Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
ЭЧТӘЛЕК.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
95.84 Кб
Скачать

Клара Булатова.

Илебезнең тагын бер күренекле шагыйрәсе Клара Булатованың иҗаты да алтмышынчы елларда, Әлмәт районы Колшәриф авылында, балаларга белем биргән дәвердә тернәкләнеп китә. Әле мәктәптә укыган елларында ук аерым шигырьләре матбугатта күренгән яшь каләм тибрәтүче бик актив рәвештә Әлмәттәге әдәби түгәрәккә йөри һәм 1956 елдан башлап төрле газета-журналларда басылган шигырьләре һәм шигырь цикллары белән әдәби җәмәгатьчелеккә исемен шактый танытып өлгерә.

1965-1969 елларда Клара Булатова Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Уку белән иҗат эшен дә дәвам иттерә. 1967 нче елда студент кызның “Язлар алда” исемле лирик шигырьләре тупланган беренче китабы дөнья күрә.

Университетны тәмамлаганнан соң, к.Булатова Әлмәт районының Яңа Кәшер урта мәктәбенә тел-әдәбият укытучысы булып эшкә килә. Гомумән, гомеренең кырык елдан артыгын ул балалар укытуга багышлый.

Клара Булатова – дистәдән артык шигъри китап авторы. Аның нигездә традицион татар шигыре калыбында иҗат ителгән лирикасында тормышта кайгы-хәсрәтен дә, сөенеч-шатлыкларын да күп күргән хатын-кыз шәхесенең хис-тойгылары, мәхәббәт кичерешләре, гомер турында, туган җир, заман, кеше язмышы, мәңгелек турында фәлсәфи уйланулары, сагыш-әрнүләре сурәтле чагылыш таба11.

Клара Булатова шигырьләрендә күзгә бәрелеп торган иң беренче матур сыйфат – аларда күңел кичерешләренең табигать мизгелләренә тыгыз бәйләнеп бирелүе. Ул шушы Җир кызы, шигырьләренә дә шушы яктан, шушы туфрактан килеп керә. Китап исемнәренә күз салыйк: “Җәйләр җитсә”, “Язлар алда”, “Гел кояшка карап”, “Печән өсте”, “Миләш кагы” һ.б.

Тәнкыйтьчеләр кайбер шагыйрәләр иҗатына бәя биргәндә, “ул ир-ат шагыйрьләр кебек уйлый, алар әйтмәгәнне әйтә” дигәнрәк фикерләр әйтәләр. Күп кенә шигырьләрендә К.Булатова Ана булып та, бала булып та уйлый. Шуның белән ул буыннар бәйләнешен ныгыта, үткәнне бүгенге белән бәйләп киләчәккә тоташтыра. Бер шигырендә: “Әнкәй, сиңа ак чәчләрне күрсәтмим мин, алар өчен оят миңа синең алда”, - дип әнисенә мөрәҗәгать итә һәм шунда уйнап йөргән малае хакына сөйләүгә күчә, аның рәсем ясаганын күреп болай ди:

Дәфтәренә бала чиста язны,

Якты Майны куйган күчереп...

Сакла тормыш, бөтен шул дөньяны,

Вата күрмә аны, кешелек!

Бала психологиясен оста итеп ачу шагыйрәнең “Марс китабы”нда ачык чагыла. Бу китап К.Булатованың балалар поэзиясендә дә уңышлы эшли алуын күрсәтә. Бу уңышта шагыйрәнең укытучы булып эшләве нигез булып торадыр.

Клара Булатова иҗатында тәнкыйтьчеләр игътибарыннан читтә калып килгән тагын бер тема – ул Бөек Ватан сугышы темасы. Балачагы сугыш елларына туры килгәннәр исеменнән сөйләнгән шигырьләр аның “Һәрвакыт янымда” дигән җыентыгында күп урын ала.

Кол Галидән калган шигъри сүрә,

Борынгылар язган берәр дастан...

Кайта-кайта шулар төшкә керә

Сугыш чорындагы балачактан.

Җыелалар кичен солдаткалар,

Безнең өйдә якты – бишле лампа.

Күз яшьләре белән тыңлый алар

Көйләп мин укыган һәр китапны.

Шагыйрә үз шигырьләрендә халык аваз иҗатын рәхәтләнеп куллана. Халыкчан интонацияләр белән өретелгән “Каз җыры”, “Шушы яктан, шушы туфрактан без”, “Бию көе”, “Сабан туе иртәгә”, “Нәүрүз” кебек шигырьләрендә сөйләм телендә инде онытылып бара торган сүз уйнаткычлар мул очрый.

Асылмалы күпер, асылмалы,

Алты үттем күпер аркылы.

Алты үттем, күңелем басылмады,

Басылмаска купкан, ахры.

Күпер төбе генә зәңгәр капка,

Тугыз гына түгел, ун такта.

Капка бавын ятлартарткан чакта

Үз дигәнем йөри еракта.

Шагыйрәнең “Сиңа кайтам” шигырендә борынгыдан килә торган тема – мәхәббәт. Биредә тәүге мәхәббәтнең, беренче хисләрнең матурлыгын шигъри детальләр, отышлы табылган чагыштырулар аша укучыга күрсәтеп бирә.

Шагыйрәнең җитмешенче еллар уртасына, сиксәненче еллар башына караган чордагы иҗатында төшенкелек мотивлары яңгырый. Вак шәхси кичерешләргә корылган, сентименталь шигырьләре дә күренгәли.

