Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
ЭЧТӘЛЕК.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
95.84 Кб
Скачать

ЭЧТӘЛЕК

Кереш........................................................................................................................3

Беренче бүлек. 20 гасыр уртасының икенче яртысында хатын-кыз шагыйрәләр иҗаты...........................................................................................8

Икенче бүлек. Символ турында төшенчә

2.1.Символ теориясе, символик образлар ................ ................................. .......18

2.2.Символларга әйләнгән төсләр................................................................20

Йомгак....................................................................................................................48

Кулланган әдәбият.................................................................................................51

Кереш

ХХ гасырның 60 нчы елларыннан башлап татар әдәбиятында милли нигезләргә кайту чоры башлана. Элекке елларга караганда бу чор шигърияте эчтәлеге, фәлсәфәсе, әдәби-эстетик үзенчәлеге ягыннан үзгә. С. Хәким, Х. Туфан, Г. Афзал, Ш. Галиев, И. Юзеев һ.б. авторларның әсәрләрен күздә тотып, шушы чорда лирик шигырь белән янәшә җыр жанрының активлашуын билгели алабыз.

1960-80 нче еллар татар поэзиясе шартлы төстә ике традицион юнәлешне һәм яңалык алып килүче авторлар иҗатларын берләштерә, салмак лирика һәм шаулы эстрада лирикасының үсеше үзгәреше белән характерлана. Алтмышынчы елларда милли шигърияттәге яңарышны әдәби тәнкыйть үзенә бер дәрт белән иҗатка килеп кергән Р.Фәйзуллиннар буыны белән бәйли. Р.Фәйзуллин, Р.Харис, Роб.Әхмәтҗанов, Рәш.Әхмәтҗанов, Р.Гатауллин, Р.Мингалим, Г.Рәхим кебек шагыйрьләр шигырь төзелешендә традицион кысаларга сыеша алмаган фикерләрне укучыга җиткерүдә яңа формалар тәкъдим итәләр. Лирик герой белән җәмгыять каршылыгы иҗтимагый мотивлаша, сәяси яссылыкка күчерелеп, идеологиягә, хакимияткә бәя бирүгә юнәлтелә, шуңа бәйләп лирик герой тормыш-яшәеш, яшәү кануннарының камиллеге, кеше гомеренең кыйммәте турында сүз башлый, әсәрләр фәлсәфи уйланулар белән баетыла. Бу буын, бердән, С.Рәмиев, Дәрдемәнд иҗаты традицияләрен яңартса, икенче яктан милли шигърияткә рус поэзиясенең йогынтысы көчәя.

Язучының әсәрләре хыял белән реаль дөнья чикләрендә иҗат ителә. Аларда фантастик вакыйгалар белән чынбарлыктагы күренешләрнең югары дәрәҗәдәге синтезы күзәтелә. Г.Гыйльманов үзе әйтүенчә, бу әсәрләр барыбер реалистик рухта булып кала бирә, чөнки алар тормыш логикасына буйсыналар.[3] Язучының әнә шундый кызыклы һәм үзенчәлекле иҗаты әле үз тикшерүчесен көтә.

ХХ гасыр азагы-ХХI гасыр башы галимнәрен һәм әдәбиятчыларын кызыксындырган темаларның берсе әдәби әсәрләрнең текст буларак корылышы  мәсьәләләре. Әлеге тема белән кызыксынучы галимнәргә без Л.А Новиков[4], Л.Г.Бабенко[5], кебекләрне кертә алабыз. Татар галимнәре арасыннан бу өлкәдә В.Х.Хаков[6], Х.Р.Курбатов[7], С.Ш.Поварисов[8], Д.Ф.Заһидуллина[9] эшли. Алар үзләренең фәнни иҗатларында әдәби текстның төзелеш үзенчәлекләрен, тел берәмлекләрен сәнгатьчә куллану мәсьәләләрен һ.б. өйрәнәләр. Текстка филологик анализ ясау анда сәнгати вакыт бирелешен ачыклауны да күз алдында тота. Бу яктан Г.Гыйльманов иҗаты да кызыклы. Ул үз әсәрләрендә вакытның катлаулы формаларын тәкъдим итә,  төрле чараларны шушы максаттан куллана. Аның иҗаты бу ноктадан әле тирәнтен өйрәнелмәгән. Бу безнең эшебезнең актуальлеген дәлилли.

