле коммуникатив билгеләр төп эчтәлекне үзләштерергә ярдәм итүче ярдәмче операция булып торалар.
Төснең символик мәгънәсе танып белү функцияләрен башкаруда чагыла. Алар турыдан-туры объектка күрсәтәләр һәм объект турында өстәмә мәгълүматлар бирәләр. Символик мәгънәне төс кешелек дөньясы үсешенең башлангыч чорында ук үзенә ала. Бу адәм баласының физиологик тәне һәм физиологик кичерешләренә бәйле. Шул сәбәпле кеше өч төрле төс символларын башкаларыннан аерып чыгара – кара, кызыл һәм ак. Бу символлар хәзерге заманда африка, австралия кабиләләрендә һаман да яшәп килә. Аларда ак төс Су, Һава, Чисталык, Тынычлык, Бәхет белән; кара төс – Җир, Явызлык, Үлем белән ассоциацияләнә, ә кызыл урталыктагы мәгънәне йөртә: акка ияргәндә ул яхшылыкны аңлата, карага исә – начарлыкны.
Диалектик үсешнең беренче этабында кешеләр бары тик ике төсне генә кулланганнар: ак һәм кара, алар Җир һәм Күк, Яктылык һәм Караңгылык, Ир һәм Хатын-кыз, Яхшылык һәм Яманлык, Яшәү һәм Үлем. Иҗтимагый мөнәсәбәтләр урнашкан чорда өченче төс тә кирәк була башлый. Бу төс кызыл төс була. Соңгы чорларда, җәмгыятьнең үсешенә билгеле бер системалы тел оешуының кирәклеге ачыклана һәм шулай итеп күп санлы төс символлары кулланыла башлый.
Шулай ук борынгы чорда төс символикасы язу белән параллель үсеш ала һәм аерым бер билгеләр системаларына формалаша. Бу системаларда төс төс фәлсәфи-эстетик мәгънә белдерә.
Борынгы Египетта сар төс – Ра алласын һәм чүлне, кызыл төс – Көч, Явызлык, яшел төс – Осирис алласын, Үлгәннән соң терелү, Уңыш, зәңгәр төс – Мемфис һәм Пта аллаларын, кара төс – Уңыш, ә кеше һәйкәлләрендә – үлемне символлаштыра.
Борынгы Кытайда төс символикасы дөньяның барлыкка килү турындагы борынгы теорияне билгели торган биш стихия (агач, ут, җир, металл һәм су) белән бәйле булган. Бу стихияләр табигать күренешләре һәм кытай халкы тормышы белән аерылгысыз бәйле булалар. Сары төс – Җир, Дәүләт, Дөнья, Ел фасыллары, Сатурн планетасы, Чжи музыкаль нотасы, баллы әйбер; яшел төс – Агач, Көнчыгыш, Яз, Юпитер планетасы, Дракон, Цзюэ нотасы, әче әйбер; кызыл – Ут, Көньяк, Җәй, Марс планетасы, Феникс, Шан нотасы, яна торган, өскә таба менә торган әйбер; ак – Металл, Көнбатыш, Көз, Венера планетасы, Юлбарыс, Хакимлек итүче, Гун нотасы, үзгәрүчән әйбер; кара – Су, Төньяк, Кыш, Меркурий планетасы, Ташбака, Юй нотасы, аска таба агучы, юеш һәм тозлы әйберне символлаштыра.
Кытайда төс символикасы халкының йолаларында, гореф-гадәтләрендә, архитектурасында, картиналарында чагыла. Көньякның кызыл төсе бәйрәмнәрдә, туйларда, тантаналы ритуалларда шатлык символы булып тора. Мондый очракларда музыкаль коралларга кызыл кыллар тартылып куела, ә котлаулар кызыл кәгазьләргә языла. Төньяк пекин капкалары хәзерге көнгәчә кара төскә, көнчыгыштагысы – зәңгәрле-яшел төскә, көньяктагысы – кызыл төскә, көнбатыштагысы – ак төскә буяла.