Клара Булатованың 200 дән артык шигыренә көй язылган. Алар арасында “Кырга чыктым, юлга чыктым”, “Кыңгыраулар”, “Язлары еракта гомеремнең”, “Дөмәй буе”, “Кыяк үлән”, “Ялгыз янам”, “Авыл урамыннан баян үтә”, “Ә йөрәк соң, йөрәк нишләсен”, “Татарстан, бәхет җырым син” бар.

Өндәү билгеседәй туры

Калырга күпме тырыш –

Сорау билгесе шикелле

Бөг дә куя тормыш.

Калмады бугай күрмәгән

Шул тормыш юлларында.

Яшәүдән шулай мин мәгәр

Туярга уйламыйм да.

Болай дип тормышның ачысын да, төчесен дә күргән, кичергән кеше генә әйтә ала. Шагыйрәнең шигырьләре кешеләрне битараф калдырмый. Йөрәктән чыккан гына йөрәккә барып җитә12.

Энҗе сипкән, чык төшкән,

Дога иңгән һәр төштән

Чишмә типкән җирем син;

Кер чайкаган инештән

Челтер-челтер көмештәй

Көйләр откан җирем син.

Шушы берничә генә юлда укучы үз туган җиренә олы мәхәббәт уятучы, аны сөю тәрбияләүче нинди нечкә агым белән очраша! Иң беренче итеп “энҗе сипкән, чык төшкән” сүзләре кулланыла. Шул “энҗе” дигән сүз аша туган якның кадере дә, кеше өчен үтә мөһимлеге дә сеңдерелә... нибары бер строфада туган якның җанга якын, кадерле чынлыгы ачыла. Шигырь укучыны үзенең туган авылына алып кайта. Аны үз авылының яшел чирәмендә ялан тәпи килеш китереп бастыра. Туган җир җылысын, дымын тойдыра. Шулай итеп сихәт, ныклык сеңдерә. Бу әхлакый һәм рухи ныклык кына түгел, ә чын мәгънәсендә физик ныклык та дип әйтү дөрес булыр.

Шагыйрәнең шигъри осталыгы күз алдында. Аның шигырь юллары төзек, йөгерек. Алар бик җитез, хәрәкәтчән. Бу сыйфат исә укучы күңелен җәлеп итүдә мөһим роль уйный.

Ярый әле җырым тына белми!

Калган булса әгәр тукталып ,

Минем җирне ничек сөюемне

Кайдан белер иде бу халык?

Бу шигырьнең дә үзенә тарта торган, җанга үтеп керә торган бер нәфис көе, бер моңы бар. Музыка коралларының алиһәсе булган скрипка моңы кебек нәфис аһәҗе бар. Шул аһәҗ гади генә тоелган сүзләр тезмәсен шигърият дәрәҗәсенә күтәрә. Гади генә тоелган юллардан безнең күңелләргә шигъри тәэсир агыла.

Юк, мин китмим әле, монда калам

Аерылып киткән кошлардан;

Җанга кирәк назны, җырны, язны

Монда табуыма ышанам.

Беренче юлларда, инде шактый кабатланган кошлар образы алынса да, өченче юлда шагыйрә безнең игътибарны тартырлык тәэсирле, яңача яңгырый торган сүзләр таба. Шул ук вакытта туган якка бәйле рәвештә лирик геройның үз җаны, үз күңеле дә ачылып китә.

Гәүдә дә калынаядыр,

Йөреш тә салмаклана.

Үзгәрәм.

Бары йөрәгем

Тынгысыз килеш кала.

Ул һаман үлчәү сакламый,

Карамый уңга, сулга,

Ялгыша, яна алдана

Һәм... хаклы булып чыга.

Бу инде бик күпләрнең рухи портреты дияргә була. Шигырьдә тасвирланган андый җаннар бүгенге таш-тимер дөньясындагы бер яшел бакча кебек алар.

Туган җиргә, кешеләргә мәхәббәт хисе шагыйрәнең иҗатында хатын-кыз мәхәббәте биеклегенә күтәрелеп тагын да тәэсирлерәк булып яңгырый башлый. Әнә шул мәхәббәт хисе бүгенге кешенең кешелеген ныгытуда, аны үстерүдә булыша. Андагы хис дөньясын баета, зурайта, тирәнәйтә.

Үзеңне күрепләр күзем туймый

Янымда син барда җырым тынмый;

Син юкта сагыштан җаным тынмый,

Синеңчә, бу ни соң, сөю булмый?

Бу шигырь юлларында сурәтләнгән мәхәббәт сабыр, тыйнак, ләкин тирән эчке көчкә, күңел тартылуына нигезләнгән. Ерак тарихыбыздан килә торган йөрәк моңының ипле-салмак, тирән агышы да бар анда.

Шәмсия Җиһангирова.

Шәмсия Җиһангирова башка бик күпләр кебек яшьли каләм тибрәтә башлый. Матбугатта Муса Җәлилгә багышланган беренче шигыре Мөслим район газетасы “Авыл утлары”нда 1966 елда дөнья күрә. Казанда интернат-мәктәптә укыганда инде балалар өчен язылган шигырьләре республика газеталарында да басыла. Ә студент тормышы булачак шагыйрәне чын мәгънәсендә әдәбият-сәнгать кочагына суырып ала. Шәмсия университет студентларының “Әллүки” әдәби берләшмәсенә яратып йөри, шул исемдәге стена газетасының җаваплы мөхәррире вазифаларын башкара, хор түгәрәгендә җырлый, тынлы оркестрда думбрада уйный. Шигырьләре бер-бер артлы “Идел” альманахында басыла, зур бер циклы Шәмсия Гарипова исеме астында яшь авторларның серияләп чыга торган “Беренче карлыгачлар” (1974) күмәк җыентыгына урнаштырыла. Шулай да үз шигырьләре генә тупланган мөстәкыйль китабы чыкканда аңа әле тагын ун еллап көтәргә туры килә (“Төсле моң”, 1985). Аннан яшьлек романтикасы һәм сагышлы моң белән өртелгән “Яшел гармун” повесте (1987), балалар өчен шигырьләре тупланган “Балачак кая китә” (1989) җыентыгы һәм лирик шигырьләрен, җырларын эченә алган “Ни өчендер безнең язмыш шундый” (1996), “Җирсү” (2001) исемле күләмле китаплары дөнья күрә. “Җирсү” җыентыгы, елның иң күп укылган китабы буларак, 2002 елда Беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнә.

