Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
ЭЧТӘЛЕК.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
95.84 Кб
Скачать

Саҗидә Сөләйманова.

Биредә Саҗидә Гаделша кызы Сөләйманова иҗаты (1926-1980) аерым игътибарга лаек. “Тормышчан, табигый матур, әмма кырыс авазлары да булган, ләкин барыбер якты, саф, нечкә лирика, чын шигъри сурәтләр, кыю-үткен фикерләр, киң колачлылык... Ирләрчә саллы итеп әйтә белү осталыгы, шул ук вакытта нәзек кыллар яңгырашы... Алиһәләргә хас наз, нәфислек һәм моң иясе”, - дип яза аның хакында шагыйрәнең якташы Р.Гаташ.

С.Сөләйманова иҗатын тулысы белән күз алдына китерсәң, аерым китап булып бастырылган әсәрләреннән дә байтагы кече һәм урта яшьтәге балаларга багышланган булуын күрәсең. Бу бие табигый, чөнки ул профессиясе белән тарих укытучысы, егерме елга якын гомерен балаларга белем, тәрбия бирүгә багышлый.

С.Сөләйманованың биографиясе яшьлекләре сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килгән күп татар хатын-кызларның язмышын чагылдыра. Бик тиз үсеп җитлегергә туры килә аларга. 1944 елда мәктәпне тәмамлый, ике ел укытучы булып эшли, соңрак Урай педагогия институтының тарих факультетын уңышлы тәмамлый. Монда уку елларында тарих-фәлсәфә фәннәрен бик кызыксынып өйрәнә, иҗатында сабыр акыл, фәлсәфи тирәнлек тә бәлки шуннан килгәндер.

С.Сөләйманованың исеме әдәбият мәйданында узган гасырның илленче еллары урталарында күренә башлый. Шуннан соң үткән чирек гасыр эчендә ул, иҗат активлыгын һәм әдәби осталыгын үстергәннән-үстерә барып, алтмышынчы-җитмешенче еллар татар поэзиясендә үз шигъри дөньясы, үз аһәңе-моңы булган үзенчәлекле шагыйрәләрнең берсе булып таныла4.

С.Сөләйманованың поэзиягә беренче адымнары да шактый үзенчәлекле була. Катлаулы тормыш юлы, зур кичерешләр, күрәсең, аның күңелендә тирән эз калдыра. Тора-бара аңарда да үз уйларын шигъри юлларга салып, башкаларга җиткерү теләге туа. Белемен дә, тормыш тәҗрибәсен дә мул итеп туплаган С.Сөләйманованың шигырьләрендә тирән фәлсәфә, табигый яңгыраш, сәнгатьчә нәфислек ачык сизелеп тора5.

Үз энҗемне эзлим һаман,

Көн туса, йөрим йөдәп...

Ач, шигърият, серләреңне,

Тылсымлы сүзләр өйрәт!

Шигърият үз серләрен һәркемгә дә ачмый. Шигырь язарга теләүчеләр һәм шигырь язучылар һәр чорда да шагыйрь булып танылучыларга караганда күп тапкыр күбрәк булуы мәгълүм нәрсә. Шигырь язучылар арасыннан шигърият бик нык сайлый: күңел биографиясе һәм әйтергә үз сүзе булганнарын, тормыш агышына-моңына сизгер күңелләрен, шигъри күрүгә-ишетүгә ия булганнарын...

Поэзия Саҗидәне елдан-ел үзенә ныграк буйсындыра. Тора-бара бөтенләе белән биләп ала. Шигырь аның тормышына, җан сердәшенә әверелә.

Хәләл-хәрамдырмы якыннардан

Аерып алган сәер хөррият.

Әсир итте сихри ул хөррият –

Исеме аның – Иҗат, шигърият.

(“Бүтән мәхәббәт”)

Саҗидә Сөләйманованың биографиясе яшьлекләре сугыш һәм сугыштан соңгы елларга туры килгән татар хатын-кызларының “авыр бәхет”ләрен сурәтли, авыл мохитында туып-үскән гади крестьян кызларның, интеллектуаль дөньяны үзләштерүгә юл алып, интеллегент шәһәр кызлары булып әверелү процессы кебек гыйбрәтле һәм олы социаль күренешне ача. Саҗидәнең биографиясе һәм иҗаты мәсьәләгә социаль якын килгәндә шушы яклары белән аеруча үзенчәлекле һәм әһәмиятле.