Тибетта ак төс белән Күкне кара төс белән Җирне символлаштыралар. Тибет аллаларын бер түгәрәккә урнаштыралар һәм төрле хайваннар белән тамгалыйлар. Түгәрәкнең үзәгенә сары (алтын) маймылны, төньягына ак ташбаканы, көньягына зәңгәр драконны, көнбатышка кызыл кош, көнчыгышка ак тигрны куялар. Һәр алланы да төсләр белән символлаштыралар: төп алланы, бөтен аллаларның анасын, җирнең ишекләрен саклаучыны сары төс белән билгелиләр, авырулар һәм дарулар алиһәсен – зәңгәр, йорт алласын – кызыл төс белән. Яз алиһәсен кара төс белән сары мул өстендә итеп сурәтлиләр, Җәй алиһәсен – кызыл төс белән зәңгәр як өстендә, Көз алиһәсен – сары төс белән яшел фил өстендә, Кыш алиһәсен – зәңгәр төс белән кызыл дөя өстендә. Йолаларда шул ук төсләрне, әмма хайваннарсыз кулланалар.
Япон культурасы борынгы кытай фәлсәфәсенең йогынтысы астында кытайның төс символларының телен үзләштерә. Япон символикасында дөньядагы бар нәрсәнең төп фәлсәфи символы булып “ян” һәм “инь” тора. Алар, Кытайдагы кебек, төс билгеләмәләренә ия: ак (якты), кара (караңгы). Япон сәнгатендә “ян” һәм “инь” символлары ике затны белдерәләр: “саби” – эчке матурлык, “цуя” – тышкы матурлык.
Аеруча төсләр символикасы япон театрында зур урын алып тора. “Кабуки” дигән театрды “кумадори” дип аталучы грим бар. Монда кызыл төс батырлык, гаделлек, көчне аңлата, зәңгәр – явызлык, салкынканлылык, әхлаксызлык, зәңгәр-шәмәхә – куркуны.
Исламның төс символикасы тарихта билгеле бер идеологик роль уйный. Исламга кадәр мәдәният белән көрәштә ул иконик символика һәм аллаларны сурәтләүне юкка чыгара, ә үзенең мәдәниятендә чиста (сурәтсез) төсләр куллана, үзенең төс символикасын барлыкка китерә.
Исламның төсләре арасында өч төп төс бар.
Беренче һәм төп төс буларак ислам символикасында ак төс санала. Ул әүлиялек билгесе булып санала. Ак төс бары тик яхшы мәгънәгә генә ия.
Икенче төп төсләрнең берсе – сары төс. Ул Яктылык, Кояш, Алтын, Шатлык символларын белдерә.
Өченче төп төс – кызыл. Библия символикасыннан аермалы буларак, ул анда катылык һәм гөнаһлылыкны белдерә, Исламда – ул уңай символ – Кояш, Ут, Кан. Соңгысы яшәү, матурлык һәм көчле эмоцияләр билгесе.
Зәңгәр – иң популяр төс. Ул чиста Күк йөзе, Су белән тәңгәлләшә һәм Тынычлык символы булып тора.
Кара төс – гөнаһлы намус, начар теләкләр белән үзара бәйләнештә булса, бу төс тормышның тискәре якларын чагылдыра. Уңай очракларда кара төс акылның һәм йөрәкнең тирәнлеген аңлата.
Яшел төс – Оҗмаһны белдерә. Бу төстә җир һәм күк кушыла. Яшел төс исламда бары тик уңай билгеләргә генә ия.
Исламда төс символлары метафорик мәгънәне генә белдермиләр, алар шулай ук алхимиядә, төрле фәннәрдә, тормышта төсне билгеләү ысулы булып торалар. Асторономиядә Кояшны сары төс белән билгелиләр, Марс – кызыл, Венера – ак, Сатурн – кара, Меркурий – фирүзә, Айны – яшел төсләр, Юпитерны – сандал төсе белән. Шулай ук атнаның көннәрен дә төрле төсләр белән күрсәтәләр: дүшәмбе – яшел, сишәмбе – кызыл, чәршәмбе – фирүзә, пәнҗешәмбе – сандал төсе, җомга – ак, шимбә – кара, якшәмбе – сары төс.
Менә шулай дөньяның төрле почмакларында төсләргә төрле мәгънә бирелә. Һәр халык төсләрне үзенчә күрә. Татар шигъриятендә дә төсләр актив кулланылышта. С. Сөләйманова, К. Булатова, Ш. Җиһангирова, Э. Шәрифуллина иҗатлары мисалында карап үтик.