Шәмсия Җиһангирова – нечкә хисле шагыйрә. Аның лирик яңгырашлы, халык җырларына хас эчке моң сагыш белән өртелгән шигырьләренә бик күп үзешчән һәм профессионал композиторлар тарафыннан көләр языла. “Нишлим”, “Тик син диеп” (Ф. Әхмәтов музыкасы), “Ак күлмәгем”, “Пар канатлар” (И. Дәүләтшин музыкасы), “Минем кадерлеләрем” (М. Гыйләҗев музыкасы) һ.б. – болар озак еллар буе һәрдаим җырлана торган җырлар мисалыннандыр13.

Хәррас Әюп шагыйрә турында болай ди: “Еллар узган саен гаҗәпләнднрүдән туктамады Шәмсия. Көтмәгәндә ул матур-матур җырлар авторы буларак ачылып китте. Хәзер аның сүзләренә язылмаган җыр яҗгырамаган концерт булмый да торгандыр. Тышкы яктан гади генә тоелган, әмма эчтәлеге белән тирән мәгънәгә ия булган, халыкның күп кырлы күңел тибрәнешләрен сыйдыргын бу җырларны тиз арада үз иттеләр, яратып өлгерделәр. Җырчылар да һәм җыр яратучылар да. Безнең бу катлаулы-кырыс, рәхимсез заманда шулай җанга шифа булып ятуларының сере бардыр аларның: тирәннән, күңел түреннән, бәгырьдән сыгылып чыгып тамганнардыр ул җырлар, чәчәк таҗларына тамган энҗе чык бөртекләре шикелле...”14

Уйсу гына җиргә күлләр күчкән,

Ай шәүләсе суларын кискән...

Синнән башка күңел көткәнем юк, -

Минем өчен бары шул җиткән

Ай сарысы микән, сагыш микән

Күл өстенә сары төс сипкән...

Белеп яшим синең бар икәнне, -

Минем өчен бары шул җиткән.

Сары гына төшкән күл суларын

Ярларына ятып кем эчкән?

Уйлыйм сине мине көтәдер дип, -

Минем өчен бары шул җиткән.

Шәмсия Җиһангирова каләменнән матурлык һәм җылылык бөркелә. Ул – лирик күңелле, романтик рухлы шагыйрә.

Эльмира Шәрифуллина.

Эльмира Шәрифуллинаның исеме көндәлек матбугатта шулай ук үткән гасырның алтмышынчы елларында күренә башлый. Минзәлә педагогия училищесында укыганда шигырьләре, әдәби язмалары Минзәлә, Актаныш, Мөслим район газеталарында еш басыла, соңга таба республика матбугатында – “Татарстан яшьләре” газетасы, “Азат хатын” (“Сөембикә”), “Казан утлары” журналларында, күмәк җыентыкларда (“Шигырь бәйрәме”, 1968; “Беренче карлыгачлар”, 1979; “Кызлар җыры”, 1977) бәйләм-бәйләм шигъри әсәрләре дөнья күрә. 1984 елда лирик шигырьләре тупланган “Яңгыр җиле” исемле беренче мөстәкыйль китабы басылып чыга.

Э. Шәрифуллина – иҗат эшчәнлегенең башыннан ук ике юнәлештә – лирик поэзиядә һәм балалар әдәбиятында актив эшләүче шагыйрәләрдән. Лирикада ул үз шәхси биографиясе, тормыш тәҗрибәсе җирлегендә туган уй-хисләрне, күңел тибрәнешләрен нечкәләп тасвирлауны алга сөрә. Бу сыйфатлар шагыйрәнең “Гөлләр елы” (1988), “Зәңгәр эңгер” (1991), “Таң чыгы” (1998) исемле чираттагы җыентыкларында урын алган лирик шигырьләрендә дә ачык күренә.

Моң нечкәртә икән күңелләрне Һәм елата икән, җырлата. Сагыну илләренә озата да Сөелү иңнәрендә сызлата.

Моң дәвалый икән күңелләрне: Сихәт бирә, искә төшерә. Яшәүләре авыр булыр иде Моң булмаса җирдә кешегә. Моң теткәли икән күңелләрне: Үсендерә, утка пешерә. Моңлы диләр, уттан суга төшеп, Тетрәнүче безнең ишегә.

Э. Шәрифуллинаның нәниләр өчен язылган “Безнең зоопарк” исемле беренче китабы 1976 елда басылып чыга. Шуннан соң нәшер ителгән “Җитәкләшеп җил белән”, “Ничек, нинди, ни төсле?”, “Иң матур әни”, “Алтын балык”, “Нәниләргә әлифба” китаплары да сабыйлар тарафыннан яратып каршы алына.

Дустың булса шундый булсын, Ялган сүз сөйләмәсен. Мыскыллы карашын күреп Бәгырең көйрәмәсен. Дустың булса шундый булсын, Астыртын эш йөртмәсен. Хыянәт дигән шырпы белән Дуслыкка ут төртмәсен. Дустың булса шундый булсын, Синең өчен үләрлек. Гомеркәеңнең бәһасен Җаны белән түләрлек.