Ә без исә хезмәтебездә Галимҗан Гыйльманов иҗатында сәнгати вакыт бирелеше үзенчәлекләрен барлауны максат итеп куйдык. Максатыбыздан чыгып түбәндәге бурычларны билгеләдек:

  1. сәнгати текстны өйрәнүгә багышланган хезмәтләрне күзәтү, төп юнәлешләрне билгеләү;

  2. темпоральлек һәм хронотоп хакында нәзари мәгълүмат туплау;

  3. Г.Гыйльманов шәхесе һәм иҗатына караган тәнкыйди мәкаләләр һәм фәнни монографияләрне барлау;

  4. Г.Гыйльманованың “Албастылар” һәм “Оча торган кешеләр” романнарында хронотопның бер компоненты булган сәнгати вакыт бирелеше үзенчәлекләрен ачыклау.

Хезмәтебезнең төп өйрәнү объекты булып Г.Гыйльмановның “Албастылар” һәм “Оча торган кешеләр” романнары тора, тикшерү предметын исә шушы әсәрләрдәге сәнгати вакыт бирелеше үзенчәлекләре  тәшкил итә.

Методологик нигез буларак Д.Ф.Заһидуллина, Т.Ш.Гыйләҗев, Ә.М.Закирҗановларның “Татар әдәбияты. Теория. Тарих”, Л.Г.Бабенконың “Лингвистический анализ художественного текста”, Л.Г.Новикованың “Лингвистическое толкование художественного текста”, “Художественный текст и его анализ” кебек хезмәтләренә таяндык.

Максат-бурычларыбызга ирешү барышында хезмәтебез түбәндәге структурада оешты.

1. Кереш. Бу өлештә хезмәтнең актуальлеге, теманың өйрәнелү дәрәҗәсе, максат-бурычлары, тикшерү предметы, объекты, методологик нигезе билгеләнде.

2.  “Тел белемендә сәнгати текстны өйрәнү юнәлешләре”. Бу бүлек ике бүлекчәдән тора. “Сәнгати текст өйрәнү үзенчәлекләре” дигән бүлекчәдә әлеге өлкәгә караган төп хезмәтләргә нигезләнеп, текстны филологик анализлау үзенчәлекләре барланды. “Сәнгати вакытны өйрәнү үзенчәлекләре” бүлекчәсе әсәрдә урын-вакыт һәм аның бер компоненты булган вакытны анализлау юлларын тәкъдим итә.  Шулай ук вакыт төшенчәсе белән бәйле темпоральлек категориясе хакында да нәзари мәгълүмат китерелде. Гомумән, бу бүлектә сәнгати вакыт төшенчәсе ачыкланып, хезмәтнең методологик нигезе эшләнде.

3. “Г. Гыйльманов иҗатында сәнгати вакыт төшенчәсенең лингвистик чаралар белән бирелеше” дигән бүлектә әдипнең “Албастылар” һәм “Оча торган кешеләр” романнарына максатчан анализ ясалды һәм сәнгати вакыт бирелешенең төп чаралары аерып чыгарылды.

  1. Йомгак өлешендә гомумиләштерелгән нәтиҗәләр эзлекле тәртиптә урнаштырылды.

Беренче бүлек. 20 гасыр уртасының икенче яртысында хатын-кыз шагыйрәләр иҗаты.

Һәр тарихи чор шигърият үсешенә үз чалымнарын, үз бизәкләрен алып килә. Яңа дәвернең сүз сәнгате эчтәлеге, бирелеше, тышкы рәвеше, фикерләү үзенчәлеге ягыннан кайсы сыйфаты беләндер элгәреләреннән аерылып тора.

20 нче гасырның алтмышынчы елларында шау-шулы поэзия алга чыкты, шигырь сәхнәгә менде, метафора, куе һәм төсле чагыштыру, шашкын хислелек, зиһен ташкынын чагылдыруга омтылыш көчәя. Поэма жанры күләм җәһәтеннән кыскарып, шәхес һәм олы дөнья мәшәкатьләрен гомумирәк рухта сурәтләү юлына чыга, сурәтлелекхасиятен, романтик дәртен, эчке җегәрен саклаган хәлдә, үз ярларына кайтып төшә, фикер белән хис бердәмлегенә омтыла. Халык иҗаты байлыкларына игътибар үсә.

Сиксәненче елларда бөек төзелешләр, нефть чыгаручылар, галәмгә очучылар турында язылган шигырь-җырлар, күләмле, вакыйгалы әсәрләр азая, кешенең гадәти мәшәкатьләренә, уй-тойгыларына якынаюның яңа чараларын эзләү дәвам итә. Авылны, табигатьне тирәлекне халык әхлагын саклау мәсьәләләре төп юнәлешләрнең берсе буларак калка1.