Шагыйрәнең шигырьләре гражданлык рухы белән сугарылган. Укучыга һәм журналистка хас төгәллек, ачыклык белән ул акны карадан, караны кызылдан аерып бирә, үзенең мөнәсәбәтен ачык сиздереп бара6.

Үскән чакта тормыш назламады,

Бизәмәде кулны балдаклар.

Балдак-балдак булып сызылып калды,

Урак кискән эзләр бармакта.

Дус кызларым ефәк җепләр белән

Каемады кара бәхетне.

Сабан тотып кара җир өстеннән

Эзләп киттек авыр бәхетне.

С.Сөләйманова – нигездә, лирик шагыйрә. Алда әйтелгәнчә, аның шигырьләрендә заман темалары, олы социаль күренешләр авторның үз шәхси биографиясе, кичерешләре белән тыгыз бәйләнештә биреләләр. Шагыйрә иҗатында зур урын тоткан мәхәббәт лирикасы да хис тойгыларның тирәнлеге, ихласлыгы һәм халык җырларына хас интонацияләре белән күңелне җәлеп итә. Шулай ук мәхәббәт лирикасы шагыйрә иҗатында күп очракларда үзәгендә мәхәббәт тарихы торган лирик көндәлек төсен ала. Аның лирик шигырьләрендә кеше күңелен дулкынландыра торган серлелек бар. Мәхәббәт шигырьләре – шагыйрәнең укучы елән ачыктан-ачык сөйләшүе кебек.

Елыйсы килгән чакларда

Җырласаң җиңел була...

С.Сөләйманованың күп кенә шигырьләре елыйсы килгәндә җырланган җырлар төсле. Күңелне җилкендерә торган шигырьләр дә, уйландыра-моңландыра торганнары да бар. Ләкин ни генә булмасын, бушка әйтелгән сүз юк, һәр сүзнең төбендә сулкылдап торган йөрәк, саф күңелле хатын-кыз кичерешләре ята7.

Мәхәббәтне тирән яшерәләр,

Сиздермәслек итеп беркемгә.

Тирәнәйгән саен аның нуры

Керфек очларыннан сирпелә.

Шагыйрә әнә шулай саф хисне, яшерелергә тиешле тыенкы хисне яшереп булмый торган бер халәтендә – янган, дөрләгән чагында сурәтли. Мәхәббәт турында гомуми рухта язылган шигырьләрдән С.Сөләйманованың лирик шигырьләре шәхеснең күңел биографиясен ачуы беләнрәк аерылып тора. Шагыйрә күңелендәге лирик стихия аңа хәтта поэмаларында да беренче планга геройларның күңел халәтен чыгарырга этәргеч ясый. Шунлыктан поэмаларында да автор кеше психологиясенең яңадан-яңа якларын ача, ә вакыйгалар үзеннән үзе икенче плангарак күчереп бирелә.

Бик җирсегән чакта,

Җир-суларны

Бер күрмичә күңел түзәрме?

Кендегеңнән анаң кая киссә,

Шунда була җирнең үзәге.

Әйтелгәнчә, шагыйрә әйләнә-тирә дөньяны, вакыйгаларны кабул итү, аңлауга фәлсәфи якын килә. Аның шигъриятендә нечкә лирика, һичшиксез, тирән фикер белән үрелеп бирелә8.

С.Сөләйманова тормыш турында әхлакый-фәлсәфи мәсьәләләрне шигьри образларда чагылдырган “Җир-су” (1967), “Фал китабы” (1972), “Мәңгелек ут” (1974), “Ак чәчәкле болын” (1976), “Сузган ике кулым” (1977) кебек үзенчәлекле поэмалар һәм “Гүзәлия җыры” (М.Имашев музыкасы), “Күңелем язлар көтә” (К.Хөснуллин музыкасы), “Саубуллашу вальсы” (М.Имашев музыкасы) кебек популяр җыр текстлары авторы буларак та киң танылу ала9.

С.Сөләйманованың иҗатын бер жанр кысаларына гына сыйдырып бәяләргә мөмкин түгел, иҗат офыклары киң, таланты күпкырлы. Иҗатының бер канатын хатын-кызларга нечкә тоем, көчле лирика, кеше рухиятен үтемле итеп бирү сәләте тәшкил итсә, икенчесен исә ирләрчә сабыр акыллылык, фәлсәфи тирәнлек, саллылык, колачлылык алып тора.

Шагыйрәнең иҗаты – 60-80 нче еллар әдәбиятының иң гүзәл сәхифәләреннән берсе10.