Балаларга атап язган шигырҗ һәм әкият-хикәятләрендә автор образлы сүз сәнгате ярдәмендә тормыш-яшәешнең нәниләрне квзыксындырган күп мәсьәләләре турында оста педагогларча ихлас әңгәмә алып бара, маҗаралы сюжетлар корып , вакыйгаларны шигъри төсләргә төреп, сабыйларның күңелләренә туган җирне, табигатьне, үз халкыңны ярату, милли гореф-гадәтләрне саклау һәм хөрмәт итү, якын кешеңә, бигрәк тә әни кешегә миһербанлы, игелекле булу кебек гуман хисләрне сеңдерергә тырыша. Язучының “Асрамага бала бирәм” исемле педагогик язмалар җыентыгы да (1994) шушы тәрбияви максатларга хезмәт итә15.

Символ ( грек сүзеннән “шартлы билге”) – универсаль сәнгати һәм мәдәни категория. Бер яктан – әдәби образ, икенче яктан, билге сыйфатларын үзенә туплый16. Шулай ук, символ – әдәбиятта метафорик алыштыруларга нигезләнгән сурәтләү чараларының бер төре, нинди дә булса күренешне, предметны аңлата торган шартлы сүз яки билге17.

Символ фәндә фәлсәфи, мәдәни, әдәби төшенчә булып йөри, иң каршылыклы күренешләрнең берсе итеп карала. Философиядә ул эчтәлек һәм форманың диалектик бөтенлеге кебек күзаллана: эчтәлеккә күчә торган форма һәм формага күчә торган эчтәлек ике катлам барлыкка китерә. Әлеге катламнарның беренчесе символның морфемасы, ә икенчесе метаморфемасы булып кабул ителә18

Символ эстетик төшенчә. Чөнки символ сүзе әдәбиятка карата гына кулланылмый. Сиволлар әдәбиятта гына түгел, тормышның һәм фәннең күп төрле тармакларында очрыйлар. Хәтта аларны махсус өйрәнә торган фән тармагы (семиотика) бар.

Структур-семантик комплекс һәм әдәби-эстетик конструкция буларак, С.С. Аверинцев, Н.Д. Арутюнова, А.Ф. Лосев, Ю.М.Лотман, М.К. Мамардашвили, З.Г. Минц, А.М. Пятигорский, К.А. Свасьян һәм башка күп кенә галимнәрнең фундаменталь тикшеренүләрендә символ игътибар үзәгенә куела. Алар символның мәгънәви кисәкләрне бер үзәккә җыючы парадоксаль характерын, мәгънәви чиксезлеккә омтылу потенциалын билгелиләр. Аның башка эстетик төзелмәләрдән төп аермасы, беренчел мәгънәнең кыйммәтен саклаган хәлдә, яңа мәгънәләр тудыручы үзенчәлекле семантик механизмга корылуында дип күрсәтелә19.

Фәлсәфәдә символ төшенчәсен аңлату проблемасын беренче мәртәбә Иммануил Кант күтәреп чыга. Символ хакында беренче күзаллауларның нәтиҗәсе буларак, ул “Фикер сәләтен тәнкыйтьләү” исемле китабында интуитив рәвештә күзаллауның схема яки символ ярдәмендә башкарылуын билгели. Аның тарафыннан схема үзе аңлата торган төшенчәгә тәңгәл гәүдәләнеш итеп карала, символ фикер эшчәнлеген күз алдына китерергә омтылуның нәтиҗәсе, охшашлык ярдәмендә төшенчәнең сурәтен тудыручы кебек билгеләнә20.

20 нче гасырда символ фәлсәфи ноктадан А.Белый, А.Ф. Лосев, В.П. Бранский хезмәтләренең үзәгенә куела. А. Белый, “символ ул – эчтәлек һәм форма берлеге” дип билгеләп, символның чынбарлыкны чагылдыруын, аның формасының эчтәлектән аерылгысыз булуын ассызыклый, алар, бер-берсе өчен ике полюс барлыкка китереп, символ структурасында катнашалар, дигән фикерне алга сөрә.

В.П. Бранский фикеренчә, безнең күзгә күренә торган дөнья чынбарлык дип билгеләнә ала, фәлсәфи чынбарлык исә күренми һәм аны рациональ фикерләү ярдәмендә танып-белү мөмкин түгел. Шуңа бәйле эмоциональ мөнәсәбәт, тойгылар аны танып-белүнең бердәнбер мөмкинлегенә әверелә, шушы юлда символ әйбер, күренешләрнең асылына төшенү, мәгънә белдерү коралына әйләнә. Шулай әлеге концепция күзгә күренми торган чиксез чынбарлыкның символлар ярдәмендә чынбарлык кебек танып беленүен исбатлый21.

А.Ф. Лосев тикшеренүләрендә символ төшенчәсе үзәк урыннарның берсен били. Галим аны нинди дә булса бер күренешнең белдерелүе, иң беренче чиратта, кеше аңындагы чагылышы кебек кабул итә. Аның фикеренчә, һәрбер символ үзендә ниндидер бер мәгънә саклый, мәгънә исә символда без белмәгән, безгә күренмәгән үзгә бер күренешнең барлыгына ишарә ясый22.