1960-1980 еллар – татар әдәбиятының милли нигезләргә кайту чоры. Бөек Ватан сугышы тәмамланып, илне төзекләндерү өмете белән яшәү, тарихка Хрущев “җепшеклеге” исеме белән кереп калган ярымдемократик үзгәрешләрнең башлануы, шәхес культының фаш ителүе әдәбияттагы үзгәрешләргә алшарт була. Бер-бер артлы М.Җәлил, Х.Туфан, кебек шагыйрьләрнең исеме акланып, моңа кадәр тыелып торган Дәрдемәнд, С.Сүнчәләй, Ш.Бабич, Н.Думави, Ф.Бурнаш кебек әдипләр мирасы кабат татар укучысына әйләнеп кайта. Шуларның сәнгати югарылыгын өлге итеп, яңалыкка омтылган, үзфикерле яшьләрнең килүе яңарышны тәэмин итә.

Бу еллар татар шигъриятенең үзенчәлекле һәм катлаулы чорларыннан берсе, ул эчтәлеге, фәлсәфи фикере, аны җиткерү формалары, әдәби-эстетик үзенчәлеге ягыннан элгәреләреннән аерылып тора. поэзиядә лирик шигырь белән янәшә җыр жанрының активлашуы күзгә ташлана. аның үсешенә Х.Туфан, С.Хәким, Г.Афзал, Ш.Галиев, И.Юзеев, С.Сөләймәнова, Р.Фәйзуллин, Р.Харис, Р.Миңнуллин, Зөлфәт, Ф.Сафин, К.Булатова һ.б. зур өлеш кертә. Ул сәнгатьчә эшләнеше җәһәтеннән халык җыры традицияләренә таяна, рифмы-ритм, эчке яңгыраш төзеклегенә, образ-сурәтләр төрлелегенә омтыла, боларның лирикага үтеп керүен тәэмин итә2.

Бу еллар поэзиясенең үсеш юллары турында сүз алып барганда, тәнкыйть анда уйланучан башлангычның көчәюе, лирик каһарманның рухи дөньясы катлаулануы зиһен һәм фикер эшчәнлеген тулырак ачарга омтылышның үзенә бер агым буларак яшәвенә игътибар итә. Бу омтылыш шигъри эзләнүләрнең бер юнәлешен билгели. Әмма аны поэзиянең асылын билгели торган төп күрсәткечеә әверелдерергә ярамый. Әдәбият тарлыкны, әзер өлгеләргә куып кертүне өнәми.

“Бүгенге шигырьнең төп характерын берничә сүз белән генә аңлатуы, әлбәттә, кыен, - ди Н.Юзиев. – Әмма шунысын ачык итеп әйтеп була: ул заман һәм заман кешесе белән бергә үзгәрә бара: аның аһәңе һәм структурасы яңара, төрләнә һәм катлаулана, шигъри сүзнең егәрлеге, энергиясе һәм нюанслары арта, күренеш детальләренең мәгънәләре көчәя...лирик башлангыч тирәнәя”.

Мисал рәвешендә И.Юзеевның “Поэмалар” (1976), “Мәхәббәт китабы” (1982), “Мәңгелек белән очрашу” (1985), “Уйлый күңелем төрлесен...” (1997), С.Сөләйманованың “Кызыл каурыйлар” (1976), “Сабыр канатлары” (1981), Роберт Әхмәтҗановның “Идел-йорт” (1972), “Хәтер елгасы” (1980), “Орчык җыры" (1988), Р.Фәйзуллинның “Кошлар юлы” (1981), “Якты моң” (1983), “Чишмәләр иле” (1987), Г.Рәхимнең “”Моңнарым” (1978), “Мәхәббәтем турында җыр” (1982), Р.Харисның “Уйла туйра” (1982), “Гүзәл гөмбәз” (1985), “Хәл-әхвәл” (2001), Зөлфәтнең “Утлы бозлар” (1978) һ.б.

Шигъри үзенчәлекләре, укучыга тәэсир итү ысуллары төрле-төрле булган әлеге шагыйрьләрне рухи уртаклык – туып-үскән җиргә мәхәббәт, тормышны бөтен тирәнлегендә һәм киңлегендә иңләргә омтылыш, дөньяда барган һәр вакыйга өчен җаваплылык хисе, әхлак мәсьәләләренә, кешенең хис, зиһен эшчәнлегенә сизгерлек, эчке халәткә игътибарлылык якынлаштыра3.

Поэтик әсәрләрнең бер бәйләмен татарның бәйсезлеге, киләчәге, язмышы, үткәне өчен сызлану берләштерә, милли эчтәлек калку бирелә. Бу төркем шигырьләрдә символик образ, метафора, детальләргә мөрәҗәгать ителә.

Бу чор татар шигъриятендә үзгәрешләрнең чишмә башы “цензурага буйсынмаган” шагыйрьләрнең бер төркем шигырьләрендә метафора-символлар, эзоп теле аша җәмгыятькә, сәяси системага бәя урын ала, кешенең үз-үзен танып белү мәсьәләсе куела. К.Сибгатуллинның “Яшел килеш яфрак коела” (1976) шигырендә дә эзоп теле ярдәмендә системага, идеологиягә бәя бирелә. Яшел килеш өзелгән яфраклар, баш киемен талап исүче җилләр образлары ярдәмендә срвет системасы, сугышларда үлемгә дучар ителгән яшьләр, аларны юкка чыгаручы сәясәт тергезелә.

Эзоп-киная теленең активлашуын галимнәр чор поэзиясенә хас төп тенденцияләрнең берсе дип күрсәтәләр. Аның хакыйкать темасы белән бәйләнештә активлашуы юмор-сатирада үзен нык сиздерә. Юмор-сатира өлкәсендә Г.Афзал, З.Нури, Ф.Шәфигуллин, Ш.Галиев иҗат итә.

Р. Фәйзуллин, Р. Харис, Роб. Әхмәтҗанов, Рәш. Әхмәтҗанов, Р. Гатауллин, Р. Миингалим, Г. Рәхим кебек яшь шагыйрьләр шигырь төзелешендә традицион кысаларга сыеша алмаган фикерләрне укучыга җиткерүдә яңа формалар тәкъдим итә, аналитик, фәлсәфи фикерләү калыбының үрнәген бирергә омтыла. Алар татар поэзиясенең торгынлыкка, илленче елларның публицистик рух белән сугарылган вәгазьчелегенә каршы чыгалар, сурәтле фикерләүгә, метафора, символ, шартлы образ алымнарына, ирекле шигырь интонацион шигырь, ак шигырь кебек жанр формаларына мөрәҗәгать итәләр. Лирик герой белән җәмгыять каршылыгы иҗтимагый мотивлаша, сәяси яссылыкка күчерелеп, идеологиягә, хакимияткә бәя бирә башлый, шуңа бәйләп лирик герой тормыш-яшәеш, яшәү кануннарының камиллеге, кеше гомеренең кыйммәте турында сүз башлый, әсәрләр фәлсәфи уйланулар белән баетыла. Бу буын, бердән, С. Рәмиев, Дәрдемәнд иҗаты традицияләрен яңартса, икенче яктан, милли шигърияткә рус поэзиясенең йогынтысы көчәя.

1960 еллар буыны татар шигъриятен форма өлкәсендә тәҗрибәләр белән дә баета. Бу тенденция Р. Фәйзуллин шигъриятендә аваз сала. Яңарыш күнегелгән калып-өлгеләрне кире кагарга омтылыш белән генә чикләнеп калмыйча, эчтәлек ягына да күчеп, иҗтимагый мәсьәләләрне калкытып куюда, фәлсәфәгә тирәнрәк үтеп керергә омтылуда сизелә.

1970-1980 елларда салмаклыкка омтылыш тенденциясе сыйфат үзгәрешенә алып килә: тышкы ярсу кими, “тыныч лириклар” эзләнүләренә якынлашалар.

Традицион юнәлешне үз иткән С. Хәким, Х. Туфан, Г. Афзал, Ш. Галиев, К. Сибгатуллин шигъриятенә лиризм, гадилеккә өстенлек бирү, бигрәк тә халык җыры, Тукай традицияләренә таяну хас. Бу юнәлештә ике тенденция ачык чагылыш таба: бердән, иҗтимагый, шәхси каршылыклар сәяси яссылыкта хәл ителми, икенчедән, романтизм пафосы – үткәе традицияләрне саклап, буыннарга җиткерү теләге көчәя. Әдипләр асыл ышанычны, рухи кыйбланы татар халкының гореф-гадәтләрендә, өлкән буынның яшәү рәвешендә табалар (С. Хәкимнең “Үрләреңне менгәч...”, “Бу кырлар, бу үзәннәрдә”, “Туган як”, К. Сибгатуллинның “Авыл урыны”, С. Сөләйманованың “Аланнарда балан...”, “Җирдәшләр” һ.б.) туган як белән горурлану, матурлыгына соклану белән янәшә, әрнүле мотивлар калка.