А.Ф. Лосев структур-семантик яктан символның тугыз үзенчәлеген аерып чыгара. Беренче үзенчәлек аң һәм фикерләүгә мөнәсәбәтле билгеләнә. Һәрбер символ – нинди дә булса күренешнең чагылышы, әмма теләсә кайсы күренешнең, әйбернең чагылышы символ була алмый. Бер яктан, символ предмет яки күренешкә ишарә итә һәм барыннан да элек аңарда мәгүнә белдерү зур роль уйный. Теге яки бу әйбернең чагылышы аңга җиткерелә һәм фикерләүдә анализлана, шуңа мөнәсәбәттә символ ул, физик, физиологик чагылыштан бигрәк, предметның мәгънәви чагылышы булып тора. Икенчедән, сиволга предметны гомумиләштереп бәяләү сыйфаты хас. Өченчедән, символ теге яки бу күренешне, чынбарлыкны чагылдыруга бәйле төстә аның кеше аңында билгеле бер тәртипкә салынып кабул ителүен тәэмин итә. Ул нинди дә булса фикерне, идеяне җиткерүгә буйсындырыла, ягъни образлы төзелешнең тиешле формада, билгеле бер тәртиптә бирелүе, билгеле бер формада эчке һәм тышкы белдерелүе шарт. Болардан тыш, галим символ аша предметның структур төзелеше һәм билгесе күзаллауны да дәлилли.

Шушы сыйфатларга мөнәсәбәттә А.Ф. Лосев символның тугыз төрен аерып чыгара23.

Фәнни символлар.

Төрле фәннәрнең төзелеш үзенчәлекләрен анализлау аларның теге яки бу символик төшенчәдән башка эш итә алмавын раслый. Бигрәк тә математика фәне символлардан уңышлы файдалана. Мәсәлән, түгәрәкне алсак, нинди зурлыкта булуын күргәч, аңыбызда аның турында фикер формалаша. Гуманитар фәннәр өлкәсенә килсәк, мәсәлән, тарихчы теге яки бу чор, дәверне, вакыйгаларны чагылдыру белән бергә, ул куллана торган төшенчәләр чынбарлыкның кануннарына әйләнә баралар һәм шушы төшенчәләр символлар буларак кабул ителәләр.

Фәлсәфи символлар.

Фәнни символлардан аермалы буларак, аларга гомумиләштерү хас. Төшенчә – чынбарлыкның чагылышы, ләкин теләсә нинди чагылыш чынбарлык турында төшенчә бирми. Төшенчә чынбарлыкны анализлау нәтиҗәсе булып тора. Шуңа күрә теләсә нинди фәлсәфи төшенчә символның мәгънәви ягы кебек билгеләнә. Фәлсәфи категорияләрне бер-берсе белән чагыштыру, чынбарлык мөнәсәбәтләрен белдерүен күрсәтү нәтиҗәсендә, аларның һәрберсенең икенчесенә карата символ булуы ачыклана, ягъни теләсә нинди фәлсәфи категорияләрне алып, аның башка категорияләр белән бәйләнешен ачыклау символ табигатен күзәтергә мөмкинлек бирә. Шулай да, фәлсәфи күзлектән караганда, үзен барлыкка китерүче чынбарлыкка янәдән тәэсир итүче, үзгәртүче, камилләштерүче төшенчә генә камил төшенчә булып тора.

Әдәби сиволлар.

Әдәби символлар фәнни символлардан нык аерылалар. Бу аерымлыкның нигезендә шундый хасият ята: фәндә билге һич индивидуаль күзаллауларга һәм аңлатуларга юл куймый. H2O формуласын барлык кешеләр су формуласы итеп кабул итәләр. Фәнни символикада билге белән күренеш арасында объектив табигый бәйләнеш юк. Менә шушы хасият әдәби символны билге-иероглифлардан аеручы төп сыйфат та инде. Ә символик образда сурәт белән ул аңлаткан мәгънә арасында тыгыз бәйләнеш яши. Кояшның бәхет, шатлык символы буларак, төннең каараңгылык, бәхетсезлек символы буларак кулланулары һич тә очраклы түгел. Ул күренеш белән мәгънә арасында гомумилеккә, туганлыкка нигезләнгән, шул нигездә туган.

Мифологик символлар.

Мифологик символлар әдәби эчтәлекле, ләкин аларның символик үзенчәлекләре теге яки бу чынбарлыкны яктыртудан бигрәк, әдәби образны барлыкка китерүдә чагылыш таба. Аларга серлелек, могҗизалылык хас.

Дини символлар.

Әлеге символларда мифологик образларның дини ышанулар белән бәйле өлешен генә түгел, ә аларның чынбарлык, яшәеш белән бәйләнешен дә күрергә мөмкин. Дини символлар теге яки бу дини күренешне аңлатып барлыкка киләләр.

Табигать, галәм символлар.

Табигать күренешләре, галәм, кешеләр тарафыннан тирәнрәк өйрәнелә барган саен, яңадан-яңаяссылыкларда аңлатылыш таба, кеше тормышына да күчерелеп, үзенә хас булмаган вазифаларга беркетелә.

Физиологик халәт символлары.

Кешенең төрле физиологик халәте символ дәрәҗәсенә күтәрелә, ягъни кешенең тышкы кыяфәте эчке халәтен аңлауга ачкыч төсен ала. Шул рәвешле, кешенең тышкы рәсеме аның эчке кичерешен төшенергә мөмкинлек бирә.

Идеологик, сәяси символар.

Әлеге символлар теге яки бу тәгълиматны, идеяны хасил итәләр, барыннан да элек аның иҗтимагый әһәмиятен билгелиләр. Иҗтимагый-тарихи фактларны җиткерүгә мөнәсәбәттә идеал, девиз, плакат, афиша, төрле дәрәҗәдәге агитацияләр – барысы да символлар буларак билгеләнәләр.

Тышкы-техник символлар.

Барыннан да элек аларга хәрәкәт белдерү хас. Алар икегә бүленәләр:

  1. Хәрәкәтләр: дирижерның кул хәрәкәте, биюдәге төрле хәрәкәтләр символга булып торалар.

  2. Билгеләр: очрашканда кул бирешү, баш киемен салу, саубуллашу – этикет билгесе; ак флаг, күгәрчен – тынычлык; кул чабу, алкышлаулар күренешне хуплау билгесе булып торалар.

Әдәби төшенчә буларак, символ ике яссылыкта файдаланыла:

  1. Символик эчтәлекле әсәрләрдә ул төп терәк төшенчә булып тора;

  2. Әдәби әсәрләрдә субъектив мәгънәне җиткерү өчен кулланыла.

Алда әйткәнебезчә, сурәт белән төшенчә арасында ныклы бәйләнеш бар, ләкин ул беркатлы түгел. Шул ягы белән ул аллегорик образлардан да аерылып тора. Аллегорик образның формасы гомуми бер идеяне, фикерне, күренешне гәүдәләндерүдән тыш башка мәгънәне аңлатмый. Моны мәсәлләрдәге образлар да ачык раслый. Анда күп очракта төлке – хәйләкәрлекне, куян – куркаклыкны гәүдәләндерә. Гегель шуңа да аллегориядә “субъективлыкның буш формасын алган ниндидер гомуми бер төшенчәнең абстракциясен” күрә.

Ә символик образда субъективлык һәм индивидуальлек гаҗәеп көчле. Моңа мисал итеп Тукайның “Көзге җилләр” шигырен китереп була.

Символның вазифасы күренешне аңлату, күренеш белән булган бәйләнешне күрсәтү белән генә чикләнми. Ул формасының бай табигатьле булуы белән күп төрле ассоциацияләр уята. “Кораб” – шуның ачык мисалы. Эчтәлеген төрле галимнәр төрлечә аңлатулары да шуңа бәйле.

Символик образлар үзләренең характерлары белән, үзләрендә гомумилек һәм абстракция элементын максималь туплый алулары белән беренче карауга нечкә психологик кичерешләрне ачу өчен уңайсыз шикелле тоелалар. Чынында символик образлар һәртөрле иҗтимагый күренешләрне гомумиләштерү өчен генә түгел, шәхеснең рухи дөньясын, катлаулы һәм нечкә кичерешәрне сурәтләү өчен дә гаять кыйммәтле гомумиләштерү алымы булып хезмәт итәләр.

Образның байлыгын һәм тәэсир итү көчен символик форма үзе генә – предмет һәм сурәт арасында табылган нинди дә булса аналогия генә хәл итми. Бу аналогиянең ышандырырлык нигезләре булуы, символик сурәт аша ачылган күренешнең яки кичерешнең тормышчанлыгы зур роль уйный.

Образның аңлаешлыгы һәм ачыклыгы символ өчен зарури, ләкин ачыклыкны һәр шигырь өчен дә бертигез дәрәҗәдә таләп итү урынсыз булыр иде. Кайбер шигырьдә символ мәгънәне бик җиңел аңлаешлы итеп үзе үк күрсәтеп тора, ә кайбер шигырьләрдә символ укучының билгеле бер дәрәҗәдә фикер йөртүен, тапкырлыгын, “баш ватуын” сорый. Дәрдемәнд шигырьләре, мәсәлән, шушы икенче төркемгә карый. Шулай да, еллар үткән саен, укучының шигъри тойгысы һәм культурасы үскән саен символик шигырьләрне кабул итүе дә җиңеләя бара. Г. Сәгъди әйтүенчә “символларның әдәби кыйммәте, әлбәттә, томанлы, төенле булмавында, ачык аңлаешлы символлар була алуындадыр”.

Шигырьдәге символиканы дөрес һәм җиңел аңлар өчен шул халыкның сурәтле фикерләү табигатен, гасырлар буенча үзләшенгән үзенчәлекле символик образларын да яхшы белү кирәк. Шул халык төшенчә белән сурәт арасында тапкан бәйләнешкә игътибар итмәсәк, шигырь табышмакка әйләнәчәк. Хәзерге шигырьдә тәрбияләнгән укучыга, мәсәлән, суфыйчы шагыйрьләрнең әсәрләрен аңлау кыен. Аларның символикасына төшенү өчен аерым “ачкыч”ка ия булырга, символиканың шифрын белергә кирәк.

Бер халык өчен табигый тоелган символика икенче бер халык өчен сәер булуы да бик ихтимал.

Символ беркайчан да үзе алмаштырган , аңлаткан күренешне турыдан-туры атамый. Ул аның гади чагылышы гына түгел, һәр символда үзен чишүне таләп итүче ниндидер серлелек яшеренә. Шул рәвешле, симаолны, гомумән алганда, әйбернең, күренешнең, төшенчәнең безнең аңдагы образлы чагылышы дип атап була, ләкин ул үзендә әлеге төшенчәгә карата күбрәк мәгънә туплый. Чөнки кеше аңы күренешне караган, күргән вакыттагыча гына истә калдыра. Ә сивол исә бу күренешнең, әйбернең барлык мөмкин булган үзгәрешләрен, чагылышларын, мәдәни хәтерне үзендә туплый.

Ә. Закирҗанов әдәби символларны классификацияләүдә ике төрле караш яшәп килүен билгели. Берсе, гомуми булып, традицион һәм индивидуаль символларны аерып чыгара. Традицион символлар таныш ассоциацияләргә нигезләнә һәм әзер образ буларак кулланыла (мәсәлән, былбыл һәм гөл – мәхәббәт символы). Традицион символиканың чыганагы булып мифология, әдәби традицияләр, фәлсәфи тәгълиматлар тора. Шәхси символика исә әдип иҗаты белән танышканда гына таныла (мәсәлән, Идел образы беренче тапкыр Гали Рәхим иҗатында ил, милләт символы булып килә). Шул ук вакытта традицион символның, яңа эчтәлек алып, тулыланып, шәхси символ булып китү мөмкинлеге дә бар.