Тарихи шәхесләргә багышлап әсәрләр язу активлаша. Кол Гали, Тукай, Кол Шәриф, Акмулла, Сәйдәш, М. Җәлил образларына әдәби мәйданга кайтару, алар эшчәнлегенә яңача бәя бирү, миллихакыйкатьне шулар аша җиткерү омтылышы көчәя

С. Сөләйманова (“Кеше барыбер кошлар нәселеннән...”, 1967, “Кеше”, 1969), Ә. Баянов (“Йолдызлар җитә һәркемгә”), Р. Фәйзуллин (“Башны салларга салып...”, “Җаныңның ваклыгын...”) иҗатлары фәлсәфи лириканың үсеше турында хәбәр итүче матур мисаллар булып тора. Символлар, метафоралар, ачкыч сүзләр ярдәмендә шагыйрьләр яшәеш кануннары, тормыш агышы хакында уйланалар, хакыйкатьне эзлиләр. Мәсәлән, С. Сөләйманованың “Кеше барыбер кошлар нәселеннән...” шигырендә лирик геройның күңелендә горурлык хисен кешенең югарыга, камиллеккә омтылуы тудыра, кош белән кешеләр арасында янәшәлек үткәрелеп, соңгысының яшәү рәвеше, тормыш мәгънәсе хакында сүз алып барыла, табигать күрке кош кеше яшәеше өчен үрнәк романтик модель итеп алына.

1970 еллардан уйланучан башлангычның көчәюе, лирик геройның рухи дөньясы катлаулану, зиһен һәм фикер эшчәнлеген тулырак ачарга омтылышның, эчке уйлану, нәтиҗә ясау рухының үзенә бер агым буларак үсүе, интеллектуаль башлангычның көчәюе күзгә ташлана. Интеллектуаль поэзия җәмгыятьнең көнүзәк мәсьәләләрне чишәргә омтыла, дөньяның, яшәешнең торышына анализ ясый. Шушы еллар аралыгында башланган рухи ярлылану, иҗтимагый торгынлык нәтиҗәсендә интеллектуаль тенденция укучының игътибарын күңел кичерешләрен бигрәк зиһен, акыл мөмкинлекләренә юнәләтә, иҗтимагый бәлаләргә каршы тору мөмкинлеген кешенең акылыннан, аңыннан барлый. Биредә автор әңгәмәдәш кенә түгел, ә бәлки эзләнүче, сорау куючы булып аңлашыла, аның уй-фикерләре әсәрнең хис-кичереш халәтен барлыкка китерә. Үз күзаллаулары, максатлары, идеаллары булган кеше, шәхесҗәмгыятьнең, тормышның начар якларын җиңәргә сәләтлеме, кебек сорауларга җавап эзләнә. Шигърияттә аналитик уйлану алга чыга, сәнгатьчә фикерләүдә шартлылыкка, вакыт образына, хикмәтле сүз, фразеологик әйтелмәләргә еш мөрәҗәгать ителә. Шигъри эзләнүләрнең бу юнәлеше аеруча Р. Мингалимовның “Ике авыл арасы”, Р. Харисның “Рәссам”, Ә. Баяновның “Җирдә Прометей”, “Демон” кебек әсәрләрендә ачык чагылыш таба.

1960-1980 еллар аралыгында поэзиядә чынбарлыкны уңай яктан гына күрсәтүгә, социализмны үсештәге система итеп раслауга, илдәге зур төзелешләрне, фәнни-техник инкыйлабны, ачышларны мактауга йөз тоткан шигъри әсәрләр дә күпләп иҗат ителә. Татарстанда нефть чыгарыла башлау, КамАЗ төзелеше, химия промышленносте алга китү урбанистик поэзиянең үсешенә китерә. Ә. Маликовның “Дуслык юлы”, С. Хәкимнең “Үрләр аша”, “Бер горурлык хисе яна миндә...”, Ә. Давыдовның “Себер трактында квартал”, Ә. Баяновның “Мират”, Роб. Әхмәтҗановның “Йолдызстан” шигырь-поэмаларында нефть табылу, фәнни-техник үсеш белән бәйле хезмәт темасы күтәрелсә, С. Хәкимнең “КамАЗ көндәлеге” шигырьләр бәйләме, “Дәверләр капкасы”, Р. Мингалимовның “Күз карасы” поэмаларында КамАЗ төзелеше темасы яктыртыла. Лирик шигырьләрнең үзәгендә торган шатлык хисе илнең өзлексез алга барышы, социаль һәм аң үсеше ягыннан күтәрелүе, дан-дәрәҗәсе, дөнья мәйданында тоткан урыны белән бәйләп аңлатыла.

Поэзиягә хатын-кызның уйлану рәвешен, шатлыгын-кайгысын , рухи матурлыгын К.Булатова, Э.Мөэминова, С.Гәрәева, А.Минһаҗева кебек шагыйрәләр алып керә.