Моннан тыш, икенче бүленеш тә яшәп килә: 1) аерым әдип иҗатының үзенчәлеген билгели торган образ-символлар (Дәрдемәндтә – кораб, Һ. Такташта – җил һ.б.); 2) әйбер, күренеш, пейзаж, сүз һ.б. символ буларак бирелүе (Ә. Еникиның “Шаяру”ында яулык – мәхәббәт символы); 3) мифологик образлар, мифлар, риваятьләр, легендалар символ рәвешендә килү (Бичура – яхшылык, яктылык символы, Шайтан – явызлык, караңгылык символы); 4) әдәбиятта үзенчәлекле образ буларак урнашып, хәзер үзе символ буларак кулланылучы типлар (Таһир-Зөһрә – үлемсез мәхәббәт символы, Дон Кихот – киң күңеллелек символы).

20 нче гасыр башы сүз сәнгатендә модернизм күренешен өйрәнгән Д.Ф. Заһидуллина татар сүз сәнгатендә символларның дүрт төрен аерып чыгыра: аерым сүз образлар, тарихи шәхесләрнең милли символга әйләнүе, әзер миф легенда сюжетларының нигезен тәшкил иткән һәм яңа миф тудыруда катнаша торган образлар.

Символлар төрле иҗат юнәлешләренә караган әсәрләрдә актив кулланыла, әмма аларның вазифалары төрле. Реалистик әдәбиятта ул герой холкын, рухын, кичерешен, язмышын тасвирлауда катнаша, символ артына чиктәш тормыш, чишелмәгән һәм төгәлләнмәгән язмыш яшеренә, укучы символны чишү аша тормышның кайсы якка борылышын “укый ала”.

Романтик әдәбиятта ул ике катлы тормыш моделен төзүгә хезмәт итә: реаль һәм идеаль дөньяларны тоташтыра, лирик герой, хикәяләүче авторның халәтен хис-кичереш алмашын, әдип әйтергә теләгән фикерне, геройның кәефен, рух үзенчәлеген чагылдыруга хезмәт итә. Монда символлар киная белән автор фикерен укучыга җиткерергә ярдәм итә һәм романтик дөнья сурәтен тудыру алымына әверелә.

Символист язучы өчен символ иң әһәмиятле төшенчә булып тора, алар символны күк дөньясының, чиксез яшәешнең күләгәсе кебек аңлата, яңа ситуацияләрнең аталышы, исеме дәрәҗәсендә кабул итә. Ул хисләр ташкынын, дөньяви мәгълүматны укучыга абстракт фикерләр белән генә түгел, ә образлы, эмоциональ итеп бирергә тырыша. Моңа ирешү өчен безнең күңелебезгә, йөрәгебезгә, аң һәм фикер эшчәнлегенә тәэсир итердәй образ эзли. Әлеге образлар яки образлар төркеме теге яки бу күренеш турында нәрсә дә булса хәбәр итеп килә. Галимнәр символизмда төп категорияләрнең берсе булган символның икепланлылыгын дәлилли, аның эчтәлеген гомумкабул ителгән контекст һәм тәҗрибә, тоем белән бәйле аңлау кебек ике башлангычка бәйләп карый.

Символ теориясенең нигезендә кеше аңында тоташып килүче ике төрле тормыш моделе: феноменаль һәм ноуменаль, материаль һәм рухи, җир һәм күк дөньялары хакында караш ята, символ кечкенә генә берәмлек аша гомумине, абсолютны аңлата дип карала. Бу каршылык шагыйрьгә тормыштагы дисгармонияне, аның фаҗигале бәрелешләрен, шуларның кеше аңында һәм күзаллавында нинди гаҗәеп образлар хасил итүен сурәтләргә мөмкинлек бирә.

Шул рәвешле, символда тормыш һәм яшәешнең бөтенлеге ассызыклана, кеше аңында гомумән яшәеш, кеше, дөнья хакындагы эзләнүләр, уйланулар аерым бер кыйммәт-төшенчәләрнең символга әйләнүен тәэмин итә.

Рус әдәбиятында “символ” термины нәкъ менә шул 19 гасыр ахырларында формалашып җиткән символизм агымы белән бергә килеп керә. В. Брюсов тарафыннан “Русские символисты” дип аталган кечкенә генә өч җыентык басылу белән Россиядәге символизмның беренче теоретик нигезләре салына.

Татар әдәбиятында символлардан файдалануның бай тарихы, үзенчәлекле тәҗрибәсе бар. Теләсә кайсы милли әдәбияттагы кебек үк, татар поэзиясендә дә символларның тамырлары фольклор, халык авыз иҗаты әсәрләренә тоташа һәм буыннар, әдәби чорлар аша үтеп, мәгънәви яктан байый, төрлеләнә. Икенче яктан, милли җирлектә символларның активлашуына шәркый әдәбиятларның, әдәби-эстетик фикеренең йогынтысы көчле була. Үз чорында ук Шеллинг һәм бертуган Шлегельләр сәнгатьнең табигате гомумән дип белдерәләр. Л. Массиньон да мөселман халыклары сәнгатьнең структурасын символик берлек тәшкил итүен билгели. Татар әдәби җирлегендә дә символлар системасыннан файдалану тәҗрибәсе борынгы һәм урта гасыр әдәбиятында ук мәгълүм була. 20 йөз шигърияте д әбу яктан бай һәм төрле, бу дәвер сүз сәнгате символларны сыйфат һәм сан ягыннан тагын да тулыландыра, мәгънәви яссылыкта баета, киңәйтә.

Көнчыгыш әдәбияты традицияләренә нигезләнеп үскән һәм 20 йөз башында рус, аның аша көнбатыш әдәбиятлары йогынтысын тирән тойган милли сүз сәнгате 20 гасыр әдәбиятында символларга яңача караш булдыра.

“Симвоолар үзләрендә бер-берсенә бәйләнгән һәм капма-каршы ике иҗади башлангычны берләштерә: бер яктан алар сүз сәнгатенең үткән гасырлар сынавын кичкән классик традицияләргә нигезләнүен чагылдырса, икенче яктан, шул традицияләрне “үтеп китеп”, аларны яңарту, трансформацияләү омтылышын раслый. Шуңа да символлар әдәбиятның тирән үзгәрешләр кичергән борылышлар, бер үсеш баскычыннан башка этапка күчү чорында, чиктәш ситуациягә аяк баскан вакытларында аеруча активлаша”. Л.А. Колобаеваның рус әдәбиятында мөнәсәбәтле әйтелгән әлеге фикере милли җирлектә дә актуаль яңгырый.

Үзган гасыр татар поэзиясендә символлар активлашуының беренче дулкыны тирән үзгәрешләр кичергән 20 йөз башына туры килә. Милли сүз сәнгатендәге үзгәреш-яңарыш гасырлар дәвамында кулланылып килгән символларны сәнгати үзләштереп кенә калмый, аларны традицион булмаган мәгънәләргә дә баета. Ислам дине белән бәйле символик элементлар, халык авыз иҗатыннан үстерелә килгән традицион символик образлар, суфичылык белән үтеп кереп, милли байлыкка әверелгән символлар 20 йөз башында фәлсәфи, иҗтимагый фикерләрне үткәрү мәйданына әйләнә.

Галимнәр тарафыннан символныңиң әһәмиятле сыйфаты буларак нәкъ менә аның күпмәгънәлелеге, чиксез күләмдә аңлатылыш вариантларын табу мөмкинлеге күрсәтелә. 20 йөз башында да күп катламлы, киң эчтәлекле символлар борынгы мәҗүси, фольклор традицияләренең, шәрык мәдәниятенең, рус һәм Европа әдәбиятларындагы билгеле әдәби күренешләрнең, “системаларның” тоташу ноктасына әверелә. Галимнәр синтезлык сыйфатының, кушма характердагы билгеләрнең әдәбияттагы бер этаптан башкасына күчеш дәверендә еш очравын билгели. Бу чорда да шагыйрьләр тарафыннан кулланылган символлар төрле мәдәни катламнарның синтезы булып укыла, әсәрләрнең көнчыгыш һәм көнбатыш әдәби-эстетик фикере чикләрендә шәрехләнү мөмкинлеген бирә. Н. Хисамовның Дәрдемәнд шигъриятенә мөнәсәбәтле сүзләре белән әйткәндә, “Көнчыгыш-Көнбатыш синтезына аяк басканда, Дәрдемәнд... фольклорга хас шигъри фикерләүне дә үзләштерә, ... көнчыгыш башлангычын рус һәм Көнбатыш Европа поэзиясенә хас форма, алымнар һәм аһәң белән куша24”.

Гасыр башы язучылары иҗатындагы символик образлар, аларның әсәрдәге урыны – роле бу чор татар әдәбиятында шәрык традицияләренең көчле булуы, символизмның да әдәби агым кысаларында шәркый казанышларны исәпкә алып үсүе хакында сөйли. Шәркый әдәбиятлардагыча, аллегорик фикерләүгә тартылу, шартлылыкны лирик-эмоциональ киеренкелек моментлары белән үрү, мәгълүм символларны яҗача куллану аша иҗади осталыкны күрсәтү әһәмиятле урын алып тора. Шул ук вакытта нәкъ менә символлар яки аллегорик образлар әсәрнең умыртка баганасын тәшкил итә һәм әдәбияттагы тормыш моделенең “төше”нә, аңа бәя бирү ноктасына һәм фәлсәфи фикер белдерү чыганагына әверелә25.

Бу чор милли сүз сәнгатендә символларның яратып кабул ителүе берничә факторга бәйле: аның үсеш алуына фәлсәфи, мәдәни һәм әдәби җирлек әзерләнгән була. 20 йөз башы татар поэзиясендә, символизмның үтеп кереп, милли әдәби җирлектә урын алуы да, милли сүз сәнгатендә сурәтлелекнең көчәюе дә, милли аңдагы, иҗтимагый-фәлсәфи, әдәби фикердәге үзгәрешләр дә символларның киҗәюенә көчле йогынты ясый.

1920-1930 нчы елларда символлар кулланылышының дәвам итүе татар әдәбиятында традицияләрнең көчле булуыннан килеп чыга. Бу күренеә социологик ноктадан да аңлатыла ала. Л.А. Колобаева фикеренчә, символ иң беренче чиратта җәмгыять, дөнья һәм милләтнең торышына, киләчәгенә прогноз буларак чыгыш ясый, мондый төр символлар аеруча әдәбиятның, иҗтимагый-фәлсәфи, сәяси фикернең борылышы чорында, рухи һәм сәяси баскынчылык вакытында көчәяләр, чөнки бу вакытта яшерен тел, табу-тыю принциплары эшли башлый. Әлеге фикерләр 1920-1930 нчы еллар татар шигърияте мисалында аеруча дәлилле яңгырый, чор поэзиясендә символларның функциясен, кулланылыш мөмкинлекләрен ачып бирә.